Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЧӘН ЧЫНБАРЛЫК ҺӘМ ДОШМАНИ УЙДЫРМАЛАР

Иҗтимагый үсешнең бүгенге чорга хас үзенчәлекләреннән берсе — социализм белән капитализм арасындагы идеологии керешнең аеруча кискенләшүе. КПСС Үзәк Комитетының 1983 елгы июнь Пленумы карарында мондый юллар бар. «империалистик реакция, барыннан да бигрәк АКШ иың идарәчел даирәләре, бетен деньяда хакимлек итү ечен хыялый планнар корып, үзләренең агрессия политикасы белән кешелек җәмгыятен атом-теш һәлакәте чигенә зтәрәлер, Советлар Союзына, социализм илләренә каршы масштаблары һәм оятсызлыгы буенча тиңдәше булмаган психологик сугыш алып барыла. Ялганлау һәм яла ягудан һич чирканмыйча, буржуаз пропаганда социалистик җәмгыятькә кара ягарга, безнең тормышның социаль-политик һәм идея бердәмлеген какшатырга омтыла. Шуилыктан бүген хезмәт ияләренең сыйнфый чыныгуы, буржуаз идеологиягә каршы компромиссыз кереш аеруча әһәмият ала» Коммунизмның идея-политик дошманнары империализм башлап җибәргән бу психологик сугышта милли менәсәбәтләрдән киң файдаланырга тырышалар Мәсәлен, АКШ президентының элекке ярдәмчесе, киселеп чыккан антикоммунист 3. Бжезинский, Нью-Йоркта басылган «Советлардагы милли мәсьәләләр» исемле җыентыкта. «Совет җәмгыятендәге үзгәрешләр хакында фикер йерткәндә, миңа калса, хәзер элеккеге караганда үткеррәк күзләр белән милли менесәбәтләр тоткан урынга текәлергә кирәк!» — дип, ачыктан-ачык әйтә. Аңлашыла ки, бу очракта буржуаз советологлар милли менәсәбәтләргә бары тик социалистик җәмгыять үсешендә нинди дә булса четерекле хәлләр китереп чыгаруга еметлеиеп кенә карыйлар. Бу җәһәттән Америка советологлары симпозиумының «СССРдагы милләтләр һәм милләтчелек соает дилеммасы» дигән исем белән Вашингтонда басылган материалларына игьтибар итик Монда иң элек шул нәрсә күзгә ташлана: буржуаз идеологларны бары тик, милләтләрнең үзара мәнәсәбәте социализм чорында ниндирәк аңлашылмаучылык китереп чыгара алыр иде икән, диген сорау кызыксындыра «Советлар илендә кул санлы милләтләр арасындагы үскәниән-үсә баручы киеренкелек,— диелә ул материалларда,— совет җитәкчелеге каршына килеп баскан эчке, иң җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Советологларның «тикшеренүләре» милли мәсьәләне СССРиың хезмәт ресурслары, оборона сәләте, политик стабильлеге белән бәйлә юнәлештә алып барыла, шунлыктан милли мәсьәләие анализлау тенденциясе совет илеиең эчке политикасын тикшерүдә үзәк урыннарның берсен тотып тора. Тәрле илләрдә, терле юнәлештә «тикшеренсәләр» дә, коммунизм дошманнарының фикере гел бер тирәдә әйләнә Алар, нигездә милләтләрнең ассимиляциясе. И аларны руслаштыру һәм милләтчелекнең яңадан баш калкытуы турында сүз куерталар. Шушы темалар тирәсендә казынучы буржуаз әдәбиятта терле милләт халыклары тормышындагы, милли телләрдәге һәм, аеруча, милли мөнәсәбәтләр арасындагы үзгәрешләр хакында гауга бара Бу темаларга багышланып чыккан һәр китапта соаетологлар милли төркемнәрнең ассимиляциясенә аерым басым ясыйлар. Буржуаз авторларның «хезмәтләрендә» әлеге мәсьәләләр бары тик я ассимиляциянең нинди дәрәҗәдә икәнлеге, я аның темпы турындагы мәгълүматларда гына аерма сизелә. Берәүләре, СССРдагы бөтен халыклар ассимиляцияләшә, руслаша бара, рус булмаган этник төркемнәр шул язмышка дучар ителгәннәр инде, дип, лаф оралар. Советологларның икенче өлеше, антикоммунистлык ягыннан беренчеләреннән һич калышмасалар да, башкачарак фикер йөрткәндәй кылана. Болары ассимиляция күренешенә СССРның барлык халыклары да тартылмый, андый язмыш, башлыча, союздаш республика дәрәҗәсендәге мөстәкыйльлек ала алмаган милләтләргә генә хас, дип аңлаталар. Рейган администрациясендә Советлар Союзы буенча зур «белгечтән» саналучы профессор Р Пайпс турыдан-туры Украина, Балтик буе, Кавказ һем Урта Азия халыкларының ассимиляцияләшүенә һичнинди дә өмет юк, дип «өметләндерә». Пайпс фикеренчә, ассимиляция руслар күп яшәгән өлкәләргә генә кагыла. «СССРдагы милләтләр һәм милләтчелек: совет дилеммасы» дигән китапта ул: «Мин немецлар, башкортлар һәм татарлар өчен якты киләчәк күрмим,— дип яза.— Алар йотылып бетәчәк». Тик автор үзенең мондый «кыю» күрәзәчәлеген һичнинди дәлил белән дә расларга кирәк санамый. «Ассимиляция» төшенчәсе белән мавыгучы буржуаз әдәбиятта аны терледән-тер- ле яссылыкларда күрсәтергә тырышалар. Мәсәлән, милли мөнәсәбәтләрнең социологик якларын тикшерүче американ советолог Б Силвер СССР халыкларының «руслашуы» турында берничә гипотезаны алга сөрә. Бу күренешнең таралу дәрәҗәсе, дип аңлатырга тырыша ул, шәһәрләрдә, авыл җирендәгегә караганда, югарырак, ягъни әлеге процесс рус булмаганнарның руслар белән аралашу дәрәҗәсенә пропорциональ рәвештә арта. Руслашу ирләрдә, хатыннардагыга караганда, тизрәк формалаша, ә «мөселманнар» бу нәрсәгә акрынрак биреләләр. Әйтик, татарлар һәм башкортлар арасында руслашу 2,9—4,4 процент, ә алар белән күршедәш «мөселман булмаган» халыкларда бу 15,5 тән 22,7 процентка җитә. Бу очракта «мөселман» сүзенә аңлатма биреп үтәргә кирәк. Буржуаз әдәбиятта Советлар Союзының Октябрь революциясенә кадәр ислам диненә табынган халыкларын, алар хәзер материалистик, марксистик-ленинчыл карашта торсалар да, барыбер — «мөселманнар», к алганнарын «христианнар» һ. б. дип атыйлар. Буржуаз советологларның югарыда китерелгән «ачышлары» һичнинди фәнни теориягә дә нигезләнмәгән һәм нигезләнә дә алмый. Бу—«тнкшеренүләрпдә социалистик милләтләр тормышындагы мәгълүм хәлләр, социализм идеяләренә дошмани политик пропаганда төсендә, бозылып, терминологиягә үк әйләндерелә. Моның шулай икәнлеген бер «руслаштыру» термины мисалында гына да аңлатырга мөмкин. Безнең ил халыкларының бердәм гаиләсендәге дуслык, якынлашу, туганлашу күренеше белән әлеге төшенчә арасында нинди уртаклык булырга мөмкин!! «Руслаштыру» терминын, иҗтимагый фикерләүдә, бары тик рус патшалыгы хөкем сөргән чорда, властьларның халыкларны кечдәп ассимиляцияләве, бөек рус державасы шовинизмы, «башка халык» дип кенә йөртелгән кечкенә милләт кешеләренең хокукын чикләү, аларның үсеш юлында киртә төсендә файдаланылган политика буларак кына аңларга мөмкин. Табигый ки, моңарчы күренгәннәр арасында иң гадел җәмгыятьтән саналган социализм, һәртөрле социаль һәм милли кимсетүләргә чик куйган кебек үк, андый кабахәт политиканы юкка чыгарды. Коммунизмның идея-политик дошманнары, «руслаштыру»ның социализмга бөтенләй ят мәгънәдә яңгыравын белсәләр дә, дошмани максатлардан чыгып, үз язмаларында бу терминны болгата бирәләр. Аңа социалистик чынбарлыкта булып торган, әмма халыкка һич тә көчләп тагылмаган объектив үзгәрешләр мәгънәсе дә, срвето- логлар уйлап чыгарган ялалар авырлыгы да йөкләтелә. Шунлыктай буржуаз фальсификаторларны фаш итүдә идея дошманнарыбыз телендә «руслаштыру» дип йөртелә торган төшенчәнең асылын ачыклау бик мөһим. Тагын бер советолог язмаларына тукталыйк. Аның исеме — Р. Льюис. Ул «Совет милли мәсьәләләре» дигән җыентыкта, безнең ил халыкларының, объектив сәбәпләр аркасында, үэара бик дусларча аралашуын, бер милли республикада башка миллат вәкилләренең да күбаел китүен «руслаштыру» белен бутый. Махсус «алгыша», албатта. Ул, шул күренешне суратләү йозениән «Аралашу нәтиҗәләрен тикшерү миләребезне җиңеләйтү максатыннан, сүз агышында кулланганда, «руслаштыру»ны без терле милләтләрнең рус культурасын яки аның кайбер якларын үзенә алу, күчера башлау процессы ител билгелик!»— дип яза. Шуңа охшаш фикер йөртүләрдән күренгәнчә, безнең идея дошманнарыбыз, аңлы рәвештә дә, аңламамышка салышып та, фәнни төшемчеләрне, үз кирәкләренә карап, иркенләп буташтыралар. Моннан исә ялган нәтиҗәләр чыгарырга зур мөмкинлекләр туа. Социалистик милләтләрдә, иҗтимагый тормышның интернациональләшүе кагыйдәсе буларак, объектив тестә үэара якынаю процессы бара икән, әйтик, берсендәге күркәм элементларны икенче милләт кабул итә, тәҗрибә уртаклаша икән, бу да буржуаз идеологлар тарафыннан халыкларга кечләп тагылган ассимиляция политикасы белән тәңгәлләштерелә. Руслардан читләшеп яшәү, мәсәлән, Советлар Союзындагы бер генә милләт эчен дә отышлы түгел. Ник әле русларда тупланган уңай тәҗрибәдән, аның бай культурасыннан һәм рус теленең гаҗәеп мөмкинлекләреннән рәхәтләнеп файдаланмаска!! Бу сорауга тул-туры бер генә җавап бар: милли аерымлыкларга ябышып яту, милләтләрнең бер-берсене якынаю юлын бикләү алариың үсешенә, алга китүенә зыян ясау, киртә салу булыр иде. Тагын шуны да әйтергә кирәк: күл санлы буржуаз «экспертлар» һәм «белгечләр», коммунизм мәсьәләләренә кагылганда, «миллилек» тешенчәсеи дә «әйбәт» кенә бозып кулланалар. «Миллилек», алар эчен — бары тик бер милләткә генә хас, аны башкалардан аерып торучы, ят бор үзенчәлек ул. Әгәр шул ялгыш фикердән чыгып тикшеренә башласаң, миллилек белән интернациональлек тешенчәләре бер-берсене капма-каршы басалар да... челпәрәмә киләләр. Рус культурасы элементларының башка милләтләр үсешенә уңай йогынтысын, әлего дошмани караштан чыгып бәяләсәң, әлбәттә, нәкъ әнә шул буржуаз «фон эшлоклеләро ирешкән» уйдырмага тап буласың. Бу очракта милләтләрнең берсе ирешкән уңышны икенчесе белән уртаклашуы һәм гомуми алга китеш, үсү процессы халыкларга көчләп тагылган «ассимиляция һәм руслаштыру» кебек аңлашыла башлый. Совет чынбарлыгы исә милләтләрнең рухланып, канатланып алга баруын алардагы аерым үзенчәлекләрдә бер-берсеннән ерагайтучан сыйфатларга ябышып ятуда күрми. «СССРдагы милләтләрнең бер-берсене якынаюы һәм чәчәк атуы» исемле хезмәтендә совет галиме М. И Кулнченко ап-ачык аңлата: «Милләтләрнең үзләренә генә хас кыйммәтле сыйфатларын кадерләп саклаган хәлдә, без алариың үэара якыннан аралашуын, тәҗрибә алышуларын һәм уртак рухи байлыклар булдырырга тырышуларын күрергә толибеэ». Буржуаз соаетологлар, яла ягу йөзеннән кузгалган бәхәсләрдә Советлар Союзында рус теленең киң таралуына, бу тел СССР халыкларының топ аралашу чарасына әверолүенә каршы кочло һоҗүм алып баралар. Р Солчаиик фамилияле берәү «Рус теле һәм совет политикасы» исемле язмасында, СССРда рус теленең өстенлегенә ирешү өчен махсус политика алып барыла, дигән уйдырмага ышандырмакчы була. Б Майснер әфәнде дә, шул ук ялган фикерне куәтләп, СССРда рус теленә өйрәнүчеләр саны арту күренешен башка милләт кешеләрен руслаштыру, дип аңлатырга азаплана. Үзләрен фән эшлеклеләре итеп күрсәтергә тырышучы шушы аитикоммунистлар, әләге яланы дәлилләү өчен. Советлар Союзыннан алынган статистик белешмәләрне китерәләр һәм рус теленең чынчыинан милләтләрнең иң ышанычлы аралашу чарасы булуына таяналар 1979 елда СССРда уздырылган халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, совет кешеләренең биштән дүрт өлеше, ягъни 214,8 миллионы рус телен мөкәммәл белә. Шул дәрәҗәдә цңң таралуы — һич тә аны кәшәләргә кечләп тагу нәтиҗәсе түгеп. «...Без, әлбәттә,— дип язды В. И Ленин,—Россиянең һәрбер кешесенә бөек рус телен ойрәнү мөмкинлеге булдыру ягында торабыз- Баз бер генә нәрсәне ирексезләү элементын гына теләмибез. Без оҗмахка күсәк белән куып кертергә теләмибез.. Безнең уебызча, беек һәм куәтле рус теле кемнең дә булса аны таяктан кур- кыл өйрәнергә тиешлегенә мохтаҗ түгел». Рус теленең популярлыгын, милләтләр аралашуында аның теп таянычка әйләнүен объектив бәяләргә теләсәң, аның уникаль дәрәҗәдәге социаль әһәмиятен искә алырга кирак. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ю. В Андропов, безнең теләсә кайсы милләттәге миллионлаган кешеләребез көнкүрешенә табигый рәвештә килеп кергән рус теле илдәге экономик, политик һәм культура тормышында хәлиткеч роль уйный, барлык милләтләребезнең һәм халыкларыбызньҗ якынаюына китерә, дөньядагы рухи байлыклардан ләззәт алырга мөмкинлек тудыра, дип аңлатты. Рус телен мөкәммәл белүнең файдасын шушылай төшендереп бирү белән, буржуаз советологларның дошмани фикерләвенчә, рус теленең киң таралуын көчләп руслаштыруга кайтарып калдыру арасында — җир белән күк аермасы. Хәзерге чорда безнең илдәге күпчелек совет милләтләренә үз туган теле белан беррәттән рус телен дә әйбәт үзләштерү бик кулай. Милли тел һәм рус телен белү бер-берсенә һич тә каршылык тудырмыйлар. Социализмда милли телләрнең үсүен тоткарларга, гаиләдә, шәхси тормышта аның функциясен чикләргә һичнинди ихтыяҗ да юк. һәр милли телнең язмышы туган теле саналган шул милләткә, аның конкрет вәкилләренә генә бәйле. Милли телләрнең үсеше үзмаксат була алмый: тел иҗтимагый заруриятләрне үтәгәндә, милләттә аңардан файдаланучылар булганда гына алга китә, яшәүчән- леген, камилләшүен арттыра бара. Хәзерге дәвердә безнең илдәге күпсанлы милли телләр, һич сүз юк, бик мөһим иҗтимагый кирәкле роль үтиләр. Алар безнең кешеләрдә милли горурлык тәрбиялиләр, туган телдә белем алырга мөмкинлек тудыралар, милли культура һәм сәнгать байлыклары белән таныштыралар, шул милләт вәкилләренең якыннан аралашу чарасы булып хезмәт итәләр. Шуннан чыгып та расларга мөмкин бары тик социализм гына тудыра алган уңай шартларда милли телләр ирекле рәвештә үсәләр һәм бу үсеш гомум иҗтимагый ихтыяҗларга да бик хуп СССРда милләтчелек һәм милләтләрнең үзара бәрелеше турында сафсата сату совет милләтләрен тикшерүче буржуаз галимнәрнең гомуми бер сыйфаты булып тора. Т. РаковскаХармстоун фамилияле берәү «Этник милләтчелек Советларның союздаш республикасы булган һәр унбиш милләте арасында, ягъни бетен теп милли группалар арасында бара»,— дип яза. АКШтагы буржуаз советологларның коллектив бер чыгышында: «...милләтчелек хәрәкәтенең иң көчлесе союздаш республика статусына ия халыкларга хас»,— дип языла. Идеология дошманнары, тузга язмаган «милләт көрәше»н, «руслаштыру политикасыпи расларга тырышып, бездә алып барыла торган иң изге эшләрне мисалга китерәләр. Мәсәлән, соңгы елларда, бөтен халык бер булып кара туфраксыз якларны үзләштерү эшенә тотынды. Буржуаз социологлар совет халкының бу фидакарьлеген дә «рус шовинизмы шаукымы» дип бәяләргә азапланалар. Тарихи чынбарлык фальсификаторлары СССРда милләтчелекнең яңаруы турында сафсата сату белән генә дә чикләнмиләр, алар безнең илдәге күп санлы милләтләрнең үзара туганнарча дус яшәвен дә, бер-берсенә карусыз ярдәмләшүен дә инкарь итәргә тырышалар. Шундыйлардан Д. Ротшильд дигән берәү үзенең Нью-Йоркта чыккан «Этнополитика. Концептуаль нигезләр» дигән язмаларында: «Марксистик интернационализм, христианнар яки мөселманнар арасында алга сөрелгән туганлык кебек үк — дип аңлатмакчы була,— этнополитик стрессларга юлыга». Дин уртаклыгына гына нигезләнгән туганлык, чыннан да, ышанычлы була алмый, чөнки бу очракта берәү дә нык социаль сыйнфый бердәмлеккә ия түгел. Социалистик милләтләрнең интернациональ бердәм хезмәттәшлеге, халыкара эшчеләр сыйныфындагы милли отрядларның бердәмлеге исә — объектив һәм реаль күренеш. Чөнки бу дуслык һәм туганлык— һәртөрле милләттәге хезмәт ияләренең тормыш максатлары, яктылыкка омтылышлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм ныгыган чынбарлык ул. Социалистик милләтләрнең хәтта буржуаз авторларның үзләре дә танырга мәҗбүр булган алга китешен, гөрләп үсүен СССР халыкларының туганнары дуслыгыннан, бер-берсенә ярдәмләшүеннән башка күз алдына да китереп булмый. Буржуаз советологларның бездәге «милләтчелек» күренешен теорияләр кысасына кертергә азаплануында тагын шул ук хәл — төшенчәләрне буташтыру ярылып ята. Алар «миллилек»не «милләтчелек» белән тәңгәл куеп фикер йәртәләр. Бу хата исә аларга теләсә нииди яла ягуда ярдәм итә. Без социалистик җәмгыятьнең иҗтимагый тормышында милли күренешләрме инкарь итәргә җыенмыйбыз. Терле милләтләрнең алга баруы социализм чоры максатларына һәм принципларына тулысыича җавап бирә Терле милләтләрдәге архаик гадәтләр, вакыт үтү белән, кечсеэләнәләр һәм юкка чыга баралар икән, монысы — тормышның объектив закончалыгы. Милли чынбарлыктагы тормышчан, матур, гомуми ихтыяҗларга кирәкле яклар үсеп китә, кечәя икән, буржуаз идеологлар моны мил ләтчәлекнең яңаруы дип кабул итә башлыйлар. Бусы — бер. Икенчедән, буржуаз авторлар милләтчелекне милли горурлык белән тәңгәллеш- тереп ялган нәтиҗәләр чыгаралар. Милләтләрнең социализм чорында яңа уңышларга ирешүе, әлбәттә, аларны горур итә, абруйларын күтәрә Әмма моны милләтчелек яңара дип аңлату тамырдан дерес түгел. СССРның 60 еллыгына багышланган чыгышында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ю В. Андропов бу хакта бик ачык иттереп сейләде. Без һәр ирешелгән уңышлары ечеи һәр милләт халкының горурланырга, шатланырга хаклы икәнен тирәннән аңлыйбыз, әмма бу хәл бер генә милләтне зурлауга, аны башкалардан аерып куярга, башкаларга кимсетеп карарга хокук бирми Уңышлар, ирешел- гәинәргә карал горурлану милли аңлылыкиың милләтчелек кебек социализмга ят күренешкә әйләнүенә китереп чыгармаска тиеш. Буржуаз социологлар теләгәнче, милли һәм сыйнфый аңлылык алдына дилемма китереп кую—ялтырап яткан фальшь ул. Совет чынбарлыгында мондый дилемма була алмый, ченки деньяга интернациональ караш белен сугарылган безнең кешеләр үз милләтләренең үсешен илдәге барлык хезмәт ияләре тормышындагы гомум алга китештән аерып ияртергә теләмиләр дә. Өченчедән, буржуаз пропагандистларның антикоммунистик «ойрәтмә»ләрендә СССР халыкларының «милләтчелек рухы» белән тирән патриотик тойгыларны тең гәлләштереп нәтиҗәләр чыгару да кара уйдырма булып тора. Монысы инде — космополитизм белен интернационализмны тәңгәл куеп сейләшү белән бер Совет кешесенең патриотик хисләре һем милли горурлыгы туган Ватанының азатлыкта герләп үсүеннән туа. Туган иленең социаль прогрессыннан, зчке һәм тышкы дошманнарга каршы бәрелешләрдә яулап алган казәнышларыииан, бетен деньядагы гомум-демократик һем революцион изге керешкә катнашудан, бетен денья фәне, техникасы, культурасы, әдәбияты үсешенә зур елеш кертүдән башка бүгенге дәрә җеге менеп җитә алыр иде мени улП Без, кызганычка каршы, милләтчелек кебек яман күренешнең кайбер яклары күренгәләп китүне дә онытмыйбыз. Милли чикләнгәнлек чире дә, элеккеге архаик гореф-гадәтләрнең баш калкыткалап куюы да, социалистик яшәү рәвешенә хас булмаган карашларны сакларга тырышучы кешеләрнең очраштыргалавы да бик ихтимал Әмма болар гына совет кешеләренең боек патриотизмын милләтчелек белән бутап йортергә һичнинди нигез бирми. Дүртенчедән, буржуаз советологлар, СССРда милләтчелек күренешен күпертеп күрсетү очен, бездәге гаиләләрнең терле милләт вәкилләреннән никахлашуына да «бәйләнәләр». Югарыда телгә алынган Р Пвипс фамилияле профессор бу юнәлештә аеруча «эзлекле тикшеренүләр үткәрә». Никахлар ире дә. хатыны да бер үк милләт кешесеннән тезелсә, бу регионда милләтчелек хәрәкәте кочле, дип раслап куя ул. Гаҗәп: профессор кадәр профессор, яшь кешеләр гаилә корырга җыенганда, иң алга нинди шартларның килеп басуын белми микәнниП Ул, совет җәмгыятен кара тәсләргә буяп күрсәтү очен, бу очракта да политикага кереп ките Хетта Р Пайпсның үз коллегалары да аның бу карашын уртаклашудан читтә торалар һәм гаилә тоэергә җыенган кешеләрнең ботеиләй башка терле фикерләрдән чыгып фикер иор түләреи, шул ук вакытта, үз милләтләрендәге гадәтләрне истә тотарга теләүләренең де ихтималлыгын яхшы аңлыйлар. Буржуаз авторларның кайберләре, совет җәмгыятендә милләтчелек хеком со- рүен расларга тырышып, гадәттән тыш дәлилләр эзләргә мәҗбүрләр Шундыйларның берсе — милли коммунизм дигән уйдырма. Соңгы елларда соеетологлар бу темага багышланган шактый язмалар бастырдылар. Мәсәлен, А. Боннигсон. С. Уимбуш фә- милияле авторларның «Советлар Союзындагы меселманнарның милли коммунизмы» дигән язмасында бу күренеш социализм, милләтчелек һәм ислам динендә уртаклык табарга һәм шуннан «милли коммунизм» дигән нәтиҗә чыгарырга азаплану булып күз алдына килә. Авторлар милли коммунизмны «милли сурәттәге социализм», «кәләпүшле социализм» итеп аңлатырга омтылалар. Уйдырмачы «теоретиклар» уз «хезмәтләренә» күптән инде тарих тарафыннан кире кагылган, фәнгә чит тезисларны: Солтан- галиевнең антимарксистик карашларын, яһүд милли коммунизмының искереп беткән идеяләрен — барын да яңадан сейрәп алып керәләр. Болар тарихны ейрәнү йөзеннән искә тешерелсә, әле бер хәл булыр иде. Юк шул, алай түгел. Үткәннәргә мөрәҗәгать итү аларга бары тик, СССРда милләтчелекнең тамырлары тирән, ул яңадан баш калкыта, дигән, совет чынбарлыгында бетенләй булмаган уйдырманы яклау ечен генә кирәк. «Советлар Союзында милли коммунизм» исемле китап авторы Б. Гуре- виц: «Советлар Союзында милли коммунизм хәрәкәте яңа үсеш аламы?»—дигән сорауга, һич икеләнеп тә тормыйча, уңай җавап кайтара. А. Беннигсен белән С. Уим- буш исә, югарыда телгә алынган язмада: «Солтангалиев идеяләренең күп кенә фикерләре онытылган бер вакытта,— дип тәкърарлыйлар,— әле күптән түгел генә «солтан- галиевчелеккә» һәм «пантюркизмга» каршы алып барылган кампанияләр советлар илендә пантюркистик, панисламистик күренеш тешенчәләренең бетенләй үк онытылмаганлыгын, кен тәртибеннән тешмәгәнлеген күрсәтәләр. Бу бик меһим...» Совет чынбарлыгы белән яхшы таныш булган һәр укучы, әлбәттә, безнең илдә әлеге авторлар телгә алынган «кампанияинең уздырылмавын яхшы беләләр. Монда тагын гап-гади тешенчәләрне юри бутарга тырышу, шул болгатулардан зур нәтиҗәләр чыгарырга азаплану ярылып ята. «Кампания», дигән булып, авторлар 1975 елда «Татарстан коммунисты» (№ 1) һәм «Совет мәктәбе» (№ 11) журналларында чыккан «Солтангалиев һәм аның буржуаз яклаучылары». «Октябрь революциясе һәм аның фальсификаторлары» дигән мәкаләләрне күздә тоталар. 1979 елда бездә Бетенсоюэ исәпкә алуы үткәрелгәч, буржуаз советологлар СССРдагы демографик үзгәрешләр турында, аларны үзләренең уйдырмалары җаена боргаларга тырышып, яңадан бер талпынып карадылар. Кабат СССР милләтләренең үзара менәсәбәтләрендәге чынлыкта булмаган каршылыклар телгә алына. А. Беннигсен белән М. Броксапның 1983 елда Лондонда чыккан «Исламның Совет дәүләтенә янавы» исемле китапларында төрле халыклар санындагы үзгәрешләрнең киләчәк егерме ел эчендә үзәк мәсьәләгә әйләнәчәгенә һәм милләтләр мөнәсәбәтенә нык тәэсир итәчәгенә басым ясала. Алар, мондый фикерне алга сөргәндә, СССРдагы рус милләте кешеләренең саны кимиячәк, дигән төшенчәләрдән файдаланалар. Буржуаз әдәбиятта, әлеге дә баягы, шул ук күрәзәчелеккә таянып, төгәл саннар да китерәләр. Әйтик, алар фикеренчә, 1979 елда руслар совет иле халкының 52,4 процентын тәшкил иткән булса. 2000 нче елда алар 44,3 яки 46—47 процентка гына калачак, имеш. Ә «мөселманнар» исә 65 миллионга, ягъни СССРдагы барлык халыкның 21—21,3 процентын «яулап» алачак. Кайбер язмаларда бу сан 66—75 миллионга, 22—25 процентка кадәр дә күтәрелә. Буржуаз фальсификаторлар СССРда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләрениәи, совет җәмгыятендә кыенлыклар чыгачак, милләтләр үзара бәрелешләргә керәчәк дигән уйдырмаларга нигез ител файдаланып калырга ашыгалар. КПССның XXVI съездында билгеләп үтелгәнчә, безнең илдәге демографик ситуация, ягъни халык санын исәпкә алудан күренгән хәл, кайбер яңа чаралар уздыруны таләп итә. Бу җәһәттәге төп мәсьәләләрнең берсе — эшче көчләрне, хезмәт ресурсларын нәтиҗәле иттереп файдалану. Халкы күл булган Урта Азиядәге, Кавказның кайбер якларындагы кешеләрне яңа территорияләрне үзләштерүдә, ил хуҗалыгын ныгытуда активлаштырасы бар. Совет Армиясе сафларына елдан-ел илнең күп регионнарыннан төрле милләт яшьләре килә тора. Хәрби дәресләрнең югары нәтиҗәлелегенә ирешеп, егетләрне Ватанның каһарманпатриотлары итеп тәрбияләү өчен, яшьләрнең рус телен мөкәммәл белүләре сорала. Димәк, рус булмаган милләт балаларына тел өйрәтү турыдан- туры илнең иминлеген саклау проблемасына килеп тоташа. Матур чынбарлыгыбыздагы уз вакытында чишелешен табып торучан шушыңа охшаш мәсьәләләр буржуаз фальсификаторларга, совет илендәге халыклар санындагы үзгәрешләрдән әллә нинди туэга язмаган бәрелеш эзләргә җитә кала. Г. Симон дигән кеше Кельнда чыккан «СССРдагы руслар һәм рус булмаган кешеләр* исемле язмасында. «—Советлар Союзындагы милләтләр проблемасының кечәюе,— дип ышандырырга тырыша,— үзләрендәге демографик мәгълүматлар тизлеге юнәлешендә генә артса да. советларның Урта Азиясе якын киләчәктә теп проблеманың үзәк регионына әйләнәчәк*. Бу — уйлап чыгарылган, дошмани уйдырма. Җәмгыятьтәге идея-политик һәм социаль бердәмлек ныгыганнан-ныгый барган чорда социалистик милләтләрнең сан ягыннан артуындагы яки артмавындагы статистик тигезсезлек күренешә генә Советлар Союзы ечен һичнинди куркыныч хәл дә тудыра алмый. Безнең коммунистик омтылыш ларыбызның, якты еметләребезиең җиңүенә ирешү эчен алга куелган максатлар СССР гражданнарының кайсы милләт кешесе икәнлегенә түгел, ә халкыбызның сыйнфый позициясенә, аның марксистик-ленинчыл идеяләргә инанганлыгына бәйле. Буржуаз идеологларның бер милләтне башкаларга каршы куярга азаплануы бу фикернең социализм дошманнары тарафыннан уйлап чыгарылганлыгын әллә кайдан күрсәтел тора. СССРдагы «мәсәлмен» халыкларының саны артуга безнең илдә эчке күңелсеэ- лекләр чыгарырдай зур таяныч итеп карап, шул темага китап арты китап язулары буржуаз «галимнәренең» кечсезлеген, фәннән ерак торуларын гына раслый. Мондый тердәге «хезмәтләр* арасында татар халкы да телгә бик еш килеп керә. Яңа Орлеан университеты профессоры Э. Лаэзерини Америка соеетологлары чыгара торган «Славик ревью* журналының 1981 елгы бер санында «Соаетлар Союзында татар гыйлеме һәм «Яңа тарих теркәү*. Татарлар белән руслар арасындагы мәнәсәбәтлориең мәгънәсен ачыклау» исемле язмасында татар гыйлемен «Идел буе татарларының җәмгыятен, культурасын һәм тарихын тикшерү» дип бәяли. День я да ислам байрагы астында күтәрелеп чыккан политик кечлорнең шактый икәиен, шул ук вакытта СССР халыкларының милли һәм социаль тормышында, буржуаз соаетологлор «меселман» дип санаучы кешеләрнең зур роль уйнавын искә алганда, безгә әле киләчәктә дә дошмани уйдырмаларны күп кичерергә туры килер. Шуңа күрә сизгерлекне югалтырга һич ярамый. Киресенчә, без тарихыбызны да, бүгенге чордагы үсешебезне дә һәрьяклап ейрәиергә, фәнни нәтиҗәләр ясарга тиеш- Ьоз. Буржуаз тарихчылар «СССР моселмаинары» дип атаган халыклар арасында, 1979 елны исәпкә алу мәгълүматлары күрсәтүенчә, татарлар саны 6 миллион 317 меңгә җиткән. Бу мәсьәләләрне чишкәндә, без халкыбызның реаль үсешен анализларга, бары тик социализм гына тудыра алган шартларда ул ирешкән уңышларны ачарга тиешбез. Алда аңлатылганча, совет җәмгыятендәге һәр яңалык, бигрәк тә милләтләр арасындагы монәсобетләр проблемасы буржуаз советологларның игътибар үзәгендә яши. Алар юк кына бер детальне үзләренең яман уйдырмаларын раслауда файдаланудан һич чирканмыйлар Уйдырмалар исә социалистик җәмгыятьнең кешеләргә китергән бәхетен, совет чынбарлыгын пычратуга юнелтелгәи. Тарихны бозып күрсәтергә азапланучы мондый фальсификаторны фаш итү социализмның капитализмга каршы алып бара торган идея керәшендә дә, совет җәмгыяте үсешенең хәзерге этабындагы милли процессны марксистик-ленинчыл карашта торып ойрәнүдә дә бик моһим бурычтан санала.