Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАТЛАУЛЫ ЧОРНЫҢ КАРШЫЛЫКЛЫ ВӘКИЛЕ

сында. В. И. Ленин бу чордагы ситуацияне аңлатып болай язган иде: «Хәзер Россиядә революциянең эчтәлеген ике көрәшүче көч түгел, бәлки ике төрле һәм бер-берсенә үзгә булган ике социаль сугыш тәшкил итә: берсе хәзерге самодержа- вие-крепостнойлык строе эчендәге сугыш, икенчесе күз алдыбызда инде туып килә торган, булачак буржуаз-демократик строй эчендәге сугыш. Берсе азатлык өчен (буржуаз җәмгыять азатлыгы өчен), демократия өчен, ягъни халык самодержавиесе өчен бөтенхалык көрәше, икенчесе — җәмгыятьне социалистик нигездә төзү өчен пролетариатның буржуазиягә каршы сыйнфый көрәше» '. рәвешчә көрәш шартларында яңа мәсьәләләр туды, яңа фронтлар ачылды. Милли көрәш белән сыйнфый көрәш Россия кебек күпмилләтле дәүләттә актив хезмәт- ’ Ленни В И Әсәрләр. 9 том. 304—305 66 (татар телендә) Миркасыйм Госманов, тарих фәннәре докторы Унтугызынчы гасырның ахыры, егерменче йезнең башы социаль-иҗти- магый каршылыкларның гаять кискенләшүе белән аерылып тора. Агония кичерә башлаган Россиядә топ ике каршылык хөкем сөрә иде: дәүләт белән изелгән халык арасында һәм хезмәт белән капитал ара 1905 елгы революция — элгәрге «гаделлек өчен» барган легаль-юаш чыгышлардан, матбугат һәм китап битендәге бәхәсләшүләрдән, коралсыз демонстрацияләр оештырып, дәүләт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итүләрдән, шул рәвешчә аерым ташламаларга ирешүләрдән, ягъни гомум формадагы абстракт-демократик көрәшләрдән үзгә буларак — аренага кораллы пролетариатның сугышчы һәм оештыручы рәвешендә чыгуы белән аерылып тора. Ләкин, әле генә әйтелгәнчә, Бишенче елгы революция «ике сугышның» бер вакытта, бер мәйданда узуы, үрелеп үсүе, бер-берсен көчәйтүе, шул ук вакытта үзара бәрелешкә керүе Селән дә характерлана иде. Татарлар арасында бу каршылык аерата көчле чагылды. Чөнки әлеге гомум демократик һәм сыйнфый көрәшкә 1905 елдан соң яңа көч белән дөрләп кабынып киткән милли-азатлык хәрәкәте дә өстәлде, шул тэшлек то итә, кискен конфликтка да керә иде: сыйнфый көрәш башында торган марксистик партия милләтләрнең азатлыкка булган хокукларын тулысынча таный, ә милли хәрәкәткә җитәкчелек итүчеләрнең зур бер төркеме хезмәт ияләренең социаль тигезлеккә булган дәгъваларын кире кага. Мондый хәл исә объектив сәбәпләр аркасында милли хәрәкәтнең башында эре буржуазиянең торуыннан килеп чыккан иде. Ул исә азатлык дип иң элек үзенә кирәкле булган базар азатлыгын ♦ гына таный, шул яссылыкта гына үзенең иҗтимагый позициясен, политик стратегиясен билгели. Метрополиядән сөрелгән, провинциядә кысрыкланган татар буржуазиясе кыска гомер эчендә катлаулы эволюция кичерде. Бер яктан, ул татар тормышында, баш ка буржуаз милләтләргә караганда, ныграк сакланган феодаль мөнәсәбәтләргә, иҗ тимагый тормыштагы туң догматизмга каршы актив көрәште; икенче яктан, базар өчен барган ярышта олуг дәүләтчелек сәясәтен йөрткән рус буржуазиясе белән кискен конфликтка кереп, халык массаларын үз юнәлешенә тартты; өченче яктан исә. әле генә тарткалашкан рус буржуазиясе белән берләшеп, хезмәт ияләренең сыйнфый хәрәкәтләрен бастырды. Шул ук вакытта буржуазия сыйныфы үзенең яшь энергиясе, мәгълүм дәрәҗәдә тарихи революционлыгы белән тормышка, экономикага, культурага һәм фән техникага күп прогрессив үзгәрешләр, яңалык лар алып килде. Бу аның тарихи миссиясе иде. В. И. Ленин махсус күрсәткәнчә, хезмәт ияләренең азатлык перспективасы өчен капиталистик мөнәсәбәтләрнең тизрәк үсүе, киңрәк колач җәюе файдалы, хәтта зарур иде Бер яктай үзенең милли изүчеләре, икенче тарафтан колониаль җәбер астын да йончылган татар хезмәт ияләре өчен капитализм үсеше тагы да заруррак иде. Татар буржуазиясенең иң актив чоры шушы гомум ил күләмендәге катлаулы дәвергә туры килгәнлектән, ул кайбер оештыру мәсьәләләрендә шактый уңыш ♦ ларга да иреште, чөнки политик спекуляция өчен мөмкинлекләр күп табылды, m Чорның, андагы көрәш хәрәкәтләренең шаһиты булган, иҗтимагый көрәшкә үзе ® дә актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «татар буржуазиясе халыкның зур бер өлеше алдында үзен бер сыйныф булудан бигрәк. X милләт кайгыртучы, милли, дини хәҗәтләр артыннан йөртче, шуның өчен көрәшүче итеп күрсәтә алды» *. u Г. Ибраһнмовның бу кызыклы, тарихи дөрес күзәтүенә шуны гына өстәргә мөм- у кин: билгеле бер дәвердә халыкны үзенчә оештырып, кайбер мәсьәләләрдә лидерлык функциясен үтәгән татар буржуазиясе хезмәт ияләренең бер өлешенең сыйнфый аңына томан салуда да шактый казанышларга ирешә язган иде. Халык составында крестьяннарның тоткан урыны чагыштырмача күпкә зур булган татар чынбарлыгында буржуаз иллюзияләргә аерата бәрәкәтле җирлек туган иде. Бу хәлләр исә татар буржуазиясе прогрессивлыгының тарихи чикләнгәнлеген дә. аның объектив сәбәпләр аркасында бик тиз реакционлашуын да тәэмин итте. Образлы итеп әйткәндә, татар буржуазиясе әле кичә генә, искелектән нәфрәтләнеп. мескен бүреген йолкып аткан, кырган башына цилиндр кигән булса, бүгеи хезмәт ияләренең картуз кия-кия «баудан ычкынуыннан», ягъни шул рәвешчә милли йомыклыктан чыгып, башка милләт эшче крестьяннары белән якынаюын нан куркып, яңадан мескен бүреген мактарга һәм аны пропагандаларга тотынган иде. Бу гомум мәсьәләләргә киң тукталуның сәбәбе шунда ки. бары тик чор һәм мохитның катлаулылыгын истә тотканда гына без Риза Фәхретдинев кебек бай мираслы, гаҗәп каршылыклы каләм ияләренең тарихыбызда тоткан урынын фән ни гадел билгели алачакбыз. Чөнки Р Фәхретдииев. кайберәүләр моңарчы уйла ганча. ишек тәрәзәсе бикле кабинет галиме дә. дөньявилыктан кул селтәгән мәҗ нүн рухани да түгел иде. Аның эшчәнлегендә XIX йөзнең икенче яртысы. XX гасырның башындагы каршылыклы татар дөньясының — интенсив буржуаэкапи- талистик үсү стадиясенә күчсә дә. феодаль патриархальлектән арыиып бетмәгән, тулаем алганда халыкның күпчелеген изелгән, караңгылыкта йончылган крестьян нар массасы тәшкил иткән шактый спецификалы татар чынбарлыгының тирәм ' Ленин В. И Демократик революциядә социал демократияне* ике тактикасы Ками. IM2. • ИОраһимов Г «Урал» һәм «уралчылар» Калай, ЮТ. 15—!• М КАТЛАУЛЫ ЧОРНЫҢ КАРШЫЛЫКЛЫ ВӘКИЛL каршылыгы чагыла. Безнең алда ихлас күңелле, изге ниятле гуманист әдип, зирәк акыллы галим, чын белем эстәүче; шул ук вакытта киң дөньяга карашы шак тый тар, хәтта ялгыш, кичәгенең сыйфаты белән бүгенге һәм иртәгәге прогресска ышанган наив фикер иясе, идеалист-метафизик. Бер яктан һәр яңалыкка, мәдәни, рухи тормыштагы һәр казанышка сөенгән объектив тарихчы; икенче яктан иҗтимагый чынбарлыктагы чын яңалыкларны күрмәгән, күрә алмаган, күрергә теләмәгән «сәер кеше»... Кыскасы, бер шәхестә укмашып үрелгән каршылыклар — драманы да, трагедияне дә, комедия белән фарсны да бергә кушып каткан төеннәр... II Ризаэтдин Фәхретдинев 1859 елның 4 январенда (яңа стиль белән 17) элекке Самар губернасының Бөгелмә өязенә караган Кичүчат авылында Фәхретдин Сәйфетдин угылы дигән рухани гаиләсендә дөньяга килә (бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына керә). Әнкәсе Мәһүбә шул ук Бөгелмә өязе Иске Иштирәк авылының (хәзер Сарман районында) имамы Рәмкол Максуд улының кызы була. Бәләкәй Ризага иң беренче сабак бирүче, аны хәрефкә өйрәтүче әнкәсе Мәһүбә абыстай була. Моннан соң ул дәресләрне үз әтисеннән ала: җиде-сигез яшьлек чакта ук атасы аны башка авыллардагы зуррак мәдрәсәләргә җибәрә башлый. Иң күп укыган җире Кичүчат ягындагы Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсе була — анда ул ун елга якын дәрес тыңлый. Иске мәдрәсә «программалары» буенча дин һәм шәригать нигезләрен үзләштерү белән бергә ул тырышып гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә. Яшь Ризаның тел өйрәнүгә сәләте аерата көчле булган. Мәдрәсәдә укыган чакта да, аннан соңрак та Ризаның иң яраткан шөгыльләренең берсе китап күчерү була. Кирәген дә күчерә, кирәкмәгәнен дә... Мәсәлән, хәзер Уфада саклана торган шундый кулъязмаларның берсендә (шәригать буенча кулланмада) мондый юлларны укыйбыз: «Нинди хыяллар берлә язып утырганмын? — мәгънә ма мәгънә...» '. Бу кырыс сүзләр, әлбәттә, соңрак, белем артып, дөньяга караш киңәя төшкәч язылган, һәм алар безгә Р. Фәхретдиневнең үсә баруын, иске татар мәдрәсәсенә карата әкренләп тәнкыйди карашка күчә баруын күрсәтәләр. Яшь чагыннан ук Ризаның Шиһаб Мәрҗани тәэсиренә эләгүен без аның үз сүзләреннән үк беләбез. Ул үзенең элек «Җарудә» исемле бер клерикаль китапны укуы, аны Мәрҗани язган «Назурә» әсәре белән чагыштыруы турында сөйләп, бо- лай ди: «...һәрхәлдә, Мәрҗанине тануыма беренче сәбәп «Җарудә» булды. Шул көннән игътибарән Мәрҗанинең һәрбер матбуг әсәрләрене тәгъкыйб итеп тордым вә бик күп истифадә кылдым» 2 . Димәк, иске мәдрәсәдә язу таныган, нигездә шунда телләр, дин кануннарын өйрәнү белән бергә азлап-азлап иҗади эзләнүләргә бирелә башлаган яшь Фәхретдиневнең яңа юнәлеш алуына, чын иҗади фикер йөртә башлавына атаклы мәгърифәтче Шиһаб Мәрҗани хезмәтләре, аның фәлсәфәсе, прогрессив тәгълиматы сәбәп булган икән. Аның соңрак канат җәйгән педагоглык хезмәтендә дә, тарих өлкәсендәге эшчәнлегендә дә, ниһаять, фәлсәфи-теологик эзләнүләрендә дә, ахыр чиктә идеологик чикләнгәнлеге белән сыйнфый сукырлыгында да Мәрҗанинең тәэсире бәхәссез иде. Димәк, Р. Фәхретдиневнең дөньяга карашындагы үзенчәлекләрнең, тирән каршылыкларның бер тамыры шул татар мәгърифәтчелегенең хо- сусиятларына, аның тарихи чикләнгәнлегенә барып тоташа икән. Әле генә китерелгән фактлардан Р. Фәхретдиневнең мәдрәсәдә укып йөргән чакта ук «Назурә» кебек саф гарәпчә язылган зур фәлсәфи әсәрләрне тирән анализлый алырлык дәрәҗәдә гарәпчә әдәби телне үзләштерүен күрәбез. Әлбәттә, мондый казанышка ул, иске мәдрәсә «программасыннан» тыш, үзлегеннән 1 Уфа. Тарих, тел һәм әдәбият институты архивы, йтлъязма № рб 3764. Мәрҗани мәҗмугасе Казан. 1915. 384—385 бб. Сүзлек тәгъкыйб итү — күзәтү, истифадә кылу — файдалану укып, ирешкән. Шул елларны ул. үзе соңрак үкенеп икърар иткәнчә, «бик сон гарып». рус телен дә өйрәнә башлый. Бу эшне ул олы яшькә җиткәндә дә дәвам итә һәм. русчаны начар белам дип зарлануына карамастан, тарихи хезмәтләреннән күренгәнчә. Карамзин. Соловьев кебек мәшһүр галимнәрнен фундаменталь хезмәтләреннән актив файдаланырлык дәрәҗәдә үзләштерә (зарлану, күрәсен. күбрәк ф телне белүнең сыйфатына караган булса кирәк). Мәдрәсәдә укуының соңгы елларында Р. Фәхретдинев үзе дә укыту эшләренә 3 җәлеп ителә башлый: мөдәррисләр аңа яшьрәк шәкертләргә сабак бирүнэ тапшы ж ралар. Аның шулай бик иртә педагоглык эшен башлап җибәрүенә, бәлкем. Әлмәт = ярминкәсендә Каюм Насыйриның хисап дәреслеген сатып алуы, аны җентзкләп - өйрәнүе дә сәбәп булгандыр, һәрхәлдә. Түбән Чыршылыда укып-укытып йөр- ж гән чакларда ук «Риза пишкадәм» (ягъни аспирант) һәм «Риза хәлфә» үзе дә китаплар язу эшенә тотына. Аның беренче китабы «Әт төхфәт әл әнисня» исемлә £ 1887 елда татарча язылган хезмәте булса кирәк. Шул ук 1887 елны гарәп теле £ грамматикасы буенча «Китабе әт-тәсрыйф» исемле дәреслеге Казанда басылып чы- ж га. 1888 елны мирас бүлү мәсьәләләренә багышланган, бу өлкәдәге шәригать ка X нуниарын популяр аңлатуны күздә тоткан «Китабе мөкаддимә. Әт тэхрирел мосх фа...» исемле үз чоры өчен файдалы хезмәте дөнья күрә. Шул 1888 елны ук с җәмәгатьчелектә "киң яңгыраш табып, авторга исем һәм авторитет китергән «Ки " табе игътибар» дип аталган мәгълүм хезмәте нәшер ителә. Аның белән танышкач. ? Шиһабетдин Мәрҗани болай ди: «Бу егет өметле. Мәсләгендә дәвам итсә, яхшы < хезмәт итәр». Бәхәссез ки. Мәрҗани халыккз. мәгърифәткә хезмәт итүне күздә J2 тоткан. Мәгърифәт оранчысы Мифтахетдин Акмулла да соңрак китапның шул ж сыйфатына ишарәләп, аңао мәдхия җыочый: ф «Игътнбар»да игътибарга алган икән Хөрмәтле Ризаэтдин - бер кямил зат! Шул ук вакытта Р. Фәхретднневнең галим буларак оешуы, җитлегүе үзенең X зурлыгы яисә мәдрәсәсе белән дә әллә ни аерылып тормаган Түбән Чыршычы авылында узуын онытмыйк. Аның 1884 елга кадәр зур шәһәрләрне күрмәвен, ба и. ры шул елны гына беренче тапкыр Казанга сәяхәт ясавын, анда беренче мәртәбә г • Тәрҗеман» газетасын күрүен, дөньяда төрки телдә дә мондый «хикмәтнең» бар лыгын белеп шаккатуын игътибарга алырга кирәк. Димәк, галимнең дөньяга карашындагы каршылык һәм чикләнгәнлекләрнең икенче тамырын без ул яшәгән, үскән реаль шартлардан эзләргә тиешбзз нкәл. Әмма тарихи гаделлек хакына шуны да икърар итик: зур шәһәрләрдән ерак авылдагы урта кул мәдрәсәдә чоры һәм җирлеге өчен шактый югары болэмгә ирешә алу егетнэң генә сәләтен, омтылышын түгел, бәлки безнең иске мәдрәсәле ребезнең дә кайбер хосусиятларын. китап репертуары буенча мөмкинлекләрен харак тарласа кирәк. Ягъни үзе белемгә омтылган кеше өчен иске татар мәдрәсәсендә дә азмы күпме дәрәҗәдә шартлар булган икән (моны дөрес бәяләү татар шартларында Г. Курсави. Ш. Мәрҗани. X. Фәезханов. Г Кандчлый. Г Мәхмүдев. Акмулла кебек фикер ияләренең тормыш юлларын аңларга оулыша...). Аның каравы тиздәи. мәдрәсәне бетергәч. Р. Фохретдиневкә көтелмәгән мөмкинлекләр ачыла. 1887 елда имамлыкка имтихан биреп, янә бер-икз ел тулы хокуклы хәлфә булып мәдрәсәдә эшләгәч. 1889 елны аны хәзерге Азнакай районындагы Илбәк авылына икенче мәхәллә имамы итеп чакыралар. Тагын бер елдан укытуы һәм китаплары ; бигрәк тә «Игътибар» китабы) белән тирән белемле, имамәтлек хезмәтендә исә ихлас гадел кеше сыйфатында танылып өлгергән Р Фохретдиневкә Диния наэаратында казыйлык дәрәҗәсен тәкъдим итәләр. Чөнки, капиталистик мөнәсәбәтләр тормыш ны төрлеләндереп, мәгърифәтчелек хәрәкәте яңа баскычка менеп, инде искече яшәүнең мөмкин түгеллеген руханиларның да бер төркеме аңлый башлаган ва кытта. Диния наэараты өчен дә кысалардан чыкмас дәрәҗәдәге тәрәккый пэр вар — прогресс тарафдары кирәк иде. Ләкин 1891 елиы Уфага күченеп килү, анда казыйлык — дини судьялык эше нә тотыну Р. Фәхретдиневкә өлкән дәрәҗә, матди мул тормыш кына түгөл. бәлки авыл шартларында җитлеккән яшь галимгә бөтенләй көтелмәгән гыйльми мөмкин лекләр дә тудыра: хуҗалары үлгәч вакыф (васыять) итү юлы белән назараткя җыелган кулъязма һәм иске басма китаплардан тыш, әле генә чит илләрдән килгән яңа әсәрләргә. Якын Көнчыгыш илләрендә чыккан газета-журналларга ишек ачыла. Риза казый, назараттагы китап хәзинәсеннән максималь рәвештә файдаланудан тыш, анда барлыкка килгән 100 еллык архивны җентекләп өйрәнү, аны тәртипкә салу, димәк, төрле характердагы документлар белән танышу, алардан копияләр алып үзенең шәхси архивын баету эше белән дә шөгыльләнә башлый. Менә шушы шартлар дини публицист, иске мәдрәсә педагогы буларак формалаша язган Фәхретдиневне кырыгынчы яшенә күчкән чакта яңа юнәлешкә — тарих фәненә таба борып җибәрә. Шуңа күрә. Риза Фәхретдиневнең казыйлык карьерасына карата үзебезнең гомум мөнәсәбәтебезне үзгәртмәгән хәлдә, безгә галим биографиясендәге шул этапның объектив әһәмиятен дә онытмаска кирәк. Чөнки нәкъ шушы чорда әлеге китапханә, әлеге документлар хәзинәсе ярдәмендә капитализм чоры татар мәдәниятының мөһим фактларын, хәтта төгәл бер күренешен тәшкил иткән мәгърифәтчелек рухындагы «Сәлимә» һәм «Әсма» повестьлары язылып, документаль нигезлелеге ягыннан фундаменталь хезмәте — «Асарь» исемле биобиблиографии җыелмасы төзелә башлый. «Асарь»нең бөтен тукымасын гел документлар. документаль материаллар тәшкил игә. Шул ук вакытта Ризаның Дини назаратта рәсми дәрәҗә биләве аның элек яшәгән мохиты, тәрбиясе буенча килгән идеологии каршылыкларын, чикләнгәнлекләрен көчәйтә дә төште. Менә бу хәлләр, минемчә. Р. Фәхретдиневнең чынбарлыкка мөнәсәбәтендәге каршылыкларның өченче нигез сәбәбен тәэмин иткән булса кирәк. Эволюция һәм реформалар, меценатлар тырышлыгы ярдәмендә генә дә тормышны үзгәртеп була дип инанган, безнең шартлар өчен шул юл биргән кайбзр эрсле-ваклы казанышлар белән мавыккан, буржуазия сыйныфының, аның кайбер вәкилләренең «агартучылык» миссиясенә ихлас ышанган наив кеше иде ул. Бо- ларның һәммәсе аны гыйлем белән байлык «бер кошның ике канаты яки бер кимәнең ике ишкәге... Гыйлемдәй башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем тәхсил итә алмас» дигән бер карауга дөрес кебек, әмма идеалистик тирән ялгыш ышанычка китерә. Икенчерәк итеп әйткәндә, шушы буржуаз реформизм иллюзиясе Р. Фәхретдинев иҗатына, ул калдырган катлаулы һәм бай мираска хас каршылыкларның. идеалистик чатаклыкларның дүртенче чыганагын тәшкил итә. 1905 елгы революциягә Р. Фәхретдинев менә шундый укмашып беткән каршылыклар белән килә. Ләкин революция нәтиҗәсендә кайбер ташламаларга ирешә алган татар буржуаз сыйныфы каршында, югарыда аталган әсәрләреннән тыш. «Тәрбияле бала». «Тәрбияле ана». «Тәрбияле ата». «Нәсихәт». «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе тәгълим». «Мәшһүр хатыннар». «Исмәгыйль сәяхәте». «Ибне Рөшд», • Мөталага», «Сәгыйдь (касәбәсе)», «Коръән вә тәбакать» исемле, кайберләре әллә ничә кат басылган китапларның авторы буларак. Риза казый зур авторитетларның берсенә әверелгән иде. Шуңа күрә татар буржуазиясенең иң күренекле һәм эшлекле вәкилләреннән булган бертуган Рәмиевләр. беренче мөмкинлекләр тууга ук. махсус журнал оештырып, аны тулысынча диярлек Риэаэтдин Фәхретдинев хәзрәтләренең карамагына тапшыралар. Милли тигезлеккә ирешүнең кайбер мөмкинлекләре тууга, буржуаз реформациягә юл ачылуга, шул рәвешчә милләт тәрәккый итүгә, ягъни милли баюга, баю аша милләтне гыйлемле итүгә ихлас инанган Риза казый. Рәмиевләрнең тәкъдимен алуга ук. югары руханилык дәрәҗәсеннән икеләнеп тормыйча, рәсми рәвештә баш тартып, охравилыктан (ахирәт өчен генә хезмәт итү юнәлешеннән) дөньявилыкка таба зур бер адым ясый. Менә шул рәвешчә Россиядәге бөтен шәрык өлкәләрендә киң популярлык тапкан мәгълүм «Шура» журналы, журналистикада аксакаллыгы белән халыклар 1 Фәхретдинев Р Асарь. I том. I кисәк, мекаддимә. арасында дан казанган мәшһүр мәсьүл мөхәррир — җаваплы редактор Риэаэт дин бине Фәхретдин барлыкка силә. Тагын дистәләгән китаплар, йөзләгән мәкаләләр, әдәби әсәрләр, тарихи тикшеренүләр. публицистика, фәнни публикацияләр; дини һәм фәлсәфи уйланулар. ф борчылулар; педагогик һәм дидактик китаплар; документлар эзләү, бәхәсләр оештыру. чын бәхәсләрдән качу... иллюзияләр... пошыну... көенү... өмет чаткысы ка- г быну... 5 Абстракт пацефистның җанын әрнеткән Беренче дөнья сугышы; сагайтып кал- а дыргаи Февраль революциясе... бөтен дөньяны «җимергән» Октябрь... 3 Халык революциясен Риза Фәхретдинев авыр кабул итте. Үзенең аңы идэали- 5 стик диалектика һәм метафизик күзаллаулар белән характерлы булган алтмышка j? җитә язган карт өчен бу үзгәрүләр «теш үтмәслек» иде... 1917 елның маенда Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссня мөселманнар съездында f үзенең ризалыгыннан башка аны яңадан Диния назаратына казый итеп сайлый- җ лар (Р. Фәхретдинев ул съездда катнашмый), ни өчендер аның үз кандидатурасын X үзе кире кагуы (самоотводы) кабул ителми. Съезд карарына, ягъни бер төркем 3 җәмәгатьчелек ихтыярына мәҗбүри буйсынып, ун ел дәвамында «Шура» журна- Q лыи чыгарган Оренбург шәһәрен калдырып, тагын Уфага килә ул. Бер кадәре т вакыт казыйлык иткәч, акларга ияреп Себергә киткән, шунда үлгән иске мөфти •? урынына Риза казыйны мөфти итеп билгелиләр. Ул тагын бу эшне сыкранып ка * бул итә. Мөфтилек эшенә куелуга, Фәхретдинев өстенә йөкләнгән оештыру эшләренә J күмелде. СССРдагы мөселманнарга вәкаләтлек итеп, чит илләргә барып кайтты, империализмга каршы халыкара кампанияләргә дә катнашты һ. б. Рәсми хезмәте ни булуга карамастан, карт галим соңгы көннәренә кадәр та- ® рихи хезмәтләре өстендә эшләвен дәвам этте. х Бары бер мәртәбә аңа балаларча ихлас җилкенеп сөенергә туры килә, 1925 < елның августсентябрендә була бу хәл: СССР Фәннәр академиясенең 200 еллык * юбилеена багышланган тантанага рәсми чакырган махсус язу килү. Ленинградка о сәяхәт итү, күпләгән ориенталист галимнәр, җөмләдән, академик Крачковский бе- *" лои очрашу, чит ил кунаклары белән әңгәмә, һикдетаи вәкиле... швед галиме... * музейларга, гыйльми китапханәләргә экскурсия... Ун елга якын истәлек итеп t сөйләрлек хәлләр... Риза Фәхретдинев 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә Уфада вафат була һәм татар зиратына күмелә, чөнки аңарчы гел мөфтиләр күмелә килгән назарат каберлегенә җирләмәүләрен үзе кат-кат васыять итә... Бу аның элгәрге мөфтиләргә дә. Россия шартларындагы мөфтилек дәрәҗәсенә карата да соңгы хөкеме иде. III Югарыда китерелгән материаллардан, бигрәк тә Р. Фәхретдинев адресына, дөресрәге аның дөньяга карашына юнәлгән кырыс тәнкыйть фикереннән чыгып, кайбер укучыларда: «Бу хәтле каршылыклы шәхес турында шул кадәр сүз куертып, аны пропагандалап торуның кирәге бар микән’» — дигән берьяклы сорауның тууы ихтимал. Беренчедән. Риза Фәхретдиневнең эшчәнлеге гел чикләнгәнлек, гел кире күренешләрдән генә тормый — аның иҗатында бәхәссез тарихи уңай сыйфатлар, хәтта чоры һәм җирлеге өчен мөһим казанышлар да шактый. Икенчедән^ галим эш- чәмлегендәге каршылыклар аның шәхси каршылыгы гына булмыйча, аны тудырган даирәнең дә, димәк, аны биргән халык чынбарлыгының да катлаулылыгы. каршылыклыгы иде. (В. И. Ленинның җәмгыятьтә яшәп тә, җәмгыятьтән азат була алмау хакындагы өйрәтүен хәтердән чыгармыйк). Оченчедән. һәм, иң мөһиме. Р. Фәхретдинев эшчәнлегенә. аның гаҗәеп бай әдәби, гыйльми мирасына мөрәҗәгать итүдән максат — бу мирасның тарихи әһә миятен дөрес аңлау һәм фәнни, тормышчан гадел аңлатырга омтылу. Элекке кайбер чыгышлардагы кебек галимнең күпсанлы китапларыннан, чын фәнни хезмәтләреннән шыпырт кына файдаланып, җае килгән һәм килмәгән саен аны сүгеп узулар ише принципсызлыктан да естен булырга кирәк. Шул ук вакытта Г. Фәхретдинев адресына юнәлгән кискен тәнкыйтьләрнең һәммәсеннән дә баш тартырга дигән сүз түгел бу: безгә арзанлы-җиңелле «тешләп узулардан», урын- лы-урынсыз күкрәк сугып кизәнүләрдән арынып, чын методологик фәнни тәнкыйтьне үстерергә, көчәйтергә кирәк. Бу таләп исә галимнең мирасына тулаем абстракт кына түгел, бәлки тарихи конкрет якын килүне шарт итеп куя. Шушы конкретлылык принцибы белән гамәл кылганда, без Р. Фәхретдинев иҗатында ике юнәлештәге төп ике сыйфатны күрербез: аның гомум идеологик позициясе, иҗтимагый һәм гыйльми теләге, ягъни субъектив омтылышы һәм практик әдәби- журналистик. гыйльми-тикшеренү эшчәнлеге, шуларның объектив нәтиҗәләре. Беренче юнәлештә без өлешчә буржуаз-демократик, өлешчә буржуаз либерал үзгәртүләр, реформалар тарафдары булган төзәлмәс идеалистны, консерватор эш- леклене күрәбез. Икенче юнәлештә исә безнең алга конкрет әдәби әсәрләре, практик журналистлыгы. күпсанлы педагогик һәм тарихи хезмәтләре белән иске тормыштан йөз чөерү идеясен пропагандалаган, хәтта үзенә үзе каршы килеп, феодаль шартларның гына түгел, буржуаз тәртипләрнең дә искерүен аңсыз икърар иткән фикер иясе килеп баса. Әлбәттә, бу карашлар галимнең әсәрләрендә турыдантуры әйтелми, бәлки алар аның чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәтендә, канәгатьсезлеген- дә чагылыш таба. Тик бу ризасызлык Р. Фәхретдиневтә гаять үзенчәлекле гәүдәләнә: алга, киләчәккә омтылышта түгел, ә ерак узганны — «гаср-ел-сәгадәтне», ягъни ислам дине «бозылып» җитмәгән, әле «саф» булган Мөхәммәд пәйгамбәр чорын сагынуда, аны идеаллаштыруда күренә. Шулай итеп, без Риза казыйның тагын бер мөһим каршылыгына килеп төртеләбез: прогрессив кире кагу белән регрессив раслауга. Еу гаять катлаулы, лоңарчы әле тиешенчә тикшерелмәгән мәсьәләләр киләчәктә җентекләп өйрәнүне сорыйлар, әлбәттә. Бу юлда безгә, аерым детальләрне ачыклап, фактларның һәммәсен бергә туплау белән бергә, В. И. Ленинның мөһим күрсәтмәсеннән чыгып гамәл итәргә кирәк: хосусый мәсьәләләрне хәл кылуда, конкрет гыйльми тикшеренүләрдә кыйммәтле хезмәтләр бирә алган буржуаз галимнәрнең казанышларын таныган хәлдә, гомум теоретик һәм фәлсәфи мәсьәләләрдә аларга һич тә ышанырга, ягъни аларның концепцияләрен кабул итәргә ярамый '. Шуңа күрә без дә Р. Фәхретдинев кебек узган чор галимнәренең мира сындагы гомум теоретик һәм гносеологик» мәсьәләләренә — сыйнфый һәм партияле позицияне аларның конкрет гыйльми казанышларыннан аерып карарга, һәрберсенең үзенә лаек өлешен бирергә, ягъни методологик ялгышларны кире кагарга, фәнгә биргән конкрет өлешләрен икърар итәргә тиешбез. Бу — фәнни объективлыкның зарури таләбе. Бәс шулай икән, ул вакытта Риза Фәхретдиневнең Октябрь революциясенә кадәрге татар әдәбияты һәм журналистикасына, иҗтимагый фикере белән тарих фәненә керткән конкрет өлеше бармы, булса, нәрсәдән гыйбарәт? IV Аның каләм көчен сынавы шактый иртә башланып, беренче мәкаләләре «Тәрҗеман», «Шәркый Рус» газеталарында, аннары Оренбургта чыга башлаган »Ва кыт»та басылса да. журналистлык куәтенең чын-чынлап колач җәюе «Шура» журналының баш редакторы һәм төп язучысы бульгп эшләгән чорга туры килә. һәр номеры, тышлыкның эчке битләрендәге текстларны да исәпләгәндә, 34 биттән гыйбарәт бу журнал айга ике тапкыр чыгып, төгәл ун ел дәвам итә һәм барлыгы 240 сан дөнья күрә. Журналның һәр санында диярлек Р. Фәхретдиневнең авторлыгы күрсәтелгән һәм күрсәтелмәгән ике-өч мәкаләсе басыла (кайбер 1 Лехин В И Әсәрләренең тулы җыелмасы. 18 том. 363-36-1 бб. (рус тслёндә) хэкаләләр дәвамлы рәвештә 4-5. хәтта 10-15 санда нәшер ителә, ягъни зур кү ләмле публикацияләр кыяфәтен ала). Моның өстенэ һәр сан саен редактор тарафыннан журнал укучыларның сорауларына бирелгән җаваплар урнаштырыла. Менә шулариың һәммәсен дә исәпкә алганда, «Шура» битләрендә генә дә Р. Фәх g ретдиневнең җиде йөзгә якын мәкалә һәм төрле характердагы язмалары дөнья күрә' Димәк, шушы саннарны игътибарга алганда гына да, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди 2 кебек кайбер галимнәрнең, Р. Фәхретдинев мирасы хакында сөйләгән чакта, әдип 2 иҗатының иң эчтәлекле өлеше сыйфатында «Шура» журналын атаулары белән 3 килешмичә булмый. Дөрес, әгәр бу галимнәр журналдагы каршылыкларның чы 5 ганаклары да баш мөхәррирнең табигатенә баглы икәнлекләрен күрсәтсәләр, бәя j? тагы да төгәлрәк булыр идг. 3 Чыннан да, журнал материалларын карап утыра торгач, әллә нинди сәер с. хисләр туа: янәшә күмсәң, кабердә дә «рухлары» сугышып ятарлык бер-берсенә ж кискен каршы фикерләр, кушыла алмаслык юнәлешләр белән бергә практик дө X рес фикер йөртү һәм файдасыз сүз куерту, киләчәккә өмет, якты хыял белән S дөньядан ваз кичеп сыкрану, черегән динне яңартырга омтылган материаллар - янында дөньяви культураны, алдынгы рус һәм Европа мәдәниятен идеаллаштырг гая публикацияләрне урнаштыру, искедән кискен йөз чөерү белән бергә урта га- j? сыр чорларына гына хас күренешләрне күккә чөю һ. б. һ. б. < Журналны ябасың. Яңадан кайтып, беренче санны ачасың һәм баш редактор £ тарафыннан язылган «Мәсләк вә максат»ны укыйсың: «Шура» милләтне гый- J лемле, мәгърифәтле итмәк хакында мәшвәрәт мәҗлесе улачактыр. Эстә- деке кемсә ошбу мәҗлестә сөйләр вә эстәдеке адәм дә тыңлар... Шәхсияттән вә гарызлардан саф улмак шарты илә, милләт мәнфәгате арзусилә язылмыш мәкалә _ вә фикерләр өчен «Шура» битләре һәрвакыт ачыктыр...» '. Димәк, редакторның вәгъдәсе буенча, «киңәш мәҗлесе» булырга тиешле дип * исәпләнгән «Шура»га теләсә кем яза ала икән. Әйтергә кирәк, дәгъваның шактый u четрекле һәм хыялый булуына карамастан, Р. Фәхретдинев ул вәгъдәгә үзенчә О турылыклы булып калды: ахун һәм миллионердан алып, авыл хәлфәсе белән ~ наборщикка кадәр журналда актив языштылар. Менә шушы «теләсә кем»лек г һәм редакция тоткан юлның наив буталчыклыгы безгә материал җәһәтеннән бик бай, гаять катлаулы һәм искиткеч каршылыклы бер журнал истәлек итеп калдыра. Аның төрле характердагы мәгълүматка бай булуы безне үзенә тарта, кат лаулыгы кызыксындыра, ә каршылыклы табигате исә уйландыра; шуңа күрә без аны тәнкыйтьлибез, кайбер чакларда гел тискәре сыйфатлар белән характер лыйбыз, ләкин, берәр материал, бигрәк тә чорга хас каршылыклы фикерләр хакында мәгълүмат эзләгәндә, тагын үзенә мөрәҗәгать итәбез. Чөнки гасырыбыз башындагы татар җәмгыятенең, бигрәк тә ул җәмгыятьтә хөкем сөргән хаким идеология белән хаким культураның торышын, эволюция һәм үзгәрешен, каза ныш һәм кризисларын турылап та, кыеклап та чагылдыра торган материаллар «Шура» да иксез-чиксез дәрәҗәдә күп. Гәрчә безнең өчен бүген төп өйрәнү объекты эшче-крестьян катламнарының тормышы, тарихи миссиясе булса да. без буржуаз җәмгыять тарихын да җентекләп өйрәнәбез, чөнки хаким идеология белән хаким культураны һәрьяклап белмичә, аңламыйча торып, хезмәт ияләренең дә тулы тарихын, ул алып барган көрәшне, кешелек ирешкән прогресстагы аның чын урынын билгели алмаячакбыз. Шушы күзлектән караганда. «Шура»да басылган материалларның фәнни объектив әһәмияте тагы да ачыла тешә, ягъни • Шура.ның тарихи чыганаклык — документальлек әһәмияте калкурак гәүдәләнә. Моның шулай икәнлеген күрсәтә торган бер-ике генә мисалга кыскача тукталыйк (әгәр «Шура.да басылган материалларның исемнәрен санап чыга башласаң да, зур күләмле китап барлыкка килер иде) ’. ' Сүзлек мәшвәрәт мәҗлесе киңәшү, фикер әлмшу җыелышы гарызлардаи - мәкерле Т« лаклардан. аргусилә — максаты белән, теләге белән ■Мәсәлән. 1939-1962 елларда шушы юллармын авторы тарафыннан «Шура.га т.млгам тулы библиографик күрсәткечнең күләме унбиш басма табак тирәсе булды тулаем алганда журнал да - кайбер материалларны твркемләп биргәндә дә - дүрт меняәи артык исемдә публикации булган икән әйтик, айда 1200 гә акын шигырь аикәа ише әдәби әсәрләр филологию» кар. «кынча 450 мәкалә, тарихка багышланган 500 ирелг ваклы хе>мәт күргән тагылам гарби» һәм педагогика мәсьәләсенә багышланган материаллармын саны да 400 дән артып китә XX гасыр башында татарларның игътибарын аерата җәлеп иткән, бигрәк тә күпчелек вак буржуаз һәм интеллигенция катламнарының зиһеннәрен чуалткан мәсьәләләрнең берсе милли аң. үз-үзеңне танып белү, шуннан чыгып милли әдәби тел мәсьәләләрен хәл кылу булды. Эре һәм либерал буржуазия вәкилләре исә халык тормышындагы гомум социаль-иҗтимагый мәсьәләләрне дә шулар белән алмаштырырга омтылды. Руханилар да тыныч ятмадылар: чишелергә тиешле проблемаларның кендеге сыйфатында алар беренче планга дини мәсьәләләрне өстерәп чыгардылар. Бу да. хаким сыйныфлар позициясеннән караганда, гегемонлыкка ирешү юлындагы мөһим чараларның берсе иде. Нашир һәм редакторларның карашында «Шура» журналы шушы юнәлештә дә милләткә «хезмәт итәргә», хәзерге атамалар белән әйткәндә, сыйнфый конфронтацияне киметеп, милли, хәтта гомум төрки консолидацияне көчәйтергә тиеш иде. Баштарак журналның субъектив омтылышы шуңа кайтып калды. Ләкин журналда урнаштырылган материалларның объектив нәтиҗәләре киресенчә килеп чыкты. Иң кискен бәхәсләр тудырган мәсьәләләрдән этногенез һәм үз-үзеңне милли танып-белү мәсьәләсе булды. Элекке «мөселманчылык» бердәмлеге психологиясе икенче планга күчеп, алга этник бердәмлек тойгысы килеп басуга иҗтимагый фикердә «син кем идең, кем булачаксың?» дигән сорау формалашты. Өч төп юнәлеш барлыкка килде: — Болгарчылык, төрекчелек һәм татарчылык. һәр тенденциянең азмы-күпме җирлеге, төгәлме-түгелме дәлилләре бар иде. Болгарчылык тенденциясе нигездә этногенетик концепцияләргә кайтып калган, күбрәк узган тарихка юнәлгән булса, төрекчелек һәм татарчылык юнәлгшлэра көн тәртибендәге иҗтимагый проблемаларга, шуннан чыгып, киләчәккә — перспективага адресланган иде. Төрекчелекне теш-тырнагы белән яклаучы булып «Шура»да «Төрек угълы» дигән, Г. Ибраһимов сүзләре белән әйткәндә, «бер ходай бәндәсе» чыга. Аның фикеренчә, бернинди мөстәкыйль татар милләте юк һәм булмаячак, дөньяда • төрек» дигән бер генә милләт бар һәм аның үзәге — Төркия. Мондый коткыга иярүчеләр булмады түгел, әлбәттә. Журналдагы кайбер материаллар шуны күрсәтә. Татарчылык юнәлешенә килсәк, ул да. бүген безгә тоелганча, гади реалистик тарихи концепция түгел, бәлки шактый катлаулы һәм каршылыклы юнәлеш иде: аның, читтән караганда, бер ягында «олуг Чыңгызхан» шөһрәте белән мавыккан. мәгәр, максатын ачыкласаң, татар буржуазиясе гегемонлыгы өчен көенгән милләтчеләр торды (ул чакта татар буржуазиясенә тәлинкә тотып, «мин дә та тар!» дип лаф орган, соңра татар буржуазиясе «аяк сузгач», тар башкорт милләтчелеген байрак иткән Зәки Вәлиди шушы юнәлешкә идеолог булды). Юнәлешнең икенче флангасында «татар» дигән исемнең тарихи шартлы атама икәнлеген аңлаган, тарихи этник тамыры исә болгар халкына барып тоташуын яхшы белгән, шуңа күрә «без кем» дип лаф оруларның мәкерле пропаганда икәнлеген ачык күрүчеләр торды. Бу карашны алга сөрүче булып, татарның бер конкрет төрки телле аерым милләт икәнлеген, башка төрки телле милләтләрнең дә мөстәкыйльлеккә хаклы булуын яклап Галимҗан Ибраһимов чыкты һәм ул озакка сузылган бәхәстә «төрекчеләрне» дә. халык тарихын «ханлык чоры шәү- кәте» белән алмаштырырга омтылган «татарчыларны» да тәмам җиңеп чыкты. Р. Фәхретдинев исә. «мәшвәрәт мәҗлесе» хакындагы вәгъдәсенә турылыклы булып, һәр өч юнәлеш вәкилләренә дә журналда урын бирде, үзе өчен дә тиешле һәм объектив нәтиҗәләр ясады. Моның шулай икәнлеген әдәби тел хакындагы дискуссия йомгагыннан да күрергә мөмкин. Әдәби тел проблемаларына караган материаллар да өч төркемгә, ягъни юнәлешкә бүленә: а) госманлы төрек теле нигезендәге гомум әдәби тел: б) берничә төрки халыкның телләре кушылып ясалган корама әдәби тел; в) территориаль милли тел (Идел һәм Урал буе татарлары өчен традицион, ләкин лексик яктан халыклаштырылган татар теле). Шушы мәсьәләдә дә бер фикергә килер өчен Р. Фәхретдинев үзенең журналы битләрендә мәгълүм «тел ярышын» оештыра; баштан ук саф төрекчелекне артык г узындырмаган хәлдә, корамачылык тарафдарларына да. телне «тәмам тазартырга» омтылган пуристларга да, чын татарчыларга да журналда иркен урын бирелә, басылган материаллар хакында укучылар хәкеменә мөрәҗәгать ителә. Гәрчә Г. Тукай әлеге дискуссияне «тиле ярыш» дип мыскыллаган булса да. аның тари хи әһәмияте, Р. Фәхретдиневнең садә өметләренә каршы киләрәк, тарихи прог- ♦ рессив нәтиҗәләр бирде: әдәби телне күпләгән гарәп-фарсы сүзләреннән арынды- - ру мөмкинлеген ачу белән бергә, бу ярыш тормышка яраклы телнең бары тер- = риториаль халык теленә генә нигезләнергә тиешлеген раслады. Махсус референ- - дум нәтиҗәсендә беренчелекнең саф татарча язган Мәҗит Гафурига бирелүе шу- ~ шы тарихи объектив казанышның бәхәссез дәлиле иде. Р. Фәхретдинев исә. киң г масса укучылар ихтыярын игътибарга алып, башта foe идеал иткән корамачы- 5 лыктак да. бер ара мавыккан төрекчелектән дә баш тартты. Вакыйгаларның 5 замандашы булган Г. Сәгъди бу хакта болай ди: «татарчылыкның төрекчелеккә = каршы гамәли яктан соңгы кискен өстенлеге (катгый галәбәсе) дә 1912 елларда < булды. Моннан соң инде без шушы өстенлекнең тәэсире белән хәтта Риза ши- _ келле төрекчеләрнең (өстик: һәм корамачыларның — М. Г.) тел-эслүбендә дә татар- 3 чылык процентының күп артканын күрәбез» '. Р. Фәхретдиневнең журналист һәм редактор-оештыручы буларак яңа дәвер ? әдәби телебез формалашуга, үсүгә керткән объектив өлешенең берсе менә шуннан з гыйбарәт. 5 Галимнең күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл кылганда тарихилык принцибы а белән гамәл итәргә тырышуын аның милли этногенез өлкәсендәге фикерләреннән О дә күрергә мөмкин. Югарыда бер ишарә ителгәнчә. Р. Фәхретдинев. Шиһаб Мәр- ~ җани, Хөсәен Фәезханов традицияләрен дәвам иттеред, татар тарихи фикерендә j болгарчылык теориясен алга сөрүчеләрдән булды һәм бу юнәлештә тарихи белемебезне яңа фактлар, яңа фикерләр белән баетты. Казан татарлары монгол яулап u алучыларның нәселләре дигән тамырдан ялгыш карашны ул кискен рәвештә кире ? какты. Аның инануынча, хәзерге Идел һәм Урал буе татарлары белән тарихта Чыңгыз яулап алучыларына тагылып йөртелә торган илбасар «татарлар» белән бернинди этник, ягъни милли уртаклык юк. Галимнең тарих фәне каршына куйган төп таләбе — тарих белеменең бурычы ул ханпадишаларны. тәхет тирәсендәге ызгышларны тасвирлау түгел, ә киң кат лам халыкның узганын өйрәнү дигән карашы ’— чоры һәм җирлеге өчен шактый мөһим яңалык иде. Тагын бер характерлы факт: күренекле татар тарихчысы, болгарчылыкның актив тарафдары Гайнетдин Әхмәревнең вафатыннан соң «Шура»да бастырган некрологта ул, мәрхүмнең хезмәтләрен бик югары бәяләп, татарда моңарчы бары оч кенә «чын тарихчы» булуын, аларның беренчесе Ш. Мәрҗани, икенчесе X. Фәезханов, өченчесе исә Г. Әхмәрев икәнлеген әйтә. Шуңа да игътибар итик: бу кыю һәм дөрес фикерне галим 1911 елны, ягъни б>ржуаз татар тарих белемендә 3. Вәлидн. Г. Баттал ише «олуг дәүләтчелек, идеясе тарафдарлары активлашкан, аларның шаукымы киң таралып, «шөһрәтле Чыңгыз баба» хакында шапырынган җырлар, шигырьләр бербер артлы сибелеп торган вакытта аерата басым ясап әйтә, шунысы белән үзенең позициясен ачык игълан кыла. Р Фәхретдиневнең халык тарихы турында кайгыртып та. күп очракта хосусый мәсьәләләр, яисә аерым шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләре белән мавыгуын, халык массаларының тарихтагы чын урынын яктырта алмавын галимнең «Шу ра»да басылган күпсанлы мәкаләләреннән тыш. аның аерым китапларыннан. ' с ап.ди I Татар әдәбияты тарихы Ка»»н. 192в. 1Л> б 1 «Шура* 1909. 19 сан. 578 б мәсәлән, «Мәшһүр хатыннар» хезмәтенән. «Мәшһүр ирләр» исемле циклда чыккан махсус монографияләреннән күрергә мөмкин. «Мәшһүр ирләр» циклына кагылабыз икән, без Риза Фәхретдинен калдырган бай мирасның ориенталистика күзлегеннән дә зур кыйммәткә ия булуын күрәбез, ченкн бу циклда безнең автор. Ш. Мәрҗани традицияләрен дәвам иттереп, татар тарих белемендәге фәнни ориенталистиканың үсешенә зур өлеш кертте. Мәсәлән, ул шәрык дөньясындагы иҗтимагый фикер, фән һәм әдәбиятларның үсешенә зур тәэсир ясаган материалист философлардан Ибне Рөшд. Ибне Хәлдун, тирән фикер иясе, шагыйрь һәм язучылардан әл-Мәгарри, әл-Мөкәффәгъ, энциклопедист әдип һәм галимнәрдән Ибне Сина. Бируни. Гомәр Хайям, Якут Хама- ви, әл-Мәкъриэи, Зәмәхшәри, Фәхретдин әр-Рази, Ибне Тәймия, атаклы сәяхәтчеләрдән Ибне Баттута, Ибне Фазлан, Ибне Гарәбшаһ, Ибне Хәлләкян, теолог һәм дини эшлеклеләрдән Мөхәммәд, Әбүбәкер, әл-Гарәби, имам Газали. Гали Гомәр, Госман, Мөтәнәбби, Сәнүси. Мәһди һәм башка бик күпләр хакында бай мәгълүматлы китаплар, эчтәлекле зур мәкаләләр бастырды. Әлбәттә, кайбер шәхесләрнең, бигрәк тә аерым дини эшлеклеләрнең тарихтагы урыннарын билгеләгәндә. F. Фәхретдиневкә характерлы каршылык һәм берьяклылыклар да чагылмыйча кала алмадылар. Әмма галимнең бу хезмәтләрендә бер урынга тупланган документаль материалларның ишлелеге, кайбер конкрет күзәтүләрнең төплелеге дә бәхәссез иде. Мәсәлән, бөек энциклопедист галим Әбүрайхан әл-Бирунинең эшчәнлегенә кагылганда Р. Фәхретдинев юл уңаенда «Бируни» нисбәтенең фарсыча «тышкы» мәгънәсендәге «бирун» сүзеннән ясалуын, днмәк, Әбурәйханның шәһәр үзәген тәшкил итә һәм аксөяк феодал катламнар тора торган кальга-крепостьтан тышта яшәүче гади халык арасыннан чыгуын күрсәтә. Бу «кечкенә» детальгә игътибар итүнең сәбәбе шунда ки, нәкъ шушы фикерне күпкә соңрак Р. Фәхретдинев мәкаләсе басылып, дистәләрчә еллар узгач, академик И. Ю. Крачковский кабат әйтеп чыкты һәм совет ориенталистика фәнендә Крачковскийның фикере зур ачыш сыйфатында кабул ителде. (Монда сүз соңгы мөхтәрәм галимнең нинди чыганакларга нигезләнүен билгеләү хакында түгел, ә әлеге этимологиянең фәнни әһәмияте хакында бара.) Гарәп дөньясының Гомеры булган тирән фикер иясе сукыр шагыйрь әл-Мәгарри хакында Европа һәм Россия галимнәре бик соңгарып беләләр, хәтта аны күп гомерләр белми торуларына гаҗәпләнәләр. Әл-Мәгарри хакындагы русча беренче фәнни хезмәтләр бары совет чорында гына басылып чыга. Хәлбуки. Россиядә әл-Мәгарри хакында язылган иң тәүге зур хезмәт — төгәл бер монография — Р. Фәхретдинев тарафыннан иҗат ителгән һәм революциягә кадәр үк татар телендә нәшер ителгән иде... Татарча язылган ориенталистик хезмәтләрдәге мондый эреле-ваклы ачыш һәм табышларның бер Р. Фәхретдинев хезмәтләрендә чагылуын кыскача санап чыгар өчен дә аерым мәкалә язарга туры килер иде. Шулай да тагын бер мисалны күрсәтмичә узу мөмкин түгел. 1965 елны Төркиядә галимә Бәхрия Өчукның «Ислам дәүләтләрендә хатын- кыз хөкемдарлар» исемле китабы дөнья күрде. Хезмәт тиз арада инглиз, француз, гарәп, фарсы телләренә тәрҗемә ителде һәм 1982 елны академик Зия Бөния- тов тәрҗемәсендә рус телендә басылып чыкты '. Б. Өчук хезмәтенә карата булган мондый кызыксынуның сәбәбе бар, әлбәттә: анда мөселман дөньясында хатын-кызлар һәрвакытта, һәр җирдә тәмам хокуксыз булган дигән берьяклы карашка бай фактик материаллар нигезендә тиешле төзәтмәләр ясала. Мондый принципиаль төзәтмәләрнең бер өлеше белән совет галимнәре дә килешәләр. Бу фактка мөрәҗәгать итүнең сәбәбе шунда ки. мөселман илләрендә һәрвакытта, барлык регионнарда да хатын-кызлар хокуктан бөтенләй мәхрүм ителгән дигән тулаем карашның барлык тарихи чорлар һәм барлык мөселман илләре өчен дөрес булып җитмәвен яңа заман дөнья әдәбиятында беренче мәртәбә Р. Фәхретдинев 1 Бахрнс Учок. Жснщнны-правнтсльннцы в мусульманских государствах. Излво «Наука». М.. әйтте һом шушы фикерне раслар өчен үзенең чорында ук кечле яңгыраш тапкан «Мәшһүр хатыннар» исемле китабын бастырды (1903). Әлбәттә, моннан чыгып, «Мәшһүр хатыннар»дагы концептуаль фикерләрнең һәммәсе дә кабул ителерлек дәрәҗәдә дип булмый. Сүз бары әлеге мәсьәләнең береичеләрдән булып Риза Фәхретдинев тарафыннан куелуы, ягъни галимнең мәсьәлә актуальлеген аңлауда гомум ориенталистика күләмендә пионер икәнлеге хакында бара. = Р. Фәхретдиневнең тарихи ориенталистика өлкәсендәге эшчәнлеге хакында 2 сөйләгән чакта тагын бер мөһим мәсьәләгә — аның мөселман илләре арасындагы 2 мөнәсәбәтләргә карашына тукталу зарур. Чөнки моңарчы Р. Фәхретдиневкә уп- 3 тым илаһи рәвештә сугылган панисламист тамгасы да тагылып йөрде. Паннсла- 5 мизм. мәгълүм булганча, бөтен мөселман илләрен дин бердәмлеге нигезендә j? политик берләштерүне күздә тота торган, халыкларның милли-этник һом кон3 крет тарихи мөстәкыйльлеген танымаган реакцион тәгълимат. Фәхретдинев чын f панисламистларның дәгъваларын танымады. Аның фикеренчә: «һәрберенең мах- * сус бер мәнфәгате, гадәт вә максуды, лисан вә шивәсе улан өч йөз миллион мә- х селманиы — җамигь кавемләрнең бер хөкүмәт идарәсенә җыелмаклары мөмкин 3 улмаса кирәк...» Димәк, ди, ул шуннан чыгып: «Исламлар өчен гомум улан 3 сәяси иттихад мөмкин улмадыгы хәтта боны хыялларга китермәк дөрест күрелт мәдеге хәлдә, иҗтимагый иттихад мөмкин...» — дип нәтиҗә ясый. Чөнки мөсел- 3 маннар арасындагы мөнәсәбәт башка диндәге халыкларга да аарар итмәгәндә J генә тормышчан файдалы бердәмлек була ала '. Кайбер хосусый мәсьәләләрдә вакыт-пакыт мавыгып алуларны исәпләгәндә дә, $ Р. Фәхретдинев нигездә шушы реалистик һәм тарихи позициядә торды, абстракт рәвештә булса да, киң карашлы гуманистлык сыйфатын җуймады. Моның шулай икәнлеген көнбатыш халыкларының тарихына багышланган ® материалларның «Шура»да шактый мул басылуы да раслый. Мәсәлән, рус куль- х турасы һәм тарихы вәкилләреннән анда Л. Н. Толстой, Н. В. Гоголь, А. С. Пуш- * кин, М. В. Ломоносов. И. А. Гончаров. М. Ковалевский. И. Мечников. Я. Врос у Һ. 6. хакында материаллар бирелә, Е. И. Пугачев исо аерата кызыксыну тудыра, о Шулай ук көнбатыш халыклары вәкилләреннән Аристотель, Демокрнт, Сократ. Платон, Спиноза, Лейбниц, Бэкон. Ж. Руссо. Декарт. Гете. Жюль Верн. Эдкссон s һом башкалар хакында файдалы материаллар урнаштырыла. Димәк, Р. Фәхрет дмнев, кайберәүләр уйлаганча, дөньяны тарайтып карамаган. Шул ук вакытта галим мөселман илләре кичергән тарихи регресска да күэ йоммады: элекке ислам дөньясында, үзе сбразлы итеп әйтмешли, чын арысланнар хөкем сөрүен, яңа дәвердә исә »аларның урыннарында маймыллар утыруын» ул яхшы күрде. Регрессның сәбәбен исә мөселман халыкларының үз эчләрендәге иҗтимагый-днни шартлардан табарга тырышты, ягъни нәтиҗәне дөрес билгеләсә до, сәбәпләрнең чыганагын идеалистларча өскорма факторлардан гына эзләде. Шуңа күрә, эзлекле идеалист позициясендә калганы хәлдә, Р Фәхретдинев һәрвакытта диярлек дини фанатизм, клерикализм өйрәтүләрен кире какты, нәтиҗәдә тирән эчке каршылыктан котыла алмады. Галимнең шушы киң колачлы белеме, ориенталистика өлкәсендәге зур эрудициясе һом бер үк вакытта чикләнгәнлеге аның татар тарихына караган эшчәнлеге хосусиятларын да — отышлы һәм җитешсез якларын билгеләде дип әйтергә мөмкин. Р. Фәхретдиневнең тарихчы буларак формалашуы, югарыда бер әйтелгөичэ, Диния назаратында казый булып эшләгән чорына туры килә. Чөнки иазарат 1рхивындагы меңләгән документлар, аның китапханәсендәге гарәпчә, фарсыча тарихи китаплардан файдалану аңарда тарихи чыганак дигән бер хикмәтиең фәи '.Шура». 1812, 12-13 саннар Сүзаех Лисан - тм: улан-булган, иттихад-«am. бер һәм тормыш ечен кодрәтен, көчен тирән аңлау мөмкинлеге тудыра, аңарда тарихи әсәрләр язу теләген уята. Һәм ул артык сузмыйча эшкә дә тотыйа. «Эзләр» яки «истәлекләр» мәгънәсендәге мәшһүр «Асарь» китабы шулай барлыкка килә башлый. 15 кисәктән торган беренче һәм икенче томнары басмада, соңгы өченче һәм дүртенче томнарының кулъязмада сакланып калган бу фундаменталь хезмәтнең беренче кисәге 1900 елда ук язылып бетә. Аның кереш сүзендә автор үзенең тарих белеменә карата булган мөнәсәбәтен, гомумән тарих фәне алдына куелган тормышчан бурычларны шактый әтрафлы яза (басма вариантында автор фикерләренең зур өлеше чагылмаган — цензор В. Д. Смирнов галим фикерләренең нң мөһим, нң кыю һәм прогрессив өлешләрен эзлекле рәвештә сызып барган). Нәрсәдән гыйбарәт соң бу «Асарь»? Беренче карауга бу — татар халкының узган чорында яшәгән руханиларның биографиясенә бәйләнешле материалларны туплаган дини-биографик җыелманы хәтерләтә төшә. Ләкин өстән генә караганда, татар тарихының XVII—XIX йөз ләрдәге каршылыклы хосусиятларын белмәгәндә, яисә белергә теләмәгәндә генә ул шулай булып тоела. Әгәр иске Рәсәй шартларында татарларның иҗтимагый тормышта барлык төр дөньяви институтлардан мәхрүм ителүен, патша хөкүмә тенең шундый эзлекле политикасы нәтиҗәсендә татар җәмәгатьчелегендә дөнья ви феодалларның бик нык зәгыйфьләнү нәтиҗәсендә беренче чиратта рухани феодаллар өстенлек итүен исәпкә алсак, мәсьәлә икенчерәк төстә яктыра: • Асарь»дә соңгы фаза феодализм дәверендәге татар рухи культурасының (хәзер төгәлрәк әйтә алабыз: хаким рухи культураның!) торышы һәм эволюциясен төрле яклап чагылдыра торган материаллар тупланган. Ни өчен «Асарь»дә хаким культура, хаким идеология тарихы гына өйрәнелә дип. Р. Фәхретдиневкә бәйләнү бүген урынсыз һәм мәгънәсез булыр иде. Берен чедән, иске дәвердә формалашкан автордан моны таләп итү бу таләпнең тарихи лыгын юкка чыгара төшсә, язма культурадан мәхрүм ителгән халык массалары хакында язма истәлекләрне өйрәнүчедән таләп итү дә наив дәгъвага кайтып ка лыр иде. Икенчедән. Р. Фәхретдиневнең гомумән татар тарихчысы буларак түгел, бәлки культура һәм мәгариф тарихчысы сыйфатында каләмгә тотынуын да онытмаска кирәк. Шуларның һәммәсен исәпкә алганда, без «Асарь»не соңгы фаза феодализм дәверендәге хаким культурабызның, шул чорда хөкем сөргән идеологиянең тарихы буенча материаллар җыелмасы дип бәяләргә тиешбез. (Өстен катламнарның культурасын, рухи дөньясын белмичә торып, изелгән хезмәт ияләренең рухи культурасын аңлау мөмкин түгел — сыйнфый җәмгыятьтә хаким культура тоткан җитәкчел позициянең әһәмиятен тану ул марксистик тарихилык принцибының аксиомасы. • Асарь»дәге һәр очерк тормышы яисә эшчәнлеге яктыртыла торган шәхеснең мөмкин кадәр төгәл нсем-фамилиясе. үлгән һәм туган еллары буенча мәгълүмат бирүдән башлана '. Моннан соң автор объектның кайда укуын, кемнәрдән сабак тыңлавын, үзе кемнәргә дәрес бирүен, ниләр эшләп, нәрсәләр иҗат итүен бәйнә-бәйнә санап чыга; аның язган китапларына шактый төгәл аннотация урнаштыру белән бергә мәрхүмнән калган хатлар, аның тормышын, эшчәнлеген теге яки бу яктан чагылдыра торган документлар булса, шуларның тулы текстларын яисә мөһим өзекләрен күчереп чыга. Ягъни һәр очерк биографик документлар җыентыгын тәшкил итә. Җае килгән саен авторның ул шәхес хакындагы күзәтүләре, уңай яки тискәре хөкемнәре дә теркәлә бара. Шулай итеп, безнең алда фактографии язма белән бергә билгеле дәрәҗәдә концептуаль тикшеренү дә барлыкка килә. Хезмәтнең күләмен якынча күз алдына китерер өчен шуңа да игътибар итик: басылып чыккан 15 кисәктән торган беренче һәм икенче томнарда 1200 тирәсе төрле күләмдәге биографик очерклар тупланган булса, кулъязма килеш сакланып Л Ро НиИА ТЭР'К1МЭН хэл иясенең вафат тарихы алына, барлык биография лар шул тартип буенча бер-бер артлы урнаштырыла калган өченче һәм дүртенче томнарда тагы йөзләгән тәржемәи хәлләр... Әгәр шу ларга «Мәшһүр хатыннар» китабында теркәлгән, аннары «Шура»да һәм башка матбугат органнарында басылган, әмма «Асарь»гә кермәгән тәрҗемәи хәлләрне дә кушып исәпләсәк. Р. Фәхретдинев каләме белән язылган биографик очеркларның тулаем саны 1500 дәи артып китәр иде. Әлбәттә, бу биографияләрнең һәммәсе дә, автор үзе үк ишарә иткәнчә, ту- * лылык. документальлек җәһәтеннән бертигез дәрәҗәдә түгелләр. Өстәп шуны — да әйтергә мөмкин: тәрҗемәи хәлләре бәян ителгән шәхесләрнең дә һәммәсэнэң ~ эшчәнлеклоре тарихыбыз өчен бердәй үк кыйммәткә ия түгел. Шуңа да игъти- 2 бар итик: беренче мәртабә Р. Фәхретдинев тарафыннан язылып дөнья күргән, 3 культура тарихыбыз өчен алыштыргысыз дәрәҗәдәге кыйммәтле булган мөһим j биографияләр дә «Асарь»дә дистәләп табыла. Әйтик, Болгар һәм Казан чорына 3 караган Ягъкуб бине Ногман, Касыйм шәех ише элгәрге чор шәхесләреннән алып, з яңа дәвер мәгьрифәтчеләребездән Габденнасыйр Курсави. Хөсәен Фәеэханов. Каюм ? Насыйри. Шиһаб Мәрҗани, Габделгалләм Фәезхановлар. шагыйрь һәм әдиплә- J ребездәй Әбелмәних Каргалы, Шәмсетдин Зәки, Һибәтулла Салихов, Мифтахет- х дин Акмулла, Дәрдмәнд һәм башкаларга багышланган мәкаләләрне санап чыгу = да җитәр иде. Боларның кайберләре культура тарихыбызда әлеге затлар хакын ~ дагы гомумән иң тәүге фәнни биографияләр булып торсалар, аларның эшчәнлек “ лореи өйрәнүне башлап җибәргән беренче гыйльми хезмәтләрне тәшкил итсәләр, = икенчеләре алар хакында башка юллар аша туплаган белемнәребезне яңа мән. £ лүматлар белән баетты. Бер сүз белән әйткәндә, иске дәвер мәдэниятыбыз һәм 5 әдәбиятыбыз тарихын өйрәнгәндә без «Асарь» материалларыннан башка фвкто- 1 график төгәл һәм фәнни эзлекле рәвештә гамәл итә алмаячакбыз. . Бу катгый төстә әйтелгән хөкемне икенче характердагы материаллар белән дә куәтләп булыр иде. Мәсәлән, элекке вакытларда аерым шәхесләрнең — имам һәм - мөдәррисләрнең карамагында булган, шуңа күрә патша хөкүмәте тарафыннан х рәсми рәвештә танылмаган, димәк, исәпкә алынмаган бихисап күп эреле-ввклы * мәктәп-мәдрәсәләребезнсң тулаем санын барламыйча торып, халкыбызның мәга и риф тарихын, мәгърифәтчелек фикеренең барлыкка килүен төгәл аңлап булмас О иде. Әгәр «Асзрь»дә элекке мәктәп мәдрәсәләребез хакында теркәлеп калган материалларны сөзеп алсак, безнең алга шактый кызыклы мәгълүматлар җыелма у сы тупланыр иде. «Асарь»дән алынган шушы фактларга меңләгән кулъязмала- рыбыздагы һәр китапның кайда күчерелүе хакындагы колофон (кулъязма паспорты) материалларын да кушып карасак, санның сыйфатка әверелүен конкрет мисалда күрер идек. Шулай ук элек татарлар арасында язылган, күчерелгән күп санлы кулъязма китапларыбызның гомум корпусын булдырыр идек. Үзләре китап килеш мәгълүм, ләкин язылу тарихы караңгы кайбер әсәрләрнең авторларын аныклау, язылган ел һәм урыннарын төгәлрәк билгеләү өчен дә «Асарь» дә китерелгән мәгълүматлардан нркенлрп файдаланып булыр иде. «Асарь» китабы фактографии кыйммә те, ягъни документальлек сыйфаты буенча файдаланудан тукталмаячак мәгълүматлар җыелмасы булып калуында дәвам итәчәк. «Риза Фәхретдинев — тарихчы» дигән зур проблема буенча сүзне хәзергә шушы әйтелгән хәтлесе белән очлап, икенче мәсьәләгә күчик. Чөнки галимнең мәктәп мәдрәсә тарихларына багышланган зур күләмле гомум хезмәтләрен, хосусый характердагы аерым мәкаләләрен анализлый башласак, тагы үзара килешмәс каршылыкларны ача ача, яңа мәкалә язч бзшлао идек. Торки телле язма истәлекләрне җыюга, өйрәнүгә, матбугатта пропагандалауга багышланган хезмәтләрне терки барсак, татар, гарәп, фарсы таҗик әдәбиятларына караган публикацияләрне, шулай ук әдәби тәнкыйть материалларын анализлап, бу катлаулы өлкәләрдәге Р Фәхретдинев казанышларын, аның бәхәссез ялгыш ларын тикшеренергә тотынсак, яңа монография өчен бай җирлек туачак. Бөтенләй икенче максат һәм икенче позициядән торып язылган аның тэоло гик хезмәтләре дә безнең өчен билгеле дәрәҗәдә фәнни әһәмияткә ия. Аның бу өлкәгә караган әсәрләре бездәге днни реформация тарихын әтраф лы һәм конкрет өйрәнер өчен бай материал бирә, хәтта дини реформациямен ни чек банкротлыкка төшүен дә «җанлы» материалда күрергә булыша. Фәхретдинев- теологның озак еллар дәвамында динне дәүләттән, политикадан аеру хакындагы садә лаф орулары — сыйнфый җәмгыять өчен мөмкин булмаган утопия белән мавыгуы да игътибарга лаек факт. Икенчедән, аның дини-теологик хезмәтләрен тәнкыйди рәвештә анализлау бүгенге көн атеистик пропагандасы өчен дә кызыклы материаллар бирер иде, чөнки авторның үз хезмәтләрендә клерикализмны, суфыйчылык кебек дини фанатизмны фаш иткән сәхифәләре күп булганы шикелле, анда без ислам дине тарихы буенча башка кулланма һәм белешмәләрдә сирәк очрый торган, хәтта бөтенләй диярлек теркәлмәгән мәгълүматлар да табар идек. Әмма бу конкрет очракта бер мөһим шартны онытмаска кирәк: Р. Фәхретдиневнең дини эшчәнлеген аның дөньяви фәннәр өлкәсендәге иҗаты белән бутамау, ягъни ашлык бөртекләрен кибәк белән бергә ташламау шарт. Кыскасы, безнең алда дөньяга карашы буенча да. калдырган мирасы җәһәтеннән дә гаҗәп каршылыклы, иҗаты белән бәхәссез казанышларга ирешкән, дини эшчәнлеге ягыннан төпсез сазлыкка баткан чын мәгънәсендәге трагик шәхес — ихлас хөрмәт белән объектив тәкъдиргә дә. ачы кызгану белән кискен тснкыйтькә дә берьюлы лаек шәхес. Шуңа күрә аның шәхесе, кеше буларак үзенчәлеге хакында да берничә сүз әйтмәсәк. хөкемебез ачык, фикеребез төгәл булмас. VII Риза Фәхретдинев. шәхес буларак, һәм бик гади, һәм гаять катлаулы иде. Урта буйлы, чандыр гына җыйнак бәдәнле, кара-кучкыл йөзле бу кешенең крестьяннарча гадәти кыяфәт-чырае. татарча кечкенә сакалы, безнең элекке урта хәлле агайлар кияргә яраткан кырпулы бүреге, камзулы, җиләне — һәммәсе дә табигый гадилекне бөркеп торган кебек тоелса да. асылда аның үтә нечкә фикерләүгә, фикердә исә киң колач белән йөзүгә сәләтле аң-зиһенендә бер дә туктамыйча катлаулы интеллектуаль процесслар бара иде. Көндәлек тормышында үзен ул бик гади тоткан, затлы кием-салым белән һич тә мавыкмаганы, гел архаик кыяфәттә киенгәне хәлдә туганнарының, бала-чагаларының «урысча», ягъни европача киенүләренә һич тә каршы килмәгән; «Дин вә мәгыйшәт» журналы әһелләренең гел эзәрлекләп торуларына, башка «мөгъ- тәбәр мөселман агай-эненең» дә тәнбиһ-шелтәләренә карамыйча, балаларын гимназияләрдә укыткан, рус мәктәпләрендә, рус уку йортларында оештырылган әдәби кичәләргә җибәргән. Кеше белән мөгамәләдә үтә йомшак, бер вакытта да тавышын күтәреп бәхәсләшмәс. кычкыруҗикеренүне белмәс, һич тә кызмас, иң каты ачуланган чагын да да «һай... һай!..» дип сыкранудан ары узмас, җәмәгатьчелектә гаҗәеп йомшак холыгы белән танылган бу корректлы кеше шул ук вакытта фикер һәм идеяләр белән мавыгып яшәүгә, темпераментлы китап-мәкаләләр язуга, әрептәшләре белән принципиаль бәхәсләрне озак еллар дәвам иттерергә дә сәләтле иде. Дөрес, бәхәс һәм полемикада ул үзенең тактын, әдәбен югалтмый, үзе тугры дип тапкан позициясендә нык торганы килеш, оппонентларының фикерен тыңларга урын калдыра. хәтта үз фикеренә тәмам каршы килгән әрептәшләренә дә иркенләп сөйләргә, бәхәсләшергә үз журналында мөмкинлек бирә. Мәсәлән. «Шура»да чын идеалист Фәхретдиневнең иманына, идеалына бөтенләй каршы килә торган материализмны. хәтта революцион идеяләрне пропагандалауга багышланган мәкаләләрнең шактый күп басылуын редакторның шушы сыйфаты, ягъни аның фикер алышуга, ьиңәшүгә ихтирамы белән аңлатып булыр сыман . Ахыр чиктә аның Ибне Рөшд, Ибне Хәлдун кебек материалистлар хакында, аларның төп концепцияләрен ка бул итмәгәне хәлдә, эзлекле рәвештә ихтирам белән язуы да галимнең полемика мәсьәләсендә аерым фәлсәфи этикага ия булуын расласа кирәк. 1 -Шура»да басылган моның ише материаллар хакындагы кайбер кыскача мәгълүматларны профессор Я Абдуллинның махсус мәкаләсеннән дә күрергә мхмкнн Карагыз «Казан утлары». 1983. 6 Сан. 147—158 бб һәрхәлдә, элек-электән үк Р. Фәхретдиневнең шәхесенә карата татар җәмә гатьчелегендә мәгълүм ихтирамлы карашның нык урнашуын шуларны исәпкә алганда гына аңларга мемкин (хәтта иң үткен телле тәнкыйтьче Г. Тукай да. «Шура»да басылган кайбер материалларны теттереп сүккәне хәлдә, Р. Фәхретди иеанен адресына карата үзен тыйнак һәм әдәпле тота, күп вакытта анлы рәвеш 18 аның шәхесенә бәрелүдән тыелып кала). Галимгә карата мондый мөнәсәбәт, кайбер вульгар сүгенүләрне исәпкә алмаганда, революциядән соң да дәвам итте. Соңгы вакытларда галимнең мирасына карата игътибарның көчәя төшүенә, аның хакта электән яшәп килә торган тулаем негатив мөнәсәбәтнең шик астына алына башлавына да төп этәргеч иң элек үзенең бай архив мирасы булды. Чөнки соңгы елларда аңардан калган архив материаллары белән якыннан танышу элекке дәвер рухи культурабыз тарихын өйрәнү юлында Фәхретдинев туплап калдырган материаллардан башка тулы канлы фәнни бер адымның да мөмкин түгеллеген күрсәтте. Икенчерәк төрле итеп әйткәндә. Риза Фәхретдиневнең язма истәлекләргә булган олы ихтирамы аның үз мирасына карата да объектив игътибарны таләп итте. Татар мәгърифәтчелегенең тәмамланмаган процесс хәлендә кала килүе, ягъни аның актуальлеге гасырыбыз башында да көн кадагыннан төшмәве Р. Фәх ретдннев эшчәнлегенең көчен, колачын, бу эшчәнлекнең уңай эчтәлеген тәэмин итте. Әмма буржуаз-демократик хәрәкәтне сыйнфый көрәш узып китүе, элек бар кебек тоелган «милли бердәмлекнең» күз алдында җимерелүе, боларның иҗтимагый аңы күптән формалашкан шәхес өчен аңлашылып җитмәве Р Фәхретдинев эшчәнлегенең консерватив, хәтта ачык реакцион өлешен барлыкка китерде. Димәк, аның эшчәнлегендәге бу тирән каршылык абстракт фикер йөртүче шәхес белән конкрет законнар нигезендә үсүче, үзгәрүче иҗтимагый тормыш арасында туган конфликтка кайгып кача икән. Шулай итеп, җыеп әйткәндә, тарихчы, археограф, журналист, педагог, әднҗ ориенталист, теолог, дини философ Ризаэтдин бине Фәхретдиннең күпкырлы эшчәнлеге, бай мирасы, моңарчы берәүләр тамгалап килгәнчә, гел тискәре сый фатлардан, яисә, кайберәүләр тырышканча, тулаем уңай хосуснятлардан гына тормый икән. Ул чыгарган басма хезмәтләр белән эшләп бетергән кулъязма ки тапларда да, бергә җыеп, саклап калдырган документаль истәлекләрдә дә тег? яки бу карашны куәтләп чыгар өчен материаллар күп табылыр. Шуңа күрә Р Фәхретдинев тирәсендә бәхәсләрнең киләчәктә дә булуы бик ихтимал. Тик бер мөһим шартны гына онытмыйк: узган чор культура вәкилләренең мирасларын өйрәнүдән безнең максат аларны күккә чөеп мактау, яки гел җиргә салып таптау түгел, ә тарихи дөрес аңлау һәм җәмәгатьчелеккә тәфсилле аңлату.