Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЯШЬ ЛЕНИНЧЫ» ҺӘМ «ЯЛКЫН» БЕЗДӘ КУНАКТА


Мин, «Яшь ленинчы» газетасы, 1924 елның 10 октябрендә, Казан шәһәрендә туганмын.
Гомеремнең беренче кеннәреннән үк Татарстан пионериясе белән, гомумән, Коммунистлар
партиясе эше ечен көрәшкә әзер торган барлык татар балалары белән бер сафта атлыйм. Аларның
шатлыклары һәм борчулары, эшләре, омтылышлары һәм хыяллары белән яшим.
Егерменче елларда пионерлар ярдәме белән мин ятим калган балаларның күңелләрен
җылыттым, укый белмәгән кешеләрне укырга өйрәттем, кулаклар белен көрәштем, колхозлар
төзештем.
Мәктәптә, КОЛХОЗ кырларында, походларда һәм пионер сборларында мин һәрвакыт ал
галстуклы балалар белән бергә булдым. Учак янында без җырлар җырладык, җиңүләребез өчен
шатландык.
...Сугыш елларын һич онытасым юк. Ул чагында мин әлеге рәвешемдә яши алмадым. Канлы
көрәш елларында мин яшь ленинчыларның күңелләрендә булдым, пионер стена газеталары булып
яшәдем.
Малайлар ул чагында әтиләре урынына станоклар артына бастылар, авылда малайлар да,
кызлар да колхозда эшләделәр: утын кистеләр, печән чаптылар, ашлык ташыдылар. Мин рухым
белән гел алар янында идем.
1961 елда яңадан сугышка кадәрге хәлемә — әлеге хәлемә кайттым. Үземнең укучыларым —
татар пионерлары белән иңгә-иң торып, дөньядагы иң гүзәл җәмгыять — коммунизм төзүдә
катнашам.
Биографиям Татарстан пионериясенең 60 еллык биографиясеннән аерылгысыз. Минем
тормышым, пионер оешмасының тормышы кебек үк, елдан-ел яңара, рухи яктан байый бара.
Киләчәктә дә укучыларым белән без «Эндәш» клубының утырышларына катнашып, отряд, дружина
эшләре турында сөйләшербез, ярышларда ничек җиңәргә икәненә өйрәнербез, бәхәсләр алып
барырбыз. Ильичның көрәштәшләре белән, коммунизмны якынайтучы кешеләр белән
танышырбыз, «Алар Ильичка ант иттеләр», «Туган ягым — яшел бишек», «СССР—минем Ватаным»
дигән операцияләрдә катнашырбыз. «Сакчыллар походы»на чыгарбыз, фермада эшләүчеләргә
булышырбыз.
Туган телебезнең гүзәллеге, бетмәс-төкәнмәс серләре турында сөйләшербез. Ул әңгәмәләрне
без «Әткәм-әнкәмнең теле» дип исемләрбез. Яшь сәләтләр өчен оештырылган Абдулла Алиш
исемендәге әдәби берләшмәдә чыгышлар ясарбыз. Язучыларның яңа әсәрләре, чит ил
пионерларының тормышы белән танышулар, төрле конкурсларда, сәяхәтләрдә катнашулар — менә
безне нәрсәләр көтә...
Әгәр без «Яшь ленинчымның үзенә сүз бирә калсак, ул менә шушыларны сөйләр иде. Ә ни өчөн
«иде»? Сөйләр ул аларны, һичшиксез сөйләр! Сиңа да, миңа да, барыбызга да сөйләр. Сөйләшер!
Ә сөйләшер өчен ул турыдан-туры синең өеңә килергә тиеш!
САИМӘ ИБРАҺИМОВА,
«Яшь ленинчы» газетасының җаваплы секретаре,
ТАССРның атказанган культура работнигы.