Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга-бер җавап

Сорау: — Якындагы иҗат планнарыгыз турында берничә сүз әйтсәгез иде? Нурихан Фәттах: — Иҗат планнарының иң якыны да, киләчәктәгесе дә минем өчен — Тарих. Безнең халыкның тарихы шулкадәр бай, катлаулы һәм шулкадәр мавыктыргыч, бер «тәмен татыгач* аннан аерылу мөмкин түгел. Бүгенге укучыга минем менә шул тарихның аз-азлап булса да төрле чорын, төрле ягын тасвирлап күрсәтәсем килә. Мәсәлән, 1985 елда болгар дәүләте белән рус дәүләте арасында беренче солых килешүе төзелүгә мең ел тулачак. Ике дәүләт арасындагы беренче килешү — бу бик зур нәрсә, һәм бу хакта ни дә булса язганда яхшы булыр иде. Ләкин безнең тарих болгар белән яисә дала һәм күчмәләр белән генә дә чикләнми. Төрки тарихның моннан дүрт-бнш мең еллык катламнарына да үтеп керергә була. Хәзергә мин сөннәр (скифлар) чорын чагылдырган «Сызгыра торган уклар.ның икенче китабын язам. Иң якындагы иҗат планым — даладан, сөннәрдән, чиннәрдән котылып, башка чорга, башка катламга тотыну