Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИРГӘ БЕР СҮЗ

Поэзиягә 60 ичы елларда килеп кер- гәи Ростам Мингалим исеме укучыларга күптәй таныш. Аны хәзер «коеп куйган» шагыйрь дип кенә атау да дорес булмас. Р. Мингалим исеме Мәсиәү. Казан, Әлмәт театрларының афишаларында урын алды. Аның халык иҗаты мотивларына таянып язылган, яшәешнең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы, четрекле якларын үзенчә яңгырата алган пьесалары сәхнәгә менде Р. Мингалим балалар дөньясына да юл тапты. Табигать күренешләрен, хайваннар тормышын мөлаем юмор, шаянлык, фикер һәм сүз уйнату аша тасвирлап шагыйрь яшь дусларын олы дөньяны танырга, аңларга өйрәтә, аларга коммунистик әхлак кагыйдәләрен сеңдерә... Кыскасы, язучы иҗатының бу канатлары да игътибарга һәм өйрәнүгә лаек. Әмма биредә сүз шагыйрь Р Мингалим турында. Форсат га җайлы ниһаять, аның иҗат юлын мәгълүм бер тулылыкта күз алдына бастырырлык, сүзне аны исәптән алып барырлык «Шигырьләр, поэмалар» җыентыгы дөнья күрде1 1965 елда иҗат ителгән «Җиргә бер сүз» шигырендә Р Мингалим болай дип язган иде Кадер-хөрмәт күрсәталам диеп. Кызыктырма минем күңелне Каберлекләр күрсәталам диеп Бозып торма минем күңелне Каберлекләр белән кадср-хермәт Арасында зшем бар әле Кадер өчен мин кечкенә булсам Кабер минем өчен тар әле Үзен тудырган, үстергән җиргә, туган туфрагына дустанә эндәшеп, шагыйрь дөньяда яшәүнең мәгънәсе турында, җирдә үз эзеңне калдырырга кирәклек хакында уйлана. Алкын сулар күргәнем күп булды, Уйларым ди алкын бит шуңа ' Ростам Мкнгалнм Шигырьләр Каин. Твтарстпн кнтип ношрняты r>s. Ллкыя уйларыма таба йөзеп. Күпме еллар килер каршыма9— «Алкын су» шигыреннән алынган өзектән күренгәнчә. Р Мингалим поэзиясенең теп герое — катлаулы кичерешләре, хыяллары, тормыш һәм яшәеш турында уйланулары белән бергә шагыйрь үзе. Күпчелек әсәрләрендә аның шәхси биографиясе мотивлары, холкы ачыла. »Чын яшемнои мин яшь күренәмдер — Җитди генә сәбәп бар моңа» («Сәбәп»), «Сәер геие еллар була, юллар була. Үзем дә мин әлле нинди сәер бәндә» («Нәрсә гаҗәп?»). («Рәхәтләнеп нелеп яшәгәндә Күкрәгемне авыр уй беса...» («Ул шулайдыр әле, уйласаң .»). «Бу дөньяда кайгырдым да. Шатландым да. елмайдым да. Дөресен әйтим, ни күрсәң дә Яшәү рәхәт, рәхәт монда» («Ни күрсәң дә»), һәм табигый буларак. Р. Мингалим илһамланып туган ягы кырлары. Камышлы, бала чагы, авыр сугыш еллары, чордашлары, малаен сөяргә өлгерә алмыйча, «укылмыйча югалган кыйммәтле хат төсле», «хәбәрсез югалган әтисе», дөнья мәшәкатьләрен җилкәсенә альт вакытыннан элек картайган әнисе турында яза («Әткәйгә» «Сәбәп»). Сугыш чорының бер елы. бер көче генә дә бик күп әсәрләр өчен материал бирә ала. Ире дә югалган аның. Уллары да югалган Аларны ззләр вчен тик Зур-зур күзләре калган Яшьлеген, матурлыгын сугыш алып киткән карчыкның җанлы портретын тудырып кына чикләнми автор, шуннан фәлсәфи нәтиҗә килеп чыга. Чөнки шигырьнең эчке логикасы, драматик пружинасы шуны телеп итә: Бара ул. ялгыз көймәдәй. Бара офыкны куып Күзләреннән шаулап ry.ia Көймәгә вакыт суы Табигать, турыдан-туры табигать тормышына багышланган шигырьләре күп түгел Р Мингалимнең Ләкин бер шигырендә дә ҖИРГӘ БЕР СҮЗ П диярлек ул аны читләтеп үтми. Кеше күңеленә. кеше йөрәгенә, «з кичерешләренә иң туры юлның табигать образлары аша икәнен шагыйрь яхшы аңлый: Ул каеннар күккә ишарәләп Җир туганнан бирле тора бугай: Шуның өчен генә бөтен дөнья — Йортын өскә таба кора бугай. Кыш, кар турында шулай матур итеп, яратып язган шагыйрь татар поэзиясендә күп түгел. Кыш аңа ак төсе белән ошый. Ә ул төс шагыйрьнең күңел түрендә утыра, илһамына якын тора. Сурәтне кат-кат, төрле тезмәләрдә кабатлаудан тартынып тормавы да шул хакта сөйли: Илкәемнең ак кырында Лк юллар салып уздым. Р. Мингалим шигъриятен берничә сүз белән генә аңлатуы кыен. Ул — риторикага, ясалма купшылыкка каршы, публицистик шигырьләр язуны да артык кулай күрми. аның ритмикасы җыр өчен дә бик килешеп тормый. Р. Мингалим шигырьне, тормышның үзе шикелле, табигый яшәтергә омтыла. Бизәкләрне сайлап, нечкә иләк аша уздырып, эчтәлек агышына буйсындыра белә. Мин гаҗәп төн булыр идем бер генә тапкыр. Кешелекне үзем аша уздырыр идем бер генә тапкыр. . Бер генә тапкыр Ләкин шушы гаҗәп төннән Чыгармас идем бозык уйлы кешеләрнең берсен дә.— Таңның ал капкасы аша Яңа якты көнгә Керерләр иде Чиста уйлы кешеләр генә... Шагыйрь табигый нәфислек, табигать яме белән кеше акылы, кеше зиһене, кеше иҗаты тудырган төшенчәләр арасында якынлык эзли, яшәеш проблемаларын төрле образлы рәтләр, берберсенә охшамаган борылышлар, төсләр, нәкышләр белән сурәтләү юлын эзли. Бу сыйфат Р. Минга- лимнең КамАЗ төзүчеләргә багышланган ■Күз карасы» поэмасы, «Казан аэропортында», «Минем яшьлек», «Нәкъ унбиш ел үткәч», «Якташлар яныннан...», «Шпаллар». «Килә тезелеп машиналар» кебек шигырьләрендә ачык күренә. Шулай да, Р. Мингалим язарына азыкны төзелешләр темпыннан һәм хәзерге чынбарлыктан чумырып алса да, төп игътибарын лиризм, моң ярдәмендә кеше кичерешләрен ачуга юнәлтә. Бу сыйфаты аның поэмаларына да хас. Поэмаларның саннары күп түгел. Нибары дүртәү: «Иртәгә». «Минем дәүләт», «Күз карасы», «Күк астында». Аларда шагыйрьнең лирикада алып барган эзләнүләренә нәтиҗә, йомгак ясала. Коры хикәяләү, вакыйганы энәсеннәнҗебенә чаклы түкми-чәчми сөйләп бирү алымыннан баш тартып, шагыйрь динамика һәм сурәтлелек, метафора һәм аллегория аша рухи дөньяга юл ала. Замандашының фәлсәфиәхлакый эзләнүләре, сагышлары. табышлары, киләчәккә омтылган хыяллары турында уйлана. «Иртәгә» (беренче варианты «Юл өстендә тургай») поэмасының төп иҗат принцибы — конкрет тормыш, көнкүреш вакыйгалары аша гомумиләштерү юлына чыгу. Үзәктә шагыйрь образы. Башка хәлләр, детальләр аңа тартыла, аның туган җире, Татарстаны, шәхес һәм кешелек язмышы турында уйланулары ачыла. Заманны шагыйрь үзенчә күрә белә. Табигать күрке, матурлык символы — тургай җыры, тургай моңы турындагы сөйләм чорыбызның шатлыклары һәм каршылыклары турында уйлануларга алып чыга. Кынысында кылычы бар Ир тартыла тургайга. Тартылмаска уйлап торган Ил тартыла тургайга Уйламагыз тартылмый дип,— Җир тартыла тургайга. Поэманың нигез фикере Вакыт агышы турында уйлану белән бәйле. Аның тизлегенә иярә алмаучылар да бар икән. Берәүләр «Канатсыз кош булып утырып кала, Ятып кала башсыз яу булып...», икенчеләр «Ак күбеккә баткан ат кебек...» төшеп кала. Шул күзәтүләр җитди нәтиҗәгә алып ..Ниләр кала шулай, кемнәр кала? Көйләр кала микән, илләрме? Мөмкин түгел җиңел генә бару Дөнья тизлегенә ияреп Бүген алган тизлек бүген ярый, Яңа тизлек кирәк иртәгә Шагыйрь «Минем дәүләт», «Күз карасы» поэмаларында да туган иленең тарихи үткәнен, бүгенге олы адымнарын дәртләнеп җырлый, аның башкалар күрмәгән матурлыкларын табу һәм сурәтләү рухы белән яши. Р. Мингалимнәр буыны фәлсәфи лириканы үстерүгә, тарих — заман — вакыт кебек төшенчәләрнең эчтәлегенә, фәлсәфи мәгънәсенә үтеп керүгә зур көч куя. Тилелар Нори шаулашып бер якында. бер еракта Сүгәләр алар Вакытны. Йодрык селкеп. туктап-туктап Вакыт — мәшгуль Сүгенүләрне тыңлый алмый Вакыт — объектив чынлык кына түгел, ул гаятъ гадел категория да икән: Илтә Вакыт— Түзәр булсаң. йолдызларга гомерең илтә Ләкин вакыт, заман — мәңгелек һәм изге төшенчәләр. Алар белән шаярып бул мый. Әмма кайчак шагыйрьнең игътибары кимеп китә. Менә шуңа бер мисал: «Әйтерсең вакыт — аучы» шигыре кискен драматик нотада башлана: «Вакытның бер күзе — Кояш, ә икенче күзе — Ай». Димәк кеше галәмнең ике күзәтчесеннән. аучысыннан берничек тә качып котыла алмый. Вакытның кулында «өр-яңа мылтык», чакмага басты исә, кемдер егылыр. Дәрес, бу трагик нота шактый кискен ноктада езелә, дөресрәге, шагыйрь аңа башка юнәлеш бирә. «Мин куркаклар нервысында юри бераз уйнадым». Әлбәттә, кызык, оригиналь бетем. Ләкин шигырьнең гомуми төзелеше, олы төшенчәсе югала, җитди драматизм бутафория чүбенә урала. Бу сюжет җитдирәк нәтиҗәгә лаеклы диясе килә. «Иллә мәгәр» шигыренең дэ дидактикасы, әхлакый сентенциясе ясалма тоела. Башың җитмәсә — уйлама. Башың җитсә — уйла Кичең җитмәсә — уйлама. Кечең җитсә — уйна Дөньяда мәхәббәт хисләре турында язмый калган шагыйрь юктыр. Р. Мингалим- ның интим лирикасы тормыш драматизмына сизгерлеге, киң күңеллеге белән аерылып тора. Лирик героеның тойгылары кешене күгәрә, сафландыра, тормыш мәшәкатьләрендә, дөнья ваклыкларында югалып калмаска, дөреслеккә таянырга, кеше кичерешләренең муллыгына ышанырга өйрәтә. Су сипсәм дә. ялкын үсте. Үсте гел кызыл чәчәк Синең юллар минем янга Киләчәк ул. киләчәк Р. Мингалим мәхәббәт турында ипле һем матур итеп, шигъри сурәткә натуралистик ваклыкларны кертмичә, үз януын синең януыңа күчереп яза белә Сиңа авыр сүзләр сөйләмәдем— Миннән күрмә күңелең тулуын Газаплыйдыр сине көннәреңнең Бер-берсенә охшаш булуы Р. Мингалим иҗатында 60 нчы елларда татар позэиясенә килгән буынга хас үзенчәлекләр ачык чагылыш таба. Остазларга яңача мөнәсәбәт. Фикерләү киңлеге. Динамизм. Рөстәм Мингалим метафорага, җегәрле, пластик детальгә өстенлек бирә. Иркен, ирекле форманы үстерә, вакыты-еакыты белән аның шигыре прозага барып тоташа, тезмә белән чәчмә арасындагы чик югала. Сакларлык, горурланырлык. Кызыгырлык иде, дидем Кирәк иде. безнең нчен Бер горурлык иде. дидем Югалды, югалды, дидем «Нәрсә, нәрсә''» — дип сорыйлар Ни ечен соң бу кешеләр *Кем7» — дияргә ашыкмыйлар? Тулысымча китерелгән бу шигырьнең рифмасы да урынында, хыял уены, антитеза да композицияне бизи Ләкин биредә шагыйрь өчен иң мөһиме — фикер, күңелен борчыган, әрнеткән үз уен әйтеп калу. Биредә аны бизәкләү чаралары борчымый диярлек Ә бу инде табигыйлек дигән сүз Р. Мингалим хикмәтле сүз, мәкаль, әйтем. дидактик фикерләү традицияләренә киң таяна. Ачык тегел тесләрне, катлаулы фикер борылышларын ярата Торган җирең яхшы булу белән. Туган җирне онытып буламы гУзган гомер Искән җил» дип Әйтәсе килми әле Р Мингалимнең шигъри деиьясы тормышның үзе кебек баи. шәхес кичерешләре кебек катлаулы Ул үзенең выял-уй- ларын, йерәк серләрен, әхлакый нәтиҗәләрен тиз генә, гади генә ачып сала торган шагыйрь түгел, чөнки бу шигъри дөнья күп еллар буена аерым сүзләр. образлар, җемлоләр ярдәмендә тезелгән Ә алар артында еллар чалымы һәм реаль шәхес тора. Бу шәхеснең рухи деиьясын аңлауга шактый кыйммәт бәя — чирек гасырга якын вакыт түләнгән Иң шатлыклысы шул Р. Мингалим поэзиясе бу олы хакка лаеклы- Еллар заяга үтмәгән. Алар халык күңеленә үтү юлларын ззләүгә багышлан