ГАЛИМНЕҢ КУЛЪЯЗМА МИРАСЫ
Татар әдәбияты, мәдәнияты һәм иҗтимагый фикер үсешемдә XIX йөз зур борылыш чоры булып тора. Бу чорда Г Курсави. Ш Мәрҗән н. X. Фәезханов. К Насыйри кебек күренекле фикер ияләре, татар хат кын гасырлар буенча дәвам итеп килгән торгынлык халәтеннән куа гатып. тар. милли кысалар йомыклыгыннан чыгарып, гомумкешелек мәдәнияте белән якынрак таныштыру өчен үзләренең бөтен .-өчен, сәләтен һ-м гомерен багышлаган фидакарь мәгърифәтчеләр яшәгәннәр Алар һәртөрле эзәрлекләү ләрго карамастан, халыкка турылыклы булып калганнар. Г. Курсави. чорыма Т күрә «коточкыч дәһри» саналган фикерләре өчен үлем җәзасына хөкем ителсә дә. качып котылып, халыкны һаман аң-белемгә өйрәткән. Ш. Мәрҗани, байлар һәм реакцион карашлы руханилар тарафыннан төрле каршылыкларга һәм кысрыклауларга дучар булса да. бөтен гомерен халыкны агартуга, фәнгә багышлаган. X. Фәезханен та. үз чорындагы бөтен кыенлыкларны җиңеп, мәгърифәтнең үсү һәм чәчәк атуы өчен көрәшә. К. Насыйри шулай ук. милләтче байлардан, муллалардан төрле кимсетүләрне күп кичерсә дә, үзенең изге эшеннән туктамаган. XIX гасыр азагында менә шушындый уңдырышлы җирлектә, остазларының гаять авыр һәм мактаулы, күркәм һәм дәрәҗәле эшен дәвам итәргә дип, Риза Фәхретдинен мәйданга килә. Татар халкының күпкырлы галиме, мәгърифәтче, философ, тарихчы Ш. Мәрҗани көнчыгышның урта гасыр галиме Ибне Хәлдунның «Мөкаддимә» («Кереш») әсәре үрнәгендә төзегән био-библиографик хезмәтен — «Вафият әл-әслаф вә тә- хият әл-әхдаф» («Бабайларның үлеме һәм киләчәк буыннарга бүләк») исемле, гаять дәрәҗәдә кыйммәтле, алты томлык кулъязма әсәрен безгә мирас итеп калдырды. Бу хезмәттә — борынгы грек философларыннан алып, мөселман илләренең, төрки халыкларның. Россиянең күренекле шәхесләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре. галимнәр, язучылар, аларның эшләгән эшләре, язган әсәрләре турында тирән мәгълүматлар бирелә. Мәрҗанинең бу олы хезмәтен аның лааклы алмашчысы, күренекле мәгърифәтче галим, язучы һәм журналист Риза Фәх ретдинев дәвам итте. Аның күп томлы, танылган «Асарь» исемле хезмәтендә, тарихи эзлеклелектә һәм хезмәтләре дәрәҗәсе буенча борынгы Болгар чорыннан алып XX йөз башына кадәр булган бик күп шәхесләр турында кыйммәтле мәгълүматлар китерелә. • Асарь»нең беренче ике томы XX йөз башында басылып бик тиз таралып бетә, ә калган өч томы һәм барлык томнарның эчтәлеген тәшкил иткән тагын бер томы әле матбугатта басылмаганнар. «Асарь»не иҗат иткәндә Р. Фәхретдинев гаять күп чыганаклардан файдаланган һәм аларның барысын да туплап калдырган. Р. Фәхретдинев — тарих, педагогика, тел белеме, әдәбият, философия, сәнгать, география, этнография, генеология, эпитафия, медицина, нумизматика, юриспруденция. халык авыз иҗаты, дин тарихы һәм башка төрле фәннәр белән тирән- тен кызыксынган, алар буенча төпле, тирән эчтәлекле хезмәтләр язган галим. Ул гарәп, төрек, фарсы, рус телләрен яхшы белгәнгә теләсә нинди чыганактан бик иркен файдаланган, шуңа күрә аның әсәрләре арасында гарәп телендә язылганнары да бар. Матбугатта басылган бик күп китаплары һәм мәкаләләреннән тыш. зур фәнни әһәмияткә ия булган 40 том басылмаган, кулъязма мирас һәм аерым кулларда сакланып калганкүп кенә язмаларны исәпкә алсак, аның чын мәгънәсендә Фән батыры икәнлеге ачык аңлашыла. Бу юлларның авторына Р. Фәхретдиневнең югарыда атап узган кулъязма мирасының 40 томы һәм аерым кулларда сакланучы байтак язмалары белән якыннан танышырга туры килде. Р. Фәхретдинев үзенең бөтен кулъязма архивын һәм 2000 томнан артык тәшкил иткән шәхси китапханәсен үз вакытында Диния назараты архивына тапшырган булган. Гомеренең соңгы елларында, күп илләргә танылган галимнең кулъязмаларын Вена Фәннәр Академиясенә сатуын үтенеп бик үгетләп йөрүчеләр булган. Ләкин, матди кысынкылык кичерсә дә. үз иленең патриоты булган галим бу юлга басмый. Көнчыгышны өйрәнүче күренекле галим, академик А. Н. Самойлович үтенүе буенча, кулъязмаларның шактый өлешен СССР Фәннәр Академиясенең көнчыгышны өйрәнү- институты Ленинград бүлеге архивына тапшыра һәм алар бүгенге көндә шунда сакланалар. Р. Фәхретдиневнең иҗатын өйрәнүгә җитди караш булмау сәбәпле, аның мирасы белән кызыксыну бары тик 60 нчы елларда гына башлана. Тарихчы галим Миркасыйм Госманов 1966 елда, әле аспирант чагында. Диния назараты архивында эзләнүләр алып барганда Р. Фәхретдинев фондына юлыга һәм бу турыда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчеләренә хәбәр итә. Соңыннан бу кулъязмаларның 24 томы алар архивына алына. Хәзерге көндә әлеге фонд — СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы архивында 7 нче фонд. 1 нче тасвирлама 1—24 берәмлекләр булып хи саплана. Кулъязмаларның сакланышы әйбәт, алар ачык һәм матур итеп яэылган- нар- Р Фэхретдииевнең фәнни иҗади эшчәнлеге турында дөрес һәм тулырак караш тусын өчен, әлеге 24 томлык кулъязма фондның кыскача эчтәлеге белән танышу да җигә. Р. Фәхретдинев, нәселдән килгән пөхтәлек һәм тегәллек белән, мәдрәсәдә укы- ♦ ган елларында ук үзенең язмаларын төпләп барган һәм күп төрле фәннәр белән 3 кызыксынган. Ул елларда мәдрәсәләрдә төп фәннәр гарәп телендә укытылган- < нар. Башлангыч сыйныфларда гарәп теле өйрәтелгәнлектән. Р. Фэхретдинэвнең Е кулъязмалары арасында гарәп теле грамматикасына багышланганнарын күп оч- * ратырга мөмкин. 1, 2, 8 һәм башка томнарда алар шактый урын алганнар. < Мәдрәсәләрдә бәлягать ■, мантыйк 2 , кәлям 3 , дини фәлсәфә, дин тарихы, фикыһ ' J фәннәрен укытуга җитәрлек игътибар бирелгән булган, һәм шуның нәтиҗәсендә 5 югары сыйныф шәкертләре күп төрле мәсьәләләр буенча бәхәс алып барырга да * өйрәнгәннәр. Сәләтлерәк кешеләр мәдрәсәдә шушы фәннәр буенча төпле гыйлем J алып чыгып, соңыннан үзләре шул фәннәр буенча зур белгечләр булып җитеш- 5 көннәр. Р. Фәхретдинев тә бу фәннәрне нигездән өйрәнеп, конспектлар төзеп һәм = җентекле анализлап барган. Болар турында мәгълүматларны без 1—6, 9. 13, 16, * 17 һәм башка томнардан таба алабыз. Р. Фәхретдинев яшьтән үк шигъриятне яратканга күрә, күп төрле билгесез һәм билгеле авторларның шигъри әсәрләрен күчереп алып барган һәм алар ту- Z. рында үзенең фикерләрен язып калдырган. Ул гарәп, фарсы, төрки телләрдәге Z шигырьләр белән беррәттән, күренекле татар шагыйрьләренең шигырьләрен күче ~ pen, җыйнап барган. Әдәбият, тел, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләренә багыш £ ланган күп төрле язмалар, зур әдипләрнең иҗатларын һәм тормыш ютларын с айрәнүгә багышланган мәкаләләр, фәнни эзләнүләр Р. Фәхретдннсвне бу өлкәдә дә зур белгеч итеп таныталар. Аның кулъязмалары арасында, бигрәк тә 2, 4. 8. . 11 томнарда, исемнәре билгесез төрле әдипләрнең әсәрләре очраса. 4. 9. 10 том - нарда исә Әбелмәних Каргалы, Һибәтулла Салихов, Утыз Имәни, Каю.м Насыйрн ~ кебек күренекле шагыйрь һәм мәгърнфәтчеләребезнең әсәрләре урын алган. - •Асарь»нсң матбугатта басылмаган өченче томын тәшкил итүче 12. дүргеиче — остәмә томын тәшкил итүче 14 һәм «Асарь»не язганда файдаланылган чыганаклардан тупланган 16 томнарда Гали Чокрый. Акмулла. Дәрдмәнд һәм башкалар ның шигырьләре, хатлары, иҗади эшчәнлекләре һәм тормышлары турында язма лар бик күп. Тарихчы галим буларак та Р. Фәхретдинев күп эш башкарган. Бу өлкәдә дә тирән белемле галим булганлыгын, аның борынгы язулы тәңкәләр (23 том) һәм кабер ташларыннан күчерелгән язмаларны (10 том) җентекләп өйрәнүе, борынгы Болгар чорындагы галимнәрнең әсәрләре белән кызыксынып, үзе дә зур күләмле тарихи хезмәтләр язуы ачык мисал булып тора. Ул яшь вакытында ук Болгар чорындагы галимнәрнең исемнәрен ачыклап, аларны теркәп барган (8 том). Соңрак Казан, Мәскәү. Уфа шәһәрләренең һәм Диния назаратының кыскача та рихларын язган (9 том). Үзенең рухи остазы 111 Мәрҗани әсәрләрен дә ныклап Өйрәнеп, аларның күчермәләрен Р. Фәхретдинев үзендә булдырырга тырышкан. Шуңа мисал итеп, 10 томга төпләнгән «Мөстафад әл әхбар...» исемле тарихи хезмәтенең икенче томының тулы күчермәсен күрсәтергә була. Бу әсәрнең беренче томы Казанда ике тапкыр (1895 һәм 1897 елларда) ә икенче томы бер генә тап кыр (1900 елда) басыла. Димәк, галим аны басылып чыкканчы, кулъязма хәлен нан. үзе язганча һиҗри 1312. милади 1894 елда күчереп алган булып чыга һәм бу - Ш. Морҗанинең Р. Фәхретдинев иҗатына турыдан туры һәм көчле йогынты ясавына ачык бер дәлил булып тора. ‘ Кәлям - догматик дини тәгълимат 1 Фикыһ ыпселмпн юриспруденциясе 1 «Уфа. сүн- «УОа. 1бнск урын) мэгьиәсспд» ’“и күрсәтә Р Фәхретдинен 1 Бәлягать тел байлыгы матур сөйләм күнекмәләре ‘ Мантыйк — логика һәм ул шәһәр ISM елда салынган. X гасырның күренекле гарәп сәяхәтчесе, борынгы Болгар дәүләтенә килгән Ибне Фазланның юлъязмаларын Р. Фәхретдннев беренче буларак татар теленә тәрҗемә итеп (18 том), тарихыбызны өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән. XIII гасыр галиме Якут Хәмәвинең «Мөгъҗәм әл Бөлдан» («Илләр сүзлеге») әсәренең беренче кисәге күчермәсенә дә (11 том) үз әсәрләрен язганда еш мөрәҗәгать иткән ул. Диния назаратының бөтен халыкка, «авыл тарихларын язып назаратка җибәрүләрен үтенгән мөрәҗәгате»нә җавап итеп язылган. Мөхәммәт Нәҗип Түн- тәринең «Түнтәр авылы тарихы», анда булган мәчетләр, имамнар, бигрәк тә • Ишми ишан» — карагруһ Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның тормышы, реакцион карашлары турында тәфсилләп язылган язмалар (13 том). Троицкидагы мәчетләр тарихы (24 том) һәм башка бик күп чыганаклар—«Асарь»не язганда файдаланылганнар. Гаять күп чыганакларны өйрәнеп. Р. Фәхретдннев фәнебез өчен зур әһәмияткә ия булган «Болгар тарихы» дип аталган күләмле хезмәтен яза. Ләкин, кызганычка каршы, ике зур-зур кисәктән торган 16 нчы томның беренче кисәге, аңлашылмый торган сәбәпләр аркасында юкка чыккан. 1966 елда Диния наза- ратыинан алганда, ул вакыттагы СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтының директор урынбасары Ә. Харисов, Башкорт дәүләт университеты укытучысы 3. Шакиров. Башкортстан Министрлар советы каршындагы дин эшләре советы вәкиле Ардуванов иптәшләр тэзегән 24 томлык кулъязмалар исемлегендә бу — «Болгар тарихы» күрсәтелгән, ә СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы архивына кабул ителгән исемлектә күрсәтелмәгән. Шулай итеп, фән өчен гаять кыйммәтле тарихи чыганак эзсез югала. Бу — әлбәттә, бик сәер һәм аяныч күренеш. Шул ук томның »Юаныч» дип исемләнгән икенче кисәге — эчтәлеге белән бик кызыклы. Р. Фәхретдиневнең чын мәгънәсендә күпкырлы галим булганлыгына ышаныр өчен, биредә ул күтәргән мәсьәләләрнең исемнәре белән генә танышып чыгу да җитә. Түбәндә күрсәтеләчәк һәр мәсьәлә буенча ул төпле һәм тирән мәгънәле фикерләр язып калдырган. Менә «Юаныч»та күтәрелгән кайбер мәсьәләләр: әхлак, тәрбия, тормыш-көнкүреш, гаилә, никах, дуслык, дошманлык, сугыш. тынычлык, хөкүмәт һәм аның җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре. борынгы һәм бүгенге вакытларда ислам хөкүмәтләренең тәхет, мәркәз шәһәрләре исемлеге (алфавит тәртибендә), суд эшләре (казыйлар турында мәзәкләр белән), коллык, хөррият, ислам (гарәп) сәяхәтчеләре, шималь (болгар. Ә. X.) төрекләреннән булган үз сәяхәтчеләребезнең сәяхәтнамәләре, шагыйрьләребезнең җырулары һәм шигырьләре (халык җырлары. Ә. X.), зыяфәт — туй, кунак булу, кунак итү һәм боларның әдәпләре, ашау-эчү әдәпләре, тәмәке һәм аракының зарары, яхшы холыклар. бозык һәм яман холыклар, милләт, фәлсәфә һәм аның тарихы, галимнәрнең тәрҗемәи хәлләре турында әсәрләр, һава, кояш, дин турында, ысул җәдидә, шималь төрекләрендә гыйлем тәхсыйль итү рәвеше, хатирә дәфтәрләре, хикәятләр, кабер ташларындагы, язмалар, дөнья турында һә.м башка язмалар... Көнчыгышның Ибне Тәймия (17 том). Ибне Гарәби (13 том). Җамалетдин Әф- гани (9 том) кебек башка бөек шәхесләргә багышлап та Р. Фәхретдннев күп әсәрләр иҗат итә. Татар халкының бөек уллары, мәгърифәтче галимнәр Г. Курсави һәм Ш Мәрҗани иҗатлары, аларның тормышлары турында тирән мәгълүматлар, аларга язылган хатлар, мәрсияләр «Асарь»нең өченче томы исәпләнгән 12 томда, • Асарь»нең дүртенче — өстәмә томында (14 том) Мәрҗанинең X. Фәезхановка язган хатлары, Мәрҗанинең үзенә язылган хатлар, аның турында истәлекләр, китапханәсенең аяныч язмышы турында язмалар бик күп. Р. Фәхретдннев үзенең иҗатында Ш. Мәрҗанигә шул кадәр күп урын бирә ки, аның кулъязмаларының 19 нчы томы тулысынча Ш. Мәрҗанигә багышланган. Биредә бу зур галимнең борынгы Болгар чорыннан килә торган нәсел агачы — шәҗәрәсе бирелә. Г. Тукай Мәрҗанигә багышлаган мәрсиянең күчермәсе. X. Фәезханов язган хатларның күчермәләре. Мәрҗанинең тарихи эшчәнлеге турында, мишәрләрнең ту- рыдан-туры борынгы Болгарлардан, ә башкортларның финнардан барлыкка килү- ларе турындагы язмалар, Йосыф Дагыстани, Гали Чокрый мәрсияләре һәм башка терле язмалар тупланган. Ш. Мәрҗанинең Г. Курсави турында язылган «Тәибиһ әбиаэ әл-гаср галя тәнзиһи әнбаэ Әбү әнНасыр» («Габденнасыйр (Курсами) фикерләренең дәреслеген заман кешеләренә искәртү») әсәре һәм Г. Курсавинын «Әл-иршад лил-гибад» (.Кешеләрне туры юлга күндерү, әсәре турында Ш. Маржами язмасы (21 том), Ш- Мәрҗанинең «Назурат әл хак...» («Дөреслекне күрсәткеч...») әсәре хакында язмалар да (24 том) зур фәнни әһәмияткә ия булып торалар. Кулъязмалар арасында берничә том (21, 22, 23 томнар) .Төрле хатлар.дан тора. Эчтәлекләре белән алар бик кызыклы һәм күп төрле шәхесләргә карыйлар. Мәсәлән. «Ишми ишан», Акмулла, Г. Чокрый, Ш. Көлтәсн хатлары, мөфти Мөхәм иедьяр Солтановка язылган хатлар, донослар (15 том), X. Фәезханов, Ш. Мәрҗа- вн (14 том), Дәрдмәнд, Г. Гобәйдуллин, Вамбери (23 том) хатлары һәм башка бик күпләр «Асарь.не язганда файдаланылганнар. Р. Фәхретдиневнең кулъязма мирасы 40 том күләмендә СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы архивында саклана дип әйтелгән иде инде. Берничә ел сөйләшүләр алып барганнан соң. 1880 елның июнендә тагын 16 том кулъязма әсәре Диния назаратыннан алынып, элеккеләре янына кушылды. Әлеге 16 томны Диния назаратыннан алуда Р. Фәхретдиневнең Казанда яшәүче кызы Әсма апа Шәрәфнең тырышлыгы зур булды. Ләкин бу 16 томга әлегә кадәр фәнни тасвирлама төзелмәве һәм фәннн әй лә- _ нешкв керүенә комачаулык иткән кайбер сәбәпләр аркасында аларның тулы е; эчтәлеге яки тасвирламасы белән таныштыру мөмкинлеге булмаганлыктаи. Ди- ння назаратыннан алган вакытта карап чыгып, күчереп алган исемлеген генә ь тәкъдим итә алам. Менә алар: 1) Мәшһүр хатыннар, 2) Казан шәһәрендә булган с ислам нәдвәсе (съезды — Ә. X.), 3) «Асарь.нең 5 иче томы, 4) «Асарь»гә тә- х гальлекле (бәйләнешле — Ә. X.) фиһрист (эчтәлек — Ә. X.). Бу том — «Асарь»нең л барлык томнарының эчтәлеген тәшкил итүче 6 нчы том. 5) Гарәп лөгате вә аның о галимнәре, 6) Һәр төрле мәктүбләр вә кәгазьләр мәҗмугасы, 7) Ислам дине. z 8) Ислам дине. 9) Ислам дине. 10) Ислам дине (русчага тәрҗемәсенең кулъязма гс сы), 11) Ислам дине (русчага тәрҗемәсенең машинкада басылганы). 12) Ибие Рөшд, Әбү әл-галя әл-Мәгарри. Имам Газали, Ибне Гарәби. Ибие Тәймия. Әхмэд Мидхәт. Шәех Җамалетдин кебек көнчыгышның танылган галимнәре турында. 13) Болгар вә Казан төрекләре, 14) Мөхәммәд Хәсән Акчура тәрҗемаи хәле, 15) һәртөрле мәүзугларда (темаларда — Ә. X.) язылган кәгазьләр мәҗмугасы, 16) әл-Бәлягы әл-мөбин (4 томның 1 нче *.омы>. Р. Фәхретдиневнең иҗади тормышын яктыртучы чыганаклар, әлбәттә, югарыда санап үтелгәннәр белән чикләнми, алар әледән-әле табылып торалар. Уэгаи елны Диния наэаратының китапханәсендә эшләп утырганда бер китапка юлыктым, тышына 97 номеры куелып. .Риза Фәхретдинев кулъязмасы» икәнлеге күрсәтелгән. Игътибар белән карый төшкәч, бу китапның башында һәм азагында барысы 16 бите Р. Фәхретдинев кулы белән язылган, ә китапның төп өлеше — Ш. Марҗа- нинең 1886 елда Казанда ташбасма ысулы белән басылган. .Әл газбе әлфурат вә әл-маэ әэ-зәлал фи шәрхн әл-җәлал» («Җәлал» шәрхенә карата татлы һәм саф сулар, (дөрес фикерләр) исемле, татар укымышлылары арасында яңа фикер һәм карашлар тууына күп тәэсире булган, һәр бятендә Мәрҗанииең үә кулы белән өстәмәләр язылган, бик сирәк очрый торган китабы икәнлеге «чыкланды. Р. Фәх ретдинев бу китап турында фикерләрен, аннары .1886 елда Казанга баргач. Мәрҗани хәзрәтләреннән шул китабын бирүен үтенгәч, матбугатта басылып чык кан, хаталарын төзәткән беренче нөсхәсенә язып бүләк нтеп бирде» дип язып куйган. Шуны раслап язылган бер кечкенә кәгазьдә Мәрҗани кулъязмасы да бар. Бу уникаль табыш - Ш. Мәрҗани белән Р Фәхретдинев врасында нииди зур иҗади дуслык булганлыгына үзе бер дәлил булып тора Фән аксакалы Мәрҗа нинең, үзенә лаеклы алмаш булырлыгына ышанып, фәндә яңа адымнар ясый башлаган Р Фәхретдиневкэ хәер фатихасын, изге теләкләрен юллавын ачыклый бу кыйммәтле чыгзнзк. ф Р. Фәхретдиневнең язмалары, кайбер әсәрләре халыкта кулдан-кулга күчерелеп тә йөриләр. Шундыйларның берсе «1925 елның 11 нче гыйнварында Уфа шәһәр комитетына сайланган котлугь татар егетләренә һәм гомумән бүген эш башында торучы иптәшләргә ачык мәктүб» дип исемләнгән. Бу ачык хатны Р. Фәхретдинев. Уфа шәһәр комитетының, «Диния назараты һәм назаратның архивы саклана торган таш биналарны кичекмәстән бушатырга» дигән боерыгы уңае белән бу архивның киләчәк буыннар өчен гаять әһәмиятле фәнни чыганак булачагын, аны ничек кенә булса да саклап калырга кирәклеген аңлатып, дәлилләп, 18 бит күләмендә язып мөрәҗәгать итә һәм шуның белән фән өчен бәяләп бетергесез әһәмиятле. 1963 һәм 1966 елларда Башкортстан Үзәк Дәүләт архивына, И-295 номерлы фондка тапшырылган 68250 берәмлек архив чыганагының бөтенләйгә юкка чыгуын булдырмый кала. Р. Фәхретдиневнең шушы олы хезмәте генә дә фәнни һәм гражданлык батырлыгы булып тора. Р. Фәхретдиневнең күпкырлы фәнни эшчәнлеген җентекләп һәм тирәнтен өйрәнү, аңа лаеклы бәя бирү, фән өчен гаять кыйммәтле кулъязма мирасын өйрәнү — фәнни хезмәткәрләрнең изге бурычы һәм бу эш бик күп галимнәрне көтә.
РИЗА ФӘХРЕТДИНЕВНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ ХАЛЫКАРА ИМИНЛЕК МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ ДОКУМЕНТЛАР алим Р. Фәхретдинев совет власте елларында мөселман дөньясында талау сугышларына, колониализм режимына каршы зур активлык белән көрәш алып барган кеше. Бу көрәштә ул үзенең руханилар, дингә ышанучылар арасындагы авторитетына таянган һәм үзенең эшчәнлегендә һәрвакытта да совет дәүләтенең күренекле эшлеклеләренә мөрәҗәгать иткән. Түбәндә шуларны раслый торган берничә документ китерелә '. 1925 елның 31 октябренда Мәскәүдә СССРның Революцион Хәрби Совет председателе, Хәрби һәм Диңгез Эшләре буенча халык комиссары. Хезмәт һәм Оборона Советы әгъзасы күренекле полководец М. В. Фрунзе үлә. Шул көннәрдә Мәскәүгә ВЦИК (БҮБК) адресына Р. Фәхретдинев түбәндәге телеграмманы җибәрә 2 : «ВЦИК, Кремль, Москва. Выражаю глубокое соболезнование верующих мусульманских масс РСФСР по случаю смерти славного вождя армии, освободившей трудящихся СССР от гнета. Мы уверены, что рабочекрестьянская армия выдвинет новых Фрунзе, которые помогут восточным народам в борьбе за освобождение». 4.XI. 1925» Шул ук вакытта Р. Фәхретдинев мөселман дөньясының теләсә кайсы почмагында кабынган сугыш учакларын күзәтеп барган һәм мөселманнарның моңа каршы протестын белдерә килгән. Бөек Октябрь Социалистик революциясенең йогынтысы астында гарәп илләрендә, шул исәптән Мисырда да, милли азатлык хәрәкәте башлана. Инглизләргә каршы Мисырга азатлык таләп итү дулкыны күтәрелә. Мисыр коммунистлары, социалистларының Каһирәдә. Искәндәриядә, ПортСәгыйттә беренче группалары барлыкка килә. 1922 елда Мисыр Коммунистлар партиясе төзелә. Илдә азатлык хәрәкәте көчәя. Бу хәрәкәттән куркып калган Бөекбритания дәүләте Мисырга 'Документларны җыйды һәм журнал өчен әзерләде— Мөхәммәт Мәһдиев ’ Чор һәм тел үзенчәлекләрен саклау өчен телеграмма текстлары оригиналдагыча бирелде Г протектораттан баш тарта. Әмма, Мисырда үзенең хәрби көчләрен калдыра. Ан глия капиталы да әлегә үзенең хакимлеген саклый. 1924 елның сентябрь-октябрь айларында Мисырның яңа хөкүмәте Англия кораллы көчләрен Мисырдан һәм Суданнан чыгармакчы булып хәрәкәт башлый. Бөекбритания 1924 елның ноябрен- да Мисыр хөкүмәтенә ультиматум куя: Суданнан бик тиз генә Мисыр гаскәрләрен чыгаруны таләп итә. Мисыр хөкүмәте моннан баш тарткач. Бөекбритания хәрби хәрәкәт башлый, Мисыр гаскәрләренә каршы ут ача. Искәндәрия шәһәрендәге таможняны басып ала. Корбаннар, кан кою башлана. Р. Фәхретдиневнең телеграммасы : «1924, 17 ноября в ВЦИК Советского Союза. Мусульмане СССР глубоким возмущением следят за наглым поступком английских империалистов по отношению мирному египетскому народу. Выражая свой протест, призываем мусульман, порабощенных Англией колоний, теснее сплотившись дать отпор новому посягательству лордов на самостоятельность мусульман Египта, а мировой пролетариат — оказать активную помощь трудящим ся Египта, борющимся за свое освобождение и независимость. Пусть знают империалисты всего мира, что недалеко то время, когда Восток поднимется, и настанет час расплаты». Әмма, дөньядагы империализм бер үк максат, бер ук төс белән яши. Инглизләр Суданда, Мисырда башбаштаклык эшләгәндә француз империалистлары да тик ятмый. Алар да Сүрия халкының милли азатлык хәрәкәтенә каршы туплар, самолетлар әзерлиләр. 1925 елның 18 июнендә Сүриядә французларга каршы милли азатлык восстаниесе күтәрелә. Бу хәрәкәткә Сүриянең эшчеләре, феллахлары, милли интеллигенция катнаша. Баш күтәрүчеләр дүрт меңләп француз гаскәрен тар-мар кылып, берничә шәһәрне азат итәләр. Бу восстание гомумсүрия восстаниесенә әйләнә. 1925 елкың 14 нче октябренда баш күтәрүчеләр Дәмәшкъ шәһәренә килеп керәләр. Ләкин француз генералы Садрай шәһәрне котчыккыч рәвештә бомбага тота. Баш күтәрүчеләр күп корбаннар биреп шәһәрне калдырырга мәҗбүр булалар. Р. Фәхретдиневнең телеграммасы: •Председателю ВЦИК Калинину; копия Наркоминдел, Кремль, Москва. Последнее злодеяние французских генералов в Дамаске, известие о котором встречено глубоким возмущением мусульман СССР, является новым доказательством хищнического отношения империалистов к мусульманским народам. Акты зверства в виде бомбардировки мирного города, убийства женщин и детей французскими империалистами, мы уверены еще более укрепит объединение угнетенных народов Востока вокруг лозунга борьбы за освобождение и сближение с Советами и послужит скорейшей гибели групп, превративших Францию из страны прав человека — гражданина в страну убийц, грабителей. Просим довести наше глубокое сочувствие сирийскому-арабскому народу». Мөселман руханиларының Ботенроссия съезды халыкара хәлнең аеруча катлаулы көннәренә туры килә. 1926 елның 25 октябреннән алып 4 ноябрена кадәр Уфада киңәшкән бу мәҗлеснең документлары, шулай ук Р Фәхретдиневнең Совет хөкүмәтенә мөнәсәбәтен ачыклауга нигез була ала. «Председателю ВЦИК тов. Калинину, Москва. Всероссийский съезд мусульманского духовенства и уполномоченных приходов шлет председателю ВЦИК тов. Калинину искренний привет. Съезд пользуется случаем выразить от имени всех мусульман благодарность и преданность Советской власти, защитнице угнетенных народов Востока и обещает поддержать советскую власть в ее мероприятиях по укреплению завоеваний ооволюции». СССР Чит Ил Эшләре Халык Комиссары Чичеринга: • Съезд заявляет перед всем миром, что советская власть, начертавшая на своем знамени защиту угнетенных народов от хищничества империалистических держав, является бескорыстной защитницей их во имя справедливости и гуманности. Съезд вполне уверен (что) мусульманские народы поймут, что их освобождение, культурно-экономическое развитие зависит от тесного объединения мусульманского мира с пролетарским миром во главе его советской власти. Шундый ук эчтәлекле тереграмма Хәрби һәм Диңгез Эшләре Халык Комиссары К. Е. Ворошиловка да җибәрелә: «Народному Комиссару по Военным и Морским Делам тов. Ворошилову. Третий Всероссийский съезд представителей Мусульманского Духовенства и приходов приветствует в Вашем лице Красную Армию, являющуюся оплотом мирного труда и спокойной жизни трудящихся масс, всегда готовую отразить нападение врагов и их попытки помогать мирному строительству Союзных республик и осуществлению заветов великой революции». Риза Фәхретдиневнең Мәскәүгә адресланган түбәндәге телеграммасы аеруча кызыклы: бу телеграмма Бөек Октябрь Социалистик революциясенең унъеллыгы уңае белән 1927 елның 6 ноябрен да җибәрелгән. «Председателю Всесоюзного Центрального Исполнительного Комитета Михаилу Ивановичу Калинину, Кремль, Москва. В знаменательный день десятой годовщины октябрьской революции, открывшей для угнетенных народностей бывшей Российской империи вообще и для мусульман в частности широкие перспективы и великие возможности... ЦДУМ приемлет за долг принести свои поздравления в лице Вашем правительству Союзных республик. Истекшие десять лет доказали, что мусульмане Востока вообще и СССР в частности, взиравшие с надеждой и упованием на лозунги, начертанные на знамени первой в мире пролетарской республики не разочаровались в своих ожиданиях освободиться из тисков нравственной и физической эксплуатации империализма».