«КЫЙССАЛАРДАН, ХИКМӘТЛӘРДӘН КҮРЕКЛЕРӘГЕ...»
итапларның да язмышы була, ди халык мәкале. Бу хикмәтле сүзнең дереслегеи денья әдәбиятыннан күп мисаллар китерел расларга мемкин булыр идс. Тарихның эченәрәк юл тоткан саен, борынгыга таба юнәлген саен, әлеге мәкальне»- эчтәлегенә туры килгән әсәрләр—язмышлы китаплар ешрак күзгә ташлана. Монын. әлбәттә, җитди сәбәпләре бар. Үткән заманнарда китапларның басма түгел, ә кулдан күчереп йертелүләре аларның нәсхәләрен һәм таралу мәйданын бик нык чикләгән. Еш булып торган һәртерле сугышлар, янгыннар кулъязма китапларны авыр сынаулар астында калдырган. Аларның бик азы гына, уз башларыннан күп язмышлар кичереп, бүгенге кенгә килеп ирешә алган
Кол Галинең «Кыйссан Йосыф» поэмасы — әнә шундый олы тарихлы, бәхетле язмышлы китапларның берсе дип саналырга хаклы. Урта гасырлар терки әдәбиятының кыйммәтле әдәби җәүһәре буларак танылган. Болгар чоры татар язма әдәбиятының башлангычы — «елга башы» саналган бу әсәрнең язылуына быел 750 ел тулды. Соңгы җемләне < яшәвенә 750 ел» дип тә тулыландырасы килә. Чәнки әлеге шигъри кыйсса язылуы белән генә түгел, е халыкта танылуы, даими яшәве белән дә гыйбрәтле. Шушы уңайдан шагыйрь С. Хәкимнең дүрт юллык бер шигыре хәтергә тешә:
Шагыйрь белән халык йерәген мин
Охшатамын ике чакмага:
Очрашсалар бергә — очкын оча, Җырга күчә, илдә саклана.
Әлеге юллар «Кынссаи Йосыф»ны күздә тотып язылмаса да. эчтәлеге белән аңа да туры килеп тора. «Кыйссан Йосыф» та бит «җырга күчкән, илдә сакланган» әнә шундый мәшһүр әсәр. Ул чын мәгънәсендә шагыйрь йәрәге белән халык йерәге бергә очрашкан халык китабы «Кыйссан Йосыф» кебек әсәрләр хикмәтле фикергә, ялкынлы хискә әверелеп, яшәүләрен һәм керешүләрен дәвам иткәннәр Татар халкында гасырлар дәвамында шул кадәр популяр булып килгән, рухи деньясына һәм әдәби традицияләренә тирән үтел кергән, шигырь-җыр-дастаннарына, сурәтле ча-гыштыруларына күчкән башка бер китапны табуы, Йосыфның гыйбрәтле язмышын, әтисе һәм туганнары белән аерылу-кавышуларын, Зеләйханың дәртле мәхәббәтен белмәгән-ишетмәгән учучыны очратуы кыен.
«Кыйссан Йосыфмның терло чорларда Идел-Урал тебәгендә күчерелгән кулъязма носхәләре елешчә Казан. Ленинград. Баку, Уфа, Берлин Дрезден кебек шәһәрләрнең китапханәләрендә архивларында сакланып калган XVIII гасырның укымышлы галиме һәм шагыйре /тыз Имәнинең 1839 елны поэманың җыелма-тенкыйди текстын бастырып чыгаруы әсәрнең гомере тагы да озынаюга, халыкта популярлыгы үсүгә,
К
ЕЛ
текстның тотрыклы саклануына сәбәпче булган. Әмма, китап булып күп тапкырлар басылуына карамастан, аның кулъязма рәвешендә яшәве дә тукталмый, дәвам итә. Халык әлеге кулъязмаларны кадерләп саклый, күп укудан искереп тузса — яңа несхәләрен булдыра. Әсәрнең кулъязма рәвешендә яшәве XX гасыргача дәвам иткән — археография экспедицияләр хәзер дә XIII гасыр шагыйре поэмасының яңа- дан-яңа нөсхәләрен таба торалар. Хәзер бу мәшһүр әсәрнең 150 дән артык нөсхәсе билгеле. Мәҗлесләрдә, кич утырырга җыелган вакытларда поэманы уку-тыңлау көнкүрештә тирән тамыр җибәргән халыкчан бер йолага әверелгән. Гадел патша даулап яуга чыкканда да халык «тыңламага татлы» бу борынгы дастанны үзе беләк алган. Пугачев хәрәкәтенә катнашучылардан конфискацияләп алынган кулъязмалар нсемл'егендэ «Кыйссаи Йосыф» әсәренең теркәлүе дә моңа бер мисал була ала. Шунысы символик мәгънәгә ия: патша түрәләре архивына килеп эләккән бу кулъязма китап ниндидер юллар белән юкка чыккан. Бергә эләккәноКисекбаш китабы» да, башкалары да урыннарында сакланган, ә менә «Кыйссаи Йосыфяның исемлектәге исеме генә калган — үзеннән җилләр искән. Әйтерсең лә, халык гадел патша турындагы хыялын күңелендә саклаганы кебек, гадел һәм тугры хөкемдар Йосыф турындагы китабын да дошманнары кулына тапшырасы килмәгән, киләсе дауларга күтәрелү өчен үзе белән алган.
Кыйссаның халыкта әнә шундый үтә популяр булуын, бик тә кадерле саналуын эчтәлегенең дөнья әдәбиятындагы традицион сюжетка — Йосыф һәм Зөләйха вакыйгаларына корылуы, төп героеның изге кеше, пәйгамбәр булуы һәм аңа Коръәндә махсус сүрә багышлануы белән генә аңлатып булмый. Изгеләр турында язылган күп әсәрләр эзсез югалган бит. ә монысы сакланган! Пәйгамбәрләр һәм дин өчен көрәшкән баһадирлар турында күп китаплар иҗат ителгән, әмма берсе дә «Кыйссаи Йосыф» дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.
Дини-мифологик образларга һәм сюжетларга таяну урта гасырлардагы әдәбиятның, сәнгатьнең табигый бер сурәтле фикерләү рәвеше булган. Әдипләр, рәссамнар үз халыклары кабул иткән дини тәгълимат мохитендә, стихиясендә яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. Кол Гали дә, уз чорының улы буларак, шул дәвердә үз дәүләтендә рәсми рәвештә кабул ителгән ислам дине кануннары белән яхшы таныш булган. Әсәрнең эчтәлегеннән хәтта шагыйрьнең дин белеме өлкәсендә шул чорның бик тә укымышлы әһелләреннән икәнлеге беленә. Гадел патша һәм гадел җәмгыять, кешеләрнең үзара әхлакый мөнәсәбәтләрендәге сафлык (ата — ул, туганнар, ир — хатын), яхшылык һәм явызлык көрәше кебек әдәбияттагы мәңгелек темаларны шагыйрь дини образлар белән бәйле кыйсса эченә төреп бирә.
Кол Гали әсәренең популярлыгы һәм яшәүчәнлеге исә аның урта гасырчылык феодаль идеологиясен, дин схоластикасын җиңә алган гуманистик эчтәлекле фикерләве белән, үз чоры өчен әһәмиятле булган җитди әхлакый-фәлсәфи, социаль-иҗти- магый мәсьәләләрне кыю күтәрүе һәм аларны югары сәнгать дәрәҗәсендә новаторларча чишә алуы белән бәйле.
Кол Галине халык легендаларында, тарихи язмаларда (Таҗетдин Ялчыголның «Тә- варихе Болгария» әсәре һ. б.) Идел буендагы Болгар дәүләте җирлегенә бәйләп аңлаталар. Биләрдә үлгән дип күрсәтәләр. Шагыйрь мирасын Идел буе җирле культурасы белән бәйләнештә карау аның тарихи әһәмиятен аеруча күтәрә.
«Кыйссаи Йосыф» —> дөнья әдәбиятындагы традицион сюжетка корылса да, күп яклары буенча новатор әсәр. Шагыйрьнең иң олы миссиясе, минемчә, моңа кадәр авыз иҗаты әсәрләре хәзинәсе белән яшәп килгән Идел буе татар халкының әдәби иҗатын яңа юлдан, яңа эстетик принциплар белән үстереп китүендә, язма әдәбиятның халык тарафыннан үзенеке дип кабул ителгән беренче әдәби әсәрен иҗат итүендә, Гомумән — беренче әдәби әсәр дип кистереп әйтү мөмкин түгел — Кол Галидән алдарак чорда да, ул яшәгән дәвердә дә әдәби язма әсәрләрнең язылуы, тууы бик тә ихтимал. Шул дәверләрдән сакланып калган тарихи чыганакларда Болгар дәүләтендә Ягкуб ибне Ногман, Әбел-галә Хәмид бине Идрис әл-Болгари, Борһанетдин Иб-раһим ибне Йосыф әл-Болгари исемле мәшһүр галимнәрнең яшәве һәм аларның тарихи-фәини китаплар язуы теркәлеп калган. Ул чордагы галимнәрнең универсаль булуларын, төрле өлкәдә иҗат итүләрен искә алсак, шушы ук галимнәрнең әдәби әсәр язуларын да фараз итәргә мөмкин. Әмма тарих аларны саклый алмаган, безгә
тик үзенеке итеп кабул иткәнен. иң галантлысын, «кыйссалардан, хикмәтләрдән күркәмрәген», хикмәт сәйләү куәте кемлерәген, «күкрәгендә кешеләргә карата ярдәм итү, шәфкатьлелек шәме» яктырак янганын гына китереп җиткергән.
«Кыйссаи Йосыф» татар халкының XIII гасырда Болгар дәүләте җирлегендә үзгә бер тарихи дәверен, интеллектуаль-рухи күтәрелешен сәнгать чаралары белән гомумиләштерде. ул халыкның яңа эстетик югарылыкка күтәрелүен бетенләй яңа типтагы ♦ әсәр белән беркетеп калдырды «Кыйссапның эчтәлегенә дөнья әдәбиятындагы мәгъ- • лүм сюжетны алуы белән Кол Гали сүз сәнгатенең яшәешен тар этник чикләреннән арындыра һәм дөнья әдәбиятының гомуми чылбырына тоташтыра. Бу тәҗрибәнең О шул чор болгар-татар культурасы өчен яңа һәм кыю адым булуын билгеләп үтү белән бергә, шагыйрь алдына гаять катлаулы иҗат мәсьәләләре китереп куюын да * искәртәсе килә Чөнки чит сюжетка, чит геройларга нигезләнгән әсәрнең халык өчен £ дә чит, ят булып чыгу куркынычы шагыйрьне һәрчак сагалап тора. Андый сюжетны ж халыкка якынайту өчан Кол Гали үз халкының иҗатына — аның эпос, әкият, да;тан, = хикмәт үрнәкләренә таяна, халыкның үз сурәтле фикерләү мөмкинлекләрен (вакый- g галарны мавыктыргыч ител оештыру, геройларны җаннары ачылырдай ситуацияләрдә 2 күрсәтү һ. б.) эшкә җигә, халыкның образлы телен һәм шигъри үлчәм калыбын оста £ файдалана. Шушындый синтез — үз халкының әдәби хәзинәсен башка халыкларның £ рухи байлыгы белән даһиларча куша алу нәтиҗәсендә яңа эстетик югарылыктагы S әсәр туа. Бу югарылык инде әсәрнең билгеле бор иҗатчысы ачыклана башлауда да күренә. «Кыйссаи Йосыф» — бу инде коллектив иҗат җимеше түгел, ә аерым ша- < гыйрь иҗаты. Шушы үзгә хасият әсәрнең бәтэн тукымасында, эчтәлегендә, телен- дә —тулаем сурәтле фикерләвендә ачык сизелеп тора.
«Кыйссаи Йосыф» әсәренең авторы турында хәзерге әдәбият фәнендә мәгълу- Саматлар бик тә аз Беркадәр мәгълүмат легендалар рәвешендә сакланып калган. К
Иң ышанычлы һәм бәхәссез чыганак — шагыйрьнең үзе турында әсәрдә үзе әйтеп-беркетеп калдырган сүзләре:
♦
Боны дөзән зәгыйфь бәндә — вты Гали... а
... Рәхмәт кыйлгыл, рәхим кыйл Кол Галия...
«бән зәгыйфь», «мәхзүн» (кайгылы-моңлы), имеэнип» (гөнаһлы) дип атый, үзенең «фәҗме иксек кемсә» («акылы кнм кеше») булмаганлыгын билгеләп үтә. Үзе турында турыдан-туры әйткәннәре нигездә шушылар белен чикләнә дә. Шул чор әдәбиятына нисбәтән караганда, шагыйрь турындагы мәгълүматларның бик тә саран булуы гаҗәп түгел. Бу — урта гасыр әдәбиятларына хас гомуми үзенчәлек белен бәйле. Мәгълүм булганча, ул дәверләрдә әдипләр үз шәхесләрен ачу белән мавыкмаганнар, үз тормышлары турында сөйләүне кирәк һәм тиеш дип санамаганнар Әдәбиятның максатын алар тормыш-дөнья хәлләре турында хикмәт сөйләүдә, әхлак тәрбияләүне күздә тотыл үгет-киңәш бирүдә күргәннәр Кол Гали үзе до максатын;
Аңласаңыэ Һәзар төрле ләиде, хикмәт.
Бу хегыйфь нәзым эчрә деэде имди ', —
дип язып үткән, тол игътибарын әсәрендәге «меңәр төрле киңәш, хикмәт «лорие ачуга, аңлатуга юнәлткән. Әсәрнең кереш элешендә олуг иясенә (аллага) мөрәҗәгать иткәндә до ул аңардан күңелен нурга күмүне, кодрәт белән үткен акыл бирүен, күңелендә фикер-акыл балкышын тудыруын сорый
. Әсәрнең хикмәтле сүз әйтү нигезендә корылуы — поэманың бер хасияте Шул нигездә шагыйрь үзе дә хәким шагыйрь буларак ачыла Әмма шунысы да бар шагыйрь әсәренең тел кыйммәтен аның хикмәтле булуында күрсә до. хикмәтлелек хә-
1 һиэяр — мең Панде — кнңәш. үгет
п»
Бу юллардан шагыйрьнең исеме Гали яки Кол Гали булуы ачык. Күрәсең, халык- S
чорның әдәби этикетына буйсынып үзе «Кол Гали» дип сайлагандыр Фәнни кулла- х ньйита да хәзер аның шушы икенче исеме ныграк урнашты. Кол Гали үзен текстта S
лык авыз иҗатындагыча гыйбрәтле сүз әйтү. фикер-сүз культы белан генә чикләнми. Шагыйрь биредә хикмәтлелекме кешенең рухи дөньясын, хисен-дәртен, кичерешен ачу белән дә мәхәббәт культы белән да кушып җибәрә. Шушы берләшү исә әсәрнең эстетик тәэсир итү ягын гаять көчәйтә.
Кол Гали үзе турындагы белешмә бирүгә шул дәвернең башка шагыйрьләре кебек үк үтә саранлык күрсәтсә дә, талантлы әдип буларак үзенең индивидуальлегем ачу - и читләшә алмаган. Әсәр эчендәге «мең төрле киңәш, хикмәтләрине җентекләп уку барышында шагыйрьнең үзе әйткәнгә караганда да тулырак, бөтенрәк, мәһабәтрәк образы туа Әйтик, ул үзен «акылы ким түгел» дип кенә бәяләсә, укучы аны шул чорның акыллы галим-укымышлысы, хикмәт иясе буларак күз алдына китерә. Шагыйрьнең үзен «зәгыйфь бәндә» дип атавы да әсәрдәге киңәш-үгет-хикмәтләр фонында яңа төсмерләр белән байый. Ул үзен алла каршында гына зәгыйфь һәм гөнаһлы дип саный икән, ә шул чорның иҗтимагый-социаль тормышында ул гаять көчле рухлы, батыр җанлы, куркусыз шагыйрь. Хөкемдарның гаделлеге һәм аның халык мәнфәгате белән бәйләнешен күрсәтүдә шагыйрьнең кыюлыгы аеруча күзгә ташлан»
Урта гасырлар колбиләүчелек җәмгыятенең кешелексез табигатен Кол Галинең реалистик чынлыгы белән күз алдына бастыруында да (коллар базары, Йосыфның әнисе үлгәч. Йагкубның имезүче хатын яллавы, ө бу хатынның үз улын тартыл алып сатыл җибәрүе һ. 6. күренешләр) шагыйрьнең «зәгыйфьлеге» түгел, ә үткен күзле- леге, ни өчен күңеле моңлы-сагышлы булуы һәм үзен «мәхзүн» дип атавы ачыла. Башкалар гаме, гарип-гидайлар сагышы бедән яшәгәнгә ул моңлы, дөньяда еш кына явызлык өстен чыкканга ул сагышлы. Шагыйрьнең йөрәге әнә шул кешеләр арасындагы явызлыкларны, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне күреп иңри, борчыла, яна.
Әсәрдән шагыйрьнең тагын башка сыйфатлары да: аның үз чорының эрудицияле. белемле-культуралы, киң карашлы әдибе булуы, дөньяга карашында шул чорның официаль идеологиясенә — ислам диненә таянуы ачыла. Кол Гали әсәренең сюжеты турында үзе үк «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклерәге, ... дыңламага датлыра- гы».— дип яза. үзенең гарәп һәм фарсы телендәге чыганаклардан файдалануын билгеләп үтә.
Соңгы елларда Кол Галинең әлеге «кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклерәге» дип гомуми рәвештә генә әйтеп узган фикерен конкрет тикшеренүләрдә ачкан җитди хезмәтләр дөньяга килде. Без беренче чиратта Җ Алмаз, Г. Таһирҗанов, Ф. Фасеев, Н. Хисамовларның кыйссаның сюжет чыганакларын ачыклауга һәм шагыйрьнең сәнгатьчә осталыгын, яңалыгын билгеләүгә багышланган нәтиҗәле эшчәнлекләрен күз алдында тотабыз. Шушы юнәлештәге фәнни тикшеренүләрнең шагыйрь дөньясын, әсәрнең идея-лроблематикасын тагы да тирәнрәк ачарга ярдәм итүенә шик юк. Әсәрнең төрле аспектларын һәм катламнарын өйрәнүдә комплекслылыкка һәм система- лылыкка йөз тотуның әһәмиятен дә басым ясап үтәсе килә.
-Кыйссаи Йосыф» китабы гасырдан артык инде галимнәрнең тикшерү объекты булып килә Аңа татар әдәбиятчылары гына түгел, төрки Көнчыгышны өйрәнүче белгечләр дә игътибар итәләр, төрле яклап өйрәнәләр. Фәнни хезмәтләр белән танышкач. алардагы төрле юнәлешләр, тенденцияләр дә ачыклана. Берәүләр, әйтик, әсәрнең гомум төрки ядкаре булуына төл игътибарларын юнәлтәләр, икенчеләр исә конкрет җирлек белән бәйләүне алгы планга күчерәләр. Әсәрнең телен тикшерүче кайбер галимнәр аның төп әһәмиятен һәм кыйммәтен тел үзенчәлекләрендә күрәләр. Шул нигездә әсәрнең сәнгатьчә кыйммәте, сюжетның яңалыгы күләгәдәрәк кала. Үткәндәге хезмәтләрдә әсәрнең проблематикасы, сюжеты турында сүз барганда исә еш кына поэманың күп проблемалы, шуңа нисбәтән күп катламлы булуы искә алынмый киленде. Сюжеттагы аерым катламнарның әһәмияте күпертелүе, икенчеләренеке кечерәйтелүе кайбер хезмәтләрдә хәзер дә очрап куя. Әдәбиятчыларның һәм философларның әсәр проблематикасын аңлатудагы аерымлыклары аеруча күзгә ташлана һәр ике өлкәдәге галимнәр дә әсәрнең идея проблематикасы катлаулы һәм каршылыклы булуын, дөньяви мәсьәләләрнең дини-әхлакый фикерләр һәм сурәтләр белән үрелеп баруын таныйлар. Әмма аерым очракларда акцентларны алыштырыбрак кую белән до очрашырга туры килә. Филолог галимнәрнең соңгы еллардагы «Кыйссаи йосыфпка багышланган хезмәтләрендә авторның дөньяви мәсьәләләрне алгы планга
чыгаруы, гуманистик идеяләрне калку ител куюы ассызыклана. Кайбер философлар исә әсәрнең идея эчтәлеген башкачарак аңлаталар. 3. Ишмөхәммәтов. мәсәлән, поэманың тол идеясен «алла белән рухи кушылу ечен, теге дөньядагы рәхәт тормыш
•чен җирдәге шатлык-ләззәтләрдән, җир мәхәббәтеннән суфыиларча баш таргу»да күрә, поэманы да «мистик суфыйчылыкка хас мәхәббәт лирикасының үрнәге» ител
ченки моңа әсәрнең бетен тезелеше, андагы образлар системасы, «акыйгалар хәрәкәте каршы килә. X. Госман хаклы язганча, Зәләйха образында шагыйрь мистиканы түгел, ә «кешенең үзендәге барлык рухи кочләрен дөрләтеп. тулы тормыш белән яшәүгә омтылуын тасвирлый»
Мистик суфыйчылык юнәлешенең рәсми дингә — ислам догмаларына каршы туган хәрәкәт икәнлеген белгән хәлдә, аны XIII гасыр башы әсәреннән эзләү соңрак дәверләрдә ачык рәвеш алган күренешне ясалма тестә Кол Галигә күчерү булып аңлашылмасмы! Мин XIII гасыр башында дини оппозиция туу мемкинлеген шик астына алырга теләмим. Ул дәвердә дә андый агымнар булгандыр. Әсәрнең кереш элешендә авторның ислам динендәге сөнниләр юнәлешен оештырган Сабит углы Ногманны (Әбу Хәнифәне) мактап телгә алуы шагыйрьнең шушы юнәлеш тарафдары икәнлеген раслый. Әмма тол сюжетта дини оппозиция ачык күзгә ташланып тормый, һәм ул әсәрнең тол рухын билгеләми. Бу әсәр, барыннан да элек, дини-мистик чалым-нары белән түгел, ә эчтәлегенең день яви яңгырашка ия булуы белән, гуманистик фикерләренең тирәнлеге белән үзенчәлекле. «Кыйссаи Йосыфата дини караш белән
деньяаи карашның аерылып, каршылыкка керүе әһәмиятле. Бер яктан, шагыйрь, әлбәттә, ислам дине нормаларына таяна. Икенче яктан, ул «теге донья» җәннәте тезү уе белән түгел, ә җирдәге гаделсеэлекләрне. кешеләр арасындагы һәртерле явызлык
ларны тезгенләү уе белән, бу дәньяны яхшырту, тоэәтү хыялы белән,
гадел
гыять, сугышларсыз яши торган тыныч тормыш булдыру өмете белән яши, җирдәге ялкынлы мәхәббәтне зурлый. Бу инде мистикага сыеша торган караш түгел. Шундый
■ КЫЙССАЛАРДАН. ХИКМӘТЛӘРДӘН КТРЕКЛЕРӘП » ф
гуманистик рухы белән ул, әйтик, XIII—XIV гасыр әсәрләре дип саналган «Кисек- ф баш китабы», «Авык кыйссасы» кебек әсәрләрдән дә нык кына аерылып тора. Шу- и шы яклары аны дини-мистик әдәбияттан аерып куя. яңа рухлы итеп күрсетә, дөнья w әдәбиятындагы Ренессанс исеме белән билгеле булган гомуми прогрессив агымга, “
аның төрки дөньясындагы дулкыннарына тоташтыра. 2
Урга гасырларда дөнья әдәбиятының һәм сәнгатенең тигез генә үсмичә, аеруча зур сәнгатьчә югарылыкка ирешкән аерым чорлары турында галимнәр күптән инде - языл киләләр. Әдәбият-сәнгатьнең шундый яңару, чәчәк ату дәверен төрле илләрдә = төрле термин белән атап йөртәләр, һиндларда ул — «бхакти», фарсыларда — «классик дәвер», төрекләрдә — «алтын гасыр», итальяннарда — «чинквеченто». французларда — «ренессанс», немецларда «реформация» дил атала һәм ул торло чорларда (X—XV гасырлар) күзәтелә. Галимнәр бу күренешнең асылында гомуми, уртак тенденцияләр ята дип саныйлар һәм аны Ренессанс (Яңарыш) термины белән атыйлар. Көнчыгышта мондый рухи күтәрелеш көнбатышка караганда иртәрәк туа Әл-Фәраби. Әл-Бируни, Ибне Сина. Омар Хәйям. Сәгьди. Фирдәүси, Җәми. Низами. Нәваи кебек атаклы шәхесләрнең исемнәрен санап үтү дә Шәрыкта әлеге гомуми күренешнең күп илләрдә киң яңгыраш табуы турында сөйли
Ф. Энгельс дөнья культурасы тарихындагы Ренессанс этабын шәһәрләр үсешенең нәтиҗәсенә бәйләп аңлата Мәсьәләгә шушы нигездә якын килү халыклар, иллер тормышында урта гасырда туган бөек үзгәрешләрне дәрес аңларга һәм аңлатырга ярдәм итә Утрак тормь.шка күчү, шәһәрләр тууы, җәмгыятьтә хезмәт бүленешенең тагы да тирәнәюе — әдәбиятта һәм сәнгатьтә кискен үзгәрешләр тууына, рухи тормышның яңа сыйфатлар белән баюына, дини идеология белән бейләнештә-керәштә деньяаи башлангычның һәм демократик-гуманистик агымның көчәюенә сәбәпче була. «Кыйссаи Йосыф» китабының да гомуми гуманистик яңгырашы һәм аның зарурилыгы шушы нигездә аңлаешлы булып ачылып китә Болгар дәүләтендә шәһәр культурасының
1 Ншмухамстов 3 Социальная
• Г.кчан X Татар пбмняса
|Гитапта
1979. S7 б
1956. 5 б
үсүе, сәүдә аша дөньядагы күп халыклар белән аралашунын ифрат та көчле булуы яңа, прогрессив фикерләүгә юл ачкан, культура өлкәсендәге бөек казанышлар белән танышырга һәм елардай файдаланырга мөмкинлек биргән. Әләге нигездә Идел буендагы Болгарда да яңа культура — шәһәрчә фикерләүгә нигезләнгән культура формалаша башлый. Шушы гомуми дулкын Кол Гали шәхесен һәм талантын, аның дөньяга карашын чарлый, «Кыйссаи Йосыф» әсәрен дөньяга китерә. Әмма Болгарда яңа башланган шушы Ренессанс тибындагы үсеш-үзгәрешне монгол яуларының һөҗүме туктата, яңарыш процессын нык сүрелдерә.
Кол Галинең үзен дә легендаларда монгол яулеры Биләрне алганда һәлак булган дип аңлаталар. Әмма бу дәһшәтле яуларда шәһәр янса да, шагыйрьнең гуманистик фикерләр белән тулы китабы янмаган, юкка чыкмаган. Шәһәр культурасы җирлегендәге демократик-гуманистик традицияләрне алга таба Мөхәмәдьяр, Хәрәзми, Котб, Сәйф Сарай кебек шагыйрьләр дәвам итеп киткән.
Кол Гали үзенең әлеге мәшһүр әсәрен шундый сүзләр белән тәмамлый:
Бу арада бу китапны тәмам кылдым — Нәфәганә вә илкем кыла имди.
Соңгы юлның мәгънәсе: «Безгә һәм сезгә файдалы булсын». Автор, бәлки, «безгә һәм сезгә» дигәннән үз чоры укучыларын, аның төрле этник төркемнәрен күздә тоткандыр. Тарихның күп агымсуларын кичкән әсәрдә инде хәзер бу гыйбарә киңрәк мәгънәдә яңгырый: әйтерсең лә, шагыйрь «сезгә» дип киләчәк буын укучыларына да эндәшә Ничәмә-ничә буын инде «Йосыф китабыпн (халыкта аны шулай дип атау бар) иң кадерле, хикмәтле китаплардан санап килә, үзенә шуннан рухи азык һәм эстетик ләззәтләнү таба, тормыш сорауларына җаваплар эзли. Шагыйрь йөрәге белән халык йөрәге тормышның, көнкүрешнең иҗтимагый-социаль яшәешнең җитди мәсьәләләренә җаваплар эзләгәндә тоташып киткәнгә дә «Кыйссаи Йосыф» озын гомерле һәм күп буыннарга файдалы булып, «тормыш китабыпна әверелеп яши. Мондый язмыш сирәк әдипләргә — олы талантларга гына эләгә. Кол Гали — исеме тарихта җуелмаслык булып уелып калган әнә шундый якты талант иясе.