Логотип Казан Утлары
Трагедия

КОЛ ГАЛИ

ӨЧ ПӘРДӘЛЕ ТРАГЕДИЯ
Катнашалар:
Гали — болгар шагыйре
У раз б ә к — кыпчакларның Бурлы ыруы башы
Чәчәк — Ураз бәк кызы
Э н ж е бикә.
X а ж и бәк—Г алинең агасы.
Актай — баш карачы (вәзир)
Инәл кам Бурлы ыруында днн-йола башлыгы (шаман)
Беренче юлчы (Шәмсетдин)
Икенче юлчы
Өченче юлчы
Я р м ы ш — Болгар илчесе
Т у к а ш — сәүдәгәр.
Күгеш — Хажи бәкнен өй-агасы
Бикә — Ураз бәкнен хатыны
Аксакаллар, илчеләр, сакчылар, кораллы ирләр, хезмәтче хатыннар, хан кешесе, улагчы (ашыгыч хәбәр китерүче)
Вакыйганың урыны — урта гасырдагы Болгар дәүләте һәм Кыпчак далалары, вакыты — монгол яулары чоры, ягъни 1220—30 еллар.
БАШЛАУ
Гали шигырь укый:
Без — тузан бөртеге Мәңгелек юлында
Тузанның гомере Газраил кулында
Әйтегез, нн мәгънә дөньяга туудан,
Билгесез бер тузан бөртеге булудан?!
Кайгырма. Кол Гали, зарланма язмыштан —
Тузаннар м**н төрле матдәдән яралган:
Берәүләр туги tap ягачтяп я гәипан.
Башкалар ялкыннан бүленеп таралган
Кайгырма, туганым, зарланма язмыштан. Бик кыска гомерле булсан ла тумыштан
Кызганмый үзгн.ш балкып ян һәм яндыр.
Гасырлар күгендә ялкынлы эз калдыр!
Буыннан буынга нәселен таралсын.
Үтердем аны дип Газраил алдансын
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Киез ей эче. Өй уртасында, жир идәндә учак яна. Учак янында Гали утыра. Ул нидер яза Бер арада эшеннән туктый да тышкы якка колак салып тыңлап тора.
Гали (тора, йөрен». үзалдына сөйлән»). Тышта төн Танышлар тынган Канат жәйгән йокы һәр якка Тик мин генә уяу. байгыш сыман, йокы качты миннән еракка Тышта төн Учаклар сүнгән Караңгылык хаким бу жирдә Тик бер учак яна ялкынланып Минем өйдә. ярлы бер өйдә Җирдә төн Йолдызлар ерак Томаналык, кыргый торгынлык Тик яралы күңелемдә дөрли Уй-хыяллар. белми тынгылык
Көрсен» )
Кемгә кирәк бу далада. Гали.
Ялгыз учак, яралы күңел?
(Түшемдәге тыннек аша күкка карый ) Ке теләр дә. йолдызлар да күрмн сине, белми сине, шагыйрь Гали, йолдызлар ерак, ке-шеләр йокыда (Яңадан йөрен» ) Юк. ялгышма. Гали! Башлаган эшемне син тәмамларга THCHil (Учак янына утыра яза сыза )
Чәчәк керә. Кыюсыз гына атлап, елмаеп учакка якынлаша Арттан Галинең күзләрен буа.
Г а л и. Кем бу? Кем бу?! Энже. синме? Саташаммы әллә югыйсә?!
Ч ә ч • к (корт чаккандай кулын тартып ала Тншенке) Мин Энже түгел, мин Чәчәк.
Г а л и Чәчәк5 Син? Бу вакытта?!
Ч ә ч ә к Снн мина икенче тапкыр «Энҗе» дип эндәштең Кем ул Энҗе?
Г а л н Чәчәк Алсу чәчәк, тиңсез чәчәк! Нидер булган сиңа Нн булды?
Чәчәк Нн булганын ынн үзем дә белмим Күзгә йокы керми Син безнең Бурлы ыруына килеп кушылганнан бирле көннең яме качты, төннең тынычлыгы качты Инәл кам сине бозучы, күз буучы ди
Г а л н Инәл кам?
Чәчәк Мөселманнар алар барысы да бозучылар, күз буучылар, дн Кешеләрне, терлекләрне бозу өчен төне бүс учак ягып, өендә ниндидер яман эшләр эшли, дн синең турыда
Гали (аягүрә баса) Снн шуңа ышандыңмы’
Чәчәк Белмим Минем үз күзләрем бс лән күрәсем кнлдс
Г а л и Минем күз буганнымы5
Чәчәк Синең, учак ягып, нидер эшләгәнеңне.
Гали (кагазь-каламен Чачакка күрсәт») Менә, күр — мин язам
Чәчәк Нн язасың?
Гали Кыйсса жыру
Чәчәк (ак кәгазьне караштырып) Алай икән Нәрсә турында сон ул синең жыруын5 Батырлар турындамы, бер-бсрсен яратыш кан кыз белән егет турындамы?
Г а л и Минем жыру Йосыф атлы жегст белән Зөлайха атлы кыз турында
Чәчәк Алар яратышалармы?
Гали Яратышалар
Чәчәк Кызы Зөләйхамы5 Энже кем соң алайса?
Г а л н Энже Энже ул сиңа охшаган бер болгар кызы
Чәчәк Снн аны яратасынмы?
Галн Мии аны яраттым. Чәчәк!
Чәчәк Кайда соң ул болгар кызы?-'
17
Г а л и Ул еракга. моннан бик еракта!
Упкын ята безнең арада
Чәчәк Син аны яратасыңмы?
Гали Карале, әйдәле ул турыда сөйләшмик. Чәчәк
Тышта, якында гына күк күкрн, яшен яшьнәп китә. Чәчәк, куркып, ирексездән Галию сыена. Икесе дә төннек аша күккә карыйлар.
Чәчәк Мнн куркам Яшен иясенең кемгәдер ачуы бар. Сине генә сукмаса ярар иде. Гали! Төннегеңне дә япмагансың, ичмасам.
Г а л и Нишләп мине генә сугар икән соң ул? Сукса, икебезне дә
Чәчәк (коты алынып). Ни сөйлисең. Гали?! Тәңре каршында минем бер языгым да юк
Г а л п Нишләп минеке бар дип уйлыйсың?
Чәчәк Мин уйламыйм. Инәл кам әйтә.
Г а л и Ул шулай гел мине яманлыймыни?
Чәчәк Ул сине яратмый. Гали Ул сиңа каршы атамны да котырта ,
Г а л и Атаң. Ураз бәк нәрсә ди? •
Чәчәк. Ул да сине өнәп бетерми. Хә- рәзем ханы Мөхәммәт солтан кыпчакларны жпнгәч. Сугнакны туздыргач, ул бигрәк тә ачулы сезгә.
Гали Мөхәммәт солтанның Сугнакны туздыруына минем яисә башка болгарларның пн катнашы бар?
Чәчәк Мнн анысын белмим Мин бернәрсә дә белмим. Гали! Алар сине мөселманнарның яшерен шымчысы дип уйлыйлар.
Гали Менә сиңа кирәк булса!
Чәчәк Кач син. Гали, моннан! Кач тизрәк!
Гали 'Кыпчакларга каршы. Урал бәккә каршы мин бернинди яшерен эш алып бар мыйм Шикләнәләр икән, тикшерсеннәр, сорашсыннар.
Чәчәк Тикшерә башлагач, соң булыр Инәл камга беркем каршы килә алмый. Ул сиңа күптән теш кайрый. Гали!
Гали Беләм. Очрашканда ул мине күрми узып китә
Чәчәк. Гали, качыйк икәүләп! Ишетәсеңме. Гали, мнн синең мәңгелек юлдашын булырмын!
Гали (яратып, иркәләп)
Карлыгачның канатыдай кашларың бар. Сәйлән сыман тезлеп торур тешләрең бар. Ефәк сыман йомшак дәхи чәчләрең бар,- Снне күрсә тотлыгадыр телем имди! Балкыр иде бәхут нуры, булсак бергә. Мәхәббәтнең сарайларын корсак бергә! Ләкин язмыш аяк чала һәрчак безгә. Нихәл итим — вөҗдан кушмый андый эшкә!
Чәчәк (читкә тайпыла) Сез. болгарлар, барыгыз да белекле, укымышлы Яратышу турында сез әнә нинди җырулар чыгарасыз — үзегезнең күңелегез таш кебек!
Гали (юат.чакчы була) Туктале. тукта. Чәчәк...
Чәчәк (кырыс) Туктыйсы юк! Кара аны. иртәгә соң була күрмәсен! Сау бул, җыручы. (Ишеккә ташлана туктый, кинәт җылап җибәрә Бик каты итеп күк күкри Җылаудан туктап. Галигә борылып карый ) Мине Инәл камга кияүгә бирмә келрләр! (Җылый-җылый чыгып китә.)
Гали Чәчәк! (Артыннан ташлана, туктый. кире борыла Каты итеп тагын күк күкри.)
Икенче күренеш
Гали
Ки |де. керде Тынычлыкны бозды Котны алды, татлы шом салды! Бар нәрсәнең өсте аска килде. Күңелемне биләде-алды
(Йөренә )
Иртә таннан көтү куасың бар.—
Җитәр, Гали, ташла эшеңне
(Кәгазь-каләмен җыештыра. урын-җир әзерли башлый )
Кинәт тышта эт өргән тавышлар ишетелә.
Кемнәрдер ишеккә якынлаша Гали сагаеп тыңлый.
Тыштан тавыш Әйдәләрме? Адашкан юлчыларны төн кунарга кертсәңезче?
Гали ишек янына килә, тыңлый.
Гали (үзалдына) Килеп тә җиттеләрмени?! Кемнәр? Кемнәр генә булмасын, сак булырга кирәк, Гали (Идәндәге төргәкләр арасыннан кылычын ала. биленә тага, озын чапан итәге белән каплап куя )
Тыштан тавыш Без юлаучылар. Барлыгы өч кеше Арыдык, ачыктык, юлны югалттык
Гали (ишек артындагы кешеләргә). Ишек ачык — түрдән узыгыз, юлаучылар. Өем тар. күңелем иркен Яхшы кешеләргә учагым ягулы. казаным асулы Яман кешеләргә ут та юк. ит тә юк Яман кешенең юлы читтән узсын
Ишектән бер-бер артлы өч ир кеше керә. Өсләрендә озын киемнәр, билләрендә ян
чык. кынылы пычак ише нәрсәләр. Буйсыну белдереп, кулларын кушыралар. Гали алдында баш ияләр.
Беренче юлчы Без — мөселманнар- мыз. Ьезден уемызда яманлык имәс.
Гали Түрдән узыгыз, яхшы кунаклар
Беренче юлчы Илегез имин улсын, терлек-туарыныз чук улсын. тук улсын Безгә монда Бурлы ыруы жәйләүләре булырга тиеш дигәннәр нрде Без инде өч көн, өч төн киләмез. Икенче көн авызымы.зга бер тәгам ризык алганымыз юк Ат- ларымыз арыды, үземез үләр чиктә Караңгыда ут күрдек тә килдек Кемнен жәйләве. кемнен ялгыз өе бу. мәрхәмәтле хужа?
Гали Сез эзләгән Бурлы ыруының жәй- ләве бу, юлаучы Мин Бурлы ыруыныц башы Ураз бәкнең карасы Гали торырмын
Беренче юлчы Галн дисенме? Син дә мөсолманмсии?
Икенче юлчы Менә куаныч!
Гали. Әйе. мөселманмын Ләкин минем мөселманлыгымнан кемгә куаныч, кемгә— юаныч
Беренче юлчы Мөселман кешенең динсез, кыргый кыпчакның карасы булуы— күңелсез хәлдер
Гали Мина чыннан да күңелсез иде Сез килгәч, күңелле булып китте Әйдәгез, утырыгыз, сөйләгез каян киләсез, кая ба расыз? Ниләр күрдегез, ипләр ишеттегез’ (Тиз-тиз генә казан аса, учак янына табын әзерли. вак-тияк саоыт-сабалар китереп куя. Ул арада юлчылар учак тирәсенә уты рышалар )
Беренче юлчы Без күргәнде сөй ләргә сүз жнтмәс. Гали туган
Икенче юлчы Без сөйләгәннәрне тын ларга түземлелеген житмәс. Галн уган
Өченче юлчы Без сөйләгәндәрде тынласан. күңелен күтәрелер, дни әйтеп булмайды
Гали турсыктан, ягъни тире капчыктан агач касәләргә кымыз агыза
Г а л и Ярый, кунаклар, сезнең белән оч рашу хөрмәтенә кечкенә туй ясап алыйк Өемдә нн бар барысы да сезнең алда Сез сөйләячәк сүзләр күңелсез булганлык ТПН. казанда ИТ пешкәнче күңелләрне кы мыз белән күтәрә торыйк (Кымызны зчәр алдыннан беразын учакка түгә эчә. касәне Беренче юлчыга бирә )
Беренче юлчы (касәне ала кымызның беразын учакка сибә, зчә. касәне Икенче юлчыга бирә) Тәмле телең, яхшы сыең өчен рәхмәт, хужа!
Икенче юлчы (касәне ала кымызның беразын учакка сибә авыз итә. касәне Өченче юлчыга бирә) Жакшы! Булуы жит кәй!
Өченче юлчы (касәне ала. кымызның беразын учакка сибә, зчеп бетерә, касәне Галигә бирә) Ай-йай. күз алдары яктырып кетде!
Г а л и (касәгә яңадан кымыз агыза, эчә дә Беренче юлчыга бирә). Берне авыз иткәч. күз алларыгыз яктырды, икенчене авыз иткәч, телләрегез чишелсен.
Беренче юлчы (зчә. иптәшенә бирә). Син. Гали туган, безнең телләрне чишәргә ашыкма Тыныч сәгатьләрен озаккарак сузылсын. k
Гали Сез. юлаучылар, бик серле сөйләшәсез Шулай ла кемнәр сез—инде әйт сәгез дә ярыйдыр’
Беренче юлчы (Галигә текәлеп карый) Гали! Син үзен кем’
Гали (сискәнеп китә нидер сизенеп. шулаЛ ук Бер-нче юлчыга текә.ten карый). Мин әйттем мин Ураз бәкнен карасы Гали торырмын, дидем
Беренче юлчы Анысын ишеттек Минем уйлавымча, син — Ураз бәкнен карасы Гали — Болгар ханынын Мәликә хатыннан туган төпчек улы торырсын!
Икенче юлчы Болгар ханынын дисенме?
Өченче юлчы Ofl-бой! Теге батыр Галиде әйтәсеңме?
Гали (кулыннан әйбере тишеп китә • Тс-с, кычкырып сөйләшмәгез’ Каяле. ишек артында берәрсе юк микән (Тора, кунаклардан читләшә чапан итәге астыннан кылычын тартып чыгара, серле юлчылар каршына килеп баса.) Әйе. мин - Ураз бәкнең карасы - Болгар ханынын төпчек углы торырмын Агам Хажи бәкнен мәкере аркасында мина яла яктылар, атама каршы баш күтәрергә ниятләүдә гаепләп.* мине тугай илемнән качарга мәжбүр иттеләр Минем кемлегемне монда беркем белми Белмәскә тиеш Төшендегезме’ Инде әйтегез өчегезне берьюлы чабып ташлыйммы, әллә бе- рәм берәм чапсам да ярармы?
Беренче юлчы Гали! Гали утлан! Чынмы бу? Ышанмыйм, ышанасы килми Я алла, я тәңрем. нинди кыямәт көннәре килде б^згә’ Аксөякләрнең кадере калмады. бар дөньяга коллар, кыргыйлар баш булды Мин дә синен кебек үк туган иленнән Болгардан качып киткән бәхетсез бәндәмен казначы Сәйфетдин утлы Шәмсетдин торырмын Таныйсынмы Гали’
Гали. Туктале. тукта.. Шәмсетдин? {Ныгытып карый ) Әйе шул. Шәмсетдин!
Шәмсетдин Казна байлыгын үзләштергән дип, минем атама да ялган гаеп тактылар Атамны яргуламак I булдылар Котылу юлы калмагач, карангы бер төндә каекларга төялдек тә...
Гали. Бсләм! Барысы да истә. Моннан <шш-алты ел чамасы элек булды бу хәлләр
Шәмсетдин. Дөрес. Гали углан!
Г а л и. Сез качып киткәннән соң нке-өч сл үткәч, хан сезне аклады бугай.
Шәмсетдин Безне?! Барыбызны дамы?!
Г а л и. Сине дә ике энеңне ахрысы Атаңны акламадылар.
Шәмсетдин Я алла, я тәңрем! Шундый зур куанычтан кинәт йөрәгем тукталгандай булды Мин әле ишетмәгән нрдем Атам инде күптән җир куенында Акласа, аны бары тәңре*генә аклар Ике энем шулай ук теге дөньяда Бу дөньяда бары мин генә калдым—куанычымның чиге-чамасы юк. Гали!
Г а л и. Болай булгач, әйдәгез әле тунны яңадан башлап җибәрик
Учак янына утырышалар, яңадан чират-лашып кымыз эчәләр.
Гали Син. Шәмсетдин, кая юл .тотасын?
Шәмсетдин. Әлегә тикле кая бары- рымны үзем дә белми нрдем. хәзер — туп- туры Болгарга! Бары Болгарга гына!
Гали (хыялланып). Болгар Син нинди бәхетле. Шәмсетдин!
Шәмсетдин Карале. Гали туган, безнең Чирмсшән яры буендагы ике катлы таш өебез әле дә исән микән? Кире бирерләр микән?
Г а-л н. Аклагач, мөгаен, бирерләр
Шәмсетдин Бирмәсәләр дә кайгырмыйм Баш кына исән булсын! Баш исән •булу кирәк, Гали туган, баш! Кешегә бу дөньяда шунһан башка берни кирәкми. Менә мин шуны аңладым Байлык, дәрәҗә, сарайлар, хатын-кызлар, бала-чага, кием- салым —барысы да чүп-чар. көл-тузан Алар бер көн эчендә юкка чыгарга мөмкин. Ничек тә үзеңне сакларга кирәк Мин — галим Үргәнечтә шәкертләргә дин гыйлеме үгрәттем. Болгарга, ханбалыкка'5 кайткач, мәдрәсә ачам, балалар укытам.
Икенче юлчы Укыта алырсың мнкән?
Өченче юлчы Булмас инде ул мәдрәсәләр ачып балалар укыту Дөньяның рәте кетде Йәэҗүҗ-Мәэжүҗ кузгалды
Шәмсетдин (кинәт сүрелеп кала, тө-шенкелеккә бирелә). Болар — минем юл-дашлар. Гали Без бергә., качтык.
Гали. Каян? Ник? Моннан качтыгыз, аннан качтыгыз Сез качтыгыз, мин качтым. Кем генә качмыйча, курыкмыйча яши соң бу дөньяда?
Шәмсетдин Гомере буена кеше үлемнән качып яши Синең сыман без дә үлемнән качтык, Гали.
Икенче юлчы Без дәһшәттән качтык. Гали! Чин-Кытан ягыннан Чыңгыз атлы илбасар калыкты.
Өченче юлчы Бохара. Сә.мәрканд, Үргәнеч...— барлык шәһәрләр, авыллар җир белән тигезләнде. Кеше сөякләреннән таг- лар өелде. Гали!
Шәмсетдин. Җир йөзендә Чыңгыз ханга каршы торырлык көч юк. Гали Хәрә- зем ханы Мөхәммәт солтан, илен-көнен ташлап, чирүен1, хатыннарын, балаларын ташлап, каядыр көньякка качып китте. Углы Җәләлетдин Чыңгызга каршы торырга тырышып карады.— булдыралмады.
Гали Монда ншетелгәләгән имеш-мн- мек ләр. алайса, чын?
Шәмсетдин Кая ул чын булмаган! Үргәнечне җиде ай камап тордылар Алдылар, таладылар, җимерделәр Карт анамны. өлкән хатынымны күз алдымда кылыч белән чаптылар, яшь хатынымны, буй җиткән кызымны күз алдымда мәсхәрә иттеләр, Гали! Биш яшьлек углымны, сөңге башына кадап, янган утка ыргыттылар. Гали! Анысы да к\з алдымда булды Чытырдап янды кара күмергә, көлгә калганчы. Гали! Төнлә төшләремә керә, саташып кычкырып уянам Кемдер минем яшерелгән бик күп алтыным бар дип әйткән — шуны таптыр-дылар. Ябып тоттылар. Төнлә сакчыларны алдап качтым Колак төбемдә туктаусыз җылаган. ялварган тавышлар ишетелә Кай-чакларда акылдан шашардай булам!
Г а л и. Аларны снн безнең якларга да килеп җитәрләр, дип уйлыйсыңмыни. Шәмсетдин?
Шәмсетдин Кая ул җитмәгән! Алар кояш чыгыштан кояш батышка тикле барлык нлләрне-йортларны басып алмакчылар. барлык халыкларны үзләренә буйсындыр- макчылар Каршылык күрсәткәннәрне алар
' Нажата! кыпчаяларла ataen алласы
1 Чирү - гаскәр
бернинди кызганусыз юк итәләр, бары үзләре теләп буйсынганнарны гына исән калдыралар
Гали. Аңлашыла Барча дошман шулай итә каршылык күрсәткәннәрне үтерә, каршылык күрсәтмәгәнне исән калдыра Мөхәммәт солтан сыман, бар нәрсәңне ташлап, бары үз башынны коткару «чей генә качып йөрсән. дошман тагын да ныг рак кыюлана, оятсызлана
Шәмсетдин Алар дошман гына# түгел. алар динсезләр, кыргыйлар* Алар яшен ташы кебек, алар - Нажагай* кебек*
Икенче ю >чы Алар жил-давыл ке- • бск. язгы ташу кебек!
Өченче юлчы Аларга каршы торыр дай көч юк дөньяда! •
Гали (аягүрә баса, ике куллап кылы чына таяна) Барлык кешеләрнең котын алу -өчен яу алдыннан сезнен кебек коткычыларны җибәрәләр Менә шулай сөйләнеп, сез Кыпчак даласында коткы таратасыз Хә лер Болгарга кайтып, сез анда да шзшы ук сүзләрне сөйләячәксез
Шәмсетдин. Ниткән коткы бу кын?
Без күргәнне сөйлибез*
Гали Күргәнне төрлечә сөйләргә 6s ia Туктаган бер җирдә әлегечә шомлы итеп -сөйләсәгез, дошманга сез ялдан ук җиңү яулыйсыз Моның өчен сезнен башыгызны чаптырырга кирәк!
Шәмсетдин кинәт билендәге пычагына тотына Ике юлчы да аякларына басалар.
коралларына тотыналар
Шәмсетдин (калтыранып) Ми нем ■башны син чабарга җыенмыйсыңдыр ич квтүче Гали?
Гали (үз-үзея квччә тыеп) Юк мин синең башынны чабарга җыенмыйм казна галап качкан Сәйфетдин утлы Шәмсетдин Чүбек тутырган кабак башың үзеңә бул сын Яудан синең котың алынган, ихтыярын ■сынган Мин сине аңлыйм, шунлыктан синең тупаслыгыңны кичер ■ Ләкин син шуны да онытма җир йозенд ■ Самәрканх Бохара. Үрганечләр генә түгм инен тугай шәһәрең Бөек Бүләр бар Суар. Ашлы бар. Жүкәтаулар Ташкирмәннәр бар Безнең уртак йортыбыз изге Болгар бар. иксез- чиксез далаларны биләгән кыпчаклар бар Тагын да арырак китсән. Урыс бар. Каф тау. Франк бар /Кимерелгән, таланган Хә- рәзем шәһәрләре турында тыңлаганда, мин менә шуларны уйладым. Шәмсетдин!
Шәмсетдин (яыскыл белән) Уйласаң да. унламасан да. син инде берни дә кыра алмассың, квтүче Гали Синең эшен беткән Болгар турында атап кайгыртсын
Г а л н Шәмсетдин! Ничек телен бара”
Шәмсетдин Үз башын турында уйласаң. сниен өчен тагын да яхшырак булыр. көтүче Гали
Гали (ярсып) Гөнаһлы итмә — сыпыр яхшы чакта!
Шәмсетдин (ишеккә таба чигенеп) Син нәрсә? Ярар, кыздык, бетте Әйттем исә кайттым
Гали (Шәмсетдиннең юлдашларына карап) Сез дә! Өчегез дә! Исән чакта .
Шәмсетдин (йомшап, ялагайланып). Мондый вакытта яхшы адәм этен дә куалап чыгармас
Икенче юлчы (ишеккә таба чигенә) Синен әле чын яуны күргәнен юктыр. Гали
Өченче юлчы (ишеккә таба чигенә).
Күрергә язмасын, ходай’
Гали (кылычын лңайлал тотып) Саныйм: бер. ике
Өченче юлчы (учак встендәге казанга карый) Ит ксиә әрәм кала
Икенче юлчы (кыззцз тулы турсыкка кирый) Кымызы да
Гали Ит пешкән Алыгыз Турсыкны да алыгыз
Юлчылар итне, турсыкны алалар
Шәмсетдин (ишек тнбендә) Кызып киттем Кичер. Гали
Гали (коры) Сау бул Шәмсетдин
Шәмсетдин Сау бул. Га ти
Гали (йомшап) Бүләргә кайтып җитә алсан шратка барып анам каберенә СНЙЛ1 минем хакта
Шәмсетдин Сөйләрмен. Галн
Чыгалар Тышта ерагая барган тояк тавышлары ишетелә. Күк күкри, яшен яшьни
Өченче күренеш
Гали ялгыз.
Гали.
Яшен яшьнәп, күк күкрәтеп болыт килә.
Үз юлында бар нәрсәне кырып китә Бозмы, ташмы — нәрсә явар яңгыр илә?
Ни яуса да. кан-яшь килә, үлем ки.»! Дала ачык жкл-давылга Чыпчык кача Башын саклап посар «чем тыныч җирдә Ллып-батыр кошлар гына кыю оча — һич куркытмас кара болыт бөркетләрне! (Кнрсенә. йеренә ) Ә син үзен беркетме
соң, әллә чыпчыкмы? Шәмсетдинме. Гали угланмы?! Ах. Гали! Үкенечле синең язмыш! Кул-аягың бәйле, телең — богауда! Чыпчык булмый, кем син тагын, мескен. Галн?! (Туктый, кискен үзгәреп.) Булмый! Ярамый! Күктән кан нее килә, көек исе килә! Мөхәммәт солтанны җиңгән дошман Кыпчак даласында гына туктап калмас Кыпчактан соң —Болгар!
Болгар Синең туган йортың Анаң ка бере Карт атаң, туганнарың, туган халкың Менә мондый хәтәр чакта Болгарга син кирәк. Гали! Синең кебек сугышчылар кирәк
Ләкин... ничек кайтырга үз йортыңа, үз атаң янына?! Кул-аяклар бәйле, юллар ябылган Бердәнбер өмет— кыйсса Атамның аяк астына егылырмын да: ханга. Болгарга турылыклы икәнлегемне исбатлау өчен, мин сиңа багышлап гүзәл кыйсса иҗат иттем, бөек ханым, диярмен һәм ул мине гафу итәр
Тизрәк, тизрәк язып бетерергә кирәк. (Гали ашыгып язарга тотына.)
Дүртенче күренеш
Ураз бәкнең киез өе. Идән уртасында учак, учакта—ут. Түгәрәк өйнен стенасына төрле бизәкләр, ау күренешләре, җәнлек сурәтләре төшерелгән тукымалар эленгән. Идәндә бай келәмнәр, җәнлек тиреләре. Түрдә бай җиһазлы биек урын. Өйнең ишеге сәхнәнең сул ягында. Түрдәге биек урында, тамашачыга йөзе белән, Ураз бәк утыра. Сул ягында — бикә. Уң якта, түбәндәрәк ике аксакал. Бәкнең сул ягында, шулай ук түбәндәрәк — ике аксакал. Ураз бәкнең башында чын ташлар белән бизәлгән очлы бүрек. Бәктән кала барысы да ялан баш. Озын чәчләре үрелгән.
Пәрдә ачылганда Инәл кам бәкнең өен арыклын. ягъни явыз рухларны куалый: барабан кага, кычкырып-кычкырып җибәрә. Иң ахырда өн эчендәге «җеннәрне» ачык төннектән тышка куалап чыгара.
Инәл кам аеруча игътибарга лаек. Кам (шаман)— борынгы төрки халыкларда днн-йола башлыгы. Камның өстендә йоны тышка калдырып, ат тиресеннән тегелгән тун. Берничә үремгә үрелгән озын чәчләре җилкәсенә төшеп тора. Кулында иләк сыман бер яклы барабан. Барабан кысасындагы аркылы тимергә шөлдерләр тагылган. Колакларында — алка, кулында — кечкенә тукмак. Һәрбер хәрәкәтеннән шалтыр- шолтыр тавышлар чыга. Кам кызу канлы, җитез, кискен. Бнк тиз кызып китеп, шашу дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин.
Инәл кам (такмаклый)
Чыгың, чык! Чыгын, чык!
Сезнең урын монда түгел, Сезгә монда кулай түгел. Чыгың, чык! Чыгың, чык!
Сикереп чык. йөгереп чык, Үлә-казала очып чык!
Учак янына килә. Аксакалларның берсе касә белән аңа кымыз бирә. Кымызны кам аз-азлап кына утка сибә — утка нолак (корбан) бирү йоласын башкара. Такмак- лый:
Илгә тереклек биргән.
Өйгә җылылык биргән.
Ияләрне сөйдергән.
КүрмәсләрнеII көйдергән
Кырык уллы Ут-ана, Кырык күзле Ут-ана, Кырык телле Ут-ана, Кырык җирдә Ут-ана!
Илдән — йолык!
Миннән — йолык!
Бәктән — йолык!
Ураз бәк (ишек ягына карап кычкыра) Керсен!
Гали керә. Ике ягында ике сакчы.
Г а.и; (баш орып). Иорт-илең имин булсын, өең, караларың сау булсын, терлекләрең көр
II Күрмәс җен.
булсын, бәк Олуг тәңре үзеңә. бикәнә чиксез күп яшь бирсен.
Ураз бәк Шулай булсын Исеңдәдер, көтүче Гали, моннан бнш-алты ай элек, ач-ялангач килеш, өтәләнгән килеш син минем бусагама килеп егылдың
Галн Барысы да исемдә, бәк
Ураз бәк. Син әйттең: мин Болгардан. дидең. Агам белән тыныша алмадым. Атамнан калган байлыгымны тартып ал- макчы булып үтермә келәделәр, шуның өчен илемнән качып киттем, дидең.
Г а л и. Барысы да дөрес, бәк!
Ураз бәк Мин сиңа ышандым, кыз-
гандым, тамагыңны туйдырдым. Княреңә кием бирдем, торырына ей бирдем
Гали Сүзең дөрес, бәк!
У р а з бәк Минем алда, бикә белән аксакаллар алдында сүзеңне кабатла
Гали. Сүземне кабатлыйм: син мине ач үлемнән коткардык, син мнне өйле. атлы, киемле иттең Син мине үз канатың астына алдың, У раз бәк.
У раз бәк Шулай булгач, көтүче Гали, инде тагын әйт: яхшылыкка яхшылык тиешме, әллә яхшылыкка яманлык тиешме?
Гали Яхшылыкка яхшылык тиеш, Ураз бәк.
Аксакаллар, хуплау белдереп, җинелчә гөрелдәп алалар.
Инәл кам (кискен). Син ялган сөйлисен, Болгар мөселманы!
Г а л и Нн уйласам, мин шуны сөйлим, изге кам Мин әйтәм яхшылыкка яхшылык тиеш, димси Син шуны ялган дисеңмени?
Инәл кам Сүзең чын. эшләгән эшләрең— яманлык!
Гали. Мин Ураз бәкнең көтүләрен кө- тәм Бу эшне мин яман эш, дип әйтмәс ир- дем, изге кам.
Аксакаллар, теләктәшлек белдереп, ирексеэдән янә гөрләшеп алалар.
Инәл кам Синең яман эшләрең дә житәрлек. Болгар мөселманы!
Ураз бәк Шулай, синен яман эшләрең дә бар, көтүче Гали. Монда без сине шуның өчен яргуларга чакырдык
Гали Төшендереп бирсәгезче. бәк.
Ураз бәк Син, көтүче Гали, төне буе учак ягып, качып-посып. өендә ниндидер шнкле эшләр эшлисең Нишлисең син төне буе?
Инәл кам. Нишләсен! Мөселман китапларына карап, бозу, күз буу эшләре эшли!
Аксакаллар
- Кешеләргә, терлекләргә талау китерә!
Моның өчен ат койрыгына тагарга кирәк аны!
— Утта яндырырга кирәк — эзе калмасын безнең далада!
Инәл кам Кырыкка тураклап, үләксәсен кырык жнргә күмәргә!
Тынлык.
Аксакаллар
Инәл кам белеп әйтә!
Кырыкка тураклап, кырык җиргә күмәргә!
Ураз бәк Син ни диярсең шуңа, көтүче Гали?
Гали (киеренке) Мин шуны әйтермен.
Ураз бәк: төннәр буе мин үз өемдә учак ягып, качып-посып, мөселман китапларына карап, бозу, күз буяу эшләре белән шөгыльләнмим Ни өчен дигәндә мнн үзем... китап язам!
Гомуми аптыраш. «Кит аннан!» «Булмасны!» дигән сүзләр ишетелә.
Ураз бәк. Кабатлап әйт: нишлисең5
Гали Кабатлап әйтәм мнн китап язам Көндез минем вакытым юк. мнн бары төнлә генә үз нркемдә
Бикә. Китапны кешеләр язамыни?
Инәл кам Китапны мөселманнар күктән иңдерелгән диләр!
Гали Дөрес, кайбер мөселманнар, барлык китапларны да изге санап, күктән иңдерелгән дип уйлыйлар Син дә. изге кам. мөселман китапларын күктән иңдерелгән дип. изге дип уйлыйсыңмыни?
Инәл кам Тфү-тфү! Теленә — тилчә!
Ураз бәк Яра-ар. көтүче Гали Син кызык итеп сөйлисен Мнн енне белмәгәнмен Синен тынычлыгын, кыюлыгың миңа ошый Инде әйтеп бнр: нн язасын ул китапка?
Гали Жыру язам. Ураз бәк
Аксакаллар көлешә башлыйлар
Бикә /Кыруны китапка язалармыни?
Беренче тапкыр ншетәм
Аксакаллар:
— Жыруны телдән әйтәләр!
— Жыруны думбырада чиртәләр!
Ураз бәк Әйтеп, чиртеп күрсәт безгә, көтүче Гали Бирегез ана думбыра!
Галигә думбыра бирәләр.
Гали (думбыра чиртә, такмаклый) Жырулардан. кыйссалардан
нн затлысын.
Ялыкмастан тыңлау өчен нн татлысын Китап эчрә тезә барам нн аклысын.— Моны белү тиеш сезгә, н наданнар!
Инәл кам Тукта!
Ураз бәк (ачулы) Синең инндн жы ручы булуың анлашылды. көтүче Гали Аксакаллар
— Җыруы үз башына'
— Син языклы, көтүче Гали!
Ураз бәк Беренче языгыңны кире кага алмадың Синең тагын ике языгын бар Аларын да кире кага алмасан. сине үлем көтә, жыручы Гали!
Гали Әйт. Ураз бәк - минем тагын инндн языкларым бар5!
Ураз бәк Икенче язы(ын шул төн нәрен синен янга ниндидер шнкле кешеләр килә Кемнәр алар? Иик киләләр алар синең янга?
Инәл кам Кемнәр булсын — Хәрәзсм мөселманнарыннан шымчылар килә!
Аксакаллар:
— Кыпчакларга каршы тагын яу чапмак чы була микәнни аты коргыры Мөхәммәт солтан?
— Үләксәсен этләр җыйгыры. Бурлы ыруын да канга батырмакчы буладыр!
У раз бәк. Дөресме шул. көтүче Гали?
Г а л н. Дөрес түгел. Ураз бәк
Инәл кам Караңгы төшкәч, сиңа ят кешеләр килгәнен мин үзем күрдем!
Аксакаллар:
— Мин дә күрдем!
— Күрдек. үз күзебез белән күрдек!
Гали.
Ярлы өем. ялгыз өем —юл буенда.
Ишек ачык көн буена, төн буена
Миңа керми, кемгә керсен сонга калган. Ачыккан һәм дәхи анда юлдан язган?! Юлаучыны кире бору юк уемда Ләкин алар шымчы түгел — моны белең!
Инәл кам Шымчы!
Ураз бәк. Ник шымчы түгел, көтүче Гали?
Гали.
Солтан иле Хәрәземне яу баскан, бәк! Кыпчак кайгысы юк анда Ул качкан, бәк. Ташлап барын — нлен-көнен. чирүләрен. Чыңгыз ханга көнбатышка юл ачкан, бәк!
Аксакаллар:
— Авызыңа бал да май, көтүче Гали!
— Мөхәммәт солтанның башы аягы ас тына килсен!
— Килгән инде!
Ураз бәк (тынычсыз) Бу сүзләрен чынмы, көтүче Гали?
Гали.
Чын. Ураз бәк! Аксакаллар, һәммәсе чын! Ләкин нигә сөенергә моның өчен?!
Бүген сачтан. иртәгә — без. Кыпчак.
Болгар
Татып карарга бик мөмкин дошман көчен! Чыңгыз ханны явыз диләр, кансыз диләр. Ул җимерткән шәһәрләрне сансыз диләр. Ул магулны фиргавендай комсыз диләр. Үндый катил әлегәчә булмас имди!
-Сез, кыпчаклар, таралгансыз киң далага. Буйсынмыйсыз берегез дә уртак ханга -Сезне җиңү берни тормас дошманнарга - Берләшергә кирәк безгә яу алдында!
Инәл кам. Болгар бсләнме?!
Г а л и. Болгар белән дә. башка кыпчак ырулары белән дә. изге кам!
Ураз бәк. Хәрәзем җиңелгән өчен башыма кайгы аласым юк! Минем үз кайгым үземә җиткән.
Аксакаллар:
— Шулай, кайгы баштан ашкан'
— Хәрәземне җир йотса да. ис китмәс!
— Үз далабыз исән булса, безгә шул җиткән!
Ураз бәк Көтүче Галн. синең икенче языгын кнре кагылды
Аксакаллар;
— Языгы юк!
— Икенче языгын кире какты!
Инәл кам (сикереп торып) Аның өченче языгы бар!
Ураз бәк Әйе. синен өченче языгын бар. көтүче Гали
Гали. Анысы нн?
Ураз бәк. Кызым Чәчәк көтмәгәндә чиргә сабышты Иокы аралаш саташып <Галн> дип кычкыра Бу —бозу чире Мон да син гаепле булырга тиеш.
Гали (каушап).
Чәчәгем чиргә сабышкан.
Чәчәгем сулганмы әллә?!
Ураз бәк Өченче языгыңны таный
< ынмы. көтүче Гали?
Галн. Кызыңны күрәсем килә, Ураз бәк!-
Б н к ә Керсен, әллә чире китәр
Бер аксакал Теләген үтәргә кирәк Ураз бәк (ишек ягына кычкыра). Әйтегез. кызым Чәчәк керсен
Чәчәк керә. Кайгылы. Түргә уза. кулын кушырып, атасы-анасы алдында баш ия.
Галигә каршы якта туктап кала.
Галн (үз алдына).
Сылуымның нурлы йөзен кайгы баскан! Күрсәнезче! Мәхәббәте баштан ашкан! Ни кылаем анын өчен мин саташкан? Сөенечтән күңелем хуш булыр имди!
Чәчәк Нигә кирәк булдым мин мон да. атам-анам. аксакаллар?
Ураз бәк Без монда көтүче Галине яргулыйбыз Синен чиргә сабышуыңда ул гаепледер дигән шигебез бар. Атан-анан алдында, аксакаллар алдында турысын әйт: бозу, чиргә сабыштыру теләге белән ул сиңа каршы берәр төрле яманлык эшләмәдеме?
Чәчәк. Әйе. бу кеше, көтүче Гали ар касында мин чиргә сабыштым, саргайдым, аяктан егылдым Шулай да аның монда бер языгы да юк
Инәл кам. Юк?!
Чәчәк. Әйе. юк Көтүче Галн мина каршы бернинди яманлык эшләмәде Мин аны үзем яраттым!
Бикә Яраттым дисеңме?!
Инәл кам Ярату юк! Күз буу, сихер генә бар!
Чәчәк Ярату булмаса. синдә юктыр, нзге кам Минд.> бар! Атам-анам алдын да, Бурлы ыруының аксакаллары алдында, олуг тәнре каршында ант итеп әйтәм: мин Галине генә яратам!
Гали (Чачакка омтыла) Чәчәгем! Кабатлачы тагын шул сүзне!
Бикә. Атасы, бу ни эш бу?!
Аксакаллар аптырашта. Чәчәк, Галинеи омтылышын күреп, күз алдында үзгәрә: башын калкыта, Галигә елмаеп карый.
У раз бәк (аягүра баса) Мин, Бурлы ыруынын башы Ураз бәк, бикә белән, аксакаллар белән берлектә кетүче, жыручы Галине яргуладым Гали! Сиңа сонгы сүзем бар: мине мактап кыру әйт!
Гали (башын калкыта, думбырасын алып аягүра баса, кнттереп)
Син мина авыр эш к у штык Армый-талмый Мактарга сине, Ураз бәк. телем бармый Изгелеген ечен рәхмәт Квчләмәгел Хәкимнәрне кырда мактау миннән булмый
Ураз бәк (ачулы) Сии үзенә үзен баз казыдык, кыручы Гали Боерам: болгар качагы Галине утта да яндырмаска, ат койрыгына да такмаска, кырыкка турап, кырык киргә дә күммәскә Жыручы Галине, иреген алып, мәнгелек кол ясарга!
Гали (коты алынып) Мәнгелек кол ясарга’! Юк. Ураз бәк! Утта яндыр, ат койрыгына так, кырыкка турап, кырык киргә күм — бары тнк кол гына ясама! Шагыйрь кол булмый, кол шагыйрь булмый!
Ураз бәк Була, шаир Гали!
Инәл кам Кол син. кол!
Пәрдә ташә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Болгар башкаласы Бүләр. Хаҗи бәк сарае. Кайдадыр артта басынкы гына музыка уйный, кырлаган, тыелып кына келгән тавышлар ишетелә. Биек терәкләр тезелеп киткән залда күләгәләр сыман хезмәтчеләр узып китә.
Эшсезлек тән арыган, йончыган кыяфәттә, әкрен генә атлап, Эике бикә килеп керә.
Аныц ике ягында ике хезмәтче хатын.
Эике бикә (бер кечкена бүлмага кера) Бөтен сарайда шушы бүлмәдән дә тын, аулак урын юк Тәрәзәдән карасаң. Чирме- шән буйлары, яшел болыннар күренә Денья кайгылары онтыла, очар коштай булып күңел талпына башлый Никтер кылыйсы килә, кемгәдер сыенасы килә (Хезматче хатыннарга ) Чыгып торыгыз — минем уйланып утырасым килә Квйчеләргә әйтегез - уйнамасыннар Юк - уйнасыннар! Тик әкренрәк
Хезмәтче хатыинар шыпырт кына чыгып китәләр. Энже бикә ялгыз.
Энже бикә Бертуктаусыз эчем поша, күнелемне сагыш кимерә Байлык днсән — байлык жнтәрлек. дан вә шмһрәт бары да баштан ашкан Тик шулай да мина нидер житмн Бүген тагын мин Галине тештә күрдем Боек, күңелсез. Үзе кылыч кайрый Куркуымнан котым алынды Нәрсә булыр икән?
Хезмәтче хатыи керә.
Хезмәтче хатыи. Кичер, бикә Өй агасы Күгеш сине эзли
Энже бикә Аз гына да котылып торып булмый Күгешләрдән, борчулардан!
Хезмәтче хатыи Бик тә кирәк ди. бикә
Энже бикә Керсен
Хезмәтче хатын чыга, Күгеш керә
Күгеш Хажн бәкне сорап, кешеләр килгән, бикә Кетсеннәрме. кайтып китсен иәрме?
Энже бнкә Мин үзем дә Хажн бәк ие кетәм
Күгеш Алайса, кетмәсеннәрмени’
Энже бикә Кемнәр килгән? Нинди эш белән?
Күгеш Башкыртлар калан китергән иәр
Энже бикә Тагын кемнәр?
Күгеш Чирмеш бие Актанай, аннары Җүкәтаудан Ибраһим бәк. аннары урыс лар
Энже бикә Урыслар нн йомыш бе ләи?
Күгеш Иделдә Ашлыдан түбән балык тотарга рихсәт сорыйлар
Энке бикә Тагын кемнәр?
Күгеш. Күп инде анда Олысы да, кечесе дә Хахн бәккә кнлә. Хаж.и бәк сарае хан сараена әйләнде, бикә.
Энхе бикә. Юкны сөйләмә. Күгеш Хахн бәк сараенын хан сараена әйләнгәне юк әле Хан үз урынында, Хахи бәк үз урынында.
Күгеш Алайса, кайтып китсеннәрменн, бикә?
Энхе бикә. Чит ил сатучыларыннан беркем дә юкмыни?
Күгеш. Нишләп булмасын, бар Кырымнан. Мисырдан, Румнан, Куябыдан...
Энхе бикә. Ник башта ук шуларны әйтмисен? Кемнәр килгән? Нәрсәләр алып килгәннәр? Бүләккә ятрак, затлырак әйберләр юк микән?
Күгеш. Бнк бай киенгәннәре дә бар. Таныш йөзләр дә күренгәлн Аннары, качаклар, бикә Үргәнеч, Бохара якларыннан Анда каты яу бара дн, бикә.
Энхе бикә. Әйтмәле шул качакларны! Бу арада күбәеп киттеләр әле алар.
Күгеш Әйе, бикә, ул яклардан көн дә шомлы хәбәрләр килә.
Энхе бикә. Күгеш, ул турыда берни әйтмә! Шомлы хәбәрләр, аллага шөкер, үзебездә дә хнтәрлек.
Күгеш Алайса, бикә?
Энхе бикә. Тагын кемнәр?
Күгеш. Каралардан берничә кеше, га лим-голәмә, шагыйрьләр.
Хезмәтче хатын керә.
Хезмәтче хатын. Хахн бәктән кеше кайтты, бикә Хахи бәк әйткән, бүгенгә кайталмыйм, СараландаГы утарга китәм, анда ашыгыч эшем бар, дип әйткән
Энхе бикә. Менә ни өчен эчем пошкан икән көне буена! Ярар, ул анда типтерсә, без монда типтерербез. (Хезмәтче хатынга.) Андагыларга әйт: бүген кич аш-су ясыйбыз Табынны көндәгедәй илле кешегә артыграк әзерләсеннәр.
Хезмәтче хатын. Әйтермен, бикә. (Чыга.)
Күгеш. Алайса?..
Энхе бикә Әйе, салайса», Күгеш! Каралар, качаклар кайтып китсеннәр. Чит ил сатучылары, болгар сатучылары, галим- голәмә, шагыйрьләр бүген мина аш-суга килсеннәр Башкыртларга, чирмеш бие Ак-танайга. Жүкәтау Ибраһимга, урысларга әйт. Болгарда беренче — хан, икенче — Хахи бәк. диген Хахн бәктән узып, беркем берни эшли алмый, диген Бүгенге аш- суга киләсе кунакларны яхшырак кара. Юк-бар бүләк бирердәйләрнең, шомлы хәбәр сөйли торганнарның берсен дә якын хнбәрмә.
Күгеш. Шулай итәрмен, бикә. (Чыга.)
Энхе бикә (ялгыз), Беләм мин синең Сараландагы ашыгыч эшләреңне! Мнн — читлектәге кош кебек. Ул әнә өенә кайтып керсә керә, кермәсә юк Хәер, аның кайтып кермәве яхшырак та.
Актай керә, тамак кыра.
Актай. Кызым, исәнме
Энхе бикә. Әти! Әтием! Нинди акыллы син — кирәк чакта гына килдең дә кердең!
Актай Әтн кешеләр кирәк чакта гына акыллы булалар да, кызым
Энхе бикә. Бүген иртәдән бирле мин сине уйладым, әти.
Актай Минем сине исемнән чыгарганым да юк, кызым!
Энхе бикә. Минем сиңа гына әйтәсе сүзләрем бар, әтн.
Актай. Минем дә сиңа гына әйтәсе сүзләрем бар. кызым
Энхе бикә. Башта син сөйлә, әти.
Актай Кияү кайтмадымыни? Бүген ул атасы хан янында булды.
Энхе бикә. Беләм. әти.
Актай. Синең, кызым, дөньяда белмәгән нәрсәң юк икән Сабыр ит. белмәгәнеңне дә ишетерсең.
Энхе бикә. Сөйлә, әти, сөйлә.
Актай. Менә шул, кызым, хан белән Хахн бәк арасында бнк каты сөйләшү булды Бер ел эчендә Гали табылмаса, мин сине үземнең варисым итеп билгеләячәкмен. дигән иде хан үзенең өлкән углы- на. Хахн бәк бүген варислык сорап килде.
Энхе бикә. Шуннан, шуннан, әтн?
Актай. Хан һаман Галине таптыра
Энхе бикә Үле Галинеме?! Акылдан шашканмы әллә ул?
Актай. Юк, кызым, хан акылдан шашмаган. ханның күзе ачыла башлаган. Хахи бәк артыгын кылана, тупас, кансыз. Ул ни- де күптән үзен варис итеп, хәтта хан итеп тота!
Энхе бикә. Кызык. Киявең турында син элегрәк бер дә андый сүзләр әйтми идең. g
Актай Астыңа су йөгерсә, әллә ниләр әйтерсең, кызым!
Энхе бикә. Шулай укмыни, әти? Күңелсез сүзләрне әллә бүгенгә сөйләшмибезме?
Актай. Юк, кызым, бүген башлаган сүземне мнн иртәгәгә калдырырга күнек-
мәгәи Хажн бәкне хан үзенен варисы итмәячәк Менә шул минем сүзем
Эиже бикә Менә ни өчен эчем пош кан икән көие буена! Хаҗи бәк хан була алмаса. мин кем генә булырмын икән сок? Үз киявеңне тәхеткә дә утырта алмагач, ник бирдең соң мине ана?
Актай. Кияүгә бирү-бирмәү. кызым, кайчагында, бирүгә генә карамый, бирелүгә дә карый Тора-бара син мнна: ник мин хан кызы булмаганмын, дия башларсың!
Э и же бикә Шулай да Хан әллә мәнге яшәмәкче була?
Актай. Тәүгилде яклылар Фатыйма бикәнең Алтынташ углын варис итәргә кирәк, дип сөйләнәләр
Энҗе бикә. Хан кинәт үлеп-нитеп китсә. шул тиле-миле дигәндәй шул җебегән Алтынташ тәхеткә утырырмы? Ул ча гында без: син. мин. Хаҗи бәк Фатыйма бикәнең табанын яларбызмы?
Актай Ул чагында безгә кем табанын яларга туры килер — анысын әлеге әйтеп булмый Әлегә шуны гына әйтергә була, ул чагында беркем дә безнең табаныбызны яламаячак, кызым
Энҗе бикә Андый эш беркайчан да булмас!
Актай Алай җиңел уйлама, сәвекле кызым Энҗе бикә Язмышның төбе — мәкер Бер көнне ул сине күккә чөя. икенче көнне аяк астына салып таптый Кешеләр ханнан җылырак урын, майлырак калҗа эләктерү өчен бер-берсенсң бугазын чәйнәргә әзер торалар
Энҗе бнкә Фатыйма бнкә углы турында хан үзе нәрсә уйлый икән?
Актай Хан Галине таптыра Үлеме, тереме - Галине табып китерегез, дн, шун сыз мнн аның үлеменә дә. гаепле булуына да ышанмаячакмын, дн Миннән сон Болгар тәхетенә утыру өчен аннан да төплерәк беркемне дә күрмим, дн
Энже бикә Нишләп ул аны элегрәк — Гали исән чакта әйтмәде нкәи сон?
Актай Менә анысын сорарга башыма килмәгән, кызым! Хан әйтеп бнрмәсә дә. Галинең нинди нр икәнлеген син үзен дә белергә тиеш идек
Энже бнкә. Син ялгышасын, әтием мнн анын кемлеген бик яхшы белдем Ләкин ул чагында хан Галине түгел. Хаҗи бәкне якынрак күрде түгелме сон? Тәхеткә бернинди хокукы булмаган, үлгәнче «кара» днп йөртелгән надан анадан туган Галине син үзең дә бнк үк мактамый нден Нишләп алай фикерен үлгәрде?
Актай Минекен генә түгел, бнк күп- ләрнен фикерен үзгәртте Гали углан Буш вакытын күбрәк каралар белән уздыра торган Галигә баштзрак беркем дә ышанып карамады Инде сугышчы Галн унда да. сулда да дошманнарны җннеп кайткач. бнк күпләр анын булдыклы ир икәнлеген танырга мәҗбүр булдылар Күпчелек анын ягына авышты куйды Синен белән без менә шул үзгәрешне сизми калдык Әйе. байлыгы анын юк дәрәҗәсендә иде. хан катында да ул түбәнрәк утыра иде Хан үзе дә. мин дә Болгар йорт өчен, тәхет өчен аның алыштыргысыз кеше булуын бары ул юкка чыккач кына анлый алдык
Энҗе бнкә Кнрәк чагында үзең анлый алмаган өчен син мине аңсызлыкта гаепләргә җыенмыйсындыр нч. әтием?
Актай Юк. кызым, мин бары шуны гына әйтмәкче булам: үзен өчен кемнен файдалырак булырын син миннән башка да анлый алдын Син бит туганнарның икесен дә «яраттың»!— Галн читтә кан койганда. мыштым гына Хаҗи бәк белән ша- ярдын
Энҗе бнкә Җитәр. әти!
Актай Җитмәс, кызым Монарчы әйтмәдем — бүген әйтәм
Энже бнкә Әйт. әйт —барысын да әйт!
Актай Әлегә барысын да әйтмәм, шулай да бер нәрсәне әйтми булдыра алмыйм: ханга гына түгел, безгә дә Галн кнрәк!
Энҗе бнкә Болай булгач, син — минем туган атам, хан алдында Хажн бәкне якламаячаксынмынн?
Актай Мнн алай димәдем
Энже бикә Син әле генә мине тот- наксызлыкта. хыянәттә гаепләдең Син үзең дә шундыйрак түгелме сон. атам’
Актай Ярый әле. кызым, исемә төшердең — мннем сина бнк тә яшерен сүзем бар икән (Як-ягына карана)
Энҗе бикә Куркытырмын днп уйлама. әти Хажн бәк турында. Галн турында нәрсә генә әйтсәц дә. минем ннде әз генә дә нсем китми Хажн бәк. бер нәрсәгә карамыйча, варис булырга, тәхетне яулап алырга тиеш Син ана булышачаксың. әти! Син баш тартсаң, мнн үзем тотыначакмын!
Актай Синең булдыклы бала булуына мнн шикләнмим, кызым Шулай да исеннән чыгарма хан инде карт, килененең серле елмаюларына гына эреп төшмәячәк Шуны да борыныңа киртеп куй: Хаҗи
бәккә жинү яуласак, син үзенә баз казыя чаксын
Э н же бикә. Кызык
Актай. Иң кызыгы шул. кызым: Хаҗи бәк белән син менә бер ел торасын, шулай да синен балаң юк
Э н ж е бикә. Әти. кагылма минем авырткан жиремә!
Актан. Синен авырткан жирен — минем дә авырткан жирем.
Энже бикә Күренмәгән имчем калмады Барысы да: булыр, диләр, тагын бер- нке ел көтәргә кушалар
Актан Без бер ел да. ике ел да көтәрбез. тик Хажи бәк кенә көтәргә те ләми
Энже бнкә. Тагын Хажи бәк!
Актай Хажи бәк булмыйча, кем булсын? Ул синен балан юклыгына пошына
Энже бикә (үртәлеп). Әти. казынма минем күңелемдә! Әйтәсе сүзеңне әйт тә...
Актай Әйтер сүзем шул: синең ирең Хажи бәк Тәүгилделәр белән астыртын эш йөртә
Энже бикә Юк! Тәүгилде тархан Хажи бәкнең явыз дошманы. Син үзен әле генә әйттең; Тәүгилде яклылар Фатыйма бикәнең Алтынташ углын варис итмәкче •булалар, днден
Актай Әйттем, кызым Тик мин сиңа Тәүгилде тарханның Көнсылу атлы гүзәл кызы барлыгын әйтмәдем бугай?
Энже бнкә. Көнсылу?!
Актай. Көнсылу, кызым. Көнсылу. Яшьрәк тә. чибәррәк тә.
Энже бикә (җылау катыш) Әти!
Актай (тыңламыйча) Синен ирен Хажи бәк. менә шул гүзәл Көнсылуга өйләнеп. берьюлы ике куян атмак була. Хажи
- бәк Тәүгилде тархан кияве була калса, ул чакта Алтынташ турында беркем авыз ач-маячак Әйе. кызым. Хажи бәк Болгар тәхетенә утырса, ул чагында синең дә. минем дә кояшыбыз сүнәчәк Снн сөйкемсез нкен че хатынга әйләнерсен. минем урынга баш карачы булып Тәүгилде тархан менеп утырыр
Энже бнкә Рәхмәт, әтн —үтердең! Мин инде күптән сизенәм аны (җылый). Менә ни өчен эчем пошкан икән көне
• буена!
Актай Шулай итеп, коткарса безне Гали генә коткарачак
Энже бнкә. Кайда соң ул. кайда? Үлеме, тереме?
Күгеш керә, тамак кыра.
Актай (Күгешне күреп). Кем кнрәк. нн булды. Күгеш’
Күгеш Бикәне күрергә телиләр
Энже бнкә Кемнәр?
Күгеш Караларның, качакларның ба рысын да кайтарып жнбәрдем Берсе — Үргәнеч качагы
Энже бикә Качакларны күрергә теләмим. дип әйттем түгелме соң мнн снна?!
Күгеш. Ул качакның снна гына әйтәсе сүзе бар. имеш Куанычлы сүз. ди.
Актай. Керсен.
Күгеш (Энҗе бикәгә). Алайса?..
Энже бнкә Әйе. <алайса>!
Күгеш чыга. Шәмсетдин кер». Энже бикәнең аяк астына егыла.
Шәмсетдин Иленез имин улсын, тер- лек-туарыныз чук улсын Мән ярлы качакның үтенеченә колак салып, бер ягы ай. бер ягы кояш тик балкыган гүзәл йөзенез- де күрсәткән чөн. улуг бикә, аллаһе тәгалә, бу дөньяда барлык теләкләренә ирештерсен. теге дөньяда йете кат ожмах ишекләрен ачып, урыныгызды түрдә әйләсен!
Энже бикә Минем теге дөньядагы урыным турында кайгыртуыңны куеп тор Сүзеңне кыскарак тот: йомышын ни?
Шәмсетдин Бик кыска тотсам, аңлашылып йетмәс, дип куркамын Шул сәбәп- тин бераз тарих сүзләргә рөхсәт итсәңезче. бнкә.
Актай Тарихыңның баш өлешен мнн сөйли алам: син. Үргәнеч качагы. Болгарда казна талап качкан Сәйфетдин углы Шәмсетдин торырсың Үргәнечтә дә снн, атаң сыман, берәрсен талагансыңдыр да качып киткәнсеңдер Инде менә сыеныр урын эзләп, телеңне бозган булып, яңадан Болгарга кайткансың Шулаймы, качак Шәмсетдин?
Шәмсетдин (аягүрә баса, кинәт уз- гәреп) Яртысы шулай, яртысы шулай түгел. баш карачы Актай! Мнн Сәйфетдин казначы углы Шәмсетдин торырмын. Тнк мин Үргәнечтән кеше талап качмадым Анда минем үземне таладылар. Угрылар анда башка Анда кан-яшь, үлем. Актай!
Энже бнкә Мина әйтәсе куанычлы сүзең шулмы?
Шәмсетдин Кичер, бикә Анысына да житәрмен Дөрес, мин монда — үземнең туган жиремә сыену урыны эзләп кайттым Ханның безне ярлыкавын, атам Сәйфетдин казначының нке катлы таш сараен кире үзебезгә бнрүен ишеттем дә
Актай. Снн ялган сөйлисен. Шәмсетдин Атан-казначынын барлык байлыгы—
таш, агач өйләре. көтүләре, көтүлекләре, коллары, чуралары - барысы да тартып алынды Синең агач өең
Шәмсетдин Минем агач өйдән жил- ләр искән, Актай!
Эн же бикә Хажн бәк аша син шул агач өеннс дауламак буласыңмы?
Шәмсетдин Юк, бикә, мин атамның нке катлы таш өен кайтарып алмакчы булам!
Актай (мыскыл белән). Ничек итеп?
Шәмсетдин Мин аны сатып алмак чы булам, баш карачы Актай Минем ике катлы таш сарайга гына торырлык байлы гым бар.
Актай (келеп) Әйттем ич кемнедер та лап качкан дип!
Шәмсетдин Мин Болгар ханының Бүләрдәй качып киткән кече углы Галинең кайдалыгын белом Менә шул минем байлыгым
Энже бикә Гали дисеңме?!
Актай (исе китмәгән булып) Гали, имеш! Син тагын ялган сүз сөйләргә тотындың, качак Шәмсетдин Гали углан, атасы ханга каршы эш алып баруда, хан* ны үтереп, аның урынына тәхеткә утырыр га тырышуда гаепләнде Аның яклылар төнлә Гали өендә кулга алындылар Барысының да башлары чабылды Гали углан үзе качты, Чнрмешәи1 аша чыкканда, аркасына ук тиеп, суга батып үлде Аның үлгәнен үз күзләре белән күргән кешеләр бар.
Шәмсетдин Мин дә аны үз күзләрем белән күрдем тере килеш
Энже бикә Тере килеш!
Шәмсетдин. Тере килеш, бикә Сез миңа атамның нке катлы таш сараен кнре кайтарып алырга булышсагыз
Актай Угры Сәйфетдин казначының . ике котлы таш сарае, хан бойрыгы белән, миңа бирелде
Шәмсетдин. Ә?! А а! (Актайның аяк астына егыла) Актай, үтермә!
Актай Шулай. Шәмсетдин, атаңның таш сараен сиңа Энже бикәдән дә түгел. Хажн бәктән дә түгел,- миннән ялынып сорарга туры киләчәк Ләкин синең Гали турындагы ялган хәбәрең минем өчен су кыр бер тиен дә тормый
Энже бикә. Әти! Ул дөресен сөйли!
Шәмсетдин Коръән белән, атам анам белән, барлык изгеләр белән ант итәм — ялган түгел!
Энже бикә түшәмиән асылынып торган бауны тарта. Хезмәтче датым керә.
Энже бикә Кара, каләм, кәгазь кер тегез.
Хезмәтче хатын чыга. Икенче бер хезмәтче, тәбәнәк өстәлгә куеп. кара, каләм, кәгазь кертә. Актай сүзсез генә кәгазгә нидер яза. Хезмәтче өстәлне алып чыга.
Актай (Шәмсетдинга) Менә сиңа язу. Сүзең чын булып чыкса, үзеңнең агач өеңә, каралтыларына — юкка чыккан барлык байлыгына торырлык жнр-су. өй, каралты кура алырсың
Шәмсетдин (язуны ала, укый Керсе- неп) Азрак шул. Актай.
Актай Атаңның таш сараен оныт Яка өй өчен урынны ханбалыкның үзен теләгән төшеннән бирермен Теләсәң, таш сарай салырсың Булышырмын Хәзергә мен» шуны алып тор (Куеныннан акча тулы янчык алып бирә.)
Шәмсетдин (янчыкны ала) Бай бул, Актай! Болай булгач, әйтәм Болгар ханы нык Мәликә хатыннан тугай кече утлы Гали углан кыпчакларның Бурлы ыруында, Ураз бәк урдасында булыр Мнн аны шун да күрдем Минем тагын ике юлдашым бар. капка төбендә минем чыкканны көтеп торалар Ышанмасагыз. алардан сорый ала сыз.
Энже бикә Я алла, Гали ңсәи! Галн исән!
Шәмсетдин Исән. бикә, исән' Мин сезнен бер-берегезне үлеп яратуыгызны белдем Белмичә, бөтен ханбалык сөйли Шуна да куанычлы хәбәремне иң элек сиңа әйтмәкче булдым Менә ул бәхет. Шәмсетдии! (Кулындагы акчалы янчыкны югары чия ) Чирмешән яры буена атам нигезенә ннәшә яка сарай салдырам Җир астыннан су кергәм Таш мунча салам, бакча үстерәм Берәр яшь. чибәр кызга өй ләнеп жнбәрәм Баш исән бу кын, Шәмсетдин. баш!
Актай бауны тарга, Күгеш керә.
Актай (Күгешкә) Сакчылар керсен Күгеш чыга, кораллы сакчылар керә. Энже бикә. Әти. ни булды?
Актай (сакчылар, и. Шәмсетдинне күр сәтеп) Менә бу кешене хәзер үк зинданга илтеп ябыгыз Каака төбендә тагын ике йолкыш булыр - аларыи да шунда еза тыгыз Бу —бик итең боерыгы
Эиже бикә (Актагкв карый икеләнеп) Әйе мннем дә боерык Әти!
Шәмсетдин Ә?! Э-э
Бер сакчы (бикәсә баш иеп) Баш өсте. бк.ә.
Актай Зиндан башлыгына әйтегез: минем яисә бикәнен боерыгыннан башка беркая чыгармаска, беркемне янына жи бәрмәскә Теге икене бергә япсалар да ярый
Шәмсетдин. Э-е... Бу ни бу?! Син мине алдадың Мин кычкырам!
Актай Башын исән калуын теләсәң, кычкырмассың
Шәмсетдин. Сез мине алдадыгыз Сез ялганчылар.
Актай (сакчыларга). Тагын берәр сүз әйтсә, авызын томалагыз
Сакчылар Шәмсетдинне алып чыгып китә- ләр. Күгеш керә.
Күгеш. Хан сараеннан кеше килгән
Актай Керсен
Күгеш чыга, хан кешесе керә.
Хан кешесе Актай, мнн сине алырга килдем Хан сине тиз арада үз янына чакыра.
Актай (каушап) Ни булды? Ханның хәле начарландымы әллә?
Хан кешесе Ханның түгел. Болгарның хәле начар Яна хәбәр алынды: Жаек буена магуллар басып кергәннәр Болгарга яу килә. Актай!
Энҗебикә)., . п ,, Актай | Я? ,ила?|
Хан кешесе Хажи бәккә дә хан сараена килергә боерык бар
Энже бикә. Ул өйдә юк. Хәзер чакыртып кеше жибәрәм Яу килә! Шул гына калган иде Менә ни өчен эчем пошкан икән көне буена!
Икенче күренеш
Кыпчак даласы. Бурлы ыруында Галннен ярлы өе. Төн. Уртада сүнәр-сүнмәс учак яна. Учак тирәсендә түгәрәкләнеп дүрт кеше утырган. Берсе — Гали, калганнары— Болгар илчеләре. Бер-берсенә якын килеп, алар үзара яшерен сүз алып баралар.
Ярмыш Бөтен Бүләр корт күчедәй мыжгып тора. Гали! Чыңгыз ханның Җаек буена басып керүе бик күпләрнең йокысын ачты Ар. чирмеш, мукшы, башкырт якларыннан ханбалыкка кораллы көчләр килә Көч күп. ләкин... таркау
Гали Ах. шул таркаулык! Болгарны какшаткан, агач корты кебек туктаусыз кимергән нәрсә - һәрвакыт шул таркаулык булды!
Ярмыш Атаң картайды Дәүләт эшләре белән бөтенләй диярлек кызыксынмый Бар эшне Хажи бәк үз кулына алды
Гали Тәүгилде тархан кем яклы? Җү кәтау Ибраһим кем яклы?
Ярмы ш Тәүгилде тархан Хажи бәк бе лән тартышырга чамалый Җүкәтау Ибраһим. беркемгә катышмыйча, үзенә аерым көч туплый.
Г а ли. Гаскәр башы кем?
Ярмыш. Әйтеп торам лабаса - таркаулык! Гаскәр башы юк Билгеләнмәгән
Гали. Ах. Болгар! Ах. ятим, бичара Болгар! Беләм. аңлыйм Ерактан ук барысын да күреп торам! Берәүләр чын күңелдән янып йөри, икенче берәүләр, ыгы-зыгыдан файдаланып, үз эшләрен жайларга ма таша. Шушы көнгә тнкле гаскәр башы бил геләнмәгән! Атам нәрсә уйлый. Ярмыш? Кемгә таянмакчы була?
Я р м ы.Ш. Хан кемгә таянырга да белми. Ул сине көтә. Гали!
Гали (аягүрә баса). Мине көтә? Ник? Башымны чаптырыргамы?
Ярмыш Ул сине гаепле дип уйламый. Гали.
Гали (тынычлыгын җуеп). Шулай ук микән? Әгәр ул мине гаепсез дип уйлаган булса, минем яклы кешеләрнең башын чаптырмаган булыр иде!
Ярмыш (аягүрә баса, башкалар да торалар) Боларнын барысы да — агаң Хажи бәк эше. Гали.
Гали Хажи бәк Таркаулыкның башы— Хажи бәктә Күп нәрсәне ул аңлый алмый Хан булу белән ул барлык теләкләремә ирешермен, барлык дошманнарны җиңәрмен дип уйлый Халык белән, гаскәр белән түгел, берүзем җиңәрмен дип уйлый!
Ярмыш Шуңа күрә дә аны халык яратмый. гаскәр яратмый.
Гали (йөренә) Ярмыш! Болгарлар! Без барыбыз да чиктән тыш хәтәр көннәрдә яшибез Магуллар без белгән башка бер дошманга да охшамаган Әгәр дә мәгәр Чыңгыз хан чирүләре Идел-Чулман б^н ларына килеп җитә калсалар. Хәрәзем шә һәрләре кебек, безнең шәһәрләрне дә жир белән тигезләячәкләр, безнең халыкны да
чебен урынына кырачаклар Изге йорты быэны, туган халкыбызны саклап калу вчен безгә кичекмәстән берләшергә кирәк! Аклыйсынмы, Ярмыш?! Аңлыйсызмы, болгарлар?! Берләшергә кирәк Болгарның уз ырулары гына түгел, күршеләр белән дә — кыпчаклар белән, урыслар, төн халыклары белән берләшергә кирәк!
Ярмыш Сүзләрең алтын, Гали!
Илчеләр Дөрес-,■ Гали!
Ярмыш Актай да, Энже бикә дә шундый ук фикердә,
Гали (йврүеннан туктап) Энже бикә?! Ул инде <бикә* мени?
Ярмыш Ул сине дүрт күз белән көтә, Гали!
Гали Энже бикә Хажн бәк хатыны! Ә мин аны һаман элеккечә дип хыялланам!
Ярмыш Гали, мин сиңа ялганлый алмыйм Сиңа яла ягу да. синең өенә басып керү дә —барысында да Хажн бәк кулы уйнаганын син инде аңлыйсындыр Хажн бәк сиңа тиешле тәхетне генә түгел, Эн- жене дә тартып алмакчы булган
Гали, һәм ул аны алган да! (Туктый, кискен үзгареш белан) Шулай булгач., туктале, шулай булгач мин кем янына кайтырмын сон?
Ярмыш Туп-туры Энже белән Актай янына! Хан белән очрашуны-күрешүне— барысын да Актай үзе жайлаячак Синең кайтуыңны ишетү белән, бөтен ханбалык синен якка чыгачак. Гали! Барлык гаскәрне, бернинди икеләнүсез атан синең кулга тапшырачак. Галн!
Гали (үзалдына сайланган сыман, акрен тантаналы)
Болгар миңа кирәк, мин — Болгарга
(Ана белән бала кебек без )
Тагын кемгә кнрәк Галн? Ханга?
Агам Хажн бәккәме соң әллә?!
Туктый, дәһшәтле итеп.
Кем жнбәрде сезне минем янга? Яшермичә әйтеп бирегез!
Ярмыш. Син безгә ышанмыйсыңмыин, ГаЛн?! Актайның. Энжеиең йөзек тамгасы сугылган менә бу битеккә ышанмыйсынмы ни?! (Кулындагы битЪкне селкеп күрсата)
Галн (твшенке) Юк, ышанмыйм
Ярмыш (хатере калып) Мин сине сугышчы па шагыйрь дип белә идем Син монда икенче кешегә әйләнгәнсең, Галн Хуш, без киттек! (Ишекка юнала)
Башка илчеләр дә кузгалалар.
Галн (беравык артларыннан карап тора икеланүен җиңеп, газаплы) Туктагыз Монда мин, әйе. икенче кешегә Шәмсетдингә әйләнә башлаганмын буган үз ба шымны бар нәрсәдән кадерлерәк күрә баш лагаимын бугай.
Ярмыш (кире борылып) Гали!
Гали Мин китәм сезнең белән Үзем кайтам Ни генә булмасын, мин Болгарга - атам янына, халкым янына кайтырга тиеш мен!
Ярмыш (Галине кочаклый). Гали'
Илчеләр:
— Тнздән төн уртасы жнтә!
— Таң атканчы безгә Бурлы ыруыннан чыгып китәргә кирәк
Гали Мин әзер Минем үзем белән аласы бер генә әйберем бар. ул да булса кыйсса китабым' (Тергаклар арасыннан китабын актарып ала. Учакка бер куэ ташлый да ишекка юнала ) Әйдәгез, кузга лыйк!
Ярмыш Хәерле сәгатьтә!
Тышта ниндидер кыштырдау ишетелә Барысы да тынып калалар.
Галн (ишек янына ук килеп) Кем бар анда?
Кинәт ишек ачылып китә. Өй ачеиә берьюлы дүрт-биш кораллы ир килеп керә. Иң алда Инәл кам Кулында артыш таягы.
Галн артка чигенә.
Инәл кам Менә каптың, кол Галн! Инде ычкына алмассың. Мин сине көн төн күзәттем. Менә өстенә бастым - хазар инде енне беркем дә коткара алмас, (//тче- ларга) Кузгалмаска! Коралларыгызны салырга!
Гали Бу нн эш бу, изге кам? Болар минем кунакларым
Инәл кам Колның кунагы булмый! (Галига таягы белая кизана )
Гали. Юк, изге кам, колнын да куиагы була! (Инал камның югары күтарелган кулын тотып ала. каера Камның таягы г- шеп кита, кам егыла )
Инәл кам А-а-ы-ы'
Кораллы ирләр ярдәмгә ташланалар.
болгарлар коралларына тотыналар
Галн (болгарларга тыныч). Ярамый Коралларыгызны ташлагыз! (Инал камга ) Тор. изге кам Моннан сон коллар белән ягымлырак сөйләшергә тырыш
Инәл кам тора, таягын ала. Болгарлар коралларын ташлыйлар.
Инәл кам (ярсуына буылып) Тукта ле, моның өчен мин сине' <1-
Гали (кораллы ирларга). Без буйсына быз Илтегез безне б.»к янына
Кораллы ирләр Галине, болгарларны алып чыгалар
Өченче күренеш
Ураз бәк ее. Түрдә — Ураз бәк, анын янында бикә. Аксакаллар. Инәл кам. Гали һәм болгар илчеләре.
Ур аз бәк (Галига). Шулай нтеп, болар синен кунакларын булып чыга инде?
Гали. Әйе, бәк. минем кунакларым.
У раз бәк. Каян килгәннәр, нишләп йөриләр алар минем жиремдә?
Гали. Болар — болгарлар Адашканнар
У раз бәк Таллыкта яшеренеп яткан иллеләп кеше дә адашканмы?
Я р м ы ш Без барыбыз да адаштык, бәк. Ут күрдек тә. кемнәр икән. дип. жәяүләп кенә килдек.
У раз бәк. Кемнәр сез. кая юл тота- -сыз?
Я р м ы ш Хан йомышы белән без Кырым ягына юл тотабыз
У р аз бәк. Нишләп юлыгыз турыдан түгел, кыектан китте?
Гали (дулкынланып). Ураз бәк! Мин— ■синен колын. Мин сина беркайчан да ялган сөйләмәдем Хәзер дә мнн сиңа бары дөресен генә сөйләргә телим.
Ураз бәк. ТыНлыйм — сөйлә, кол
Гали. Болар — чыннан да минем кунакларым! Көтелмәгән кунакларым. Алар ханжалыктан — Бүләрдәй килгәннәр Алар мине эзләп килгәннәр, бәк!
Ураз бәк Эзләгәннәр, тапканнар, урлап китмәк булганнар. Минем колымны. Син мина аган белән ызгышуын турында әйткән идең. Агаң синен үлгән, якн үтергәннәр. я ул синең белән татулашырга тели Бүләрдә сине байлык көтә, карт анан. хатынын, балаларың көтә. Шулай булмаса, шул тикле жнрдән сине эзләп килмәгән ■булырлар иде.
Гали Мине Бүләрдә карт анам да, хатыным, балаларым да көтми, байлык та көтми Анда нәрсә көткәнен мин әлегә үзем дә белмим Ханбалыкта мине я балта. я тәхет көтә, бәк
Ураз бәк Я балта, я тәхет?!
Гали Болгар тәхете көтә, ханлык көтә. Ураз бәк!
Ураз бәк, танга калып, аягүрә баса.
Башкалар да аягүрә басалар. Бары Инәл кам гына урынында утырып кала.
Инәл кам Алданма. Ураз бәк! Үлемнән котылмак булып, ялган сөйли оятсыз колын!
Ураз бәк Ялган түгел, изге кам /Каекның ун ягыннан кыпчакларны кысрыклап чыгарган Гали углан турында далада белмәгән-ишетмәгән кеше юк
Гали. Дөрес, син ишетеп белгән Гали углан мнн булам. Ураз бәк Инде яшеренеп торунын кирәге калмады Болгарга, Кыпчак далаларына куркыныч килә Дусларым, якыннарым мнне ханбалыкка чакыралар Ирек бир мина, Ураз бәк!
Ураз бәк үз урынына утыра, башкалар да утыралар.
Ураз бәк (яңадан коры, рас.чи кыяфәткә керә) Һы, ирек.. Син, тәхеткә утырасы кеше, колга нрекнен алай жинел генә би релмәгәнен беләсең булыр. Болгар бай. көчле Анын жир-суы нксез-чнксез. Сине тәхеткә утыртырга жыенган дусларын, шундый ерак жирдән килгәннәр >кән. буш кул белән генә килмәгәннәрдер Шулай ук алар сине, хан буласы кешене, бик аз бәягә бәяләргә дә җыенмыйлардыр
Яр м ы ш Без аны коллыкта дип белмәдек, бәк
Ураз бәк. Шулай да сез анын кайда лыгын белгәнсез!
Гали (тынычсыз) Әйт, Ураз бәк, күпме сорыйсын?
Ураз бәк Синен өчен мин алтын белән. бер мен сорыйм, кол Гали
Я р м ы ш Бер мең!
Илчеләр:
— Күп, бик күп!
— Бездә андый акча юк'
Гали (үзалдына) Менә нинди кыйбат сннен башын. Гали!
Ураз бәк (илчеләргә). Чыгарыгыз ак ча янчыкларыгызны!
Илчеләр теләр-теләмәс кенә куеннарына тыгылалар, акча янчыкларын чыгарып, Ураз бәккә бирәләр.
Я р м ы ш Менә, йөз сум
Илчеләр:
— Минеке кырык сумга өч тиен тулмаган булыр
— Барысы шунда
Ураз бәк (янчыкларның авырлыгын чамалап карый). Аз. Бу жнтмн Сине шушы ике йөз сум чамасы акчага биреп җибәрсәм. бу синең өчен бик зур түбәнлек булачак, Гали углан!
Я р м ы ш Минем сина бер кннәшем бар.
Ураз бак. Син безнен берэребеэие тотык1 итеп алып каласың, бер-нке айдан без си на
Ураз бәк Мина чылтырап торган мен акча кирәк Кая ул акча? Мәгсз теләнче тиеннәрегезне! (Лчу белән янчыкларны ху- җаларыни ыргыта )
Авыр тынлык.
Гали Ураз бәк! Син сораган акча булыр Тулысынча булыр' Тик акчаны түләр алдыннан минем сиңа бер шартым бар Тыңлыйсынмы3
Ураз бәк Турә! буенча, снн — минем колым Сату-алу йоласы буенча, син мина бернинди шарт куя алмыйсың Шулай да мин сине тыңлыйм. Гали углан
Гали. Мең алтын акча түләнгәч. Болгарга озатып кую өчен, мина син мен кешелек чирү бирерсең
Ярмыш сискәнеп китә, искәрмәстән <Мен кешелек чирү!» дип ычкындыра, башка илчеләрнең колаклары үрә тора. Аксакаллар, үзара пышылдашып, ымлашың алалар. Ураз бәк. дәрәжәссн саклап, тып-тын утыра. {Барысы да анык авызына карап калалар.
Ураз бәк (әкрен, уйланып). Шартын авыр. Гали. Шартың урынлы. Гали! Сине озатып кую өчен мең кешелек чирү бирермен Тик син мина акчаңны чыгарыл салмадың әле Миңа акча кирәк, Гали!
Гали Ураз бәк! Кичә таңда синең урдаңа Тукаш атлы сәүдәгәр туктады Ул Болгарга юл тота булыр Чакыр аны монда
Ураз бәк. Ярар, карап карыйк (Ишек ягына кычкыра ) Әйтегез, Тукаш сәүдәгәр керсен!
Тукаш керә.
Тукаш fУраз бәккә баш ия) Олуг тәңре иленә-көненә иминлек, үзенә байлык бирсен, бәк
Урат бәк Шулай булсын. Тукаш Минем сиңа сүзем бар
Тука ш Сүзеңне тыңлыйм, бәк
Ураз бак Снн. Тукаш сәүдәгәр, каян кая юл тотасың? Байлыгың ни. күпме?
Тука ш Мин Боек Болгар йортының ханбалыгы изге Бүләргә юл тотам, бәк Мнп күп илләрдә булдым Мисырда, Ремда. Кырымда Юлым уңмады, дип әйтә алмыйм Тик менә дөньялар бозылып тора Снн миннән бурычка тавар алмакчы буласынмы?
Ураз бәк Миңа тавар түгел, акча ки- р.»к, Тукаш (Галигә күрсәтеп ) Менә бу минем колым торыр. Ул синен беләи сөй- ләшмәк була. Сөйләш анык белән
Тука ш (J али ягына борыла) Тынлымы. Сөйләп кара сүзеңне, кол
Гали Тукаш’ Күзеңне ачыбрак карале— каршыңда кем тора?
Тукаш (җентекләп карый) Кем дип әйтим? Кара. Гали углан түгелме сон’ Булмас!
Гали Булган инде. Тукаш! Снн ялгышмадың. мин — элекке Гали углан. Хәзер мин — кол Тукаш' Коллык богавымны өзеп, мин Болгарга кайтырга тиешмен. Ураз бәк минем өчен мен алтын сорый Ишетәсеңме, мең алтын! Бир син ана мен алтынны — мин сиңа үземне үзем сатам. Тукаш!
Тынлык.
Тукаш (каушап) Ни сөйлисең. Галн’! Көләргә жыенасызмы әллә миннән’
Гали Язмыш миннән көлә. Тукаш! Әйт. күпмегә бәялисен минем башны?
Тукаш Туктагыз әле. нишләп бодай сон әле бу?
Гали Кабатлап әйтәм Ураз бәк минем баш «чен мен акча сорый Алтын белән
Ураз бәк Әйе, алтын белән Мең акча
Тукаш зндәшми
Гали Ник тынып калдын. Тукаш? Мен алтынга тормау дип уйлыйсыңмыни? Атам кулына тапшырсаң, ул сина икс менне бирер. Тукаш’ Бүләргә генә алып кайт мине Болгарга' Яу килә, яу' Ашыгырга кирәк. Тукаш' Ник дәшмисен, кансыз сәүдәгәр’!
Тукаш Мин синең ннндн язмыш аркасында бу хәлгә төшүеңне белмим. Галн утлан Төпченеп тә тормыйм Сине бу коллыктан йолып алу минем әчеп зур бәхет булачак
Гали A-а. тәнрем!
Тука ш (куеныннан бер-бер артлы ике акча янчыгы чыгара, берәм-берәм Ураз бәккә бирә) Менә сина биш йөз. менә сина биш йөз. Ураз бәк Алтын белән. (Галигә ) Снн. кат Галн. моннан соң ирекле! /
Г ал и Ирекле?! Тукаш. әйт тагын!
Тукаш Миннән ирек енна. Гали
Галн (Тукашны кочып ала. күз яшьләре белән) Тукаш! Коткаручым'
Тукаш Мин — сәүдәгәр Мин тире'- яры. күн белән, кием-салым, бал. корал белән сату итәм Белем күп жнрлэрдан мнн
3 <К
Болгарга гыйлем китаплары алып кайтам, белем аз җирләргә Болгарның үзеннән алып кнтәм. Ләкин минем беркайчан да кеше башы белән—кол галимнәр, кол шагыйрьләр башы белән сату иткәнем юк К ше белән сату итү минем барлык уй- теләкләремә каршы килә Болгарның олуг бер шагыйрен, алып ирен шундый хурлыктан коткаруны аллаһе тәгалә изге эшем итеп кабул итсә, миңа шул җиткән Мин. Гали углан, синнән бурыч язуы алып тор-мыйм. Мин синең сүзләреңә ышанам — Бүләргә кайткач, син бурычыңны миңа ике мең итеп түләрсең.
Гали Икс мең итеп түләрмен. Тукаш. Менә болар — болгар таныклары Алар безнең килешүне раслаудан баш тартмаслар.
Яр мыш. Баш тартмабыз. Гали углан.
Ураз бәк (акчаларның авырлыгын чамалый, янчыкларны чишеп-чишеп карый Ярмышка. Галигә эндәшеп). Безнең сату- алу эше шуның белән төкәнде. Хәзер сез барыгыз да —минем кунакларым Хәзер олы туй ясыйбыз. (Ишек ягына кычкыра.) Әйтегез, кызым Чәчәк керсен!
Чәчәк керә, атасы-анасы каршына килә, кулларын кушырып, тезләнгәндәй итә. Чәчәк. Ни сүзең бар. атам?
Ураз бәк Теге көнне син, кызым, минем алда, анаң белән аксакаллар алдында Галине яратуың турында әйтеп, безне таң калдырган идең Мин баштагы уемнан кире кайттым: мнн сине Инәл камга бирмәскә булдым
И н әл кам Бәк! Миңа биргән сүзеңне бозсаң, тамырың корыр!
Ураз бәк (камны Тыңламыйча). Мин сине Гали угланга бирергә булдым, кызым
Аксакаллар аптырашта. Инәл кам урынга егыла.
Бикә. Минем белән киңәшү юк. сөйләшү юк!
Чәчәк. Бай бул. атам!
Ураз бәк (Галигә). Гали углан, минем белән туганлашуга син каршы түгелсеңдер ич?
Гали Каршы түгел. Ураз бәк!
Чәчәк. Гали! Өнемме, төшемме?! (Галинең күкрәгенә каплана.)
Гали.
Язмыш мине кызганмады — утка салды. Яндым-көйдем. Миннән бары тузан калды. Мин терелдем!—Язмыш көлде, суга салды. Утта янмас, суда батмас мин. Чәчәгем!
Менә безгә елмайды ул — кавыштырдыр
1 Болгар диңгезе — КаспиЛ диңгезе.
Кайгыбызны сәвенеч.чә алыштырды! Рәхмәт аңа — икебезне табыштырды. Өнме, төшме — үзем дә белмим. Чәчәгем!
Ишектән сакчы келә, ашыгып, Ураз бәк янына килә, нидер әйтә. Ураз бәк үзгәреп китә, сакчыга нидер әйтә, сакчы ашыгып ишеккә юнәлә. Тыны бетеп улагчы, ягъни ашыгыч хәбәр китерүче килеп керә. Ураз бәкнең аяк астына егыла.
Улагчы Бәк! Аксакаллар! Кунаклар! Яу килә! Көнчыгыштан көткән яу көнбатыштан килә Магуллар Болгар диңгезе* артыннан үтеп, Каф-тау аша Кыпчак далаларына үтеп керделәр. Кыпчакларның урыслар белән берләшкән көчләре Калка суы буенда тар-мар ителде. Дошманның Җебе. Субутай атлы батырлары күп көч белән Иделгә якынлашып киләләр.
Гомуми каушау, ыгы-зыгы.
Я р м ы ш (Ураз бәккә). Без хәзер үк юлга чыгабыз, бәк Безчең кулга алынган кешеләрне. атларны кире кайтарып бирүеңне үтенәм.
Ураз бәк (бик нык каушаган, куркынган). Нәрсә ул сезнең атлар, ңешеләр! Сез китәрсез дә котылырсыз Ялан-япа далада ун мең, йөз мең атлар,‘кешеләр белән, көтүләр белән мин нишләрмен?!
Тукаш, Син. Ураз бәк. үз илеңдә Синең җитәрлек кораллы ирләрен бар. Тавар төялгән дөяләрем белән, утыз-кырык кешем белән шыр далада мин нишләрмен дә. кем канаты астына сыенырмын?!
Я р м ы ш. Минем сездә эшем юк. Ураз бәк. безне тоткарламавыңны үтенәм Син, Тукаш. кайгырма. Син — бай Яу килеп басса, алтын бирерсең дә котылырсың. Биреп котылырга безнең менә берниебез дә юк.
Улагчы. Дошман кылычыннан алтын биреп кенә котылып булмаячак Алар үткән җирдә кеше сөякләре генә өелеп кала, көл-күмер генә кала!
Гали (тыныч, киеренке). Улагчы! Синең кебек коткы таратучыларны мин инде бер тапкыр очраткан идем. Ул чакта мин алар- ны чак-чак кына кылыч белән чабып ташламадым. Мин сиңа моннан соң беркайчан да андый куркыныч сүзләр сөйләмәскә киңәш итәм. (Ураз бәккә, аксакалларга.) Син, Ураз бәк! Сез. аксакаллар! Мине тыңлагыз — безгә хәзер үк сугышка әзерләнергә кирәк!
Ураз бәк Ничек итеп. Гали? Йөрәгемә капты Кулларым калтырый Мнн берни дә уйлый алмыйм. Гали
Инәл кам (явыз тантана белән) Мии ни әйттем сиңа. Ураз бәк? Шул кирәк си- на. шул! Лха-ха! Тамырын корысын, ахала!
Барысы да сәерсенеп, котлары алынып. Инәл камга борылып карыйлар. Инәл кам, янап, кулларын бутап чыгып китә.
Ураз бәк (тәмам коты алынып) Сүзен хак. изге кам
Г а л и Күреп торам, сезнен кулларыгыз калтырый, йөрәкләрегез сикерә Мнн снна. Ураз бәк. элегрәк тә сугышка әзерләнергә. башк<| ырулар белән. Болгар белән берләшергә кнрәк дип караган идем Ул чагында енн мине тынламадын
Ураз бәк Галн углан, мин сине тыңлыйм! Мин снна буйсынам!
Гали (күтәренкелек белән) Ураз бәк! Кыпчаклар! Болгарлар! Моннан сон кыпчаклар белән болгарлар үзара дус-тату булырбыз. дип теләсә нинди дошманга каршы бергәләп сугышырбыз, дип ант эчик!
Ураз бәк Ант эчик'
Кулларына касәләр, турсыклар тотып, хезмәтчеләр керә. Һәркемгә кымыз агызып бирәләр. Һәркем үзенең кымызын беркадәр эчә дә. күршесенә, ягыш болгар — кыпчакка. кыпчак болгарга бирә. Галигә яхшы киемнәр кидерәләр.
Барысы да; Ант! Ант!
Г а л и. Антыбызны кыпчак йоласы буенча. кылыч белән беркетеп куйыйк (Кылыч йизен үбә) Бнргән антымны бозсам, бу күк керсен, кызыл чыксын!
Урал бәк (кылыч йвзен үбә). Бнргән антымны бозсам, бу күк керсен, кызыл чыксын!
Г л л н Инде барыгыз да минем сүзләрне тыңлагыз. Мин. Гали углан, илгә килгән яу куркынычы алдында бөтен эшне үз кулыма алам Сез - аксакаллар, син. Урйз бәк. сез болгар илчеләре, каршы түгелме?
Барысы Да; Түгел! Түгел!
Г а л И Алайса, тыңлагыз Ураз бәк! Мине озатып куярга тиешле мен кешелек чирүдән тыш. корал тота алган барлык ирләреңне минем карамакка бирәсең
Ураз бәк Бирәм.* Гали план! Нәрсә кнрәк барын да бирәм Менә, бер мен алтынны да бирәм!(Алча янчыкларын Гали алдына ташлый )
Гали Көч сорап, берләшергә өндәп, күрше ыруларга хәзер үк кешеләр җибәрәсең
Ураз бак Жнбәрәм. Галн углан!
Г а л н Кораллы ирләрдән башка бөтен ыру халкына, терлек туарларын куалап. киез өйләрен арбаларга төяп, тиз арада төньякка — Болгар ягына күченергә боера сын
Ураз бәк. Боерам. Гали углан!
Г а л и. Ныгытылган шәһәрләрдә, авылларда алар болгар туганнары янында сыену урыны табарлар Яу үткәнче качып калу өчен Болгарда урманнар, тау-ташлар җн- тәрлек, (Ярмышка.) Снн. Ярмыш. юлдашларын белән хәзер үк Бүләр ягына юл тотасын Сәүдәгәр Ту каш та сезнен белән бергә китәр.
Ярмыш Мина шундый боерык кына кирәк тә!
Г а л и. Мин сезгә өстәмә сакчы көч бирермен.
Т у к а ш Менә монысы дөрес булыр. Гали углан!
Гали Мин үзем. Ураз бәк белән берлектә. кул астындагы барлык көчне бергә туплап, дошманнын юлына аркылы төшәчәкмен Идел буенда берәр уңайлы урында яшеренеп, без ана тозак корырбыз Шунда без аларны тар-мар итәрбез! Ярмыш! Ханга, Актайга, сезне монда җибәргән башка кешеләргә минем теләкне ирештер. Болгар йортның бусага төбенә килеп җиткән явыз дошманны җиңәргә кирәк, днп уйласалар, мина булышка иң яхшы чирүләрен җибәрсеннәр Бу эшкә агам Хаҗи бәк каршы килергә мөмкин Бу кара көннәрдә, элеккеләрне онытып, мин аңа дуслык. туганлык кулы сузам Әгәр Хаҗн бәк гаскәр бирүгә каршы кнлмәсә. мнн аны үземнән өстен санап. Болгар тәхетенә варислыктан баш тартачакмын!
Я р м ы ш Син әйткәннәрнең барысын да түкми-чәчми җиткерербез, Галн углан
И л челәр
— Тыныч бул. теләгең үтәлер. Гали углан!
— Болгар сине ташламас. Галн углам!
Чәчәк (чак-чак кына күңелсезләнеп) Болай булгач, безнең туй бозылды инде, Галн
Галн (Чәчәкне юатып, иркәләп) Чәчәгем — сылуым! Туйны без җиңүдән соң ясарбыз, менә дигән иттереп ясарбыз! Хәзер сиңа. Бурлы ыруының барлык хатын- кызлары. бала чагалары белән Болгар ягына китәргә туры киләчәк Жннү.тәи соң без синең белән Бүл.зрдә. хан урдасының Олы капуы янында очрашырбыз Мине шунда көтеп торырсың
Чәчәк Мин ул капуның кайда икән .теген дә белмим ич. Галн*
Галн. Мнн снна белгән кешеләр бирер-
мен. сылуым. (Куеныннан язча китап чыгара. Чәчәккә бирә ) Оныта язганмын! Менә бу минем кыйссам Мин аны язып бетердем Син аны сакла . бик нык сакла! Мнн алай-болай булып үлеп калсам.
Чәчәк Уена да китермә!
Гали. Янадан күрешә алмасак. бу китапны атама — Болгар ханына тапшыр.
Чәчәк. Мнн аны саклармын. Гали Күз карасы кебек саклармын! (Кочаклашалар)
Пәрдә төшә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш.
Ханбалык. Хаҗи бәк сарае. Бай җиһазлы иркен бүлмә.
Бүлмә уртасында мәрмәр фонтан, кечкенә бассейн. Бассейнның як-ягында озынча утыргычлар. Түрдә —калку урын. Яхшы келәмнәр, җәнлек тиреләре. Ат, үгез сурәтләре төшерелгән тукымалар. Зур чүлмәкләрдә гөлләр. Стенадагы чөйләргә, болан мөгезләренә сугыш кораллары элеп куелган.
Сәхнә ачылганда, Энҗе бикә, тәрәзәгә капланып, тышкы якны күзәтә. Янында ике хезмәтче хатын. Шулай ук тәрәзәгә капланганнар. Урам яктан туктаусыз шау-шу, күнелле гөрелдек ишетелеп тора.
Бераздан борчылган, үртәлгән кыяфәттә Хаҗи бәк килеп керә. Өстендә җинелчә өй киеме: ефәк халат, ефәк ыштан, билендә гади билбау, аягында — каюлы йомшак итек. Башы яланбаш.
X а ж и бәк Кайтып та җиткәннәрмени, бикә?
Хатын-кызлар кинәт артларына борылып карыйлар. Барысы да көләч. Хаҗи бәкне күрү белән, йөзләре сүрелеп кала. Хезмәтче хатыннар шыпырт кына чыгып китәләр.
Энже б и к ә (аңламыйча) Кемнәр кайтып җиткән. Хаҗи?
Хаҗи бәк. Син сон кемне күзәтәсең, бикә?
Энже бикә Урам тулы халык Барысы да олы капка ягына ашыгалар
X а ж и бәк. Синен да аларга нярәсен килә, ахрысы?
Энже бикә Кайчагында килә, кайчагында минем дә. өстемдәге бай киемнәремне салып ташлап, каралар сыман киндер, тире киемнәргә киенеп, базарда, халык арасында ... Чирмешән буйларында йөрисем килә!
X а ж н бәк! Теләсәң, син бүген үк. хәзер үк китә аласын жинүчеләрне каршыларга!
Энже бикә Ник. җиңүчеләрне каршылау мина тыелганмыни. Хажи?
X а ж и бәк Алай дип әйтсәм, телем корысын, бикә'
Энже бикә Шулай да синен шулай дип әйтәсең килә. Хажи!
Хажи бәк Юк. минем бары: Галине көтәсеңме. Энже бикә, дип әйтәсем генә килә.
Энже бикә (үзгәреп) Мин тагын сезне татулаштыгыз, дип уйлаган идем.
Хажи бәк. Без татулаштык Ләкин татулашу шатлыгыннан минем йокым качты. жннү шатлыгыннан йөземне кара кайгы басты
Энже бикә. Нишләп аны элегрәк әйтмәдең? Тәрәзәдән карамаган булыр идем.
Хажи бәк (кискен, тупас) Мин синең атаң—Карт Бүрене көтәм Бу тирәдә күренмәдеме ул?
Энҗе бикә Ул синең сарык тиресе ябынган яшь бүре икәнлегеңне сизенгәндер дә килмәскә булгандыр
Күгеш керә.
Күгеш Актай килде Сине сорый, бәк.
Хажи бәк Монда керсен (Энҗе бикәгә.) Ул әле берни сизенмәгән, бикә Ул мине һаман да сарык дип уйлый!
Күгеш чыга. Энҗе бикә дә чыгып кит- мәкче була.
Энже бикә. Сезнең үзара чәйнәшүегезне карап торсам, эчем поша башлый.
Хажи бәк Чыкма Сиңа күңелсез булмасын өчен, бу юлы без өчәүләшеп чәйнәшербез
Ашыгып. Актай керә.
Актай Исәнмесез, кияү, кызым!-Бөтен ханбалык кырмыска оясыдай мыж килеп тора Барча кеше урамда: төзәнгәннәр, ясанганнар Капкаларга байраклар элгән-
иәр. Җиңүчеләрне сыйларга әле анда, әле монда казаннар асканнар Олы туй бүген, балалар' Бүләр шәһәрендә мондый куанычны гомеремдә күргәнем юк Сезнең ник йөзегез чытык?
Э и ж е бикә Исәнме, әти
Хажи бәк Исәнме, бабакай Без әле генә синең кызын белән сугыштык Янакка берне шундый иттереп кундырды — күзем нән утлар күренде! Үзенә дә берне тондыр- макчы булган идем, син килеп кердең.
Актай Синең, кияү, жину көннәрен алда нкән әле!
Хажн бәк Мннеы жнкелгәнем дә юк. бабакай
Актай Синең миндә йомышың бар бугай, кияү?
Хажн бәк Помышым түгел, сүзем бар, бабакай!
Актай (түрдәге йомшак урынга аякларын бөкләп утыра, ддга кыла) Болай булгач, дога кылып алыйк, балалар Зур сөйләшү алдыннан китап дога кылырга куша.
Хажи бәк (көлеп) Доганы зур сөйләшүдән соң кылу тагын да яхшырак була торган иде, бабакай Синең кебек мин качышлы уйнамаячакмын Бүген мин сиңа турысын ярып салачакмын, бабакай!
Актай Мин сине кыек яра дип уйламыйм да, кияү
Хажи бәк Мин зур эшләр кырмакчы булам, бабакай «Эш кыра» башлаганчы, шулай да синең белән кинәшмәкче булдым. Билгеле, мин синнән башка да «кыра» алган булыр идем Ни өчен дигәндә, ханба- лыктагы чирү минем яклы Ташкирмәдә, Тубылгытауда. Суарда. Иске Болгарда — якын тирәдәге барлык шәһәрләрдәге кораллы көчләр шулай ук минем яклы Болгар аксөякләренең күбесе минем яклы Шулай да, бабакай, синен белән киңәшмичә, мин әлегә кыл да кыймылдата алмыйм Теләсәк тә. теләмәсәк тә. безнең кендек бергә ябышкан
Актай Син. кияү, миңа береккән кендегеңне тартып алмакчы буласың, ахрысы Ләкин, авыртыр, дип куркып, миннән киңәш сорамакчысын Синеке авырткач, минеке дә авыртмас микәнни?
Хажи бәк. Снн минем сүзләремне ялгыш анладың. бабакай Бүгенге көндә мин. кендектән бигрәк, баш турында кайгыртам Бер казанга ике тәкә башы сыймаганын беләсеңдер Ә без — өч тәкә башы
Актай Тәкә башы, кияү, бер генә Ул да булса — син!
Хажн бә к (көлемсерәп) Снн, бабакай, Карт Бүре, һаман тешле күренәсең Шулай да снн юкка хәйләләп маташасын Бүген булмаса. иртәгә үләргә тиешле атам — карт тәкә башын санга тыкмаганда, ике баш кала Ике баш! Я ул, я мин'
гКол Гали» спектакленнән бер күренеш
Энҗе бикә Ни сөйлисен. Хажи?! Гали синен өлешкә керергә уйламый да!
Хажи бәк Анысы дөрес — Галинең уйларын син миннән яхшырак беләсен
Эи же бикә Юк, Хажи бәк. аның уйларын син дә яхшы беләсең! Ул безгә апачык итеп белдерде: мин агамны үземнән өстен саныйм, тәхеттән баш тартам, днде Галинең сүзләренә ышанганга күрә дә син бернинди каршылыксыз ана утыз меңлек чирү бирдең Әллә шулай түгел димәкче буласың?
Хажи бәк Шулай, бикә, барысы да шулай. Алай гына да түгел, әнә ул—Гали углан — мин жпбәргәи утыз мең болгар белән, бнш-алты мең кыпчак белән явыз дошманны жинеп. ханбалыкка кайтып килә Бөтен халык Олы капкага Галине каршыларга ашыга Гали үзе ханбалыкка кайткач шәп игеп туй ясамакчы. ди, Ураз бәк нен кызы Чәчәккә өйләнмәкче, ди
Энже бикә Нинди Ураз бәк ул тагын?
Хажи бәк (мыскыл белән) Нинди Чәчәк ул тагын, диген
Энже бикә (үртәлеп) Син бүген кире ягың белән торгансың. Хажи бәк!
Хажи бәк Минем уңай ягым белән торганым да юк. Энже бикә
Энже бикә (үпкәләп, хәтере калып чыгып китмәкче була). Миннән башка гына талашыгыз
Актай Ашыкма, кызым Бүген монда Болгар язмышы гына түгел, безнен язмыш та хәл кылына Син. кияү, турыдан ярыла торган сүзеңне әйтеп бетермәдең.
Хажи бәк Мин аның бераз өлешен әйттем Гали исән чакта бу дөньяда миңа тынгы булмаячак, бабакай Мин кем генә булсам да — ханмы, варисмы анда — кайдадыр якында гына Гали барлыгын белә торып, беркайчан да күңел тынычлыгы тапмаячакмын Мин сездән бер нәрсә дә яшер- мин: мин аннан көнләшәм, мин аннан куркам! Мин аның яхшылыгыннан, батырлыгыннан куркам, аның бөеклегеннән куркам! Бертуктаусыз ул минем канымны агу-лый. күңелемне ярсыта! Гомер буе шулай газапланып яшәргәме?
Актай Синең газапланып яшәвеңә Галидән бигрәк син үзең гаепле түгелме, кияү?
Хажи бәк (кискен) Юк-бар сүзләреңне куеп тор. бабакай! Мин Галине юк итәргә тиешмен менә шул минем туры сүзем
Актай Миннән ни сорала?
Хажи бәк Киңәш
’Кол Гали» спектакленнән бер күренеш
Акта й Минем киңәшнең сиңа инде кирәге калмаган Шулай да мин сиңа үз фикеремне әйтеп карыйм, кияү Бу куркыныч, хәтәр көннәрдә күңел газапларыңны бер читкә куеп, ил кайгысын кайгыртсаң, яхшы булмас микән’ Бер жннелү белән генә магулларны кире чигенерләр, дип әйтеп булмый Яу куркынычы бетмәгән Мондый чакта Галине юк итү бик зур акылсызлык булачак Галидән файдалана белергә кирәк Аның кебек булдыклы, нык куллы ирләр хәзер бу дөньяда бик аз калды Сиңа ничек тә тәхетне. Болгарны саклау турында уйларга кирәк Тәхетне яулавы жиңел булыр. саклап кала алырсыңмы, юкмы — анысын бер хода белә
Хажи бәк Анысын мнн дә беләм. бабакай
Актай Шулай булгач?
Хажи бәк Мин синнән бары шуны гына сорамакчымын Галине ничек юк итәргә?
Энже бикә Хажи. спи чынлап та?!..
Хажи бәк (тупас) Чынлап та. бикә. Юри генә сөйләнәдер бу. дип ялгыша күрмәгез Мнн инде кайбер эшләр эшләдем дә. Чыңгызга каршы көрәштә ярдәм сорап, мнн урысларга илче жибәрдем Аннары мин. бабакай, жнңүчеләргә шәһәр капкаларын ачмаска боердым
Актай Шулай укмыни?!
Хажи бәк Шулай ук. бабакай! Мин ханбалыкка Гали яклы кыпчакларның кереп тулуын теләмим
Актай Менә монысы ялгыш Кыпчак — еннен каи-кардәшен. кияү!
Хажи бәк (тыңламыйча) Аннары мнн, бабакай, хан сараен камап алырга боердым Инде камап та алганнардыр
Э н ж е бикә (Актайга сыенып) Әти! Бу ни бу!? Безне дә.
Актай (киеренке) Тыныч бул, кызым Ул әле үз сараен камап алырга боерык бирмәгәндер
Хажи бәк (квлемсерәп) Шулай, баба кай, син уйлаганча, булдыклы, нык куллы ирләр Болгарда бетенләй үк бетеп житмә- гәннәр әле
Актай Син хаклы, кияү Ләкин мин ник кирәк сиңа1
Хажи бәк Безнен кендекләр бергә ябышкан дип. мин сина тиккә генә әйтмәдем. бабакай Тәхеткә утыргач, мина синең акылын, хәйләкәрлеген, осталыгын кирәк булачак Әйт мина турысын гына син кем яклы — минем яклымы, әллә?
Актай (киеренке тынлыктан соң) Барысы да ачыкланды дисәм, бер нәрсә калган икән Тәхеткә утыргач. Тәүгилде .тарханны кая куярсың1
Хажи бәк (үртәлеп) Тәхет тирәсендә аңа урын булмаячак
Энже бикә (сөенеп) Әтн!
Актай (йомшап. куаныч белән) Мин. кину, синен атаң белән утыз елга якын бер табактан ашадым Утыз ел эчендә мин бер генә тапкыр да аиын теләгенә каршы килмәдем. бер генә тапкыр да ана ялгыш киңәш бирмәдем, бер генә тапкыр да хыянәт итмәдем Минем тырышлык аркасында изге Болгар илендә һәрвакыт тынычлык, иминлек булды Эшне белеп башкаруым нәтижәсендә Болгарның байлыгы, кече артты. жнре-суы кинәйдс Соңгы елларда хан бик картайды, акылы зәгыйфьләнде
Хажи бәк Бабакай, сузма!
Актай Кияу Хажи бәк. мин синең яклы! (Хаҗи бәкнең аяк астына егыла. итегең үбә)
Энже бнкә (хурланып) Әти! Тор*
Актай (тора. Хаҗи бәкнең кулын үбә) Шаулама, кызым Үз киявемнең кай жирен үпсәм дә. үпкәләмәс Аягы астында ятсам да, язык булмас Тнк табаны астында гына ятмаска!
Хажи бәк үз-үзеннән канәгать кыяфәттә кеткелдәп тора Актай үпкәләгән баланы иркәләгәндәй, кызы Энже бикәне иркәли. Барысы да шат. Хажи бәк белән Энже бикә чыга
Актай (ялгыз) Карап карарбыз, нң ахырда кем кемнсн аяк астында ятар бит әле!
Икенче күренеш.
Кирмән, ягъни хәрби лагерь. Зур, иркен чатыр Уртада учак. Учак янындарак — багана. Баганага калканнар, ук-жәя ише кораллар эленгән Түрдә калку урын Анда яралы Ураз бәк ята. Сәхнә ачылганда. Гали, тирән уйга чумып, әрле-бирле йяреиеп тора.
Ураз б ә к (хәлсез Үзалдына снйләнә) Олы жннүне күрдем, олы туйны күра алмадым Инде күрмәм дә Өметем киселде Хәлем бетә бара, күз алларым караңгылана
Гали (йерүеннән туктап) Имче чакыртыйммы?
Ураз бәк Мине нндс имче генә терелтә алмас Озакламый мнн тәңре катына китәм Сизеп ятам - куп калмады Үзе вчен борчыла нкән, днп уйлый күрмә
Г а л н Чәчәк турында да борчылма Мнн аны ташламам, кыерсытмам Мнн исән чакта ана бернинди кыенлык кнлмәс
Ураз бәк Мнн сиңа ышанам, Гали Ләкин синең үз хәлең яман
Гали Алай ук яман түгел Безнең хәл озакламый ачыкланырга тнеш Болгарда бер .Хажи бәк кенә түгел. Болгарда әле хан бар, Актай бар Гаскәр бар, халык бар! Мнн атама, Актайга яшерен кешеләр жн- бәрдем Алар тиздән кайтып житәр.тәр дип уйлыйм Кем кертми безне майбалыкка — Хажи бәк кенәме, әллә атам дамы? Безгә менә шуны белергә кирәк
Ураз бәк Беләсе юк Барысы да билгеле Хажи бәктә — кеч Ул сине ханбалыч- ка якын да жибәрмәячәк Таярга кирәк моннан исән чагында. Галн! Китик далага Ма- гул качты, дала үзебезгә калды Алып кайт син мине үз далама - мин шундук аяккз басармын (Башын калкыта. торып угырмак- чы була ) Гали! Тыңла сүземне — кайтыйк далага!
Гали Сине дала тарта — мине хаиба- лык тарта
Ураз бәк (яңадан торып утырмакчы була) Гали! Кил әле. тыңлале!
Гали* (Ураз бәк алдына тезләнә) Бәк... бабам, син яралы, сиңа борчылырга ярамый.
У раз бәк Син шулай да тыңла. Аннары унлап кара
Г а л н Ярар, уйлап карармын
У р а з бәк. Мин үлгәч юк. далага кайту белән үк!—син минем урынга калырсың Бәк булып! Ыру башы булып! Күз алдыңа китер — кыпчак даласы иксез- чиксез! Анда утыз-кырык ыру Берләштер шуларны! Бер йодрыкка тупла. Кыпчак- йорт яса! Син булдырырсың аны. Гали! Ул чагында Хаҗи бәк тә Чыңгыз хан да О-у, ул чагында!
Гали (уйчан). Уең изге, Ураз бәк. Шулай да бераз көтик инде, көтик' Кыпчак даласына китү беркайчан да соң түгел. Көтик, бабам: ачыклансын, барысын да тыныч юл белән хәл итик Без әле керербез ханбалыкка, ясарбыз олы туйны!
Ураз бәк (төшенке). Менә монысына инде ышанмыйм. Гали. Чәчәкне табып китерергә дигән кешеләрен дә кайтып җитмәде
Гали Аларын да көтик Чәчәк оле безнең нинди көлке хәлгә таруыбызны белми дәдер.
Ураз бәк (башын калкыта, үртәлеп). Көлке хәл дисеңме? Аяныч хәл. кызганыч хәл. Гали! Монда, \з илеңә кайткач, сиңа әллә ни булды Балалар сыман җебеп төштең дип әйтимме уяулыгыңны югалттыңмы
Г а л и Дөрес, мина чынлап тә әллә нәрсә булды Күңелем йомшарды Бернинди усаллык турында уйлыйсым килми Мин хәтта Хаҗи бәкнең мәкеренә дә ышанмыйм. Бо- ларның барысы да кемнеңдер ялгышыдыр кебек кенә. Алар шулай безнең тиз кайтып җитүебезне абайламый калганнардыр да. капкаларны ачарга боерык булмаган- лыктаи. безне тоткарларга мәҗбүрләрдер сыман Кайгырма, бабам' Менә тиздән каерылып капкалар ачылыр, байраклар күтәрелер. бөтен ханбалык, шау-гөр килеп, безне каршыларга чыгар!
Ураз бәк. Ах. башым авырта! Кайтыйк далага! Тыңла сүземне. Гали!
Сакчы керә.
Сакчы Ханбалыктан илчеләр килде Гали (чиксез куанып). Илчеләр! Яшибез. бабам, яшибез. Ураз бәк!
Өченче күренеш.
Караңгы. Уртада беленер-беленмәс кенә учак яна. Югарыда чатырның түгәрәк төннегеннән йолдызлар күренә. Гали ялгыз.
Гали (уз алдына сөйләнә).
Тышта төн Тавышлар тынган Канат җәйгән йокы һәр якка Тик мин генә уяу. байгыш сыман.
Иокы качты миннән еракка!
(Югарыга карый.) Кыпчак даласында да шундый ук төн иде, күктә йолдызлар яна иде Монда да шундый ук төн. шундый ук йолдызлар (Лөренә.) Юк. монда йолдызлар яктырак яна. Гали, монда йолдызлар якынрак Берсе бүген җнргә төшкән. Төшкән дә үзе синең янга килгән. Кая соң әле ул. күренми? (Карана Ярым караңгыда Энҗе бикә күренә Өстендә озын кием, башында — бөркәнчек.) Әнә йолдыз! Шашма, йөрәгем!
Дүртенче күренеш
Энҗе бикә ялгыз.
Энҗе бикә. Никтер эчем поша, күңелем шомлана. Мин ут белән су арасында. Үзем куркам, аякларым һаман монда тарта Тәнрем-аллам, изге юлдаш бул! Кая килеп кердем соң мнн — оҗмахкамы, әллә тәмугкамы? (Нәрсәгәдер абынып китә, җиңелчә генә кычкырып җибәрә.) Ай!
Бишенче күренеш
Гали һәм Энҗе бикә
Гали (ашыгып Энҗе бикәгә таба атлый) Энҗе, синме?
Энҗе бикә Гали'
Кочаклашалар.
Гали Энжем-йолдызым!
Энҗе бикә Гали, бәгърем! Син— исән!
Гали Без тагын бергә!
Энҗе бикә. Я тәңрем, нннди куаныч' Син — исән! Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, Гали
Гали. Син дә. Элеккечә синнән татлы ис килә. Тавыщың да шул ук күзләрен, чәчләрен
Э-нҗе бикә. Юк, син үзгәргәнсең: элеккедән бераз гына кырысрак, усалрак чибәррәк!
Г а л и. Анысы дөрес түгел Мин — ямьсез. Хаҗи бәк менә чибәр!
Энҗе бикә (каушап) Инк1 Пигә Юк, юк. әйтмә аны. исемен дә телгә алма!
Гали Кичер, уйламыйча әйтелде Минем дә аны телгә аласым килми Ләкин онытып та булмый
«Кол Гали» спектакленнән бер күренеш
Энҗе бикә Онытыйк без аны, Гали’ Гали (тынычсызланып йнренә башлый)
Исемен әйтү белән туганымның.
Нидер сынды, нндер ватылды
(Энҗе бикә каршында туктап кала Керка ' дәр читләшү, кырыслану белән ) Онытыйк
дисеңме? Аны оныткач, сине дә синен Энҗе бнкә булуыңны да онытыргамы’
Энҗе бнкә Алай әйтмә мина. Гали' Гали (яңадан йөренә башлый) Ярар, әйтмәм Онытырбыз Шулай да ничек дип әйтергә соң сиңа? Кем дип эндәшергә? Тегендә. читтә, иң авыр, иң кыен чакларымда мин сине уйлап юандым Пөрәк ярсуымны басар өчен озын төннәремдә мнн кыйсса язып уздырдым Шунда мин сине тиңсез Зөләйха итеп сурәтләдем
Энҗе бикә Бәгърем' Бөтен Болгарда син — иң атаклы шагыйрь
Гали (тыңламыйча) Әлегәча мнн сине шул гүзәл Зөләйха йтеп күз алдына китердем Минем өчен Зөләйха да. Энҗе дә бер кеше булып тоелды
Энҗе бнкә. Гали, син әллә ничек аң- лаешсыз итеп сөйли башладык
Гали (читләшеп) Юк, инде аңлаешлы кебек Кинәт күз алларым яктырып китте Барысы да аңлашылды хәзер!
Энже бикә. Гали, сөйләнмә алай!
Гали (туктый Кызукайнар) Зөләйханы Энҗе белән бутап, мин бик каты ялгышканмын Зөләйха — башка' Зөләйха — саф, тугрылыклы
Энҗе бнкә (үпкәләп) Минем ниндидер Зөләйха буласым да килми Мннсм бары Энҗе генә буласым килә
Гали Син инде Энҗе генә дә була алмыйсың' Син — бнкә. ишетәсемме, Энҗе бнкә! Ха-ха! Хаҗи бәк хатыны (Пнзен каплый, үкси )
Энже бикә (юатмакчы була) Гали. бәгърем' Синен өчен мнн һәрвакыт — Энҗе!
Гали (башын калкыта Тыныч, салкын) Ник килден монда? •
Энже бикә Синең янга мнн илче булып кнлдсм, Гали
Гали Сөйләп кара Ник кертмиләр безне ханбалыкка’ .
Энҗе бнкә Аган кертми Кыпчаклардан курка Керсәләр, таларга, көчләргә тотынырлар. дн
Гали Кыпчаклар миңа буйсына Мнн бернинди талауга, көчләүгә юл куймаячакмын Беләме шуны Хажи бәк’
Энже бнкә (яңадан ягымлы, серле итеп). Гали! Шулай ук син мине аз гына булса да яратмыйсыкмынн?
Гали эндәшми, йвреиә башлый
Гали (туктый) Син — илче Сүзенме сөйләп бетер, Энже
Эи же бикә Мни сине, коткарырга килдем. Гали!
Гал и. Кемнән, нәрсәдән?
Энҗе бикә Үлемнән.
Гали Үлемнән? Нинди үлемнән?
Э н же бикә Хажн бәк сине юк итмәк- че була
Гали (кызу-кызу йоренә) Ул мине бер тапкыр юк нтмәкче булды инде Ул чакта минем нибарысы ун-унбиш кешем бар иде Хәзер минем кырык меңгә якын чирүем бар Юк итеп карасын ул мине!
Энже бикә Сиңа хәзер үк нидер эшләргә кирәк. Гали!
Гали. Әйтеп кара, нишләргә икән?
Энже бикә Хажн бәк өлгергәнче, аның үзен юк итәргә кирәк Теләсәң, хәзер үк. таң атканчы ханбалыкка бәреп керә аласың Мин капка каравылын сатып алдым—алар минем яклы Тәхеткә юл ачык Йоклап кала күрмә. Галн!
Гали Димәк, син миңа тәхет ачкычы алып килдең?
Энже бикә Мин синең белән, Гали'
Гали (авыр, киеренке) Мин ханныи. Болгарның жнрен-суын. иминлеген саклап, юлбасарларга, илбасарларга каршы яу чаптым. Мин ханның. Болгарның жнрен- суын арттыру өчен чит халыклар белән сугыштым Ләкин мин беркайчан да болгарларны болгарларга каршы алып бармадым Агамнын, атамның, меңләгән болгар туганнарымның канлы мәетләре аша тәхеткә утырсам, исән калганнар — мин үтерткән болгарларның ата-аналары. туганнары — бөтен ил халкы миңа ннндн күз белән карар?
Энже бикә Намус, вөҗдан дигәндә, син һәрвакыт талымчан булдың. Хәзер сайланып, тылымлап торыр чак түгел. Я син —я ул! Миңа, тәхеткә син кирәк. Галн. син!
Гали Канга буялачак тәхеттән мнн баш тартам. Энже бикә!
Тынлык.
Энже бикә (Галига бик якын килә, усал пышылдап) Син чынлап та миннән... Энҗедән баш тартасынмыни?!
Гали Мин бары Зөләйхадан гына. (Сүзен әйтеп бетерә алмый — Энҗе бикә итәк астыннан хәнҗәрен чыгара, кадый)
Энже бикә Тәхет тә. Энже дә агаңа булыр! Хуш. шагыйрь! (Ашыгып чыгыЛ китә.)
Гали. А а! Хыянәт! (Егыла ) йөгереп сакчылар керә. Гали янына киләләр.
Сакчылар:
— Кая. кем кычкырды?
— Ни булды?
— Галн! Галине үтергәннәр!
— Тотыгыз, тот! Монда теге бөркәнчекле хатын гына булды
Сакчыларның берсе ашыгып чыгып китә, икесе Галн янында кала.
Гали (хәлсез) Кирәкми Инде сон Тимәгез ана Чәчәк кыйссам Кайда син’. (Ула.)
Соңгы күренеш
Әкренләп таң ата бара. Анда-санда янгын утлары күренә. Ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Бу —яудан соңгы Бүләр. Җимерелгән йортлар, манаралар. Янган, кара күмергә әйләнгән агач калдыклары. Мәетләр, киселгән кул-аяклар. Сынган сөңгеләр, ватылган калканнар. Еракта күккә ашкан кара төтен — анда һаман нидер яна. Авыр.
кайгылы музыка.
Агач-таш арасыннан Шәмсетдин килеп чыга. Ярым ялангач. Өтәләнгән. Чәчләре тузгыган, битен сакал-мыек баскан. Әледән-әле артына карый, як-ягына карана, абына- сөртенә, каядыр ашыга. Туктый, утыра, бер башы янган ниндидер бүрәнәгә сөялеп хәл җыя.
Шәмсетдин (ерактагы янгыннарга Карап) Дөмекте ханбалык Дөмекте Болгар Актайлар, ханнар. Энже бикәләр — барысы да дөмекте Тәңрегә тиң Чыңгыз ханның изге кулы монда да килеп житте Ха-ха. беттеме башыгыз! Мин — исән! (Башын тотып карый ) Баш исән. Шәмсетдин, баш! Ха-ха. мин тагын качтым! (Кузгалып китә, икенче яктан килеп чыккан Чәчәккә барып бәрелә яза. туктый) А! Син кем? (Кача башлый, егыла )
Чәчәкнең йөзендә чиксез кайгы. Култык астына нидер төреп тоткан. Иелеп-нелеп мәетләрнең йөзен карап йөри. Үлекләр арасыннан кемнедер эзли, үз алдына: «Юк. түгел>, кебек сүзләр әйтеп куя. Шәмсетдинне күреп, кире чигенә.
Чәчәк Син тере кеше түгелме соң?
Шәмсетдин Юк, юк, мин тере кеше түгел! (Кача башлый )
Чәчәк (Шәмсетдингә якын киля, йөзенә карый) Юк, син түгел
Шәмсетдин Юк. юк. мин түгел! Сиңа кем кирәк? Син үзен кем?
Чәчәк Күрәсен ич. бер тол хатын
Шәмсетдин (качарга азаплана) Юк. юк, мин нр түгел! Мин — Шәмсетдин Мин— галим (Чәчәкнең култык астындагы төргәк- не күреп ала ) Бу ни? Икмәкме? Бир мон да! (Тартып алмакчы була )
Чәчәк Бу — китап
Шәмсетдин Китап! Ха-ха, китап! Утка як, чүплеккә ташла! Болгар бетте, китап бетте Кирәге юк. бетсен, дөмексен!
Чәчәк (Шәмсетдиннең кулыннан тотып ала) Син, галим, укый белмисене? Өйрәт мине укырга!
Шәмсетдин (Чәчәктән ычкынмакчы була) Юк. юк, мин укый белмим Кит мои нан, кит!
Чәчәк (Шәмсетдинне ычкындыра үэ алдына сөйләнә) Бичара жир корты... ти рес корты (Үз юлы белән китә, мәетләрнең йөзләренә карый Үтеп китешли Шәмсетдингә.) Курыкма, тимәм Мина синең ише тере мәетләр кирәкми, мина батыр үлеләр кирәк.
Шәмсетдин Батыр үлеләр кнрәк дисенме’ Ха-ха. батыр үлеләр! Туктале, бу мннем баш микән сон? (Башын тотып карый ) A-а' Әллә кем башы бу! А а' (Жир- гә ятып үрле-кырлы килә шуышып, каядыр китеп бара ) Юк, юк, тоталмассыэ! Мин качарга вйрәигән инде..
Чәчәк (китабын куз алдына китерә, ача, актара, караштыра) Бөек кыйсса, мәңгелек истәлек Мин саклармын. Гали, синең китабыңны Мин өйрәнермен, мин укырмын. Кол Гали, синең Посыф атлы ба тыр ир белән Зөләйха атлы гүзәл кыз турындагы тиңсез жыруынны!
Пәрдә төшә
1972 ел КазанКОЛ ГАЛИ

1972 ел Казан