Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХЕТЛЕ ИҖАТ ЮЛЫ


вр иртәдә опера һем балет театры баскычыннан пөхтә киенгән, мелеем йөзле бер кеше күтәрелә... Тыныч һәм шул ук вакытта максатка омты- лучан йөреш, ягымлы тавыш, игътибарлы караш, әдәплелек хас аңа.
Бу— Нияз Курамшевич Даутов. Совет музыка сәнгатенең күренекле вәкиле, РСФСРның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты, танылган опера режиссеры ул._
Бу шәхес турында уйланганда, сәнгатебезнең олы вәкилләре искә тешә Кешеләр белән аралашканда, тыйнак, намуслы булу һәм бөтен вакытын үзе яраткан олы иҗат эшенә багышлау — Н. Даутовның да шәхесен билгеләүче төп сыйфатлар әнә шулардыр, мөгаен.
Репетицияләр вакытында мизансценаларны эшләү бик файдалы әңгәмәләр белән бергә үрелеп бара. Нияз Курамшевич җырчылар рольгә тирәнрәк керә алсын, музыка нечкәлекләрен, аның серләрен «тулырак аңласын эчен, спектакль драматургиясен, теге яки бу операдагы вакыйгаларның кайсы чорда баруын яхшы белсен дип эшли моны. Мондый иҗади сөйләшүләрдә рольне башкару проблемалары әдәбият, драматургия, музыка, балет жанры һәм, гомумен, бетен дөнья сәнгате мәсьәләләре хакында сүз бара. Н. Даутовның эрудициясе, репетицияләрдә ейрәтү-аңлату рәвеше яшьләрне һичшиксез ышандыра. Алар үз яннарында кешелекле зур талантлы шәхес барлыгын тоялар. Ә бит уйлап карасаң, Нияз Курамшевичның үзенә дә бу дәрәҗәгә ирешкәнче шактый озын тормыш юлы үтәргә туры килгән.
Н. Даутов 1913 елның 23 сентябрендә Казанда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, авылда укытучы булып эшли. Аннан соң ул — Мөскәүдә гади эшче, студеит-биолог Ә сәнгатькә музейлар, театрлар, концертлар, китаплар, ягъни үз «университетлары* аша килә. Театр институты каршындагы музыкаль драма курсларына укырга керә. Бер ел узгач, Мәскәү консерваториясе студенты була, татар опера студиясенең вокаль факультетында М. Мирзоева һәм А. Аскоченский классында (1939—1943 еллар) укый. Аннары опера театры труппасы белән фронтта. К. С. Станиславский һәм В И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль театрында күп санлы чь*- гышлар.. Шушы чорда Н. Даутов чын музыкант булып җитлегә. Г. Нейгауз, А. Гедине, К. Дориак, А. Нежданова, Н. Голованов кебек музыкантлар белән бергә эшләүнең кечле тәэсире дә булмый калмагандыр, әлбәттә.
Шуннан соң Н. Даутов иҗатының яңа чоры башлана- 1943—1956 елларда ул солист, ә 1964 елга кадер — солист һәм Свердловск опера-балет театры режиссеры, 1956 елдан башлап татар опера һәм балет театрының баш режиссеры, Казан дәүләт консерваториясенең операга әзерләү кафедрасы медире Хәзер аның опера җырчысы һәм режиссеры буларак совет сәнгате үсешенә керткән гаять әһәмиятле елеше турында зурдан кубып сәйләшергә була.
Лирик-драматик тенор һем актерлык ялкыны артистка барлык классик опералардагы партияләрне дә башкарырга мемкинлек биргән. Зур сәләткә ия булуы, сәхнә ечен яратылган кәяфәте һем башка бик күп табигый сыйфатлары, местәиыйльлеге Н. Даутовка бер-берсеннән нык аерылып торган партияләрне җырлауда ярдем итә. Аның опера җырчысы буларак репертуарында егермедән артык зур хезмәт бар Аларның каиберлерен генә искә тешереп узыйк А Рубинштейнның «Иблис* әсәрендә — Сннодал, Дж. Россининың «Севиль чәчтарашы.нда — граф Альмавава. Ш Гу- ионың «Ромео һәм Джульәтта»сында — Ромео һәм башка бик күпләр Алар арасын-
Һ
да П. Чайковский иҗат иткән «Евгений Онегинвдагы Ленскийны, Дж. Вердиның «Тра- виата»сындагы Альфредны, Н. Җиһановның «Җәлил», «Алтынчәч» операларындагы Җәлил һәм Җикне, X. Вәлиуллинның «Саматиындагы баш рольне башкару осталыгы аеруча зур әһәмияткә ия. Н. Даутов вокаль сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Ул үзе Шаляпин, Собинов, Нежданова һәм башка күренекле сәхнә осталары шикелле үк берьюлы ике төрле талантка ия. Аларның берсе — музыкаль һәм вокаль талант, икенчесе — актерлык сәләте. Опера партияләрен җырчы ачык драматик уен белән баетты, психологик шартларны яңача ачып бирде, гадәти булмаган яңа мизансценалар тапты, тапталмаган сукмаклардан барды. Н. Даутовның шулай ук катлаулы хисләр һәм кичерешләр дөньясында яшәүче драматик образлар иҗат итәргә яратуын да ассызыклап әйтеп узыйк. Шуңа күрәдер, ул эшләгән партияләр бөтенләй көтелмәгән яклары белән ачылалар. 1944 елда И. Кальманның «Сильва» исемле опереттасы буенча төшерелгән кинофильмда исә аның көлкеле рольләрдә дә уйный алу сәләте ачылды.
Н. Даутовның актерлык эшчәнлеге аның режиссерлыгының да иң мөһим якларын билгели. Классика буенча куелган опера исемнәрен генә санап китәр өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Алар арасында татар композиторларының әсәрләре дә бик күп Спектакльләрне өйрәнгәндә, режиссер аның эчтәлеген төгәл һәм реалистик тирәнлектә ачып салуны үзенең төп эше итеп саный. Иң әүвәл аны кеше — психологик драманың герое кызыксындыра. Н. Даутовның үз юлы. үз алымы бар: тавыш, моҢ —болар барысы да сәхнәдә күренә торган булырга, хәрәкәткә әйләнергә тиеш. Ә сәхнәнең бизәлеше, яктылык-ут һичшиксез музыкага кушылырга, аңа ярдәм итәргә тиеш. Н. Даутов әнә шул рәвешчә «Травиата» операсында лирик-психологик теманы ача, ә «Алтынчәч»тә ирек сөюче халык турындагы героик эпосны булдыра, «Самат»та бүгенге көн тормышына мөрәҗәгать итә.
60—70 нче елларда күп кенә театрлар үзләренең элекке тәҗрибәләрен яңадан карый, тикшерә, спектакль куюның яңа төрләрен эзли, бүгенге көнгә якынлашу турында ныклап уйлый башладылар. Бу катлаулы һәм бер-берсенә каршы килә торган тенденцияләр булган чорда Н. Даутов, безнеңчә, дөрес юл тапкан. Ул хаклык һәм хисләр театрына тугры булып кала. Бу тугрылыкка тагын спектакльнең чишелеше буенча гади, образларның ачылуы һәм сәхнәнең образлылыгы тирән булу да өстәлә.
Яшь җьфчылар тәрбияләү, опера сәхнәсенең яңа солистларын әзерләү Н. Даутов эшчәнлегенең бик күркәм бер тармагы булып тора. Соңгы елларда гына да аның җитәкчелегендә татар опера театрында Л. Баширова, Ю. Борисенко, 3. Сөнгатуллина, X Бегичев, Р. Сәхәбиев, Р. Дәминов, Г. Казанцева, X. Ижболдин кебек әйбәт җырчылар барлыкка килде.
Аны еш кына завод цехларында, мәктәпләрдә яисә телевизор экраннарында күрәсең. Ул халыкка музыка турында гади һәм бик аңлаешлы итеп сөйли, чөнки ул үзе муеннан моңга гашыйк һәм бөтен кешеләр дә музыканы ихлас күңелдән яратачак вакыт җитү турында хыяллана.
— Музыка, шигърият, сынлы сәнгать, театр... Дөньядагы мондый гүзәллекләр белән кушылу үзе зур бәхет,— ди Нияз Курамшевич.— һәрбер бөек иҗат әсәре мәңге гаҗәпләндерә, мәңге сокландыра Күптән таныш булган әсәрдә дә өр-яңа ачышлар ясыйсың... Мин сәнгатьнең шундый могҗиза булуына сокланып бетә алмыйм.
Чыннан да, Нияз Курамшевич Даутов әле һаман да дәртләнеп иҗат итә, туган халкыбызны югары сәнгать әсәрләре белән куандыру теләге белән яши.