Бер сорауга-бер җавап
Сорау: — Поэзия тәнкыйтенә сезнең нинди таләпләрегез бар? Зөлфәт: — Шигъриятнең техникасы үсте дип әйтергә яратабыз, хәтта шуның белән мактанабыз да. Әйе, ул чыннан да соклангыч дәрәҗәдә үсте. Ләкин, уйлап карыйк әле... Шома рифмалар табу, ритмны тиешенчә саклау гына шигъри фикер йөртү осталыгын чагылдыра ала микән соң?.. Әлбәттә, шигырьнең тышкы калыбына яраштырып төрле рәвешләрдә кәгазьгә төшерелгән бу язмаларның поэзия белән һич кенә дә уртаклыгы юк. Алайса каян килә соң дөньяга шундый көяз, ләкин рухи яктан буш язмалар? Монда инде сорау туа: «Тәнкыйть ни карый соң?» Үткәннән бер мисал китерик: Пушкин хакында Белинский язганнарны уку — Пушкинның үзен уку кебек үк кызык. Ул чорларда тәнкыйтьче фикереннән соң шагыйрьнең серен эзләргә керешкәннәр. Ә киресенчә түгел. Дөресен генә әйткәндә, бигайбә, бүгенге көндә шигърият турындагы чыгышларның иң кызыклары шагыйрьләр каләменнән чыга... Безнең поэзия тәнкыйтьчеләренә вакыйга булган шигъри әсәрләр турында вакыйга булырдай тәнкыйть әсәрләре язарга вакыт җитте.