Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРЛЫГАЧЛАР ОЯ КОРА 

 

Дөнья куласа — әйләнә дә бер баса, дигәндәй, Сабира апаның тигез һәм тыныч тормышы бер ел эчендә кинәт бөтенләй үзгәрде. Иң элек чыпчыклар егылып төшәрлек бик каты салкын бер кышны көтмәгәндә суык тиеп ире дөнья куйды. Шул ук кышны билгесез бер йөк машинасы сугымга дип асрала торган үгез бозауларын таптап узды. Бу кайгы-хәсрәтләр, бу казалар Сабира апаны да һәм аның бердәнбер улы Шәрифне дә аптырашта калдырды. Ләкин бер кирегә китсә китә икән, алдагы көннәрдә аларны тагын бер борчулы вакыйга көтә иде. Сарайлы авылының кырыеннан үтә торган Ык елгасы шул язны башка елларда булмаганча, аеруча көчле ашкыну белән кешеләргә үзен танытып үтәргә булды. Үзенең нинди көчкә ия икәнлеген күрсәтергә тели иде кебек ул. һәм менә бер язгы төндә Ык елгасында боз кузгалды. Бу калын-калын бозлар берсе өстенә берсе менеп, актарыла- актарыла ага башладылар Ә инде икенче төнне исә Сарайлылар йоклаган вакытта Ык җәелгәннән җәелеп. Сарайлы авылының читенә үк килеп җитте һәм тора-бара авылның урамнарын су басты. Сарайлылар иртән торуга бу хәлне күреп гаҗәпләнеп калдылар. Моңа кадәр алар ташкын вакытында балык тотып калу өчен Ык елгасына көймәләр белән кереп, чайкала-чайкала йөргән булсалар, бүген Ык елгасы чабак, осетр, табан балыклары белән Сарайлыга үзе килгән иде. һәм ул сарайлыларга гүяки: «Сез ел саен җәй буе һәр төрле шартлаткычлар шартлатып, әллә нинди агулы матдәләр җибәреп минем балыкларымны һушларыннан яздырасыз, хәлсезләндерәсез, минем көмеш кебек суларымны болгатасыз, мине мәсхәрә итәсез. Менә мин сезгә балыкларым белән үзем килдем. Туйганчы алып калыгыз минем балыкларымны Мин монда, сезнең урамнарыгызда, озак тормам, сезнең белән исәнләшеп, үз юлыма кабат төшәрмен һәм үзем теләгәнчә агармын, дигән кебек, дулкыннарын кага-кага сөйләгәндәй булды. Сарайлылар Ык елгасының уйламаганда, кинәт авылга килеп керүенә баштарак гаҗәпләнеп карасалар да. урамнарда йөзеп йөргән балыкларны күргәч, бу форсаттан файдаланып калырга булдылар. Кызыл канатлы чабак, шома гәүдәле осетр, озын борынлы чуртан балыклары белән ятьмәләр һәм чиләкләр тулды Өйләрдә, мич алларында хатын-кызлар кулында көмеш тәңкәле балыклар ялтырады, чуен табалар шалтырады, урамнар кулларына тере балыклар тоткан ялан аяклы бала-чагалар белән тулды. Ык шулай авыл башына килеп житеп, көчле дулкыннары белән чайкалачайкала ике тәүлек чамасы торды да, күзгә төртсән күренмәслек бер карангы төндә Сарайлыны калдырырга, ягъни үз юлына төшәргә булды Мәгәр Сарайлы кешеләренең кайчакларда балык тоту нияте белән уйламыйча-нитмичә шартлаткычлар белән агым суны болгатканнары яисә башка шундый жансызлыклар. тупаслыклар эшләве ♦ өчен гүяки үч алырга, аларга үзенең көчен күрсәтергә карар бирде, < һәм чигенгән чагында, юл уңаендагы ихаталарның капкаларын-койма- о ларын аударып, мунчаларын сүтеп, аларның бүрәнәләрен үзе белән * агызып алып китте о Сарайлылар иртән йокыдан торып чыгу белән гажәпләнеп калды- j лар авыл урамнарын баскан су кире үз юлына киткән, анда-санда так- 5 талар, бүрәнәләр һәм чүп-чарлар өелеп калган Кыскасы, бернәрсә дә £ диярлек үз урынында түгел, бөтенесе көчле афәт үткәнлекне күрсәтеп торалар иде. - Сабира апаларның күршесе —бик сабыр холыклы, ап-ак сакаллы,* озын гына гәүдәле Гыйниятулла карт иртүк торып урамга чыгу белән ♦ аның янына тирәяктан кешеләр килеп басты. Барысы да Ыкның х болай бәла-каза белән килүеннән зарландылар. Берәүләр бу күренешш ләрне безгә язмыш күрсәткәндер, днп юандылар һәм бу хәлнең кабат- ~ ланмавын теләделәр Икенчеләр, афәтнең булуын ел килешенә бәйлә- < деләр, соңгы елларда табигатьнең үзгәрүеннән бик сәер хәлләр булуны u сәбәп итеп аңлаттылар. ♦ Гыйниятулла карт исә бөтенләй башка фикердә иде. Ул янында £ басып торган авылдашларына карап, озын һәм бик ябык бармаклары < белән ап-ак сакалын ике якка аера-аера болай диде — Ык елгасының ярларын ишелүдән саклап торган зифа буйлы талларны кисеп бетердегез Юан ботаклы, куе яфраклы шаулап утырган тирәкләрне, тамырларын тирәнгә жнбәргән карамаларны аудардыгыз. һәрберсе бер чиләк жимеш бирә торган шомырт агачларын бутап, кәүсәләрен шәрә калдырдыгыз. Монда юл салабыз дигән сылтау белән кып-кызыл балан агачларын, гөлжимеш, карлыган куакларын тамырлары белән кубарып ыргыттыгыз. Ык елгасы үзенең менә шушы байлыкларын, шушы матурлыкларын вәхшиләрчә бетергән өчен, сездән, бездән, бөтенебездән үч алып, бөтенебезгә каһәр укып, үз юлына китте. Белмәссез, ул яңадан безнең Сарайлыга килмәс тә бәлки, жнр астыннан үзенә юл алыр, ягъни жнрнең өстеннән түгел, астыннан агар. Картның барлык кешеләрне уйга калдырган бу сүзләренә берәү дә каршы килмәде. Бөтенесе дә картның фикерен куәтләделәр Сабнра апаларның моннан берничә генә ел элек салган яңа мунчаларын да шушы ташкын бөтенләй жнмереп. бүрәнәләрен берничек тә жыеп алмаслык итеп, кайсын кая таратып, түбәнгә таба агызып алып китте Бу артык зур каза булмаса да, хәсрәт өстенә килгән хәсрәт иде Инде күп еллар колхозда эшләп, моннан ун еллар элек пенсиягә чыккан Сабнра апаның гадәттәге тереклек итү дәрте бу вакыйгалардан соң ничектер сүрелә башлады һәм ул еш кына ялгыз калып уйланып утыра торган булды Әлбәттә, тормышны алып бару өчен йортта армиядән кайткач колхоз фермасында нәселле бозаулар карарга керешкән Шәрәфи бар нде һәм Шәрәфи колхозда иң жнгелеп эшләүче яшьләрнең берсе нде Ул бу эшне ташлап беркая да китмәячәк, гомер буе шушында авылда калачак. Сабнра апа аның шулай булачагына көн кебек ышана нде. Аны аптыраткан мәсьәлә — Шәрәфине кыш кергәнче башлы-күзле итү. ягъни өйләндерү иде. Мәгәр бу мәсьәлә ике яклы нде Ярый ла, йортка килен булып төшәчәк кыз эшчән һәм яхшы холыклы булса, ә бит юк-бар сүзгә дә дөрләп кабынып китә торган, кайнананы пәри урынына күрә торган мәкерле киленнәр дә очрый. АндыЙлар гадәттә эшне дә яратмыйлар, йортка күңел дә салмыйлар һәм алар ир белән тора да алмыйлар. Мондыйлар безнең үзебезнең тирәкүршеләребездә дә бар Андыйлар бер-ике ай да тормыйлар, иреннән аерылып китәләр Мондый кыска тәртәле кешеләр егетләр арасында да юк түгел. Ләкин безнең Шәрәфи холык-фигыле белән әтисенә тарткан. Ул бер өйләнсә, шаять, хатын аеру белән шөгыльләнмәс, шул хатын белән тора бирер. Тик менә егерме бишкә житеп бара, ә өйләнү турында сүз кузгатканы юк. Кызлар белән дә бигүк аралашмый шикелле. Бәлки аның яратканы башка авылдадыр. Алай да булуы мөмкин. Кайчакларда бер уңай вакыт табып, юк йомышны бар итеп, Наратлы авылына барып кайткалый үзе. Әле шушы арада гына ферма малларына ашарга салу өчен өч япьле агач сәнәкләр кирәк иде, үзебездә юк, бәлки Наратлыда бардыр, алар урман эчендә утыралар бит. дигән сылтау белән тиз генә Наратлыга барып кайтты бит. Бәлки яраткан кызы шундадыр... Менә шушы «бәлки» сүзе тәки дөрес булып чыкты лабаса. Беркөнне Шәрәфи әнисе белән иртәнге чәйне эчеп утырганда сүз арасында гына: — Әни, мин бүген кичкырын Наратлыга барып киләм, соңга калсам, борчылма,—дип куйды. Сабира апа бик саклык белән генә: — Наратлыда Армиядә бергә хезмәт иткән дустым бар дип сөйли идең, шуны күреп кайтырга барасыңдыр инде? —диде. — Әйе, дустым да бар... Ул ничектер тотлыгып калгандай булды. Әнисе аны бу кыен хәлдән чыгарды: — Я, әйтеп бетер инде, әйтеп бетермәдең исә,—диде. — Әни, әйтсәм әйтим инде, минем яраткан кызым бар Наратлыда.—дип жавап бирде Шәрәфи. — Бик әйбәт! — диде әнисе.— һаман өйләнмичә тормассың инде. Әгәр син аны яратсаң, ул сине яратса һәм тормыш итәрлек ышанычлы булса, кушылыгыз да куегыз. Мин дә көннән-көн артка таба барам. Төкле аягы белән килсен. Ишегалдында Шәрәфинең эшкә йөри торган жигүле аты тора иде. Ул аты янына чыкты. Арбага утырыр алдыннан, әнисенең ризалыгын алгач, тагы берничә авыз сүз әйтте. — Әни, алай син дә минем фикердә булгач, мин Хәмдия белән ныклап сөйләшеп кайтам. Шушы көннәрдә председатель Сафиулла абзый яучы булып барыр,— диде. Бу сүзләрне ишеткәч, Сабнра апайның йөзе тагын да яктырып китте: — Бәрәкалла, бәрәкалла, председатель Сафиулла үзе барамыни?— дип, гажәпләнеп Шәрәфигә карады. — Әйе, үзе әйтте, яучы булып мин үзем барам, диде. Менә Шәрәфи, капканы ачып, жигүле атны урам якка чыгарды, аннары капканы япты да арбага утырып дилбегәне какты: — Әйдә, Канаткаем, Наратлыга! Канаткай, шул сүзне генә көткән кебек, авыл уртасыннан үткән асфальт юлга төште дә, дага тавышларын чыгара-чыгара. юыртып китте. Ә инде авылны чыгып, ике-өч километр узгач, Шәрәфинең әмерен дә көтмәде, асфальт юлдан Наратлыга кереп киткән арба юлына ат үзе борылды Ул Шәрәфинең Наратлыга баруын гүяки аңлый һәм гүяки аның белән бергә үзе дә ашыга кебек иде. Күп булса бер сәгать чамасы вакыт үтүгә алар Наратлыда иде инде. Хәмдия белән Шәрәфи арасында моннан ике-өч ел элек Наратлы сабан туенда башланган мәхәббәт көчәйгәннән-көчәеп. аларны инде бер-берсен күрмичә яши алмаслык дәрәҗәгә җиткергән иде. Шунлык тан булса кирәк, Шәрәфи атын тугарып та тормады, туп-туры колхоз ашханәсенә юнәлде. Чөнки Хәмдия шушы ашханәдә повар булып эшли иде. Ллар бер-берсе белән бик тиз аңлаштылар. Шәрәфи гореф гадәт буенча шушы көннәрдә яучы җибәрәчәген һәм Хәмдиянең әти- әниләрен шуңа хәзерләвең үтенде. Хәмдия, әлбәттә, риза булды. Ләкин ул яучыга кемне җибәрәчәге < белән кызыксынмыйча кала алмады Чөнки ул әтисенең беркадәр җн- о нелрәк холыклы икәнен белә иде: к — Яучы булып кем килә? — диде. ° — Кем булсын, Сафиулла абзый, — диде Шәрәфи — Кайсы Сафиулла? Сездә бит берничә Сафиулла бар — Колхоз председателе Сафиулла! — дип җавап бирде Шәрәфи u үзенә бер төрле горурлык белән — Безнең председателебез ул башлык п булып кына утырмый, яучы булып та йөри, ул инде армиядән кайткан < өч-дүрт егетне үзе яучылап өйләндерде. Алай гына да түгел, яна өйләх пешкән гаиләләрне яңа өйләргә дә урнаштырды. Сыер-сарыклар белән ♦ дә тәэмин итте. Хәтта яңа гаиләләрнең һәрберсенә икешәр умарта да « бирде. х Бу җавапны ишеткәннән соң Хәмдия үзен җиргә бик нык баскан п кебек хис итте: * — Алай булса, бик әйбәт, безнең әти андый кешеләр белән бик тиз « килешер,— дип куйды = Шәрәфинең сүзе бетмәгән иде әле: — Сафиулла абзый синең үзең белән дә кызыксына ул. u — Ничек? — Безнең колхоз повары пенсиягә чыкты бит Безгә повар кирәк Сафиулла абзый миңа, син фермада маллар карарсың, кәләшең аш ханәдә повар булып эшләр Кулинарлык курсларын бетергән кыз бит синең Хәмдияң, дип әйтте,— диде. Шәрәфи Наратлыда озак тормады, Хәмдия белән сөйләшкәннән соң Сарайлыга кайтып китте Бердән, ферма малларына төннәлеккә азык таратасы бар. икенчедән. Сафиулла абзыйсы аңар озаклама?ка, На- ратлыдан кайту белән үзенә килергә кушкан иде. Шунлыктан Шәрәфи Сарайлыга кайтып фермадагы эшләрен тәмам итү белән Сафиулла абзыйсына китте һәм аңа кызның ризалык биргәнлеген белдерде. — Болай булгач, бик яхшы Ярый, сөйләшкәнчә, берсекөнгә мин яучы булып барырмын Мәгәр әниең белән дә мина киңәш-табыш итү кирәк. Юкса, аның малайны миннән башка өйләндерделәр, дип, кимсенүе мөмкин. Ул бит сиңа ана Ә анага хөрмәт белән карарга ки рәк,—диде Сафиулла Аннары инде Шәрәфигә фермадагы терлек азыкларын саклап тоту, аларны мөмкин кадәр эшкәртеп ашату турында күрсәтмәләр бир де Артык шау-шулы мәҗлесләр белән мавыкмаска кушты һәм иң соңыннан болай диде — Порт-җнрегез бик әйбәт, шушы төп йортта тора бирегез Абзар кураларыгыз да төзек. Ә инде ташу агызып алып киткән мунча урынына сезгә яңа мунча салып бирербез. Идарәнең карары шулай Наратлы урманында безнең колхозның кисә башлаган диләнкәсе бар бит Анда сезнең өчен мунча буратып куйдык Туйга чаклы шул бураны алып кайтып мунча салырсыз Председательнең бу сүзләре Шәрәфине канатландырып җибәрде. Юаш кына табнгатле бу егет, эчке бер дулкынлану белән — Сафиулла абзый, син безнең әтн урынына калган кеше икән сең.. Күнелем белән күкрәгемә нпн куеп ант нтәм, мин колхозыбыз ның бу ярдәмен онытмам, аны кайтарырмын Күп тә үтмәс, фермада * «К. у» м I ИЗ мин үстергән бозауларны күреп шаккатарсыз. Рәхмәт сиңа, Сафиулла абзый! — диде һәм чыгып китте. Бу шатлыклы хәбәрне әнисенә әйтү өчен ашыга иде ул. Аның аягы җиргә әллә тиде, әллә тимәде, ул үзен гүяки очкан кебек хис итә иде. Икенче көнне кичкырын гына аларга председатель Сафиулла килде. Бөек Ватан сугышыннан берничә яра белән кайткан, шуңа карамастан, бик тере хәрәкәтле, тәмле телле, бик абруйлы бу җитәкче кешене бөтен авыл халкы үз итә, аңа ышаныч белән к'арый иде. Шуңа күрәдер инде ул колхозның беркайчан да алышынмый торган председателе иде. Ул бусаганы атлау белән үк, газ плитәсе янында савыт- саба белән кайнашучы Сабираны күрсә дә, гадәтенчә бик йомшак һәм шаян тавыш белән: — Өйдә кеше бармы? — дип дәшкән булды. — Бар, бар, Сафиулла туган, син икәнсең, әйдә, түргә уз, түргә, исәнсау гына йөрисеңме? — дип, плита яныннан кузгалды Сабира апа. Сафиулла һәркем белән әйбәтләп сөйләшә һәм һәркемне сүзгә тарта белә иде. Ул: — Аллага шөкер, Сабира, әле хәзергә бер дә зарланырлык, аһ- ваһ итәрлек түгел. Үзеңнең хәлләрең ничек соң? — диде, йомшак кына тавыш белән. — Шулай бер килеш инде, Сафиулла. — Әкренләп картая да барасыңдыр инде, Сабира. Олыгайган саен аяк-куллар да тыңламый башлый. Әле мин урамнан сезнең турыдан үтеп барганда синең плитә янында нәрсәдер эшләп маташканыңны күреп кердем. Син гел эшлисең дә эшлисең, арый торгансыңдыр? — Армыйммы соң, Сафиулла. Әле генә үзең әйттең ич, олыгая башлагач, аяк-куллар тыңламый, дип Мин дә шулай инде, мәгәр өй эшен мин эшләмәсәм, кем эшләсен, шулай бит? — Шулаен шулай инде, элек-электән үк: «Өй эше тавык чүпләсә дә бетми ул»,— дигәннәр бит. — Бик дөрес әйтәсең, Сафиулла, бер эш бетүгә, икенчесе туып тора. Картайгач, авырга килә икән ул. — Аны җиңеләйтергә кирәк иде,— диде Сафиулла. — Минем эшне кем эшләсен, без бит икәү генә, малаем да, мин. — Шәрәфине өйләндерергә кирәк, өчәү булырсыз. — Бүген иртәдән бирле үзем дә шул турыда уйлана идем әле. Шәрәфи кичә Наратлыга барып кайткан иде. Шунда аның яраткан кызы бар икән, Хәмдия исемле, ди. Колхоз ашханәсендә эшли, ди. Менә шуңа өйләнмәкче була. Мин ул кызның үзен дә. нәсел-нәсәбен дә белмим.— диде Сабира апа. Сафиуһла кинәт: — Мин бик яхшы беләм аларны. Тормыш итә торган эшчән кешеләр.— дип куйды. — Син белгәч, безгә шул җитте алайса, мин синең сүзеңә һич икеләнмичә ышанам,— диде Сабира. — Алай, син ышангач, мин үзем яучы булып барам,—дип әйтә куйды Сафиулла. Сабира апа кайчаннан бирле үзен борчыган бу мәсьәләнең, ниһаять, хәл ителү алдында торганлыгын аңлап, әллә шатланып, әллә каушап калдымы, бик мәзәк бер эчке кичереш белән: — Хәерлегә булсын, Сафиулла туган, яучы булып син барырга булгач, җиңеләеп киттем әле. Игелекле кеше ишектән керсә, җиңел була, дип тиккә генә әйтмәгәннәрдер шул,— диде. Сөйләшү шулай бик әйбәт узды. Иртәгесен Сафиулла Наратлыга барып, Хәмдиянең ата-аналары белән сөйләшеп, алардан ризалык алып кайтты. Кайда, кайчан туй вакытлары билгеләнде. Сафиулла Наратлыдан кайтышлый туп-туры Сабира апаларга кереп, аларны кодалар белән сөйләшүнең нәтиҗәләре белән таныштырды Туйга чаклы әле ун көн вакыт бар иде. Шунлыктан. Сафиулланың ♦ киңәше буенча яңа мунча салуны туйга кадәр үк тәмамларга булды- < лар Сафиулла иртәгә иртүк Шәрәфигә ярдәмгә колхоздан ике балта о остасы бирергә вәгъдә итте к Икенче көнне .К-700 тракторы белән Наратлы урманына барып бу- ° раны алып кайттылар Шул көнне үк аны күтәрделәр һәм шифер бе- < лән түбәсен яптылар Аннары инде ишек, тәрәзә яңаклары куйдылар, 5 мич чыгарып, аның өстенә таш өйделәр Кыскасы, яңа мунча салу 5 дүрт-биш тәүлектә тәмам булды. * Бу кадәр җиңел кул белән эшләнгән эш Сабира апаны да ничек- £ тер дәртләндереп җибәрде, аның күңелен күтәрде Ул үзен бөтенләй * яшьләр кебек тоя башлады Хәтта беркөнне иртәнге якта мунчаны ♦ ягып та карады Нәтиҗә бик шәп булып чыкты, бернинди төтен кан- а тару да булмады, ташлар да тиз кыздылар һәм бер чүмеч су салу бе- « лән «чажж» итеп тавыш бирделәр. ’ Көзге көннәрнең берендә Хәмдия Наратлы авылыннан Сарайлыга $ килен булып төште Әлбәттә, киленне бик зур тантана һәм бнк бай Г табыннар әзерләп каршы алдылар. Хәтта борынгы гадәт буенча, го- < мере рәхәтлектә үтсен, дигән теләк белән аны машинадан төшкәч тә u мамык мендәргә бастырдылар. Әле яңа гына тормыш башлаучы бу ике яшь җанга бәхет-сәгадәт, исәнлек-саулык һәм иминлек-тынычлык теләделәр. Үз гомерендә башыннан күп кенә вакыйгалар кичергән, һәртөрле гаугаларны үз җилкәсендә күгәргән күршеләре Гыйниятулла карт мәҗлестән чыкканда: — Тату яшәгез, борынгылардан калган «Тавышлы йорттан бәхет китәрә, дигән бер бик мәгънәле сүз бар. шуны онытмагыз! — диде. Күп төрле мәшәкатьләре белән көндәлек тормыш башланды. Билгеле, Хәмдия өчен бу гаиләдәге кайбер гадәтләргә ияләнү якн аларга иярү бнгүк җиңел булмады булуын. Ләкин ул үз әнисе биргән киңәшләрне хәтерендә нык тотты, бу киңәшләрне беркайчан да онытмады. Әйтик, кайнанасы Сабира карчыкның аш су хәзерләүдәге кайбер җн тсшсезлекләрен күрсә дә күрмәмешкә салышты Ә бит Хәмдия кулинария мәктәбен тәмам итеп, туып үскән авылында повар булып эшләгән яшь аш остасы булганлыктан, бу мәсьәләдә кайнана.ыннан шактый белемлерәк иде. Шулай булса да. вак төяк, юк бар җитешсезлек- ләрне күрмәмешкә салышты һәм. ул җнтешсезлекләр белән килешә алмаса да. кайнана белән телгә килүдән бик нык сакланды Арада салкынлык булудан шулай ук бнк сагайды. Хәтта кайнанасының кайбер катырак әйткән сүзләрен дә ишетмәмешкә салышты Кыскасы, аңа каршы сүз әйтергә ашыкмады Бу хәл Сабира апаны да сабырлыкка өндәде. Ул да әкренләп Хәмдиягә ияләнә башлады, хәтта Шәрәфи белән Хәмдия Наратлыга кунакка киткәя очракларда ул аларны бнк тиз юксына да торган иде. Өйдә Хәмдия булмагач, нәрсәдер җитмәгән кебек тоела башлады Шулай берчакны Хәмдия белән Шәрәфи көнен әйләнеп кайту уе белән Наратлыга киткәннәр иде. Ләкин шул көнне кинәт салкын яңгырлар ява башлады һәм алар кунып калдылар Сабира апа өйдә ялгызы гына кунды Ләкин ул төнне рәтләп йоклый ал мады. Сәгать саен, минут саен диярлек аларның кайтып капка ачып керүләрен көтеп ятты һаман кайтмадылар Ниһаять, икенче көнне иртүк, кояш агач буе күтәрелгәч кенә кайтып төштеләр а* 115 Кайту белән өчәүләп иртәнге чәйгә утырдылар. Көзнең соңгы атналары кергәнлектән, Сабира апа кар базы өстенә өеп куелган башлы суганнарны Сарайлыдагы гадәт буенча бауга тезеп, чормага менгереп эләргә булган иде. Чәйдән кузгалу белән ул коргаксыган кулларын бер берсенә ышкыштырып, беркадәр кыенсыну белән Хәмдиягә дәште: — Син, киленкәем, башлы суганны бау итеп үрә беләсеңме? Көннәр явымга әйләнгәнче баз өстендәге суганнарны үреп чормага элсәк, бик әйбәт булыр иде,— диде. Суган үстерүдә гомер-гомергә дан казанган Сарайлы авылында бу эшнең бөтен нечкәлекләрен барлык кешеләр беләләр, ә менә Наратлы авылында суган үстерү белән бер генә хуҗалык та диярлек шөгыльләнми, чөнки аларның җирләре суган игү өчен яраксыз. Хәмдия исә шул авылда туып үскән кыз булганлыктан, бу эш белән бөтенләй таныш түгел иде. Шулай булса да, Сабира карчык биргән бу сорауга ул «белмим» дип җавап бирмәде. Чөнки Хәмдиянең эш турында «белмим» дип әйтергә теле беркайчан да бармый иде. Шунлыктан булса кирәк, ул кайнанасының бу соравына: — Белеп җиткермәсәм, өйрәтерсез, әни,—диде. Алар кар базы өстендәге өем-өем башлы суганнарны элек өй эченә ташыдылар, ә кичен ут яктысында, кыякларын юкә белән аралашты- рып, бәйләм-бәйлә.м итеп үрделәр Иртәгесен инде чормага менгереп киртәләргә элделәр. Хәмдиянең җитезлегенә, эшкә осталыгына Сабира апа хәйран калды Хәтта ул киленнең суганны болай үрүе беренче тапкыр икәнлеген сизеп тә бетермәде бугай Беркадәр вакыт алар чормага элгән баулы суганнарга соклапып карап тордылар. Сап-сары һәм бик юка кабыклы бу баулы суганнар аз гына кагылу белән дә, үзара чаш-чош килеп, ниндидер бер йомшак тавыш чыгарып куялар һәм алардан аз гына әчкелтем ис аңкый. Чорма такталары арасыннан төшкән кояш нурлары аларга карап туймаслык матур бер төс бирә. Хәмдия исә: — Әнием, суганнан башка тәмле аш хәзерләп булмый, ул үзе аз кирәк булса да, бик кирәк,—дип кабатлый-каба глый, киртәгә эленгән баулы суганнарны һава йөрерлек итеп бер-бер.-еннән аралап чыкты, аннары чорманы чүп-чарлардан, иске-москыдан арындырып, төшәргә җыенды һәм бик мөлаем гына тавыш белән. — Әни, мин төшим инде, көтү кайтыр вакыт җитте, сыерны каршы аласым бар,—диде. — Төш, кызым, төш,—диде Сабира апа, Хәмдиягә карап, һәм шушы минутта үзенә-үзе аптырап калды Ул Хәмдиягә гел «килен», дип кенә эндәшә иде. Ә менә әле үзе дә сизмәстән, «кызым», дип дәште. Бу ничек булды соң әле. Ничек булса да булды, ләкин алай дәшәргә Сабира апаны берәү дә мәҗбүр итмәде, бу сүзне ул үз теләге белән әйтте. Хәмдия төшеп киткәч, Сабира апа эченнән генә: Хәмдия дөрес әйтә, бик дөрес, суганның да, тозның да, җиләк- җимешнең дә — барысының да үз урыны бар. Барысы да берсен-берсе тәмләндерәләр, барысы да — азыктөлек Димәк, йортыбызга азык-төлекнең кадерен белә торган килен килде, дип, шактый вакыт чормадагы суганнарны тикшереп йөрде. Хәмдия чормадан төшү белән капка алдына җигүле ат белән Шәрәфи кайтып туктады Хәмдия аны күрү белән, ак өстенә кызыл бөрчекләр сибелгән ситса күлмәгенә сыеша алмаган гәүдәсен уйната- уйната, капкага таба юнәлде һәм сызганган көчле беләкләре белән аны ике якка ачып җибәрде. Шәрәфигә аның бу хәрәкәтләрен күрү белән тыелгысыз дулкын китереп бәрде. Хәмдиянең такта капканы киереп ачып җибәрүе Шәрәфи өчен кайчандыр өлкәннәр авызыннан ишеткән «күк капусы ачылу» белән бер иде. Хәмдия белән Шәрәфи арасындагы һәркайчан берсен берсенә тартып торган бик нечкә ефәк жеп аларны гүяки яңадан кат каг урап, чорнап алды, гүяки алар бер- берсенә тагын да якынрак килделәр, тагын да бер-берсенә ныграк сырыштылар. Әле кайчан гына берберсенә күз салып кына, бер-берсенә якын килергә оялып кына йөргән бу яшь җаннар арасында менә шушы ♦ минутлардагы кебек тартылу юк иде бугай Ә хәзер алар бер-берсен- < нән күзләрен дә ала алмыйлар Күрәсең, Хәмдиянең капканы киереп о ачып җибәрүе һәм, Шәрәфигә ишегалды түренә таба юл биреп, үзе- * нең дә арбага сикереп менеп иренә терәлеп утыруы — бу бик озак ел- о ларга сузылачак һәм озын юлга чыгуның башы иде. Лапаска кадәрге < берничә метр араны да бергә утырып үтү, бу — алар арасындагы мә- 5 хәббәтнең беркайчан да сүрелмәячәклегенең билгесе иде. Дөрес, Сарайлыга килен булып төшкән көнне дә аларны шушы j? капканы ачып каршы алганнар иде. Ул көнне бу капка шаулап-гөр- ; ләп торган тантана эчендә ачылган иде. Ул көнне алар башкалар ач- * кан капкадан кергән булсалар, бүген бу капканы Шәрәфи өчен дә, ♦ үзе өчен дә Хәмдия ачты. Бүген туй көннәрендәге кебек ыгы-зыгылар а да юк, һәр төрле шау-шулар да, җыр, гармун тавышлары да ишетел- “ ми. Шуңа да карамастан, икесенең бер арбага утырып лапаска таба “ үтүләре бу яшь җаннарның бер нәрсә белән дә алыштырмаслык шат-’« лыклары иде. Бу — аларның гвди бер эш көннәре, тормыш итә башлау u көннәре иде. Бу көннең әнә шулай һәртөрле төчеләнүләрсез, кылану- * ларсыз башлануы, аларның үзләре өчен үзләре капка ачулары иде. 2 Алар лапас янына килеп туктау белән арбадан төштеләр һәм икәү- < ләп атны тугардылар, аннан ашарына салдылар. Аннары Хәмдия u озын керфекләре сирпелеп торган күзләре белән Шәрәфигә карады: — Әйдә, чормага менеп, әни белән үргән баулы суганнары күреп төш,—диде Алар, озынча баскычның араталарына баса-баса, чормага күтәрелделәр Бу чорма һәртөрле ризык белән тулган үзе бер дөнья иде. Монда аз гына кагылу белән чаш-чош тавыш биреп торган сап-сары баулы суганнар тезелгән, эчләренә киптерелгән шомыртлар тутырылган кеч- кенә-кечкенә киндер капчыклар эленгән, учма-учма итеп бәйләнгән керән тамырлары, көлтә-көлтә көрән чәчкәле мәтрүшкәләр асылган. Монда ризык, монда муллык, монда дару үләннәре, монда барысы да бар, монда юклык кына юк! Шәрәфи боларны күреп, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Аның бу чормага күптән инде менгәне юк нде һәм ул аңа һәр төрле иске-москы әйберләр ята торган бер урын итеп кенә карый иде. һәм ул дөрестән дә шулай иде Ә хәзер бу чорма үзе бер матур урынга, үзе байлык белән тулган бер склад сыман бер урынга әйләнгән нде. Менә урамда мал-туар тавышы ишетелә башлады. — Шәрәфи, көтү кайта, капканы ачарга кирәк,—диде Хәмдия һәм тиз генә чормадан төшеп тә китте. Аның артыннан Шәрәфи төште Хәмдия капканы ачу белән җиленнәре сөт белән тулган бура кебек ала сыер кайтып керде. Хәмдия аны лапаска таба үткәрде дә. үзе өйгә кереп, аннан сыер саву өчен чиләк, тастымал кебек кирәк-яракларны алып чыкты Ала сыер аны күрү белән беркадәр вакыт ятсыныбрак карап тарды. Ул соңгы вакытларда йомшак тавышлы бу яшь хатынны иртә-кич күрсә дә, аңа ничектер ияләнеп җитмәгән нде әле. Ләкин Хәмдия аның алдына зур ялгаш белән йомшак үлән китереп куйгач, ала сыер ятсыныбрак тормады, башын туп-туры үләнгә төртте. Ул үләнне бик теләп ашарга кереште Хәмдия исә юеш тастымал белән аның җиленнәрен сөртте, аннары тулган җилемнәр астына калай чиләген куеп, имчәкләрне йомшак бармаклары белән җиңел генә тарткалый башлады. Баштарак калай чиләкне яңгыратып беренче сөт тамчылары тавыш бирде. Аннары инде, бу тамчы тавышлары көчәйгәннән-көчәя барып, тоташтан сөт ага башлады һәм туктаусыз гөжләп торган сөт тавышы өстенлек алды. Нәкъ менә шушы вакытта Сабира апа, өйдән чыгып, баскыч төбенә басып торган хәлдә лапас ягына күз салды, Хәмдиянең сыер савуын күзәтте. Исәбе, әгәр ала сыер, Хәмдияне ятсынып, сөт бирергә теләмичә аяклары белән тибенә башласа, Хәмдиягә ярдәмгә килү иде. Ләкин аның борчылуы урынсыз булып чыкты. Ала сыерның һич кенә дә холыксызланмыйча, Хәмдиягә тәмам буйсынганлыгын күреп һәм гадәттәгечә әллә нинди бер рәхәтлек бирә торган гөжләп аккан сөт тавышын ишетеп, куанычыннан нишләргә дә белмичә, күңелендә үзенә бер төрле канәгатьләнү һәм тынычлану сизде. Әйе, чыннан да, бөтен абзаркураларны, алай гына да түгел, бөтен ишегалдын шаулатып торган бу сыер саву тавышы, туктаусыз гөжләгән бу сөт агымы бөтен йортка ямь бирә һәм, бу тавыш яңгырамаса, бу йорт, бу ишегалды бик җансыз, бик күңелсез, бик коры һәм бөтенләй буш булыр иде. Сабира апа кайбер күршеләрнең үзләре сыер асрамыйча, көн саен диярлек иртән иртүк, кулларына ярты литрлы пыяла банка тотып, бер тапкыр чәй эчәрлек сөт сорарга керүләрен күз алдына китерде һәм, үзе белән үзе сөйләшеп, борынгыларның «сыеры барның — сые бар>, дигән сүзләрен исенә төшерде, Аллага шөкер, киләчәктә дә катык- сөттән, майдан өзелмәбез. Болай булгач, бу Хәмдия тормыш итәргә килгән икән. Картайган көнемдә сыер да сава алмам, дип бик борчыла идем Ишегалдыбызда бер тояк та булмаса, ул тормыш буламыни, дип бик пошынып йөри идем. Бу баланың кулыннан килә икән, бу эш кешесе икән,— диде. Икенче көнне иртүк Хәмдия йокысыннан уянды һәм, ирен юрган астында калдырып, сыер саварга чыкканда, баскычта кайнанасын очратып һәм аның кулында сөт сава торган чиләкне күреп, аптырап калды. Ул аңа бик ягымлы тавыш белән: —- Әни, нишләп бик иртә торып чыктың, мин үзем савар идем,— диде. Кайнана аны күрү белән әллә нинди бер шатлык кичерде һәм йөрәгенең түреннән чыккан йомшак тавыш белән: — Кызым, Хәмдия,—диде, тамагына нәрсәдер тыгылган сыман булды,— Сезнең икегезнең дә яшь чагыгыз. Син ир куеныннан чыгарга ашыкма әле. Бүгеннән башлап иртәнге якта сыерны мин савармын. Бу синең савуыңны яратмаудан яки сине кагудан түгел. Мин сине үземнең кызым кебек якын күрәм һәм сине таң белән ирең куеныннан чыгарасым килми, син болай да көн буе эшлисең. Менә шулай иртәнге якта сыерны көтүгә мин куармын, ә кичен көтүне син каршы алырсың һәм сыерны син саварсың. Килештекме, кызым? Хәмдия бу сорауга башта ничек җавап бирергә белмичә аптырап торды да, кинәт бер эчке дулкынлану белән: — Әни, син таң белән йокыңнан уянып сыер саварга чыкканда, мин нинди йөз, нинди түземлек белән түшәктә ятыйм! Бу хәл минем башыма сыймый. Син җитмешнең теге ягында, ә миңа әле егерме тулып кына бара. Бианасы аның каршына ук килеп басты: — Менә шуңа күрә дә, сиңа егерме дә тулмаганга күрә мин сине дә һәм иреңне дә — икегезне дә якларга телим Гомер дигәнең үтә дә китә ул, егерме дә тулыр, утыз да, кырык та. Шуның өчен яшь чакта яшәп, яшь чакта рәхәт күреп калыгыз Картаерга өлгерерсез әле,— диде һәм лапаска таба атлады. Хәмдия кайнанасының бу сүзләрен бөтен тирәнлеге белән аңлады Күңеленнән аңа кат-кат рәхмәт әйтте. Аннары инде, кайнанасының көннән-көн хәлсезләнә баруын һәм озакламыйча бу изге эшне башкара алмаячагын уйлап, эченнән генә риза булды. һәм шулай уйлавы дөрес булып чыкты Бер ай да үтмәде. Сабира апа яртә белән сыер саварга чыга алмый башлады Ул берничә ел инде вакыт-Вакыт биле кузгалып жәфалана иде. Элекке елларда, врачлар биргән кикәшләр буенча даруланып, бу авырудан котыла иде. Ә ♦ радикулит дигән әлеге авыру бу юлы аны башлану белән үк урынга < яткырды. Шунлыктан иртәнге якта ул сыер саварга чыга алмый баш- с лады. * Инде кыш айлары үтеп, жәй айлары житте Торган саен бу ише- о галды үзгәргәннән-үзгәрде Шушы жәй көннәренең берендә Гыйния- ; тулла карт, бер уңай вакыт табып, аларның ишегалларына күз салды 5 Ишегалдындагы бауларга эленгән ап-ак җәймәләр, юрган сүрүләре, g мендәр тышлары, озын-озын сөлгеләр әле төньяктан, әле көньяктан •? искән жилләрдә урала урала жилфердиләр Диңгез өстендәге җилкән- ; ле көймәләр кебек үзләренә гүяки юнәлеш эзләп, әле бер якка, әле * икенче якка чайкалалар Ишегалдының түрендә, зәңгәр күк читендә ф кабара-кабара, кайный кайный ак болытлар агыла Хәмдиянең кибәр- а гә элгән керләре ул. Шул болытлар бер караганда күккә күтәрелер- « гә теләгән шикелле кабаралар, икенче караганда чайкалып кына ка- “ лалар. Бу ап-ак ишегалды ерак жирләрдән килүче аккошларның ка- < нат тирбәтә-тирбәтә һавада йөзүләрен искә төшерә Ак керләр араu сында коеп куйган матур сынлы, түгелергә торган су шикелле зәңгәр 0 күзле, терсәгеннән үк беләкләрен сызганган Хәмдия йөри Әгәр мон- Г да Хәмдия йөрмәсә, жил дә болай исмәс, керләр дә болай чайкалмас- « лар һәм ишегалды да болай ямьле булмас иде Монда жил дә Хәмдия ~ өчен исә, керләр дә Хәмдия өчен чайкалалар, аяз күк читендә өзлексез агылган ак болытлар да гүяки шушы ак ишегалдындагы Хәмдия янына йомшак түшәк булып төшәргә ашыгалар нде Бу берничек тә аңлатып булмый торган әллә нинди илаһи бер матурлык, әллә нинди сихри бер көч иде Юк, бу бер дә әллә нинди сихри көч түгел, ә гади бер яшь хатынның башкаларны гел үзенә тартыл, үзенә жәлеп итеп торган көч иде Бу көч Хәмдиянең үзен үзе тота белүе, үзенең матурлыгын һәркайчан саклый алуы белән барлыкка килгән көч иде. Тышкы ясалмалыкларны да. юн-бар нәрсәләргә табынуларны да — шушы көч кире кага иде. Ишегалдында Хәмдиягә тәмам баш иеп карап торучы Гыйниятулла карт менә шулай уйлады Чынлап та, Хәмдиянең йөзенә иннекләр ягасы юк. чөнки аның якты чырае, мәкерсез күңеле тышкы буяуларны күтәрә алмый аның гел хәрәкәттә, гел хезмәттә булуы аркасында барлыкка килгән алсулыгы бөтен төр буяуларга караганда әллә ничә тапкыр өстенрәк, әллә ничә тапкыр гүзәлрәк иде. Әйе, ул һәртөрле ялтыравыкларга кызыга торган, тышкы зиннәтләргә баш ия торган, шуларга тез чүгә, сәждә кыла торган жан түгел, ул фәкать хезмәткә, яхшылыкка, тугрылыкка, үзенең көченә инана торган Хәмдия иде. Шуңа күрә дә аны һәркайда барысы да көтеп алалар; урак өсте көннәрендә аксыл сары камыллары белән бөгелә-сыгы- ла шаулап утырган арыш һәм бодай басуларындагы комбайнчылар да. туңга сөрү участокларындагы тракторчылар да. билдән булып үскән озын сабаклы люцерна чабучылар да. җәйләүдәге көтүчеләр дә - барысы да кайнар аш белән салкын компот китерүче Хәмдияне көтәләр Хәмдия үзе алып килгән, кайнар шулпалары, кабарып торган бодай күмәчләре, куе чәйләре белән аларны сыйлап, аларга көч кертә Хәмдияне көтеп алучылар басуларда гына түгел, үз йортындагы барлык жан ияләре дә аның тизрәк өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Әйе, тавык чебешләр, каз үрдәк бәбкәләре дә. горур гәүдәле күркәләр дә Хәмдиядән башка яши алмыйлар. Хәмдия алар өчен дә ана, алар өчен дә азык хәзерләүче. Карлыгач дигән кыйгач канатлы кош үзенең оясын, гадәттә, кызыл балчык белән катнашкан измәдән ясый. Ул корган оя бик нык була. Ул бу измәне ничек әзерли торгандыр, анысын белмим, әмма шушы балчык измәсеннән корылган карлыгач, оясының бернинди җил-давылларда да һәм бик көчле явым-төшемнәрдә дә җебемәслек, җимерелмәслек нык булуы билгеле. Хәмдия белән Шәрәфинең өйләнешеп, үзләренең гаилә тормышын башлаулары да нәкъ менә карлыгачларның, кыйгач канатларын кага-кага, үзләренә оя корулары кебек иде һәм бу карлыгачлар гел авыл өстендә очачаклар, алар беркайчан да авылдан китмәячәкләр.

1983 ел.