Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өстәлеңә ак чәчәк


АВЫЛ буендагы чишмә рәсеме
Отып кына калырга
Туган көн бәйрәмеңә Очып килдем, Рузмлә. Сора әнә кешедән, Ышанмасаң сүземә. «Кая оча бу?» — диеп, — Карап торды барсы да. Очып килдем кош сыман, Очып килдем җил сыман. Инде сиңа үземне Телим бүләк итәргә...
Тик әнием килер шул Мине алып китәргә. Күкне кулъяулык «теп Бирер идем үзеңә, Аның белән борын да Сөртеп булмас, Рузмлә. Бирер идем Иделне, Ул да агып китәчәк. Минем сиңа бүләгем: Өстәлеңә — ак чәчәк.
Безнең якта Чишмә бар. Андый чишмә Сездә юк. Чишмәбезнең Тавышы — су. Теле — су, Теше — суык.
Сөйли бөлә — Сөйләсә Тешли белә — Тешләсә. Әй, сөенә Улагына Тезелеп, атлар Кешнәсә.
Дусым китә күршедән, Чакыру булган аларга, Әй, көлүе дусымның! — Отып кына калырга!? Ул шулай көлә белә, Яктырып килә белә. Көмеш тәңкә сипкәндәй. Тавышын сибеп көлә.
Җыя алсаң көлүен — Учка җыел торырлык; Кесәңә тутырырлык, Куенга тутырырлык: Тәнең шуны сизәрлек Рәхәтләнеп беравык. Аның гына көлүе Шундый тере матурлык.
Бездә шулай
Үтте яңгыр
Кайтырмын
Аның гына көлүе — Шундый рәхәт түгелү.
Тик отарлык түгел ул... Онытырлык та түгел ул!
1983
Безнең авыл кечкенә. Исме аның Дәүйолдыз. Ярты авыл бездә кыз. Ярты авыл — малай, Бездә шулай.
Мин дә кечкенә малай, Өстемдә яңа күлмәк,— Ул апам биргән бүләк, Түш кесәсе дә бар, Әйе, шулай.
Кесәсендә күлмәкнең Нәрсә бар, беләсезме? Әллә үзем әйтимме? — Нәни генә бер эт, — Менә шулай!
Ул ник анда, димәгез, Минем янымда йөрер. Дошманым килсә, өрер, Дусларыма өрмәс. — Шулай, шулай.
Өргәне дә юк аның, Бүредән дә усал эт! Өрер сәбәп тапмый бит, Бөтен авыл дусым, — Бездә шулай.
Этне үзем ясадым, Әйе, кәгазьдән генә: Кесәмдәге кәгазь эт Шуны үзе дә белә, Менә!
1982
Үтте яңгыр, чыкты кояш, Кырларым кибә җилләп. Чәчкәле кырлар учыннан Табып алдым бер җиләк. Эре түгел, вак та түгел, Тел өстендә ул җиләк. Ул җиләк бу дөньядагы Бар җиләктән тәмлерәк.
Кемдер тәмен белми аның, Миңа бары ул кирәк... Ул җиләк бөтен конфеттан, Шоколадтан тәмлерәк.
Бу тәм белән бер тәмне дә
Куеп булмый янәшә.
Чиксез тәмле ул җиләкме?! Ул җиләк — җирдә яшәү.
1983
«Йөзеп кенә кайтырмын! Очып кына кайтырмын!» Бу тавышны әнкәсе, Әткәсе дә бик белә. Бу колакка ишетелә, Бу йөрәккә ишетелә. Бик ерактан ишетелә:
«Йөзеп кенә кайтырмын! Очып кына кайтырмын!» Яңа гына, югыйсә, Агач өй-диңгеэендә Йөзә иде бит әле Ул агач бишек белән!? Кай арада тавышы һай, ерактан ишетелә:
Яфрак хәтле генә ярату
1982
Күңелсез малай
«Ул аз сүзле малай», — диләр, Хәтта «телсез!» диләр иде. «Уйнамыйбыз аның белән, Ул күңелсез»,— диләр иде. Шулай кызлар ялгышкандыр, Малайлар да белмәгәндер, Күңелсеэнең күңелендә — Сөйләр сүзе гөрләгәндер. Яктыргандыр әйтер сүзе — Күзләрендә күлдәй тулып. Бер-бер сәбәп аркасында Әйтмәгәндер тик оялып. Инде кара шул малайны, Белгән хәйлә кулланырга! Җилдәй җиңел скрипка Кысыл алган кулларына. Кыллар аша, моңнар аша. Сөйләп китә, сөйләп китә: Яфрак итеп йөрәгеңне Йә тирбәтә, йә биетә... Йә каршыңда бер мәл көе Елый башлый сулгыл-сулгып. һәм тыңлаучы кала шунда Күңелсез бер малай булып.
1982
Океаннардан ишетелә, Йә күкләрдән шетелә.
«Йөзеп кенә кайтырмын! Очып кына кайтырмын!»
1982
Нәни яфрак хәтле ярату Урнаша да кереп күңелгә, Яшел куак булып куера — Бөтен күңел шуңа күмелә. Бөтен җаның шуңа күмелә.
Яфрак хәтле генә ярату! — Әнкәңнеме шулай яраттың? Яфрак хәтле генә ярату! — Әткәңнеме шулай яраттың? Мәктәпнеме шулай яраттың?
Укытучыңнымы яраттың? Сабакташыңнымы яраттың? Кемне шулай кинәт яраттың? Мин үзем дә шулай яраттым, — Шулай була икән ярату...
Яфрак хәтле генә ярату! — Урнаша да кереп күңелгә, Яшел урман булып куера, Бөтен дөнья шуңа күмелә. Мин дөньяны шулай яраттым.
Ишеген шакыйм
Бер ялгызым өйдә калдым, Ятам сузылып, рәхәт инде. Сизәм шунда, мыштым гына Минем янга кемдер килде. Кем икән дип күзем ачсам, Күренә миңа борын гына. Әллә юри, мыш-мыш итеп, Кагыла борын борыныма. Аннан борын юкка чыга, Ике матур ирен күренә. Карап торам, кинәт ирен Тел күрсәтә, ирештерә. Аннан ирен юкка чыга, Ике туфли йөреп тора, Әйе, килгән бик шат кеше, Ике туфли биеп тора! Оста бии, тыпыр-тыпыр, Чәчәк кенә чигеп куя!
Минем янга җитте дигәч, Бераз гына чигенеп куя. Танып булмый, кем туфлие? Аннан туфли юкка чыга. Күренә кашы, керфекләре һәм кап-кара күз ачыла: Искә төшә шунда борыны, Туфли, ирен, күз карашы! Әһә, кызый, эләктеңме?! Син шулаймы? Шаярамсың?! «Шаярам!— ди,— тоталмыйсың!» Аннан кызый юкка чыга.
«Таяк сыман ник ятам соң?!»— Дим дә йөгереп йортка чыгам. Аннан менә ишеген шакыйм,— Үз өенә кызның килдем... Мин үземчә керәм хәзер, Ул кыз кебек керә белмим.