СОҢАРГАН ХАТ
Киләчәккә хатлар арып җит», Ә үткәнгә хатлар бармыйлар
Хәсән Т>фәи
Еллар үткән саен, Һади Такташны күргән, белгән кешеләр сирәгәя Киләчәктә шагыйрь турында нәфис роман да, сәхнә әсәре дә язарлар Аның тормышына бәйле һәр нәрсәне энҗе итеп эзләрләр җыярлар Әнә шул киләчәкне күздә тотып, чсәхнә арты, күренешләренә озек-нзек булса да тукталырга теләдем
Автор
1924 ел. Җәйге каникул вакыты. Без — Спасе, Мистай шәһәрләрендә укучылар тын урам буйлап әкрен генә сейләшеп йорибез.
—• Беләсезме, егетләр,— диде озын буйлы, юка иренле, юаш холыклы бер шәкерт,—Тукайга алмашка Такташ килде бит! Такташ!—дип кәйләп тә алды
«Ишек шакыйм. Тыңлыйм — бер тавыш юк.
Тагын шакыйм, тагын... тагын да...
Тен уртасы,- шундый, шундый шомлы;
Берәү дә юк тмрә-ягымда...
Безне күзгә күренмәгән шигъри коч үзенә тарта. балалык елларына кайтара Ә шәкерт салмак кына һаман койли Үзебез дә сизмәстән, шагыйрь турында бәхәсләшә башлыйбыз Шулай сайраша-сайраша. бер әйләнәсе урамны ике әйләнеп аккош атавына барып җиткәнбез.
...Коры Корнеле авылында (Алексеевский районы) Хафиз Хомзин яши иде Аны коеп куйган игенче дип булмый. Ул укымышлы кеше. Гомеренең күп элешен Терх- стан, Кавказ. Кырым ягында үткәргән. Рус һәм шәрык телләрен яхшы белә Шул Хафизның кече яшьтән рус мәктәбендә укыган Гелчәһрә исемле кызы бар иде.
«Әтием белән әнием турында» дигән истәлегендә Рафаэль Такташ берничә җом- лә бабасы турында яза.
__ «Әнинең әтисе. . рус әдәбиятын бик яраткан. Атаклы җырчы Федор Шаляпин белән якыннан таныш булган. Аның белән Париждан хатлар алышып торган.
Шуңа остәп. Такташның бабасы булган Хафиз мәктәпләр ачты, приютлар оештырды. тәрбиячеләр, укытучылар әзерләде, мәгърифәт учаклары оештыручы, совет
,г 1Т»
кибетләре ачучы булды, дияр идем. Такташ даирәсенә якынрак килик. Хәтеремдә бер күренеш саклана.
Гелчәһрә белән Спасстан авылга атта кайтабыз. Менә без бер тау янына килеп җиттек. Аста болынлык, елга, күпер.
— Апа, дилбегәне мин тотыйм. Алаша дулый.
— Утыр,—диде бу.
— Юк, апа, «утыр» түгел. Күпер баганасына китереп бәрсә, харап булабыз. Мин ир җенесе, бир дилбегәне.
— Куян! Куркак!
— Юк, апа, куркак түгел мин. крестьян малае, белом. Арткы куласага таяк тыгыйк. Куласа әйләнмәсе дуламас.
Алаша тыпырчына башлагач, сикереп тештем дә, авызлык тимеренең каешына ябыштым. Тәртә башы җилкәгә томыргач, читкә тайпылдым, ә арба уңга-сулга чайкалып, Гөлчәһрәне тау астына алып очырды. Биш-алты минуттан мин дә күпер артында, арба янында идем.
— Утыр, куян!— диде апа.
Гелчәһрә кискенрәк, тәвәккәлрәк җан иде шул.
Гөлчәһрәнең сагынып көтел алган каникулы. Такташның җәйге ял ае да килеп җитә. Такташ һәм Гелчәһрә Көрнәлегә юлга чыгалар.
Хафиз Мурэихага үзе барырга булды, миңа ышанмады. Сере бик гади: атның дулый торган гадәте бар. Арбаның күчәрләрен каен дегете белән майладык. Арба уртасына яшел үлән җәйдек, аны бизәкле келәм белән капладык. Арба абыстай түшәгеннән дә йомшак булды. Алаша яхшы. Сбруйлар, камыт, шлияләр тәңкәле, кара төстәге нечкә дуга кыңгыраулы. Хафиз төнлә Мурзиха пристанена юл тотты. Пароход таң атканда килгән. Такташ яр өстенә, такта кибетләр янына күтәрелгән. Иртәнге кояшның сызылып килүен, Кама ярларының агаруын кызыксынып күзәтә. Сәгать тугызлар тирәсендә кадерле кунаклар Озын Куак күле буйлап Коры Көрнәлегә керәләр. Аннан атау урамындагы урыс капкалы йорт каршына килеп туктыйлар. Бу — Хафиз
Бик тырышып, озын саплы себерке белән йорт себерә идем. Яртылаш себергән килеш себеркемне атып бәрдем. Утлы күмергә баскан кебек, йөгереп барып кабалана- кабалана капканы ачып җибәрдем Кунаклар арбадан төшкәннәр. Такташ чалбарына ябышкан үлән кыякларын бармак очы белән чүпләп җиргә ташлый. Йомшак кына елмая. Мин авыл малайларына хас беркатлылык белән: «Җизни килеп җитүдән шатлана, юл ерак шул. Әле ат та дулагандыр»,— дип уйладым. Соңрак белдем. Такташ, гомумән көләч, елмаючан икән Нәни генә уңайлыктан тиз тәэсирләнүчән, шатланучан гади җан икән.
Мин себерел бетерергә өлгермәгән урыннарны күреп, ул: «Соңга калдь|ң, егет Без килеп җиттек»,— диде. Биш бармагын җилкәмә тидереп алды, аннан атның сыртын, җылы муенын, бит читләрен чәбәкләде. «Ат җанлы крәстиян егет, ахры»,— дип уйладым. Болдырга чыгып баскан хатын-кызлар Такташның калын чәчен күреп хәйран калдылар. Моңа кадәр мондый куе, озын чәчле ирне күргәннәре булмаган, күрәсең. Шагыйрь тиз генә өйгә кереп китмәде, кура тирәсендә үскән гөлләргә, кыр чәчәкләренә, бакчадагы яшел түтәлләргә күз төшерде. «Чеп-чи крәстиян, кырлар егете икән»,— дидем мин тагын эчтән генә.
Бәлки аны бу йортта үзе яшендәге һәм үзеннән яшь хатын-кыз чолгагангадыр, Такташ үзен гаять иркен, хәтта шаян, уйнакчан тотты.
Күпмедер вакыттан соң. йортка кул юарга чыгардылар Ак комган, җиз түгәрәк таз. Шул тирәдә җайлап кына кызыл башлы озын сөлгеләр эленгән. Такташ, җиңен сызганып, бер уч суны кул-битенә тидерә, икенчесен әмәлләп, җайлап Голчәһрәгә сирпеп җибәрә.
— Һади, җитәр инде, күлмәгемә чәчрәтәсең бит,— ди Гелчәһрә. Шагыйрь туктамый, шаяруын дәвам итә. Соңыннан кыз һөҗүмгә күчә. Такташ көлә-көлә ике-өч адым чигенә. Тагын кем комганга алдан өлгерә, шул бөрки.
Яшьлек — яшьлек инде Ул бер генә килә. Гелчәһрә. чегән кызы кебек туткыл йөзле, озын керфекле, ут чәчел торган күзле, чем кара чәчле, зифа буйлы. Ике яшь кешенең бер-беренә гашыйк булулары әллә каян сизелеп тора.
ЭО
— Шуннан, егетлер, буйга алай озын түгел, уртача буй. урп болаклар таза, имен кебек. Әгер да урмәнда-мазарда бүре белен
КАСЫЙМ ХӘМЗИН ф СОҢАРГАН ХАТ ф
бәлки аңа бу яшеллек, бу моңнар үэ авылын — Сыркыдыны, яшел бакчаларны хәтерләткәндер.
Бәрәңге бакчасы дип аталса да, бакчада урыны-урыны белән утыртылган кәбестә, кыяр һәм саф-саф тезеп утырткан суган, кыр чәчәкләре, мәк һәм яшь агачлар күп иде Бакча кояшка караган үрле, сөзәк таулы Тау астында елга, күл, тал-тирәкләр, бакча уртасында чишмә бар Тау өстендә чәчәкләр уртасында озын утыргыч. Күбәләкләр әйлән-бәйлән уйнаган шул чәчәкле, яшел бакчада әрәмә тавына карап Такташ белән Хафиз әңгәмә корып утырдылар.
Бу биек урын. Биредән күкеле, сандугачлы, куе яшел урманлы, ян-яктагы сөремле әрәмә күренә. Авыл читендәге кызыл ярлы тау өстендә, озын ботакларын сузып, җәйрәп карт каен үсә. (Бу каенны соңрак Такташ каены дип атарлар). Мин, я түтәлләргә су сипкән булып, я чәчәкләр караган булып, болар тирәсендә әйләнәм, утырып колак та салып алам.
Матур көннәрнең берендә Такташны уртага алып әрәмәгә күңел ачарга, кәеф-сафа корырга чыгалар. Көрнәле әрәмәсе шәп| Күрше авылларда андый әрәмә юк. Чын-чыннан, җәннәт диярсең! Киң алан. Чәчәкле, җиләкле яшел үлән, тирә-як сөзәк таулы урман Миләш-шомырт, алма, кара карлыган. Бер төркем кунаклар шунда учак ягып, кичкә кадәр тамаша кылып үткәрәләр.
Мәҗлестә катнашкан шактый укымышлы Галия Рөстәмова менә нәрсә сөйләде:
«Без барыбыз да Һадиның шигырь укуын үтендек. Укы Һади, укы әле. Сорыйбыз! Сорыйбыз!
Һади кеп-кечкенә яшел түмгәккә басты. Тынлык. Чәчен артка сыпырып җибәрде һәм Гөлчәһрәгә карап елмаеп куйды.
Пәри кызы! Ник чыктың юлларыма.
Утлы кызыл гөлләр тотып кулларыңа, Гөлләреңне ыргытып бер елмайдың да Ник яшерендең, төренеп таң нурларына!
Шагыйрьнең тавышы әрәмә тауларына бәрелеп яңгырый. Шигырь тургай сайравыдай киң болынга сибелә.
Гелчәһрә кулына тоткан чәчәк бәйләмен яшел чирәм өстенә, үз алдына куя. әйтерсең лә, шигырь аңа юнәлгән.
Таң кызы. Гөл, иик чыктың да юлларыма. Бәхет гөлен тотып нечкә кулларыңа. Маңгаемнан убел мине, ник югалдың. Тагын кире төренеп таң нурларына!
1926 елны Хафиз, йорт-җирен акчага әйләндереп, җигүле килеш тарантасы белән алашаны Матак базарында сатып, яңадан Теркстанга күчеп китте. Шул елны татраб- факка укырга керү нияте белән Казанга юл тоттым. Бу уку йортына Татарстан авылларыннан гына түгел, Казахстан. Кыргызстаннан, Бакудан. Гроэныйдан бик күп яшьләр килә иде һәр урынга ике кандидат. Имтихан дигән сират күперен үтү җиңел түгел Бигрәк тә авыл җиреннән килгән рәтле-юньле русча белмәгән яшьләргә кыен.
«Нишләргә?»—дидем үз-үземә Исәп-хисап иттем дә. Такташ янына киттем. Әлбәттә. ул кочаклап каршы алды. Тамак ялгап алгач, мин үземнең нинди гозер белән килүемнең серен ачтым.
Бу көнне мин Такташның зш кабинетында, биек аркалы кара йомшак диванда ак җәймәле, бизәкле мендәрдә йокладым. Икенче көнне, иртәнге чәйдән соң, Такташ,
Дәррәү кул чабу «Браво! Браво. Һади! Тагын берне генә!
Шагыйрь бу сәяхәттән
соң дәртләнеп, ачылып кайта.
Әй. укый да соң!..»
КАСЫЙМ ХӘМЗИН ф СОҢАРГАН ХАТ ф
Салкын карга басып Алсу килә: Үзе көлә,
Үзе сөйкемле.
Үзе усал, Үзе болай бер дә Усал тугел кебек шикелле...
Ул карга да батыра, профессорның карикатурасын да ясый, зачетка да әзерләнми кебек, ә үзе зачетларын иң баштан биреп бетерә, ул кәкре юллар белән хат та яза. эшкә дә, театрга да өлгерә, ачулана да белә. Санап бетергесез дыйфат. Хәзер Такташның Гөлчәһрәгә язган бер хатына игътибар итик.
«...Галя, мин әле сине бер яакытта да җиңә алганым юк... Аңлыйсыңмы, минем хыялымда яшәгән Галя, ул — усал түгел, ул мин теләгән минутларда мине яратып, чәчләремнән сөя. Ул хрусталь кебек саф, тормыштагы Галя кебек юк нәрсәләр өчен ачуланмый да, тиргәми дә...»
Бу юллар да «Алсу» шигыренең төп образы кем булуы турында сөйлиләр. Шигырьнең вариантлары күп. Шундый бер куплет бар:
Күрмәде ул минем күкрәгемдә Бөек җырлар таңы атканын. Сизмәде ул күңлем сахрасында Арысланнар йоклап ятканын... Коммунизм килеп җиткәнгәчә Тәүбә итәм кызлар сөяргә... Ну, их к черту...
Менә бу юллар ике арада кара мәче йөгергәч язылган куплет түгел микән дигән уй да туа. һәрхәлдә «Алсу» әсәре олы сыйфатлы, нәфис реаль тормыш. Такташ иҗатында һәркем үзен күрә ала. Әлеге Камил дә: «Нәни разбойник» ул мин,— диде.— Әтәч суймадым, ну, кыяр бакчаларын утадым. Муллаларны каһәрләдем. Мөгаен, апа минем азгынлыгым турында нәрсәдер сөйләгәндер».— дип өстәде.
Без, авыл яшьләре, костюм дигән нәрсәне ишетеп кенә белә идек. Җиңсез казаки, кара кәләпүш, мөгезле яңа чабата безнең өчен иң затлы киемнәр. Такташ, башта әйткәнчә, Көрнәлегә кургаштай көлсу төсле костюмнан кайтты. Бу кием безнең ише ни егет, ни ир булмаган үсмерләргә хәйран тоелды. 1927 ел булырга тиеш, бер көнне әлеге Кооперативный урамга бардым. Тик кенә, үз итеп, туганнар, таныш- белешләрчә, һичбер максатсыз. Нәкъ төшке ашка туры килдем. Гөлчәһрә аш пешергән, котлет кебек нәрсә дә әвәләгән. Мин рабфак студенты Гаеп итү. аштан олы булу юк, әлбәттә, бигрәк тә шәкерт кешегә бу сыйфат хас түгел. Мин күлмәктән, чибәррәк күренү өчен чуклы пояс та таккан идем бугай. Өй хуҗалары ара-тирә минем өске киемемә, күлмәгемә күз төшерәләр дә серле итеп, һич сүз катмый, бер- берсенә караналар. Аларның күңелләре, күз карашлары нидер сөйләшә дә кебек, тик телләре әйләнми. Бер-ике мәртәбә икенче бүлмәгә чыгып керделәр.
— Ярар, мин тулай торакка кайтыйм инде.— дидем.
— Сабыр ит. Касыйм, хәзер кайтырсың,—диде Такташ, һәм шунда ук әллә үз кабинетыннан, әллә башка бүлмәдән әлеге костюмны алып чыкты.
— Яле. киеп карале, бу сиңа ничек икән?—диде. Гөлчәһрә урындыкка утырган, сүз катмый, ә Такташ арлы-бирле әйләнгәләп миңа костюм кигерә. Оста тегүче шикелле. чабуын тарта, җилкәләрен капшап карый. Кыскасы, пөхтә һәм яраклы итәргә тырыша. Мин, шатлыктандыр инде, кызарам да, каушыйм да, авызны да җыеп булмый. Бу бит Көрнәлегә киеп кайткан Такташ костюмы.
Гөлчәһрә дә күтәрелде, ул да төймәләр тирәсендә бармакларын йөртә. Костюм
миңе зуррак, чумарлык, иркен, чабулар да озын, әмма шылт итмим. «Ничек Галя килешәме?». «Хәзер бәтенләй икенче» — диде тегесе. «Рәхәтләнеп ки, бу хәзер си’ нең костюм»,— диде Такташ. Хәтерләмим, ничек җавап биргәнмендер, нинди рәхмәтләр яудырганмындыр.
Шуннан соң Такташ инәдән-җептән чыккан ер-яңа көрән коричневый костюм киеп йерде. ф
Рабфакта костюм киеп йөри башлагач, Бөгелмә ягыннан энесе янына рабфакка к килгән бер агай: «Син, егет, я сәүдәгәр, я мулла малаедыр, әнә, нинди костюмнан * йерисең»,— дигәләде. Әмма мин аның яныннан тайдым, җавал-мазар кайтармадым х Нигә һәр очраганга эч сереңне ачарга? Кирәкми Сабырлык сары алтын. Әйе, әлеге * костюм институтка кергәнче, хәтта аны тәмамлаганчы Такташ төсе булып миңа җы- < лысын бирде. с
Август аеның ахырлары булса кирәк Өйдә берәүнең иҗаты турында Такташ белән Гөлчәһрә әзек-өзек сүзләрдән бәхәскә күчтеләр. Тора-бара Такташның кәефе п кырылды, чырае җитдиләнде, гадәти елмаюы сүнде, ярсуы йөзенә бәреп чыкты
— Син бик простой нәрсәне аңламыйсың... ул минем школа! Ул минем школадан бара... Минем кадеремне илле елдан соң белерләр, аңлыйсыңмы, илле елдан соң!., 3
Бәхәс әкрен генә сүнде. Берничә минуттан урамга чыктылар. Уртак тел табып, и бакыр бабай бакчасына (Державин бакчасына) табан юнәлделәр Такташның әлеге * сүзләре хәзергә кадәр түгелми-чәчелми күңелемдә саклана. Өлкән шагыйрьнең бу сүзләрен шахмат уйнаганда Шәйхи Маннурга да ишеттердем. «Ни эчен шулай әйтте икән? Ул бит күптәннән кадерле» Аннары үзебезчә: «Гомер үткән саен татар әдәбияты үз Такташын сагыначак»,— дип нәтиҗә ясадык
Бәлки кечкенә нәрсәдер Әмма зур шәхес турында сөйләгәндә нәни детальнең дә әһәмияте бар. Такташ олыга да. кечегә дә бертигез карады Бу олы дип баш имәде, кечкенә дип тәкәбберләнмәде «Мәхәббәт тәүбәсе» басылып чыкты, шагыйрьнең күңеле көр, йөзе ачык. Зәңгәр күзләре уйный. Аның кәефе яхшы чак иде «Мин «Мәхәббәт тәүбәсе»н өч көндә язып бетердем»,— диде
— Ничек инде, шундый зур поэманы өч көндә?
— һәр шигырь минем башымда йөргән чакта языла. Өстәл артында мин кәгазьгә әзер материал төшерәм, сүзләрне алыштырам, куәтлерәк, нәфисрәк, образлырак сүзләр сайлыйм.
Чернышевский урамы. Такташ университетны үтел, Гастрономический урамы чатына якынлашып килә. Өстендә җәйге пальтомы, плащмы, якасын күтәргән (көзгә якын һава иде), яланбаш Кулында таягы юк (таяк аңа килешә иде) Култык астында фасонын югалта төшкән кара портфель. Әкрен атлый Башын игән Гүя дөньяның бетен мәшәкатен үз җилкәсенә утырткан Тирән уйга чумган. Күңелсез Мин үрдән күтәрелә идем, маңгайга маңгай бәрелешә яздык
— Апаң белән аерылдык Зур хата ясады Үз кадерен үзе белмәде — диде бор- чулы, моңсу йөз белән.
Бу хәбәр аяз кенде күк күкрәү иде Күп вакыт үтми, Гөлчәһрә Такташның әтн- өнисене үкенү, сагыну һәм зур ялгышуы турында хат яза. Ләкин инде соң була
КАСЫЙМ ХӘМЗИН.
Ләнинград