Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәгеннән алдым

Йөрәгеннән алдым
Орфей, Орфей! Аның җырларына Агым сулар туктап тынганнар, Ул кагылса лира кылларына — Сандугачлар сәҗдә кылганнар...
Җырда булган аның бөтен көче, Сәнгатендә булган тылсымы. Давылларны авызлыклар өчен Тик лирасы илткән җырчыны.
Ишетәм сыман Орфей тавышларын,
Яңгырашы чыңлый сазымда: һәлакәте кушыла алысларның Бәхет җырлыйм дигән чагымда...
«Алтын руно» өчен әнә җирдә Изге ирләр көрәш күтәрде: Язон батыр баткан кара тиргә,— Аргонавтлар килеп җитәрме?!.
Җиһан тетри өреккән ат кебек, Колыннарын талый бүреләр...
Илләр поскан ояларга кереп. Шик таратып өннәр йөриләр.
Сугыш яный безгә уңда, сулда, Бар дикъкатен ала сак ирнең: Бер кулында лира, бер кулында Кылыч хәзер солдат-шагыйрьнең.
Булыр иде яшәү аисат>шома Хәтеремне әгәр алдасам: Гаҗәпмени, халкым, язмышыңа Мин ваемсыз карый алмасам!
Үзең шагыйрь дигән исем бирдең, Ул җиңел дә җилдәй, авыр да:
— Чәчәкләре җирнең сиңа,— дидең,—
Күтәр,— дидең,— иңгә тавын да!
Кичерәм сыман Орфей язмышларын:
Иминлеккә — һәр ни кылганым! Лирамны да илгә багышладым, Йөрәгеннән алдым кылларын.
1982—1983
Төрле уйлар
Кыл яхшылык, рияланма — кыл да оныт, Җуйма кадерен — искә алма торып-торып.
Кылыйм дисә, яманлыкка һәркем оста, Яманлыкның уе озын, буе кыска:
Уе озын... ләкин күпме үрләмәсен, Ай-йолдыэга ташлый алмый күләгәсен.
Егет булсаң егып була җаһилләрне,— Үрнәк итсәң Алишләрне, Җәлилләрне...
Ирләр көрәш мәйданында батыр кала, Ә мескеннәр хәрәмләшә — аяк чала.
Тасма телнең озын ул сүз дилбегәсе: Хуҗасына бар дан сөйләп, бил бөгәсе.
Бәхет — андый түбәннәрдән булсаң ерак, Кыска гомерең үткәрмәсәң «хәер сорап».
Гаҗәп түгел тел төбендә Төпченсәләр,— Хөсетлекне «уяулыкка» күчерсәләр.
Вак-төякнең бар сыйфаты хөсетлектә, Андыйга хас койрык болгар көчеклек тә.
Андый белә, тел озайтмый иясенә: Исәп тота күпме сөяк тиясенә.
Торган саен йөзен ача кайбер дуслар, Тел «остара», күтәрелгән саен тостлар:
Сугышларга теләп киткәнлегем дә хак, Берәү шуның өчен диде миңа: «Ахмак!»
«Без патриот!» дип түш каккан якыныма Исем китте — икейөзле «акыллыга».
Миңа нәрсә, миңа горурлыгым — байлык!
Шәрап тотсам да, хисләрем булды айнык.
Сугышта да, тынычта да тугры калдым: Ике яклап ветеран дип исем алдым.
Шуннан артык нәрсә кирәк карт солдатка, Я, кем тагын да ни әйтер шушы хакта?
Ни әйтсә дә, ис китәрлек дөнья бит ул: ГалибкәIV дә, гарипкә дә оя бит ул!
Син дә, Нури, фани дөнья улысың бер, Уйларыңны һәр дәм изгелеккә дүндер.
1981—1982
Ике оям
Казаннардан чыгып китәм
Казакъ араларына,
Мин шул кадәр гашыйк икән
Сәйран далаларыма:
Кайтыр идем Казаныма —
Далам, казагым кала.
Китәр идем казагыма — Йортым — Казаным кала. Идел яры итәр идем Алатау кыяларын... Бер үземә ике илем — Үстергән ояларым.
Бик ерак тик аралары, Ә күңел ерак IV Галиб — жинүче
түгел: Даладамы, каладамы — Мин килгән кунак түгел.

Кеше үз булмый бит инде Урталай ярып кына.
Мин бөтен килешмен, бармын!
Күңелне булмый ясап: Татарым белән — татармын, Казагым белән — казакъ.
1982
Сөйләп уйлыйм3
Хискә һибә кылдым бөтен көчне, Кергән чаклар булды утларга... Инде тәмам сабый бала төсле, Җик күрмәгез мине юк-барга.
Күңел барлык киртәләрне бозды,— Шуңа язмыш җыера кашларын.
Уйлап сөйли торган чаклар узды, Хәзер сөйләп уйлый башладым.
«Гаеп итсәң — бар да гаеп» инде, Ул турыда сөйлә-сөйләмә: Тигәнәктәй сырган итәгемне — «Гаепләрем» һаман сөйрәлә.
Акыл, әхлак-әдәпләрдән арынып Калып булмас ахры тынычлап: Йөгем авыр, я егылырмын абынып, Төямәскә иде дыңгычлап...
«Тиленеке турыдан»,— ди картлар,— Кинаяне инде ташладым, Узды уйлап сөйли торган чаклар, Хәзер сөйләп уйлый башладым.
1982
Сарман сагышы
Сарманда миңа сандык бүләк иттеләр
Сарманнарның сары сандык Күтәреп килгәннәре: Сандык тулы сагыш салып Сагынсын дигәннәрме?..
Сандык сырлый икән Сарман, Тоткалары алтыннан. Инде Сарманнарга барсам. Калмас идем артыннан.
Сарман якларына тартып, Сарыла сагышларым. Өздерә гармун, уятып Кыңгырау тавышларын...
И бер җигеп җилдералсаң Шул Сарман байталларын! Инде Сарманнарга барсам — Тиз генә кайталмамын...
1982
Казакъ иле — ак биләвем, Казан иле — аталык Ч Шуңа үтте гомерләрем «Чалаказакъ»1 2 3 аталып.
Кушаматны дуслар бирде, Болай, шаярып кына,
Кама буенда
Камады Кама буенда КамАЗлылар— яшь кызлар: Ваем юк алар уенда, Хәрәкәтчән, тыз-бызлар.
Тик берсе сабыр арада,— Сөеп йөргән чагымы?..
Шул кадәр тутырып карады — Татлы моңнар чагылды.
Алтын сары яфраклардан Таҗ кидерде башыма:
Дөп-дөп килә, Нури, саклан, Йөрәк ииктер ашыга.
«Ак чәчләргә бу сары төс Шул кадәр килешә!»—ди. Ә акыл әйтә: «Нури, т-с-с, Сиздермә-бирешмә», ди.
Яшерен-батырын юк эчемдә,— Җан-акылсыз юане!
Шуңа юаткан өчен дә Куанам мин — дивана.
1932
Көз көткәндә
Килим микән, килмим микән, дип көз килде, Бер килмәде — төрлеләнеп ул йөз килде: Бер кыш булды ак сакаллы, бер яз булды,— Хәтерләтеп көлеп торган нечкә билне.
Миңа, вакытын белеп килсә, көзем дә шәп,— Саргайган, сагышлы, моңлы йөзлем дә шәп, һәр нәрсәнең яме, иркәм, үз төсендә: Кырыкларга кыланмасаң — үзең дә шәп!
1982
Миләш
Кардан бүрек киеп, Тәлгәшләрен иеп, Миләш өшеп тора. Яфраклары күптән Инде коелып беткән, Ә ул пешеп тора.
Горурлана миләш: «Без бит һаман да яшь, Күр,— дип, безнең хәлне, Кызыл без һәр даим, Бәс каплаган саен. Туңган саен тәмле!»
Миләш үзенчә хак. Ышанмасаң, я, кап, Тәмен татып кара. Бөтен дөнья тулы Яшәү горурлыгы,— Хәят шулай бара!
Бу җыр Себер якларында җырлана иде. Кее белән кушымталары хәтердә сакланган Ә куплетларын элекке сюжет нигезендә яңадан язарга туры килде.
Автор.
Тал бөгелә
Тал бөгелә, тал бөгелә, Җилнең уйнавын кара!— Уйна, шаян, сылу белән, Тузган чәчләрен тара.
Бер тара, бер тузгыткала, Җилфердәт күлмәкләрен, Сурәтләп күрсәт бер ара Калкытып күкрәкләрен.
Койган сындай бара чибәр,— Карап күзләр чагыла...
Сөлектәй тартылган билләр Шат җилләр кочагында.
Бу — Хәйям җамы хәяттан, Бу — бәхет үзе бара!— Екмакчы була аяктан, Җилнең уйнавын кара...
1982
Юану
Берәү авырып ята, үлем көтеп, Тынгы бирми бер уй аңында: Уйлый байгош күпме гомер итеп, Нинди рәхәт күрүе хакында.
«И ташыдым михнәт капчыкларын, Исәпләсәң — Идел буарлык!
Инде тәмам арып-талчыкканмын, Хәл калмаган дөнья куарлык...
Китүме бу яшәү кызыгы күрми? Болай булырын кемнәр уйлаган! Җәннәтләре исемә дә керми,— Бер өмет юк теге дөньядан...»
Шунда кинәт... зөфаф кичәләрен Хәтерли дә алчак бу бәндә, Авызын ерып әйтә: «Бичәләрем!
Үкенмәслек икән үлсәм дә!»
1982
1 «Комлы икән», «моңлы икән» сүзләре шулай кушылып «и» авазы йотылып җырлана.
Байкал күл
Балыкчылар икәнсез лә, Каекларда китәмсез: Исәнлектә күрешалмасак, Инде ни хәл итәрбез...
Байкал күл комлыйкән ’. Башым нигә моңлыйкән?..
Күл төбендә ташлы таулар, Ишкәкләр сынмас микән? Яулык болгап калган ярлар Безне юксынмас микән?..
Байкал күл камышлы. Башым нигә сагышлы?..
Исән-сау кайтсын үзләре, Кайтмасын хәбәрләре: Упкынлы Байкал күзләре, Күп хәвеф-хәтәрләре...
Байкал күл таш кына. Башым нигә ашкына?!.
Ишеттек язмыш көлгәнен, Тетрәтеп тау-ташларны, Әрәм булган егетләрнең Шунда газиз башлары...
Байкал күл балыклы. Тапканнар буш каекны...
Газраилне күрдем
Күптән түгел Газраилне күрдем, Җан алырга дисәң, ул комар:
— Тормышыңнан бизелме,— ди,— килдең?- Котылгы бар, дөньяң булса тар.
һәр кем шулай, вакыты җиткән икән. Үземә генә килсен туп-туры.
Ә ветеран булса, кабул итәм Чиратсыз,— ди,— каһәр суккыры,—
Повесткасыз килгәч, бардыр әле Берәр сере, сөйлә, ни йомыш? Кергәч чыгармаучан мин бәндәне .
— Әйе, сиңа керү — куркыныч!
Тик, белеп тор, мин бит сугышларда Үлем белән уйнап йөргән зат!— Үзем эчтән уйлыйм: синең алда Юкка гына тормый карт солдат;
Салып карыйм әле димен кармак. Син салганчы элмәк бугазга: Разведкага килдем, бәлки алдап Булмас микән диеп беразга.
Гаделсезлек
Миңа
Бөек сугыш ветераны диләр,—
Кенәгәм бар — дерес
Мактаулы эш ветераны диләр.—
Медалем бар, көмеш.
Ә мәхәббәт ветераны дигән.
Я кенәгә, я бер медаль биргән
Булмасын ди имеш!
Бу нинди эш?1
Мәхәббәт турында
Мәхәббәт азатлык түгел — Күп аның богаулары;
Үзенә кол итә күңел Мөкиббән булганнарны.
Күңел колы булып мин дә Яшәдем... үкенмимен. Азатлык булмаса, нигә? Бәхетем булды минем!
Алиһәләр юмарт иде. Зарланмыйм кичәгемә Ни сорасам, шуны бирде. Нәүмиз итмичә генә.
Богауда, татлы газапта Мәҗнүннәрчә яшәдем. Кёмгә хаҗәт мондый чакта Узганың, киләчәгең!