ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ЯЗУЧЫЛАРЫ
нтугызынчы йөзнең соңгы чирегендә аеруча үсеп киткән татар мәгърифәтчелек әдәбиятына хатын-кыз язучылар әсәрләре үзенчәлекле аваз булып кушыла. Үзләренең уй-кичерешләрен. теләк һәм омтылышларын белдереп, матбугат мәйданына чыккан Галимәтелбәнат Биктимерэва. Хәнифә Гыйсмә- туллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрия һ. б. язучыларның китап һәм шигъри парчаларында ир белән хатын арасында тату-тигез тормыш идеалы, кыз балаларны укыту зарурлыгы, бала тәрбиясе кебек заманының актуаль мәсьәләләре күтәрелә.
Татар мәгърифәтчеләре милләтне агарту, алга җибәрүдә хатын-кыз азучыларның зур урынын аңлыйлар, аларның матбугатта чыгуларын хуплап каршы алалар Р Фәх- ретдинов Г. Биктимерованың 1897 елда басылган «Мөгашәрәт әдабе» (Тереклек итешү әдәпләре — М. Г.) китабына язган сүз ахырында: «Язучы Галимә ханым без ои әһеленә аналык хезмәте И’деке кеби — нә кадәр кыз балалзрга мөгаллимәлек һәм итмәктәдер... Гүзәл хезмәттер»,— дип югары бәя бирә
Г. Биктимерова аңлаешлы әдәби телдә, публицистик рухта язган әлеге китабында гаилә мөнәсәбәтләренең күп якларына туктала, андагы аңлашылмау очракларын бетерү юлларын эзли1. Фикерләрен куәтләү өчен ул күп кенә әдәби үрнәкләр китерә һәм үзе дә аерым шигъри парчалар иҗат итә
Бу чорда матбугатка килгән хатын-кыз язучыларның бер өлеше традицион стильгә таяналар, үзләренең мәгърифәтчелек фикерләрен куәтләү өчен көнчыгыш әдәбиятыннан файдаланып хикәяләр иҗат итәләр. Мәсәлән. Галимә Рәхмәтуллинаның «Иҗмагъ ишеге» (Бер фикергә килү юлы) дип исемләнгән хикәясендә вакыйга һәм персонажлар чит географик җирлектән алынган Туренка тавында бик күп еллар гомер итүче бер шәех янына өч мөсафир килеп туктый. Аларның исемнәре үк нәрег ззлөп йөрүләре турында сөйли. Картракларыннан булган Гакыл исемлесе мең елдан бирле Хакыйкать дип исемләнгән атасын эзли һәм барча кешеләрнең дә акыл белән зш итүләрен, бер-берсенә дус булып яшәүләрен күрәсе килә Ләкин ул эзләгәнен таба алмый; «Галим-голәмә мине дошман күреп үз яннарыннан сөрделәр Дөнья халкы ерткыч хайваннарга әйләнеп беттеләр Әгәр бер кавем вә милләт икенче кә- ■ем вә милләттән куәтле булса, шул кавемне җәбрән тәләф и»ә- — ди
Шуңа кушылып. Каһәреттин исемлесе «Мин дә кардәшем Гакыл кебек куылдым... Патшалар вә аларның янында вәзирләр вә мәмләкәт хөкемендә, казыйлар вә морит тәрбиясендә, ишаннар, мәхәллә тәрбиясендә муллалар сәбәбе илә дэнья халкы бозыклык дәрьясына гарык булды».— дип өсти
Шул рәвешчә, язучы әкият геройлары авызыннан үз вакытының гаделсезлекло- рен ачы тәнкыйть итүне максат итеп куя Әсәрнең ахырында өченче персонаж Га- делотдиннең түбәндәге сүзләре китерелә. «Адәм балалары бердән күрелеп, бәндә үзен башка милләтләрдән вә яки фирка, җенесләрдән артык күрмәсен Мәгыйшәт дөнья тереклегендә аларга якын, дус булсын... Нәсел аермасы вә җенес үзгәлеге игътибарга алынмасын Мәгәр хезмәт ияләре йөзендә аларның күркәм сыйфатлары, ягъни иҗтиһат, ният, гамәлләре — халык файдасына хезмәтләре игътибарга алынмам лазим». Бу инде әсәрнең заман сулышына аваздаш булуы турында сөйли
1905 ел революциясе тудырган шартларда, татар телендә матбугат барлыкка килгәч, татар хатын-кызлары тагын да активлашалар, үзләренең хокукларын даулап, газета-журнлллард.т ялкынлы публицистик мәкаләләр язып чыгалар
Беренчеләрдән булып хосуси имтихан тотып, укытучы исемен алган Зөһрә Таһирнекең «Бонем фикерем» дип исемләнгән зур публицистик мәкаләсе «Каэзн мехбире«
' «Мп> .1» .р .< .д«П«» < ПгтерТМ' «ьсичс висма. I» '
Т<Мпф ит ■ Пгтср > кжим чнгара
Ibl
У
газетасының 1905 ел, 28 ноябрь санында басыла. 3. Таһирия «үтергән мәсьәләләрне бик күп хатын-кызлар (Суфия Коләхмәтова һ. б.) яклап чыга. «Укып гаять шатландым»,— дип яза Г. Камал бу мәкалә хакында. Чөнки, аның каоашынча, Зөһрә ханым «...артта калуыбызның сәбәпләрен бик яхшы аңлатып яза... байлардан ярдәм көтеп тормыйча, ачык фикерле яшьләрнең эшкә алынуларын таләп итә».
Шул көннәрдән башлап татар телендә чыккан барлык гаэета-журналларда «Хатыннар галәме», «Хатын-кызлар тавышы», «Хатын-кызлар дөньясы» дигән бүлекләр оештырыла. Бу бүлекләрдә басылган мәкалә һәм шигырьләрдә татар хатын-кызларының патриархаль семья коллыгыннан котылып, иҗтимагый көрәшкә катнашырга омтылулары, кешелек хокукларын таләп итүләре чагыла. Бу яктан «Фикер» газетасы. «Әл-гаерел-җөдит» журналы, соңрак «Әл-ислах» газетасы битләрендә басылган публицистик мәкаләләр аеруча игътибарга лаек. Мәсәлән, Фәрханә Алушева (1886—1958) «Фикер» газетасының 1906 ел, 26 нчы санында басылган социаль эчтәлеге мәкаләсендә инде хатын-кызларны азатлык өчен актив көрәшкә ачыктан-ачык чакыра. «Хөр булуын теләсәгез, вакыт кичекмәстән, үзегез иркенлек алырга тырышыгыз. Патша думасыннан, буржуазиядән азатлык көтү ялгыш хыял ул. Дума депутатларыннан азатлык турында һичбер нәрсә көтәргә ярамый, бай хезмәтчесенең файдасына вә һичбер бояр крестьян тормышының яхшыруына тырышмый!»— дип хатын-кызларга мөрәҗәгать итә ул. Бу фикерләр шул ук елларда Г. Тукайның «Әл-гасрел-җәдит» журналында басылган «Мәхарәбә вә государственная дума» дигән мәкаләсенә аваздаш булып тора.
Редакция баш күтәрә башлаган елларда дә татар хатын-кызларының мәкаләләре, шигырь һәм хикәяләре ялкынлы публицистик рухын җуймый. Шундый шигырьләрнең берсен укыгач, Сәгыйть Рәмиев «Юк, үлмим! Торам әле» дигән лирик прозасын (1907) язып, үӘл-ислах» газетасында бастырып чыгара. Шунда: «Барча кызыктан бизгән, барча өметләремнән кул селтәгән, барча галәмнән аерылган, тик үләсем генә... килә иде. Кинәттән күзем бер шигырьгә төште. Шигырьнең башы «Мәшһүр хатыннар» дип башлап, ахыры «Әл-иҗтиһат мәктәбе мөгаллимәсе Маһруй Мозаффария» дип беткән иде... Монда бу көнгә хәтле колакка да алынмый торган хатыннар сүзләре, хәзер инде, гади генә ташны түгел, иң каты ташлардан катырак булган татарларның чуеннан каты бәгырьләрен дә меңгә кисәрлек, үткен кылыч булып... ише телеп тора... иде.
...Монда бу көнгә хәтле «ирләр шул инде алар, ирләргә каршы бер сүз дә әйтергә ярамый» дип торган хатыннар фахиранә сурәттә бер мәһабәт белән күкрәкләрен киереп:
Сездә Сәмин булса, бездә Сәминә бар,
Сездә Әмин булса, бездә Әминә бар.
Мөселманда булмаса да булмас, әмма ’ Башкаларда «ботка каршы богиня бар!»— диләр алар.
Шул рәвешчә беренче рус революциясе чорында татар хатын-кызлары арасында башланып киткән уяну хәрәкәте авыр реакция елларында да сүнми, яңа революцион күтәрелеш елларында тагын да җанлана. Бу чакларда әдәбиятта, вакытлы матбугатта яңадан-яңа хатын-кыз язучылары (Зәйнәп Сәгыйдә. Гыйффәт туташ — Заһидә Бурна- шева, Рокыя Ибраһимия, Хәдичә Шаммасова, Мәфтүха Вәлидова. Әминә Мәхетди- ния. Заһидә Байчурина. Әминә Мотыйгия һ. б.) исемнәре еш «үренә. Аларның Тукай поэтик мәктәбе традициясе рухында язган шигырьләре, заман темасына караган хикәя, очерклары һәм публицистик мәкаләләре үз вакытының танылган газеталарында, зур күләмле әдәби журналларында («Шура», «Аң». «Сөембикә») Мәҗит Гафури Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал. Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләре белән беррәттән басыла һаоалап
Бу чорда матбугатта акт». катлаш,.» та,ар „
Мохбуожам.д А«чур»н.„ь,ң .„обл-культур. ашл.лла™ „руяа иг„»6а;,а
Ул 1896 „яЫҢ „артмкда Саратов туберл.еь, Д„а, (Д.„.„о)
— У» »» М -■
героинясы итеп хаксызга мәсхәрә ителгән авыл кызы — Гарифә алына. Хикәя түбәндәгечә башланып китә:
«Сентябрь аеның икенче атнасында сишәмбе көн сәгать 6 да Зарифә самовар куйды. 18 яшьлек үги кызы Гарифә өйне җыештырыл, чынаякларны хәзерләде. Күрше рус авылларында базар булганга, тирә-яктагы татар һәм рус авылындагы кешеләр җәяүлесе, атлысы бер туктамый үтәләр, һәр атнада шулай базар булганга, бу бер дә гаҗәп эш түгел. Ләкин ни өчендер бүген һәрбер үткән кешеләр боларның капкасына карый-карый, берәүләре куллары илә ишарә дә кыла иделәр. Зарифә, шөбһәгә төшеп, бер сүз әйтмичә урамга чыкты. Ни күзе илә күрсен, капканың яртыдан күп җире кап-кара, дегет илә буялмыш, Зарифә хәйран калып өйгә керде.
— Гарифә кызым, харап булдык. Капкабызны буяганнар. Инде атаңа ни җавап бирербез?— дип хәлдән тайган төсле урындыкка утырды.
Гарифә яшен суккан кеби калтырап китте».
Гарифәне бу хәлгә төшерүче — фәкыйрьләрнең «актык каннарын суыра торган Шәмси куштан улы Гайнулла». Ул авылның иң матур кызы Гарифәне үзенә карата алмагач, шул чакларның бозык гадәтләренә таяна. Бу чакларда кызның атасы авылларыннан ерак түгел фабрикада эшли, яман хәбәр аңа да барып ирешә. Кайткач, үэен-үзе белештерми, башта хатынын сугып ега, аннан кызын имгәткәнче кыйнап, өй алдына чыгарып, ябып куя. Бичара Гарифә бу кыйналудан беркадәр терелсә дә, салкын идәндә ятып алган чире — чехотка авыруы аны бик яшьләй кабергә илтә.
Мәхбүгҗамал шушы фаҗигале вакыйгаларга бәйләп, кешеләр арасындагы мө-нәсәбәтләрне, авыл кулакларының халыкка китергән зарарын ачынып сурәтли. Хикәядә ерткычлыгы белән күрсәтелгән Шәмси Куштан улы Гайнулла М. Фәйзинең ■Галиябану» драмасындагы Исмәгыйль образын хәтерләтә.
Хикәя шул чор мишәр авылларының этнографиясен, туй йЪлаларын төрле яктан күрсәтүе белән дә кызыклы.
М. Акчуринаның сезонлы эшчеләр тормышын чагылдырган, русчадан файдаланып язган «Хәммал Ягъкуб» (йөк ташучы Якуб — М. Г.) дип исемләнгән бер хикәясе 1915 елда аерым китап булып басыла. Ул чордагы эш шартларын, эшчеләр белән приказчиклар мөнәсәбәтен, гомумән, эшчеләрнең үз араларында төрле характерларның булуын күрсәтү ягыннан бу әсәр Ш. Камалның «Козгыннар оясында» хикәясенә аваздаш.
Авторның «Көчсезләр, мәэюс вә пессимистларга гыйбрәт» хикәясе оптимистик рухта язылган булуы белән әһәмиятле. Анда язучы үз кул көче белән көн итүче Бикмәй картның башыннан бик куп авырлыклар кичереп тә. төшенкелеккә бирелмәвен башкаларга үрнәк итеп куя.
М. Акчурина халык әкиятләреннән файдаланып та яза. Мисал итеп. «Таш кием» дип исемләнгән, әкият стилендә язылган бер әсәрен алырга мөмкин. Менә шушы әсәрләр Мәхбүпҗамал Акчуринаның революциягә кадәрге татар демократик прозасына шактый зур өлеш кертүен раслыйлар.
М. Акчурина хикәяләрендә генә түгел, мәкаләләрендә дә үз вакытының социаль тигезсезлек күренешләрен басым ясап күрсәтә. Мәкаләләренең берсендә ул либерал буржуа хатыннарының хезмәтчеләргә карата булган «гадел мөнәсәбәтләрен» фаш итеп: «Бу асрауларга ни мөкяфәт (хезмәт бәрабәренә бирелгән бүләк — М. Г.) бирә- мез?— Еллык яки айлык хак, ашарга азык, йоклар өчен нинди булса бер почмак! Кулымыздагы хезмәтчеләрне коллар рәвешендә тотасыбыз килә. Менә моны инде гадәләт димез»,—дип көлә. Икенче бер урында зур тетрәнү белән: «Толстойның «Воскресеньепсен укыганда, йөрәкләр кысылып, аркада кырмыскалар йөргәндәй була. Андый Катюшалар бездә аз түгел. Тик аларның хәлләрен матбугат галәменә куючылар күренми»,— дип яза («Шура», 1911, 15 сан).
Ваши аска алганыбызча. М.хбүлҗамал Анчурина адаб, мирасны барлау аны айрану ниракиаг. зурында да макал,лар 1911 „д, «Шура. 61.
смлган бор „ак.л.сонда ул борынгы а„6и ,д„р.„,рд.„ -Сайфелмал.,. һам .Та- һир ил. Зелрэ- поэмаларына ш.кзый гулы анализ „„й. К.ш.л.кн. куп „сырлар ныкландыр,., с.ф махәббат зом.сыиа багышланган бу асарлар,., әһәмиятләре турында сөйли. н
Мәкалә полемик рухта язылган. Ул чакларда яшь язучыларның бер теркеме дини >мтәлекле әсәрләр рәтеннән бу поэмаларны да татар хатын-кызларының гомерләрен бушка уздыруга сәбәп булган әсәрләр дип читкә кага башлаган М. Акчурина әдәби * мираска андый ваемсыз, берьяклы караш белән килешә алмый. «Кашки без. хатын- F кызлар, бу китапларны укып, эчтәлекләрене аңлап, гомер сарыф иткән булса идек, без дә, бәлки, бу кадәр түбән, һичнәрсәдән хәбәрсез калмаган булыр идек «Сэй- ♦ фелмелекпие аңлаган кызга башка китапларны аңлау да кыен булмас иде».— дип яза, 3 позмаДагы саф мәхәббәткә тугрылыклы геройларның эш-хәрәкәтләрен яшьләргә үр- < кәк итеп куя. Мәгъшукасы Бәдигыйҗамалиы эзләгәндә нинди авырлыкларга тәшүенә 5 карамастан, Сәйфелмөлекнең юлыннан чигенмәвен сөйләп килә дә «Безнең гасыр- J иың яшь каһарманнары, аз гына авырлык тою белән, кергән юлларыннан артка чи- J геиүне бернигә дә санамыйлар»,— ди.
«Таһир илә Зөһрә» поэмасына М. Акчурина тагын да киңрәк туктала Аның эч- 2 тәлеген, сюжет үстерелешен әдәби бер зәвык белән сөйләп чыга, поэманың кон- — фликты нигезендә социаль тигезсезлек ятканын дөрес билгели. «Таһир күркәм, мә- t- һабәт галим егет булса да. ятим вә фәкыйрьлегеннән, ханым (аны) үэ кызына тиң * † күрмичә бар гомеренең җимеше булган бердәнбер кызыннан аерылз Бу илла 2 гыйбрәтле, күңелләргә тәэсир итә торган хикәя нидән икән әхлак бозуга сәбәп < була!»—дип яза.
М. Акчурина бу әсәргә кергән җырларның заманында үзләренә хас аерым кәй- * ләре булуы турында да искәртә. «Таһир илә Зөһрә» китабындагы җырларны борын- х гыдан калган кәе илә җырлаганда, гаепләүче әфәнделәрнең күңелләре йомшарып. = аркаларында кырмыскалар йөрүенә дә асла шөбһә итмим».— ди. Шунда ук автор, - киләчәктә «Сәйфелмөлек» һәм «Таһир—Зөһрә» кебек мәхәббәт поэмалары сюжетына -** опералар «куелуына өмет өзел булмыйдыр» дип та өсти
Әдәбиятчы бу ышанычында ялгышмаган, «Таһир—Зөһрә» поэмасының татар һәм < үзбәк поэзиясе антологиясенә кертелүе һәм аның сюжеты нигезендә кинофильм иҗат “ ителүе моны ачык күрсәтә £
М. Акчурина борынгы кулъязмалар арасыннан да әдәби кыйммәте булган җеү- у һәрләр табылу мөмкинлегенә тирәннән ышана. «Жәүһер кадерен сарраф белер» У дигән мәкаль бар. Без шул сарраф булмый торып, асыл ташларны тикшерүгә кере- * men. энҗене бисердан аера алмыйча ташладык... оят түгелме!»—ди ул «Шура» t ' журналының 1917 ел. 7 нче санында басылган бер мәкаләсендә Шунда ук борынгы г әдәби ядкарьләрдән Суфи Аллаһиярның «Себател-гаҗизин» китабына тулы гына күзәтү ясый. Бу китапны элекке кадим мәктәпләрендә хәлфәләр, хәтта абыстайлар да укытканнар. М. Акчурчна хаклы тәнкыйть иткәнчә алар китапның мәгънәсенә үзләре дә төшенеп җитмәгон булганнар. Укытканнар. « ләкин уку илә аңлау арасында бик зур аерма булганга, китапның әдәби файдасы яшерен калган. Билгеле, ул гаепне шәкертләр өстене йөкләп булмый, остазы ни укытса, шуны укый биргән». Шул рәвешчә. халыкка әдәби әсәрләрнең чын кыйммәтен төшендерә алмауда төп гаепне М. Акчурина үзләрен галим-голамө дип санап йөргән хәлфәләргә һем гомумән руханиларга йөкли. 1915 елның 15 мартында «Сөембикә» журналының 9 ичы санында басылган «Кемнән бу!» дигән мәкаләсендә дә автор халыкның артта калуына, бигрәк тә хатын-кызларның кол хәлендә изелеп яшәүләренә руханиларның бер сәбәпче булуларын күрсәтә
М. Акчурина фольклор материалларын җыюга да зур игътибар биргән Аның «Кыз елату» дигән бер мәкаләсе («Шура» журналы. 1?11 ел. 20 сан) бу өлкәдә онытылып бара торган әдәби материалларны искә төшерә. Язучы, безнең татар хатын- кызлары арасыннан да селетле һәм батыр кешеләр булган дип сөйләп килә де. шуны раслау өчен халык иҗатына мөрәҗәгать итә. «Борын заманда,— ди ул,— солдат кызга халык тарафыннан чыгарылган җыр (шигырь) исеме тешә Борын заман булган Шәмсекамәр туташның зифа буйлы, озын чәчле назаиетле сыйфаты күренгән төсле була. Моның соңында, аның солдат киемендә җәсарәтле : кыяфетте солдатларга башлык итеп торуы күз алдыма килә
1 Сарраф ювелир
† Җ.кярәтле батырларча
•Юк, юк, безне җәсарәтсез куркак иткән нәрсә тик наданлык. Наданлык богау- ларыны бозып ташласак, без дә башка милләт хатын-кызлары кыйлган мактаулы эшләрне кыйлырга ярарбыз»,— дип, үземне юатам...
Шәмсекамәр туташ хакындагы җырларның исемдә калганнарыны җырлап җибәрәмен. Җырның мәфһүменә караганда: Шәмсекамәр туташ үзенең шәкерт энесене аяп, аның өчен солдатка китә. Бу эше өчен муллалар тарафыннан «шәригатькә хилаф» дигән сүзләрне дә ишеткән булырга охшый. Хәтта үзенең эшенә үкенүе дә аңлашыла. Тора-бара, җәсарәтле туташ, ир солдатлардан өстен чыгып, полковник дәрәҗәсенә ирешүе аңлашыладыр.
Иске җырларны сөюче ханым вә туташларга, үз каршымда кыйммәтле саналган җырның хәтеремдә калганнарын язып китүне мөнасип күрәм.
Талибымны аядым, җанымны утка салдым, Шәригатькә хилаф кылдым, военныйга тап булдым. Кара каршы гурнича . уртасында кырлича2
Мин тугыйнча таш туса иде. кыздан солдат булгыйнча. Тәрәзәдән карадым, майлап сачем тарадым.
Тал чыбыктай буй үстердем, падишага ярадым.
Җома мәчет башында, ике асыл кош күк ала.
Кырык мең солдат арасында Шәмсекамәр чин ала. Квартирам төбендә пар ат җиккән дружка,
Әтием майор, мин полковник, бергә чыгыйк орышка...
Тәрәккый иткән милләтләр үзләренең каһарманнары, каһарманәләре хакында калын китаплар язып, исемнәрне мәңгегә калдырганнар. Безнең югары сыйныф саналган голамә кыйсмы андый «вак-төяк» нәрсәләр илә гомер зайыгъ итүгә кимсенгәннәр Җырны, музыканы, «харам» дип күрсәтмәсәләр, җырларыбыз музыкага салына барса, бердән, югалмаслар; икенче(дән), үзләренең милли музыкаларны тыңлап, халыкта милли хисләр уяныр иде. Шул җырлар, музыка тавышы тәэсире илә йөрәкләр дулкынланып, башлар уйга чумса, миләребез бу кадәр оешып катмаган булыр иде» («Сөембикә» журналы, 9 сан, 1915 ел).
Бу мәкаләдән дә күренгәнчә, М. Акчурина кыю рәвештә реакцион руханиларга каршы чыга, халкыбызның тарихын, авыз иҗатын барлау ихтыяҗын искәртә. Шул рәвешчә, язучының иҗат интереслары гаять киң булган һәм ул үз чорының тормышын, үз халкының көнкүрешен нечкә күзәтеп барган, дигән нәтиҗәгә киләбез. Үз әсәрләрендә ул хатын-кызлар азатлыгы өчен генә түгел, гомумән, бөтен хезмәт халкының бәхетле тормышка чыгуы өчен көрәшкән.
Әсәрләрендә көткән шул бәхетле тормышны совет власте алып килгәнен язучы үз күзе белән күрә. 1929 елдан башлап 1948 елга кадәр —вафат булганчы Баку да яши. 1934 елда М. Акчурина Азербәйҗан язучыларының I съездына кунак итеп чакырыла һәм съездның утырышларында катнаша.
Күргәнебезчә, М. Акчурина — әдәби мираска зур ихтирам белән караган язучы. Үз чиратыбызда без аның күпкырлы иҗат мирасын игътибар белән өйрәнергә, реалистик хикәяләре һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән яшь буынны таныштырырга бурычлыбыз.
Зәйнәп Сәгыйдәнең4 дә шигырь һәм хикәяләре социаль эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Ул яшәештә булган хаксызлыкларга протест белдереп чыга, укучыларны уйланырга, тигезсезлекләрнең сәбәпләрен эзләргә этәрә «Нигә соң алай?» дип исемләнгән шигырендә:
Ник табигатьтә тигез түгел икән бу дөньясы:
Берсе ярлы, берсе бай, берсенең юк анасы‡
‡ 3.>йн.>1| С.гыйдәнек шигырьләре вакытында ей «Татар по.тиясе антологиясе-нә керми калган иде бара. Ташкентта кызы Сөмбел белән яши
' Гурнича ак ей ' Кырлича баскыч ’ Җома - жомга
6УЛХ с,бапле- кызганычка каршы. Хөрмәтле шагыйрәбез исән. 86 нчы яше белән
Бер ягында — анда җәннәт, анда нурлар ялтырын.
Бер ягында — ярлы мескеннәр елый, икмәк сорый.
(«Шура* 1915. 12 сан. 375 бит)
♦
Шагыйрәнең татар демократик прозасына керткән элеше игътибарга лаек Яшь- •» тан үк хезмәт кешеләренә теләктәш булып үскән 3. Сәгыйдә «Юләр егет» (1915) ди- 7 гаи әсәрендә беренче империалистик сугыш елларында сезонлы татар эшчеләре тор- 5 мышыннан гаять характерлы бер эпизодны сурәтли. Хикәянең баш герое — тормыш ~ авырлыклары алдында җиңелеп калырга теләмәгән, ял вакытларында башка эшче- " ләриең дә күңелләрен ачарга сәләтле булган яшь эшче егет. Аның һәрвакыт уенчак - табигатьле булуыннан чыгып, кайберәүләр «акылы ким, утыз тугыз кадак кына, би- J чара» дип саныйлар һәм аңа «юләр егет» дигән кушамат тагалар. Аның шундый ха- х рактерыннан мойка приказчиклары да файдаланалар Көннәрнең берендә, мойкада - кызу эш барганда, җитмеш биш тиенлек тимер эш коралы суга тешә Әлеге егет, х иптәшләренең соравы, приказчикның кушуы буенча салкын суга чумып, шул тимер ки- л сәген алып бирә.
Ә бервакыт су коенганда егет үзе бата башлый. Хикәядә яр башыннан хуҗаның, приказчикның һәм бик күп башка куштаннарның илтифатсыз гына аның батканын ♦ карап торулары ачы нәфрәт белән сурәтләнә. Тик шул вакытта эшче кызларының — берсенең. «Нишләп торасыз, таш йөрәкләр!» — дип кычкыруына араларыннан и иен- X че батыр егет, уянып киткәндәй булып, тиз генә чишенеп суга ташлана һәм иптәшен коткара «Яр читендәге халык «юләр»не чолгап алдылар, аның уңайсыз хәлдә бу- > луына да карамый, суга төшкәнлеге өчен әрли башладылар Халыкның әрләвенә ~ каршы ул бары бер генә сүз әйтә иде: <
— Кеше тимер артыннан суга төшә, ә кеше артыннан кеше тешми!»
Шул рәвешчә, хуҗа һәм ялчы-приказчикларның кешелексезлеге де, капитализм ь- чорында үз интересы белән генә яшәүче, иптәшлек хисләрен җуйган кайбер на- у ты күңелле кешеләрнең хезмәт ияләренең үз араларында булуы да хикәядә нәфрәт у уты астына алына. «Тормышыбызда көн дә диярлек көчлеләр тарафыннан көчсез- ™ ләргә ителеп торган мөгамәләләрне күреп уйга таласың да. ихтыярсыз «Дәрес әйт- э кән «юләр егет».— дисәң.— кеше тимер түгел — аның артыннан суга төшмиләр» Бу X соңгы искәрмә 3. Сәгыйдә хикәясенә ачык публицистик тон бирә капиталистик мөнәсәбәтләрне гаепләп чыга.
Хикәядә икенче дәрәҗәдәге образларның характерларын ачу очан до кыска, ләкин бик тапкыр детальләр табылган терле социаль катлаудан туплана килгән сезонлы эшчеләрнең үзенчәлекле сыйфатларын ачып бирә алырлык бик матур картиналар иҗат ителгән: әнә «һаваның бозык, кониең эссе вакытларында еспәречиән караучы приказчикларның тәрбиясез мөгамәләләренә игътибар итми җырлап йори торган эшче кызлар... Әнә бәхетсез никах аркасында үзенең карт моәзинои ташлап, мойкага килеп кергән яшь хатын... Әнә, кеше барына-югына карамын, бертуктаумый сукранып йөри торган карчык... Менә тагы үзен ничектер Николаевский солдатлар җөмләсеннән саный торган каравылчы бабай да. скрипкасы кулында булса да. уйнамый. уйга чумган... Әнә гомеренең өчтән ике элешен мәдрәсәдә үткәргән вә бертуктамый укып йерүе белән «ишан» исемен алган шәкерт һәм бер ахунның бич кадерле баласы булып үсеп тә, мәдрәсә почмагыннан мойкага ташланган мәхдүм .» 3. Сәгыйдә эшчеләр сыйныфының терле социаль катлаулар эченнән, беренче чиратта, изелүчеләр арасыннан чыккан кешеләр хисабына тулылана баруын күрсәтә Хикәянең бор әһәмиятле ягы әнә шунда.
Татар хатын-кыз язучылары матбугат һәм. гомумән, әдәбиятның кешелек тормышында тоткан урынын аңлау һем аңлатуга шактый кыю омтылыш ясыйлар Хатын-кызлардан беренче буларак китаплары донья күргән Хәнифе Гыймотуллина үзенең 1895 нче елда басылган «Торгыйб» (кызыксындыру — М. Г.) дип аталган китабында: «Матбугат җомло кавемнәрнең (барлык халыкларның — М. Г.) тәрәккыйләренә хезмәт ите Бер-беремознең сүземеэне икенчегә ирештерме» хосусында олуг •асыйта» — дип матбугатның зур аралашу чарасы булуына һем прогресска хезмәт итүенә игътибарны юнолтә
Татар шагыйрьләренең поэзиянең тәэсир итү көчен дә тирәннән аңлап эш итүләре күренә. Мәсәлән, Мәфтуха Вәлидова 1915 елда басылган «Күңел бүләкләре» дип аталган җыентыгының керешендә; «Шигырь инсанның иң нечкә хисләрен кузгату илә бәрабәр, инсанга икенче рух тәэсир иттерә... Шуның өчен дә иң хәэин (кайгылы — М. Г.) адәмнәр дә шигырь укысалар, яхуд тыңласалар, күңелләре нечкәреп үзләрендә бер төрле шатлык хис итә башлыйлар вә башка эшләргә дә рәгъбәтләре (дәртләре— М. Г) артадыр»,— дип ассызыклап күрсәтә.
Хатын-кыз язучылар Габдулла Тукайның үзләренә ясаган бәрәкәтле тәэсире турында гына язу белән чикләнмичә, аның иҗатына объектив бәя бирүдә дә актив катнашалар Маһруй Мозаффария «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире» дигән мәкаләсендә, беренчеләрдән булып: «Габдулла Тукай хакыйкый халык шагыйре иде...» — дип язып чыга. («Мәктәп» журналы, 1913, апрель).
Халык шагыйре иҗатына әтрафлы анализ ясаган хезмәтләр арасында Мәрьям Мөхетдиниянең 1916 елда. «Аң» журналының 6 санында басылган «Габдулла Тукаев әдәбияты» дип исемләнгән мәкаләсе аеруча үзенчәлекле. Тәнкыйтьче анда Тукай иҗатының гаять күпкырлы һәм социаль эчтәлекле булуына басым ясый: «Куп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымыннан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр . Тукай... шигырьләрендә... искә төшерелмичә үткәрелгән хәятның һичбер тармагы юк...»,— ди. М. Мөхетдиния шул уңай белән Тукай иҗатының, Тютчев, Фет һәм Надсоннарга караганда, Лермонтовка якынрак булуын искәртә. Шагыйрьнең борчылулы уйлары халыкның авыр тормышына бәйле булуын әйтә, фикерләрен раслау өчен «Көзге җилләр», «Дин вә гавам» кебек социаль эчтәлекле шигырьләрдән мисаллар китерә. Мәкалә авторы Тукай иҗатының асылда оптимистик характерда булуын, аның яшьләргә һәм киләчәккә зур өметләр баглавын «Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләр», «Сагыныр вакытлар», «Шагыйрь» кебек шигырьләреннән өзекләр китерү белән раслый. «Шунда ук ул шагыйрь иҗатын яшьләргә дөрес аңлатуның зарурилыгына да басым ясап күрсәтә, үзенең мәкаләсен Тукайның «калдырган бүләкләре хәзерге һәм киләчәк буын татар балаларының рухын тәрбия итәчәк, аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты яңа тормышка алып барачаклар»,— дип тәмамлый.
Күреп узганыбызча, XIX йөзнең соңгы чирегендә матбугатка килгән татар хатын- кыз язучылары 1905 ел революциясе чорында тагын да җанланып, соңрак зур әдәби эшчәнлек күрсәтәләр Алар инде тәрбияви-педагогик эшчәнлекләре, үзләренә азатлык яулап язган ялкынлы публицистик мәкаләләре белән генә түгел, бәлки тагар демократик поэзиясе, реалистик прозасы һәм өлешчә әдәби тәнкыйть үсешенә дә мәгълүм өлеш кертәләр.
Соңгы вакытта чыккан хезмәтләрдә әлеге исемнәр искә алынып, кайберләренең иҗат биографияләре белән таныштыру омтылышы булса да, әле һаман да революциягә кадәр иҗат иткән хатын-кызларның үз әсәрләре газета-журналларда яки аерым җыентыкларда гарәп хәрефләре белән басылган хәлендә генә саклана. Хәзерге укучыларның күпчелеге бу хәзинәдән тиешенчә файдалана алмый тора. Берничә шагыйрәнең аерым әсәрләре «Татар поэзиясе антологиясеинә кертелү һәм Заһирә Ьайчу- рина Газизә Сәмитоваларның сайланма әсәрләре басылып чыгу гына әле ул бушлыкны тутыра алмый. Авыр елларда йөрәк җылысын салып, киләчәккә якты өметләр баглап иҗат иткән татар хатын-кызларының тарихи әһәмиятле әсәрләре белән яшь буынны киңрәк таныштыру безнең алда зур бурыч булып кала