КЕШЕ КАДЕРЕ
Татарстан атом электр станциясе теэелешенде булып кайтканнан соң, бер танышым миңа шундый сорау бирде: — Я, ничек анда, планны үтиләрме соң? — Үтиләр,— дип җавап кайтардым кыска гына итеп. Башкача ничек әйтим соң, чынлап та, Рәис Сәләхов җитәкләгән төэү-монтаж участогы айлык планны үтәп бара. Атом электр станциясе тезүчеләре яшәячәк меңнәрчә кешеләр өчен салына торган шәһәр әкрен генә төзелә. Бер ел эчендә диярлек биш-алты йорт калкытып куйганнар, мунча салып яталар, 1982—83 иче уку елын Кама Аланы авылы балалары өч катлы яңа мәктәптә каршылаганнар. Төзелеш дәвам итә. һәм әлеге төзелеш башкаларыннан әллә ни аерылмый да диярлек. Әмма аерманы табарга була икән. Бу аерма — башка тезелешләрдә җибәрелгән хаталарны кабатламауда. Юлга җыенганда ук мин нәкъ шул хакта, элекке хаталар кабатланмыймы икән, дип борчылган идем. Мәсәлән, беренчесе (һәм иң зурысы) — тезелешне зурлап игълан итү һәм анда күпләп эшчеләр җыю. Икенчесе — юллар мәсьәләсе... Танышымнан мин шуңа күрә дә башка сорау көткән идем. ' — Эшчеләрнең кәефләре ничегрәк? Торак, ашау-эчү хәл ителгәнме? Әмма, кызганычка каршы, мондый сорауны сирәк бирәләр шул. ...«Камгэсэнергострой» берләшмәсенең йортлар салу комбинаты яныннан автобус төп-төгәл иртәнге сәгатъ сигездә кузгалып китә икән. Бу автобус комбинат эшчеләрен Кама Аланы авылына илтеп куя, алып кайта. Автобуста кешеләр юк диярлек. Ниндидер эш кәгазьләре тоткан бер ханым, эш киеменнән бер ир заты, өстен чүпрәк белән каплап куйган чиләкләрнең хуҗасы — бер әби. Бары шулар гына. Автобус Брежневтан Кама Аланына кадәр ике сәгать бара. Димәк, бу машинага утырган эшче сәгать уннарда гына эшкә керешә алыр иде. Димәк, автобус эшчеләрне йөртү өчен генә түгел, е бәлки комбинат белән Кама Аланына урнашкан СМУны эш мәсьәләсендә тоташтыру өчен күбрәк кирәк... Автобус, Брежнев каласын артта калдырып, Түбән Кама шәһәренә юл алды. Тәрәзәдән өлгергән иген, кыр чәчәкләре исе бөркелә. Ә кайчандыр, бу тирәдә КамАЗ төзелә башлагач, тирәяк авыл халкы куркып калган иде: җирнең асты өскә киләчәк. Юк, яңадан гөлбакчага күмелде борынгы Чулман буйлары. Түбән Каманы да узып киттек. Тиздән Кама Аланы күренәчәк. Минем күңелдә горурлык артканнан-арта бара. Брежнев каласын, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт шәһәрләрен тезүдә минем авылдашлар да — Зәй районының Дүрт Мунча авылы кешеләре дә катнашты. Шуларның берсе — Рәис Сәләхов. Хезмәт юлын КамАЗда башлаган иде. Хәйдәр Гайнетдинов *Камгэсэнергострой» берләшмәсе йортлар салу комбинатының 12 нче төэүмонтаж идарәсе начальнигы Рәис СӘЛӘХОВ Н. Седов фотосы КамАЗ тезүчеләре арасында беренче кеше буларак СССР Верховный Советы депутаты! булды. Совет илендәге зур үзгәрешләрне чагылдырган документлар кабул итүдә катнашты. Инде, ниһаять. Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе* орденнары * кавалеры Рәис Сәләхов Татарстан атом злектр станциясе тезүчеләре яшәячәк шәһәр салу белән җитәкчелек итә, «Камгэсэиергострой» берләшмәсе йортлар салу комби- с? иатыиың тезү-монтаж участогы начальнигы! ул. Сугыштан соңгы җимереклекләрне кү- pen үскән егет. Игенче һәм терлекче хезмәте белән дә, эшче хезмәте белән дә sc бердәй дәрәҗәдә таныш ул, барысының да кыенлыгын үз җилкәсендә татып караган. Кама Аланына килеп тешү белән, беренче эш итеп, Рәис Сәләховиы эзләп табар- ш га булдым. Ләкин ул поселок советы башкарма комитеты утырышында икән. Мин тезелешне тамаша кылырга уйладым. Күз алдымда биш йорт басыл тора. Дүртесендә ▼ инде кешеләр яши дә башлаганнар, берсе әле тәмамланып бетмәгән. Кама Аланы a урынында, димәк, шәһәр калкачак. Авылның тарихы ер-яңа шәһәргә барып тота- 2 шачак! — Кама Аланына беренче мәртәбә аяк баскан кеше, мегаен, А. П. Чеховның «Чия Ч бакчасы» әсәрен хәтеренә тешерер. «Чия бакчасы»нда, әлбәттә, иске дворян утары- ы ның бетүе, аның урынында туып килгән капиталистның телләнүе турында сүз бара. = Моны бүгенге авылның социалистик шәһәргә әверелүе белән чагыштырып булмый. Әмма ни ечендер «Чия бакчасыпн уйлап куясың. Мегаен, Кама Аланында яшәүче u халыкның күпләп чия үстерергә яратуы белән бәйледер ул. Әйе, бакчаларга күз а. салсаң, елгергән кып-кызыл чияләр күзеңнең явын алырлык. Аннары биредә халык яшелчә үстерергә дә ярата икән. Биек яр астындагы үзәнлектә кәбестә, кыяр, ломи- с дор үсә... « Шулай авыл белән, тезелеш белән танышып йергәндә, Рәис Сәләхов үзе үк каршыга килеп чыкты. Җылы гына күрештек. — Махсус эзләп йерсәм, таба да алмаган булыр идем әле,— дидем мин. — Монда мине каян эзлисең инде!!—диде ул елмаеп.— Кабинетта утырырга вакыт юк. Объектларда эш муеннан, әле бетон измә китермәгәннәр, әле панельләр бетеп китә, ә эшне туктатырга ярамый! — Өзеклекләр дә булгалыимы! — Алай ук еш түгел-түгелен. Шулай да... — Тезелеш материаллары белән сезне Брежнев тәэмин итә икән. Түбән Камага караганда, Брежнев шәһәре ике мәртәбәгә ераграк бит. Ә нигә материалларны Түбән Камадан китертүне җайламаска!.. — Кызык сорау by. Түбән Кама үзенең материалларын Брежнев шәһәре аша Менделеевскига озата. Ә без Түбән Кама аша монда ташыйбыз. Чынлап та, рольләрне алмашырга мемкиндер кебек. Тик бу — материалларның терәнә һәм сыйфатына бәйле мәсьәлә. — Эшчеләрегез дә йерел эшлиләр икән! — Юк, хәзер безнең эшчеләр Брежнев шәһәренә туганнары аныиа кунакка гына кайтып йери. Мондагы эшчеләрне без торак белән тәэмин итә барабыз — Эшчеләр күпме! — Җитәрлек. Менә бүген тагый Брежневтагы 47 нче училищедан кызлар килерге тиеш. Аларны каршылыйсы бар әле— Без ары киттек. Әнә, кеймәле тәрәзәләр белен ниндидер бина тезеп яталар. Бу бйна торак йортлардан бик нык аерыла. — Монысы нәрсә тагын! — Бу безнең мунча булачак. — Фасады сәеррәк! — Мунчаның проектын Рига шәһәреннән кайтарттык. Үзебезнең милли архитектурага яраклаштырып, проектына бераз үзгәрешләр керттек. Шунда гына мунчаның никадәр кирәкле әйбер булуы күз алдына килеп басты. Менә бу авылда яшәүче гаиләләрнең һәрберсендә диярлек мунча бар. — Каян башыгызга килде мондый матур идея! — Соң... кеше бит юынмыйча яши алмый.— Рәис Сәләхов бераз гына уйланып торды да дәвам итте:—Тукайның ничек әле! «Тәнгә — мунча, җанга юк_.■ Бездә киресенчә: җанга мунча бар Әнә. теге бинаны без вакытлыча гына клуб итеп оеш9. «К У » M I 129 тырдык. Телисең икән — кинофильмнар кара, кайбер көннәрдә биюләр оештыралар, төрле кызыклы кичәләр, сәнгатькәрләр белән очрашулар була. Инде җанга мунча бар икән, тәнгә дә булырга тиештер, шулай бит?.. Болар һәммәсе дә кеше тормышында аерылгысыз компонентлар: хезмәт һәм ял итү. Ахыр чиктә, бездә бит шәһәрләр салу да кешеләр өчен, кеше кадере артсын өчен эшләнелә. Барысы да кешегә хезмәт итәргә тиеш: урман-сулар да, иген кырлары да, үзебез төзегән заводфабрикалар да, станокларны, поездларны хәрәкәткә китерә торган электр станцияләре дә. Гомере буе кешеләргә йортлар тезүче Рәис Сәләхоа моны бөтен җаны-тәне белән аңлый. — Авырып киткән идем әле. Врачлар ярты айга эшкә яраксыз дип таптылар. Түзеп буламы соң?1 Икенче көнне үк төзелешкә килдем,— диде ул моңсу гына елмаеп.— Эшләгәндә авыру да җиңел уза сыман. Ярый әле эш бар! Мөмкинлек килеп чыкканда, Рәис Сәләхов туган авылына кайтып килергә тырыша. Ял итәргәдер, дияр кайберәүләр. Әмма безнең авыл халкы Рәисне яратып, ихтирам итеп болай сөйли; — Тик йөри торган кеше түгел ул. Бөтенләй эш табалмаса, Камил абыйсының койма баганалары төбен төяргә тотына. Кь1йшаймасын диптер инде... Эш ярату — бер хәл, әмма монда Рәис атом электр станциясе кешеләренә яңа шәһәр салу белән җитәкчелек итә. Бу очракта, үзең җиң сызганып эшләү белән бергә, башкаларны да эшләтә белү кирәк. Күп җитәкчеләрне күргәнем бар минем. Кайберләре куркытып җиңә, кайсылары исә кеше күңеленә юл салалар. Рәис Сәләховны соңгылары рәтенә кертер идем. Төзелештә булып кайтканнан соң, моңа тагын бер мәртәбә инандым. Без аның кабинетында сөйләшеп утырганда, Рәис абыйга кереп әйттеләр: — Рәис Сәләхович, Брежнев шәһәреннән кызлар килделәр. 47 нче һөнәр училищесыннан. Без алар янына чыктык. Җитәкчеләре шул арада Рәис абыйның колагына пышылдап алды: — Бер кызыбыз авырыбрак тора әле. Кызлар әле автобустан төшмәгән иде. Рәис Сәләхов алар белән училищеда бер мәртәбә очрашкан булган икән инде, ул баскычтан күтәрелеп аларга сәлам бирде; — Исәнмесез, кызлар! Сез ике ай эчендә тагын да чибәрләнеп киткәнсез. Күреп торам, сезнең эшләргә дәрт бар.— Шуннан иелеп җитәкчеләреннән сорап куйды:— Кайсысы авырый? — Әнә,— дип күрсәтте җитәкче. — Авырыйсыңмыни?—диде Рәис Сәләхов.— Бездә авыручылар юк бит.— һәм ул миңа карап елмайды. Кызлар автобустан t-ыктылар. Рәис абый алар каршына басты да гади генә сөйләп китте: — Яңа төзелешкә аяк басуыгыз белән котлыйм сезне! Инде бүгеннән үк эшкә керешик. Сез утыз кыз икәнсез. Әмма утызыгызны да бер бригадага туплау кыенрак булыр. Эшне җиңеләйтү өчен сезгә ике бригадага бүленергә туры килер. Беренче бригада — буяучылар, икенчесе — сылаучылар. — Мин сылаучы булмыйм,— диде кызларның берсе.— Маляр итмәсәгеэ, кайтам да китәм. — Буш кул беләнме?— диде Рәис абый көлеп.— Кич белән урманга чикләвек җыярга барабыз. Ичмасам, чикләвек алып кайтып китәрсең. Кызлар дәррәү көлеп җибәрделәр. Бу сөйләшү аларның күңелләрен күтәрде. Алар атаклы төзүчене сораулар белән күмеп ташладылар. — Автобус беләнме? — Анда чишмә бармы? — Чикләвек күпме? Әгәр дә кызларның сорауларына игьтибар итмәсәң, яки дорфа җавап бирсәң, юньле нәтиҗә көтмә дә. Рәис Сәләхо< аларга иң уңайлы җавапны бирде — сүзсез елмайды гына, һәм шушы елмаю шактый четрекле мәсьәләне хәл итте дә куйды. — Инде, кызлар,— диде ул,— үз теләгегез белән төгәл ике төркемгә бүленегез. Аннары шобага салабыз. Сезгә — биш минут вакыт. Без кызлардан читкәрәк кител тордык. Әйләнеп килүебезгә, кызлар ике бригада булып оешканнар иде инде. Шобага салдылар. Ризасызлык ишетелмәде — Үземә дә кызык тоелды әле бу.— диде Рәис абый.— Үз гомеремдә беренче мәртәбә шундый сынау үткәреп карадым. Әлеге кызларның әти-әииләре яныннан чыгып китүләренә дә күпме генә яакыт узган әле! Арада авыл кызлары да бар. Барысының да үзе яраткан эшне сайлыйсы килә. Әгәр дә дорфа кылансаң, эштән бөтенләй гайрәтләре чигәргә мөмкин Рәис абый моны белә, кайчандыр үзенең дә, КамАЗ тезелеше башлангач, бәхетле бригадага эләгүен сагынып искә ала. Үткәндәге тәҗрибәләргә таянып, кешеләр белән аңлашуның яңа ысулларын эзли, һәр яктан да аларга уңайлылык тудырырга тырыша. Шәһәрнең план-проекты белән танышу ниятеннән, без аның эш кабинетына керәбез. — Менә, безнең шәһәр шундый булачак инде,— ди ул.— Ничек, сиңа ошыймы? Дәресен әйтим, борынгы крепостьлары, тар урамнары булмаган шәһәрне бигүк өнәп бетермим мин. Моны Рәис Сәләховтан да яшермәдем — Анысын мин дә аңлыйм,— диде ул.— Тик урта гасырлар крепостеның хәзер кемгә кирәге бар?1 Әлбәттә, киләчәктә кафе, рестораннарны, төрле күңел ачу обь- ектларын бергә берләштергән шуңа охшашлы архитектура ансамбльләре тезелер дип уйлыйм мйн. — Авылны сүтәсезме? — Юк әле, ашыкмыйбыз. Шәһәр хәзергә югарыга таба үсәчәк. — Ник алай? — Әнә бит Кама Аланында күпме чия үсә. Чия быел бигрәк тә уңды Әгәр дә без авылны сүтеп ташласак, эшчеләрне чия вареньесыннан, чия компотыннан мәхрүм итәбез дигән сүз. Әле мондагы бәрәңгене дә. мал-туарны да истә тотарга кирәк. Яшәсен авыл үз көенә генә. Анда күбесенчә елкән кешеләр тора. Аларның җиләч- җимеш үстерергә вакытлары күл. Шундый зур тезелеш башлап җибәрелгән икән, димәк, эшчеләр саны да күп булырга тиештер, дип уйлаган идем мин. Шәһәр тезелешендә, ГПТУдан килгән кызларны да кушып, барлыгы 270 ләп кенә кеше эшли икән. Шуңа да карамастан, бирегә эшчеләр җыярга ашыкмыйлар. Ни ечеи? — Беренчедән, торак мәсьәләсе кыенга киләчәк. Торак булмадымы, кешенең кадере югала. Ә безнең иң зур байлыгыбыз — кеше. Кадрларның эшкә селәтон белмичә торып бригада өстенә бригада оештырсаң, идарә итә алмаслык хәл килеп туачак — Шәһәрнең үз урыны бик уңайлы булса да, әнә теге шәрә калкулык ямьсезләп тора,— дидем мин аның фикерен белергә теләп. Кама Аланы авылына нигез салучылар ышык урын тапканнар. Камадан кистереп искән җилләр дә кешеләргә зыян китерә алмый. Нигез салучылар, бәхәссез, акыллы булганнар. Әмма, яши башлагач, урманнар артка чигенгән. Кайчандыр агачлар үсеп утырган әлеге калкулык та бер заман шәрәләнеп калган. Ни ечеи? Нигә? Монда инде нигез салучылар гаепле түгел. — Шәһәрне салганда без дә бу тирәдәге табигатьне саклап калырга телибез,— дип сөйли Рәис Сәләхов.— Иң мөһиме — рельефны бозмау, туфракның астын-ескә китермәү Соңыннан төзәтү кыен ул. Әнә бит, теге тау башында да урман шаулап утырган Еллар узу белән ул урман юкка чыккан. Хәзер инде бу шәһәрне тезүчеләр ул хатаны төзәтергә тиеш булалар Без сөйләшә-сейлөшә автобус тукталышына юнәлдек. Автобусны шактый кеше көтә икән. Ул килүен килде, әмма киткәнен берәү дә белми — Рәис Сәләхович, автобус кайчан булыр икән? Юк, Рәис абый да автобусның кайчан булачагын тәгаен генә белми. — Автобусны комбинаттан чыгарып җибәргәндә, путевкага китү-кайтуына кул куелган була,— диде ул канәгатьсез кыяфәт белен — Аларның килеп киткәнен мин белми дә калам. Шуңа күрә эшчеләремне ничек озатырга икен дип аптырап йөрим Бу хакта комбинат начальнигы Марат Шакировичка шалтыратып әйтергә кирәк әле Проблемалар, проблемалар.. Берсе артыннан икенчесе чыгып кына тора. Яң гырдан соң күтәрелгән гөмбәләр кебек. Алар барысы да тиз хәл итүне сорый. Берсен дә кичектерергә ярамый. Кайсы эшчегә фатирны алданрак бирергә? Кайсын кайчан ялга җибәрергә мөмкин? Эшкә алуларын үтенеп килгән кайсы егетне яки кызны төзелешкә кабул итәргә? Кама Аланы поселок советы башкарма комитеты члены буларак та, төзү-монтаж участогы начальнигы буларак та бу мәсьәләләрне Рәис Сә- ләхов кайгырта. Әлбәттә, Рәис Сәләховичның Ө. Гайнуллин, А. Сапин, Р. Гыйльмет- динов, X. Гәрәев, Г. Поляков кебек атаклы төзүчеләре — тәҗрибәле бригадирлары бар. Ул һәрвакыт аларга таяна, алар белән киңәшеп эшли. Көн кичкә авышып килә иде инде. Автобус тукталышында әбиләр чиләк-чилөк чия сатып утыралар. Сәләхов алар янына барып хәлләрен сорашырга да вакыт — Нихәл, әби! Чиягез күпме әле? Сез аны шимбә көнне күбрәк алып килергә тырышыгыз. Безнең Брежневка кайтып китүче эшчеләр сатып ала аны. Аннары ул ашханәгә сугыла, пешекчеләр белән әңгәмә корып җибәрә. — Бүген канәгать булдылармы ашаудан? Иртәгә нәрсәләр әзерлисез? Ниндирәк заказлар бар, үти алырсызмы? Вәгъдә — иман, кызларга бит ул чикләвеккә барырбыз дип вәгъдә иткән иде. Кызганычка каршы, комбинатка кайтып килергә кирәк: бүген кирпеч китермәделәр. Түбән Кама бетон измәсе китерүне дә тоткарлады... Анда шалтыратырга онытылмасын... Тагын нәрсәләр? Ул янәшәсендә мин барлыкны да искәрми башлады кебек... — Син гафу ит инде,— диде ул, минем хәлемне аңлап.— Әнә тегендә йорт урынын билгеләргә тиешләр иде. Озак чуалдылар. Рәтенә төшенә алмыйлар бугай. һәм ул зур-зур атлап үргә менеп китә. Ә аста — авыл үзенчә генә яши бирә: тау битендә бозаулар чемченеп йөри, бакчаларда чия пешә, бәрәңге үсә, помидор- кыяр өлгерә... Анда тиздән, ун-унбиш елдан, шәһәр балкып торачак. Бу шәһәрне минем авылдашым Рәис Сәләхов егет-кызлары сала. Кайчандыр Чаллы элеваторын салганда Германиядән немец инженерларын чакыртканнар икән. Хәзер исә борынгы Болгар бабаларыбыздан мирас булып күчкән төзүче һөнәре — яңадан безнең кулларда. Рәис Сәләхов яңа шәһәр төзи. Аның һәр сүзе, һәр хәрәкәте шул шәһәрне үстерергә ярдәм итә.