Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ишекләр

Ишекләр
Шаштың, күңел, шаштың һәм күкләргә аштың: Җиде кат күкләрнең Ишекләрен ачтым... Иң беренче катта Балачагым ишеге: Болытларга эленеп Калды шунда бишегем. Ә икенче катта Мәктәп дигән ишек: Ачтым-ялтым. Еллар Тиэ үттеләр ничек?! Өченче катында Яшьлек иде бугай: Күренеп кенә калды Чәчәкле бер тугай.
Дүртенчегә менгәч, Сөю ишеген кактым. Бәлки аңа минем Булмагандыр хакым? Ә бишенче катта Каршылады урман: Үэ юлымны эзләп Киттем әнә шуннан. Алтынчысын ачкач, Тирән диңгез күрдем Иҗат диңгезенә Күмелгәнче кердем... Инде ишекнең мин Иң соңгысын кактым. ...Шушы биеклектән Төшәргә юк хакым.
Картлар һәм яшьләр
Иң зарлы, иң ярлы кеше — карт кеше, Югалткан ул бөтен-бөтен байлыгын: Алтын кебек балачагын, яшьлеген, Имән кебек тазалыгын-саулыгын. Югалткан ул кыргый болан көнләрлек Өлгерлеген, елгырлыгын, тизлеген. Югалткан ул дастаннарда сөйләрлек Чибәрлеген, зифалыгын, төзлеген. Ваклаган ул гомеренең көннәрен, Өләшкән ул бәхетенең гөлләрен Инде аның берние дә калмаган — Еллар аны әкрен-әкрен талаган...
Юк, дөньяда иң бай кеше — карт кеше, Булмаса да җыйган алтын-көмеше,— Алтыннардан кыйммәт картлар акылы. Безгә күчкән шул акылның ялкыны. Шуңа бай без, шуңа көчле, шуңа шәп — Картлар калдырган дөньябыз бай гаҗәп.
Тын да алмый басып торам, Уч төбемдә тәмле икмәк. Шушы тәмле икмәк белән Сыйламакчы булам песнәк. Күңелемдә бер хәйлә юк, Уем матур, ният изге. Ботактагы яшел түштән Ала алмый торам күзне. Ә песнәгем әйләнә дә Кире китә, кунмый кулга. Бу дөньяда күп тапкырлар Алдангандыр ахры ул да.
Әнкәй бишек тирбәтә
Кышкы кич. Авыл өе. Бозланган тәрәз, ишек. Мондый теләкләр теләп, Әнкәй тирбәтә бишек: «Батыр булып үс, улым, Җитмеш дәрья кич, улым. Җитмеш юлның төенен Акыл белән чиш, улым.
Бөркеттән син канат ал, Боланнан син аяк ал. Юлбарыстан куәт ал. Арысланнан йөрәк ал. Тургай дәртле моң бирсен, Имән таза сын бирсен. Кояш якты йөз бирсен, Лачын үткен күз бирсен». Акладыммы әнкәйнең Бөтен изге теләген? һәрнәрсәгә түзәрлек Көчлеме соң йөрәгем? Күтәрелә алдыммы Бөркет кебек югары? Тиңме тургай моңына Күңелемнең моңнары? Дус кайгысын күрерлек Үткенме минем күзем? Ил йөзенә багарлык Яктымы минем йөзем? ...Күз алдымда кышкы кич. Бозлы тәрәзә, ишек. Изге теләкләр теләп, Әнкәй тирбәтә бишек.
Ике бокал
Аның бүген туган көне. Ул бик иртә торып басты. Тар өйләрем киңәйсен дип, Тәрәзәсен киереп ачты. Өстәленә алтын билле Чынаяклар куйды тезеп. Бакчасыннан ал чәчәкләр Алып керде сайлап өзеп, һәр тавышка колак салып Хуҗа бүген кунак көтте: Сый-нигъмәтләр әзерләнде, Өйдә эшләр күптән бетте. Җиз самавыр өсләрендә Нурлар ялт-йолт торды уйнап. Урындыклар зарыгышып Сабыр гына көтте кунак.
Кунак көтеп, ташыды аш, Кунак көтеп, бәлеш көйде. Тәрәзәдән карый-карый, Кызыл гөлләр башын иде. Ишекләрнең тоткалары Көтте куллар кагылганын. Кунак көтеп арыды күк Хәтта ризык тулы табын. Ә ишеккә ялгышып та Кагылмады җылы куллар: Ачык тәрәзәдән өйгә Тулды бары сагыш, моңнар. ...Буп-буш өйдә ялгыз хуҗа, Бер минуты — бер ел аңа. Ике күзе — ике бокал: Бокаллардан мөлдер-мөлдер Ачы-ачы шәраб тама.
Сабый сагышы
Әнкәсенә сорау бирә
Генаһсыз сабый:
— Әтиебез кайда безнең, Ник һаман кайтмый?
Нәрсә әйтсен инде ана
Сабый балага:
— Әтиең укый шул,— ди ул,—
Читтә, калада...
Көннәр үтә, бала көтә,
Күзләре юлда:
«Их, укысын иде әти Кайтып шушында.
Йокысыз тен
Менә тагын төнгә керәм, Төнгә түгел, күлгә керәм. Ә күл тирән, ә күл шомлы, Суы салкын — куыра тынны. Мин шул судан йөзеп барам, Тыгыз суны сөзеп барам. Арганлыкны сизеп барам. Көчкә-көчкә түзеп барам. Менә-менә батам димен, Төпкә төшеп ятам димен. Мәшәкатьле бу дөньяга Инде кабат кайтмам димен. Шулчак кинәт нидер була — Офыкларда таң сызыла. Хәлсезләнгән юлаучыга Әйтерсең лә нан сузыла. Үреләмен шушы нанга, Өмет нуры тула җанга. Кара төнне куган өчен Рәхмәт укыйм гүзәл таңга. ...И йокысыз озын төннәр, Көчне суыра торган җеннәр! Сез караңгы булган саен, Якты тоела миңа көннәр.
Янында әни булмагач, Икеле аладыр.
Икеле алгач, класстан Күчми каладыр.
Кышкы каникулларга да Кайтмый икән ник?
Әллә инде укытучысы Усал микән бик?!» Баланың әле күңелендә Гел якты сагыш...
Якты сагышларын аның Каралтмыйк ялгыш.