Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга- бер җавап

Соңгы елларда очраган иң кызыклы археологик табылдыклар турында сөйләсәгез иде? Равил Фәхретдинов, археолог: — Соңгы елларда очраган иң кызыклы табылдыкларның берсе — бронзадан эшләнгән борынгы көзге. Ул безнең эрага кадәр VI йөздә ясалган һәм кулланылган. Димәк, аңа хәзер 2500 «яшь». Көзге түгәрәк формада коеп эшләнгән, диаметры 18,5 см. Аңа 14 см озынлыкта сап куелган. Сап башында тәкә башы сурәте, ул шул заманнарга хас «җәнлек стиле»ндә эшләнгән. Белгечләрнең фикеренчә, мондый көзгеләр антик дөньяның Кара диңгез буендагы Ольвия шәһәрендә ясалып, скифлар арасында киң таралыш алган булган. Әлбәттә, скифлар безнең якларда яшәмәгәннәр. Әмма Идел-Кама буйларында аларның замандашларыннан тиссагет исемле кабиләләр көн иткәннәр. Без бу көзгене әнә шул кабиләләр белән бәйләргә мөмкин дип уйлыйбыз. Алар Иске Казан янында ук урнашкан бер борынгы ныгытмада яшәгәннәр. Бу фикер белән без Ижевскида булып узган VII Урал археологик киңәшмәсендә уртаклаштык. Көзге белгечләр һәм, гомумән, археологлар арасында зур кызыксыну уятты. Икенче төрлерәк тә фикер әйтелде, әлеге көзгенең борынгы грек тарихчысы Геродот тасвирлаган төньяк сәүдә юлында (Ольвиядән алып Урал тауларына чаклы булган юл) берәр скиф кешесе тарафыннан күмеп калдырылган хәзинәдән булуы мөмкин диелде. Ничек кенә булмасын, Татарстанда гына түгел, бөтен бер Идел-Кама регионында беренче тапкыр очраган «Иске Казан» көзгесе безнең бу якларның көньяк скиф-грек дөньясы белән экономик-культура бәйләнеше хакында сөйли. Ә археологик истәлек булу ягыннан ул бердәнбер (уникаль) табылдык дигән исемне ала.