Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛАТЫҢ АК, КҮҢЕЛЕҢ ПАКЬ БУЛСА...


үгенге буын кешесенең күңелендә нинди утлар яна, аны нәрсәләр борчый, ниләр дулкынландыра? Шуны тирәнтен өйрәнеп, күрсәтел бирү — әдәби иҗат эшенең зур бурычы.
Башка әдипләребез кебек ук, прозаик Мәдинә Маликова да бу хакта уйлана, аны үзенчә хәл итү омтылышы белән иҗат итә. Ул соңгы вакытта, «Ак давылда тал бөресе» дигән роман язып, укучыларга ирештерде. «Казан утлары» журналының быелгы дүртенче-бишенче саннарында басылып чыккан бу әсәр — әдәбиятыбыз тарихында хатын-кыз язучы иҗат иткән беренче роман.
Хатын-кыз язучылар иҗаты күп очракта фикерләү пөхтәлеге, кеше күңеленең бик тирәндә яткан кичерешләрен нәфис итеп бирә белү белән аерылып тора. Татар хатын-кыз язучылар иҗатына күбрәк камералык хас кебек. Әмма бу — ниндидер чикләнгәнлек түгел, күңел шундый җылылык бөркеп торган шигъри прозаны са-гына.
М. Маликова да үзенең иҗатында әнә шундый интим почеркка тугры. Роман җиңел укыла, теле йөгерек, сурәтләве самими. Әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру ихтыяҗы юктыр. Фикерләремне романны укырга өлгергән кешеләр белән уртаклашасым килә.
Әсәрнең исеме үк аның битләрендә ниндидер давыллар уйнап аласына ишарәләп тора: «Ак давылда тал бөресе». Мәгънәле исем. Әле әсәрне укыганчы ук, конфликтның шактый җилле булып, аның агач бөресе кебек көчсез берәүгә кагылып узасы күңелгә килеп куя. Ул шулай булып чыга да.
Әле яңа гына врач дипломы алып, үзе укыган институт кафедрасында эшкә калдырылган Зәйтүнә, автор уйлавынча, үзәктә торырга тиешле образ. Укучының игътибары аңа юнәлә дә. Дөрес, Зәйтүнә Мә- җитованың хезмәт юлында әллә ни катлауланулар килеп чыкмый. Аны тыныч табигате, пөхтәлеге, эшенә намуслы караганы өчен хөрмәт итәләр, хәтта катлаулы операцияләр ясау эшен ышанып тапшыралар. Шулар өстенә аның фәнни эзләнүләре дә уңышлы бара.
Бүгенге кеше бервакытта да бары тик эшнеке яки шәхси тормышныкы гына була алмый. Тулаем яшәешнең бу ике өлкәсе бер-берсе белән бик нык керешә һәм үзара тәэсир итешә. Кешегә шатлык китерүче һәм аны борчуга салучы сәбәпләр шушы яссылыкларда хасил була. Зәйтүнә өчен дә көннәрнең берсе аеруча «давыллы» булып чыга: иртән аның кулына иренең хыянәте турында язылган хат китереп тоттыралар; гомерендә беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә уңышлы һәм тәвәккәл операция ясый; профессорның фаҗи- гага юлыгуы аңа олы хәсрәт алып килә. Болар аңарда капма-каршы эмоцияләр китереп чыгаралар.
Врач хезмәте Зәйтүнәдән күңел ныклыгын, сүзләренә башкаларны да ышандыру, аларны үз ихтыярына буйсындыру сәләтенә ия булуны сорың. Уңай һәм тискәре кичерешләрне китереп чыгарган сәбәпләргә ул гадәттә актив хәрәкәт белән җавап бирми, аның каравы күңелендә көчле кичерешләр хәрәкәте барлыкка килә. Зәй-түнә образын сурәтләүнең үзенчәлеге шуннан гыйбарәт тә.
Язучы үз героинясын врачлар эшчәнле- генең тар даирәсендә генә калдырырга теләми, аның гомумкешелек проблемалары турында фикер йөртерлек дәрәҗәдә торуын ассызыкларга омтыла. Кешеләрнең үз көчләрен бер-берсенә хәсрәт китерүгә түгел, бәлки чир, табигать афәтләре белән көрәшүгә туплавын күрергә тели. Чөнки Зәйтүнә кайберәүләрнең караңгы эшлә-реннән рухи газаплана: иң якын дусты Лариса аның ирен үзенә тартып алу өчен
Б
хамелеонга әйләнә; доцент Дәүләтшин остазына хыянәт итә... «Мэңнәрчә еллар буе гаделлек, дуслык, мәрхәмәт-шәфкать турында сейли кешелек, ә шулай да бу хакыйкатьне барча балаларына сеңдерә алмыйк. Бу сүзләр Зәйтүнәнең гуманлы табигатен шактый тегел ачып бирүгә хезмәт итәләр. Әнә шундый якты уйлары, саф күңеле, пакь зшләре аны коллегалары һәм пациентлары арасында сейкемле итә.
Әйе, зш буенча Зәйтүнәнең моңланыр җире юк. Аның каравы, автор аны гаилә тормышында сынарга ниятләнә. Әмма уңай героебыз биредә дә үзенең горурлыгын, остенлеген саклап кала. Сабырлык һем аек акыллылык күрсәтә, нәтиҗәдә ире белән араның тозәлүенә ирешә. Ак давыл берегә әллә ни зыян-зәүрәт ясамыйча гына узып китә.
Зәйтүнәнең тигез-сабыр холыклылыгы- ның тамыры татар хатын-кызларының гасырлардан килә торган күркәм сыйфатларына барыл тоташа. Алар злек-злектән мәхәббәт утын, гаилә иминлеген, татулыгын сакларга тырышканнар, балаларын яхшы традицияләрдә. хезмәт белән тәрбияләгәннәр. Зәйтүнә дә шул яхшы гадәтләргә тугрылыклы. Бу бигрәк тә аның остазларына, олыларга ихтирам белән каравында чагыла. Без моны иренең абыйсына булган мәнәсәбәтеннән дә күрәбез «һер сүзен зурлап кабул итә, сораганына тегел җавап бирә, аның алдында юк-бар сойләшми, һәр даим зурлавын сиздереп тора».
Кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә торган икенче чыганакны язучы Зәйтүнәнең хезмәт союеидә, эшен яратуында күрә. Ни авыр кеннәрдә дә ул врачлык вазифаларына хилафлык китерми. Эш һем башкалар турында кайгырта белүнең үзе бор күңел дәвасы икәнлеген тирәнтен аңлый һәм ялгышмый Мәхәббәт хисе һәм хезмәт — кешене кеше иткән теп нигезләрдән. дип әйтергә тели әдибә.
Зәйтүнәнең уз-үзен тотышын укучылар хуплый, ул билгеле күләмдә алар эчен якты үрнәк хезмәтен үти. Кешене тискәре күренештән гыйбрәт алу планында гына түгел, матур үрнәкләргә таянып тәрбияләүнең дә ролен киметергә кирәкмидер. Социалистик җәмгыятьтә матур әдәбият •серенең кыйммәтле вазифаларыннан бәрсә яшь буынны яхшы әхлаклы итеп тәрбияләү икәнлеген кем инкарь ите алыр икән! Гаиләле булу, аны, Хәсән ага Туфан әйткәнчә. «аерылмыйча, каерылмыйча» озак еллар яшәтү мәсьәләләренә шактый җиңел караучылар күбәеп киткән бүгенге кәйдә бу бигрәк тә шулай. Лариса Сенга- товна кебекләр мондый сабырлыкка, тепле фикер йертергә сәләтле түгел. Андый- ларга бер ирне икенчесенә алыштыру гә- дәти эш булып әверелә Ул гына да түгел, хезмәтләрендә дә алар гаять талымсыз-лар. керле куллылар Башка кешенең гомер буе җыйган материалларын, күзәтүләрен үзләштерү дисеңме, авыруларга махсус анализлар ясауда очраклы нәтиҗәләр чыгаруга юл куюмы — алар кулыннан барысы да килүе момкин.
Автор бер урында болайрак уйлый: медицина елкәсендәге карьеристларны, эшенә хилафлык китерүчеләрне тану шактый кыен. Чонки алар эгоистлык максатларына да авыруларга ярдәм итем дигән пәрдә артына яшеренеп киләләр. Г Әпсәләмоа- иың «Ак чәчәкләр» романындагы профессор Яңгураны гына искә тошерик. Мәһа-бәт гәүдәле, интеллигентлык манераларына ия булган, үзе эшли торган елкәне яхшы гына белүче кеше итеп гәүдәләнә ул. Ләкин шушы кешенең бетен кылган гамәлләрендә никадәр икейеэлелек, үзенең чын асылын яшерергә азаплану. Кеше уңышларын күралмау, кара уйлылык — менә аның чын эчтәлеге. М. Маликова да шуңа охшаш типны бирә Килеш-килбетене гене карасаң, «...сокланмый момкин түгел доцент Дәүләтшинга! Аның очарга тал-пынган беркет шикелле чак кына алга авышкан сынында, коңгырт ботинкалар бәлән паркет идәнгә нык басып баруында ук кеч, кене-ао белән арта барган гайрәт сизелә. Биек, иркен коридорларны кысанлап. ашкынулы адым белән килечек үзе барадыр шикелле». Дәүләтшинның уңай сыйфатларын беркем дә инкарь итми. Коллегалары һом студентлар аны популяр лектор буларак беләләр Мәскеүдәге белгечләр арасында да үзе турында яхшы фикер тудыра алган. Ләкин аңа болар гына җитми. Зур аренага чыгу ечен аңа биредә — Казанда ныклы старт мәйданы булдырырга кирәк Ә мондый мәйдан аның ечен — бары тик кафедра медиро урын-дыгына утыру Менә шуңа Дәүлетшии. үзенең остазы Җәмилә Закироенаның яше олыгаеп килүдән файдаланып, ничек кенә булса да әлеге урынны эләктереп калырга уйлый Максатына ирешү ечен остазы естонной шикаять язу, терле имеш-мимош- ләр уйлап чыгару кебек түбәнлокко тешә
Романдагы Җәмилә Закировна образы
исә үз эшенә бирелгән, намуслы, кешелекле булуы белән безгә бик якын. Медицина елкәсендәге олы казанышлар, алга китеш — әнә шундый фидакарьләр хезмәте нәтиҗәсе. Профессор кешеләргә якын булуны, аларга хезмәт итүне үзенең иң тел миссиясе итеп каравы белән матур. Кызганычка каршы, аның олы тормыш юлы бары тик бик кыска итеп искә тө-шерүләр ярдәмендә генә бирелгән. Информация образлылыктан күбрәк. Бу — медицина өлкәсенә бәйле геройларны теге яки бу халәттә сурәтләү өчен аларның шул мизгелдәге тойгыларын тулы күзаллап бетерә алмау, нәтиҗәсе. Әлбәттә, әдә-биятны, барыннан да элек, теге яки бу махсус өлкә түгел, бәлки әлеге контексттагы кеше үзе кызыксындыра. Әмма кеше абстракт төшенчә түгел, ул яшәгән тирәлекне дөрес бирми торып, әсәрдә табигый тормыш, хәрәкәтне тасвирлап булмый. Доцент Дәүләтшинның кафедра мөдире урыны өчен көрәшкә ташлануы да әнә шуңа күрә ышандырырлык итеп мотивлаштырып җиткерелмәгән һәм эзлекле бер юнәлеш алмаган. Мәгълүм булганча, кафедра мөдире урынын фән докторы дигән гыйльми дәрәҗәсе, профессор дигән исеме булган кеше генә дәгъвалый ала. Ә бу килештән, романда бик дөрес сурәтләнгәнчә, әрсез доцентны үзенә тиешле арбага утыртып кую берни дә тормый. Шушы хәлнең конфликтны йомшартуы да аңлашылып тора.
Була шундый кешеләр — аларның тырышып эшләүләренең төбендә хезмәт баскычларыннан югары күтәрелергә омтылу ята. Бу омтылыш үзе ике төрле аңлатылырга мөмкин. Берәүләр, өсләренә җавап- лылыкның зуррагын алып, илгә күбрәк файда китерергә телиләр (М. Әмирнең Миңлекамалын искә төшерик), икенчеләргә властьның үзе ошый, андыйлар шул юл белән үз шәхесләрен расларга тырышалар Доцент Дәүләтшин соңгылары исәбенә керә.
Кеше нинди дә булса җитәкчелек урынына хезмәт баскычларының түбәненнән алып югарысына кадәр тир түгә-түгә, һәр звенодагы кешенең бурычларын, вазифаларын башкара-башкара, аларның психологик халәтен тирәнтен аңлап килсә яхшырак була. Тормышны, кыенлыкларны, бигрәк тә кешеләрне дөрес аңламаучылар- ның җитәкче булып алуы күмәк эшкә зы- йн, төрле күңелсезлекләр китерүе мөм-кин.
Җәмилә Закировна шәкерте Зәйтүнәдә үзенең еракта калган яшьлеген, хезмәт юлын башлап җибәргән вакытлардагы халәтен күрә икән, моның тирән мәгънәсе бар. Чөнки профессор әлеге хөрмәтне, тормыштагы урынын армый-талмый хезмәт итүе, кешеләргә игелек күрсәтергә теләве белән яулап алган. Аның эстафетаны Зәй-түнә кебек саф күңелле, хезмәтеннән тәм табучы, шушы эшне алга алып китәргә сәләтле яшь буын вәкилләренә тапшырырга теләве табигый кабул ителә. Җитәкче кеше әйбәт белгеч булган тәкъдирдә дә, аңарда кешеләрне ярату сыйфаты юк икән, ул уз вазифаларын нәтиҗәле итеп баш-кара алмый. Шул рәвешле, хезмәт мөнә-сәбәтләренең әхлакый ягы алгы планга килеп чыга. М. Маликова әсәрендә бик хаклы рәвештә шул фикер ассызыклана.
Роман язу — тормышны, яшәешне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бөтен катлаулылыгында, шул ук вакытта ачык бер концепциягә буйсындырып сурәтләүне таләп итә торган зур эш. Әлбәттә, М. Маликова әсәре кимчелекләрдән тулысынча азат түгел әле. Сурәтләп бирү урынына сөйләү, кеше күңелендә барлыкка килгән кискен борылышларны сәнгать чаралары белән мотивлаштырып бетермәү кебек яклар күзгә чалына. Язучы болар турында уйланмый калмас, әсәрне камилләштерү өстендә эшләүне дәвам итәр. Романнан алган беренче тәэсирләр, аның моңа таланты да, тырышлыгы да җитәрлек, дигән фикер тудыра.