Логотип Казан Утлары
Публицистика

БҮГЕНГЕДӘН КИЛӘЧӘККӘ КАРАП

Моннан нәкъ ярты гасыр элек Татарстан, автономияле республикалар арасында беренче булып, Ленин ордены белән бүләкләнде Мондый зур бүләккә ул авыл хуҗалыгын күмәкләштерүнең ленинчыл планын тормышка ашыруда, авыл хуҗалыгы эшләрен уңышлы башкарып чыгу һәм кырларыбыздан продукция алуны арттырудагы казанышлары эчен лаек булды. Чоры өчен күрелмәгән, элекке крестьянның уена да килмәгән рекордлы уңыш үстерелде. Татарстан басуларының һәр гектарыннан 13 әр центнер ашлык җыеп алынды. Бу — күмәк крестьян хезмәтенең, коллектив хезмәтнең гаҗәеп зур мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтүче тәүге җиңү иде Ул көннәрдән безне ярты гасыр вакыт аерып тора. Кеше гомереннән дә кимрәк булган чорда республикабыз авыл хуҗалыгы җитди үзгәрешләр кичерде, авылның күмәк хезмәттә чыныккан яңа хуҗасы формалашты. Бу чор чын мәгънәсендә зур сынаулар, олы көрәш еллары булды. Шул илле елның байтак өлеше илебезнең азатлыгы, бәй- сезлеге өчен көрәшкә, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуга багышлануын исәпкә алганда, бүгенге уңышларыбыз тагын да колачлырак булып күз алдына баса. Игенчелекне генә алыйк. Моннан ярты гасыр элек һәр елны бер миллионга якын крестьянның маңгай тире белән эшкәртелгән кырлар бүген нибары алтмыш мең чамасы механизатор кулына тапшырылган. Димәк, бер механизатор ул чордагы унҗиде кешене алыштыра, бер үзе зур гына бер авылны туендырырлык икмәк үстерә. Тагын бер сан: узган ел бер центнер ашлык җитештерү өчен нибары 1 сәгать 48 минут эш вакыты сарыф ителгән. Димәк, бер кешене ел буе туйдырырлык икмәк үстерү өчен бүгенге механизаторга нибары ике сәгатьлек эш вакыты җиткән. Ә бит күмәк хуҗалыкка күчкәнче, крестьян, бөтен гаиләсе белән караңгыдан караңгыга эшләп тә. очын-очка ялгап туенырлык кына икмәк җитештерә алган. Шушы кечкенә генә күрсәткеч тә күмәк хуҗалыкның, коллектив хезмәтнең, социалистик тормыш рәвешенең гаять зур өстенлекләре, мөмкинлекләре турында сөйли. Моны тулырак күз алдына китерү өчен республикабыздагы социаль-экономик үзгәрешләргә игътибар игик Партиябез, бөек Ленин тәгълиматларына таянып, авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору һәм аны үстерүдә гигант колачлы эшләргә җитәкчелек итте. Бу эш гаять кыен да, катлаулы да булды. Әмма Ленинның кооперация планын тормышка ашыру безнең алга барыр юлларыбызда якты маяк булып торды һәм ул бүген дә шулай булып кала. Республикабыз авыл хуҗалыгы үткән юл һәм анда ирешелгән казанышлар да моңа ачык бер дәлил. Чагыштыру өчен исебезгә төшерик: моннан егерме биш еллар элек кенә әле республикабыз авыл хуҗалыгы нинди хәлдә иде? Күз алдына китерүе дә читен — Татарстан кебек алга киткән индустриаль республикада көн ихтыяҗларына җавап бирә алырлык бер генә терлекчелек комплексы да юк иде. Бүгенге кебек механикалаштырылган фермаларны игенчеләр һәм терлекчеләр ул вакытта хыялларына да кертмәгәннәрдер. Ә изге туфрак, безне туендыручы җиребез? Аның да хәлләре мөшкел иде: уңдырышы-гумусы елдан-ел кими барды, туфрагы ярлыланды. Ниндидер борылыш ясарга, хәлне кискен үзгәртергә, гомумән, авылны яңабаштан үзгәртеп корырга кирәк иде. Партиябезнең март (1965 ел) Пленумы безнең тормышыбызда әнә шундый борылыш ноктасң булды. Ул авылны һәрьяклап үстерү максаты куйды, авыл хуҗалыгын күтәрү өчен гаять киң мөмкинлекләр ачты. Пленумнан соң үткән унсигез елда бу юнәлештә республикада зур аграр программа гамәлгә ашырылды. Бүген Татарстан агропромышленносте комплексының авыл хуҗалыгы секторын 558 колхоз, 272 совхоз, 9 кошчылык фабрикасы, терлекчелек продукты җитештерү буенча алты хуҗалыкара берләшмә, куәтле теплицалар, промышленность берләшмәләренең 140 ярдәмче хуҗалыгы тәшкил итә. Мәгълүм булганча, бөтен байлыкның чыганагы — җир һәм намуслы эш. Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 4 491 мең гектар, шуның эченнән 3 746,7 мең гектары сөрүлек җирләр. Бу җирләрдә 3 400 чамасы авыллар, поселоклар һәм аларда бер миллион бер йөз егерме өч мең кеше яши. Хезмәттә катнашучы авыл кешеләренең һәркайсы 1982 елда уртача 4182 сумлык продукция җитештерде. Бу күпме, әллә азмы? Мондый чакта тулырак җавап бирү өчен үткәнгә мөрәҗәгать итәбез, чагыштырып карыйбыз. Гадәттә, чагыштыру өчен авыл тормышындагы борылыш елы — тарихи март (1965 ел) Пленумы булган елны алабыз. 1965 елда һәр гектар җирдән 220 сумлык продукция алынган булса, унынчы бишьеллыкта ул 370, ә 1982 елда 391 сум тәшкил итте. Уртача һәр колхозчы һәм совхоз эшчесе 1982 елда, 1965 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек, ә 1950 ел белән чагыштырганда, 4 тапкыр күбрәк продукция җитештерде, ягъни республикабыз авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеге дүрт тапкыр күтәрелде. Моңа бигрәк тэ нинди факторлар исәбенә ирешелде соң? Иң беренче чиратта бу еллар эчендә авыл хуҗалыгының материаль- техник базасы ныгыды, сыйфат ягыннан ул яңарыш кичерде. Соңгы 18 ел эчендә моның өчен 5,7 миллиард сумлык капитал салым үзләштерелде. Авыл хуҗалыгы бу елларда халык хуҗалыгының техника белән тәэмин ителгән, югары дәрәҗәдә механикалаштырылган тармагына әверелде. Аның төп производство фондлары 4 миллиард сумга җитте, ягъни 1965 ел белән чагыштырганда алты тапкыр диярлек артты. Трактор паркының гомуми куәте биш тапкыр үсте, ә хезмәтнең энергия белән кораллануы дүрт тапкырдан күбрәккә күтәрелде. 1983 елда авыл хуҗалыгында эшләүче һәр колхозчы һәм совхоз эшчесенә егерме алтыдан артык ат көчемә тиң энергия куәте туры килде. Ат көче дигәннән, республикабыз Ленин орденына лаек булган елны барлык эшләр нигездә ат ярдәмендә башкарылса, бүген инде безнең ару белмәс баһбайларыбыз барлык энергия куәтенең нибары 0,4 процентын гына тәшкил итә. Тракторларның гына гомуми куәте дә өч миллион ат көченә тигез. Болар барысы да игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә кул көче таләп ителә торган күпчелек эш процессларын механикалаштырырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген шактый күтәрергә мөмкинлек бирә Авыл хуҗалыгын тагын да интенсивлаштыру юнәлешендә гаять зур эшләр башкарылды. Соңгы елларда республикабызда яңа тармак — * сугарулы үсемлекчелек барлыкка килде һәм ул ныгый. Колхоз һәм = совхозларда 240 мең гектар сугарулы җир бар. Мелиорацияне үстерү- £ гә барысы 400 миллион сумнан артык капитал салынды, һәм бу чара * үзенең уңай нәтиҗәсен бик тиз күрсәтте — коры килгән елларда да J терлек азыгы хәзерләү һәм терлекчелекне тотрыклы алып барырга, терлекләрдән продукция алуның күләмен, аларның баш санын саклап g калырга мөмкинлек бирде. § Химияләштерү буенча башкарган эшләребез дә аз түгел — соңгы * унбиш ел эчендә органик ашламаларны куллану ике тапкыр, ә мине- 5 раль ашламаларны кертү җиде тапкыр артты, ике миллион гектардан 3 артык сөрү җире известьланды. х Киләчәктә мелиорация һәм химияләштерүгә тагын да зуррак игь- - тибар бирәчәкбез. Җирләребез ашламаны күбрәк алачак — моңа иреJ шүдә инде төзелә башлаган Менделеевск ашламалар җитештерү заво- ф дына да ышаныч баглыйбыз. в Болар барысы да безнең шартларда авыл хуҗалыгын тотрыклы о үстерүнең, терлек азыгын, яшелчә һәм башка төр үсемлекчелек прох дукциясен гарантияле җитештерүнең нигезе булып тора. Авыл хуҗалыгын күтәрүнең комплекслы программасының состав и өлешен производствоны оештыру формаларын камилләштерү, бигрәк ” тә аны концентрацияләү һәм специальләштерү тәшкил итә. Бу — бер- ~ өзлексез дәвам итә торган процесс. Аерым төр продукцияләр җитешu терү буенча специальләшкән предприятиеләр, әйтик, кошчылык фабрикалары, теплица комбинатлары, ит, сөт җитештерү буенча куәтле комплекслар төзелә. Бүгенге этапта производствоны концентрацияләү һәм специальләштерүнең төп яңа һәм мөһим формасы булып агропромышленность интеграциясе исәпләнә. Икенче төрле әйткәндә, авыл хуҗалыгы продукты җитештерү белән бер үк вакытта, аны эшкәртү, саклау һәм реализацияләү эшләрен дә үзләре башкара торган предприятиеләр һәм берләшмәләр төзү — ул бүгенге көн таләбе. Безнең республикабызда шундый юнәлештәге беренче карлыгач — «Татплодоовощхоз» берләшмәсе һәм аның предприятиеләре. Шулай итеп, яңа этапта авыл хуҗалыгы производствосын концентрацияләү һәм специальләштерүнең төп үзенчәлеге шунда, бу процесслар авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, хәтта тармакның үз чикләренә дә сыеша алмыйча, тармакара характер алалар Җыеп кына әйткәндә, авыл хуҗалыгында материаль-техник базаны ныгыту, идарә итү һәм планлаштыруны камилләштерү, хуҗалыкларга проблемаларны үзлегеннән хәл итүгә мөмкинлек бирү, колхозчыларның, совхоз эшчеләре һәм авыл хуҗалыгы белгечләренең иҗади активлыгын үстерү республикабызда терлекчелек һәм игенчелек продукциясен җитештерүнең шактый артуына китерде, һәм мондый нәтиҗәгә бөтен ил күләмендә ирешелде. Тикмәгә генәме безнең дошманнарыбыз әлеге уңышларны күрмәмешкә салышалар, шик астына алырга, яки киметел күрсәтергә җай эзлиләр. Илебездә Азык-төлек программасы кабул ителү уңае белән буржуаз пропаганда төрле уйдырмалар уйлап чыгара башлады. Имеш, март (1965 ел) Пленумы карарлары көтелгән нәтиҗәне бирмәгән, һәм шуңа күрә, янәсе яңа чаралар үткәрү таләп ителә... Чынлыкта бу шулаймы соңТ Илебез күләмендә дә, Татарстан күләмендә дә моның киресен күрәбез, ягъни фактлар баш- качарак сөйли. Нәкъ менә март (1965 ел) Пленумында билгеләнгән чараларны тормышка ашыру авыл хуҗалыгы производствосының җитди үсүенә китерде. Илебез күләмендә икмәк җитештерү җиденче бишьеллыктагы 130 миллион тоннадан унынчы бишьеллыкта 205 миллион тоннага, ит 9,5 тән 14,8 миллион тоннага, сөт 64,7 дән 92,7 миллион тоннага, йомырка 36 дан 67 миллиард данәгә җитте. Безнең республикабыз мисалында да шундый ук үсеш, шундый ук закончалык саклана. Бу чор эчендә халык саны 15 процентка артса да, җан башына продукция җитештерү илебездә 28, ә Татарстанда уртача 30 процентка күтәрелде. КПСС Үзәк Комитетының март (1965 ел) Пленумында эшләнгән аграр политика тормышка уңышлы ашканга күрә дә илебездә Азык- төлек программасын эшләү мөмкинлеге туды. Бу программа илебезме азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы белән тәэмин итү мәсьәләсен кардиналь хәл итәргә тиеш. Уңышларыбыз зур булса да, әлеге мөһим мәсьәлә тулысынча хәл ителгән, көн тәртибеннән алынган дип әйтергә иртәрәк: безнең туклану рационы калориялелеге буенча физиологик нормага туры килсә дә, аны төрләндерү ягыннан әле җитди яхшыртасы бар. Бигрәк тә әлегә ит һәм ит продуктларына булган ихтыяҗ тулы канәгатьләндерелми, яшелчә һәм җиләк-җимеше дә җитәрлек түгел. Туклану продуктларына булган ихтыяҗ аларны җитештерү темпларына караганда тизрәк үсә. Бу, беренчедән, азык-төлек бәяләре шул килеш калып, халкыбызның акча доходларының артуы белән аңлатылса, икенчедән, экономиканың аграр секторында эшләүчеләрнең елдан-ел кимүе, шәһәр халкының үсүе белән дә аңлатыла. Республикабыз халкының табынын тагы да яхшырту өчен 1990 елга ит куллануны җан башына 1982 елдагы 52 килограмм урынына 72 килограммга, сөтне 291 урынына 386 килограммга, йомырканы 281 данә урынына 302 данәгә, яшелчәне 79,5 килограмм урынына 132 килограммга, җиләк-җимешне 16,3 урынына 73 килограммга җиткерергә кирәк. Куелган максатка ирешү өчен иң элек авыл хуҗалыгын тагын да интенсивлаштыру, аның нәтиҗәлелеген күтәрү, төп байлыгыбыз булган җирнең уңдырышын арттыру таләп ителә. Безгә бу бишьеллыкның ахырына ук инде бөртекле культураларның уңышын кимендә 21—22 центнерга, ә 1990 елда 23—25 центнерга җиткерергә кирәк. Уникенче бишьеллык ахырында дәүләткә ашлык сатуның күләме 1 миллион 750 мең тоннага, шикәр чөгендере 830 мең, бәрәңге 334 мең, яшелчә сату 155 мең тонна тәшкил итәчәк. Зур бурычлар тора, әмма алар — реаль бурычлар. Элегрәк: «Яңгыры булса, елы килсә...»» дип сөйләшергә яраталар иде. Соңгы елларда безнең республикабыз игенчеләрен, дөресен әйтергә кирәк, һава шартлары куандырмады. Әмма алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, хәзер инде һава шартлары, стихия иң мөһиме түгел, ә иң мөһиме — Карл Маркс әйткәнчә, һәр гектар җиргә күбрәк хезмәт һәм капитал салу, фәнне эшкә җигү, стихиянең тискәре йогынтысын киметү. Җир кешеләр өчен. Ул үзенең чын хуҗасы булуын, үзе турында кайгыртуын тойганда кешеләрне киендерә дә, туендыра да. Моны беркайчан да истән чыгарырга ярамый. Кешеләр бу җирдә үзләрен никадәр бәхетлерәк, шатлыклырак тойсалар, крестьян хезмәте аларга никадәр канәгатьлек хисе өстәсә, без изге максатыбыз — коммунизмга шул кадәр якыная барабыз дигән сүз. Җирнең табигатен, таләпләрен аңлап эш иткән игенче хәтта иң уңайсыз елларны да икмәксез калмый, әйбәт уңыш җыя. Балтач районы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз председателе X. Г. Галимуллин, Столбище тәҗрибәпроизводство хуҗалыгыннан У. X. Вәлиуллин, Тукай районы «Гигант» совхозыннан Н. 3. Зыятдинов, Актаныш районы «Таулар*1 колхозыннан И К Камалетдинов, «Коммунизм- га»дан К. Г. Гарипов, Мөслим районы «Урожай» колхозыннан М С. Сә- ләхов һәм башка уннарча хуҗалык җитәкчеләренең эше, уңышлары белән бөтен республика горурлана. Түбән уңдырышлы җирләрдә дә Балтач районы «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз игенчеләре 1983 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30, ә «Столбище» совхозында 32 шәр центнер уңыш үстерделәр Рекордлы уңышны исә «Гигант» совхозы үстерде Бу хуҗалыкта унынчы бишьеллыкта уртача уңыш 34 центнерга якын булды. Талантлы оештыручы, белгечләр, механизатор, игенчеләр күңелен яхшы аңлаучы, кешеләрне җиңүгә оста туплый белүче Н. 3. Зыятдинов— иген игү серләренә чын мәгънәсендә төшенгән җитәкче. 1982 елда биредә бөртекле һәм кузаклы культураларның һәр гектарыннан 50,7 шәр, ә 1983 елда 42 шәр центнер уңыш җыеп алдылар Ә бит әле кайчан гына Татарстан шартларында 35—40 центнер уңыш алу мөмкин түгел дип исбатларга тырышалар иде. Күрәсез, тиешле хезмәт куйганда, фән казанышларын киң кулланганда, күбрәк капитал салганда җиңүнең мөмкинлекләре чикләнмәгән. Юкка гына халкыбыз «Башлы кеше ташны аш итәр» димәгән шул һәр мәсьәләгә, агротехник алымны үтәүгә иҗади якын килү, кирәк чакта фән кешеләре белән ныклы элемтә булдыру, игенчелек ашы да юк. Дөрес, бу хуҗалыкларда да кырлар чәчелми калмый Чәчелә, тәгәрмәчләр әйләнә, ягулык сарыф ителә, хезмәт хакы түләнә Тик эшнең ахыргы нәтиҗәсе генә куанырлык булмый Чөнки җирнең чын хуҗасы юк, механизатор биредә башак мул тулсын дип түгел, ә югәр- мәчләр күбрәк әйләнсен дә, гектарлар күбрәк язылсын, кесәләр калынайсын дип эшли Куәтле техника белән коралланган бүгенге механизатор күңелендә колхозлашу елларына хас булган коллективизм, патриотизм рухын тагын да көчәйтеп җибәрсәң, шикләнмичә әйтергә мөмкин, куелган хезмәтне кырларыбыз тагын да юмартрак бүләкләячәк. Ягъни бүге дуаль төзелеш эшләре нык кимеде. Бу юнәлештә халыкка индивиду10 аль йортлар төзүдә зур булышлык кирәк. Колхоз һәм совхоз җитәк- ♦ челәреннән, республика оешмаларыннан индивидуаль торак төзелеше- ® нә карашны үзгәртү таләп ителә. Авылларны социаль үзгәртеп кору, һәр коллективны Азык-төлек < программасын уңышлы хәл итәрлек шартлар белән тәэмин итүдә эш- X лисе эшләр байтак әле. Унберенче һәм уникенче бишьеллыкта авыл £ төзелешенә юнәлдерелә торган средстволар үткән ике бишьеллык _ белән чагыштырганда 2,5 тапкыр артачак. Социаль бурычларны хәл итү өчен бу кадәр средствоның безнең республикабызда бирелгәне юк иде. Дәүләт һәм колхозлар исәбенә 1984—1985 елларда гомум мәйданы 600 мең квадрат метр булган торак йортлар төзеләчәк. Ур* ман хуҗалыгы министрлыгы колхозларга һәм совхоз эшчеләренә ел саен ике меңгә якын бура әзерләп сатачак. Төзү индустриясе предприятиеләре җыелма тимер-бетон һәм столярлык әйберләре, стеналар өчен газобетон блоклар эшләячәкләр. «Татстройбыт» тресты, «Татколхозстрой» берләшмәсе һәм «Татсель- строй» идарәсе авылда шәхси йортлар торгыза башладылар инде. Авыл төзүчеләрен проект документлары, цемент, кирпеч, агач, шифер һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча да эшлекле чаралар күрелде. Киләчәктә ел саен авыл җирендә һәр колхоз, совхозда уртача унҗидешәр квартира төзергә мөмкинлек бирәчәк. Авылда үзләренең шәхси йортларын булдырырга теләүчеләр өчен партия һәм хөкүмәтебез тарафыннан төрле льготалар, уңайлыклар каралган. Андый кешеләр Дәүләт банкыннан ссуда алып, колхозлары, совхозлары ярдәмендә, йорт салалар. Алынган ссуда төзелеш эшләре тәмамланганнан соң 25 ел дәвамында кире кайтарыла, ләкин 50 проценты гына. Ә калган өлешен түләүне колхозлар яки совхозлар үз өсләренә алалар. СССР Министрлар Советы үзенең 1983 елгы карары белән колхоз, совхозларга дәүләт яки үз исәпләренә төзелгән йортларны үзләрендә эшләүчеләргә ярты бәясенә генә сатарга рөхсәт итте. Шунысы мөһим, шул ярты бәясен дә сатып алучы 25 ел дәвамында түләячәк. Юллар төзү эшен дә нык җанландырасы бар, чөнки юл — авылны социаль үзгәртеп коруның иң мөһим чараларының берсе. Бу бишьеллык ахырына барлык колхоз һәм совхозларның да үзәк усадьбала- рын яхшы юллар белән тоташтыру, ә уникенче бишьеллык ахырына хуҗалык эчендәге юллар төзүне төгәлләү бурычы куела. Моның өчен безгә 1990 елга кадәр 3200 километрдан артык өсте каты юл төзергә туры килә, шуның 1500 километры хуҗалык эчендәге юллар булачак. Социаль һәм культура-көнкүреш төзелеше буенча алда зур эшләр тора 1990 елга кадәр 63 мең урынлы мәктәп, 26 мең урынлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, 50 мең урынлы клуб һәм культура йортлары төзеләчәк, колхоз һәм совхозлардагы поселокларны тулысынча үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү, барлык йорт һәм квартираларга газ кертү эшләре төгәлләнәчәк. Бу юнәлештә башланган эшләр уңышлы гына дәвам итә. Унберенче бишьеллыкта гына, мәсәлән, 90 мәктәп, 107 мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, 10 аптека, 70 культура йорты һәм клублар төзелде. Авыл җирендә хәзер 2 500 культура йорты һәм клуб, 1 400 китапханә, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, студия һәм халык театрлары эшли, авылга культура хезмәте күрсәтүдә 4,5 мең әдәбият һәм сәнгать эш- леклеләре катнаша. Шулай итеп, авылны социаль үзгәртеп кору юнәлешендә дә эшләнгән эшләр, уңышларыбыз бар. Әмма эшлисе эшләр тагын да зуррак, тагын да җаваплырак. Азык-төлек программасын хәл итүдә әдәбият һәм сәнгатебез, язу- чыларыбыз, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз алдында гаять зур бурычлар тора. Авылга йөз белән борылырга, шуның эчендә кайнарга, чынбарлыкны, киләчәгебезне реаль яктыртырга, ышандырырлык итеп ачарга кирәк. Авылларыбызның, колхоз һәм совхозларыбызның бүгенге торышы, аларның кадрлар, эшче көчләре белән тәэмин ителүе, миграция процесслары һәм башка социаль, экономик үзгәрешләргә әдәбият һәм сәнгатьнең йогынтысы аз булмады. Авыл яшьләренең производство һәм тормышыбыз таләп иткән һөнәрләр сайлавына ирешүдә язучылар, сәнгать эшлеклеләре дә зур өлеш кертә алалар. Без тормыш белән әдәбият арасындагы элемтәләрне ныгыту турында сөйләргә яратабыз. Әдәбият-сәнгать әсәрләренә бәя биргәндә төп критерий итеп бүгенге чынбарлыкның матур әдәбият әсәрләрендә дөрес яктыртылу дәрәҗәсе алына. Минемчә, бу гына җитми. Матур әдәбият әсәрләренә бәя биргәндә аларның бүгенге тормышыбызга, производство атмосферасына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын да исәпкә алырга вакыт түгелме икән? Әйтик, татар әдәбияты соңгы елларда авыл эшчәннәренең кызыклы гына образларын тудырды. Ә алар авыл кешеләренең рухи яктан камилләшүенә ничек йогынты ясыйлар? Механизаторны, терлекчене, авыл яшьләрен тормышыбызның иң мөһим проблемаларын хәл итүгә туплардай, үз артыннан ияртердәй уңай әдәби геройларыбыз күпме соң безнең? Язучыларыбыз, рәссам һәм композиторларыбыз, театр һәм кино сәнгате эшлеклеләре алдында бүген яңа, үткән чорлардагыдан күп ягы белән аерыла торган бурычлар тора. Заманыбызга тиң темплар белән үсүче авыл кешесе чынбарлык куйган мәсьәләләрне тормышчан коллизияләр, тирән эчтәлекле образлар аша яктыртуны таләп итә. Ул әдәбият һәм сәнгать әсәрләрендә үзен, замандашларын гына түгел, социалистик авылның киләчәген тасвирлаган, аны рухи яктан баетырлык үрнәкләр дә күрергә тели. Илебезнең Азык-төлек программасы туксанынчы елларны күз алдында тотып эшләнгән булса да, анда без тагын да ераграк киңлекләрне, мактаулы һәм авыр юлның яңа чакрымнарын күрәбез. Шуңа күрә бүгенге эшләрне, бүгенге бурычларны хәл иткәндә ераграк перспективаларны күз алдында тотабыз, социаль-экономик үсеш компасын киләчәк җиңүләр ягына юнәлтәбез. Ә ул җиңүләрне якынайту өчен һәркайсыбызга — игенче һәм терлекчегә дә, галимгә һәм төзүчегә дә. нефтьче һәм язучыга да — илебезнең куәте һәм чәчәк атуы өчен икеләтә энергия белән эшләргә, иҗат итәргә кирәк. Безнең буразналар Бөек Ватанның уртак иген басуына кушылалар, һәм һәркай- сыбызның фидакарь хезмәт җимешләре ил табынын баетуга өлеш булырга тиеш.