Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘССАМ ТАВИЛ ХАҖИӘХМӘТОВ


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Тавил Хажиәхмәтов иҗат иткән портреттан
безгә XIII гасыр җәүһәрләреннән саналган «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы — легендар
шагыйрь, зирәк һәм какшамас рухлы Кол Гали карап тора Аның якты, киң маңгае, тынгысызлык
уты тулган тәвәккәл күз карашы шундук игътибарны үзенә җәлеп итә, аннан тиз генә аерыла
алмыйсың Капма-каршы көчләр бәрелешкән ерак-ерак чорларда яшәгән кеше ниндирәк?
Халкына булган мәхәб бәт хисләрен, ышаныч-тугрылыгын, үзенең кешелек хәрәжәсен монгол
яулары һәм ут-төтен аша ничек исән-сау алып чыга алды икән ул? Әсәргә карап, әнә шундый
уйларга биреләсең.
Бу — рәссамның иң катлаулы сәнгать жанрларыннан саналган тарихи портре ты Автор
героеның төгәл кыяфәтен, йөз чалымнарын белмәгән килеш, аны хыялында тудыра һәм
һәркемне ышандырырлык итеп сурәтләп бирә. Мондый уңышка ул шагыйрьнең Ватанын.
Болгар чорын өйрәнү нәтиҗәсендә ирешә Балкып торган Идел буе, каурый каләм, күн белән
тышланган китап — болар барысы да безнең борынгы бабаларыбыз гомер иткән ерак гасырлар
турында уйландыралар. Биредәге орнамент нсә шагыйрьнең зур сәнгать кешесе булуына
ишарә ясый Портрет, әйтерсең лә. Кол Гали поэмасын укыган бик күп кешеләрнең аны ниндирәк
кыяфәттә күз алдына китерүләрен бергә туплаган.
Кол Гали иҗаты белән Тавил Хажиәхмәтов күптәннән кызыксына. 70 нче елларда ук инде
ул саф мәхәббәткә дан җырлаган Йосыф белән Зөләйха образын иҗат иткән иде. Гомумән,
художник әдәби әсәрләрдән бик сш илһам ала, янадан- яна хезмәтләр тудыра Рәссам Г
Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый», татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре тупланган
«Хезмәт батыр», Н. Исәнбәтнең «Мыраужан маҗаралары» кебек җыентыклардагы сурәтләре
белән бүгенге китапларны бизәү тарихына зур өлеш кертте Ул татар китабы битләренә
беренчеләрдән булып халык сәнгатенең нәкыш һәм орнаментлар дөньясын алып килде Алар
ювелирлык сәнгатенә хас осталык белән эшләнгәннәр һәм бу гаҗәп тә түгел Чөнки Т
Хажиәхмәтов — Саба районының нәселдән килгән ювелир улы.
Герой-шагыйрь Муса Җәлил китапларын бизәүдә дә рәссам үз сүзен әйтә алды, бөтен
кешелек дөньясына мәгълүм шигъри юлларның, җырларның фәлсәфәсен, ватандарлыгын,
фаҗигале язмышларны ачып бирде. Галимҗан Ибраһимов. Һади Такташ кебек
классикларыбызныц китапларын бизәде. Ул. билгеле, бүгенге язучыларның әсәрләре белән дә
кызыксына, аларны да нәкъ үзенчә аңлатырга омтыла.
Тавил Хажиәхмәтов — киң белемле һәм күпкырлы рәссам Әйтик, ул сынлы сәнгать. театр
бизәү, костюмнар булдыру өлкәсендә дә үзен танытты Ләкин аның төп иҗат юлы әдәбият
дөньясына килеп тоташа һәм ул хәзерге китап бизәү сәнгатенең иң югары ноктасына
күтәрелгән.
Р ША КИЕВА.
Татарстанның сынлы сәнгать музее фәнни
хезмәткәре