Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕРӘҮ КИЛӘ, БЕРӘҮ КИТӘ...


КЕЧКЕНӘ ПОВЕСТЬ
Татарстанның халык артисты Фоат Таһировка багышлыйм
угышка мин башыннан ук барып кердем дип әйтә алмыйм, яшь җитмәү дә булгандыр, башка сәбәпләре дә юк түгел иде. Әнием сырхау, шуның өс- тенә матурлыгыннан, уен-көлкеле булуыннан бй- шым әйләнеп, яшьлек тилелеге белән Зөһрә атлы кызга өйләнгән идем Без Зөһрә белән бик аз һәм бик тату яшәдек Ләкин шундук бу татулыкның бер күләгәле ягы да ачыла башлады Зөһрәдә тумыштан килгән йөрәк авыруы булган икән, врачлар аңарга балага узу. узган сурәттә дә бала табу бик кыен, хәтта фаҗига белән бетү ихтнмалын әйтеп куркыттылар. Шулай да. табигый, без икебез
тен икеләнүләрне, кисәтүләрне оныттык
Мин сугышка Сталинград фронтына аның азаккы көннәрендә генә килеп кушылдым. Сталинград фронты фельдмаршал Паулюсны тез чүктерү, аның армияләрен, гаскәри берләшмәләрен чолгап алу. әсир итү белән төгәлләнгәч, безнең гаскәрләрне, шул җөмләдән безнең танкка каршы ата торган бүлекчәбезне дә көньяк фронтына күчерделәр Бугазга бугаз килеп сугышулар монда да бу.палап торды Немец безнең игелекле көньяк туфрагыбызга дагалы итеген ничек тә тирән- гәрәк батырып калырга тырыша, ә бсзнексләрнен бурыч шулай ук ачык фашистның дагалы итеге баскан туфракта шуңдук гарасат кузгатырга. аңарга утырып ял итәргә дә ирек бирмәскә!
Сугыш турында күп язылды, әле ь» языла тора, киләчәктә дә язы- тыр һәм сөйләнер, минем бурыч су1ыш турында язу яки сөйләү түгел, минем бурыч Зөһрәм, минем сөйкемле һәм гомерлек ярым Зөһрәм турында язу. Аның үзсүзлелеге аркасында бичараның үзенә дә. безнең якыннарыбызга да. сугыштан аяксыз кайтып егылган мин гарип солдатка да тау чаклы борчулар, бәхетсезлекләр яуды Чоны мин
дә балабыз булуын бик тели идек Шулай сузыла килеп, сугышның икенче елы да җитте, ул арада халык телендә. «Быел икенче фронт
ачылачак, ул ачылгач, фашистны ике яктан чытырдатып кысып, кабыр-галарын сындырачаклар икән!» дигән хәбәр дә йөри башлады. Ул да түгел, мобилизацияләү яше килеп җитеп, бер көнне миңа да военкоматка чакырып повестка китерделәр. Сугыш, әлбәттә, уен түгел, моны Зөһрә дә. мин үзем дә белә идем Иртәгә китәсе дигән төнне без бө
Зөһрәмә рәнҗүдән әйтмим, моны мин Зөһрәнең тормыш яратуына, шул тормышта ничек тә үзенең эзен калдырырга үҗәтләрчә ябышып ятуына сокланудан әйтәм. ■ '
Сугыш турында язмыйм дисәм дә. шулай да кайда һәм ничек аяксыз калуымны, кыска гына итеп булса да, әйтми уза алмыйм Табигать берәүгә дә артык аяк бирмәгән, иң элек мина ярчыкларыннан тетелгән ♦ һәм соңыннан, шул тетелүнең финалы буларак гангренадан череп ба _ ручы аякны сүзсез генә онытып китү гөнаһ булыр
Көннәрдән бер көнне безне 547 иче артполк составында десантчы- * лар итеп Керчь ярым атавына ташладылар. Немец сонгы форпостла- ~ рыннан берсе итеп бу җирне бик ныгыткан икән Дөнья мәхшәре к уз- z галды анда Дингез һәм коры җир, сугыш әсбаплары һәм тәрәзә рам ~ нары, төтен һәм миңгерәгән балыклар бергә буталып, һаваны тетрәтеп 2 торды. Шул гарасатта миңа, курчак театры артистына, күнме кирәк ; соң. Сызгырышып очкан мина ярчыклары минем аякны да онытма- с ганнар
һәм китте, китте шуннан... Ничек киткәнен мин үзем белмим! Ни " булганын Тбилиси госпиталендә, наркоздан айный төшеп, күземне ач- < кач кына белдем. Димәк, алай икән аяклы артистлар күп иде бу . ■ ь _ яда, хәзер менә аяксыз бер артист та өстәлде булып чыга
Үлем белән яшәү арасында кысылып, әле дөньядан кичкәндәй <шы- - тылын, әле яшисе килүдән кабат кабынып, госпитальдән госпитальгә күчә-күчә кайтканчы байтак вакыт узган
Култык таякларында өйгә кайтып төшкәндә өйдәкләр мине ярым - сискәнү, ярым шатлык белән каршыладылар. Ләкин каршыл... чыдар арасында минем Зөһрәм юк иде
Аптыраулы авыр минутлар узганнан соң гына миңа Зөһрәнен бала гудыру йортында авыр хәлдә ятканлыгын аңлаттылар. Димәк, врач лар сүзен тыңламаган икән!
Сүзгә дә, үпкәгә дә урын калмады Эшнең ничек торганлыгы баланы карыннан ярып алу һәм нәтиҗәдә аның авыр хәлдә калуы турында 5 янындагы табибы әйткәч кенә аңлашылды Дөресен әйткәндә. төше нергә соң иде инде. Кинәт Зөһрәнең хәлсез иреннәре хәрәкәткә килде
— Миннән сиңа сонгы бүләк бала кала Какма, сукма, кешедән дә кактырма
Жанымның миңа ишеттерә алган иң соңгы сүзе боерыгы мгч - шул булды Дөресен әйткәндә, сүзләр белән түгел, авыр, борчулы ку < карашларыбыз белән сөйләштек
Бугазыма авыр төен килеп тыгылганга әйтмичә сузып килгәнмен, хәзер дә менә шул төен аша әйтәм Зөһрәм юк. ул булмагач, -илә д • бушлык иде. Өстәвенә ипи карточка белән генә бирелә, хәер, бу- ы ил белән килгән бдла Ягарга утын юк Барыбызны да иң нык 6op i.ua ны Зөһрәдән калган бала Аны ничек исән-сау алып калырга да. ничек аякка бастырырга5 Дөрес, медицина бу очракта безгә ярдәмгә килде, бераз исәймнчә баланы биреп җибәрергә ашыкмадылар
Баланы алыр көн җитте Киттек әни белән
- Менә ул сезнең гүзәл кызыгыз, күрегез, диде врач баланын башын-күзен биләүсәләрдән чак кына бушата төшеп
Шушымыни инде Зөһрәмнең миңа бүләк итеп калдырганы? Минем сүзләремне тегеләй дә. болай да айларга мөмкин булгандыр нр.гч. баладан бигрәк минем беләц кызыксынгандай, raw - менә тагын мондый сүзләр дә өстәде:
— Нишләмәк кирәк, солдат, язмыштан узмыш юк ди Гч ш.■•. халык.
- Мина да шул сүзләрне кабатларга кала инде алайса, минем күңелгә зәһәрле усал сүзләр дә килгән иде югыйсә Тыелып калдым
Нигә үтеңне гөнаһсыз кешеләр өстенә сытарга? Телемне ничек кирәк алай әйләндереп әйткәнем шул булды:
— Шулай да, иптәш врач, ничек үстерәбез инде бу кеше валчыгын? Нәрсә ашатып, дигән сүзем?
— Ул ягын без карарбыз. Без аның өчен, аның әтисе кебек үк, җаваплы Баланы үзегезгә алгач, сөт кухнясыннан стерилизованный сөт алырсыз. Көн дә килеп алырсыз, ник дисәң, бер көннеке икенче көнгә ярамый.
Үтә дә ачык итеп әйтте врач бу сүзләрне, монда шикләнергә яки икенче төрле уйларга урын калмады. Димәк, шулай: Зөһрәм миңа бүләк итеп чүпрәккә төрелгән шушы баланы һәм аны исән-сау үстерү өчен гаять зур һәм гаять катлаулы җаваплылык та калдырган. Күз сирпел бер генә карадым һәм шундук таныдым: Зөһрә валчыгы ул. өлешчә минем дә валчыгым. Димәк, аны күтәрү, аны үстерү, аны кеше итеп аякка бастыру безнең изге бурыч!
II
Шәһәрнең бер читеннән икенче читенә сөт ташулар китте. Әле әни, әле апа чаба, әле үзем титаклыйм. Баштарак бала бераз исәйгән кебек тә күренә башлаган иде. Ләкин бу озакка бармады, тиздән сабыебызның эче китә башлады, ашаганы йокмый, китә чүпрәк юуулар Озак та үтмәстән, безнең карап торган күз нурыбыз уртак хафабызга әйләнде.
Әни үзенә өстәмә мәшәкать эзләп тапты: без чыгып торган арада, күрше карчыгын алып кереп, өшкертергә, төчкертергә тотына. Ай-Һай ла, бу дөньяның чәбәләнеп беткән мәшәкатьләрен, борчуларын хәлсез карчыкның сулышы белән генә очырып җибәрергә мөмкин булса? Аптырагач, бер көнне безнең беребез белән дә киңәш итмичә, баланы күтәреп, үзе больницага киткән. Аны-моны уйлап тормаган, күңеленә җыелганны чыгарган да түккән.
— Сез биргән казна сөтен эчми, эчсә дә аш булып ятмый, ашаганы астында. Әтисе шул Гитлер төртенмешкә каршы сугышып аяксыз калган инвалид. Әнисен үзегез беләсез, сезнең кулдан китте. Инде шул фронтовик баласын, әнисез дә калган гөнаһсыз нарасыйның бөтенләйгә күзләрен йомганын кул кушырып көтеп торыйкмы Юктыр андый закон, булмаска тиеш андый закон.
Бала күтәреп килгән олы яшьтәге хатынның гаҗизлек белән әйткән бу сүзләрен ишетми калмаганнар, әлбәттә. Әнинең күңелен табар өчен генә булса кирәк, укалы кәгазьгә төрелгән бер порошокны тоттырганнар да, көйләп-җайлап җибәргәннәр:
— Бар, әбекәй, кайта тор бүгенгә... Бик борчылса, әнә шул порошокны җылымса суда изеп, бал кашыгы белән генә авызына каптырыгыз. Без монда үзара киңәшләшеп, бәлки, берәр чарасын табарбыз, рас казна сөте ярамый дип барасыз икән.
Киңәшләре шул булган. Карап торган бер донорлары бар икән. Ниләр генә булмый бу дөньяда!.. Донор дигәннәре Мәдинә атлы яшь хатын булып чыкты. Сөтен калдырып китә икән иртәләрен. Соңга таба бу эш өчен аз-маз акча да эшләргә мөмкин икәнлекне белеп алгач (ул авыр елларда акча кемнең кесәсен тишсен), көнгә икешәр мәртәбә килеп йөри башлаган. Аның сөтен минем Хатирәгә җибәрәләр (без бу исемне аңарга әнисе хатирәсе итеп кушкан идек) Бар бит игелекле кешеләр Фронтовик баласы, әнисез дә калган нарасый дип, карт әнинең тилмереп әйткәненә дә колак салганнар, күрәсең.
Могҗиза юк дип бара хәзерге халык, бигрәк тә күп китап күреп, башын акыл белән тутырган кешеләр әйтә. Ә менә мин әйтәм, мог-
жиза бар ул Ник дисәң, мин үзем күрдем ул могжизаны. үз күзем белән күрдем И шул күрмәгән-белмәгән хатынның аерым савытка салып минем әнигә тоттырып жибәргән сөтен ашата башлауга, китте минем кызның эше ходка Эч китүе туктады, бала чүпрәге юу кимеде, бала елаган тавыш шулай ук кимеде. Әни мескен, куанып бетә алмый «Бар бит ходаның игелекле кешеләре!* дип, күрмәгән-белмәгән кешегә ♦ дога кылудан бушый алмый Әйтмн үтеп булмый торган тагын бер файда килеп чыкты — күршебездәге өшкерә-төшкерә торган карчыктан 2 суынды «Аның ул хәлсез сулышы белән бала өстенә төкерүеннән ни 2 файда? Аптыраганнан гына чакырдым инде», ди. Үзем төсле әни дә > юктан гына да очынып китүчән. Бала табу йортындагы, сөт кухнясын- £ дагы докторларга, барлык ак халатлы кешеләргә куанычын сөйләү бе- * лән генә туктап калмаган бу. £
— Күрсәтегез миңа шул изге жанны. Минем нарасый ятимемә ши- 5 фалы сөтен бирә торган изгелекле кешене,— дип. сагызланырга тотын- > ган. Ниһаять, ирешкән дә булса кирәк ул үз дигәненә Бер көнне кай- £ тып, тиктомалдан миңа аны мактарга тотынды
— Мәдинә атлы икән, бахыр Болай карап торырга әллә нәрсәсе ♦
дә юк, ике аяклы, ике куллы кеше Безнең ише жир бәндәсе Ә йөзен- - дә изге нур уйный Карап торып әйтер сүземне оныттым, телем көр- = мәкләнде. Ф
— Әти-әниең нинди кешеләр соң. бәбкәм Авылданмы? Әллә шушы * ук Казаныбызданмы,— дим. Аптырагач, әйтер сүземне әйтә алмагач, х кесәмдә өч сум акчам бар иде, шуны чыгарып бирдем «Сәдака булыр». = мин әйтәм
— Мин сәдакага калган кеше түгел, әбекәй, үземнең көчем, үзем- е нең эшем бар, — дип оятлы итте.
Әнә шундый беркатлы кеше инде ул минем әни Хатирәне дә бнк ярата иде Сөтне ничек тә суытмаска тырышын күкрәгенә кысып алып кайта Апа белән икесе алмашлап бара кайта йөрделәр дә. бер көнне бу минем үземне жибәрде Шифалы күкрәк сөте белән баланы күзгә күренердәй тернәкләндергән адәм баласын үз күзләрең белән күрү сиңа да хәрам түгелдер, гомер бакый болай дуадак кебек йөрмәссең, бар әле бер үзен Кичә сөйләшеп кайттым, сөтен кнтерешли ул шунда, коридор башында көтәргә булды
III
Әнинең үз тегермәне ярган ярма ннде, кая ул көтү, киресенчә, мнн аны үзем көтеп алдым. Култык таякларымны бик алан күргәзмәгә тезеп куймыйча, әлбәттә Яшермим, минем Хатирәмә күкрәк сөте белән. алай тереклек биргән кешене, өстәвенә әни дә кайта-кайта мактый торгач, минем үземнең дә күрәсем килә иде Шулай да, әйтер идем, без алай очынып күрешмәдек Килеп, ишек катындагы үрмә чыбык диванда сәгать, сәгать ярымнар утыргач кына мина аны няня күрсәтте.
— Менә шушыдыр ул, әгәр син әйтә торган кеше булса,— диде. Мнн. барыннан да элек артымдагы култык таякларымны күрсәтмәскә тырышып, тизрәк торып бастым Бу беренче хәрәкәтем ярыйсы гына тиз һәм килешле чыкты
— Күреп торам, сез Фатыймәттәй жибәргән кеше,—диде каршым да баоып торучы яшь. мөлаем тавышлы ханым Аның ензелер-ензел- мәс кенә аптырабрак калганлыгы беленә, шул халәтен яшерер өчен булса кирәк, ул кинәт ясалма кыюлык белән өстәде — Фатыймәттәй нең өзелеп сөйли торган бердәнбер улы, күптән түгел генә кайткан фронтовик солдат сез булсагыз кирәк
в. .к У • м в.
65
— Так точно!—дидем, солдатларча коры гына итеп. Беренче караштан ук үземнең йомшак ягымны сиздерәсем килми, бу яшь ханым белән әдәплерәк сөйләшергә дә дәртем кузгалып тора иде.
— Сезгә, инвалид кешегә, килеп йөрү авырдыр Фатыймәттәй килә алмаса.. авырып китеп килә алмаса дигән сүзем, бәлки мин үзем дә вакыт табармын - Ул өзек-төтек әйтте бу сүзләрне, күренеп тора: беренче очраган ир кеше алдында аның бик чишеләсе дә килми иде булса кирәк.
Сүзне озакка сузмас өчен ул үзе тотып килгән сумкага иелде, аннан кат-кат мамыкка уралган озынча шешә тартып чыгарды, шешәле сөт йомшак кына тавыш биреп куйды.
— Кайтканчы суына төшсә, Фатыймәттәйне өйрәтеп торасы юк, рәтен белә,— диде аннары.— Сүзне сузмыйк, сезнең тизрәк кайтып җитүегез хәерле Сөткә артык суынырга бирмичә...
Монда бүтәнчә аңлатма бирүнең кирәге юк, «тизрәк юлыңда бул. иптәш фронтовик, минем бүтән әйтердәй сүзем юк!» дигән мәгънәне аңлата иде бу. Ә минем күңелдә, җәннәттән сөрелгән адәм баласында, бүтән сүзләр дә туып тора иде, каһәр. Култык таякларымны таба алмаган атлы селкенгәләп, ә чын дөресендә, алармы бу мөлаем, аз сүзле хатынга ничек тә күрсәтмәскәрәк тырышып мәтәшкән арада ул инде китеп барган иде.
Юл буе төрлесен уйлап кайттым, изүемә кыстырылган сөт шешәсе, әлбәттә, суынган булгандыр. Күңелем миңгерәткеч каршылыклар белән тулган иде. Беренчедән, яшерә алмыйм, тартынкырак узган берничә минутлык сөйләшү ул яшь ханым турында миндә җьлы тәэсир калдырды Икенчедән, шулай ук яшермичә әйтәм, күңелемне эчпошыргыч сорау тырный нишләп әле ул ханым сөтен читләргә өләшә? Аның үз баласы кайда?
Кайттым да әнигә ташландым:
— Син мине бүтән андый эш белән йөртмә. Әнә Алма апа, әнә кеч- ти апа бар, аларның аягын бик жәллисең икән, үзеңнең дә үкчәң төшеп калмас, только минем бүтән барасым юк
— Мәдинәнең үзен күрдеңме соң син?— дип. гаҗәпләнеп сүземне бүлдерде әни — Юкса минем белән сөйләшкәндә бик тә ягымлы күренә иде ул бала. Әллә бүтән берәрсе туры килеп, каты бәрелдеме?
— Күрдем, үзен күрдем,—дидем мин әнигә.— Нигә кирәк миңа аны күрү? Бирәсе сөтләрен биреп җибәрсеннәр дә и шуның белән вәссәлам Кешедән үзеңне жәлләтеп торганчы.
— Укаң коелган икән, бер дә харап!—дип, авызымны томаларга маташты әни үз чиратында — Кеше белән сөйләшми яшәрсең инде, бар Гомер буе дуадак каз булып яшәрсең. Култык таякларыңны кочаклап ятарсың ятканда. Шул Мәдинә дигән адәм фәрештәсе белән дә сөйләшер сүз тапмагач.
Бу соңгы сүзләре белән әни мине тагын да миңгерәйтте, сүзенең төбенә тора-тора гына төшенеп җиттем: әни, беркатлы карчык, мине чын-чынлап безгә сөтен бирүче сеңелкәш белән якынайтырга уйлый иде булса кирәк Нәрсә әйтим: дивана дисәң — дивана түгел, акыллы дисәң, башка сыймаслыкны башына китерә.
IV
Бер ара Мәдинәбезне бөтенләй югалттык. Югыйсә, сүз куешканча вакытында да барабыз Я әни бара, я үзем Сөт кухнясы тирәсендә көтеп, сорашкалап та карыйбыз, ләкин юк безнең сабыебызны ризыкландыручы игелекле Мәдинәбез.
Соңыннан билгеле булды бөтенесе өчен минем күпне белергә теләүче әни гаепле икән. Бу урында бер мәсьәләне ачыклап китү кирәк Сөт кухнясыннан кайту юлы бергә туры килеп, әни шул араны гел үз файдасына сузмакчы булган Сүз иярә сүз чыгып. Мәдинәдән төпченергә тотынган. Янәсе, кайдан ул? Нинди кеше баласы? Әти-әниләре сау- ф лармы? Хәзергесе көндә Мәдинә кем белән тора? Бу соңгы сорау Мәдинәне берьюлы чыгырыннан чыгарган. «
— Минем кем белән, ничек торуым сезгә кагылмый, Фатыймәт- = тәй,— дигән ул, моңарчы һич сиздермәгән кызулык белән кабынып * китеп — Алай бик төпченүчән булсагыз, мин сөтемне кая куярга урын « табармын. Үзең дә белеп тор, инвалид улына да әйт: минем хәлем бе- g ләп артык кызыксынучыларны яратмыйм.
Шулай дигән дә, чатка җиткәнне дә көтмичә, җимерек коймалы бер 5 ишегалдына борылып кереп тә киткән Ничек кенә булмасын, безнең * бәләкәй Хатирәбез яратып эчә торган сөттән аерылдк, яңадан гомуми g кухня сөтенә калды Мәдинә сөтеннән аерылу белән безнең сабыебыз & күзгә күренеп чирли башлады Кыскасы, эшне ничек тә төзәтергә кирәк 10 иде. ♦
— Эшнең бозылуы синнән, әни.— дидем мин.— Үзең бозгансың, х
үзең төзәт Бар. Мәдинәне ничек тә үзең табып сөйләш Хата миндә = булган, бөтенесен дә үз өстемә алам, бары тик безнең гөнаһсыз ятн- ® мебезне игелекле сөтеңнән генә мәхрүм итмә, диген Кирәк булса, ая- х гына егыл. Хатирә хакына егыл. х
Мәдинәне күрә алмыйча, шул тирәдә озак кына буталып йөргән = әни Шул арада сүзне ничек, кайдан башларга дип. мин өйрәтеп җи- < бәргән «әлифба»сын да төшереп калдырган булса кирәк Дипломатия * мәктәпләре үтмәгән, коры телле, перәмедән туп-туры әни сүзне болай башлаган:
— Син. Мәдинәкәй җаным, ач итмә ятимебезне. Синең сөтеңнән аерылгач, тагы торыксыз калды оланыбыз
Мәдинә бер сүз дә эндәшмичә карап торды, ди әни Бичара беркатлы бәндә, әни турында әйтәм шулай дип, бу эндәшми торуны (тегесе беркадәр өметләндерә торган итеп, көлемсерәп тә торгандыр бәлкем) әни үз файдасына юрап булса кирәк, тагын да чишелебрәк киткән:
— Син, Мәдинәкәй җаным, бер караштан ук ошадың безгә. «Безгә» дигәнем — миңа дигән сүзем. Хәер, «безгә» дип Фәрдием исеменнән әйтсәм дә бер дә харам түгел. Гомергә болай култык таягына калмас, яшь тән төзәлер, аягына бер басар әле. алла боерган булса Бер эзенә төшсә, акылсыз бала түгел минем Фәрдием. Әлсгә, бу минем сүз, Фәрдием дә минем сүздән чыкмый
Кыскасы, балага сөт кайгыртып киткән кеше, көтмәгәндә баланың әтисе, ягъни минем турыда кайгыртучы яучы карчыкка әйләнә язган
Башсыз түгел Мәдинә дә. Кызмаган, күтәрелеп бәрелмәгән Гадәтенчә, сүзсез көлемсерәп торуы белән бер мәл уздырган да әйткән аннары
— Син, Фатыймәттәй, йомшарып килгәнсең бу юлы. Барыннан да бигрәк, минем үткәнем турында төпченмәвең мина ошады Минем үткәнем кызыклы түгел һәм мнн аның белән кызыксынырга берәүгә дә рөхсәт итмим. Шулай килешсәк, Хатирәне сөтсез итмәбез, шәт
Башка сүз кирәкми дә әнигә Артык рз ычкындырмагаем щи. ре дә шүрләгән булса кирәк, башы күккә тиярдәй шатланып, кайтып киткән шул сүзләрдән соң. Ләкин аннан соң да байтак көннәр үтте, без нең сабыебыз Мәдинә апасыннан ияләшкән сөтен күрмәде
— Кирәкле-кирәксез сүз әйтеп, син хәтерен калдырмадыңмы, әни? Син бит ни турыданрак очасың вакыты белән
— Шулай инде, без каткан телләр сөйләшә дә белмибездер Кая ул безгә сез яшьләр артыннан куып җитәргә,— дип, ризасызлык белдерә әни, ләкин — үз урынында зирәклеге җитәрлек иде —сүзне артык үстермәде. Баланың борчылуын тыныч кына күзәгә алмыйча, үзем сөт ’ кухнясына юл алдым. Сөт кухнясының регистратурасыннан, Мәдинәнең координатларын алып, эзләп киттем Бер генә яклы Заря урамындагы сугышка хәтле салынган өйләрнең берсендә, аскы каттагы кечерәк бүлмәне биләп яшәп азапланган була икән. Өй җиһазларының бик алай шәптән булмавына карап, бу ялгыз ханымның тормыш итү дәрәҗәсен чамаларга мөмкин иде.
V
Искәртмәстән генә килеп керүдән мин бер уңайсызлансам, үзенең бик гади ситсы күлмәктән, шәрә балтырларын ялтыратып, яланаяклап идән юып йөрүеннән Мәдинә үзенә бер аптырады. Без күпмедер вакыт сүзсез калдык Шулай да Мәдинәне югалып калды димәс идем мин
— /Менә шулай инде мин, кичке сменага барасы көнне төшкә чаклы диярлек йокы симертәм,— дип сүз башлады ул, үзеннән-үзе мыскыл i иткән тон белән.— Җылап утыра торган балам юк, сөйрәп торгызыр иде, инәй еракта — Башкириядә.
Сүзнең болай җиңелчә-шук тонда башлануы үзе генә дә минем кул- аякны чишеп җибәрергә, яшь хуҗабикә белән иркенрәк сөйләшергә, •сорашырга мөмкинлек бирде.
— Аланга китсә, белергә рөхсәт итегез, алдыңда утырган бу сабыйны кем дип белик? — Мин стенадагы бала рәсеменә ымладым.
— Ашыкмагыз, барысын да үз вакыты белән белерсез,—дип өзеп салды Мәдинә, һәм эшен дәвам иткән хәлдә, түбәндәге белешмәләрне тезеп китте:
— . Мин Казанга әллә ни байлык белән килеп төшмәдем. Алып килгәнем карынымда, аны үзем генә белә идем. Әти-әнисенең бәддогасына юлыккан, үз авылында туганнары күзенә чалынып йөрмәскә кушылган кыз баланың бүтән нинди байлыгы булсын. Рәхмәт, Казан мине рәхимле кабул итте. Эш эзли торгач, завод тулай торагына техничка булып урнаштым Тырышлыгымны күреп, күңелләре йомшады булса кирәк, менә шушы кысан бүлмәне бирделәр. Кыскасы, минем артымда әллә ни мактанырдай эшләр юк.— Мәдинә кинәт җитдиләнеп китте. Артык сүз куертуга юл куймастан, ул шундук мине иң нык кызыксын-дырган сүзне әйтте — Әгәр сезнең ул сабыегызга минем сөтем бик ошый икән, сатулашып тормабыз, шулай ук сез инвалидны да тинтерәтеп йөртмәбез, сөтне мин көнгә ике мәртәбә сезгә үзем илтермен. Иртәнге сменага барасы көнне иртүк — смена алдыннан. Кичке смена көнендә сменадан кайтышлый. Әгәр шулай килешсәк, миңа адресыгызны калдырыгыз.
Мин куанып адресымны калдырдым. Чыгып барышлый, ишек тоткасына килеп тотынгач, Мәдинә үзе минем юлыма аркылы төште. Ул түбәнгә караган, бик моңлы һәм юаш күренде бу минутта.
— Ә сез, иптәш фронтовик, ник кызыксынасыз минем баштан үткән хәлләр белән?
Мәдинә тоташ табышмакка әйләнгән иде бу минутта. Ул кыска арада, ишек бусагасы төбендә генә нәрсә дә булса әйтергә дә өлгерә алма дым.
— Ул турыда как-нибудь башка вакытта,— дидем. |
Нинди җавап булды бу? Мәдинә моны ничек кабул итте? Ул турыда
уйлап тормадым. Зөһрәмнең вакытсыз үлеменнән соң, хатын-кыз белән сөйләшүне онытып бетерә язган идем инде.
VI
Шушы очрашудан соң бер иртәне ул үзе безгә килеп керде.
Болай тан тишегеннән йөрүем өчен гаепләмәгез,— диде ул, миннән түгел, әнидән гафу үтенгәндәй.— Сменага барышлый сугылдым.
Сөт белән тулы колбасын әнигә калдырып, минем якка таба әйлә- ♦ иеп тә карамыйча, китеп барды. Кайтышлый тагын кереп, савытын алып киткән. ®
Шул рәвешчә, рәттән берничә көн килә-китә йөрде бу Кыска ва § кытка гына сугыла, һәр керүендә ашыга, сөйләшсә, әни белән генә бер- >- ничә авыз сүз алыша, мин күзенә чалынсам да, баш кагып исәнләшү- £ дән узмый. Балага сөтен китерүе өчен, әлбәттә, рәхмәт. Ләкин баш 5 селкеп исәнләшүдән артык узмавы белән бераз хәтеремне калдыра ® иде. Дөресен әйтим, теге көнне, искәрмәстән мин барып кергәч, ситсы - күлмәктән генә, яланаяк килеш идән юып йөргән җиреннән бераз ап * тырабрак калса да, үзен югалтмыйча, минем белән уйный-көлә сөйлә- « шүе, бигрәк тә игътибарсызлыгым өчен миңа җиңелчә генә берничә сүз g ташлавы хәтердә утырып калган иде. Җитмәсә тагын бер көнне сүз юктан әни дә кыстыра куйды. *
— Ул ятим баланы әйтәм, үзенә рәтләп сүз катар кешесе юк, без- = нең сабыйны кайгырта, рәхмәт төшкере.
Бу да, әлбәттә, колак яныннан гына узмагандыр, ләкин эчемнән ® генә сизә йөрим: күңелем тартыла ул «рәхмәт төшкереэгә. Ләкин ничек, кайчан, кайсы яктан килеп сүз башларга? Әни алдында башлый торган = сүз түгел, хәер, кыска вакытка килә-китә йөргән җиде ят кешегә күңел- ь дә генә йөргән зур сүзне ничек башламак кирәк. «Тукта, аяклар бер « мәл рәткә килсен, вакыты җитәр, тел ачылыр әле>, дип. үземне юата киләм. Көлке бер яктан. Әйтерсең, аяк белән башлыйсы сүзне.
Шулай ничек сүз башларга форсат эзләп йөргән нртәләрнең берсендә, Мәдинә безгә ашыгыч кына кереп чыккан арада әни, дуамал кубып, миңа әйтә куймасынмы:
— Бар, Фәрдеттин, өйдән чыгып тор әле син бераз гына, хатын-кызның үзара нинди сүзе булмас.
Әнинең боерган тонда мине өйдән кууыннан миңгерәп калгандай булдым. Бактың исә, бөтенесе Мәдинә сеңелкәш кушуы буенча эшләнгән икән. Юкка гына килә-китә йөрмәгән ул. Мине өйдән куып чыгарганнар да болар, Мәдинә Хатирә сабыйга турыдан-туры күкрәген каптырып, суыртып карарга булган.
һәм китте... китте шуннан... Балабыз күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Әни дә Мәдинәне гел мактап торгач (үземнең күңел купшыганны әйтәсе дә юк), кибеттән бер пар каюлы башмак алып, тәвәккәлләп Мәдинәгә киттем Кереп, бүлмәсенең бусагасын атлау белән бөтенесен оныттым. Ник дисәң, бик матур киенеп куйган бу. Чәч толымнарын үреп җилкәсенә салган, үзе яланбаш, бераз сөрмә дә тарткандай күренә, кыскасы, безнең Рамазан күрше әйтмешли, сусыз кашык белән суырып йотарлык.
— Сине таякларыңны ташлавың белән котларга кирәк иң элек,— дип, сүз башлады Мәдинә. — Алып килгән бүләгең өчен дә рәхмәт
Күреп торам, кухня тирәсендә бөтерелеп, ни дә булса әзерләргә маташа.
— Карагыз әле, Мәдинә, мәшәкатьләнмәгез, мин ашап килдем.
. _ дч килгәнсез дип әйтергә җыенмыйм. — Ул кухня яктан җавап кайтарды. — Бүләк алып килгән кешене бер стакан чәй дә эчерми җибәрү бер дә килешмәс.
Бу очракта миңа да җавапсыз калу килешмәгән булыр иде.
— Бүләк дип көлмәгез инде, — дидем мин. — Минем эш әнинен поручениесен үтәү. Сиңа дип ул алып кайткан, мин алып кына килдем Дөресен әйткәндә...
Мин дөресен әйтергә өлгерми калдым, Мәдинә кухня яктан подноска куеп, бер стакаан куе чәй, омлет һәм юка гына киселгән икмәк китереп куйды.
— Менә хәзер әйтәбез дөресен,—дип, бүленеп калган сүзгә ишарәләде ул, каршыма килеп утырды. VII '
...— Мин Башкортстандагы татар авылларының берсендә туып үс кәнмен,— дип башлады Мәдинә, артык сузмыйча. — Кече яшьтән башкорт, татар җырлары колагыма керә торды, мәгәр үзем кеше алдында авыз күтәреп җырлаганымны хәтерләмим. Көйне бозармын, адәм көлкесенә калырмын дип шүрли идем. Аның саен башкорт, татар көйләре, моң минем күңелгә ныграк сеңә бара иде. Кече яшьтән җыя килгән бар байлыгым әнә шул. Бераз үсә төшкәч, моңа Фәрит дигән күрше малае өстәлде. Әйтмәс идем матур малай дип. Кара тутлы ябык кына бер малай шунда. Кечерәк чагында бит очында аз гына сипкеле дә бар иде шикелле, ә мин диванага барыннан да элек әнә шул сипкеле ошый иде. Ни хикмәттер, тора-бара миңа ошый торган ул сипкелләре юкка чыкты. Әле дә исемдә, мин аңарга «сипкелләреңне кая куйдың?» дип, бәйлә-нергә тотындым. Ул авызын ерып көлә, «сиңа күрсәтәсем килмәде, саттым мин аларны» дип, шаярта иде. Тагы шуны да әйтергә кирәк, без Фәрит белән бер мәктәптә — үз авылыбызның җидееллык мәктәбендә укый идек. Бер-беребездән көлә-көлә, бер-беребезне мыскыл итешә-ите- шә, бер-беребезне гел тутыра, үстерә килгәнбез. Җитте бер заман, без. үзебез дә сизмәстән, бер-беребезне яратыша ук башлаганбыз. Фәрит өйдәгеләрен шыр елатып, үз теләге белән Ватан сугышына китешли:
— Син мине көт, Мәдинә... Көтәрсең бит, Мәдинә? — диде, күзләрен мөлдерәтеп, миңа туп-туры карап торды.
Мин нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап калдым. Минем дә күзләремдә мөлдерәмә яшь иде. Ахрысы, мәхәббәт дигәннәре шул булгандыр. Аннан соң Фәрит үзенә табарак тартып китерде дә бит очымнан үбеп алды. Шул булды беренче үбешүебез.
Соңгысы да шул, дип әйтер идем, соңгысы бераз тегеләйрәк килеп чыкты. Кыскасы шул: китте хатлар язышу, китте әдәби китаплардан йогып калган матур сүзләр, шигырь юллары... Миннән китә яшь аралаш язылган озын-озын хатлар, Фәриттән килә кыска-кыска «өчпочмаклар»... Аның шул кыска «өчпочмаклары»ннан куанычым куеныма сыймый, «Фронт бит ул, кайда анда чәчәкләп-чуклап торыр вакыт... Шул «өчпочмаклары» өчен дә зур рәхмәт, ходай хәвеф-хәтәрдән сакласын» дим, үземне тынычландырырга тырышам. Ә сагышым, ә сагышым, татар көйләрендәге моң кебек аның саен эчкәрәк сеңә бара, эчкә сеңә бара иде.
Шулай узды көннәр, шулай узды айлар. Җанашымның китүенә ике ел да нәкъ унбиш көн узды дигәндә... Сез көлмәгез, мин ул көннәрне, ул айларны хәтеремә уеп санап бардым... Фәритемнән хат бөтенләй килмәс булды. И, шул чактагы януым-көюем, бер ходай белә дә, үзем беләм. Артык алгысынучан шул мин, кем белә, бәлки, артык нык яратудан да булгандыр, кешегә чәчеп йөри торган сүз түгел.
Шулай да бөтенләй канатларны салындырырлык нигез булмаган икән. Фәритем каты яраланган булган, госпитальгә салганнар, анда байтак яткан, ә мин, дуамал җан, әллә ниләргә юрап бетердем. — Игъ
тибар белән миңа карап алды да. — Бик суздым түгелме? Ялыксагыз, әйтегез, туктармын,— диде ул.
— Сөйләгез, сөйлә. Хәзергә бик эздән барасыз.
Мәдинә болай үзе бик җитди булса да, вакыты-вакыты белән юктан гына да юмор кыстырып куя. Бу урында да минем «эздән барасыз* дигән сүзләремнән кыек мәгънә чыгарды булса кирәк, авыз чите белән ♦ генә көлемсерәп әйтә куйды:
Шулай «эздән» бара-бара булды инде барысы да.
— Бәлки соңыннан стенадагы бала рәсеменә күчәрбез Бу урында 2 мин сезнең аеруча туры сүзле булуыгызны көтәм. Шул авылдашыгыз £ Фәрит белән уртак җимешегездер әле?
— Әйе, госпитальдән соң ул ялга кайткан иде,— диде Мәдинә һәм ш
кызарынып аска карады. (5
— Ә сезнең ул балагыз кайда?
— Менә шул инде иң авырткан урыным. Фәритнең фронтта герой- >
ларча һәлак булуы турында хәбәр килеп төшкәч, баланы мин, аның 2 язмышы белән артык кызыксынмаска кулдан язу биреп, больницада 3 калдырдым. Яшьлек тилелеге дә булгандыр, әти-әниләрнен каргыш- ф тиргәш астында өйдән куып чыгарулары да өнсез калдыргандыр, кыс- _ насы, бер дә гафу итәрлек хәл түгел, мәрхәмәтсезлек, күңел каткан- Z лыктан килеп чыккан эш. Соңыннан мин моны төзәтергә тырышып йө- и pen карасам да, бернәрсә дә чыкмады. Мина үзем калдырган язуны ® гына күрсәттеләр. Булганы шулай. Калганын боргаламыйча гына сез х әйтегез: минем бүтән нинди чарам бар? х
Инде миңа аңлатып булмаслык батыр уй килде: £
— Әгәр, әйтик, чараны икәү бергә эзләп карасак? — дидем мин тә- # вәккәлләп. — «Чара» дигәнем, бала дигәнем. Синең балаңны
Бу, әлбәттә, кинәт кабынып, артык чамасыз әйтелгән кыюлык булгандыр, әмма мин тәвәккәләргә булган идем инде.
VIII
Әнинең безне Мәдинә белән кушарга теләп алып барган өндәү дим ләү эшләре дә, әлбәттә, эзсез калмагандыр. Бигрәк тә минем Мәдинәгә аның югалган баласын эзләшергә чын ихластан сүз бирүләрем бичара хатынның күңелен йомшартты булса кирәк, барыннан да элек безнең үз арабызда бер-беребезгә тартылу хисе көчәйгәннән-көчәя барды.
Белмим, мин мәхәббәт турында күп укыган кеше түгел, шулай да бөтенләй үк шыр ялангач та булмаганмындыр, шигырь китаплары укырга ярата идем. Ләкин бер китапта да мәхәббәт ялкыны ничек дөрләп киткәнен укыганым юк иде. Ә менә бу очракта башланды Уртак бер фикергә килгәннән соң, артык сузмыйча, без кушылырга булдык. «Кушылырга» дигәнем — Мәдинәне туп-туры үзебезгә алып килергә
Туй кыңгыраулары уйнатыл тора торган вакыт түгел Шулай итеп, әнинең фатихасын алып (ул бу фатихага әллә кайчан әзер иде инде!) һәм кичтән Мәдинәне әзер торырга кисәтеп куеп, иртәләрнең берсендә такси алып Мәдинәгә киттек. Мәдинә әзер. хәер, аның артык җыйнар лык әйберләре дә юк иде.
— Менә килеп тә җиттек, Мәдинә,—дидем мин капылт кына — Минем Хатирәм анда әни таптыра бит, әй.
Без кайтып җиткәнче киенешеп-ясанышып апалар да килгән, кеше леккә кия торган күлмәге өстеннән ак алъяпкыч япкан әни кухня бе лән түр як арасында тыз-быз чаба, өй тәмле нс белән тулган Тик бу ыгы-зыгының төп сәбәпчесе Хатирә генә бер чнттәрәк тынып калган. Безнең шук Хатирәбез бу минутларда танылмаслык басынкы иде Ләкин
аның бу халәте озакка бармады, Мәдинәнең сөенечле тавыш белән. «Канда соң минем Хатирә кызым, нишләп мин аны күрмим!» — дип чыңлап бер тавыш бирүе җитә калды кызга.
—Инде мин сине җибәрмим, инде син бездә каласың, китә башласаң, минем дә тәпием бар, артыңнан чабам,— дип, сакау лыкылдап барыбызны да шаккатырды.
Менә шулай узды безнең өйгә яшь килен төшерү.
IX
Шулай итеп безнең Хатирәбез әниле, әниебез киленле, мин үзем кәләшле булдым. Өебезгә яңа ямь өстәлде, без бәхетле идек. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай күренә иде булса кирәк. Мин моны Мәдинәнең үзен тотышыннан да, әни өйдә юк чакта сиздерергә тырышшп әйткән кинаяле сүзләреннән дә сизенеп йөри идем. Килде бер очрак, уйламаганда килде дә мине берьюлы тотрыксыз калдырды. Мәдинә безгә теге алдында утырып төшкән ир бала рәсемен дә кыстыра килгән һәм, күзгә бик ташланмастай итеп, шкаф артына куйган.
— Бу бәләкәй кунак нишләп шкаф артына кысылган? —дип куй дым мин, аны-моны уйламастан. — Давай без аны нәкъ синдәгечә итеп стенага урнаштырыйк.
—Оныттың дамыни, Фәрди? — Ул күзләрен авыр гына күтәреп сынаулы бер караш ташлады. — Син бит миңа үз баламны, югалган баламны табышырга вәгъдә иткән идең.
Сүзгә урын калмады, Мәдинәнең миңа ташлаган үпкә сүзләре артык җитди, минем хәтердән чыгарган вәгъдәм шулай ук җитди иде. Ул кинаяне искә төшерүе белән генә узмады, төннәрнең берсендә, йокының иң тәмле вакытында уянып, Мәдинәмнең кешегә ишеттермәскә тырышып кына елап-сыктап ятуыннан сискәнеп киттем.
—Ни булды? Яман төш күрдеңме әллә? — дип, иркәмне кочып алдым.
— Төшем т^гел, өнем куркытты. Балам искә төште.
Чынлап торып кузгалырга вакыт җитте; иртәгесен үк без, Мәдинә белән аның администрациясенә барып, мәсьәләне кабыргасы белән куйдык.
— Без югалган баланы эзләргә чыгабыз, моның өчен Мәдинәне ике- өч көнгә эшеннән бушатып тору кирәк.
Үтенечне Мәдинә үзе курка-ояла гына әйткән булса, бәлки колак яныннан гына да уздырган булырлар иде. Миндә чын солдат каны кузгалган иде инде, сүзем кискен чыкты, безгә каршы килә алмадылар. Маҗаралы бу сәяхәтне без туп-туры роддомнан башладык. Мәдинәнең администрациясе белән сөйләшкәндә сүзне кискен башлау нәтиҗә биргәч, мин бу урында да шуны кулланып карадым. Хәтта тәвәккәллеккә барып: «Бала минеке, мин фронтта каты яраланып, госпитальдән озак вакыт хәбәр алмаганлыктан, Мәдинә чарасыздан баланы калдырырга мәҗбүр булган»,—дип очынып алдым. Ләкин бу урында очынуым нәтиҗә бирмәде. Мәдинә калдырган язу минем очынуларга караганда көчлерәк булып чыкты. Безгә баланың кайда икәнлеген әйтмәделәр Шулай да, сорашкалый торгач, әлбәттә, чама белән эзенә төшә башладык. Кулыбызга берничә адрес килеп керде. Беренчесе кай-дадыр шәһәр читендәрәк тар гына тыкрыкта яны белән салынган ике катлы өйнең беренче каты булып чыкты. Хуҗасызлык өйгә керү юлыннан, баскычлардан ук күренеп тора иде монда.
— Сез дә шул Габделәхәт үксезне эзләп килүчеләрмени? — дип, кулын билендәге алъяпкычына сөртә-сөртә безне урта яшьләрендәге
ер хатын каршы алды. — Ярыйсы гына исәеп киләдер иде улыбыз, оәхетсезлеккә каршы, юк кына чирдән әтиебез үлеп китте. Ялгыз башыма ятим бала үстерү авырга киләчәкне кайгыртып, картымның ту- ганнан-туган кардәше Зарифҗан кучер ярдәмгә килде. Көтеп-көтеп тә. оәинәп җиңгәгездән булмады, үстерерлек хәлебез бар, бирегез ятиме . гезне безгә. Ким-хур итмәбез,— дип зинһарлап сорагач, озак уйлап тор- * мадым, тәвәккәлләп бирдем дә җибәрдем. Аларның адресы карагыз әле, бөтенләй таркалып калдым бит Өйгә кереп утырыгыз әле.
Ханым чак кына бөтерелгәләп алды, аптырабрак сузды:
Күл башымы, су башымы, бар бит әле шундый бер урам
— Бар, апа, бар ул адрес безнең кулыбызда.
Шул адрес буенча без китәргә ашыктык. Ләкин «Күл башы» безне га- ачык чырай белән каршыламады
— Бар бездә андый малай, ике елдан бирле бар,— дип, тексе генә * эндәште йр урталарындагы кеше. — Тыңлыйк, ни йомышыгыз төште ул S малайга?
Беренче сүзләреннән үк эшнең җиңел булмаячагы сизелеп тора иде. Абзыйның тырпаеп эндәшүе мине дә кузгатты. Сүз җитдидән китте *
— Ике ел үстереп тәмам кеше иткән баланы ансат кына белмәгән- ~ күрмәгән кешегә биреп җибәр имеш.
— Әгәр ул күрмәгән кеше дигәнегез баланың атасы булса? — Миңа ® да эреп торырга вакыт калмаган иде монда.
Миңа Мәдинәдә өстәде. Кыскасы, безнең уйнап йөрмәгәнебезне, мин = каты җәрәхәтләнеп госпитальдә хәбәрсез озак ятканда Мәдинәнең са £ быйны роддомда калдырып чыгарга мәҗбүр булганлыгын аңлатып әйт • кәч, абзыйның бераз йомшаганлыгы күренде. Алар ирле-хатынлы бер берсенә моңсу гына карашып торганнан соң (хатыны елап ук җибәрде!), аптыраудан нишләргә белмәгән баланы безнең кулга китереп тоттырырга мәҗбүр булдылар Әлбәттә, җиңел аерылышу булмады бу, әмма бү- тәнчә мөмкин түгел иде.
X
Балалар бераз тартынып торганнан соң татуланып, бер-бсрсенә ияләшеп киттеләр. Малай «з» авазын ачык кына чыгара алмын, шунлыктан сөйләве чак кына сакаурак, хәер, бу кимчелеге аны һич төшерми, безгә якынайта гына иде
Малай хәзер өйдәгеләр өчен улыбыз Әхәткә әйләнгән, аны тулы исеме белән әйтсә бары тик әбиләре Фатыймәттәй генә әйтә. Башкаларның да нсемне кыскартып әйтүләрен өнәми
— Телегез калыр ие баланың исемен тутырып әйтсәгез.— дип, сукранып куя. Титулларны да саташтырмый башладык мин —әти. Мәдинә — әни, Хатирә белән Әхәт безнең балаларыбыз булып калды Тик Хатирә өчен әбиебез генә икенче ягы белән ачылды түгел микән? Элек ул кызый өчен турыдан-туры «әби» генә иде, хәзер аның әбисе әтисенең әнисе булганы өчен әби икән. Өйдә дә, күрше-тирәдә дә икенче әни булганлыгы турында телгә керткән кеше юк, гомергә болай яшереп саклый алмаслар, телгә керер. Озак көттермәде, һич уйламаганда Әхәт сиздереп тә куйды Нәрсәдәндер сүз чыгып, мин Мәдинәгә төксе эндәшкәнмен, хатыным моны авыргарак алып
— Син, Фәрди дус, әтәч булып та кычкыра беләсең икән,— дип шаяртып куйды.
Өч яшьлек Әхәт — җирдән өч карыш калыккан малай — шуңа игътибар иткән булган
— И, анда безнең атка утырып йөри торган әти әнигә болай гына әйтми иде.— Ул, андагыларны мондагылар белән бутарга ярамаган- лыгын сизгән кебек тотлыгып, сакауланыбрак калды, шулай да әйтә башлаганын төгәлләп чыкты: — Бервакыт исереп кайтып, әнигә шул кадәр кычкырды... Аннары урындык алып өстенә атты.
Мәдинә малайны тиз генә кулыннан алды да почмак якка, уенчыклары янына илтергә ашыкты. Соңыннан без бер-беребезгә карашып алдык: «Ә, шулай икән әле! Бик үк түгәрәк тә түгел икән. Бездән башка тагын дөньяда атка утырып йөри торган әти дә бар икәнэ,— дигән мәгънә чагылып калды безнең бу карашып алуыбызда. Бер үк вакытта без сабыйны урындык белән бәрешә торган дөньядан үз вакытында алып китә алганыбыз өчен шатланып та куйдык. Кыскасы, хәзер безнең өйдә бөтенесе дә үз урынына утырды. Хатирә өчен дә әни бер генә, Мәдинә әни генә бар иде. Әгәр кызыбыз кайчан да булса үзенең чын әнисен белеп алса да, моннан гына әллә ни үзгәрмәячәк. Дөнья шулай ул: берәү килә, берәү китә, тормыш дәвам итә — каршылыклары, бор- чу-шатлыклары, жырлары һәм күз яшьләре белән...