Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИРӘН ЭЗЛӘР, ҮЗӘК ТАМЫРЛАР


Иске җырлар нәрсәгә кирәк?
орынгылык янса яналык мәсьәләсенә кагылган чакта әсәрләрнең эчке рухы турында сүз кузгатмый булмый. Чөнки фольклор истәлекләренең билгеле бер чорга багланышын аларда очраган аерым сүзләр яисә грамматик формалар гына тәэмин итми, бәлки аларның эчтәлеге белән омтылышын бергә кушучы гомум поэтика, шулай ук ижат илчеләрнең дә. башкаручыларның да дөньяга карашларын, эстетик идеалларын сәнгатьчә гәүдәләндергән, һаман гәүдәләндерә торган күңел халәте — настроениесе чагылдыра. Иске сүзләрнең, архаик формаларның чагыштырмача яңарак чор әсәрләренә килеп керүләре ул традицион әдәби телнең, китаби фикерләүнең генә тәэсире булырга мөмкин. Мондый тышкы стилистик чаралар күл очракта субъектив омтылышларга хосусый зәвык интересларына җиңел буйсыналар. Әмма әлеге гомум поэтика, эстетик идеал һәм настроение дигән эчке сыйфатларны исә бармак белән генә әвәләп, каләм белән генә сызгалап барлыкка китереп булмый. Чөнки формаль тел-стиль чаралары кебек тышкы күренешләр. лексик берәмлек, грамматик форма ише күзгә ачык күренеп, колакка анык ишетелеп тора торган, хәтта бармак белән төртеп күрсәтерлек «матди» гәүдәләнеш сыйфатына ияләр. Шигъри образлар комплексыннан, дерэсрөге, аларның төрле комбинациядә органик хәлдә кушыла алуы нәтиҗәсендә генә туа торган гомум поэтика-ны һәм шуннан хасил була торган настроениене исә гадәти көнкүрештә бары сизәргә, тоярга, хис кылып кичерергә, ягъни интуитив рәвештә кабул игәргә яки кире кагарга мөмкин. Монда инде «капшап карарлык», астына сызып күрсәтерлек «матди гәүдәләнеш» тышта ялтырап ятмый.
Ул эчтә, образлар системасында, дөресрәге, шул образларның төрле комбинацияләреннән чыгып, күңелдә туа торган реакциядә — моңда һәм хистә
Моң, хис дигәч тә, аны интим кичереш кенә дип аңларга ярамый зур иҗтимагый мәсьәләләрне күтәрүче әсәрләр дә. әгәр алар күңел кылларын чиертә алмасалар. сәнгатьчелек көченнән мәхрүм калалар. Шул ук вакытта бу моң, хис һәм настроение дигән нәрсәләр бөтен чорларга бертигез дәрәҗәдә ярарлык абсолют категорияләр дә түгел. Алар, гәрчә тик аерым шәхесләрнең генә күңелләрендә яңгырап, яңгыраш табып, һәм бары шул рәвешче генә үзләренә гомер яулый алсалар да. әлеге эстетик идеал аша. ягъни дөньяны танып-белү. танылган һәм беленгәннәрдән чыгып, яңага, башкага омтылу аркылы билгеле бер тарихи чорларга, конкрет иҗтимагый даирәләргә барып тоташа. Икенчерәк итеп әйткәндә, һәр чорның үз идеалы булган кебек, үзенә генә хас моңы. хисе, үзенә генә характерлы аңлаешлы настроениесе дә була. Шушы конкрет тарихи настроение киңәйтебрәк әйткәндә күңел кыл-ларын кузгата алырлык эстетик идеал моңы, сүэ сәнгате әсәрләренә гомер дә бирә, бер үк вакытта аларны алдан ук «үлемгә» до хокем итеп куя Димәк, халык авыз иҗаты репертуарының гел үзгәреп, яңарып торуын, әйтик, бер әсәрләрнең онытылып, икенчелоренең барлыкка килүләрен субъектив омтылышлар ягъни аерым ке-
«КаурыА калам мсинэн» дмган ясәрдән езек
||. .К У ». М ».
Б
161
шеләрнең тыйгысызлыгы, «яңа такмак» уйлап чыгарырга яратулары түгел, балки аларның эстетик идеаллары, рухи-иҗтимагый ихтыяҗлары үзгәрү, яңару тәэмин иткән.
Үзгәрү, яңару дигәч тә, аны начар әйберләр генә онытылып («үлеп»), әйбәттән әйбәтрәгэ туу дип аңларга да ярамастыр. Тарихи процесста үсү юлы һаман яңа үрләргә күтәрелештән тормаган кебек, әдәбият һәм халык иҗатындагы һәрбер яңа күренеш тә гел «зур казаныштан» гыйбарәт була алмый. Бер генә мисал. Әйтик, әдәби репертуардан эпос-дастан жанры кысрыкланып, аның урынын профессиональ язма әдәбият яулап алу, һичшиксез, алга бару, ягъни прогресс галәмәте. Әмма кысрык- ланган дөньяви дастаннар урынына тәмамән суфыйчылык рухы белән сугарылган гел дини һәм ярым дини әйберләр кире кайтып, яңадан ажгырып хөкем сөрә башласа, моны инде чын алга барыш дип әйтеп булмас. Мәсәлән, безнең әдәби чынбарлыкта Әхмәт Ясәви. Сөләйман Бакыргани шигырьләренең XVIII—XIX йөзләрдә яңадай киң таралуы, ә кайбер төбәкләрдә (әйтик, Малмыж-Түнтәр якларында. Төньяк Уралдагы мәшһүр Танып мәдрәсәсе тирәләрендә) «төп әдәби репертуар» әсәрләренә әверелә язуы гадәти генә эстетик ихтыяҗ билгесе түгел, ә иҗтимагый тормышыбызда хөкем сөргән авыр социаль үзгәрүләрнең нәтиҗәсе дә иде. Чөнки биредә сүз аларның элек гомумән укылу-укылмавы хакында түгел, бәлки әлеге гасырларда гадәттән тыш активлашуы турында бара, һәм бу бер дә очраклы күренеш түгел.
Мәгълүм булганча, XVI йөзнең уртасы һәм икенче яртысында ил белән бер үзе генә идарә итү, хезмәт ияләрен теләгәнчә эксплуатацияләү хокукын югалткан татар феодаллары XVII—XVIII гасырларда, рус дворяннарына мәйдан яулаган патша хөкүмәтенең эзлекле политикасы нәтиҗәсендә тагын да зәгыйфьләнә, бердәм, оешкан иҗтимагый көч булудан туктый һәм шул рәвешчә элгәрге хаким сыйныфның ярчыклары. калдыклары дәрәҗәсенә төшеп кала. Аның каравы руханилар, җәмгыятьтәге дөньяви феодаллардан «бушаган» урынга үрмәләп, иҗтимагый тәэсирләрен икеләтә арттыралар. Патша хөкүмәте алып барган миссионерлык хәрәкәте дә ахыр чиктә мөселман руханиларының активлыгын үстерүгә китерә. Котб, Сәйф Сарай, Мөхәм-мәдьярлардан соң дөньяви язма әдәбиятның мәйданын дини әдәбият әсәрләре яулый башлау менә шушы катлаулы, каршылыклы процессның бер нәтиҗәсе иде.
Дөньяви феодаль сыйныфның иҗтимагый мәйданда зәгыйфьләнүе фольклор ре-пертуарындагы үзгәрешләрне дә барлыкка китерә. Фольклорны, ягъни халык авыз иҗаты дигән төшенчәне болай феодал сыйныфы белән баглап караудан гаҗәпләнергә урын юк: әгәр һәр чорда хаким сыйныф идеологиясенең изелгән массалар аңына тәэсир ясавы марксистик аксиома булса, феодал сыйныфы вәкилләренең фольклор аша халыкка тәэсир ясарга омтылулары да бик табигый хәл. Борынгы рус әдәбиятының мәшһүр белгече академик Д. С. Лихачевның кат-ңат күрсәтүенә караганда. Урта гасыр рус фольклорында бу тенденция бик ачык күренә. Европа халыкларының Урта гасыр авыз иҗатында да шундый ук хәлне күзәтәбез. Феодализм чорындагы төрки җәмгыятьләрдәге фольклор да хаким идеология тәэсиреннән азат булмаган. XVIII йөздән соңгы татар халык иҗатындагы дини мотивларның вакыт-вакыт көчәеп китүен, дөресрәге дөньявилык белән динилек арасында көрәш һәм ярыш хасил булуын да шул ук гомум закончалык — сыйнфый көрәш закончалыгы, аның сүз сәнгате өлкәсендәге гәүдәләнеше белән аңлзрга кнээч.
Әлбәттә, халык иҗатындагы сыйнфый һәм идеологии көрәшне вульгар социологик алым белән примитивлаштырып, формаль образларга, аерым сурәтләргә генә таянган хәлдә, фольклор әсәрләрен ике төркемгә — «прогрессив һәм реакционнарга»— механик рәвештә генә бүлгәләү белән дә мавыгырга ярамастыр. Кайчакларын иҗат ителгән һәм яшәгән даирәләре буенча югары катламнарга караган әсәрләр үзләренең функцияләре, эстетик идеаллары буенча түбәнрәк катламнарда барлыкка килгән, актив таралган җырларга караганда иҗтимагый өстенрәк булырга мөмкин. Әйтик, рус халкының «Игорь полкы хакындагы җыр» дигән әсәре феодаль катламнардан булган дружинниклар даирәсендә туган булуына карамастан, чыгышлары җәһәтеннән күпкә «демократрак» былиналардан эстетик кыйммәте һәм тарихи әһәмияте буенча әллә ничә башка югары тора. Кайбер борынгы төрки һәм татар фольклор истәлекләре, мәсәлән, аерым дастаннар, героик җырлар борынгы бәет-балла- далар белән дә шундый ук хәл.
Ләкин шуны да ачык әйтергә кирәк: ахыр чиктә аидый борынгы истәлекләрне без аларның эстетик идеалларын «төгәл» кабул итү, «бөтенләй» үзләштерү өчен түгел, бәлки алар ярдәмендә билгеле бер чорларны таиып-белү, аңлау, бәяләү өчен югары куябыз. Чөнки өстен катлам вәкилләренең субъектив сыйнфый, иҗтимагый омтылышлары бер нәрсә булса, алар даирәсендә туган, таралган әдәби һәм фольклор әсәр ләреидә дөнья һәм тормыш хәлләренең чагылу дәрәҗәсе бөтенләй икенче нәрсә. * Мәсәлән, фольклорда ил-дәүләт язмышы, зур сугышлар мәсьәләсе ничек чагылуны алып карыйк. Мондый «гомумхалык» («гомуммилли») вакыйгалары темасын яктырт- J кан чакта нинди даирә фольклор әсәрләре мәсьәләне киңрәк, колачлырак яктырта 3 ала — түбән катламнар арасында стихияле рәвештә туган лирик җырлар, хосусый < бәетләрме, әллә хаким сыйныфлар даирәсендә махсус тудырылган геромк җырлар * һәм дастаннармы?
Бу — мәсьәләнең бер ягы, һәм монда без кемнең «манарасы» биегрәк, кемнең *" иҗтимагый аң күзлегеннән мөмкинлеге зуррак икәнлеген истән чыгармаска тиешбез. Тарихилык, фәннилек принцибы шуны сорый.
Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар кемнең дөньяга карашы объективрак һәм я> социаль омтылышлары, иҗтимагый таләпләре гаделрәк? Тарихилык, фәннилек белән =; бергә сыйнфыйлык принцибы шушы сорауга да төгәл җавап бирүне таләп итә. =
Кыскасы, җыеп әйткәндә, узген чорларга караган фольклор истәлекләрен барлаган чакта без, һәрбер яңа табылган текстларны «фәнни яңалык» сыйфатында төр- ♦ кәп барудан тыш, аларның гомумхалык авыз иҗаты системасындагы конкрет урын- х нарын ачыкларга, шуннан чыгып, һәр төр табышка махсус бәя бирергә тиешбез. °
Мәсьәләгә шушы принцип белән якын килүнең икенче бер мөһим өстенлеге дә бар тарихилык һәм сыйнфыйлык мөнәсәбәтенең бергә үрелүе, бергә кулланылуы S моңарчы мәгълүм һәм яңа табылган истәлекләрнең конкрет үзенчәлекләрен, хосусый сыйфатларын билгеләүдән тыш. аларның >лек яшәгән, гамәлдә булган система- и дагы урыннарын, иҗтимагый һәм эстетик функцияләрен төгәлрәк аныкларга да яр- у дәм итә. Элгәрге заман фольклор «чылбырларның» буыннарын шул ысул белән та- с рихи эзлекле билгеләү, дөрес аныклау исә, соңгы дәвер халык иҗаты әсәрләренең 3 үзенчәлеген, гомум һәм хосусый сыйфатын аңларга да мөмкинлек тудыра. Менә шу- ч иың өчен дә без борынгырак чорларга караган истәлекләргә — гәрчә алар тел- '■* стиль, pyx-омтылыш җәһәтеннән тәмам искергән булсалар да — аерата әһәмият би- _ рәбеэ, аларны аерата югары бәялибез. Чөнки бүгенгенең, якын узганның «серләрен» белер өчен ерак калган чорларның «тамыр тибешен» капшап, тыңлап карарга кирәк. Чөнки бүгенге белән узган көн. якын узган белән ерак калган дәверләр аерылгысыз рәвештә бергә тоташкан. Фольклор дөньясында да ул нәкъ шулай.
Әмма ләкин бу «бергәлекне», бу «тоташканлыкны» аңлау юллары җиңел түгел, аңлату ысуллары исә тагын да кыенрак. Кыенлыкның күп елешен сакланып калган күчеш буыннарының җитәрлек булмавы, зәгыйфь чалымлануы тудыра Моның шулай икәнлеген берничә мисалда күрергә мөмкин.
Тирән катламнарга үтешли
Әлбәттә, күчеш буыннары ачыграк чагылган, образлар системасы эзлеклерәк сакланган аерым текстлар да очраштыргалый. Андыйлар арасындагы уртаклыкны күрү һәм кайсысының чагыштырмача яңарак вариантны, яисә искергән версияне гәүдәләндерүен аныклау әллә ни кыенлык тудырмый Мондый очракта мисал рәвешендә түбәндәге фактларны китерергә мөмкин
1966 елны Курган өлкәсенә М Мәһдиев җитәкчелегендә оештырылган фольклор экспедициясенә барган студентлардан Н. Әхмедиев. С Таһировалар Шатрове районындагы Кызылбай авылында бер иске кулъязма табалар Аны беренче булып тикшергән профессор Хатип Госман китапның XVIII йездә үк күчерелүен һәм аның безгә берничә әһәмиятле җыр тексты алып килүен ачыклый Аларның кайберләрен ул 1967 елны студентларның практик дәресләре өчен чыгарылган кулланмада бастыра Шулердан ике җыр үзенең рухы белән миңа аерата кызыклы булып тоелды Басма
Буз атым бузай-бузай, Буйнында алтын кузай;
Бер матурга гашыйк булып, Гомерем зая уэай.
Буз атым бостан кара;
Иртән торып сачың тара.
Бән китәм, сән калырсың, Исән бул, кашың кара.
Буз атым бостан егет, Ак атым арслан егет; Яз китсәм, көз килермен, Исән бул, мелла егет.
Ак атым арымагыл; Бән китсәм, кайгырмагыл.
Бән киткән юлны карап, Сагынып саргаймагыл.
Ук аттым уйга төште, Күгәрчен анднн очты; Кирәк сәу, кирәк сәүмә — Гыйшыкым сәңа төште.
Су агар нәзек-езек: Кулыңда алтын йөзек.
Күп илләрдә бән йөрдем. Тапмадым сәндин нәзек.
Су агар гөлдер-гөлдер; Без сәүгән нәзек билдер. Бәндин үзгә ярны сәүсәң. Ал пычак — санчып үлтер!
(Буйнында алтын кузай — муенында алтын кыңгырау. Уй — уйсу. жнр. ннкүлек )
I Пермь. Көңгер районы, Камышлы авылы. Уинск районы. Түбән Сеп авылы.)
* Т — төрки, татар кулъязмаларны белдерә.
(У лсам ирде — булсам иде ләб - ирен, хат беткән — хат язган: хафиз — монда секретарь, укымышлы, куза — кыңгырау, багыда багында, бакчасында; кәлүр — килер)
Кызылбай авылында табылган, телендә кайбер борынгы «мишәрлек» элементлары чагылган бу җырларга махсус игътибар итүнең сәбәбе шунда алар нигезендә «оешкан» башка бер вариант үз заманында Пермь, Свердловск, һәм Курган якларында гаять киң таралган икән. Мәсәлән, шул өлкәләргә оештырылган экспедицияләр вакытында дистәләгән шәкерт дәфтәрләрендә аның төрле сыйфаттагы текстлары очрады. Аларны чагыштырып карау җырның үзенә күрә кодификацияләнгән, ягъни бер калыпка утырып җиткән варианты барлыкка килүе хакында сөйли. Шул ук вакытта бу башка вариантта, гәрчә аның тел-стиле өлешләп бераз яңарып өлгергән булса да, борынгылык рухы калкурак сакланган. Ул бигрәк тә соңгы строфада яңгыраган егетләрчә кискенлектә, тәвәккәллектә үзен нык сиздерә.
вариант белән танышкач, төпченә төшеп, университет ры1 белән саклана торган әлеге кулъязманың үзенә дәге текстларны укыдым:
Мән сәнең улсам ирде, Куйныңа тулсам ирде; Караңгы кичәләрдә Ләб кенәң сурсам ирде. Мән сәнең улсам ирде, Куйныңа тулсам ирде; Сән иңгән китән кулмәк — Якасы булсам ирде. Су акар нәзек-езек; Кулымда алтын йөзек; Бу шәһәрдән азып-гизеп. Тапмадым сәндин нәзек. Буз атым кешән кара; Башың чиш, сачың тара; Имди мән китеп барам, Исән кал. кашың кара.
Ак атым аргамагым, Артымдин карамагын;
китапханәсендә 2185 т. номе- мөрәҗәгать иттем һәм түбән-
Имди мән китеп барам. Кайгырып егьламагын.
Ак атым арслан егет, Буз атым бостан егет;
Каләм тотып хат беткән егет, Мелладыр хафиз егет.
Буз атым буза-буза, Буйнында алтын куэа; Яр гынам кәлур булса, Йибәрәй тезә-тезә! Бу көн азына микән, Яр гынам багыда микән! Яр гынам багыда булса, Мәне сагына микән!
Кашың карасы йитәр, Сөрмә тартмасаң — бетәң Сән көйдермәсәң бу көн, Үзем көйгәнем йитәр!
Игътибар итегез, егет кызга уз гыйшкы хакында хәбәр итеп, аның үзенә игътибарлы, мәрхәмәтле булуын гына сорамый, гыйшкына җавап бирмәсә, үзенең газап чигәсен әйтеп зарланмый, бәлки мәсьәләне, хәзергечә әйтсәк кабыргасы белән кул: сөй мине, әгәр сеймисең икән, мә пычак — чәнчел үте?!
Мәхәббәт нәтиҗәсен эзләгәндә бары ике генә юлны сайлау, «яки — бар, яисә — юк» принцибын тану, 'көч кулланып булса да уңай җавапка ирешергә омтылу һәм б/ ф юлда катгыйлыкны идеал итү ул асылда әдәбият һәм фольклорда рыцарьлык рухы . хөкем сөргән Урта гасырлар фикерләвенә хас. Безнең соңгь рак дрвер гади крестьян * стихиясендә туган мәхәббәт җырларында исә «йә ирештем йә үлдем» принцибы ту- гел, бәлки «менә ничек газапланам» яисә «газапка ничек түзәрмен икән» дигән мо- 3- тив алгы планга чыга һәм өстенлек итә (әгәр соңгырак дәвердә җырланган җырлар- н да әлеге рыцарьлык галәмәтләре очраса, аның борынгы чыганагы булуы бәхәссез). Минемчә, мондый хәл беренче чиратта гомер-гомергә төрле хәлләргә түзеп яшәргә 2 мәҗбүр ителгән крестьяннарның сабыр табигатенә баглы булса кирәк.
Мәхәббәт мәсьәләсен хәл кылганда, бары ике генә юлны күрү шуның да тәвәк- 2 көллек, катгыйлык сорый торганын сайлау XVIII йөздә теркәлгән башка җырларга да т? хас. Мәсәлән, 1790 еллар тирәсендә тезелгән бер җыентыкта (ул хәзер Ленинградта х саклана) теркәлгән үзенчәлекле җырда әлеге мотив болайрак хәл кылына.
Бу кичә — аяз кнчә, йнле алкын. Аһ яр генәм, сәнең күңлең иәдии салкын! Аһ яр генәм, тоткыл кулым, күргел хәлем, Валлаһ, юктыр сәидин үзгә сәвәр ярым. Кашкаеңның карасына каткыл бәне, Буйкаеңның зифасына кушкыл бәне; Хезмәт итеп, хезмәтеңә яр (ама| сам. Гыйшыклык базарына саткыл бәне!
(Каткыл — кату — кушу, арадвштыру I Б
Ягъни: сөй мине, әгәр мин сөюгә лаек булмасам, кол итеп сатып җибәр үземне! 3 Монда, шулай итеп, үтенү, ялвару түгел, бәлки корбанга әзерлек идеясе аша таләп < итү, хәтта үзенә күрә басым ясау мотивы өстенлек кылу ап-ачык күренеп тора. *
Борынгырак чор җырларына хас булган, элек еш яңгыраган рыцарьлык рухының s заманалар узу белән әкренләп кими төшүен, тора-бара беленер-беленмәс вак деталь- 51 лердә генә саклануын, хәтта беренче карауга төрле текстлар арасындагы уртаклыкны билгеләве шактый кыенлык тудыра торган фактларга да мөрәҗәгать итик Бу юлы инде яңарак версияләрдән искеләренә таба күчү принцибыннан файдаланыйк.
Буа районында Кырык Садак дигән бер борынгы авыл бар. Степан Разин сугышлары вакытында ук аның исеме тарихи документларга кереп калган 1968 елны анда кулъязмалар эзләп йөргәндә табылган, башы-ахыры югалган, бары ун гына кәгазе сакланып калган бер дәфтәр кисәгендәге җыр үзенең стиле, рухы белен игътибарны җәлеп итте. Менә аның төгәл тексты
Кыш кенендә алма кызыл пешмәс ирмеш. Ике матур бер җирләргә дәшмәс ирмеш, Ике матур бер җирләргә дәшәр булса. Дөньяның иәчеклсген белмәс ирмеш. Теләгем булса нрде ярдин гына.
Җалан аяк йөгерер мрдем кардии гына. Алтын иде ияремнең баш кынасы.
Сөаәр идем яр гыиамиың яшь кенәсен — Култыгымдай чыгармам баш кынасын. Ак Иделнең буйларында саллар тора, Сал өстендә тутый кош тик ярлар тора; Тутый кошны тмрләмәккә җефәк кирәк. Кызлар берлән сүнешергә хәйлә кирәк. Ак Иделнең буйларында болыт тора. Яңа ярлар иске ярны оныттыра.
Яңа ярлар таба(к]да аш китерә.
Иске ярләр куз(ләр)дин яшь китерә...
(№ 2283 т. тирләү - бәйләү.)
XIX йөзнең урталарында күчерелгән бу әсәрдә күзгә бәрелеп торган һәм безнең күпчелек җырларыбызга охшап җитмәгән «ятрак» детальләр сыйфатында «ялан аяк йөгерер идем кардин гына» ише беркадәре чаярак, «култыгымдай чыгармай баш кынасын» кебек ихтыярлы ирне — сөйгәненә ялынып-ялваручы тыйнак, сабыр егетне түгел, ә үзенә күрә «көч кулланучыны» гәүдәләндергән юллар игътибарга лаек. Тик, кызганычка каршы, Кырык Садакта табылган текстның бераз бозылган, өтекләнә төшкән вариант икәнлеге дә сизелеп тора, һәм ул шулай булып чыкты да.
Күп тә узмый, бу җырның тулырак һәм тагын да элегрәк күчерелгән икенче версиясен күрергә туры килде. XVIII йөздә күчерелгән, мәгәр нибары 5 кенә кәгазе сакланган бу дәфтәр өзеге 1970 елда Югары Балтай авылында (Апае районы) табылды.
Ярны сәүсәң, сайлап сәү яшь кенәсен,—
Күлтыгыңдин чыгармас баш кынасын.
Кызларның сикереп менәр күмәсе бар.
Аршынлаган ак ефәк түмәсе бар.
Кешенең яшь баласын ник алдайсән!
Нәзек билдин кочып-кочып ник сәүмәйсән!
Биек тау(ның) башында авы|лы|ңыз;
Исәдер кырлы таудан давылыңыз.
Бән әйтмәсәм, сез узеңез белмәймесез! —
Түш өстендә пешеп торган кавыныңыз.
Кызлар чыгар күмәдин айдай булып,
Буйлары яңа үскән талдай булып.
Шул кызларга егетләрнең кулы тисә, Ятырлар баглап салган куйдай булып.
Беләзекең, йөзекең чындыр көмеш;
Егермегә йиткәнче булына тормыш
Ике тартып бер үпсәм, вай сылуым.
Булмак дәгел булырсың җандай белеш!
Бәнем ярым менгәне кызыл турат,
Кызыл турат менгәне җанга куәт;
Мал биреп ярым димәк шулдыр морат, Мал бирмәй ярым димәк халыкдин оят.
һавадин чарлап очар кыр|гый) казлар.
Бу дөньяны пор кылган зифа ярлар.
Кайда гына егетләрне күрсә кызлар,
Кяшки бәнем яр генәем булса дирләр.
Кыз угланың сикереп менәр күмәсенә, Ак ефәкдин элгәк тагар түмәсенә;
Кызларның шул гадәте бик ук яман —
Бер әйләнеп карамас сәүмәсенә.
Кызлар чыгар күмәдин айдай булып,
Яңа үскән буйлары талдай булып,
Артыңдин карап калдым мәхруб булып, һич әйләнеп карамадың бәне күреп...
(I № 2429 т. күмә — көймә, борынгы арба төре карета; түнә — төймә; пор кылу — тулы кылу, бизәү мәгънәсендә, кяшки — эх. әгәр дә. мәхрүб булу — җимерелеп, өмете челпәрәмә килеп калу I
ft
Мал бирал ярым днмак шулдыр морат. Мал бнрмай ярым димаи — яалыкдии о
Кыз угълан йагерел ташар каймасендан, Щефакдии тайма тагыл якасына;
Кыэ угъланның шул кылыгы бигук яман - Бер айланеп карамас сәүмасеиа!
Күренә ки, бу текстта ризыгын гына түгел, хетта хистәге бәхетен дә корал ярдәме белән яулап алырга әзер торучы сугышчы ир-егетнең, европача төшенчәдән файдаланып әйткәндә, чын рыцарьның әдәби кыяфәте элгәрге яңарган вариантларга караганда тагы да әтрафлырак, янә дә төгәлрәк сурәтләнгән. Җырга терлекчелек төшенчәләре һәм яшь ат образы (юрга конан, колынчак), каеп, ягъни «коелып» очкан ау кошы — карчыга, корбанына ташланырга теләгән бәйле лачын, сугышчы кораллары мотивы (мылтык, кылыч) килеп керүе аның ханлыклар хөкем сөргән чордагы төрки-татар дөньясы белән тыгызрак, ныграк бәйләнгән булуына ишарә ясый, һәрхәлдә бу вариант артындагы протографларның (ягъни үзеннән элгәрге язма чыганакларның) XVI йөздә яшәгән, аннары чак кына үзгәрә, яңара төшкән хәлдә XVII гасырда да яңгыраган булуы шик тудырмаска тиеш. Мылтык образының кулланылуына да гаҗәпләнергә, шуннан чыгып, җырның борынгылыгын инкарь итәргә ашыкмыйк: дары-ядрәле ату коралларыннан татар сугышчылары Казан ханлыгы җиңелгәнче үк файдалана башлаганнар. Ә яңа сугыш коралы, мәгълүм булганча, фольклорга тиз килеп керә һәм уңган, булдыклы ир-егетләрнең символы, иярчене булып хезмәт итә.
Җырга ярдәмче сурәтләү чаралары сыйфатында булса да килеп кергән «Төркестан юлы» мотивы, варианттан вариантка күчә барган пешкән кавын кебек йомры күкрәк образы да игътибарга лаек фактлар, Төркестан атамасының кечкенә шәһәр исеме сыйфатында түгел, ә олы юллы ил мәгънәсендәрәк кулланылуы, Урта Идел һәм Урал буйлары өчен ят кавын образының алынуы да җыр тукымасының борынгылыгына — Казан ханлыгв! чорындагы татарларның Урта Азия, Хива яклары белән тыгыз элемтәсенә ишарә ясый. Чөнки, ханлык җимерелгәч, бу тарафларның элекке Төркестан якларындагы халыклар белән тыгыз хәрби-политик, сәүдә-экономик һәм рухи-мәдәни элемтәләре кискен рәвештә зәгыйфьләнеп, XVIII йөз ахырларына кадәре яңадан тернәкләнә алмый. (Яңа дәвергә якынрак чорлар өчен хас Идел буе һәм Урта Азия арасындагы тыгыз культура мөнәсәбәтләренең электән үк өзлексез килә торган элемтә дәвамы түгел, ә Пугачев восстаниесеннән соң яңадан тергезелгән идеологик хәрәкәтнең бер чагылыш икәнлеген һич тә онытырга ярамый.)
Шулай итеп, Казан университетыннан Ленинградка күчкән кулъязмада сакланып калган әлеге версиянең элгәрге «татар рыцарьлары» җыры икәнлеге шактый ачык күренеп тора.
Истәлекнең тагын да элегрәк кәгазьгә теркәлеп калган дүртенче версиясе исә белемебезгә бөтенләй яңа мәгълүматлар өсти. Ул хәтта үзенең башкарылу формасы, поэтик үзенчәлеге һәм иҗтимагый функциясе буенча безне ир-егетләр чаялыгын мактый торган сюжетлардан алып чыгып, фольклор мирасыбызның икенче өлкәсенә— борынгы йола җырлары дөньясына алып керә. Сүз 1773 елга хәтле, ягъни Пугачев восстаниесенә кадәр үк теркәлеп калган бер үзенчәлекле версия хакында бара.
Хөкемгә тартылган дәфтәр
Бу текстны эченә алган шәкерт дәфтәре хәзер Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Аның архивка килеп керү тарихы болайрак.
Емельян Пугачев восстаниесенә каршы рәхимсез көрәш алып барган патша хөкүмәте органнары баш күтәргән крестьяннарның кулга төшүчеләрен ату, кисү, асу белән генә чикләнми. Алар, азатлык өчен көрәш хәрәкәтен төбе-тамыры белән йолкып ташлау ниятеннән чытып, «гадел падиша Питыр Фидраучка», ягъни Е. И. Пугачевка ышаныч баглаучыларның, ул җиңелгәч яшеренеп калучыларның да һәммәсен эзләп табу һәм аларны эзлекле рәвештә җәзалау максаты белән баш күтәрүчеләргә караган һәрбер документны җыялар, җентекләп өйрәнәләр. Шул рәвешчә тупланган документлардан гыйбарәт зур «эш» хасил була, һәм ул хәзер Борынгы актлар архивының Алтынчы фондындагы VI разрядның 416 номерлы «эшенең» икенче кисәген тәшкил итә.
445 кәгазьдән торган бу калын һәм зур «эшнең» эчендәге 300 дән артык документның һәммәсе дә диярлек восстаниегә катнашучылар лагерыннан чыккан булып, алар тулысынча Идел—Урал буе халыкларыннан татарлар, башкортлар һәм чирмеш-

1774 елның 27 июлендә кулга төшкән Әбүбәкерне, каләмне кылычка алмаштырганы ечен, архив документлары күрсәткәнчә, «элек халыкка язган уң кулын кисеп, аннары башын чабып үтерәләр».
Әбүбәкер Теләчев төзегән документлар исә &ның чагыштырмача югары грамоталы, стиле чарланган, әдәби зәвыгы да оешкан укымышлы булуы хакында таныклык бирәләр. Димәк, андый кешенең поход-сугыш шартларында да үзе белән бергә әдәби җыентыклар йөртүе ихтималга якынрак икән.
Әлбәттә, ул дәфтәрләрнең восстаниегә актив катнашкан икенче бер татар укы- мышлысының язмышына барып тоташуы да ихтимал. Шулай да аларның Бөхтияр Кан- каев, Әбүбәкер Теләчевләр белән бер юлда булуы, ахыр чиктә аларның катлаулы, мактаулы язмышларына шаһит икәнлеге, шуңа күрә «җавапка тартылуы» бернинди бәхәс тудырмый.
Безнең игътибарны менә шулай Бөек восстаниегә «катнашкан», шуңа күрә гаепләү факты рәвешендә «хөкемгә тартылган» дәфтәрдәге бер борынгы җырның тексты җәлеп итә.
Дөресрәге, монда бер генә түгел, бәлки өч аерым әсәрнең тышкы форма җәһәтеннән бер калыпка салынган төрле җырлар циклының унике строфадан гыйбарәт җыелма тексты бергә бирелгән. Истәлек моңар хәтле ике мәртәбә басылган булса да (Әхнәф Харисов һәм Хатип Госманнар тарафыннан), аның төзелешен, аерым сүзләрен аңлауда буталчыклыклар бар. Мәсәлән, Ә Харисов аны бербөтен әсәр рәвешендә кабул итсә, X. Госман аерым «парчалар» сыйфатында бәяли. Минем фикеремчә, әлеге унике строфаның беренче дүрт строфасы борынгы йола җыры «Яр-яр»дан үзгәр-телгән булса, бишенчесе башка бер сюжетлы җырдан алынганга охшый. Чөнки андагы мәхәббәт объектының персоналаштырып бирелүе, ягъни Сария дип телгә алынуы аның йола җыры буларак төгәл абстрактлылыкка ирешкән «Яр-яр» такмакларының иҗтимагый функциясенә туры килеп җитмәвен күрсәтә шикелле. Менә ул строфа:
Егерме тугыз хәреф, берсе «ләмндер ',
Ксрбымдим Сариямне сәвәменде^, ярәй;
Ир-егет ярлы булса, тәңре байдыр, Сариямә таянсам, һич үлмәидер,1 ярәй.
(Лом «Л» хлрефеисн исеме, корбы кордаш, үһмәидер - үлмәмдер.)
Моннан соң килә торган җиде строфа без элекке бүлекчәдә махсус анализлаган ир-егетләр, ягъни «татар рыцарьлары» җырының тагы да борынгырак һәм шактый үзенчәлекле версиясеннән гыйбарәт. Дөрес, ул да «җиңгәй, җизнәй» рәвешендәрәк формалашкан эндәш сүзе төсмерен алган «ярәй» рефрены белән тәэмин ителгән.
Башыңдагы кыңгыравың калтырай ла, Алтын микән йөзегең — ялтырай ла, ярәй; Мән күргәндә кыңгыравың юк иле лә.
Котлы булсын кыңгыравың—шалтырай ла, ярәй.
һавадан коңгылдашкан каз имәсме! »
Егетне шәйда кылган кыз имәсме, ярәй!
Кызның малы кырык тәвә — аз имәсме! Кыш көне кочып ятсаң, яз имәсме, ярәй!
Күксү илә комда батар, кандым тәмам (!)
Бер кызның гыйшкындин яндым (тәмам), ярәй;
Сусадым, су тапмадым, көйдем тәмам,
Ләблзрендән тартып үпдем — кандым тәмам, ярәй.
Мәнем атка менгәнем кызыл турат, -
Кызып турат менгәнем җанга морат, ярәй, Мал биреп, ярым дисәң — улдыр морат, Мал бирмәй ярым димәк халыкдин оят, ярәй.
Аркадии болаи уйнар чүлгә батып.
Сез кызларны алырмын малга сатып, ярәй;
Сез кызларны алыр булсам малга сатып, Тирәзсдән каратырмын алгасатып, ярәй.
Кыз углан сикереп менәр көймәсенә, Ефәкдин элгүк тагар теймәсенә, ярәй.
Кыз улгаииың гыйшкы яман — шул кылыгы: Бер әйләнеп карамас сәүмәсенә, ярәй.
Әссәламогаләйкүм. елкәи кызлар.
Оят булыр, беркәнчегең беркәй, кызлар, ярәй; Бөркәнчегең күтәрел кем күрәдер — Сезнең очен назик җан шул уладыр, ярай.
(Имәсме түгелме; шлйда кылу акылдан яздыру, лаб — ирен, алгасату - интектерү гүк алмак; назик нәфис, кадерле)
Гәрчә бу текстта, Ленинград кулъязмасындагы нөсхә белән чагыштырганда, ир- 2 егетләр җыры өчен характерлы кайбер галәмәтләр (корал-ярак, лачын образлары) н кимрәк булсалар да, борынгылыкның рухы икенчерәк планда тагы да ачыграк яңгы- ж рый. Бу кыз башының бәясе (40 тәвә!), кәләшне сатып алу һәм шулай малга алын- * ган хатынны җария-кәниэәк дәрәҗәсендә «тирәзәдин алгасатып* — тилмертеп ейдә Q тоту белән горурлану мотивы. X
Мондый рух хәләл җефетен иген игү, урак уру вакытында үзе белән бер дәрә- җәдә тиң эшләтергә мәҗбүр ителгән, шул мәҗбүриятне гадәти генә хәл дип инанган. <j шуңар күнеккән крестьян психологиясенә ят нәрсә, әлбәттә. Хәер, «сусадым, су тап- ° мадым, көйдем тәмам, ләбләрендән тартып үптем — кандым тәмам» дигән юллардагы кеч куллануга ишарәдән гадәти мужик егетнең психологиясеннән бигрәк әлеге * «рыцарьның» кызга караганда үзенең ихтыяр кеченә күбрәк гашыйк булуын 3 күрәбез. и
Урта гасыр ир-егетләрнең поэтик символына әверелгән корал-ярак образларының * җыр текстыннан төшерелүенә килсәк, бу да очраклы хәл түгел; мондый характерлы — үзгәртү, ягъни «юашлануга» таба бер адым ясау ул борынгы ир-егет җырының туй- ~ ларда башкарыла торган йола җыры рухына якынлаштырылуы нәтиҗәсе.
Мондый яраклаштыру, ягъни үзгәртү тенденциясе исә үз нәүбәтендә икенче бер мөһим факт хакында хәбәр итә: (зорынгы «героик» табигатьле егет җырының XVIII йөз урталарына хәтле үк шулай үзгәртелүе әлеге жанр репертуарының кризис кичерүенә, ягъни актив гамәлдән төшә бару процессына күрсәтә
Әйе, бу чыннан да шулай һәм ирешелгән хөкемнең дөреслеген күрер ечен моңарчы анализланган дүрт версияне үзара хронологик тәртиптә чагыштырып карау да — Ленинград дәфтәрендәге тексттан Кырык Садак авылында табылган версиягә кадәрге үзгәрүләрне аныклау да артыгы белән җитеп тора.
Димәк, без моңарчы җыр сыйфатында тасвирлаган, аиалиэлаган әлеге текстлар, чынлыкта, борынгы ир-егет җырларының төгәл үзләре булудан бигрәк, аларның элешчә сакланган калдыклары, ярчыклары гына икән
Хәер, андый ярчык-калдыкларның табыла торуы да фән очен зур әһәмияткә ия. Моның шулай икәнлеген кайбер борынгы йола җырлары язмышында да күрәбез.
Лекин андый җырларга күчкәнче, югарыда китерелгән мисалларга мөнәсәбәтле рәвештә, тагын бер мәсьәләгә — борынгырак чор җырларыбызның кайбер шигъри- техник һәм строфадагы композицион үзенчәлекләренә дә тукталыйк.
Беренчедән, аларның вәэен-үлчәме игътибарга лаек: строфалар нигездә 11 — 12 иҗекле юллардан төзелгән (кейләп әйтелгән, ягъни җырланган текстларда иҗек санының теге яки бу якка бер санга үзгәрүе — артуы, кимүе әллә ни әһәмиятле түгел). Бу хәл исә соңгы дәвердә казакъларда күбрәк сакланган, тюркология фәнендә «асыл төркичә халык шигыре» рәвешендә танылган 11 иҗекле үлчәмнең элек бездә дә актив кулланылышта булганлыгын расласа кирәк. (Идел буенда таралган иң 6о-
рынгы язма истәлекләрдән «Кыйссаи Йосыф» китабының да шул үлчәүдә язылганлыгын онытмыйк!) Әгәр киләчәктә бу нәтиҗәнең дөреслеге расланса, фольклор фәнебез өчен тагын бер методик чара артачак: шигъри юлларының үлчәме буенча да иске дәвер истәлекләребезнең хронологик классификациясен, ягъни борынгылык- яңалык мәсьәләләрен шигъри-типологик ысул ярдәмендә дә хәл кылу мөмкинлеге туар һде. Әлбәттә моны төгәл аныклар өчен өле күп эшләргә—язма рәвештә теркәлеп калган борынгы текстларның санын ишәйтеп, махсус гыйльми-тикшеренү эшләрен башкарырга кирәк булыр.
Икенчедән, югарыдагы мисаллар моңарчы да галимнәрнең башын катырган татар җыры строфасының •■сәерлегенә» (баштагы ике юл белән соңгы ике юллык арасындагы мәгънәви багланышның булу-булмау «бәхәсенә») яңа фактлар өсти. Әйтик, типик татар халык җыры строфасындагы дүртьюллыкның ике өлешенә туры мәгънәви багланыш түгел, бәлки күчерелмә, аналогик яисә параллель настроение уртаклыгы хас. Андый багланыш кайчак бик ачык, кайчакларын исә гаять яшеренгән була; кайбер очракларда андый «яшеренгәнлек» бөтенләй мөнәсәбәтсезлеккә дә китерә. Мәсәлән:
һаваларда йолдыз, әй, ничәдер.
Ничә генә баксаң күчәдер;
Ничә генә айлар, ничә еллар Гомерләрем зангъ кичәдер.
Китәннәрне элдем мин киртәгә, Җилфер дә генә җилфер итәргә; Мөкаддәрдә ’ безгә язган икән Туган җирне ташлап китәргә.
Өстемә лә кигән бишмәтемнең
Буй-буй гына булыр буявы; Егет башларына ни эш төшмәс, һич сизгертмәс аның уявы.
(Злигъ - зая; мекаддэр - тәкъдир.)
XVII һәм XVIII гасыр текстларында андый мисалларның дистәләп-дистәләп очравы (монда аларның барысын да китереп тормыйбыз) татар җыры строфасы хакындагы моңарчы яшәп килгән фикерләрне тулыландырыр, тарихи планда үстерер һәм ныгытыр өчен дә өстәмә материаллар бирә икән.
Кулъязмалар чыгарган хөкем
Мәскәү архивында сакланып калган әлеге ир-егет җыры, югарыда әйтелгәнчә, икенче бер йола җырыннан үзгәртелгән дүрт строфадан соң китерелә. Ул строфалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Бисмилланың әүвәл башы әлиф торыр, Сүзләмәккә сүз мәгънәсе килеп торыр, ярәй;
Уйнаңыз да көлеңез тереклектә, Замананың ахры явук (килеп) торыр, ярәй.
Бисмилланың әүвәл башы тәбарәкдер. Яхшының сүзләр сүзе мебарәкдер. ярәй; Яхшы берлә бер заман умнап-колең, Яман берлә куп сүләмәк нә кәрәкдер, ярәй.
«Колһуаллаһ» сурәнең башындадыр. Пәйгамбәрләр алланың кашындадыр, ярәй;
Пәйгамбәрнең бер кызын Гали алган, Туй туйлап, улаң әйтмәк шунднн калган, ярэй.
Бисмилланың әүаәл башы әл-гасрый(дыр);
Егетнең кылган эшен кыз яшерер, ярәй.
Уйнаңыз да кәлеңез тереклектә — 4
Адәм угълан берләп-берләл йир яшерер, ярәй.
(Әлиф гарәпчә әлифбадагы беренче хәреф; явук якын: тәбарәк һ.-к колһуаллаһ - коръәндәге typo исемнәре: кашында янында, каршында, үлән — җыр. кой.)
Беренче карауга бу җырлар дини эчтәлекле кәйле «иманнарны» хәтерләтә кебек: һәр дүртьюллык дога сүзеннән башлана. Тик, игътибар белән укысаң, аларның, киресенчә, гел дөньяви рух белән сугарылган, хәтта кешеләрне гыйш-гыйшрәткә, уен- келкегә чакырган булуын күрәсең. Әмма истәлекнең фольклор фәнебез өчен чын әһәмияте анда гына түгел әле. Ул аның формасында, дөресрәге һәр бәет, ягъни һәр икеюллыктан соң кабатлана торган «ярәй» рефренында. Чәнки ул «ярәй» гади генә «өй сөйгән яр» мәгънәсендә эндәшүдән бигрәк борынгы бер йола җырында «яр-яр» рәвешендә кабатлана торган махсус рефренга кайтып кала. Бу хәл исә йола иҗатыбыздагы бер кызыклы, мөһим эволюциянең, тарихи үзгәрүнең табигатен дөрес аңларга, моңарчы фольклор белемебездә яшәп килгән бер бәхәскә соңгы ноктаны куярга ярдәм итә. Фикерем аңлаешлырак булсын өчен, сүзне беркадәре срактаирак башлыйм. Кемгә ничектер, белмим, әмма минем өчен әлеге бәхәс 1961 елны Бараба сахраларында халыктан җыр язып, кулъязма эзләп йөргән көннәрдә үк башланып китте.
Шулай, картлар белән әңгәмәләшә торгач, элек Бараба татарларында «Яр-яр» дигән махсус туй җыры булганлыгын ишеттем һәм шуны яттан белүчеләрне эзләп киттем. Барабалыларның хәтер капчыгы «зур тишекле» булып чыкты: кайчандыр андый җыр җырлануын картларның барысы да диярлек хәтерли, әмма берсе дә яттан ике строфаны әйтеп бирә алмый — онытылган... Әйтелгәннәрнең күпчелеге кабатлаудан гына гыйбарәт.
Юлдашларыбызның берсе — ул чакта әле тел белеме өлкәсендә материал туплап йөрүче, соңрак фольклор белгече булып киткән кеше — минем болай нәтиҗәсез йөрүемнең сәбәбен үзенчә аңлатты:
— Ул «Яр-яр» дигәнең татарныкы түгел, безгә ул читтән — мөгаен казакълардан килгән, шуңа күрә дә аны монда белмиләр!
Ләкин мин мондый хөкем белән килешмәдем; төрки халыкларның күпчелеге өчен уртак булган бу йола җыры ни өчен бер татарларда гына булмаска тиеш?! Әгәр фольклор тирәсендә йөрүче һәр икенче кешенең «юк» дигәненә ышана башласаң, бездә эпос-дастаннар да булмаган булып чыга!..
Күп тә узмый тырышлыгым нәтиҗәсен бирде: Новосибирск өлкәсенең Шагыр һәм Тандау авылларында, бабайлары ярдәмендә ике әбине җырлата-җырлата. әлеге «Яр- яриның аерым строфаларын Җыеп, шактый тулы бер вариантын булдыра алдым Ләкин, Казанга кайтып, җырны журналда бастырып чыгаргач та («Совет әдәбияты» 1962, 6 сан), бәхәс туктамады, бәлки минем өчен кискенрәк кыяфәт алды: хосусый әңгәмә вакытында күренеклэ әдәбиятчыларыбыэның берсе минем юк-бар белен шөгыльләнүемне, «Яр-яр» ише нәрсәләрнең татар халкы рухына «ят» әйбер икәнлеген әйтте... Икенче олырак яшьтәге агай да шул ук фикерне кабатлады Ләкин мин барыбер килешмәдем
— Ни өчен ят? Башка тугандаш халыкларга «үз» булган һәр истәлек безнең өчен шулай ят булырга тиешме?!
Татар халык авыз иҗатына багышланган хезмәтләрне күпме актарсам да, әлеге «Яр- яр» кебек әсәрләрне бер дә очрата алмадым. Күңелгә бераз шик тә йөгерә башлады
Сорауларыма җавап эзләп, шөбһәләргә чи ккуарга теләп, тагын фәнни тезмөт- лерге. башка тугандаш халыкларның фольклор хәзинәләренә мөрәҗәгать итте- Әйе
ЧИРКАСЫЛМ ГОСНАНОВ ф ТИРӘН ЭЗЛӘР. ҮЗӘК ТАМЫРЛАР
бу «Яр-яр», эпек мин белгәнчә, бер казакъларда яисә уйгурларда гына түгел, башка төрки халыкларда да киң таралган йола җыры икән.
Атаклы тюрколог В. В. Радловның Россия дәүләте составындагы бараба һәм казакъ кабиләләре арасында төрле вакытларда язып алып, 1870 һәм 1872 елларда үзенең «Образцы народной литературы тюркских племен» исемле бөек хезмәтенең III һәм IV кисәкләрендә бастырган текстлардан, этнограф Әбүбәкер Диваевның СырДарья буйларында тапкан вариантыннан тыш, «Яр-яр»ның тагын мәгълүм татар тарихчысы Корбангали Халиди тарафыннан Кытай Төркестанында яшәүче казакълардан алган версиясе дә барлыгын белдем. Ул текст галимнең 1915 елда басылып чыккан «Тәвархи хәмсәи Шәркый» исемле китабында китерелгән.
XX йөз ахырында Кытайдагы уйгурлар арасына сәяхәт ясаган Н. Ф. Катанов исә ерак Хами шәһәрендә дә «Яр-яр»ның уйгур версиясен язып ала һәм Казанга кайткач, бастырып чыгара.
Үзбәк, каракалпак поэзиясе анталогияләрендә дә аның милли версияләре китерелә. В. Беляев тарафыннан нәшер ителгән «Очерки по истории музыки народов СССР» исемле китапта (Мәскәү, 1962 ел) үзбәкчә, каракалпакча яңа вариантлардан тыш, җырның төрекмәннәр арасында таралган версиясе дә китерелгән.
Шулай итеп, күпчелек төрки халыкларда бар икән әлеге җыр, хәтта хәзер дә җырлана икән ул1 Әмма бары безнең Казан татарларында гына ни өчендер бер дә очрамый... Әллә чыннан да ул безнең халык өчен ят нәрсә булганмы?
Шулай икеләнебрәк йөргән көннәрнең берсендә татар теле диалектлары белгече Леонид Арслановны очраттым. Әле генә Әстерхан якларындагы нугайлар арасыннан кайткан икән.
— Карале, аларда «Яр-яр» җырын ишетергә туры килмәдеме сиңа?
— Ишеттем, хәтта языл та алдым...
Тиздән Леонид миңа әлеге текстны җибәрде. Димәк, «Яр-яр» безгә иң якын халык — нугайларда да булган! Ни өчен, алайса, Казан татарларында гына юк ул? Әллә аның функциясе безнең гореф-гадәтләргә туры килеп бетмиме?
Болай уйларга да нигез юк. Чөнки җырның бер халыкларда кияүгә бирелгән кызны туй көнендә киендергән чакта, икенчеләрендә кәләшне озаткан вакытта, өчен- челәрендә исә озатыла торган кыз белән хушлашыр алдыннан җырлануы аның форма һәм функция җәһәтеннән шактый сыгылмалы булуын күрсәтә. Татар туйларында да кыз киендерү, кәләш озату, аның белән хушлашу, килен каршылау, шундый чакларда аңар изге теләкләр әйтү йолалары булгандыр бит! Димәк, мәсьәлә формада да, функциядә дә түгел икән... Шуңа күрә бу җырның кайчандыр бездә дә җырлануы, йола гамәлендә булуы шик тудырмаска тиеш. Ләкин, алайса, нигә аның текстлары бер дә табылмый?
Мәгълүм фольклорчыларыбызның берсенә мөрәҗәгать итеп, әлеге «Яр-яр»ның профессиональ яэучыларыбыз әсәрләрендә, мәсәлән, Әхмәт Уразаев-Кормашинык «Буз егетиендә, Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызыл йолдыз» исемле пьесасында китерелүенә, әмма Казан татарларының авыз иҗатында бер дә очрамавы хакында үземнең гаҗәпләнүемне белдергәч, ул уйчан гына әйтеп куйды:
— Очрамый дип кырт кистереп әйтергә дә ярамастыр, ахрысы. Мәсәлән, безнең фондта аның 1939 елда Мөслим ягындагы Теләче авылында теркәлгән һәм 1952 елны Саба районында язып алынган вариантлары бар. Дөрес, алар Уразаев-Кормашиның «Буз егетендәге текстны хәтерләтә төшәләр... Аның әлеге әдәби әсәрләргә Себер татарларыннан, хәтта казакълардан килеп кергән булуы да ихтимал...
Мондый уйланырга урын калдыра торган аңлатма минем элекке ышанычымны шактый нык какшатты. Нәтиҗәдә үземнең ялгышуыма күбрәк ышана башладым...
Ләкин тиздән күңелдә ныгый башлаган әлеге шөбһәләр дә, татар фольклорчылары күптән тукып килгән «бездә юк» иманы да — барысы бергә челпәрәмә килде, һәм моңа шәкерт дәфтәрләре сәбәп булды. Мәсәлән, әлеге әңгәмәдән соң ике-өч ай узмагандыр. Кама тамагындагы Иске Казиле авылында кулъязмалар эзләп йөргән чакта XVIII йөздә төзелгән шәкерт дәфтәреннән өзелеп төшкән бер генә биттә мондый юлларны уку бәхетенә ирештем:
Әүвэл башта тәңрене яд итәлем. яр-яр.
Гыйшык тоткам күңелне шад итәлем. яр-яр.
Бу җиһанда егеткә кыз гол кебек, ар-ар.
Кызым гашыйк булган егет былбыл кебек, ар-ар. 4
һай егет. Һай егет, йозем сыт а к (!|. ар-ар, г.
Сезнең эчен бездән һәм күптер теләк, ар-ар. ' Тел аратты хак безгә сәйлә (гәле). яр-яр!
(№ 2379 т.) <
Язу шулай тәмамланмыйча калган Әмма ләкин барыбер минем башым күккә тия £ язардай булган иде. татар «Яр-яр»ының эзенә тәштем. ниһаять!
1970 елны, Апае районындагы Иске Йомралы авылында эзләнгән чакта, бик бо- Q
Югарыда бер мәртәбә телгә алынган Курган елкәсе. Шатроао районындагы Кы- 1- зылбай авылыннан кайткан дәфтәрдә әлеге җырның 24 юллы башка версиясе бар j икән. Үзе традицион рәвештә башлана ул. Тик ни эчендер күчерүче җырның донья- Е ви-йола элешен тошереп калдырган да. гел дини рухтагы строфаларын гына теркәл " барган. <
Күп те узмый, Ленинградтагы татар кулъязмалары белән танышып утырган чакта, * җырның 160 юлы сакланып калган бик озын, гаять эчтәлекле текстына очрадым. Ул — 1792 елга хәтле тезелгән типик татар дәфтәренә теркәлеп калган икән. Күчерел Г. язучысы Аллабирде исемле татар шәкерте. Җыр болай башланып китә
Әүвэл башлап ходаны яд мтәле, яр-яр. Пәйгамбәрләр рухыны шад итәпе. яр-яр. Шад булдык — шадмман. безне күрең, яр-яр; һич рәхиме килмәде безне күреп, яр-яр.
Йосыф берлә Золәмха яр ирделәр. яр-яр. Бер-берене күрмәгә зар ирделәр. яр-яр.
Йосыф берлә Золәнха күреште бер кон. яр-яр. Мосафирлык шәһренә тоште бер кон. яр-яр. Чон Золәйха Йосыфка мәгъшукъ ирде. яр-яр. Аңа Ләйли сыйфатлы мәҗнүн ирде, яр-яр...
Моннан соң тагын башка пәйгамбәрләрнең үрнәк булырлык тормышлары, изге гадәтләре тасвирлангач, әйләнешүче кыз белән егеткә күчеп, аларның яхшы сыйфатлары мактала
Яшь булса да баш кына кызым минем, яр-яр. һәр белгәне күңелендә дана кызым, яр-яр. Шикәрмедер. балмыдыр һәрбер сүзе, яр-яр. Фәрештәдән зиядә холкы үзе. яр-яр_ Сомбел кебек баглаган башындадыр, яр-яр. Күшәгәнең эчендә хурлар бардыр, яр-яр...
зылган булса да, тагын «Яр-яр»ның бер строфасына тап булдым
Кыз сүзе:
Минем алда йеземне күргел. егет, ярәм-яр.
Күшәгәмне югары ит. керсен егет, ерәй-кр.
Егет сүзе: as
Кара атка (атланган) сәряәт руйы. ярәй-яр...
(Күшәгә ишек пәрдәсе, сәрзэт руйы - матур Лазлс )
Текст шулай бик өтек булса да, моһим факт иде бу!
Угыл-кызга туй кылмак морат имеш, яр-яр, һәрни барың сарыф итмәк морадыңдыр, яр-яр...
(Дана — белемле, эиядә - артык.)
Аннары яшь гаиләгә фәрзәндле, ягъни балалы булуның файдасы, шатлыгы хакында үгет-нәсихәтләр, изге теләкләр әйтелә:
Угыл-кызсыэ куймаган һич кемсәне. яэ-яр. Бу хәсрәттә куймагай һич кемсәне. яр-яр. Адәм затның мивәсе фәрзәнд имеш, яр-яр. Фәрзәндсезләр гамь белән пәйванд имеш, яр-яр... Фәрзәнд дигән кешегә дәркяр икән, яр-яр. Бу дөньяның зиннәте фәрзәнд икән, яр-яр—
(Ммаа - җимеш. пэАваНд — бәПлэнгән; дәркяр - кирәкле.)
Моннан соң җырчылар яшьләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга, гарип-гөрәбә- ләрне онытмаска киңәш игәләэ:
Гарибләрнең күңелене шад итәле, яр-яр.
Гарибләрне һәр заман яд итәле, яр-яр...
Ниһаять, озатыла торган кызның күңеле сынык (шикәстә) икәнлеге искәртелел, туган өеннән аерылучыга юату һәм изге теләк сүзләре әйтелә:
Кыз угланлар дөньяда булыр күңеле шикәстә,—
Күңеле шькәстәләрне шад итәле, яр-яр.
Кыз угланлар күңлидә йөз-мең төрле әрман бар. Сәр-пайлары бетмәсә, әрман булыр, яр-яр.
• Күкеле шикәстә - күңеле сынык; әрман — теләк: сзр-паЯ — баш аяк )
Күп еллар дәвамында эзләнүдән соң мондый табышларга ирешү мине. Әлбәттә, шактый кыюландырды. Шуңа күрә, мәсьәләнең төп өлеше һаман хәл кылынып бетмәсә дә, 1971 елны мин чираттагы гыйльми конференциягә татарча «Яр-яр»лар хакында бер доклад тәкъдим Иттем. Нәтиҗә көткәннән дә артык булды: моңарчы нЯр-яр»га карата иң тискәре мөнәсәбәттә торучылар да мәсьәләнең «тәмам хәл ителгәнлеген», шуңа күрә татар фольклор белемендә «Яр-яр» йоласына тулы гражданлык хокукы бирергә кирәклекне икърар иттеләр. 1980 елда чыккан академик харак-тердагы «Йола һәм уен җырлары» томында беренче мәртәбә «Яр-яр»ның биш варианты урнаштырылу факты исә әлеге хокук мәсьәләсенең практик гамәлгә ашуы нәтиҗәсе иде.
Әмма ләкин, әлеге докладны укыган чакта мин кайбер мөһим факторларны әле белеп җиткермәгән икәнмен. Мәсәлән, Альберт Фәтхинең Актаныш ягындагы Күҗә- кә авылыннан 1969 елны ук алып кайткан бер дәфтәрендә «Яр-яр»ның тагы да сыйфатлырак, янә дә күркәмрәк татар версиясе бар булып чыкты.
Кулъязманың гаять борынгылыгы да игътибарга лаек: ул Россиядә бары XVII йөзнең азагында һәм XVIII гасыр башында гына кулланылган Голландия кәгазеннән эшләнгән китап иде!
Дөрес, 69 юлдан гыйбарәт бу зур гына текстның кайбер кимчелекләре дә бао икән: мәсәлән, аның 40 нчы юлы бөтенләй төшеп калып, 46 һәм 47 юлларның ике- әч сүзе танылмаслык дәрәҗәдә бозылган булып чыкты. Шулай да. төгәл сакланган 65 юлдан чыгып та. истәлекнең дөньяви йола фольклорыбызда тоткан урынын, сәнгатьчә әһәмиятен шактый төгәл билгеләргә мөмкин Шуңа күрә кулъязмада «Хикмәте хәким« дип аталган текст биредә төгәле белән күчерелә.
Әүвәл алла атыны яд итәлем. яр-яр;
Пәйгамбәрләр рухыны шад итәлем, яр-яр.
Хак мебарәк әйләсен туеңызиы, яр-яр; Алтын-кемеш коршасын буеңыз(ны|. яр-яр.
Соләйманиың тәхте тик тәхтең булсын, яр-яр;
Пәйгамбәрләр кызы тиң бәхтең булсын, яр-яр.
Яыглама. бикәм, йыглама, туең(ыз) будыр, яр-яр;
Алтын-кемеш коршаган буеңыз булыр, яр-яр.
Гүзәл, шәһнр шәкелле мона егет, яр-яр;
Сезгә кияү хуш гакыйль. дана егет, яр-яр.
Бәхетең монасыйб булды, — килде кияү, яр-яр;
Дәүләтең яаслын йитәр булды кияү, яр-яр.
Нунга охшар кашларың пейеәстәдер. яр-яр;
Гаибәр-йопар йызы дни йызландыңыз. яр-яр.
Галәматлек деньяда кыз булдыңыз. яр-яр;
Егетләрнең фикере сез булдыңыз, яр-яр.
Кыз углан — I .....................
йом кызыл — багның голедер. яр-яр;
Егет зәйн имешдәр адәм ара. яр-яр;
Кыз углан хуш бизәнер галәм ара. яр-яр. Җәинәт-фирдәаес. иллә, геле нрмеш, яр-яр; Гәнбәр-йолар йызы дик буе ирмеш. яр-яр.
Боерыгын тотыңыз бер алланың, яр-яр; Салааатын әйтеңез Мостафаның, яр-яр.
һәр эшнең башы килгән бисмиллаһи, яр-яр. Туеңыз котлыг булгай. әйт «аллаһу». яр-яр.
Без һәм үлән башладык, үләндәшем. яр-яр: Үлән әйтә килепмез, карендәшем, яр-яр.
Йез генәсе ләгаль (тнк|. үләндәшем, яр-яр: Күз генәсе гәүһәр тик, үләндәшем, яр-яр.
Буеңыз гәпме ирде. үләндәшем, яр-яр;
Сачыңыз еенбелме мрде, үләндәшем, яр-яр.
Туйның үлән|ен| әйтәмез сез яр эчен, яр-яр;
Соңра иикях итәләр, үләндәшем, яр-яр.
Хак тәгалә әмере коллар үз(р|ә. яр-яр; һәм Мостафа сеннәте анлар үз(р|ә. яр-яр.
һәм бу ислам диненең зиннәтедер, яр-яр:
Ме>ңәррәдлек бу диннең афәтедер, яр-яр.
Кияү кызны иүрмәккә һәяәстәдер яр-яр.
Атлас, камха тун киел ясаидыңыз, яр-яр.
Чулпан яңлыг бадым дик күзләредер, яр-яр;
Ширин бал на шикәр дик сүзләредер, яр-яр.
| __ | алсалар биш-ун кендер. яр-яр;
| __ | гомре озындыр, яр-я;э.
Ахыр егет кыз углан элгусыдыр. яр-яр;
Баг голе дик йозлэре сулгусыдыр. яр-яр.
Күгәреп күренәдер күлнең башы, яр-яр;
Каләмднк кыйылмышдыр ярның кашы, яр-яр.
Ун (биш] яшькә йитдисә кыз угланың, яр-яр;
Җомлә галәм бәһасы ялгыз кашы, яр-яр.
Җомлә сәчәкләр суладыр хәзан булса, яр-яр;
Кыз углан йезе сула|р| дәүре узса, яр-яр.
Язын сәчәкләр ачылыр галәм бизәр, яр-яр;
Анасы кызы берлә күңлене тезәр, яр-яр.
Гъендә>ңки гол очкандик кызы китәр, яр-яр;
Ялгызлык анасының бәгърен кисәр, яр-яр.
Нитәк ки атасы (дин) кызын сорармыш, яр-яр.
Ана берлә сүзләшеп йыглар имеш, яр-яр.
Ике күзе анасы гнрьян имеш, яр-яр:
Кызы очен атасы (солтан) имеш, яр-яр.
Кызы әйтүр анага бараем. анам, яр-яр:
Асрадың, хәләл ит, китәм, атам, яр-яр.
Өзәңегә аякым куйдым, атам, яр-яр;
Ак сотеңне хәлал кыл, бардым, анам, яр-яр!
(Лэгаль тик логаль шикелле (кызыл төсле, асыл таш шикелле), нитәк - ничек; шәһир шә келле — горур кыяфәтле, кәмха атлас, парча. Үлән яки үләң -җыр. үэрә өстендә; Мостафа сөннәте пәйгамбәрнең кушканы. мөҗәррәдлек ялгызлык; васлын йитү - очрашуга ирешү, нун гарәпчә «н» хәрефе; пәйвәстә тоташкан: йыз -ис: зәйн — зиннәт, яңлыг - төсле; ба дым бадам чикләвеге. хәзан булу - көз булу, гъөиҗә — чәчәк бөресе; гиръян - елаучы.)
Әгәр шушы конкрет җырны эзлекле рәвештә анализлап, аның форма һәм сыйфат үзенчәлекләрен, идея һәм максат эчтәлеген аныкласак, шул рәвешчә ирешел- гән нәтиҗәләргә алдарак китерелгән фактларны да кушып карасак, «Яр-яр» әйтү гадәтенең борынгы татар чынбарлыгында киң таралган йола икәнлеге тулысынча раслана. Димәк, безнең элекке «татарларда андый йола булмаган» дигән карашы-быз фактларны җитәрлек дәрәҗәдә белмәүнең (яисә белергә дә теләмәүнең) нәтиҗәсе икән. Бу — беренчедән.
Икенчедән, югарыда ясалган кыскача күзәтүгә караганда, «Яр-яр» әйтү йоласы элек безнең бабаларыбызда географик җәһәттән дә шактый киң таралган икән: җыр текстларының Иделнең һәр ике ягында да, Урал һәм Себер татарлары арасында да очравы шуны күрсәтә.
Чор мәсьәләсенә, ягъни җырның кайчан актив гамәлдә булып, кайсы дәвердә туй ритуалыннан төшеп калуына килсәк, монда мәсьәлә артык катлаулы түгел. XV йөздә яшәгән (1501 елны үлгән) бөек үзбәк шагыйре Галишир Нәваиның «Вәзеннәр үлчәве» («Мизан-ул-әвзан») исемле теоретик хезмәтенә караганда, халык шигыре үлчәмендә иҗат ителгән һәм гел «яр-яр» рефрены белән әйтелә торган «үләң» дигән туй
сүн» барү процессы
Җыр рәвеше үзгәрү тенденциясенең шул юнәлештәрәк баруын Иске Чүпрәледә табылган XVIII
йөз ахыры дәфтәрендәге мөнаҗәт сыманрак бер текст та куәтли
Михнәт сүзен әйтәем. тыңлармысыэ, ярәй.
Бу михнәтнең сүзләрен аңлармысыз. ярәй;
Дөнья тулы фәрештә Хакь кашында, ярәй,
һәрберсен бер зшкә Хакь аратиан, ярәй...
Шушы текстны да югарыдагы үрнәк буенча реконструкцияләп карасак («ярәй» урынына «яр-
яр» рефренын кулланып), тагын бер естәмә меһим фактка ия булабыз.
Шулай итеп, «яр-яр»ның әкренләп «ярәй»гә әверелүе, шул рәвешчә чын йола репертуарыннан
лирик (шаян яисә моңсу) җыр барлыкка килү факты аның гамәлдән механик рәвештә генә тешеп
калмавын, ә билгеле бер эчке закончалык нигезендә эволюция кичереп үзгәрүен күрсәтә. Бу
күренеш исә фольклор текстологиясе дигән махсус белемнең гаҗәп катлаулы, нечкә, бер үк вакытта
бик тә өметле яңа юнәлеш икәнлеген расласа кирәк.
Әлбәттә, традицион «Яр-яр» әйтүнең бетүе, юкка чыгуы бер «ярәй» күчеше белән генә тәмам
аңлатылып җитмәгән кебек, ул йоланың гамәлдән төшү процессы да тиз генә, җиңел генә булмаган.
Татарлар яшәгән кайбер аерым төбәкләрдә «яр- яр» әйтеп кыз озату гадәте (Төмән һәм Бараба
якларындагы кебек үк) безнең гасыр башына кадәр дә дәвам иткән икән. Мәсәлән, Уфада яшәүче
татар фольклоры белгече Риф Мөхәммәтҗановның зур тырышлыгы нәтиҗәсендә Ык буе
татарлары арасында җыелган әһәмиятле материалларга караганда, ул якларда озатыла торган
кызга туй киеме киендергән, аның чәчләрен тараган чакта «яр-яр» такмагын әйтү гадәте безнең
заманнарга кодәр килеп җиткән икән. Бу фактлар исә туйларда «яр- яр» әйтүнең кайчандыр яшәгән,
аннары бөтенләй юкка чыккан, «эзе дә үчкән» искелек кенә түгел, бәлки күпкә катлаулы күренеш,
шактый озын гомерле милли йола, димәк, фольклорыбызда, этнографиябездә өйрәнелергә,
яктыртылырга тиешле мөһим тарих күренеше икәнлеген раслый. Бернинди йоланың да үзгәрмичә
яши алмавын, бик күп гореф-гадәтләрнең алмашынып, яңарып торуын һәм мондый процессның
тарихи объектив, хәтта зарури икәнлеген онытмасак, әлеге нәтиҗәнең дөреслеге тагы да куәтләнә
төшә. Шул ук вакытта Р. Мөхәммәтҗанов ирешкән табышның икенче гыйбрәтле әһәмияте дә бар:
фольклорыбызның борынгы йола катламнарына үтеп керер өчен кечкенә төбәкләрдә төпченеп
эшләү, эзләнүне комплекслы рәвештә башкару зарур икәй (карагыз: Р. Мөхәммәтҗанов.
Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗат^1. Уфа, 1977).
Безнең туйларда «яр-яр» әйтүнең ни өчен пассивлашуы, тора-бара кайбер төбәкләрдә бөтенләй
юкка чыгуы мәсьәләсенә килсәк, монда да чишелмәслек әллә нинди зур серләр юк. Ул йоланың
актив хәрәкәттән төшүе, бер сүз белән әйткәндә, әлеге чорларда тормышыбызда йөз биргән гомум
социаль-идеологик үзгәрүләргә— мәгълүм иҗтимагый артка китүгә барып тоташа.
Социаль үзгәрүне телгә алган чакта мин иң элек XVII—XVIII йөзләрдә татар җәмгыятендә югары
катламнарның, ягъни феодалларның оешкан сыйныф буларак тәмам таркалуын, экономик яктан да
бик нык зәгыйфьләнүен күздә тотам (моның очраклы хәл түгел, ә закончалыклы сыйнфый көрәш
нәтиҗәсе икәнлеге хакында югарыда бер тапкыр әйтелгән иде инде). Шул рәвешчә җәмгыять
эчендәге хәлле катламнарның сыйфат ягыннан да кайтышлануы, сан буенча да күзгә күренеп кимүе
нәтиҗәсендә зур туйларда башкарыла торган тантаналы «яр-яр» әйтү йоласының да әһәмияте
кимегән. Чөнки башкаруда билгеле бер эзлеклелек, конкрет ситуациягә мөнәсәбәттә тиешле
оперативлык таләп итә торган әлеге җырны кем теләсә шул башкармаган, ә тәҗрибәле җыручылар-
үләңчеләр, үзенә күрә «профессиональ» яр- ярчылар әйткән. Җыр текстының шактый тотрыклы
вариантлары кәгазьгә махсус теркәлү фактлары (алар югарыда китерелгән мисаллар белән генә
чикләнми) «Яр-
яр»иың билгеле бер дәрәҗәдә кодификацияләну процессы кичерүен. ягъни нррмага салыиуыи
күрсәтә. Бу исә «яр-яр« такмакларының асылда хәлле кешеләрнең туйларында башкарылуына
ишарә ясый. Димәк, XVII һәм XVIII йезләрдә. татар феодалларының саннары да кимеп, сыйфатлары
да кайтышланган дәаердә. «яр-яр» такмагын башкарулар да елдан-ел азая барган.
Шул ук вакытта день яви феодалларның позицияләре какшап, алар урынына рухани феодаллар
үрмәләү, җәмгыятьтә алариың тәэсире елдан-ел ныгу кечәю. үлем-җитем туй-тумалак ише меһим
кәнкүреш актларының башкару процессында саф дин ритуалларының елеше артуга китергән. Шушы
процесс чыгышы буенча асылда борынгы инануларга барып тоташкан, соңрак кына тыштан бераз
«меселмаилаш- кан» (бары алла исемен атау, пәйгамбәрне олылау кебек формаль детальләр естәл-
гәи) «яр-яр» әйтү йоласының элек икенче планга күчүен, аннары ныграк кысрык - лануын, шул рәвешчә
тора-бара гамәлдән бетенләй диярлек тешүен тәэмин иткән.
Борынгырак теркәлгән версияләрдә уй-хыялның, яшьләргә багышланган теләкләрнең гомуми
характерда булуы, җырның исә киң җәмәгатьчелек каршында башкарылуы. соңрак дәвер
текстларында хосусый ритуал мотивлары кечәюе дә шул ук гомум процессның, зур иҗтимагый
үзгәрешләрнең нәтиҗәсе иде.
Димәк, йола фольклоры репертуарының үзгәрүе, яңаруы ул очраклылык яисә субъектив, тар
милли (этник), психологик факторларның гына түгел, бәлки киң пландагы социаль-иҗтимагый һәм
идеологии үзгәрүләрнең дә конкрет нәтиҗәсе икән. Шушы хосусЪ1ять йола фольклоры табигатендә
сыйнфыйлык һем иҗтимагыятьнең ныграк чагылуын раслый. Шуңа күрә теге яки бу әсәрнең бездә
«булу» яисә «булмау» мәсьәләсенә кагылганда, ул мәсьәләгә тар кабиләчелек позициясеннән чыгып
түгел, ә киң тарихи, иҗтимагый планда карарга кирәк икән.
Шулай итеп, шәкерт дәфтәрләрен җентекләп ейрәнү нәтиҗәсендә без халык иҗат^1
фондыбызның гаять катлаулы бер элпәсендәге — йола фольклоры репертуарындагы меһим тарихи
фактларны ачыклау, ул фактларның үсү. үзгәрү үзенчәлекләрен дә беркадәре күзәтү,
закончалыкларын билгеләү мемнинлегенә ирештек.
Йомгаклап шуны гына әйтергә кирәк фольклорыбыз текстологиясенең киләчәген кулъязма
мирасыбыздан, шәкерт дәфтәрләреннән башка күз алдына китерүе мемкин түгел. Бигрәк тә элгәрге чор
истәлекләрен барлау, тегәлләү юлында без аларның хәзинәсенә ешрак мерәҗәгать итәргә, кайчан
нинди репертуар актив яшелен ачыкла! ан чакта да аларның документаль хекемен зур игътибар белән
тыңларга