Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

Аш кайчан тәмле була?
ХИКӘЯ
Кичке аш вакыты. Зәйтүнә, әнисе һәм әтисе өчәүләшеп өстәл тирәли утырыштылар. «Син әле
кечкенә»,— дип, кызга әнисе ашны сай гына тәлинкәгә салып бирде. Өйгә таралган тәмле исе
күптән борынын кытыклап торса да, Зәйтүнә ашын ашап бетерә алмады. Бер бүген генә түгел,
һәркөн шулай.
Минем нәни кечегем бар — Койрыгы
шундый кыска, Башы — кара, тәпие
— ак, Ипле дә ул, тупас та...
Тәпиләре ак булганга «Актырнак!»—
дип дәшәбез.
Әгәр дә шундый кечекнең Исеме
ничек дисәгез —
«Йөгер!» дисәм — уттай чаба, «Утыр!»—
дисәм — утыра. Шундый да акыллы
маэмай Бу дөньяда юктыр ла!..
ВЕНЕРА МӘГЪДӘНОВА,
Меслим районы Яңа Снт мактебанаң VII
класс укучысы.
Иртәгесен әнисе кызын иртәрәк уяткан иде. Башка вакытта әйдәге эшләрне үзе генә эшли
иде ул. Ә бүген Зәйтүнә белән икәүләп эшләделәр: өйләрне җыештырып чыктылар, табак-
савытны юдылар, гөлләргә су сиптеләр. Әллә инде Зәйтүнә булышканга, өй чип-чиста, яп-якты
булып калды.
Бераздан ишегалдына чыктылар. Кар көрәделәр, мал-туарны карадылар, күп итеп су
ташыдылар. Зәйтүнә коега кечкенә чиләкләрен күтәреп барды.
Алар төшке ашка утырыштылар. Әнисе әтисе белән кызына карап бер елмайды да,
өчесенә дә бертигез итеп аш бүлде. Башка вакыт булса, Зәйтүнә ашның күплегенә игътибар
иткән булыр иде. Тик бүген ул бернигә карамыйча ашарга кереште.
Менә ул тәлинкәне ялт иттереп куйды, һәм әнисенә карап:
— Рәхмәт, әнием, ашны шундый да тәмле итеп пешергәнсең,— диде.
ФИЛИЗӘ СӘЛӘХОВА,
Актаныш районы Күҗәкә урта мәктәбе
укучысы.

БАЛАЧАКНЫҢ КАДЕРЛЕ БҮЛӘГЕ
үгенге көндә илебездә балалар ечен 49 журнал һәм 24 газета чыгарыла. Терле тесләр, рәсемнәр
белән бизәлеп чыккан бу журналлар зур чәчәк бәйләмен хәтерләтәләр. «Ялкын» — шул чәчәк
бәйләменең үзәгендә. Чөнки ул илебездә иң өлкән журналларның берсе. Үзәк «Пионер»
журналы белән бер үк вакытта, киләсе елның мартында, «Ялкын» журналы чыга башлауга 60 ел
тула.
«Ялкын»—пионер журналы.
Республикабыз пионерлары, яшь ленинчыларның Бөтенсоюз Маршына кушылып, үзләренең
Тантаналы вәгъдәгә, пионер Законнарына тугрылыкларын исбат итәләр. Ленин васыять иткәнчә,
Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә яшиләр, укыйлар һәм көрәшәләр.
«Ялкын» — әдәби-нәфис журнал. Язучыларның балаларга атап язган иң яхшы хнкәя-
повестьлары, шигырьләре, китап булып чыкканчы, башта «Ялкын» битләрендә дөнья күрә. Соңгы
елларда журнал үз укучыларын Мәхмүт Хәсәновның «Шайтан малае», Әхсән Баянның «Җыр дәвам
итә», Нәби Дәүлинең «Агат» повестьлары белән куандырды.
Журналның һәр санын шагыйрьләрнең балаларга аталган шигырь тәлгәшләре бизи Нәкый
Исәнбәт, Нури Арсланме Шәүкәт Галиев, Илдар Юэеев, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев
шигырьләрен нән 1 укучылар аеруча яратты.
Журнал тышлыгының өченче бите — әкият дөньясы. Бу әкиятләрдә җир йөзендәге
халыкларның гасырлар буе тупланган тапкырлыгы, акылы, тәҗрибәсе, дөньяны та- нып-белуе
тупланган. Рәссам Т. Хаҗиәхмәтов тарафыннан матур итеп бизәлгән бу әкиятләрне сабыйлар көтеп
ала. Әкиятләрдән алар үзләренә «акыл туплыйлар», үгет- нәсихәт алалар, яхшыны начардан
аерырга өйрәнәләр.
Журналның бөтен игътибары яшь буында Ватанга мәхәббәт, хезмәтне ярату, ата- анага ихтирам,
олыны — олы, кечене — кече итә белү, әдәплелек, итагатьлелек тәрбияләүгә юнәлгән.
Рубрикаларны санап чыгу гына да «Ялкын» күтәргән проблемаларны күзалларга мөмкинлек бирә:
«Минем язмышымда пионер оешмасы», «Алар безнең сафта», «Кызыл йолдыз», «Ак күгәрчен»,
«Сакчыллар посты». «Әдәплеләр клубы». -Кызыл китап». «Кырык тартма». «Пионер отрядында —
китап» һ. б.
«Ялкын» сәхифәләрендә балалар иҗатына да киң урын бирелә. «Чаткы конкурсы», «Тимур
штабы», «Пионер почтасы» — болары балаларның үзләренең иҗаты.
«Чаткы конкурсы» журналда егерме елдан артык дәвам итә. Бу конкурска яшь
Б
иҗатчылар үзләренең хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре, җырлары, рәсемнәре белән катнашалар.
Конкурска һәр ел азагында йомгак ясала.
һәр әлиы журналның июнь санын тулысынча диярлек балалар иҗатына багышлау традициягә
әйләнде.
«Ялкын» журналын укып үскән егетләребез Магниткалар төзеделәр Бөек Ватан сугышында һәм
сугыштан соңгы чорда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттеләр Безнең кеннәрдә «Ялкын»
журналының элекке укучылары КамАЗлар, атом электростанцияләре төзиләр, мул иген үстерәләр —
республикабыз данын югары тоталар. Аларга алмашка бүгенге пионерлар үсә.
«Ялкын»— балачакның кадерле бүләге ул. Бер геиә бала да бу бүләктән мәхрүм калмасын иде.
РОЗА ХАФИЗОВА.
«Ялкын» журналының баш редакторы.
РСФСРның һәм ТАССРиың атказанган культура
работнигы