Логотип Казан Утлары
Публицистика

 Фәрит Яруллин.. «Шүрәле»

Ул көннәр минем хәтердә әле дә яхшы сакланган. Менә минем кулда бер афишаның фотокопиясэ. Татар халкының беренче балеты «Шүрәлемнең беренче афишасы ул. Балетның премьерасы 1945 елның 12 мартында булды. Балетның авторы Фәрит Яруллин белән мин 1930 елда таныштым. Аның Казан музыка училищесында укыган еллары. Ул вакытта Казанда эшче яшьләр театры эшли иде. Мин башлыча академия театрында эшләсәм де, биредә бию буенча дәресләр алып бардым. Театр тирәсендә тупланган яшь иҗат көчләре арасында артистлардан башка шагыйрьләр, музыкантлар да бар. Шул елларда Н. Җиһанов, Ф Яруллин һәм флейтачы Батыршин үзенчәлекле трио оештырып, театр спектакльләрендә уңышлы гына чыгышлар ясый иделәр. Фәритне мин тыйнак, оялчан, аз сүзле егет дип белом. Ул күбрәк иптәшләрен тыңлый, инде бер дә дәшми калырлык түгел икән, тирән уйлап, бик төпле, акыллы бер-ике сүз әйтеп куя. Чынлыкта исә ул зур ихтыяр көчәнә ия булган түземле, эшчән, максатына ирешүчән бер кеше иде. Аннары без аның белән Мәскәүдә очраштык Мин бу чакта Зур театр училищесында укый идем. Ә Фәритнең консерватория каршындагы рабфакта укыган чагы. Яңа гына оешкан татар опера студиясендә укучы казандаш дусларым янына еш килеп йөрсәм дә, ул елларда Фәритне күп очратырга туры килмәде Күрәсең, ул топле белем алу нияте белән, вакытын бушка үткәрмәскә тырышкан һәм иҗади эш белән дә актив шөгыльләнгәндер. Нәкъ шул елларда аның комсомол-яшьләр өчен язган патриотик хисле, моңлы матур җырларын распубликабыэның барлык асылларында яратып җырлыйлар иде индз 1938 елны ТАССР Халык комиссарлары Советы Казанда Татар дәүләт опера театры оештыру турында карар кабул итә. Шул ук елны мин Мәскәүден укуымны тә177 У майлап, яңа оештырылган театрга баш балетмейстер булып кайттым. Студияне тәмамлаган җырчыдар да кайтып эшкә тотындылар. Яңа театрның яшь иҗат коллективы никадәр дәрт, ашкыну, шатлык белән эшли башлавын күз алдына китерү кыен түгел. Театрның уз бинасы, үз сәхнәсе юк иде әле. Зур драма театры бинасында татар операсын, беренче балетны куярга әзерлек барды. Ниһаять. 1939 елның 17 июлендә яшь композитор Н. Җиһановның «Качкын» операсы белән театрның беренче сезоны ачылды. Татар халкы бию фольклорына бай булса да. һәм ул бераз өйрәнелеп, профессиональ югарылыкка куела башласа да, үзебезнең милли балетыбыз юк иде әле. Шуңа күрә композитор П. Гербельның «Кирәксез саклык» балетын әзерләп куйдык. Шул ук вакытта шагыйрь Әхмәт Фәйзи һәм композитор Фәрит Яруллин, Габдулла Тукай әсәреннән файдаланып, «Шүрәле» балетын яза башладылар. Беренче адымнар, беренче тәҗрибәләр, беренче уңышлар иде бу. 1940 елны хөкүмәтебезнең Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздыру турындагы карары безне тагын да куандырды. Декаданы әзерләүдә ярдәм күрсәтү өчен Мәскәү- дән һәм Ленинградтан күренекле сәнгать осталары чакырылды. Шулардай П. А. Гусев— декаданың баш балетмейстеры, Л. В. Якобсон — «Шүрәле» балетын куючы, ә А. В. Лопухов актерлар белән характерлы биюләрне эшләүче итеп беркетелде. Ул чагында мин декадада күрсәтү өчен әзерләнә торгэн «Алтынчәч» операсының балет картиналарын әзерләү белән мәшгуль идем. Шулай да «Шүрәле» балетыннан да читтә торырга туры килмәде. 1939 елның апрелендә Ф. Яруллинның укытучысы Мәскәү консерваториясе профессоры Г. И. Литинскийдан хат алдым: «Әхмәт Фәйзн белән яхшылап сөйләштем. Сезнең белән килешкәннән соң туган фикерләремне ул хуплады. Шулай итеп, рольләр менә болай чиратланачак — либреттист Әхмәт Фәйзи, ә хореография сценариесенең авторы сез буласыз. Икенче майда өчәүләп — Фәйзн, Яруллин һәм мин Казанга киләбез. Әгәр анда очрашсак, яхшы булыр иде. Сәлам белән сезнең Г. Литинский». Г Литинский «Шүрәле» балетының музыкасын башта ук яратты һәм аның турында бик югары фикердә булды. Шул ук елны икенче бер хатында ул: «Композитор Яруллин беренче кисәген язып бетерде, хәзер икенче кисәген эшли. Бию мөмкинлекләре һәм тәэсирлелеге ягыннан музыка теләсә нинди мактаудан өстен»,— дип язды. Композиторның да, либреттистның да мондый зур күләмле әсәрне беренче эшләүләре иде. Тәҗрибә җитмәве сизелеп тора. Либретто Г. Тукайның «Кышкы кич», «Көтмәгәндә», «Буран», «Суык», «Су анасы», «Бала белән күбәләк» һәм башка әсәрләреннән файдаланып язылган булып чыкты. Бер кат укып тикшергәннән соң, либретточы Әхмәт Фәйзи, композитор Фәрит Яруллин, әсәрне сәхнәгә куючы Леонид Якоб- сонга балетны яңадан эшләргә киңәш бирелде. Билгеле инде, либретто үзгәргәч, музыка да шуңа яраклаштырып үзгәрә, күп урыннарын яңадан язарга кирәк була. Фәрит Яруллин үзен бик эшлекле, сабыр, уйчан тотты һәм эшне ахырына кадәр җиткерергә әзерлек белдерде. Ул кунакханәдә яши иде, шунлыктан театр белән элемтәдә тору, язылган кисәкләрне тыңлатып карау, яңа фикерләр ишетү өчен барып-килеп йөрергә ара якын. «Шүрәлелне кую өчен махсус чакырылган талантлы балетмейстер Фәриткә теге яки бу киңәшләрен бирә, яңа музыка язарга, яки язылганнарны камилләштерергә кирәк булса, Фәрит һәрвакыт яныбызда. Горурлыгыбыз булган «Шүрәле» балеты җиңел тумады. Аның либреттосының өч варианты һәм Фәрит кулы белән язылган нота черновикларының аерым кисәкләр* саклана. Димәк, ул өч тапкыр яңадан эшләнгән. Никадәр көч, түземлек, фидакарьлек кирәк булган аңа. Балетны сәхнәгә кую да куп көч, зур мәшәкатьләр сорый. Беренчедән, балет труппасын 90 кешегә җиткерергә дигән карар чыгарыла. Җаваплы партияләрне башкару өчен Ленинградтан килгән Нәгыймә Балтачеева. Габдрахман Кумысников һәм Исхак Рәхимов безгә зур булышлык күрсәттеләр. Аннары бер бәхетле очрак безгә ярдәм итте: 1939—40 елларда Мәскәүнең Үзәк культура һәм ял паркы каршында эшләп килүче хореография театры зур популярлык казана Илледән артык кешене берләштергән, югары профессиональ осталыкка ия булган коллективта заманыбызның атаклы балеринасы Е. В. Гельцер классик дәрес- лер «лып бере. 1941 елның башында бу труппа Казанга киле, һем безнең балет труппасы 90 кешеге җитә. Талантлы балалардан 60 кешелек хореография студиясе тезелә Барлык коллектив тугыз группага бүлене, һем Каркайда тынгысыз иҗат тормышы, >ш, ейренүлер башлана. Артистлар классик биюләр һәм халык биюләрен ейрәнәләр. Шул ук вакытта «Шүрәле» балеты авторлары әсәрнең икенче вариантын камилләштерү эшенә илһамланып тотыналар. Ләкин ашкыиуль| өметләрне, башкалага барып имтихан тоту кемнәрен күрергә туры килми Боек Ватан сугышы халкыбыз тормышын ботеиләй башка юнәлештә борып җиберә. «Шүрәле» балетын да сәхнәгә кую мөмкинлеге езелә. Сугыш башланып бер ай да үтми, Фәрит Яруллин армиягә китә. Ульяновск шо- һәрендәге пехота училищесына җибәрелә Шул ук училищеда татар балетының Мәс- кеүдән килгән солисты Николай Суворов та укый. Соңыннан ул үзенең истәлекләрендә бу училищеда дүрт ай укуларын, тошке аштан соңгы ял вакытында Фәрит Ярул- линиың «Шүрәле» балетыннан яраткан вариацияләрен фортепианода уйнавын сейли. Күрәсең, Фәрит иҗат эшеннән бервакытта да аарылып тормаган. Җае килгәндә, вакыты булганда балет музыкасын камилләштерүне дәвам иткән. Ләкин талантлы композиторга үзенең күренекле әсәрен сәхнәдә күрергә насыйп булмый. Ул 1943 елның сентябрендә немец фашистлары белән сугышта батырларча һәлак була. Без, театр хезмәткәрләре һәм Фәритнең дуслары, бу югалтуны авыр кичердек Ләкин аның эше ярты юлда туктап калмады, дуслары аның иҗат планын дәвам иттеләр, һәм 1945 елның 12 мартында каэанлылар беренче тапкыр «Шүрәле» балетын карадылар. Бу беренче татар балеты, профессиональ хореографиягә нигез салгаи әсәр, кадерле иптәшебезнең якты истәлеге иде. Шуңа күрә дә без, аны сәхнәләштерүчеләр, бу эшкә зур саклык һәм үтә җаваплылык белен карадык. Мин биредә «Шүрәле» балетының беренче тамашасын эзәрләгән иптәшләрне искә аласым килә. Аннан соң аны күп кечләр уйнады, ә болар беренчеләр иде бит Балетның беренче һәм еченче актын Л. А. Жуков, икенче актын мин куйдым. Оркестр белән И. В. Әүхәдиев дирижерлык итте. Художнигы Т. Н. Сперанский булды Былтыр партиясен Б. Ш Әхтәмов, Сөембикәне — А. Ф Гацулина һәм М. А. Махио, Шүрәлене— В. Г. Романюк, яучы карчыкны—М. К. Карамышэаа һәм Таз ролен Г X Таһирое башкарды Музыканы оркестрга Ф. Е. Витачек салды. Фәрит Яруллин татар милли балет сәхнәсенең уңышлы үсешенә нигез салган гө- җәеп талантлы әсәр иҗат итте. Аның бу хезмәте безнең илебээдә генә түгел, чит илләрдә дә зур яңгыраш тапты. 1950 елны Ленинградның С. М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында Л. В. Якобсон тарафыннан ул «Али-Батыр» исәме белән куелды 1955 елда Мәскәүдә СССРиың Зур театрында, 1959 елдан башлап Одессада, Киевта, Ригада, Чиләбедә, чит илләрдән Югославия, Албания, Румыния, Болгария сәхнәләрендә «Шүрәле» зур уңыш белән барды. Болгария башкаласы Софиядә Ст. Македонский исемендәге театрның «Шүрәле»не әзерләгән көннәрен хәтерлим. Мескәүдә Луначарский исемендәге ГИТИСны тәмамлап, София театрында эшләгән Георгин Аб- рашев ун кенгә Казанга килеп, татар халкының фольклорын җентекләп өйрәнде Мин аңа үземдә сакланган фотоматериалларны бирдем. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә әзерләнгән барлык биюләрне күрсәттем, Ул аерым бию хәрәкәтләрен кинопленкага төшерел алды. Шулай җентекләп, ихлас күңел белән эшләнгән спектакль Болгариядә зур уңыш казанган. Бу турыда газеталар бик җитди рецензияләр язып бастырганнар. Болгариянең сәнгать комитеты беэнаң дә кечкенә хезмәтебезне искә •лып, «Шүрәле» балетын куюдагы ярдәмегез өчен, дип рәхмәт хаты җибәрде Кайчандыр безгә Ленинград һәм Мәскәү театрлары профессиональ балетыбызны булдырырга булышканнар иде. Индэ без үзебез башка коллективларга ярдәм күрсәтерлек булып җитлектек. Татар опера һәм балет театры Рига, Одессе. Киев театр коллективларына «Шүрәле» балетын әзерләргә бик теләп ярдәмгә килде