Логотип Казан Утлары
Бәян

ИКМӘК ЯЗМЫШЫ


ИГЕНЧЕ ЯЗМАЛАРЫ Бу язмаларның авторы—Арча районының «Искра» колхозы председателе Фәйзи Галиев — үзенә тапшырылган колхозны 38 ел буена җитәкли. 38 ел! Авылларның сугыштан соң авыр чагын да, ачлык- корылыкны да күргән ул. инде менә кала суккандай төзек, ямьле, мул тормышлы чагын да күреп, ил язмышы — безнең язмыш дип горурланып яши Фәйзи Әхмәт улы Галиев әлеге язмаларны. «Искра» колхозының музеена дип. яшьләр өлкәннәрнең башкарган эшеннән гыйбарәт алсын, дип әзерләгән иде Күптәнге дуслыгыбыздан файдаланып, мин аны Фәйзи кордаштан сорап укыдым. Укый торгач, партия һәм хөкүмәтебезнең авылларны үстерү өчен никадәрле кайгыртучанлык күрсәтүен. игенченең эшенә никадәрле зур игътибар итүен, колхоз башлыгы булып эшләүнең коммунист җитәкчедән никадәрле көч. энергия, дипломатия, булдыклылык һәм җан җылысы таләп итүен күрдем. Автор, иген- че-практик. шуларны эзлекле рәвештә, бер дә ирен
мичә. бодай көшелен бөртекләп чүпләгәндәй, җентекләп язып чыккан Бу язмалар «Искра» колхозы яшьләренә генә түгел, республикабызның барлык колхозчыларына, барлык яшьләренә файдалы булыр дип ышанам. Икмәкне үстерүчеләр генә түгел, үс-тергән ипине ашаган һәркемнең күңелендә игенчегә ихтирам уяныр, алар икмәкнең бик кыйммәткә төшүен, бик авырлык белән үстерелүен аңларлар дип уйлыйм.
Партиябез Үзәк Комитетының 1982 елгы Май Пленумы алга куйган сҗык-төлек программасын үтәүдә дә бу язмаларның файдасы тияр дип ышанып калам Менә шундый изге уйлар белән Фәйзи Галиевнең «Игенче язмалары» «Казан утлары» журналына тәкъдим ителә.
Гариф АХУНОВ
ктябрь социалистик революциясенең илле еллыгын бәйрәм иткәндә, безнең колхозный партия оешма-», ф сы. авыл советы башкарма комитеты, колхоз идарәсе «Искра» колхозынын кыскача тарихын язар- э га дигән карар чыгардылар. Авыл укытучылары: 2 Күнгәрдән — Гарипов Самат, Түбән Шашыдан— S Әүхәдиев Илдар, Югары Шашыдан — Шакиров * Рубис, Күшәрдәй — Фазлыев Фоат. Мөндештән — 2 Габдрахманова Әнвәрә, Ташчишмәдән — Ситдый- g гуллин Фәтхи, Мокшыдан— Әхмәтжанова Рагмилә житәкчелегендә һәм авылларның тәжрибәле кеше- ♦ ләре катнашында комиссияләр төзелде Бу ко- ® миссияләр үзләренә йөкләнгән эшне намуслы рәвештә үтәделәр s Алар соңыннан, авыллардагы жыелышларда. картлар авызыннан * ишеткән һәм архив документларына нигезләнеп язылган тарих белән ь колхозчыларны да таныштырып чыктылар. Бу язмаларда авылларның s кайчан төзелүе, нинди урынга урнашулары хакында байтак мәгълүмат тупланган Кешеләренең ни белән шөгыльләнүе хакында да мәгълүмат- * лар житәрлек Алар нигездә 1940—50 елларга кадәр булган чорны е эчләренә алалар иде. Колхозыбыз тарихының калган өлешен язуны ида. рә миңа тапшырды Мин. шул бурычларны үтәү йөзеннән, заманында үзем алып барган язмалардан файдаланып, хәтердә сакланып калган вакыйгалар белән тулыландырып, ул тарихны язып чыктым
Мин — язу остасы түгел, гомеремне кешеләр белән эшләүгә, халык өчен, иң кыйммәтле гәүһәрләрдән дә кыйммәтрәк булган, икмәк үстерүгә багышлаган кеше. Әнә шул икмәк һәм бәрән!е үстерүче, ит һәм сөт әзерләүче кешеләр турында язарга уйладым
Истәлекләр яза башлау ус мине СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат итеп сайлаган жыелышта туды
Залда утыручылар бик матур киенгәннәр Минем алда гына Түбән Шашы, Күшәр авылы сыер савучылары тезелеп утыра, өсләрендә затлы пальто, башларында — мамык шәл. йөзләре алсу, карашлары якты Шул вакытта күз алдыма авылымның үткәне килде Ярлылык, ачлык еллары хәтеремнән узды
Илебез утыз биш ел инде тыныч тормышта яши Кешеләр яхшы киенәләр. әйбәт тукланалар Шушы матур тормышны күреп өлгерми яу кырында башларын салган кешеләр дә бар бит әле Безнең колхозның жиде авылыннан 870 кеше Бөек Ватан сугышы фронтларында кулына корал тотып сугышты, шуларның 580 е бүгенге матур тормыш хакына яу кырында ятып калды. Менә мин, шул кешеләр белән бергә, иңгә-иң торып. Ватанымны фашизм коллыгыннан саклашып калган кеше, залда утыручыларга күңелемдәге уйларымны әйтергә телим.
Гомерләре буена «әти» дип әйтүдән мәхрүм булган балалар, ирен иркәли алмаган тол хатыннар, яшьлн тол калган кызлар турында язасым килде Сугыштан соң гаять зур тырышлык белән колхозыбызны алга алып чыккан кешеләр хакында да язасым килде минем.
Бу язмаларда барлык кешеләрнең дә фамилияләрен телгә алып бетереп булмас Никадәр тырышсам да, аңа ирешүе кыен, шуңа күрә биредә язганнарны колхоз авылы кешеләре барысы да: «Бу бит минем дә башымнан үткән хәлләр, бу бит — минем дә тормышым»,—дип кабул итсен нде
Беренче көннәр
Мин колхоз председателе булып сайланган жыелыш 1944 елның 19 июнендә үткәрелде. Көн аяз, дөнья яшеллеккә күмелгән чак иде. Җәйнең шундый бер матур көнендә, элеккеге Әтнә районы Түбән Ша- шы авылы «Чулпан» колхозының гомуми җыелышы ачык һавада, мәктәп ишегалдында җыйналды. Бу мәктәп кайчандыр Зариф мулла йорты булган. Аның өч көрле өен сүтеп, өч буй итеп, өч класслы мәктәп салганнар. Мәктәп ишегалдында алты почмаклы тәбәнәк кенә мәдрәсә бинасы да торып калган. Төньяк өлешендә мулланың келәте, бер буй лапасы һәм бер буй бура абзары бар. Анда мәктәпнең утыны саклана иде. Ә ишегалдының урта бер җирендә түбәле кое бар, йорт-кура рәшәткә белән әйләндереп алынган.
Җыелыш башланганчы, кешеләр төрле почмакларда сөйләшеп утырдылар. Хатын-кызлар урамы-урамы белән, ирләр төрксм-төркем үзләренә аерым киләләр, коеның кырыенда ук малайлар утыра, өч-дүрт малай агач түбәсенә үк менеп чүмәшкән, ә мин, үзебез ише үсмерләр белән, иске мәктәп нигезе буенда пәке кадаш уйный идем.
Менә шушы ишегалдында, Әтнәдән райком вәкиле булып килгән Галиәхмәтов Габдрахман тәкъдиме буенча, мине колхоз председателе итеп сайладылар Председательлеккә берничә кешене әйтеп карадылар Хәтеремдә — Галиев Шәнгәрәй кандидатурасы да күрсәтелде, ләкин ул авыру иде. Колхозчылар да, район вәкиле дә Галиев Фәйзине сайлыйк, ул яшь, үзе комсомолец, диделәр. Җыелышта минем кандидатураны тикшерү вакытында Гомәрова Һәдия апа: «Бик яшь шул әле, 19 яше дә тулмаган ич, ничек йөрәгегез җитә? Малайны ут эченә салмагыз!»— диде.
Район вәкиле: «Кайда ул ут? Күрсәтегез!»—дип, сүзне уенга борып, кешеләргә фикерләрен үзгәртергә ирек бирмәде, тиз генә тавышка куйды, һәм мине колхоз председателе итеп сайладылар. Колхозның идарә составы да сайланды Миңа кадәр эшләгән Котдусов Нуриаздан абыйны, җитәкчелек итә алмаганы өчен, председатель эшеннән бушаттылар.
Җыелыш беткәч, «Чулпан» колхозы идарәсе урнашкан йортка кердек. Райком вәкиле Галиәхмәтов, колхозда хисапчы булып эшләгән Җәләлиева Һәдиядән колхозның печате кайда икәнен сорады. Һәдия печатьне «подушка»-мендәре белән өстәл өстенә куйды. Штампны да куйды. Печать — мендәр өстендә, штамп — капкачы янында тырпаеп тора иде, болар минем хәтеремдә әле дә сакланалар.
— Менә шулай, Галиев, печәтең булды, калганын үзең кара,— дип район вәкиле чыгып китте. Мин озата чыктым. Заһитов Сабирҗан абзый ат җигеп идарә алдына килеп туктаган иде. Галиәхмәтов ат өстендәге ыңгырчакның үз урынында түгеллеген күреп алды. Усал гына әйтте:
— Нишләп ыңгырчак үз урынында түгел?
Сабирҗан абзый шаян кеше иде:
— Барлык кешеләр ынгырчакны бер урынга куялар, ә менә мин ул гадәтне үзгәртергә уйладым.— диде. Аның шаянлыгы Галиәхмәтов- ка ошамады. Район вәкиле атны барып карады да, ыңгырчак булырга тиешле урында атның сырты чиләнгән икәнне күреп, Сабирҗан абзыйны бик каты орышты.
— Колхозны атсыз калдырырга уйлагансың,—диде. Шуның белән сүзне фронтка озатыла торган икмәккә үк китереп бәйләде.
Район вәкилләренең кайберләре ул заманда үзләренә ошамаган җавап ишетсәләр, сине «Гитлер тегермәненә су крючы» дигән сүзләр
белән тиргиләр иде. Бу очракта да шулай килеп чыкты. Кулына чыбыркы тоткан, башына, жәй булса да, бүрек кигән, чалбарының тез башлары берничә кат ямалган Сабиржан абзыйны мин бик кызганпым Ул Аки Тае кушаматлы туры ат жиккән, аты уртача гына көрлектә иде. Ул вакытта атлар үлән ашап бераз хәл алган иде инде. Арбасы агач күчәрле, көпчәкләрен, күчәрләрен нарат сагызыннан кайнаткан дегет белән майлаган. Арбаның арт күчәрләре арба астына куелган тарткыга юкә бау белән ике яктан да тарттырып куелган. алг ы тәж- ләре дә юкәдән иде. Камыт бавының да бер ягы гына каеш, икенче ягы мунчала, аркалык-түшлеккә дә каеш эләкмәгән
Колхоз председателе булып сайлангач күргән ат дирбиялары күңелемдә шулай сакланып калган
Район вәкиле тарантасына утырып колхоз идарәсе яныннан кузгалып китте Мин аны болындагы туры юлдан озатып жибәрдем Ул юлдагы суларга батмасын өчен Ашыт суын ничек кичәргә, кай урыннан чыгарга кирәген аңлаттым. Күшәр болынындагы чыбыклы күпер суын да исенә төшердем. Әтнә урта мәктәбендә укыган елларны бу суның кайсы тугаеннан чыгарга икәнен без белеп бетергән идек инде.
Шулай итеп, мин Миңлебай атлы кешенең капка төбендә япа-ялгызым торып калдым Сабнржан абзый да, атын кузгатып, әкрен генә китеп барды.
Кәнсәләрдә мине өстәлгә хисапчы Һәдия куйган печать белән штамп көтеп тора иде Һәдиягә бу әйберләрне алып куярга куштым, ул алар- ны алып, фанер ишекле шкафка бикләде.
Иддрәдә хисапчы кыз Һәдия белән секретарь кыз Әхмәтжанова Мәгъмүрә эшлиләр иде. Мин кереп утыру белән алар икесе дә көндезге ашка кайтып киттеләр. Мин. алар киткәч, уйга калып утырдым Сабиржан абзый белән район вәкиле Галиәхмәтов арасында булган хәл мине аеруча нык уйланырга мәжбүр итте Чөнки мин Сабнржан абзыйны, бер авылда яшәгәнлектән, күбрәк беләм. Район вәкиленең Сабиржан абзыйга карага хәтерен калдырырлык сүзләр әйтүе, ул кешенең аны белмәвеннән килеп чыкты дигән фикергә килдем Әгәр Са- бирҗанның колхозда ничек тырышып эшләгәнен, аның үз колхозы өчен күпме файда кигергәнлеген белсә, Галиәхмәтов аны. мөгаен, алай рән- жетмәс иде. Чыннан да, соңыннан күрдем Галиәхмәтов — районда жнр эшләре мөдире иде — дорфа кеше булып чыкмады Минем эшләремә дә күп ярдәм итте Шул вакытта минем күңелемә кешене белеп бетермичә, аның кемлеген ачыкламыйча, син күргән вакыттагы гына кимчелегенә карап, аны жәзаларга яки эшләгән эше өчен беренче күрүдә үк мактамаска дигән уй килде Киләчәктә, халык белән эшлә гәндә, сак эш итәргә дигән фикер уянды. Ә Сабнржан абзый мисалын да ул нәкъ шулай иде дә. Атка камыт яки ыңгырчак сугуда ул гына гаепле түгел. Ат ябыкса, аңа һәрвакыт камыт, ыңгырчак тия торган була Ә атларга ашатырга юк. он эләкмәгән, кыш көне печән дә салам гына ашап торганнар. Алар әле яшел үләнгә чыккач кына бераз тернәкләнгәннәр Көн саен жнгелгән атның жәрәхәте игә тиз генә тө-зәлми Ул атны бераз гына эштән бушатып, бер атна гына ял иттерсәк дә, төзәлгән булыр иде Ә колхозда нибарысы 16 баш ат калган, алар- га ял бирү мөмкинлеге юк Гадәттән тыш күп файдаланганга, атлар шундый хәлгә төшкәннәр
Ул көнне миндә туган икенче фикер — атларны ничек итеп булса да аякка бастырырга, аларның днрбияларын тәртипкә китерергә дигән фикер иде. Кәнсәләрдә озак кына утырып, өйгә кайтырга чыккач, яңадан Сабнржан абзый белән очраштык Ул арбасын үз йортына туарган да, атны абзарына төшереп, йөгәнен тотып өенә кайтып килә иде Минем белән очрашкач. Сабиржан абзый хәлләрен сөйләп китте:
— Син белдеңме, бу кеше мине бик рәнҗетте, бик авыр сүзләр әйтте, сине төрмәгә утыртам дип үк куркытты түгелме, ул нишләр икән инде?— диде. Аның күзләренә ихтыярсыз яшь бәреп чыкты
Мин, Сабиржан абзыйны тынычландырырга тырышып, ягымлы сүзләр әйттем. Ләкин ул һаман да тынычланып житмәде
— Син, энем, беләсеңме,АЖ1Г15йт бүген әле ашамаган Иртән бер литр сөт эчеп эшкә чыктым, ашарыма юк. Бераз бәрәңгебез бар иде, аны көндез пешерәбез, кичен яңадан бәрәңге белән ат кузгалагы салган сөтле аш эчәбез. Әле ярый безнең сыер бар. үләнгә чыккач, сөте яхшырып китте. Ә менә Сәләх Әминәсе дүрт баласы белән ач утыра, үзе йөргәндә, балаларын ат кузгалагы жыеп, аш пешереп ашата иде, ике көн инде — чыга да алмый. Безнең Майтап, хатынны әйтәм, бераз сөт керткән иде, балалары сөйләшә алмыйлар, урын өстендә яталар, диде...
Бу сүзләр миндә өченче фикерне уятты Бүген үк авылда ач ятучыларның исемлеген булдырырга, аларны тукландыру чарасына керешергә кирәк
Сабиржан абзый, күз яшьләрен сөртә-сөртә, өенә кайтыр китте. Мин үзебезгә таба юнәлдем. Юлда кайтканда Сабиржан абзыйның тормышы күз алдымнан узды. Ул, яше олы булганлыктан, фронтка китмичә авылда калган иде. 58 нче яше белән бара инде ул, колхозның төрле эшендә эшли иде. Балалары юк. Сабиржан абзый бик күп мәртәбәләр ерак урманга. Мари урманнарына, Шалангер. Суслонгер дигән жирләргә барып, кыш буена аты белән утын чыгарып ята торган иде Сугыш елларында паровозлар өчен, зур шәһәрләрне жылыту өчен колхозчылар көче белән утын хәзерләнә иде. Безнең колхоздан 30—40 кеше кыш буе урман кисә Ә Сабиржан абзый кебек, Зиятдннов Шакир. Сәмигуллин Фәтхулла, Зарипов Усман кебек олы яшьтәгеләр, яшүсмерләрне ияртеп, утын ташырга унар ат чыгып китеп, кыш буена эшлиләр иде Сабиржан абзый аларның бригадиры булып йөри иде.
Ә менә фронттан яраланып инвалид булып кайткач, мине ферма мөдире итеп куйдылар Хайваннарны туйдыру өчен басудан ташу бик авыр Сабиржан абзый белән икәү басуга, саламга барабыз. Аның хәлсез аты карга батып, чыга алмыйча ята. Саламны ат чанасына төяп, үзебез тартып, кар өстеннән чыгарып куябыз, аннан, икенче атларда килгән малайлар белән бергәләп, атны күтәреп, юлга чыгабыз Урак өстендә Сабиржан абзый кырдан көлтә ташу звеносы житәкчесе булып, малайларны оештырып йөри иде.
Авылда әтиләре сугышка киткән малайлар көченнән файдаланырга аларны ат тота белергә өйрәтергә кирәк. Сабиржан абзый кебек кресть ян тормышын үз җилкәсендә татыган, җирне яхшы таныган, аны эшкәртү ысулларын яхшы белгән кешеләрдән әкренләп иген HI ү серләренә өйрәнә башларга булыр.
19 июнь, 1944 ел, көндезге сәгать 12 дә өйгә кайтып кергәндә, бик күңелсез күренешкә тап булдым. Әни дәшми, елап утыра, аның янында энеләрем аптырап басып торалар иде. Мин килеп кергәч, алар да елап җибәрделәр Фирдәвескә 9 яшь, Рубиска 5 яшь иде. Нәрсә булды, нишләдегез?—дип соравым булды, әни миңа үпкә сүзләрен тезә баш лады
— Нәрсә күреп персидәтеллеккә риза булдың? Әле генә Нәгимәби кәләр җыелыштан кайтышлый миңа кереп, синең улыңны колхоз баш лыгы иттек дип сөйләп чыгып киттеләр,— диде.
Нәгимәбикә дигән хатын — безнең уң як күршебез, Котдусов Каш шаф абыйның хатыны иде.
— Нишләрсең инде син, балам?—диде әни — Авыл тулы ачтан шс шснсп үләргә яткан кеше, ул балалар үлеп бетсәләр, үзеңне төрмәгә ябып куярлар бит. Безнең барлыкны уйламадыңмыни?—дип елый елый, минем председатель булуыма риза түгеллеген белдерде
Мин аны көч-хәл белән тынычландырдым
Әни бәрәңге пешереп куйган иде. Ул вакытта бәрәңгене чиста итеп юып, урталай ярып кабыгы белән пешерәләр иде Энеләрем белән сөй- ләшә-сөйләшә. сөтләп бәрәңге ашадык Ул вакытта безнең 110 йортлы Түбән Шашы авылында ипи салучы, ихтимал, булмагандыр.
Көндезге чәйне эчкәч тә фермага киттем Күтәрәмдәге малларны * тикшерергә Җыйнаулашып күтәрергә Яшел үлән чыга башлау белән, з без аларны чирәм кимертә башлаган идек. Менә яңадан шул хайван | нарның хәлен белергә килүем Мал караучылар инде, бераз кычыткан, * үлән йолкып, сыерларның алларына салганнар Сыер күтәрәмгә калса. “ күзе эчкә бата икән Башларын сузып ятканда бик кызганыч була иде £ Бу юлы мин фермага кергәндә, сыер-таналарны абзарларыннан үлән £ кимертергә дип чыгарып җибәргәннәр иде Хәнифә апа дежур тора Бер = сыер юкка чыккан әле, диде ул Без икебез шуны эзли башладык. Бе ♦ ренче бозау анасы булган шул аклы-каралы сыер инешкә су эчәргә дип в кергән дә шунда егылган, су эчендә ята Сыер караучылар, Җәмилә •апа. Хәнифә апа, Сәгурә апа, телсез Фәйрүзә апа белән барып, сыер- “ ны күтәреп чыгардык Егылган урыны бик тар, читен булды Сыерны < күтәрү өчен аның бер уңай ысулы бар юкә аркан белән сыерны әйлән- u дерен алып, кыршау ясыйбыз да шул арканга барлык кеше ябышып = тартабыз. Кайберләре, күтәреп бетергәч тә, аягына басмый, аларнын £ аякларын уабыз, шуннан соң гына басалар Аякка җан керткәнче, сы- » ерны күтәреп торырга туры килә Кайбер көннәрне, аркан кулны кисеп е кереп, бармак башларына кан килмичә зәңгәрләнеп бетә, бераз селкегәч кенә сизә башлый иде Миңа бигрәк тә кыен, бер генә кул белән күтәрергә туры килә иде Бер кул хәрәкәтләнми иде әле минем
Фермада 45 савым сыер бар. шулар янында 37 баш үсмер хайван. 120 сарык Сарыкларны Әхмәтова Файзә, Зарипова Бибинур. Мәүлиева Тайфә апалар карады Сыер савуда Васынлова Җәмилә. Мәүлиева Фәйрүзә, Хакимова Хәнифә. Заһидуллина Сагурә эшли Абдуллина Мәрзия, Юсупова Гөлсем ат белән фермага салам, печән ташыйлар иде Көлтәләр әвенгә ташып сугылганлыктан, сыер савучылар саламны әвен яныннан күтәреп ташый Тирес кечкенә чана якн носилка белән ферма янына чыгарыла. Көнлек савым сепаратта аертылып, мае Әтнә май заводына тапшырыла,.сыек сөте бозауларга эчертелә Җәй көннәрендә сыек сөттән ясалган эремчекне базарга илтеп сата да идек Фермаларда фонарь яндырып эшлибез. Тораклар салкын, тик бозаулар яслесе генә җылытыла, анда мал-туар ашаганнан калган саламны яга идек. Мин кайтканчы, ферма мөдирсез торган Иң элек хайваннарның баш санын исәпкә алдым. Егермеләп сыер күтәрәмгә калган Рационда он бер дә юк. Сарыкка, сыерга салам да печән генә бирелә Язга таба печән дә бетте Бозаулар өчен генә булса да печән табу кайгысы басты.
Болыннан печән ташыганда эскерт төпләре алынып бетмәгән, анда яз көне, кар эрегәч, эскерт төпләре чыккан дигән хәбәр ишеттек Ике атны җигеп, Гөлсем ана белән Мәрзия апа. аның малае Самат - дүртәүләп печән җиренә киттек. Иртәдән кичкә кадәр ике олау печән җыйдык Кайтырга дип кенә торганда, болынга су җәелгән булып чыкты Су бик күп булган елны да су басмый торган бер биек урынга җиттек, ары барып булмый иде. авылдан өзелеп калдык Су күбәй гәннән күбәя Атлар белән шул суга кердек, үзебез печән өстендә уты рабыз Бер атыбыз, чыгып җитәм дигәндә генә, су астындагы бозга таеп егылды Чана ага башлачы Суга сикереп төшми хәл калмады Минем арттан Самат та төште Чана атны артка сөйри Атның икс ягыннан аркалыкны күтәреп, атны торгыздык, ат алып чыгып китте Колагына су керсә, ат үлә икән дигәнне ишеткәнем бар иде Шөкер, ул- бу булмады Авыл башына безне коткарырга дип кешеләр дә килеп өлгергән иде.
Шул ике олау печәнне саклап-саклап кына салып, бозаулар һәм сарык бәрәннәрен үлемнән коткардык.
Фермада эшләгәндә, ел авыр килү сәбәпле, болында бер эскерт торып калган иде. Шул эскертне ташып кую мөмкинлеге булмады. Шунда төннәрен каравыл куйдык. Бер көнне мин дә каравыл тордым. Икенче көнне колхоз председателе Нуриаздан абый торды. Ул торганда Дусым авылыннан ике кеше печән урларга килгән. Нурый абый алар- ны тотып, аркан белән билләреннән бәйләп, идарәгә алып кайтты. Анда акт төзеп, тегеләрне бик нык орышып, куркытып чыгарып җибәрдек. Шуның белән Дусымнарның салам, печән урлаулары беразга тыелды...
Фермада каравылчы булып Гыймадиева Маһинур, Әхмәтҗанова Хәнифә эшли иде. Алар, төнлә күтәрәмгә калган хайваннарны торгыза алмасалар яки маллар чирләп-нитеп китсә, мине уятып алып чыгалар Көннәрдән бер көнне фермада каравыл торучы Маһинур апаның Фа- гал исемле малае боларга булышырга килгән. Шул чагында күтәрәмгә калган сыерны күтәргәндә. Фагал күтәрмичәрәк тора икән. Хәнифә апа әйткән, әйдә, энем, күтәр, әйдә, күтәр, уен эш түгел бу, чуен эш бу, дигән Бу сүзләр күп еллардан соң да, авыр әйбер күтәрергә туры килгән чакларда, кешеләр тарафыннан әйтелә торган, безнең авыл халкы үзе генә белә торган канатлы сүз булып калды. Яшь бозауларны Әхмә- това Әминә апа карады Гатауллина Саимә еллар буе сыер сауды, бозаулар тәрбияләде. И яратып та эшлиләр иде соң эшләрен!
Терлекләргә болыннан печән алып менү, ераграк булган эскертләрдәй салам, печән китерү эшләрен Юсупова Гөлсем белән Абдуллина Мәрзия апалар башкара иде. Алар икесе дә таза, көчле Бервакыт болыннан печән төяп менгәндә, чалуга төшеп, йөк авып китте. Инде сүтеп төями булмас дип кайгыга калып торганда, болар икесе (бер генә кул белән булса да мин дә булышкач), чананы күтәреп торгыздылар да чалулы юлдан алып та чыктылар. Бик авыр шартларда бу ике апа терлекләрне азык белән тәэмин итеп тордылар Ә яз көне әвен түбәсеч үзләре сүтеп, саламны йөккә үзләре төяп, малларга ташып бетерделәр. Әле моңардан тыш алар фермадагы ватылган нәрсәләрне балта-чүкеч тотып, төзәтеп тә йөриләр. Көрәк-сәнәк саплау, носилка төзәтү кебек эшләрне дә аларга куша идек.
Сыерларны җәй көне Васыйлов Ильяс, Габдрахманов Габделхак көтә торганнар иде Малайлар гына иде әле алар. Бозауларны Эчмә- това Әминә көтә, аңа улы белән кызлары да булыша иде. Ә дуңгызларны Кәрим абый малайлары — Рәшат белән Мөхәммәт көттеләр. Ганиев Габделрәфнкъ, Сайфуллин Зәкәрияләр бу эшләрне башкарып тордылар.
Ферма мөдире булып эшләгәндә күрдем: сарык бәрәннәрен, бозауларны саклау авыр Тораклар тишек-тошык булганлыктан, яшь хайван нарны кабул итә торган биналар бик салкын иде. Су җылыту өчен урын кирәккәч, җимерек бер иске бинаны сүттек Агачларын кул пычкысы белән кисеп, балта белән ярып, мичкә яга идек Сөт җылыту өчен дә шулай эшли торган идек. Ә сепаратта аерту алдыннан сөтне җылыту өчен бозаулар торагында казанлы бер мич бар иде. Фермада эшләгәндә, колхоз председателеннән бер ат сорап алдым. Ул яшь кенә җирән кашка иде Корчаңгысын дәвалагач, тәнендәге йоны, яллары коелып беткән, койрыгы тукмак шикелле генә булып калган иде Пон- сыз ат бик шыксыз була икән. Без аны тәрбияләдек, июнь аена кадәр үләнгә арканлап тоттык. Аңа йон чыкты, ул танымаслык булып үзгәрде. карап т\я алмаслык матур атка әйләнде. Шулай булып өлгергәч,
ул атка кызыга башладылар. Аны язгы чәчү вакытында сукага җигү өчен дә алдылар.
Фермада мөдир булып эшләү теләге миндә бер дә юк иде Минем барлык теләге.м хисап эше иде Чөнки мин армиягә киткәндә колхозный баш хисапчысы хезмәтеннән киткән идем. Ә ул эштә, мин фронттан кайтканда, Җәләлиена Һәдия бик әйбәт эшли иде. Комсомолец бу- ♦ .туымны исәпкә алып, җитәкчеләр мине ферма мөдире булырга риза- а лаштырдылар. =
Безнең колхозда сыер көтүен Мари урманлыгында Губина дигән f поселок янында делянкада көтә торган булганнар Ә урманда колхоз 5 кискән делянкадагы агачны урман бригадиры Гарипов Кәрим саклады * Ул үтә шаян кеше, иптәшләрен нәрсә белән булса да көлдерә торган г иде Мин ул кешене бик яхшы беләм Әти белән бертуган Фәтхерахман = абыйларга кунак ашларына килә торган иде, анда да төрле мәзәк сөй- ф ләп көлдерә иде Аның хакындагы мәзәкләр халык арасында да йөри Мәсәлән: бер көнне иртән каты сукага барганда, ул ат җигәргә сонга “ калып килә. Ул килгәндә, кешеләр инде китеп беткән була Бригадир = Мәгълүм абый: «Кәрим, мин сиңа азан вакытыннан чыгарга дип әйт- кән идем ич. ник соңга калдың?»— дигәч. Кәрим абый әйтә «Әнә шул й харап итте дә инде, азан әйткәнне көтеп яттым да әллә ишетә алмый - калдым микән дип аптырап төшеп карадым инде, менә»,—ди. «Тфү, •” иблис икәнсең, сиңа җавап табып та булмый»,— дип, Кәрим абый ки- ? теп барган. е
Икенче очрак: «Арчага, авыл халкы белән бергә, заготзернога ашлык илтә баргач, Кәрим вокзалга йөгереп кергән. Поезд китәргә вакыт аз гына калган икән. Халык, касса алдында тыгылып, төртешеп азаплана Кәрим абый кассага якынлашучы такыр башлы, бөтенләй таныш түгел бер кешенең янына килгән дә аны читкә алып киткән. Бу кеше, аның артык билеты бардыр, дип уйлаган, килгән. Кәрим абый исә аңа әйткән: «Сезнең авылда күпме көл. кош тизәге һәм фикал җыйдылар? Бездә бу эшкә бик нык игътибар ителә»,—дигән. Теге кеше «Син нәрсә, җүләрме әллә?» — дип, яңадан билет кассасына чапкан Анда инде кешеләр касса тирәген чолгап өлгергән, бу кеше керә алмаган, билетсыз калган. Поезд киткәч, кайда ул кеше, үтерәм мин аны. дип Кәрим абыйны эзләп йөргән. Янә дә бервакытны, урман кисәргә баргач, мари авылында бәйрәм икән, бер кемне дә кунарга кертмәгәннәр. Кәрим абый урамнан җырлап узган мариларга ияргән дә, бераз гына арткарак калып, бер мари егетенең фин сугышына киткәндә җырлаган җырларын, әнисенең исемнәрен дә кушып, марича җырлап җибәргән Ул марича яхшы белә иде Шуннан теге мари хатыны. Кәрим абый янына килеп, аны кунакка чакырып, авылдан килгән урман кисүче башкаларны да квартирга урнаштырып, кунак иткән Менә шушы шаян кеше урман та Абдулла абыйны сынап карарга булган. Хатын кыз киеме кигән дә. куе агач арасыннан битен күрсәтмичә, күлмәкләрен генә җилфердәтеп, көтүче Абдулла абый йөргән җирдән ерак түгел генә урында «Абдулла абый, минем янга килеп кенә кит әле. сөйләшеп утырасым килә»,— дип дәшә Ә Абдулла абый «Ай сеңлем, мин андый кеше түгел бит, бер дә гөнаһыга кергәнем юк шул, рәхмәт инде чакы руыңа»,—дип китеп бара. Анын белән бергә йөрүче Әхмәтҗанов Габд- рахман да шул ук сүзне кабатлый, анысы өстәп тә куя «Әнә арттан Габдрахман килә, шуны чакыр, ул барыр».— ди. Анысы Галләмов Габд- рахман, үткен, сизгер, усал кеше иде Кәрим абый ана ла хатын кыз булып эндәшә. Галләм Габдрахманы моңа «Кәрим шайтан, синең эшен бу. чык!»— дип кычкырган Кәрим абын шаркылдап көлеп чыккан Шул вакытта беркатлы Абдулла абын әйткән «Син кайдан белдең аны. Габдрахман?—.1Н1ӘН.—Кара аны. Җәмилә апаң бел.» күрм; әллә нәрсә уйлар тагын...» тигән. Алар Җәмилә апа белән бик тату.
бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Җәмилә апа колхозда сыер фермасы оешкан елдан сыер савучы булып эшли. Аның бу эштә тәҗрибәсе бик зур иде. Үзенең дә сөйләгәне бар, ул мәктәпнең нулевой классында укыган чагында (ул вакытта «нулевой» дип йөртелгән класс та бар иде), авылда беренче мәртәбә, ферма оештыру өчен, хуҗалыктан тана бозауларны җыеп, Зариф мулла лапасына китерәләр, шунда тәрбиялиләр Җәмилә апа шунда таналар карый. Абдулла абый да шунда эшли икән. Аларның йорты мулла йорты белән янәшә иде.
Сугышка кадәр, утызынчы елларда радио сөйли башлагач, авыл картлары моңа ышанмады. Шул вакытта иң гадел кеше итеп Абдулланы Казанга, радио станциясенә җибәрәләр. Бара Абдулла, станциягә керә: «Авылдашлар, Хафиз, Әхмәтҗан, ишетәсезме, бу мин — Абдулла!»— дип эфирга кычкыра. Имеш, авылдашлары шуннан соң гына радиога ышаналар.
1932 елдан башлап Җәмилә апа (башта ире Абдулла белән бергә) фермада эшләде. Ире армиягә киткәч, ул фермада сыер савучы булып торды. Мин ферма мөдире булып билгеләнгәндә дә сыер сава иде әле. Икенче савымчы — Мәүлиева Фәйрүзә апа. Телсез булуына карамастан, сыер савуда бик тырыш иде. Ул гел Җәмилә апа белән бергә йөри. Саймә апа кыз вакытыннан бирле колхозда сыер савучы булып эшләргә тотынган кеше иде. Хәсәнова Сәгурә апа сугыш вакытында сава башлаган. Шулар белән бергә, эвакуацияләнеп читтән кайткан Галим- җансва Гөлсем апа да сыер сава иде. Ә менә Хәнифә апа Хәкимсва озак еллар, сугышка кадәр үк, сыер савучы, бозау караучы, хәтта җәй көне бозаулар көтүче булып та эшләде. Хәнифә апаның семья хәле бик авыр, кием-салым ягы аеруча начар иде. Кышкы суыкларда ул өстенә кыска телогрейка кия, бишмәте берничә җирдән ямаулы, хәтта ертык була. Үзе дә бераз таркаурак иде ул. Кыш көннәрендә дә аның ертык күлмәк-ыштаннарыннан тәне күренеп йөри иде. Салам йолыккан вакытларда, кыш көннәрендә тәне кып-кызыл булып кызарган чаклары булды. Бер көнне керсәм, ферма өендә Хәнифә апа елап утыра. Чабатасын салган. Аягыма су түгелгән иде, ди, салам күтәреп кайтканда тезем бик каты туңган иде, менә саламны ташлап булмады, кайтып фермага кереп карасам, тезем өшегән, аяк бармакларым чабата олтырагына ябышкан, дип кар белән уып елый-елый зарланып утыра. Аны тынычландырып, чабатасына коры печән түшәп, киендереп җибәрдек Хәнифә апа бик таза иде, бер күтәргәндә җилкәсенә 80—100 килограмм саламны эһ тә итмичә күтәрә ала иде. Ул, йортында сыер асрамаган- лыктан, фермада сөт эчә, без күрмәмешкә салыша торган идек. Бер вакыт шундый хәл булды. Мин әйтәм боларга, сез бит сөт эчәсез, дим, ә алар, юк эчмибез, диләр. Хәнифә апа әйтә, мин сөт эчәм, энем, сөг эчмәсәм, мин ачтан үләм бит, минем йортымда бернәрсәдә юк бит, ди. Ә телсез Фәйрүзә, мнн бер дә эчмим, дигәнне аңлатырга тырышып, «әттә пәт!» дип әйтә торган иде. Шуннан соң мин моны сынап карарга булдым. Башта Җәмилә апа белән сөйләштем. Ул әйтә, һәммә сыер савучыларның да үзләре яраткан куе сөтле сыерлары бар, ди. Минеке Дурин кушаматлы, ә Фәйрүзәнеке әнә теге сыер, дип күрсәтте. Бу май ае иде инде. Мин сыер сауган вакытларда боларны күзәтә башладым. Фәйрүзәнең теге сыеры койма буенда гына тора. Анда зур бер тагарак бар. Тагарак эченә кереп постым да, ярыгыннан карап ятам, Фәйрүзә апа теге сыер янына килде. Җиленен әйбәтләп юды, сөртте, сауды, соңыннан кулына чүмеч алды, җилен төбендәге иң куе сөтне шуңа сауды, як-ягына карады да, авызына китерйп бер генә йоткан иде, мин кулдагы таягым белән чүмеченә китереп төрттем. Ул «Пэ» дип кычкырып җибәрде дә көлә-көлә ике кулын берьюлы югары күтәрде, бирелдем,
дип әйтүе булгандыр инде Шуннан барлык савымчылар җыелды, көлештек. Моннан сон хәрәмләшмәскә, дигән уртак фикергә килделәр.
. Менә шушы бәләкәй коллектив белән эшләгәндә авыл кешеләренең әйбәтлеген аңлатып, дөресен дәресчә сөйләп, төшендерел биргәндә, нинди авыр шартларда да халыкның сине тыңлавына ышанган идем инде мин, кешеләрне үз артымнан ияртеп бара алам икән, дигән фикер ♦ миндә уянган иде. 2
Ферма мөдирлеген үзебезнең күрше Әхмәтжанов Шәриф абыйга Э тапшырганнан соң, кайбер планнарны аңлатып, колхоз идарәсенә тө- 1 шеп киттем. Фермадагы коллективка ияләшкән идем. Минем белән S эшләгәк дәвердә тырыш булганнары өчен рәхмәтемне әйттем. Савым * чылар, бозау караучылар мине озатып калдылар
Фермадан ерак түгел генә колхозның ашлык амбарлары төзелгән. = Колхоз берләшкәндә хуҗалыклардан җыеп салган 14 амбар Аларны ф саклау өчен каравылчы өе дә бар Шунда кереп, амбарчы булып эш _ ләгән Галимҗанова Гөлчирә апа белән сөйләшёп утырдык Өч амбар- ® ның түбәсеннән су үтә икән, аларны ябу өчен бер такта да юк. Ул ва- = кытта толь, шифер, калай шикелле нәрсәләрне ишеткән дә юк әле. Бәрәңге базын карап чыктык, анысының да түбәсе тишек икән Базга - 500 центнер бәрәңге сыя булып чыкты Гөлчирә апа белән яңа ашлык s кабул итү әвеннәрен барладык. Түбәсе салам белән ябылган илле-алт- £ мышар метр озынлыгындагы ике әвен бар. Кышын, ашлык сугыл тук £ талганда, ничек калган булсалар, шул хәлләрендә торалар. Ашлык ө сугу, җилгәрү машиналары да шунда кул ла тимәгән килеш утыра Ул вакытта колхозларда ике яки алты ат белән әйләндерелә торган сугу машиналары эшли иде. Ике малай ат куалый, ике хатын көлтә бирә, бер кеше көлтәләрне барабанга тыгып тора Ике яки бер кеше машн на алдыннан салам ала. дүрт хатын-кыз. саламнарын селкеп-селкеп, агач сәнәкләр белән 10—12 метрга илтеп чүмәлә салалар Ә ул салам чүмәләләрен бер хатын кыз ат тарттыр)чы бер малайга аркан белән бәйләп җибәреп тора. Әвеннән 120—130 метр читтәрәк ике хатын кыз саламны эскерткә сала. Ә ат җитмәгәндә, бу саламнарны салам таяк лары белән хатын-кызлар эскерт янына кадәрле үк илтеп куялар иде Җилгәрү күбесенчә көрәкләр белән чөеп, җил ярдәмендә эшләнә, җил гәрү машиналары бик аз иде. Җилгәрү машинасын 4 кеше кул белән әйләндереп тора, бер хатын-кыз чиләк белән салып тора, икенчесе алдан тартып тора иде. Җилгәргечләрдән бер кабат чыккан ашлыкны «Триумфка* дигәне аркылы кабат чыгарасын Ә орлык өчен кулдай әйләндереп чистарта торган махсус триерлар бар иде Безнең шул машиналар барысы да әвеннәрдә аунап ята Урып җыюга бер генә ай калып барганлыктан, миңа бу «техниканы» ремонтлау эшенә бик нык лап керешергә кирәклеге көн тәртибенә килеп басты. Әвеннәрнең икесенең дә түбәсе шыр ачык, чөнки язын үзем ферма мөдире булып эшләгән заманда, хайваннарга бирер ризык калмагач. түбә саламын аша тыл бетергән идек. Анысын яна ашлык суга башлагач та ябарбыз дип уйладым Бу эшләрне башкару өчен тимерчелеккә эш бик күп була чагын искә төшердем Гөлчирә апага да яңа ашлык кабул итү өчен әллә ниләр кирәк Капчыклар җитми, капчык бауларына мунчала юк. себерке дә кирәк, көрәкләр дә аз. төнлә эшләргә, фонарьлар да икәү генә, кимендә, алты кирәк, дип тезеп китте ул
Шушы фикерләрдән башыхг тубал булып тимерче алачыгына киттем Фермалар яныннан авылга таба төшеп. Гөләндәм апаларның бак ча башына ук терәтеп кирпечтән салынган тимерче алачыгына кердем Ул вакытта Барый абый белән Миңлехан абыйлар тимерче булып эш лиләр. Тимерче алачыгының икегә ачыла торган капкасы яна урамга карап тора Тимерче алачыгының югары ягын ta агач мастерское, аның 1а югары ягында пекарня Ул пекарняда шактый зур мич бар иде.
Аларның арт ягында салам түбәле такта яру лапасы. Аның түбән ягында тимерче алачыгы белән бер рәттән завхоз келәте бар. Анда колхозның продуктларыннан бал, ит һәм төзү материаллары саклана иде. Шушы торакларны тышкы яктан гына карап, тимерчеләр белән исәнләшеп кенә алдым да идарәгә кайттым. Анда бригадирлар җыелган иде. элеккеге председатель Котдусов Нуриаздан абый да шунда. Аны беркая да алып бармыйча, шунда сөйләшеп кенә, председательлекне алдым-бирдем эшләдек. Чөнки аның өстендә бер төрле дә материаль байлык юк. Ул бу эштән исән-сау котылганлыгына сөенеп, миңа уңышлар теләп, өенә кайтып китте. Нуриаздан абый бер класс укымаган, наданлыкны бетерү курсларына гына йөреп, укырга-язарга өйрәнгән кеше иде. Язуын бик читенлек белән генә яза. Ул, элек тә кибетче булып эшләгәнлектән, яңадан кибеткә керү теләген белдерде, әмма, никтер аның ул да тормышка ашмады. Колхозда атлы эштә йөрде. Пөхтә эшли иде. Лашман Тае кушаматлы кашканы җигеп, урманга малайларны оештырып алып бара, карап-барлап эшләтә иде. Шулай итеп, Нуриаздан абыйны озаткач, мин бригадирлар белән идарәдә утырып калдым. Беренче бригадада Әхмәтов Мәгъсүм абый эшли иде. Бу бригадага күпердән башлап, югары урам, икенче бригадага түбән оч һәм Пләтән урамы керә. Бу бригадага Фәйзиева Рәхилә, өченче бригадага Әүхәдиева Мәймүнә апа җитәкчелек итә иде. Бу бригадага яңа урам һәм югары очтан Зиатдинов Шакир, Габдрахманов Назим. Садриев Низамнар керә иде. Бригадирлар белән алгы көндәге эшләр хакында сөйләшеп утырдык та иң әүвәл ачтан шешенгән кешеләргә ярдәм оештыру кирәк булыр, дигән фикергә килдек. Иртә таңнан бу эш буенча ик.мәк әзерләүче район оешмаларына барырга дигән уй белән таралдык.
Сугыш вакытында күпчелек эшне хатын-кыз көче белән башкарырга туры килде. Байтак хатыннарның ирләре фронтта үлгән, балалары боек. Чөнки ашау өчен аларга икмәк, бәрәңге җитми, бакчаларында яңа бәрәңге өлгергәнче, акбаш, кузгалак, аерата ат кузгалагы ашы, чыпчык кузгалагыннан пешерелгән вак күмәч, колхоз җирендә калган черегән бәрәңгедән пешергән боламык — әнә шулар белән тукланды халык. Шушындый авыр чорларда хатын-кызлар хәлсез һәм басынкы иде. Шул хәлсез кешеләр белән иген игәргә, фронтны икмәкле итәргә кирәк. Моның өчен иң әүвәл аларның тамакларын туйдыру, балаларын саклап калу мәсьәләсе алга килеп басты.
1944 елның 21 июнендә бу мәсьәләдә ярдәм итүне сорап, райбашкармага киттем. Халыкның көнкүрешен тәэмин итү бүлегендә безнең авылның Җәләлетдинов Гыйлаҗ абый эшли иде. Туп-туры аның янына кердем. Ул икмәк карточкалары белән эш итә. Гыйлаҗ абый миңа райсоюздан 100 килограмм (ике капчык) он сатып алырга рөхсәт язуы бирде. Ул онны табып алып кайтканда, ни дәрәҗәдә сөенгәнемне күрсәгез иде!
Мохтаҗ дигәннәргә 80 кешене кертеп исемлек төзедек тә бригадирлар белән бергәләп авыл кешеләренең хәлен белергә чыгып киттек. Бригадирлар көн саен эшкә әйтеп йөргәнлектән, кем йортында нинди хәл икәнен яхшы беләләр иде.
Югары урамда булдык, яңа урамга менеп, андагы кешеләрне йөреп чыктык Соңгысы итеп икенче бригаданың түбән очыннан үттек. Бригадир Рәхимәнең күңеле бик йомшак икән, кешеләргә кергәч, шешенеп калтыранып яткан балаларны күрү белән, ихтыярсыздан күз яшьләре ага башлый иде. Аның үзен тынычландыру кирәк була иде.
Председатель булуның икенче көнендә янгын сарае янына бардым. Анда идарә члены Әхмәтов Абдулла тора иде. Күп вакытта аның оелән сөйләшә, киңәшә торган идем. Бик гадел кеше иде ул.
Барысы да фронт өчен
Мин фронттан кайтканда, январьнын салкын көне иде. Уфа госпиталеннән, Челябинск һәм Свердловск шәһәрләре аркылы. «Свердловск— ф Казан» поезды белән Чыпчык станциясенә кайтып төштем. Бер кулым эшләми, икенче кул белән госпитальдә мендәр тышыннан ясалган кап- = чыкка ризык-мазарны һәм кирәкле документларны салган идем. Поезд- з дан төшкән Әтнә ягы кешеләре белән тезелеп, җәяүләп юлга чыктык. ? Башта әкрен генә кайттык. Бераздан мин тирли башладым, өч айдан ж артык госпитальдә яткангадыр, организм бик йомшаган, арылды. Ко- 2 мургуҗа авылына җитеп, урамнан әкрен генә бара идем, Дусым авы- 2 лыныц Сәетова Таһирә белән үзебезнен авылның Ганиева Нәсимә оч- “ радылар Алар мине авыл советына алын кереп, телефоннан мине ♦ алмага ат чакырттылар Райкомол кушуы буенча килгән Таһирәләрне a илтергә Комургуҗа колхозының председателе Гани абый Әхмәтгалнев “ бер ат бирде. Шуңа утырып Таһирә белән Әтнәгә таба юл тоттык. ц Мәрҗәнне узып, Шәкәнәч турыларына җитә башлагач, карасам, юлдан < читтә бер ат тора. Сөйләшүләреннәи аңлап алдым: безнең авыл малайлары =
— Менә, Фәйзи абый, сине алмага бара идек, ат арып китте әле,— с диделәр. п
Минем белән килгән иптәшләргә бик зур рәхмәт әйтеп, әлеге атка е күчеп утырдым. Әкрен генә кайтып киттек. Бик озак кайттык, таудан түбән төшкәндә — юыртып, тауга менгәндә атлатып кына бардык. Мине алмага килгән атның кушаматы Кара Кетәк Таек иде. Ә алмага килүче малайлар—Хәйруллин Зиннәт белән Халиков Кави, аларны авыл советы председателе Кави абый җибәргән.
Кичке сәгать унда без авылга кайтып кердек. Авылга килеп җитмичә, аны күреп тә булмады. Авыл буена кар көртләре өелгән иде Тәрәзәләрне, җылы чыкмасын өчен, салам көлтәсе белән каплап, таяк лар белән терәтеп куйганнар, шунлыктан сирәк йортлардан гына, бишле лампа яктысы уты җемелдәп кала барды.
Безнең ишегалдына кайттык. Өй кап-караңгы, кеше тормый икән Мин армиягә киткәч, көз көне, җылыту читен булыр, дип, әни ике энекәш белән мунчага күчкән. Мине алып кайтучы ике үсмер егетне чәй эчәргә шушы мунчага алып кердек. Аларны мина гоепчгальдән биргән «коры паек» ризыклары белән чәй эчертеп, рәхмәт әйтеп, озатып кал дым. Алар китешкә, мина әни исеменнән хат язып торучы, колхозда хисапчы булып эшләүче Һәдия Җәләлиеза кереп утырып, хәлләремне сорашып чыгып китте. Әни каз ите салып аш пешергән иде, каклаган каз итен саклап торган булган Энекәшләргә үзем белән алып кайткан сохари, колбасаларны бирдем Колбаса күргәннәре булмаган, бик кы зыксынып, бу әйберне нәрсәдән ясыйлар икән, бик тәмле икән, диделәр. Бу төнне эчкән чәебез һәммәбезгә дә. бигрәк тә әнигә күңелле булгандыр. Чөнки 1942 елда гына әти үлеп китте, шул ел азагында мин дә армиягә алындым. Кулым гарип булса да. фронттан исән кайтуыма әни бик сөенде, каушап та китте. Чөнки өч баласы белән бергә җыйналгач, анага шуннан да зур сөенеч булмагандыр, үзен ата-ана булгач кына балалар өчен ничек кайгыруыңны беләсең икән. Менә шул вакыттагы әнинең сөенечен соңгы елларда гына аңлый башладым
Шулай итеп, фронттан авылга кайтып, үзебезнең мунчада беренче кичне кундым Кичтән дә. иртән дә. авылыбыз халкы күрешергә, хәлемне белергә килеп тордылар. Авылдашларымның кайгылы, мең мәшәкатьле тормышына минем дә тормышым килеп кушылды. Мин авылдан шәһәр: • > китү турында бервакытта да уйламадым Чөнки әти үләр алдыннан мине, әни чыгып киткән вакытта, үз? янына чакырып
алып. «Улым, син бу йортта олы ир кеше инде, мин бик каты авырыйм, үләрмен, ахрысы, әниеңне ташлама, энеләреңне чәчеп-түгеп бетермә, хәер эстәтмәскә тырыш, яме, мин сиңа бик ышанам, син минем олы, акыллы улым ич»,— дип, күкрәгенә башымны кысып торып, бик каты елады. Мин әтине гомер буе көчле кеше итеп күз алдына китерә идем, әтинең шушылай елаган чагын күреп, аны кызгандым. Кызгануым шуның өчен булды, ул вакытта әти 43 яшендә генә иде әле. Әмма авыру сәбәпле, эшкә яраксыз табылып, 1938 елның көзеннән инвалидлык өчен 141 сум пенсия алып, авырып ята иде. 1942 елның 30 мартында ул үлеп китте.
Әти 1898 елда үзебезнең Түбән Шашы авылында туган, 18 яшенә кадәр авылда яшәгән. Аннары Әстерхан шәһәренә барып, байларга ялланып эшләгән, патша армиясендә хезмәт иткән, шул чорда пленга төшеп, дүрт ай Польшада әсирлектә яткан. Аннан авылга кайтып, авылда совет власте урнаштыруда катнашкан, ярлылар комитетының секретаре булган. Аннан Кызыл Армиягә алынып, Колчакка, басмачыларга каршы сугышларда катнашкан. Шуннан авылга кайтып, Күңгәр авыл советында председатель булып эшли Күңгәр, Югары Шашы, Түбән Шашы авылларында колхоз төзүдә актив катнаша. Гомумән, ул елларда колхозларның аякка басуында авыл советларының роле бик зур була. Әхмәтов Сәлим белән әти авылда беренче коммунистлар булалар.
Әти 1934 елда Әтнә район советы башкарма комитетында инструктор булып эшли, аннан соң райбашкармада секретарь була. Шул 1934—1938 елларда район советында секретарьлык вазифасын башкару аңа җиңел булмагандыр. Чөнки бер класс та укымаган, үзлегеннән белем алган кешегә русча карарлар язу, аны юридик яктан нигезләү өчен күп тырышлык куярга кирәк булгандыр. Әти русча да бик грамотный язган, аның партия тарихын өйрәнү буенча русча язган конспект-’ ларын соңгы елларда карап соклана торган идем. Әтинең кешелеклелеге, аның һәрвакыт шат күңеллелеге миндә әле дә саклана. Ул татарча, русча, марича белә иде. Әле дә хәтеремдә: әни Фирдәвес энемне тапкач, әтидән телефон аша сөенче алырга кәнсәләргә төштем. Мин сөйләшеп бетергәч, Абдулла абый, Әпәти Абдулласы, миннән телефон трубкасын алды да әти белән марича сөйләшә башлады. Урамда, Нәчә Хәбибулласы белән, мин малай чакта бик озак марича сөйләшеп торды. Алар икесе дә марича яхшы беләләр, малай кешегә әйтергә ярамаган сүзләре булгангадыр инде, минем алда икенче телдә сөйләшүне уңай санаганнардыр.
Икенче бер вакыйга минем күңелемә сеңеп калган. Сугышка кадәр, әти авыл советы председателе булып эшләгәндә, безнең авылга бик күп атларга төялгән чегәннәр килеп тулды. Кәрванның башы авыл уртасындагы кибеткә килеп тоташкан, ә азагы Фәтхерахман абыйлар янында иде. Без, малайлар, мәчет тавында чана шуа идек Чегәннәрдән куркып малайлар өйләренә качып беттеләр. Әти шулар янына килеп туктагач, мин дә бардым. Әти чегәннәр белән русча бик каты кычкы- рып-кычкырып сөйләште. Шулай берәр сәгать торганнан соң, чегән таборы кузгалып китте. Алар киткәч, безнең әти нинди зур кеше икән, шул хәтле зур сакаллы кешеләрне кузгатып җибәрә алды, дип уйладым. Кешеләр белән эшләгәндә, әтинең акыл-фигыле минем өчен һәрвакыт үрнәк булып тора.
Безнең авылның элекке хәлен күз алдына китерсәк, әти кебек кешеләр анда күп иде. Мин фронттан кайтып, авылда яши башлагач, аларның холкын, эшкә сәләтен өйрәнә башладым. Армиягә киткәнче колхозда күп эшне үз кулым белән эшли идем. Әти авырганлыктан, семьяны алып бару өчен, каникул вакытларында 13 яшемнән печән чаба башладым. Авыру әти минем арттан йөри, чалгыны янап, кайрап
тора торган иде. 11 яшемнән башак чүпләү, җитен йолку эшләренә йөрдем. 12—13 яшьләремдә чакта ат жигеп, силос өчен Атау елгасы буеннан печән ташый идем. Безгә, малайларга, печәнне Баһабиев Шаһ- гали, Заһитов Сабирҗаи, Садриев Кашшаф, Хисамиев Котдус абыйлар чабып торалар Соңыннан көлтә кертә торган идек. Ә укулар башлангач, бөтен мәктәбебез белән яшелчә жыюда булыштык. 1940 елны Әтнә урта мәктәбенә йөри башладык. Авылдан Мифтахов Сиражи, Кашша- пова Кәүсәрия һәм мин, яхшы гына укып йөргәндә, мәктәптә укыган өчен бер елга 150 сум акча түләргә дигән закон чыкты Беренче ярты еллыкка 75 сум акча түләдек, ә икенче ярты елга түләү өчен өйдә акча юк икән. Әти, мин пенсия алгач түләрбез, дигән иде, мәктәптә менә шул числога китереп җиткермәсәгез, укудан куабыз дип игълан иткәч, мин укуны ташлап кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Кайтканда үзем генә биш чакрым арадан елый-елый кайттым. Әти ачуланды. Шул көнне миңа колхоз хисапчысы Сәлим абый Әхмәтоз очрады, нишләп йөрисен дип сорагач, мин ана хәлне сөйләп бирдем. Ул мина, ярар, әйбәт булган, иртәгә колхоз идарәсенә төшәрсең, анда секретарь-кассир урыны буш, риза булсаң, шунда эшләрсең, диде. Мин риза булдым Хисапчы Сәлим абый мине эшкә өйрәтте, ул үзе бик таләпчән иде Колхоз председателе Закир абыйны алмаштырып, Сәлим абыйны сайлагач, укып кайткан Галиев Җаббарны колхозның баш хисапчысы итеп куйдылар. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә, мин колхозда секретарь бу лып эшли идем Ул көнне Әтнәгә базарга барган идем. Әтнә базарында Германиянең безгә каршы сугыш башлаганлыгын белеп кайттым. Базарга җәяү барган идек, кайтканда авылыбызның күп кенә кешеләре белән, Галимҗанов Сабир абыйлар белән бергә кайттык. Кешеләр бик борчылган Шул көннең иртәгесен үк беренче кешеләр булып авылдан Корбанов Хәсән, Мөхәммәтжанов Рәхим, икенче-өченче көннәрне Сибгатов Хәким, Абдуллин Нигъмәтжан. Галләмов Әхмәтгалиләргә хәбәр килде. Армиягә китүчеләр тарафыннан беренче жырны Галләмов Әхмәтгалидән ишеттем. Кич белән урамга чыккан идек. Әхмәтгали абыйлар тәрәзәләрен ачып куйганнар Армиягә китүчеләрне озатырга туганнары жыелган. Әхмәтгали абый жырлап җибәрде.
Без, яшүсмерләр, мәҗлес беткәнче капка төбендә утырдык. Кешеләр тарала башлагач, без дә кузгалдык. Мәҗлестән чыккан кешеләр гармун уйнап урам әйләнделәр Китүчеләр алдан гармунга жырлап барды, алар артыннан яшьләр ияреп йөрде. Авыл халкы берсе дә йокламаган икән, барысы да капка төбендә — карты да, яше дә, балалары да Болар узып киткәндә, елап, моңаеп калдылар Безнең дә күзләребез яшь белән тулып, күңелләребез әрнеп барды.
Иртәгесен, китүчеләрнең барысы да жыелып беткәч, колхоз председателе Сәлим абый, арбага басып, сүз сөйләде.
— Без авылыбызның иң яхшы егетләрен сугышка озатабыз Алар алдында явыз дошман тора. Сез, авылдашлар, дошманны җиңеп кайтыгыз, семьяларыгыз өчен борчылмагыз, алар безнең иң кадерле кешеләребез булырлар .
Сугышка китүчеләр авыл халкы белән саубуллашырга тотындылар. Шуннан елаш башланды. Колхоз председателе Сәлим абыйның үзен көч хәл белән тыеп торуын күрдем мин. Китүчеләр арбаларга утырды, хатыннары Мәйсдрә апа. Мәрзия апа. Латифа апа, Шәһәрбану апалар да утырды. Халык төркеме авылны чыкканчы аларны озата барды. Атлар зират янына җиткәч, тагын бер тукталдылар, авыл халкы тагын бер саубуллашып чыкты Китүчеләр арасыннан Әхмәтгали абый шаянрак кеше иде Аның гәүдәсе таза, арбага аягүрә баскан көенчә авылга бер карады да «Хуш. авылым!» — диде. Егетләрнең берсе җырлап җибәрде.
Туган илебезгә, халыкка килгән зур афәт шушы көннән башланды. Шуннан соң көн саен кешеләрне армиягә озата торган булдылар. Алар һәр көнне идарә янына җыелып, Сәлим абыйның озату вакытында сөйләгән сүзләрен тыңлап, ерак юлга чыгып киттеләр.
Сугыш башланганнарның өченчеме, дүртенчеме көнендә фермада мөдир һәм ветфельдшер булып эшләүче Фәйзиев Габделхак абыйга повестка килде. Ул вакытта безнең ферма мари урманында иде. Колхоз председателе Сәлим абый миңа әйтте, энем, син Губинга барып, Габделхакны кайтарып җибәр, үзең ферма эшен кабул итеп ал, бераздан сине алмаштырырга ферма мөдире җибәрербез, диде. Пожарныйда торган Мәүли атының аксыл төстә бер тае бар иде, шуны җиңел тимер хутка җигеп, урманга чыгып киттем. Сугыш башланган елны, безгә, комсомолларга, төрле-төрле йомышларны күп кушалар иде. Менә бу юлы да мине урманга чыгарып җибәрделәр. Ат бик яхшы барды, бездән 30—35 чакрым ары булган урманга мин кич кырын барып та җит тем. Кардыда сыер савалар иде. Мине эшләреннән туктап каршы алдылар. Габделхак абый карды буенда тезеп куелган берничә бидон сөтне үлчәп, кабул итеп тора иде. Сыер кардысы Илләт суы буенда иде, аңа кечкенә генә тау өстеннән төшәләр.
— Урманнан тау өстенә пожарный аты килеп чыккач та бу инде, мөгаен,'минем арттан киләдер дип уйлаган идем,— дип, Габделхак абый кулындагы сөзгечен бидон өстенә куйды.—Менә, апалар, минада жирәбә чыкты,— дип сөйләнеп алды. Мин юл буена ничек итеп әйтермен инде, дип уйлап килгән идем, шул рәвешле Габделхак абый минем эшне җиңеләйтеп тә җибәрде. Ул арада сыер савучылар җыелышты. Алар- ның берничә генә сыерны савасылары калган иде, тиз-тиз генә савып чыктылар да Габделхак абыйны озатырга әзерләнделәр. Габделхак абый бик тиз җыенып бетте. Килеп туктагач та атка яшел печән салып куйган идем, суынгач аз гына су эчереп, арбага, печән җыеп, Габделхак абыйны печән өстенә утыртып маташканда, ул, авылдан урман-га киткәндә, кичләрен күңел ачарга дип алган гармунын сыздырып җибәрде. Мин атны тотып Губин поселогына хәтле озата бардым. Нинди көй уйнаганы истә калмаган, әмма бәләкәй генә гармунның бөтен урманны шаулатканы әле дә хәтеремдә. Поселокта атны ул үзенә алып, гармунын капчыкка тыкты да, аттан төшеп, мине кысып кочаклады, ярый, энем, сау бул инде, дип әйтүе булды, елап та җибәрде. Урманга караңгы төшкән иде инде, ул елагач, мин дә еладым, без икәү елап аерылыштык. Урман юлыннан җырлый-жырлый, атын юыртып, авылга кайтып китте. Аның җыр тавышы, мин ферма кардысына кайтып җиткәндә. инде ишетелми башлаган иде. Фермада сыер савучы хатын-кызлар елап утыралар. Алар, монда ятып булмас, ферманы авылга кайтарсыннар иде, дигән фикерне әйтә башладылар. Габделхак абый киткәч, аларның да кәефе үзгәрде. Күзләрен сагыш басты, мина хәтта күшәп торган сыерлар да, Габделхак абый киткән якка моңланып торган кебек тоелды.
Шулай итеп, мин ферманың мөдире дә, хисапчы да, ветфельдшеры да булып калдым. Фермада күңелсез иде, һәммә кеше кырыс кебек, җитмәсә кичтән бик бөркү булды, ә иртән пыскып яңгыр ява башлады. Сыер савучылар, кеше елаганга табигать тә елый дип, яңгыр астында кардыга сыер саварга кереп киттеләр. Мин Габделхак абый басып торган урында сөт үлчәгеч белән сөт кабул итә башладым. Бер атналап эшләгәннән соң, аерткан сөтләрнең майларын, ясаган эремчекне төяп, авылга кайтарырга чыктым Авылга бу товарны кайтарып, завхоз Хафиз абыйга тапшырдым да колхоз идарәсенә кердем. Сәлим абыйга терлекчеләрнең борчылуын сөйләп биргәннән соң, ул, ферманы алып кайтырсыз, дигән боерык бирде. Безгә сыерларны авылга куып алып
кайтырга туры килде, аннан сон мине ферма мөдирлеге вазифасыннан бушатып, яңадан уз эшемә — хисапчылыкка куйдылар.
Авылыбыз көн саен фронтка ирләрне озата торды. Сугыш башланганның икенче көннәреннән үк. колхозның иң яхшы атларын армиягә ала башладылар. Иң элек Гыйльметдин белән Мәгъсүм атының тае китте. Малайлар аларны матур иТсп чистартып, ялларын кисеп, кой ♦ рыкларына чуклар, кызыл чүпрәкләр такканнар. Гыйльметдин аты 2 бригадабызның иң я.Хшы аты иде. Күршебез Котдусов Кашшаф абый- = ның аны лобогрейкага җигеп урак урган вакытларын күз алдымнан = кичердем.
Авылыбыздан ат күп китте Аларның күбесе, колхозлашкан елларны * хуҗалыклардан кергән атлар булганлыктан, хуҗалары исеме белән g йөрделәр. Мин белгән атлардан Миттай агының тае. Шайтан аты. * Мәгъсүм тае. Шакир аты. Мөки Шакирыныкы фронтка китте. Көзгә . таб? Сәлим абый Әхмәтовка да фронтка китәргә хәбзр килде. \ның белән бригадир булып эшләгән Самигуллин Гани абый да китте. Сәлим “ абый председательлекне хәзерләүче вәкил булып эшләгән Халиков Вә- х лигә тапшырып калдырды. Киткән чакта да нык булды, митинг җыеп 4 сөйләде. *
«Авылдашларым, каушамагыз, таралмагыз, тырышып эшләгез. Без s фашистларны дөмектереп кайтырбыз'» — дигән сүзләре әле дә исемдә г саклана. Сәлим абыйның балалары күл иде. Нәсимә, Хәтимә. Хәтирә. ® Ринат, тагын кемнәрдер — барысы да озатып калдылар е
Гани абыйның да балалары күп нде, елап калдылар Гани абый безнең Түбән Шашы авылында төзелгән колхозның беренче председа теле булган, шуннан бушагач, гомере буе беренче бригадада, югары очта, бригадир булып эшләде. Армиягә дә бригадир постыннан китте Ашказаны да авырта торган иде, кесәсендә бәләкәй шешә белән чәй содасы эремәсе йөртә, шуны эчеп, тәненә сихәт таба торган нде.
Менә шул гомерлек сер булган Гани абыйны, кырыс характерлы Сәлим абыйны озатып җибәргәч, авылыбыз бик моңсу булып калгы. Колхоз белән җитәкчелек итүдә Сәлим абый усал булса да гадел иде. халык аны хөрмәт тә итә. бераз шүрли дә иде. Берьюлы председатель һәм бригадирны озату — колхозыбызның йомшый башлавы нде инде Шуннан председательләр алмашыну китте, елга икешәр председатель алмашты, берсе дә файдалы булмады. Дүрт ел сугыш чорында 6 председатель алмашынган. Авыл кешеләре армиягә китә торды, үлгән хәбәрләре килә торды. Иң әүвәл Корбанов Хәсән абыйның үлгән хәбәре килде Безнең Фәтхерахман абын да китте. Алар Шәрәфиев Мифтах абый белән киттеләр Мин аларны Әтнәгә кадәр озата бардым Фәтхерахман абый үтә чыккан тыйнак, аз сүзле кеше иде Тыйнак тотты үзен. Мифтах абый бераз эчкән иде. мина аңлашылмый торган җырлар җырлады Авылдан киткәндә. Фатиха турыларында каласыз ич аеры лып дип җырлады Болынга чыккач, көтүдә йөргән мал-туарны күргәч тә, сыерларым җанашларым, калагыз ич аерылып дип җырлап җибәр де. Әтнәгә кадәр җырлап барды Мифтах абый гомере буе хуҗалык хайваннарын көтте. Шуңа күрәдер терлекләр белән аерылышуын җы руга салып китте.
Фәтхерахман абый колхозда балта эшендә эшләде. Саубуллашырга дип безгә кергән иде, әти ана киңәшләрен бирде Әти әйтте, безнең илебез бик зур. бик куәтле, ул беркайчан да җиңелмәгән, менә күр дә тор. җиңүчеләр булып кайтырсыз, диде...
Фәтхерахман абын бик озак сугышты, дүрт мәртәбә яраланып гос-питальләрдә ятты. суГыш бетәсе елны гына үлеп калды
Әти белән саубуллашырга барысы да килә нде Әтинең бик яраткан кордашы Габдрахманов 111.»рип абын бар нде. Шәрип абыйга хәбәр килгәч, әти* янына керде. Белам. андый чакта сүз авыр була, мин өй тән
чыгып китеп, ишегалдында йөрдем, өйдә тавыш ишеткәч, нәрсә булды, әти авырып китте мәллә, дип керсәм, әти белән Шәрип абый кочакланышканнар, икесе дә кычкырып елыйлар, әти әйтә: Шәрип, син кайтканчы, мин тормам, үләрмен инде, бәхил бул, ди. Шәрип абый әйтә: син әле яшәрсең, мин менә ут эченә китәм, үлеп калсам, бәхил бул, ди. Алар әти белән икесе бергә Гражданнар сугышында Колчакка, басмачыларга каршы сугышканнар икән. Ә бит ут эчендә туган дуслыктан да зуррак дуслык булмыйдыр ул...
Сәпим абый да әти белән саубуллашырга кергән иде. Алар икесе дә — бер авылдан булган ике коммунист. Бик тыйнак кына саубуллаштылар.
Авылыбызның 80 кешесе, шуның эченнән әтинең бертуган» энеләре Фәтхерахман белән Һади абыйлар да сугышка китте. Авыл ир-атсыз калды. Ә авылның мәшәкатьләре муеннан иде, болар барысы хатын- кыз, бала-чага өстенә өелде. Бу авыр чорда, сугышның ел ярымында авыл халкына авыр хәсрәт килгәндә, барлык кайгылар уртак иде. Сугышта булган кешеләрнең семьяларына килгән хатларны укып бирү, җавап хаты язарга булышу — минем өстә иде. Халык күңелендәге уйларны үз акылым аркылы үткәрергә тырыштым Кара печатьле язуны тотып, үксеп-үксеп елаган япь-яшь хатыннарны, аларның үрсәләнеп елаган балаларын күреп, йөрәктән каннар тама иде. Шуның өстенә безнең авылга 80 кеше эвакуацияләнеп киләчәк, Мәскәү кешеләрен кабул итәргә әзер булыгыз, диелде. Алар ул кадәр үк килмәделәр, бала лары белән 37 кеше булды. Әмма безнең кебек үсмер егетләргә эш тагын да кыенлашты. Авылда русча белүчеләр бик аз, килүчеләр татарча аңламый, барлы-юклы русчабызны хутка җибәреп, без, комсомоллар, аларны иркенрәк йортларга урнаштырдык. Авыл халкы, туган- тумачасы белән укмашып, килүчеләргә урын бушаткалаганчы, байтак кына вакыт узды Аларны, бер-ике семьяны Заһидуллин Нәби, Нургали, Әхмәтгали, Әптер Мәгъсүменә һәм башка йортларга керттек. Алар, табигый, колхозга килү белән эш сорый башладылар. Валентина дигән бик үткен бер хатын сыер савучы булып. Дондуковлар семьясы белән бергә фермада эшли башлады. Анатолий дигән яшүсмер малай фермага ат белән су ташырга кереште. Зинаида дигән япь-яшь хатынның баласы туды, ул бала озак та тормый үлде Янә дә бик чибәр берсе, Антонина дигәне, Әтнәгә йөреп, бухгалтер булып эшләде. Ул арада авыл кешеләре белән аралашып, татарча өйрәнә башладылар.
Авыл халкы читтән килүчеләргә ихтирамлы булды. Бераздан бер- берсенә шулкадәр ияләшеп киттеләр, аларның кызлары белән безнең егетләр, аларның егетләре безнең кызлар белән дуслаша башлады. Мин шунда тормыш авырлыгы кешеләрне бик тиз якынлаштыруын күрдем.
Бер кыш чыккач, фронт Мәскәүдән ераклашкач, бу кешеләр әкрен- әкрен китә дә башладылар. Аларны бик әйбәтләп озаттылар, ә Валентина дигәне, кешеләр белән бик аралаша ала торганы, иң якын туганнарыннан аерылгандай, елый-елый китте.
Без, комсомоллар, сугыш башлану белән, Кызыл Армия өчен һәр бәйрәмдә бүләкләр җыю оештыра идек өмә ясап, оекбаш, бияләй бәйләү, янчык тегү... Хәтта тиреләр җыеп, аны Әтнәгә илтәбез, фронтка ярдәм фондына тапшырабыз. Менә шундый олауны бер мәртәбә минем үземә илтергә туры килде. Көз иде, кар ява башлаган чак. Бүләкләрне комсомол исеменнән ВЛКСМ райкомына илтеп, аны бер келәткә бушаттык. Хәтерем ялгышмаса, анда 80 пар бияләй, 25 пар оекбаш, 20 тире, 50 янчык һәм посылка салу өчен 15 данә ящик бар иде. Безнең комсомол оешмасын бу әйберләрне җыйнап тапшырган өчен мактадылар. Башка оешмалардан да фронтка бүләк күп килә иде. Бәрәскә оешмасыннан аеруча күп иде. Аның секретаре безнең авылда балалар
укыткан, аннары Бәрәскәгә киткән Биктаһирова Сара иде. Шул әйберләрне кичкә кйдәр тапшыра алмыйча яттык. Сара белән озак кына сөйләшеп утырдык Аның әйберләре минеке янында булганлыктан, мин аңа булышып тордым. Аннан кич кенә кайтып киттем Ул бер яшь кенә малайдан ат тоттырып килгән иде. Соңыннан безгә Сара белән тормыш корып, өйләнеп яшәргә насыйп булды. Авыр сугыш елында башланган ♦ танышлык безнең чәчләрне чәчкә бәйләде. 3
Ул елларны райкомол секретаре булып Хәбибуллина Разия эшли Э иде. Аның тырышлыгы, таләпчәнлеге барлык комсомолларга үрнәк иде. g Сугыш чорында комсомоллар гомумән бик күп яхшы эшләр башкар- £ дылар. *
Армиягә киткән чакта да Разия безне райкомолга чакырып әңгәмә s үткәрде, безне озаткан вакытта да шунда булды. =
1944 елның 21 июнендә, сугыш башлануга өч ел тулганда, мин, . фронттан яраланып кайткан унсигез яшьлек солдат, үзебезнең туган * авылыбызның колхоз председателе булып сайлангач, әнә шуларны күз “ алдымнан үткәрдем. х
Алда кыен эшләр, җиң сызганып башкарасы бик зур эшләр көтә4 иде... *
Е
Камыт зур, эшләр авыр *
1944 елның 22 июнендә идарә утырышы үткәрергә булдык. Утырышка идарә членнарыннан Хөснетдинов Лотфулла абый. Әхмәтов Абдулла, Җәләлиева Һәдия, Әүхәдиева Мәймүнә. Фәйзиева Рәхимә. Галим- җанов Миңлехәй килде. Ревизия комиссиясе председателе һаднев Барый абый, колхоз активларыннан ферма мөдире Әхмәтов Шәриф, өлкән ат караучы Зарипов Усман бар иде. Утырышны көндезге сәгать икедә башладык. Сөйләшү якынлашып килгән урып жыюга әзерлекне яхшырту хакында барды. Тимерче һадиев Барый абый бик иркенләп сөйләде. Аның сөйләвендә, колхоз хәлен мин күбрәк беләм, мине тың-лагыз, дигәнрәк киная чагылып калды. Чөнки ул миннән алда гына. Котдусов Нурый абыйга кадәр колхоз председателе булып эшләгән. Сүз уңаеннан бу урында Барый абыйның председательлектән китүенең сәбәбен дә әйтүне кирәк саныйм. Ел бик авыр, эшләр дә бик авыр бара, җитәкчеләргә таләп тә зур булганлыктан. Барый абый армиягә китүне кулайрак саный. Хезмәт армиһсснә алына Председательлекне тапшырганнан соң, Казанга баргач, анда комиссия торганда, авыру аягын күрсәтеп, хезмәт армиясеннән кире борыла, колхоз тимерчелегендә эшли башлый. Бу Барый абыйның үз авызыннан ишетелгән сүз-ләр. Чыннан да Барый абый армиягә алынырлык түгел. Бала чактан аягы аксак иде. Ул гел титаклап йөрде, кушаматы да «Аксак Барый» иде.
Барый абый, урып җыюга кирәкле ургыч, лобогрейкаларның ремонтланып бетмәвенә, запас частьларның булмавына бик нык басым ясады Ә кешеләрдәге уракларның тешәтелмәгәнлеге хакында, әвендә ашлык суга торган машиналарның, җилгәргечләрнең ремонтка да кермәгәнлеге хакында, аларга кирәкле каеш һәм башка запас частьларның юклыгы хакында сөйләде. Хәлләрнең болай булуы мине куркуга салды, чөнки уракка төшәргә бер ай чамасы гына калып бара иле. Эшләрнең шушы хәлдә икәнлеген Галммҗанов Миңлехәй дә раслады Бу иптәш икенче тимерче булып эшли. Барый абын нәрсә кушса, шуны үтәргә әзер тора иде. Әлеге утырышта да алар икесе тнк бер юнәлеш тә сөйләделәр. Фермадагы хәлләр дә телгә алынды, күтәрәмгә калган
хайваннарның әле аякка басып бетмәве, шулай да менә инде бер атна яшел үлән чабып алып кайта башлагач, тернәкләнүләре әйтелде. Сыерларның хәле яхшырак, сарыклар шактый ук кырылган иде.
Бригадирлар каты сука эшенең барышы хакында күңелне юатырлык итеп әйттеләр. Чөнки хәзер арыган атлар юк, атлар тазара төште. Алар белән эшләүче малайларның гына хәлсез булуы хакында сүз барды. Бригада егетләре Атау елгасы буенда эшлиләр, атларны көнгә өч-дүрт мәртәбә яртышар сәгать үзәнлектә ашатып алалар, шул вакытта үзләре дә үзәнлектә үскән кузгалак, акбаш белән тукланалар. Ат лар, көне буе эшләгәннән соң, кичен төнге көтүгә җибәреләләр иде...
Идарә членнары, колхоз активы белән эшләү шушы көннән башланып китте. Бу утырышта идарә членнарыннан Җәләлиева Һәдия беркетмә язып барды, үзе бер сүз дә сөйләмәде, тыйнаклыгы белән аерылып торды. Әхмәтов Абдулла абый кызып китүчән кеше икәнлеген күрсәтте. Хәтта үзенең фикерләрен әйткәндә, урынында утыра алмыйча, тиз генә торып, йөреп тә килгәләде. Хөснетдинов Лотфулла абый салмак кына, аз гына елмаючан кыяфәт белән, үзенең зур тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләр биреп утырды. Аны тыңлау миндә ул кешегә карата ихтирам уятты. Киләчәктә дә бу кеше белән кнңәшләш- кәләргә кирәк булыр дигән фикердә калдым. Ә хатын-кыз бригадирлар үз фикерләрен әйтә алмадылар, кушканны көтеп торган сыман, кулларын кушырып утырдылар.
Бу — минем беренче мәртәбә утырышта председательлек итүем иде. Куркыбрак башладым, андый җыелышлар белән эш итмәгәч, бераз шүрләтә иде. Шулай да, сугышка киткәнче, колхозның комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәнлектән, комсомол җыелышлары алып баруда алган тәҗрибәм азмы-күпме ярдәм итте. Гомумән, комсомол тәҗрибәсе миңа нык булышты. Аннан соң, армиягә киткәнче, колхозда секретарь, кассир, баш хисапчы булып эшләгәндә, Сәлим абыйдан утырышларны үткәрү, алып бару буенча алган тәҗрибә дә бар иде миндә. Урып җыю эшенә яхшы әзерләнү, аны оешкан төстә үткәрү өчен кирәк булган әйберләрнең барысын да эшләп куярга дигән фикергә килеп, беренче утырыштан таралдык. Идарә членнары таралып беткәч, без, Һәдия белән икәү генә калып, колхозның финанс хәлләрен сөйләшеп утырдык. Эш хөрти, банктагы счет ябылмасын өчен, ике счетта да 10—15 сум гына акча тотып торылганлыгы беленгәч, ул сүзне дәвам иттерүнең кирәге булмады. Кенәгәләргә караганда, бер центнер да ашлык юк иде. Чөнки орлыкка дигәне чәчелеп беткән, фуражлык юк. Мин Әтнә райсоюзыннан алып кайткан ике капчык оннан башка, бер нәрсә дә, хәтта бәрәңге дә юк. Завхоз келәтендә эремчек бар иде. Ул эремчекне мәктәп бинасында гомуми туклануга билгеләнгән кешеләргә бирергә куштым. Ферма һәм ат абзарлары янындагы келәтләрдә дә берни юк. Хәзер ничек итеп булса да акча табарга, урып-җыю машиналарын ремонтлау өчен запас частьлар алырга кирәк иде.
Ниһаять, бу көнне дә үткәреп, кичке караңгы төшкәч, өйгә кайтып киттек. Бүген безнен өйдә дә бераз ямь бар. Әни дә сүрелә төшкән, аш та пешкән, Әтнәдә колхозчыларга он сорарга кергәч, райбашкарманың шушы паеклар, икмәк карточкалары белән идарә итүче, безнең авыл кешесе Жәләлетдинов Гыйләҗ абый: «Энем, сиңа колхозныкыннан алырга ярамый, инде үзеңә дә сигез кило он ал».— дип язу язып бирде. Ул минем үземнең дә хәл кыен икәнне сорашып белгән иде. «Әтиең белән күрешә алмадык, дус кеше иде, бик хөрмәт итә идем үзен»,— дип мине озатып калды. Шунысын да әйтим, колхоз председательләренә вакыт вакыт районда 10—15 килограмм он биргәли торганнар иде.
Минем менә шундый юл белән алып кайткан арыш оныннан умач уып, аш пешерелгән иде. Әни үзе дә, энекәшләр дә ашны бик яратып ашадылар.
Шул рәвешле бүгенге көнне дә йомгаклап ятып йокладык Инде без май аенда ук мунчадан чыгып, үзебезнең өйдә тора башладык, өннең дә аркылысы-буе бишәр метр гына зурлыкта иде Шулай да мон да мунчада торган күк түгел иде инде.
Без барыбыз да тезелешеп сәкедә йоклыйбыз Стена буенда мин, аннан Фирдәвес, аннан Рубис. аннан иң читтә кечкенә мич буенда әни ♦ иде. Өй суыграк булганда, балаларны мич буена сала идек. з
23 июнь көнне иртән, әни уятканчы ук, караңгылы-яктылыда, сәгать | өчкә торып, каты сукага баручы малайлар янына киттем Ул Атау s елгасы буенда иде. Бу елга авылдан ике чакрым ераклыкта Сука сука- S лаучы малайлар атларын шуннан алып, басуга китәләр. Мин өйдән * торып чыкканда, күрше малае Габделхәйләр дә минем белән китте Без Закир тыкрыгыннан менеп, җил тегермәненә таба атладык. Тегер- s мән янына барып җитсәм, кемдер берәү, бәләкәй генә, ябык кына, кояш ф чыкканны карап утыра. Әйбәтләбрәк карасам, Хәлиуллин Мансур в «Фәйзерахман малай, мин бик арыдым, әле менә ял итеп утырам».— ш ди Чыннан да бик бетәшкән, күзләре ялт-йолт итеп тора, ул колакка s да саграк иде Мин Мансурны калдырып китә алмадым. «Син, эшли < башламас борын ук арыгач, көне буе сука артыннан ничек йөрерсең *- соң?» — дидем «Анда була ул, без анда баргач, елга буеннан кузга- = лак, акбаш җыеп, туйганчы ашыйбыз, тамак туйгач кына эшли баш- £ лыйбыз»,—диде Мансур.
Мәгъсүм абыйның утырышта сөйләгәннәре тагын искә төште е Мансурларның тормышы авыр. Аның әтисе Габдерәфикъ абый да сугыш елларында үлеп киткән иде Бу семьяда башка җирләргә йөреп ризык табарлык кеше юк. Алар барысы да тырыш, эш эшләп кенә көн итәләр иде. Авыл халкы Мансурның әбисе Сәрвәр апай хакында, бик булган кеше, дип сөйли иде. Элек, колхозлашканчыга кадәр, Сәрвәр апай иртән кырга чыгып, уракны ура, көлтәсен алып кайта, тәпәч белән суга, җилдә суыра, бер пот арышны җилкәсенә күтәреп, ике чак рымдагы Күшәр тегермәненә алып төшеп, тарттырып менгәч, камыр изеп, әчетеп, яңа он белән басып, кичке ашка ипине мичтән пешереп чыгара ала торган булган имеш. Мансурның анасы Фәйрүзә апай да— авылда беренче сыер фермасы төзелгәч. Мәхүп апай белән бергә бозауларны карап, беренче таналарны үстергән кеше. Бу семья белән мин үзем дә яхшы таныш, Мансур белән без малай вакыттан ук дус яшәдек. Аларнын өй түрендә генә чана шуа торган идек. Бала вакытта Мансур оик каты авырды, мин аның хәлен белеп тордым Авырудан ул начар ишетә торган булып калды Мансурны мин бик хөрмәт итә идем, ничек алай булгандыр, әйтә алмыйм. Югыйсә, минем дус малайларым шактый, ләкин Мансур барыннан да якынрак иде. Ул эчкерсез, хәйләсез, үзенең фикерен яшермичә әйтеп бирүчән, гомумән, чын дус иде. Менә бу дустымны шушы хәлдә күреп кызгандым. Шулай да аның теләге эш ташлау түгел, хәл җыя җыя булса да сукага бару иде Мин шул чагында сукачыларга да аш пешерергә кирәк икән дигән фикергә килдем. Икенче көнне алар да кайнар аш ашый башладылар, бу эшкә алар әйтеп бетергесез сөенделәр.
Мансур белән без, сөнләшә-сөйләшә. Атау елгасы буена барып җиткәндә. башка малайлар атларын томырыктан алып, сабан сөрәсе урыннарына менеп баралар иде Атау елгасы буенда куенлы бер җир бар, әнә шунда атлар томырыкта торган булганнар. Ат караучылар — Нигъ- мәтуллнн Заһидулла абый белән Муллагалнев Мөхәммәтгали абый, төнне атларны көткән булганнар икән. Мансурның атлары шәп атлар түгел. Берсе Батман дигән зур корсаклы ат. икенчесе Матай дигән нечкә сыйраклы кара ат иде. Алар, без килгәндә, башларын селкеп торалар иде — үзләре генә калган. Мөхәммәтгали абый Мансурны «Азрак
йокларга кирәк»,— дип усал чырай белән каршы алды. Өенә иртәрәк кайтасы килә иде бугай. Мансур атларны сүзсез генә алды, берсенә — үзе, икенчесенә мин атланып, сука җиренә киттек. Малайлар әлегә атларын җикмичә, йөгән балдагын тездән өстәрәк аякларына бәйләп җибәргәннәр, атлар ашап йөри иде, ә малайлар акбаш җыеп, шуны ашап йөриләр иде. Алар, мин килгәч, нишләп эшләмисез, дип шелтәләвемнән шикләнгәннәрдер, ахрысы, тиз генә атларына бара башладылар Мин ашыкмаска куштым. Аларның кемнәр икәнен карап чыктым: Хә- лиуллин Мансур, Ганиев Габдерәкыйп, Ганиев Габделнур, Гыймадиев Гарәфи, Кашшапов Хәйдәр, Заһитов Фәрит, Шәрипов Әхәт, Ганиев Кави, Юсупов Самат. Алар барлык бригадалардан да җыйналып, бу кишәрлекне бетерү өчен кергән булганнар Шуның белән бер атнадан каты сука бетәргә тиеш икән. Барысы да кечкенә генә битле малайлар, үзләре җитез, эшләргә генә торалар. Алар мине председатель итеп сайлаганда да җыелышта иделәр. Мин аларның сукада икәнлекләрен белә идем, ә басуда эшләүләре белән беренче очрашуым иде. Яшьләр, без бер атнадан пландагы җирне сукалап бетерербез, диделәр.
Бу җирләрдән узып, басуның югары ягына күз салсам, исем китте: өч карама һәм куаклыклар янын, зур карама җирләрен — барысын да әрем баскан. Димәк, алар инде ничә ел буе сөрелми ятканнар.
Фермада мөдир мәшәкатьләре өскә өелгәнгә басу ягына юньле- рәтле чыккан да юк, ерак басуда эшләр бармагач, ул якка баруны кирәк дип тә санамый идек. Әнә шул кысыр яткан җирләр җанымны әрнетте. Колхоз басуының өчтән береннән дә артыграк булып чыга түгелме соң болар? Авылга кайткач, идарәдә белештем, чыннан да, 700 гектарның 400 гектары гына эшкәртелә, калганнары гел дә буш ята икән.
Мин колхоз председателе булып эшли башлаган дәвердә кешеләр үзләренә ягулык өчен дип иңбашына күтәреп яки кул арбалары белән шушы буш калган җирләрдән әрем алып кайтып, киптереп куялар иде. Ә кайбер урыннардан, инде башка төрле үләннәр үсә башлаган җирләрдән печән җыялар иде. Ә бит шушы җирләрдә кайчандыр сука сукалап, чәчү чәчеп йөргән кешеләрнең күбесе инде юк, нәкъ менә алар өлешенә тигән җирләр эшкәртелми, алар урынына калган малайлар белән хатын-кызларның моңа көче җитми...
Әнә шундый моңсу уйлар белән әремлек арасыннан авылга таба атладым. Кечкенә карама янына утырып, ял итеп алдым. Чабатамның олтырагы никтер авырттырган кебек тоелган иде, шуны төзәтеп, тузанын кагып, инеш буенда юандым.
Ул арада көн матураеп китте. Мин туктаган урыннан авылга таба арыш басуы башлана, арыш .инде баш чыгарган, акрын искән җил белән башаклар башакка бәрелеп чыңлый, сары тузан очып киткәндәй була. Баксаң-күрсән, арышның өлгергәнрәкләре серкә очыра башлаган икән. Баш өстендә тургайлар моңлана, үлән араларында чикерткәләр сайрый, басу табигатьнең үз табигыйлеге белән матур иде. Матурын матур, миңа аның белән ләззәтләнергә иртәрәк иде. Чабатамны бәйләп, яңадан авылга таба атладым.
Арыш басуы күңелне бик сөендерерлек түгел, шулай да басуда икмәк бар иде.
Кайтышлый бер уңайдан әвеннәрне дә карап чыктым. Әвеннең түбә саламы юк, әмма бәбкәләре, баганалары таза, өстендәге чыбыгы җитәрлек иде әле. «Өстен салам белән яптырасы булыр».— дип уйлап, тимерчелеккә юл тоттым. Анда Барый абый белән Миңлехәй абый бар иде. Бергәләшеп, тимерчелектәге иген коралларын карап чыктык. Өч бригаданың да лобогрейкалары әзерләнеп бетеп килә икән инде. Платфоо- мадагы такталарын гына алыштырасы калган Тимерчеләр такта юк-
торган иде.
Мин үземнең бу истәлекләремдә электәге хәлләргә күбрәк тукталырга уйладым. Чөнки сугыш вакытында колхоз председателе булып эшләү авырның да авыры иде. Колхозда бер төрле белгеч тә юк. Колхоз председателе үзе агроном, үзе зоотехник, үзе ветврач, үзе төзүче, үзе экономист, үзе укытучы, үзе тәрбияче, үзе игенче, үзе терлекче иде. Мисал өчен әйтик, безнең Әтнә районында техникум бетергән бер агроном бар иде, ул район җир бүлегенең баш агрономы булып эшләүче Ибәтуллин Габделхәй иде Туберкулез белән авырганлыктан, ул армиягә китми калган. Орлык лабораториясендә Нурмөхәммәтова Сәрби эшли иде. Бердәнбер ветеринария врачы Сидниев Дмитрий бар иде. Районда башка белгеч юк иде. МТСта тракторлар бик аз, барлык эшләрне дә колхозның үз көче белән үтәргә туры килә иде. Барлык максатлар республика оешмаларыннан алган күрсәтмәләрне тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде. КПСС райкомының беренче секретаре Шакиров Сабир исемле иптәш иде Ул Ютазы ягыннан килгән бер куллы кеше иде, бик кырыс йөзле, көлгәнен беркайчан да күргәнебез булмады Районда партия дисциплинасы сугыш вакытында йомшарган булган, аңа кадәр беренче секретарь булып эшләгән, шушы районның Ары авылы кешесе Хәсәнов иптәш йомшак холыклы иде. Ул бик авыр чорда, сугыш башланганнан алып өч ел буе беренче секретарь булып эшләгән Менә шул иптәшне алмаштырып, районга килгәннән соң Шакиров Сабир иң элек партия оешмасының ролен күтәрде, аның белән нык исәпләшә башладылар дип искә ала торганнар иде. Менә шул вакыттан башлап партия оешмасының роле районла бик югары күтәрелде. Ачыграк аңлату өчен, колхозыбызга кагылышлы бер вакыйганы искә алып китәргә кирәк дип саныйм
Мин эшли башлаган елның икенче елында минем тормышым өчен бик борчулы бер хәл булды. Сугыш елларында җыйналган ашлыкның
лыктан зарландылар. Аннан ике әвендә эшләү өчен, өч җилгәрү машинасы кирәк иде. Ашлык бер әвеннең ике башында ике атлы машина белән суктырыла иде. Ашлык сугу машиналары да тимерчелек янында тора. Алар да ремонтлана башлаган, шулай да әле аларның эше күп иде. Ике триер, өч «змейка» бар иде, аларны да карап чыктым, аларга күп ремонт кирәк тугОл. Ик авыры — җилгәрү машиналарының иләк-* ләре булмавы икән. Колхозчыларның уракларын тешәтә башларбыз з инде. Тимерчеләр белән сөйләшкәннән соң сугу һәм урып-җыю маши- 3 наларына нинди әйберләр кирәклеге тәмам ачыкланды Ләкин колхоз- < да акча юк, акча табу мәшәкате алга килеп басты. Шул хакта сөй- 35 ләшкәннән соң, лобогрейкаларның платформасына һәм әвернәләренә т кирәкле тактаны әҗәткә тимерче Барый абый бирде 5
Колхоз идарәсенә кайткач, Зарипов Усман абыйдан акча алып 2 торырга булдык. Усман абыйга баргач, ул авырыксыныбрак булса да, ♦ бер мең сум (шул вакыттагы исәп белән) акча биреп торды Аннан в Усман абыйның үзен Киров өлкәсе, Рожки шәһәренә ат җиктереп чыга- “ рып җибәрдек. Усман абын, анда элек тә бер барып кайткан булганга, “ карышмый-нитми китте. Ул кыска буйлы, йөрәкле кеше. Гомумән, аны < соңыннан да күп урыннарга әйбер эзләргә җибәрергә туры килгәләде. u Ул сугышка кадәр сельпога йомырка җыя иде. Мәзәк сүз дә сөйлиләр = иде аның хакында. Алардан әллә ни ерак тормаган, Шайтан Кәриме 2 дигән шаян кеше безне болай дип көлдергән иде. Имеш, беркөнне ир- ® тән торып ишегалдына чыкса, капка астыннан тавыклар бәрелә-сугыла е килеп кергәннәр дә, келәт артына посып, күзләрен акайтып карап тора башлаганнар. «Нәрсә булды, эт-фәлән куркыттымы әллә?» — дип аптырап торганда, кәрзинен күтәреп, Усман абый килә икән. Ә тавыклар, ул кәрзинне ничек тутырырбыз, дип куркып чабалар икән.
Менә шул кеше бер сугу машинасында барабанчы булып та эшли
13 проценты орлыкка калдырыла торган иде. 15 процентын колхозның эчке кирәкләренә тотарга рөхсәт ителә иде. Шул 15 проценттан колхозчыларга эш көненә бүленә, фуражга «да калдырыла иде. Безнең колхозда ул вакытта 400—500 гектар чамасында бөртекле ашлык игелә иде. һәр гектардан 6—11 центнерлап (елына карап) уңыш алына. Иген уңышы барысы 3—4 мең центнер жыела иде. Без, шул 15 процент хисабына кертеп, 12 центнер солыны идарә атларына, ерак урманга баручыларга бирергә дип фураж өчен аерып куйган идек. Көннәрдән бер көнне безгә районның милиция начальнигы ярдәмчесе Гарәпшин фамилияле иптәш килә. Ул безгә килгәндә, Сәмигуллин Фәтхулла абый, атка 16 кило солы салып, үлчәргә бара икән. Аны шушы иптәш күреп ала да шундук амбарга пломба салдыра. «Биргән солыларыгызны кире җыйнап алыгыз!» — дип боерды ул миңа. Ерак урманга баручы кешеләр янына киттем. Алар Мари АССР ягындагы урманда эшләү өчен, бер айлык печәннәрен олауга төяп, солыны чананың төбенә үк салып куйганнар. Ул солы атларга бик авыр килгән чакларда гына ашату өчен бирелгән иде. Авыл советы председателе Кави абый белән икебез печән олавын яңадан сүттереп, солы капчыгын күтәреп идарәгә алып килдек. Фәтхулла абый Сәмигуллиннар сүгенә-сүгенә, олауны яңадан төяргә калдылар. Шул сәбәптән иртә таңнан кузгалырга тиешле кешеләр чыгып китә алмаганнар, ни өчен китмәдегез, дип сорагач, Сәмигуллин Фәтхулла абый, бик уңайсызланып, энем, минем аркада булды бу, дип сөйләп китте. Сез килгәнче мин урманга алып бара торган пешкән бәрәңге боламыгын шар күк түгәрәк итеп, катыру өчен тактага тезеп, өй түренә куйган идем. 60 тан артык шарымны, печән төяп ятып, онытып җибәргәнмен, капка төбеннән керсәм, берничә эт минем бәрәңге боламыгымны ашап бетереп ята. Менә бүген Мәхмүзә апагыз яңадан бәрәңге пешерә, кичкә чыгып китәрбез инде, диде. Аларның барысыннан да бу көнне сорау алып. Гарәпшин җил тегермәненә пломба салды. амбарга пломба салды, ревизия ясатты Анда үлчәсе әйбер күп түгел иде Барысын үлчәп бетергәч, амбарчы Галимҗанова Гөлчирәне, тегермән контролеры Хәкимова Равияне, әвен бригадиры Галиев Шән гәрәйне, бухгалтер Җәләлиева Һәдияне сак астына алып, Әтнәгә алып китеп, ябып куйдылар. Аларның өйләренә кереп, тентү ясап чыкты-лар. Ул вакытта кыш көне әвендә бодай сугалар иде. Әвен бригадиры Шәңгәрәй абыйларда мичкә бер калай җамаяк белән бодай боткасы пешерергә куйган булганнар. Ул аны кесәсенә салып, балаларына ашатырга дип, әвеннән алып төшкәндер инде, аның биш баласы бар иде. Башкаларыннан тентү вакытында бер нәрсә дә таба алмаганнар. Шәңгәрәй абыйның бер җамаяк бодай боткасы .идарә өстәленә куелды. Гарәпшин шул җамаякка төбәлеп, мине сүгә башлады: «Син нәрсә карыйсың? Үзең дәүләттән яшереп солы урлагансың, амбардан читкә алып, яшереп куйгансың. Менә яңадан фронтка китә торган бодайдан ботка пешереп ашап симереп яталар...»
Ул мине, ямьсез сүзләр әйтеп, озак хурлады. Күңелемнән бу кешегә рәнҗедем. Гарәпшинны атка утыртып озатып җибәргәч, авыл советы председателе Кави абый белән икебез идарәдә калдык. Шуннан мин бик каты борчыла башладым, бу хакта милиция начальнигы белән сөйләшәсем килде, мине дә гаепләрләр инде, дип уйладым. Бер генә килограмм ашлыкны да рөхсәт ителгәннән артык тотмаганлыгыбызга ышансам да, минем күз алдымда эштә артка калган өчен яки югалтуларыгыз күп, дип тә председательләрне хөкемгә тартканнарын белә идем. Безнең Күшәр авылындагы колхоз председателе Камалов Галәү абыйчы ашлык югалткан өчен дип хөкем иттеләр.
Бу төнне мин бер дә йокламадым, борчылып чыктым Мин тәмәке тартмый идем, армиядән паек ител биргән тәмәкеләрне алып кайткан идем, шуларны табып алып, тәмәке дә тартып карадым, файдасы ти
мәде. Гомумән, безнең семьяда зур борчу иде. Әле күпме колхозлардан килгән бухгалтерлар бар, һаман да ревизия ясыйлар иде. Аларның бер нәрсә дә таба алмасларына ышанам, чөнки колхозчыларга дигән икмәкне онлата гына биреп бардык, чөнки урланган ашлык өйләрдә булса табарга мөмкин булыр, дидек. Тентү вакытында да кешеләребезнең ашлык^ урлау белән шөгыльләнмәгәнлеге ачыкланды, тентүгә мине дә ♦ алып йөрделәр. Һәр йортта биш-алты чиләктән дә артык он чыкмады. 3 Әле дә хәтеремдә: Мәүлиев Минһаҗның йортына кергәч, озын тимер Э таяк белән идән астына төшеп, бәрәңгене тишә-тишә икмәк эзләп йөрү- ? ләре. Шулай итеп тикшереп бетерделәр. Ревизорлар материалларны £ алып, Әтнәгә милиция бүлегенә киттеләр. Шул көнне һәм иртәгесен * миңа да хәбәр килер, мине дә алырлар дип, бик борчылып яшәдем, s Өч көннән соң, сак астына алынган авылдашларымның хәлен белү = өчен, милиция бүлегенә бардым. Башта мине ишегалдына да кертмә- . деләр. Рөхсәт бирелгәч, иң элек ишегалдында милиция атларын караучы Зәкәрия атлы кешегә кердем. Хәкимова Равия бер тәрәзәдән: «Фәй- ® зи абый, мин монда»,— дип, кычкырып елап җибәрде. Зәкәрия абый = мине рөхсәтсез генә булса да Равия белән сөйләштерде. Милиция өенең 4 түбәнге катында колхоз бухгалтеры — бер бүлмәдә, амбарчы Гөлчирә * апай — икенче бүлмәдә, алар белән тәрәзәдән сөйләштек. Аннан чиләк _ тотып чыгып барган җирендә Шәнгәрәй абыйны очраттым
— Энем, менә безнең хәлләр шушы инде,— диде төссез чырай * белән. #
Ул суырылып киткән, ябыккан, сакаллары үскән. Ул үзе өчен бор чылмый, балаларым ятим кала инде, мин аннан исән-сау кайта алмам инде дип борчыла иде. Ч.өнки ул сәламәт түгел, бөкре булганы өчен армиягә дә алмаганнар иде үзен. Аның белән дежурный милиционер янында сөйләшеп утырдык. Хәзер фамилиясен белмим, сөйләшсәгез, сөйләшегез, дип, чыгып китте.
Аларны күреп бетергәч, Гарәпшин янына кердем Ул мине, төбәп карамыйча гына, каршы алды, минем белән сөйләшәсе дә килмәде, тик шереп бетергәч, судка бирәм, диде.
Мәсьәләне хәл итү өчен мин туп-туры райкомга киттем. Чөнки ревизияләр үтте, үзебезнең гаепсез икәнлегебезгә чыннан да ышанган идем инде. Райкомга бик куркып бардым. Секретарь бүлмәсе янына килгәч тә ике мәртәбә кире киттем. Шулай да ярдәмче секретарша үземнең Сабир абый янына килгәнемне әйтеп, мине кабул итмәс микән, дип сорадым, ул, секретарь яныннан чыккач, миңа керергә кушты Башта, каушавымнан, фикерләремне төгәл генә әйтә дә алмадым, бераздан, зиһенемне җыеп аңлатып бирдем. Ул мине игътибар белән тыңлады. Соңыннан үзенә генә хас кырыслык белән миңа чыгыл торыр га кушты. Милиция начальнигы белән аның ярдәмчесе Гарәпшинны безнең делолар белән райкомга чакыртканын белдем. Алар ике сәгать чамасы райкомда утырдылар Аннан алар чыгып киттеләр, мина күтәрелеп тә карамадылар. Берагдан райком секретаре «Сезнең кешелә- регезнец гаебе булмаган, аларның гамәле дөрес»,— диде. Минем киләчәктәге эшемә киңәшләр бирде. «Сезнең кешеләрегезне милициядән чыгарып җибәрерләр, синең атың бармы, аларны алмага шунда бар, утыртып кайтырсың».— дип. минем белән саубуллашты.
Мин секретарь яныннан җиңеләеп, анадан туган шикелле, дәртләнеп чыгып киттем «Милиция бүлегенә төшәргә кирәк инде»,—дип уйлап та бетермәдем, күрәм авылдашларым тезелешеп менеп киләләр Иң алдан Равия кызу кызу атлый, бераз баргач, йөгереп тә куя. ул райком бинасына якынлашканда, Һәдия белән Гөлчирә апалар таш кибет янына җиткәннәр иле инде. Ә Шәнгәрәй абын Әтнә авылы урта сындагы кчперне чыгып, банк бинасы яныннан килә иде. Рания «Фәй зи абый, безне чыгардылар, председателегез райком бинасында, шу
ның янына барыгыз дип әйттеләр»,— дип, сөенече эченә сыймыйча, кычкырып җибәрде.
Атны бәйләгән урыныннан чишеп алдым. Шәнгәрәй абый белән мин кашовканың түренә кереп утырдык. Гөлчирә апа белән Һәдия алга чүмәштеләр, Равия чананың артында чыгып торган табаннарына басып, кайтырга чыктык.
Кайтканда, ел буе аерылып торган кешеләр кебек, авыл хәлләрен сораша башладылар. Мин аларга авыл хәлләрен дә, райкомдагы әңгәмәне дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Менә миндә, яшь кешедә, гомеремдә онытылмаслык булып, партиягә карата хөрмәт-ихтирам уянды, райком секретаре Сабир абыйның кешелеклелеге, гаделлеге хакында юл буе уйлап кайттым.
Шуннан соң миңа райком секретарьлары белән байтак эшләргә туры килде. Мин аларны Сабир абый белән чагыштыра торган булдым.
Озак еллар колхоз җитәкчесе булу дәверендә миңа төрле-төрле хо-лыктагы кешеләр белән очрашырга түры килде. Райбашкарма председателе булып Нурулла абый Зарипов эшли иде. Нурулла абый бик гадел кеше, колхозларга чыкканда сумкасына үзенең ризыгын салып йөри торган иде. Ьезнең колхозга килгәч тә сумкасыннан алып, уртасына май сылап каплаган ике сынык ипине ашап утырганын хәтерлим.
Озакламый мине район советы сессиясенә чакырдылар. Бу сессиядә кичергәннәрем күңелемдә әле дә саклана. Чөнки район күләмендәге зур җыелышларда беренче мәртәбә катнашуым. Көн тәртибенә урып-җыюга әзерлек мәсьәләләре куелган иде. Ьу сессиядә райбашкарма председателе Зарипов Нурулла абый озак итеп доклад ясады. Миңа, яшь кешегә, ул чамадан тыш озын оулып тоелды. Шуннан соң депутатлар сөили башлады. Күбесе үзләренең ниләр эшләвенә хисап бирде. Миндә баштарак булган киеренкелек, кешеләр сөили башлагач, бетә барды. Ахырдан райкомның беренче секретаре иптәш Шакиров чыкты. Ул салмак кына итеп, төгәл-төгәл генә итеп фикерләрен әйтте. «Үскән игенне җыйнап алу, дәүләт алдындагы планны үтәү оелән без илебезгә басып кергән ерткыч фашистларны җиңүне якынлаштырырбыз»,— дип сүзен бетерде. Шуның өчен барыбызның да тырышып эшләвебезне таләп итте. Сессиягә без авыл советы председателе Кави аоый Галиев белән барган идек. Кайтканда үзебезнең колхоз алдында торган бурычлар хакында сөйләштек. Печән өсте җитеп килә иде, хатын-кызларга чалгы тотарга булышырга, чалгыларны кайрап торучы картларны эшкә җигәргә кирәк. Ул көнне соң гына кайтып җиттек. Без кайтканда, брига-дирлар нәрәт көтеп утыралар иде инде.
Колхозда эшне алып бару, төрле кампанияләрне башлап җибәрү шушы нәрәттә билгеле була торган иде: Мин берничә колхоз председателенең җитәкчелек итү ысулларын күреп белә идем. Алар арасында Сәлим, абый Әхмәтов эшне алып баруы, нәрәтләрне алдан яхшылап уйлавы, идарә утырышларын мәгънәле итеп үткәрә белүе белән минем өчен үрнәк булып тора иде. Сәлим абыйда барлык бригадаларны, колхозчыларны ышандыру, тыңлата алу сәләте бар иде. Тәҗрибәм бул- маганлыктан, мин үземә кадәрге председательләрнең уңай сыйфатларына карап, шуңа нигезләнеп эш башлап җибәрдем, һәм моның дөреслегенә аеруча ышандым. Әгәр өлкәннәр тәҗрибәсенә таянмасам, ихтимал, мин байтак ялгышлар җибәргән булыр идем.
Сәлим абыйга охшарга тырышып, мин нәрәт бирү тәртибен бер журналга яза барам, анда өч бригадага өч графа ясыйм, бит буенча түбәнгә эш төрләрен, ничә кеше, ничә ат катнашырга тиешлеген теркәп куям. Икенче көнне һәр бригаданың үзенә бирелгән эшне ничек үтәвен кичке нәрәт вакытында кабат тикшерәм.
Сәлим абый нәрәт биргән кенәгәне чиста-пөхтә саклый, ел буена
ничәмә-ничә мәртәбә тотылуына карамастан, бу кенәгә бер дә керләнми, таушалмый иде.
Сугыш алды елларында, колхозда эшләп алган икмәкләренен артыгын дәүләткә саттыру өчен кешеләр белән сөйләшеп, икмәк әзерләү гадәте бар иде. Менә шушы вакытта Сәлим абый иң беренче булып үзе кул куя торган иде. Үзенә авыррак килсә дә, башкаларга үрнәк булсын ♦ өчен, ул күбрәк сатарга тырыша иде. з
Сәлим абыйның гаделлеге, янып-көеп йөрүе, партиялелеге, авылның! беоенче коммунистларыннан берсе булуы миңа җитәкчелек эшендә | шактый зур ярдәм итте. Нәрәт биргәндә дә, кешеләр белән сөйләшкән- к дә дә, бу очракта Сәлим абый нишләр иде икән, дигән фикер минем « уема гел килеп торды. Колхозчыларның гомуми җыелышында, ел аза- * гында хисап биргәндә, ел буена башкарган эшләр онытылып китә. = Ә шул вакытта нәрәт кенәгәсенә бер күз төшерү дә колхозның кайчан, ♦ ни башкарганлыгын, бригадирларның нәрәтне ничек үтәтүен ачыклар- в га мөмкинлек бирә, журналны уку белән һәммәсе көзгедәге кебекu күренә. Менә шулай итеп, мин аз-азлап председательлеккә өйрәнә башладым, һәр кешенең, тармак җитәкчеләренең эшен төгәл исәпкә < алып бару, гомуми сүз сөйләмичә, конкрет таләп кую миндә шушы үрнәктә формалаша башлады Җитәкчелектә, бүген булмаса — иртәгә, = дип юану — иң начар гадәт. Менә шул «иртәгә» харап итә дә инде. £ Авыл хуҗалыгында бүгенге эшне иртәгә калдырырга ярамаганлыгына » үз тәҗрибәмдә йөз мәртәбә ышандым мин. Чөнки авыл хуҗалыгында е иң мөһиме — эшнең үз вакытында үтәлүе. Әйтик, чәчүдә соңга калу — уңышны киметә, уракта соңга калу — өлгергән ашлыкны әрәм итү дигән сүз.
Бер көнлек нәрәтне мисалга алыйк. Буш калган җирләрдән һәм көтү керә алмаган елга башындагы җирләрдән үләннәрне чабып, силос салуны планлаштырдык. Силосны камыш үсә торган дымлы, сулы урыннардан салам таяклары белән чыгарырга кирәк Ат җигүче малай лар печәнне ташырга тиеш. Хатын-кызларны чабарга чыгару күздә тотылды. Печәнгә беренче июль көнне төшәргә булдык. Миңа кадәр эшләгән председатель Сәлим абый һәр елны беренче июльдә печән чабуны башлый торган булган. Печәнгә төшкәнче, кешеләрне җыйнап, җыелыш үткәрергә дигән фикер туды Төрле мәшәкатьләр белән ул көн килеп тә җитте. Ә миңа, тәҗрибәсез яшь председательгә, колхозчылар алдына чыгып, бурычлар куярга кирәк. Нәрсә сөйләргә, ничек сөйләргә икәнне көне төне уйлап йөрдем, сүзләрем әзер иде. әмма халык алдына чыккач, бик дулкынландым Менә шушы дулкынлану минем күңелемә нык сеңеп калган. Соңгы елларда да колхозчылар җыелышына ныклап әзерләнәбез, хәзер дә дулкынлану көчле. Халык бит — председатель өчен түгел, председатель халык өчен эшли. Сүзебез дәлилле, кыска, төгәл булса гына кабул күрә халык.
Җыелышны иртәнге дүрттә үткәрергә планлаштырган идек, иртәнге өчтә үк йокыдан торып, урам буйлап түбән төшә башлаганга, авыл көтүен көтүче Фәтхулла абзый үзенә генә хас бер тавыш белән «Чыга рыгыз, чыгарыгыз!» — дип сузып-сузып кычкырып килә иде. Фәтхулла абзый мине күргәч, хайваннарга ашатырга Өҗмән елгасы буенда үлән бетүе хакында зарланып алды. «Зиярәт артыннан җир бүлеп булмас микән, анда кеше эштән кайтканны карап торырга да уңай, кеше кайтмыйча. көтүне кайтарырга ярамас ич инде»,—дип сөйләнде
Ул арада капкалардан сыерлар, сарыклар чыга башлады Сыерлар мөгрәп, берсен берсе иснәшәләр, кайберләре агачларга ышкына. Яна гына йокыдан торган яшь киленнәр, япь-яшь тол хатыннар ялан аяк ларына юкә башмак кигән каенча, сыер-сарыкларын чыгарып җибәреп, карап калалар иде. Фәтхулла абзый артыннаи ук казларын кетүгә
куа баралар, бу эшне күбесенчә балалар, карчыклар башкара. Менә шул көннән башлап мин төне буе тып-тын торган авылнын иртән иртүк уянуына шаһит булып яшәдем.
Авыл уянганда, аның матурлыгы төн караңгылыгыннан калкып чыккан кебек. Озак та үтмәде, авыл урамында чалгы тапаган тавышлар ишетелә башлады. Яшь председатель, колхозчылар белән очрашу өчен, күңеленнән үтемле сүзләр эзли-эзли, авыл урамыннан атлады. Җыелышның урыны авылның түбән башындагы зиярәт буена билгеләнгән иде. Ул арада миңа Габдрахман абый, Галиәкбәр Фәйзие, Зыя Шакиры иярде. Алар чалгы тапарга кирәкле сандалларын алып килгәннәр иде. Озак та узмады, дүртенче яртыда печән чабучы хатын-кызлар да килә башлады. Иң элек Әхмәтова Файзә, Шагалиева Фатыйма, Дәүләт- гәрәева Зарифа апалар килде. Алар белән бераз сөйләшеп утырдык. Кешеләр җыелып беткәч, мин эшне ничек башлау, районның безнең алга куйган бурычлары хакында сөйләдем. Звеноларга бүленеп эшләү тәртибе керәчәген әйттем, күңелегезгә ошаган кешеләр белән үзегез сөйләшегез, дидем. Чөнки төрле кешенең сәләте төрлечә була, аны исәпкә алмыйча һич мөмкин түгел. Печәнчеләргә, 10 сотый чапкан саен, 100 әр грамм он бирелеп барылачагы әйтелде. Чалгыларны төзәтеп, тапап тору өчен билгеләнгән кешеләр белән таныштырдык. Бригадаларга печәнлек инде бүленеп куелган иде. Таяк тотышканнан соң авылга иң якында — Мәгъсүм абыйның беренче бригадасы, ат чыга торган җирләрдә — өченче бригада, Мәймүнә апай — яна урам; иң еракта — икенче бригада, Рәхимә бригадасы эшләргә тиеш булып калды. Болында ашарга пешереп тормаслар, кулга бирерсез, диделәр. Оннан балаларына да өлеш чыгарырга телиләр иде. Бу чорда инде Әтнә авылының бер кешесеннән әҗәткә биш пот он алып кайткан идек. Шуның өстенә районнан биш центнер он биргәннәр иде. Менә шушы байлык белән без печән чабарга керештек.
Җыелышта мин бик дулкынланып, каушап булса да сөйләп бетереп, үз фикерләремне әйткәч: «Сездә нинди фикерләр бар, кемнәр сөйләргә тели?» — дип сорагач, Таҗиева Гөләндәм апа урыныннан сикереп торды.
— Звено булып чабарга дидегез, мин кеше белән чапмыйм,— диде. Ул авылда кырыслыгы һәм эшчәнлеге белән аерылып тора иде. Кая куйсаң да, нинди эш тапшырсаң да, ул һәммә кешедән яхшырак эшли. Беренчеләрдән булып ул ат җигеп капчык ташый, сугу вакыты җитсә, ашлык суктыру машинасында барабанчы булып тора иде. Менә печән чабуда да ул үзе генә эшләргә уйлады Аңа каршы килмәдек. Гатауллина Шәрифә, Галләмова Майсәрә, Шагалиева Фатыйма, Әхмәтова Файзә икешәрләп бергә чабарга уйладылар. «Печән чапканда, ашауны яхшыртсагыз, әйбәт булыр иде»,— диделәр. Шуннан без аларга бер мәртәбә итле аш пешерергә дигән фикергә килдек. Кеше саен бер йөз граммнан ит салып аш пешерә башладык. Ун сотый чапкан өчен тиешле онны да ала бардылар.
Бу көннәрдә мин печән чабучылар янында булырга тырыштым Җыелыш барган җирдән ике йөз метрлар арырак Шәрифә апа Гатауллина, Майсәрә апа Галләмова селтәнеп-селтәнеп чабарга керештеләр. Аларның утыз-утыз биш яшьлек вакытлары иде. Печән чабу кешедән көч-җегәр таләп итә. Шәрифә апаларның печән чабуына килгән саен, сокланып карап тора идем. Адымнарын киң алдырып, ир-егетләрчә селтәнүләре әле дә күз алдымда. Алар бу бригадада иң яхшы, иң күп эшләүчеләр иде.
Өченче бригадада беренче булып Гөләндәм апага юлыктым, ул басу буеннан Ашытка таба беренче пакусын чыгып килә иде. Ул, Шәрифә апаларга караганда, кызурак бара, чалгысы да зур, ә үзе гәүдәгә алар-
дан кечерәк иде. Бригаданың башка хатын-кызлары янында да булдым, кайберләренең чалгыларын янап бирдем. «Яшь кенә булсаң да, яный беләсең, әйбәт булып китте әле>,— дип мактап, минем күңелне дә күтәрделәр.
Казак тугае дигән җирдән узып, икенче бригадага килдем Чонда Фаизә апа Әхмәтова белән Фатыйма апа Шагалиена, нәкъ Шәрифә ♦ апайлар шикелле, киң-кин алдырып чабалар иде. Көч-куәтләре дә па- з' куелары киңлегеннән күренеп тора. Алардан ерак кына түгел Гайшә 3 апа Габдрахманова белән Марзия апа Абдуллина чаба, алар да яхшы? эшләүчеләр рәтенә чыкканнар иде.
Бригада саен унбиш-егерме хатын кыз болынга төшкән, исләрең Ф китәрлек! Сугышка кадәр чалгы дигән нәрсәне тотып та карамаган, | ирләре чапкан печәнне тырма белән кабартып кына, иркә, кадерле = хатыннар булып кына яшәгән, ирләренә матур-матур балалар табып, ♦ аларны сөендереп, алар эштән кайтышка тәмле ашлар пешереп, алар в ны хатын-кызларга гына хас булганча назлап яшәгән япь-яшь хатын- w кызлар, зур-зур чабаталар киеп, кайвакыт аларны салып ташлап, ялан- аяк килеш печән чабалар! Дөньяга бары тик нәфислек өчен генә яра- < тылган хатын-кызны дәһшәтле сугыш нинди авыр эшләргә өйрәтте! u Кырык-иллеләп хатын-кыз, күбесе — солдат хатыны, 120 гектарлы^ Түбән Шашы болынын чабып чыкты. Кеше саен сезонга өч-дүрт гектар с җир чабып бардылар. Гөләндәм апаның 70 сотыйга кадәр чапкан көн ° нәре булды. 30—35 сотый гадәти норма иде.
Чалгы тотарга сәләтсезләр, үсмерләр, олырак яшьтәге апалар печәнне кабартып тордылар. Чабу беткәч, таза, көчле хатын кызлар кул ларына сәнәк тотып чүмәлә өйде, эскерт салды. Чүмәләләрне яшүсмер малайлар сыер-үгсзләр белән эскерт янына ташый. Сыер, үгез җигү, аларны тыңлату аеруча кыен иде. Шулай бер көнне чүмәлә тарттыручы Әдһәмнең сыеры, чүмәләсен таккан килеш, су эчәргә, Ашыт суына төш те дә китте. Су эчте-эчте дә суга ятты. Малай елый башлады Эскерт салучы хатын-кызлар сыерны көч-хәл белән чыгарып бирделәр. Мондый очраклар күп була, арбага җигелгән сыер, күпер янына килеп җитүгә, инеш буена төшеп китә дә, арба аны артыннан этеп, тирәнгә кертә, тиз генә туарып ал масая, сыер тончыга, бата торган иде
Шушындый авырлыклар булуга да карамастан, печәнгә матур киемнәрен киеп төшәләр: чабата — тугыз юкәле, оекбашлар нечкә итеп ап-ак йоннан бәйләнгән була иде. Кыскасы, сугышка кадәрге гадәг буенча печән өстен бәйрәм кебек каршы ала торганнар иде.
Авыл халкы элек печән өстенә алдан ук хәзерләнә, егетләр гармун уйнап, җыр җырлап, атларга төялеп, чалгыларын кулларына тотып, хатыннары ирләре белән янәшә утырып, урам әйләнеп йөри торганнар иде. Сугыш вакытында гармун уйнап йөрүләр булмады, гармунчылар сугышка китеп беткән иде. Ә матур киенеп бәйрәмчә йөрү кешенең канына сеңгән бит ул. Шулай да печән өстендә, бик нык кызып эшләгән вакытта, мин, яшь кеше бит инде, уйлап бетермичә, Галнмҗанов Миңлехәйне болынга гармун белән төшүен үтендем, ул мине тыңлады. Тимерчелек эшләмәгәндә, кешеләр белән бергә атка утырып. Миңлехәй абый гармун уйнап узды Кешеләрне сугышка озатканнан соң бу беренче мәртәбә гармун тавышы чыгару нде. Авылда эшкә бара алмый калган карчыклар белән бала-чага урамга чыгып, печәнчеләрне озатып калдылар Балалар авылны чыкканчы озаттылар Печәнлеккә җиткәнче без алдан бардык, аңа-моңа игътибар итмәдек. Әлеге гармун тавышы кешеләрнең күбесен сагышка салды. Ирләре сугышта үлгән хатыннар бик каты дулкынланып, үкси-үксн еладылар. Яшьли тол калган авылдашларын кызганып, алар белән эшләүчеләр дә елады. Шулай итеп, мин уйламастан, хәсрәтне арттыруга сәбәпче булдым
з. <к у.» м 8
Шулай да моңсу тойгыларга бирелеп, елашып кына утырмадылар, йөрәксенеп эшләделәр. Хатын-кызлар печән беткән көнне: «Миңлехәйне чакыр әле, энем, болыннарны яңгыратып бер уйнасын әле, ирләребез- нең шушы хәтфә болыннарда йөргән чакларын искә төшереп алыйк әле, безнең елаганга карама син»,— дип үзләре үтенделәр.
Печәнне чабып, җыеп, эскертләргә салып куйдык. Шаулап торган болын чоп-чуар печән эскертләре белән тулды. Чаба башлаганчы болын үзенең чәчәкләре белән матур иде. Ә менә эскертләү вакыты җиткәч, печәннең күп икәнен күргән крестьян күңеленә шатлык тулды. Мин дә беренче зур эшнең нәтиҗәсен күреп шатландым. Күңел бик тулган иде Миңлехәй гармунын күтәреп килде, төштән соң печән эше беткәч, сәнәкләрне, тырмаларны җыйнап, барыбыз бергә Ашыт елгасына су коенырга киттек. Ир затлары, малайлар — бер жирдә, үсмер кызлар — икенче якта, олырак киленнәр, хатын-кызлар башка урында коендылар. Болын шаулап торды, алар берсен-берсе батыргалап та шаяргалады- лар. Хатын-кызның чинап, чырылдап кычкырган тавышлары әллә каян ишетелә иде. Озаклап су коенганнан соң, бөтен колхоз Ашыт буена җыелып, гармун уйнаганны тыңладык. Миңлехәй абый бик матур итеп халык көйләрен уйнады.
Кызлар гармунга кушылып җырлады, мин дә җырладым. Бераздан хатыннар да җырлады. Җырлар күз яшьләре белән катнаш иде, ирләренең үлү хәбәрен алган хатыннар гел күзләрен сөртеп утырдылар.
Тыңлаучыларга Гани абый кызы Нәсимә җыры бик ошады. Ул өмә җырын моңлы итеп, барлык бормалары белән җырлады, аны бөтен халык ихлас күңелдән тыңлады. Күп җырлар тыңлап, күп вакыйгалар турында сөйләшеп, кичкырын гына олауларга төялеп кайтып киттек...
Көннәр узды. Сугыш барган яклардан безнең солдатларыбызның дошманны кысрыклавы хакында хәбәрләр килеп торды. Сугышның җиңү белән бетәчәгенә кешеләрдә зур ышаныч ныгыды. Халык өмет белән яши башлады.
Авыл халкы печән эшен бетергәч, иртәгесен ял итәргә тиеш иде. Мин аларга ул хакта болында хәбәр иткән идем. Кешеләр мунча ягып, балаларын тәртипкә кертеп, урып-җыйнау эшенә әзерләнә башладылар Мин дә чиста киемнәремне киеп, кич урамга чыктым. Идарә бинасы янына килсәм, Гыйбадуллина Мәдинәләр капка төбендә бер төркем кыз кич утыра. Анда Мәдинә, Фоадия, Нәсимә бар. Күпергә җиткәндә үк мин аларның көлешкән тавышларын ишеттем. Башка урамнарда да яшьләрнең капка төбендә кич утырганлыклары, көлүләре ишетелә иде. Ул да түгел, Пләтән урамыннан бер төркем яшьләр, мәктәп ишегалдына килеп, уен уйнап, җырлап җибәрделәр. Мәдинәләр белән бергәләп мәктәп ишегалдына бардык. Уен ике сәгать чамасы дәвам итте. Яшьләр төрле уеннар уйнадылар, миңа да катнашырга туры килде. Яшьләр тарала башлагач, без Мәдинәләр капка төбендә Мәди-нә, Фоадия, Нәсимә белән бергә озак кына кич утырдык. Авылның ул көнге төне бик матур иде. Мин армиягә киткәнче булган вакыйгалар турында сөйләштек. Кышкы кичләрдә кызлар җыелып утырган аулак өйләрдәге төрле уеннарны, нинди җырлар җырлаганны искә төшердек. Төрле-төрле вакыйгаларны да күңелдән уздырдык. Нәсимә: «Таң ата башлады, әни ачуланыр инде»,— дигәч, дүртебез дә кайтып киттек.
Яшьлек — яшьлек инде ул, сугыш дип тә тормый, авыр дип тә тормый, үзенчә яши. Авылның җәйге, матур кичләрдә, капка төбендә утыру кебек матур бер гадәте бар. Соңыннан, үзләренең яшьләренә карап, уен оештыра торганнар иде. Олырак кызлар-егетләр мәктәп ишегалдында, үсмерләр кибет тавы башында. Сугышка кадәр безнең авылда клуб юк иде, концерт булса, үзешчән коллектив театр куйса яки кино күрсәтсәләр, мәктәп бинасына җыела торган идек. Кызлар, ата-анала-
ры кунакка киткән чакта дус кызларын җыеп, үзләрендә кич утыру үткәрә торганнар иде. Ә авыл яшьләре алармы белә. Чөнки аулак өннең кызы үзенең дус кызларына әйтеп, дусларының дусларына ишеттереп, хәбәр шундук бөтен авылга тарала торган иде. Без дә яшьлегебезне авылда сакланган шул тәртип буенча үткәрдек. Авыл яшьләре аулак өйләрдә төрле уеннар уйнап, җырлап утыра иделәр Бу — әх- ♦ лакый саф, рухи матур кичләр иде. Яшьләр бер-берсен якыннан белеп, з күреп үсәләр иле. Шулай да аулак өйләр сирәк була, шуңа күрә төрле | буш өйләрендә уку йорты ясап, китап укырга йөри торганнар иде Клуб S салабыз дип. мәчет бинасын сүткәннәр дә иде, сугыш башлангач ул « эш ярты юлда торып калды. ' *
Сугыш чыкканда бала гына булганнар өч ел эчендә 17 яшькә җитеп, * Күнгәр авылына, клублы авылга кинога йөри башладылар Безнең5 авыл кызлары Мәдинә. Фоадия, Нәсимә төрле авылларда укытучы ♦ булып, яшьләрнең уеннарын оештырып йөри иделәр. а
Печән эшен уңышлы тәмамлау бик әйбәт булды. Колхозчылар шул х дәрт белән урып-җыюга керешеп киттеләр. Иң элек Дусым авылы ч янында!ы Тузлы имән җире дигән урынга чыктык. Арыш ул вакыт өчен* уртача гына уңган иде. Кешеләр, уракка чыгу белән, башак уып, озак _ кына арыш ашадылар. Ул вакытта арыш ашау бнк көчле иде. Басуда- « гы хатын-кызлар ялга утырган саен, учларында арыш башагы уып,к тамак ялгап ала торганнар иде. Печән чапкан вакытта алъяпкычларын £ кирегә әйләндереп, билгә бәйләп куеп, чабып барган урыннарында очраган ат кузгалакларын шунда салып барып, кичен колхоз биргән он белән бергә балаларына аш пешерәләр ндс, менә хәзер арыш өлгергәч, авылның барлык балалары арыш багуында арыш уып ашый торган булдылар. Алар арыш арасына кереп утырып, арыш җирен таптый да торганнар иде. Без, җитәкчеләр, баштарак аларны күрмәмешкә салындык. Шулай да. күлмәк чабуларына салып арыш алып кайтулары сизелгәч, балаларны бераз куркытырга туры килде. Ул арада бор чак кузагы күренә башлады. Монысы бигрәк куркыныч булып китте. Борчак җиренә йөзәр бала җыйналып, эченә үк кереп, игенне нык кына таптыйлар. Борчак мәйданы зур да түгел. 25—30 гектар чамасы гына иде. Борчак җирен саклау өчен каравылчы куярга мәҗбүр булдык. Малайлар бездән дә хәйләкәррәк икән. Алар Дусым авылы буендагы елга никеленнән килеп, каравылчы юк җирдән ашый башлаганнар. Бер көнне шулай атка атланып басуларны карарга дип чык ам. борчак җирендә — көтүе белән бала чага
һәр чорның үз авырлыгы булган шикелле, сугыш елларында басудагы игеннәрне саклау авыр иде Борчак басуыннан әллә ни уңыш җыелмады. Кузакларның күбесе балалар тарафыннан ашалган була, өстәвенә —таптаган җиргә телә төшеп аптырата иде Борчак сабагын таптасаң, аңардан баллы сыекча чыгып, телә тиз үрчи икән Болай да юк уңыш, гектарыннан өч центнерга гына калды.
Басудагы игеннәр башта урак белән генә урылды, өч-дүрт көннән лобогрейкалар белән чыктык Монда ат белән яшүсмер малайлар ида рә итә, ә учмаларны платформадан хатын-кызлар ике япьле агач сәнәк белән төшер » иде. Лобогрейка белән уруда Ганиев Кавый. Ганиев Габ- деррәкыйп. Шәрипов Әхәт. Хаҗиев Равил, Василов Нурмөхәммәт, Газизова Асия, Абдуллина Мәрзия. Габдрахманова Әминә. Газизова Фа тиха, Фаяз абыйларның катнашканнары хәтеремдә. Урак уру — авыр эш Лобогрейка белән урылган учмаларны көлтә ител бәйләп, чүмәләләргә сала барырга кирәк. Колхозның иң уңган киленнәре һәм кызлары башкара иде бу эшне. Иртән сәгать өчтән эш башланып, караңгы төшкәнче басуда була иде хатын-кыз. Көндез аларга да кайнар аш пешерә башла тык Көндез алар чүмәлә төбендә ял итеп алалар Кайбер
ләре хәтта ял да итмичә, тамак ялгауга янә эшкә тотына торганнар иде. Көненә берәр мең көлтә бәйләүчеләрне дә күрдем. Ә 500—600 көлтә бәйләү гадәти хәл иде. Урак белән уру нормасы 12—15 сотый иде, шуңа карамастан, 20—30 сотый уручы хатын-кызлар була торган иде. Урак эше көзнең соңгы көннәренә кадәр бара. Бераз ургач, кешеләрне әвендә эшләү өчен кайтарырга туры килә иде. Башта ике атлы перевод белән сугабыз, басуда эшләр җиңеләя төшкәч, алты атлы суктыру машинасын да эшләтә башлый идек. Ә орлыклар агач ыстаннарда, тәпәч белән сугалар иде. Кичен, суккан ашлыкны көрәк белән чөеп, җилгәреп, келәткә тапшыралар. Тәпәч белән сугудан калган көлтәне малайлар арбага төяп, сыер җигеп, суга манып, көлтә бәйләү өчен сабан ашлыгы урган җиргә ташыйлар. Басуда, көлтә бәйләүче хатын-кызлар янында, камыл эчендә яшь балалар йөри, чүмәлә төбендә, көлтәләр арасында сабыйлар йоклап ята. Аналар, ерак басудан кайтып-китеп йөрү авыр булганлыктан, имчәк балаларын үзләре белән ала, аны карау өчен олырак балаларын да ияртә торганнар иде.
Председатель булып эшләгәндә, төрле елларда күп төрле вакыйгаларга очрый идем. Шулай бер вакыт, мин басуда чакта, яңгыр ява башлады. Чүмәлә төбенә кереп, яңгырдан ышыкланып торырга туры килде. Икенче чүмәләдә бер хатын-кыз кечкенә арба тирәсендә маташа. Карасам, Гайшә апа Габдрахманова, арбада яткан баласын көлтә белән ябып маташа, алай гына булмагач, үзе арбага йөзтүбән ятты да. балага су төшермәс өчен, гәүдәсе белән каплады... Яңгыр һаман туктамый, апа манма су булды. Мин, аны кызганып, янына килдем. Көлтәләрне өеп, куыш ясап бирдем. Гайшә апа баласын алып, шул куышка кереп утырды. Гайшә апаның ул улы Фирдинант хәзер шәһәрдә эшли. Әнисенең аны җил-яңгырдан ничек саклаганын ул белә микән?! Фирдинантны күргән саен, мин шул вакыйганы искә төшерәм. Фирдинант әнисенә карата начарлык эшләсә, эчеп-исереп йөрсә, күңел рәнҗер иде. Шөкер, алар, Гайшә апаның олыгайган көнендә матур яшиләр. Гайшә апа килене белән бик тату, оныкларын үстерә.
Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Сугыш вакытында тол калган аналар сабый балаларын барысы да менә шулай күз карасы кебек саклап, тәрбияләп үстерделәр.
Әвендә сугу эшендә, берсендә — Усман абый Зарипов, икенчесендә— Гөләндәм апа Таҗиева, өченчесендә Галимҗанова Галия эшләде. Җилгәргечләрне көне буе кул белән әйләндерәләр иде. Хатын-кызларның куллары ойый, бармаклары кабара, сытылып сулар чыга иде.
Җилгәргечтә эшләгән вакытта, әни, өйгә кайтып, аш пешереп ашый башлагач, әллә нишләде. Тәлинкәдән ашын ала да алдына сала, ала да алдына сала, үзе авызын ачып тора. Мин бик аптырап:
— Әни, нишләп син ашыңны алдыңа саласың?—дип дәшкән идем, сискәнеп башын күтәрде. Ул йоклап киткән булган икән.
Авылыбызның барлык хатын-кызлары да менә шулай эшләделәр. Көлтә бәйләүдә, лобогрейкада эшләүчеләр, өйгә кайткач ашарга да утыра алмыйча, бусаганы атлауга, юынмыйча-нитмичә егыла торганнар иде. Арыш суга башлау белән көзге чәчүгә тотынабыз. Бригада саен берәр чәчү машинасы, икешәр кеше тубал белән кырга чыкты. Василов Садыйк абый бер көнне җиде гектар җир чәчте. Ә Ганиев Кавилар чәчү машиналары белән 10 гектар җир чәчә алдылар. Көзге чәчү эше бик озакка сузылды, соңгылары хәтта тишелеп тә өлгермәде, сыерлар бик акрын йөргәнлектән орлыклар күмелеп бетмичә өстә кала иде.
Эш бик тыгыз, уру-сугу да, көзге чәчү дә, бәрәңге алу да — барысы бергә барды. Бәрәңге мәйданы болай зур да түгел, 25 гектар гына иде. Шулай да бу эш белән бик соңга кадәр шөгыльләнергә туры килде. Кайбер көннәрне туң туфракны ватып булса да бәрәңгене алып бетердек. Яңа ел алдыннан, бик зур авырлык белән, сугу эшен дә төгәллә-
1ек. Дәүләткә дигән икмәкне Корткачык станциясенә атлар белән гашыдык. Атларнын сугу машинасына бирелгәннән калганнары барысы да икмәк чыгаруда иде. Сигез-ун ат көн саен йөреп торды. Әтнәдә глубинка бар иде, Арча заготзерносының бер пункты иде ул, сыерлар, үгезләр ашлыкны шунда ташыды, соңга таба Күшәр авылында, аннан да соңрак Күнгәр авылында амбарларга ташып куярга туры килде. ♦ I лубинкаларга салган ашлык атларны, сыерларны кирәгенчә файда- 3 лану мөмкинлеге бирде. Дәүләткә ашлык тапшыру, транспорт җитмәү- 3 дән бигрәк, киптерү аркасында озакка сузыла иде. Җәй айларында 5 кояшта, ындыр табакларында киптереп була, яңгырлы көннәрдә дымлы 5 ашлыкны сушнлкаларда киптерергә туры килә. Аның кырыенда саман- ж нан салынган мич башы сушилкасы бар иде. Менә шул сушилканы г көнен-төнен эшләтә торган идек. Анда Сибгатуллина Шәһәрбану, Әх- * матова Хәерниса апалар эшләде. Колхоз активы көне-төне дежур тор- ~ ды. Мин дә төннәрен күп мәртәбә шунда дежур булдым. Сушилкаларга * ягу өчен утын җитмәү өстәмә уңайсызлыклар китереп чыгара иде. Са- ® лам яктык, буш калган басулардагы әремне җыеп яктык, иске карал- s тыларны сүтеп-сүтеп яктык. Безнең колхозның саман кирпечтән салын- ган сыер абзары җимерелгән иде. Беренче ел уңышын киптерергә u дип, шуның агач әйберләрен җыйнап куйган идек. Менә шуны ягып = бетердек. Урманга барып утын алып кайтыр мөмкинлек юк иде. Ашлык « тапшыру заданиеләрен менә шундый шартларда үтәп бардык. Игелгән ® икмәкнең 13 проценты — орлыкка, 15 проценты эчке кирәкләргә тотыл ө ды. Колхозчыларга онлата бирдек. Халык бик сөенде.
Игеннәрне урып-җыю башлану белән колхозчыларның ашау-эчү яклары көйләнеп китте. Хуҗалык бакчаларында яңа бәрәңге җитеште Печән чапкан вакытта бер мәртәбә кайнар аш ашату, эшләгән өчен 10 сотыйга 100 грамм хисабыннан он бирү, ярдәмгә мохтаҗ булган семьяларга мәктәп бинасында пешерә торган ашлар кешеләрнең ру хын күтәрде.
Колхозыбызда эшләрнең җайга салына баруы минем дә җитәкче була алуыма ышаныч тудырды. Баштарак нык икеләнгән идем, чөнки көн саен миңа гына бәйле булмаган мәшәкатьләр чыгып тора, әледән әле фронттан авылдашларыбызның үлгән хәбәре килә иде.
Кышка кергәч, үгезләр җигеп, Мари урманыннан утын әзерли башладык. Урман чанасына җигәрлек ат днрбиясы юк иде. Мин урманчы лыкка барып, колхоз өчен делянка алып кайттым. Аны кызлар кисте Ул елларда урманны гел кызлар кисә торган иде. Без ул эшкә игьти бар итеп җиткермәү аркасында. |бер кызыбызны — Мөхәммәтжанов Сабир абый кызы Һиндияне — агач басып үтерде. Бик кызганыч бул ды. Шуннан соң без бу эшкә җитдирәк, саграк карый башладык. Әлеге делянкадан киселгән агачны Әтнә базарында саттык. Шуның акчасына Казан кибетләреннән ат днрбиялары өчен әйберләр алып кайттык Иң элек юкә камыт бавын, юкә аркалыкларны, юкә дилбегәләрне ташлап, каеш камыт баулары, каеш аркалыклар, каеш дилбегә, тасма пострэм ка баулары булдыр тык, камытларга да ремонт ясаттык, хәтта шлеялар алып җибәрдек. Икенче чиратта үгез, сыер камытларын ремонтлап, аларны да үзгәрттек. Хуҗалыкларга да утын алып кайта башладык. Урманга беренче мәртәбә киткән яшүсмер малайлар өчен дә борчылдык. Алар бер көн баралар, икенче көнне генә кайталар иде. Бу малай лар киткән көннең иртәгесен 30 градустан артыграк суык булды Ярый әле җиле булмады. Аларны каршы алырга ат белән үзем чыгып кит том Кышлау авылының фермасын узгач, карасам — авылга таба, кыр казлары шикелле тсклсн. безнең малайлар кайтып килә. Иң элек санадым VIIHKCCC new Боларны күргәч, шулкадәр сөендем, йөгерсә барын кочаклап ала ым килде Исен китәр берсе дә өшемәгән, күбесе телогрейка нетенә канчыктан башлык ясан, шлем шикелле итеп кигән
нәр. Аякларында оекбаш белән чабата, һәркайсы, олы кешеләр шикелле, олау артыннан җәяүләп атлый. Үгезләр узганчы карап тордым. Үгезләр кайта торды, малайлар минем янга җыелды. Хәл-әхвәлләрен сораштым. Авылга кайтып кергәндә, бу малайларның әниләре каршы алырга чыккан иде. Әле дә хәтеремдә, Гарәпшин Әдһәмнең әнисе хәтта авыл башына ук килеп торган иде. Малайлар идарә капкасы төбенә утыннарын бушаттылар. Унике олау — ул вакыт өчен бик күп утын иде. Кабыгы кибеп төшеп беткән чыршы утыны капка төбендә өелеп калды.
Бу малайлар сугыштан соң да бер биш еллап үгез җиктеләр. Чөнки атлар тиз үрчемәде. Ә авыл малайлары барысы да үгез җигеп эшкә өйрәнде. Аннары гына атка күчтеләр.
Колхозчыларның җыелышларын үткәргәннән соң, яшьләр калып, мәктәп бинасында төрле җырлар җырлый торганнар иде. Хатын-кызлар Бибинурны җырлаталар иде. Ул моңлы итеп җырлый белә иде Аның бер җыры сугыш вакытында авылда яшәгән кешеләрнең күңеленә аерата сеңеп калды. Ул — «Юксыну» җыры иде. Бибинур Шәмсетднно- ва шушы җырны җырлагач, залдагы бөтен хатын-кыз тып-тын кала, әкрен генә елый да иде. Бибинур бу җырны үз тормышын чагылдырган бер әсәр итеп таныйдыр кебек тоела иде безгә. Чөнки сугышка кадәр ул Салих абыйга кияүгә чыкты, өйләнешкәннәренә бер ел тулар-тул- маста, ире Кызыл Армия сафына алынды, шул ук елны сугыш башланып, ил чигендә булган Салих абый хәбәрсез югалды.
Язга таба бездә клубны ремонтлау һәм культура чаралары үткәрү фикере уянды. Ләкин өлгерә алмадык. Нәкъ шул вакытта районда зур җыелыш булды, райком Пленумына мине дә чакырып, язгы чәчүгә хәзерлекнең барышы хакында сөйләргә куштылар Куркып калдым. Җыелышларда ул вакытта кәгазьдән укып чыгыш ясау гадәте юк иде. Мин бер бит кәгазьгә чыгышымның планын теркәдем. Әтнә клубы халык белән туп-тулы иде. Сүз бирелгәч, тез буыннарымның хәле китте. Әкрен генә чыктым, сәхнәгә мендем, трибуна янына бастым. Каушау зур. Күңелдә: «Мине, 19 яшьлек үсмерне, кем тыңлар?» — дигән уй бөтерелә иде Үзем сөйлим, үзем залга колак салам, тыңлыйлар. Бу миңа ныклык бирде. Фикерләремне кыюрак, төгәлрәк әйтә башладым.
Колхоз председательләре — Дусым авылыннан Шәфикъ Нигъмәтул- лин. Җигелде колхозыннан Муллагали абый Муллахмәтов. «Әйбәт сөйләдең, болан булгач була, энем, өйрәнәсең»,— диделәр.
Пленум беткәч, Әтнә ашханәсенә кердек. Мин түрдәге өстәл- янына ук барып утырганмын икән, районның иң алдынгы председателе, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Рауза Касыймсва:
— Син, Фәйзерахман, бүген бик шәл сөйләгәч, столовойда түргә үк кереп утырырга ярын дип беләсең ахры, башка вакытта ишек янында гына утыра торган идең,— дип, халыкны көлдереп тә алды.
Пленум эшенә йомгак ясаганда, райкомның беренче секретаре безнең колхозның эшенә уңай бәя бирде. Чөнки әле бу вакытта да ашлык сугуы бетмәгән колхозлар бар иде.
Урып җыю вакытында безгә райком секретаре килгән иде. Тарантаска зур гына тимер-күк ат җиккән. Аның белән басуларда, әвендә булдык. Чәчелгән җирләрне карадык. Бик игътибар белән күзәтеп йөрде, кешеләр белән әңгәмә үткәрт.- Мине дә сөйләштерде, планнарыбызны сорашты. Ахырдан идарәгә кайткач, күргәннәре хакында фикерен әйтте, киңәшләр бирде, һич онытмыйм, конторага кергәч, ул «Барысы да бик әйбәт, тик бер генә кимчелегең бар, әвен янындагы казларың су эчәргә чишмә буена йөриләр икән, тагарак белән су да куйсаң, көлтәдән бөртек чүпләп чыккач, еракка көриселәре булмас иде»,—дип кырыс кына карап куйды. Бу Пленум азагыннан да «Аш
лык суккан әвеннәре янында тәкә хәтле казлар ята, колхоз икмәген ашап, тәмам симергәннәр»,— дип, теге чактагы хәлләрне искә төшерде.
Колхоз председательләренә таләпләр дә бик югары иде.
Күәм авылында колхоз председателе Зарипов Абдулла абый иде. Шул председатель авыр хәлгә дучар булды Хәтеремдә, берничә председательне, район прокуроры янына, печатьләрне саклау буенча сөй- ♦ ләшергә чакырдылар. Без Комургуҗа авылы «Шахтер» колхозы пред- а седателе Әхмәтгалиев Гани абый белән менгән идек. «Следователь» 3 дип язган бер ишекне ачсак, ул вакытта прокурор ярдәмчеге Гиба- | дуллина Разия янында Карл Маркс исемендәге колхоз председателе £ Абдулла абый Зарипов утыра. Аның янында, өстәл өстендә, капчык- ж ларга тутырып алып кайткан башаклар ята. Абдулла абый борчылган, s агарып киткән, чырае калмаган. Бераздан, председательләр җыелы- х шында, Абдулла абыйның хөкем ителүе хакында ишеттек. Сәбәбе— колхоз басуында урак урганда башак югалтуга юл куйганы һәм шуның * аркасында дәүләткә ашлык тапшыру планын үти алмаганы өчен, дип ® игълан иттеләр. Сугыш чорының законнары кырыс иде...
Минем өчен беренче яз башланды. Яз гадәттәгечә килде. Атларны, үгезләрне сабан эшенә яхшы итеп әзерләдек. Аларга кыш буе бәрәңге * пешереп ашаттык. Дирбиялары да бик матур, аларга беркетелгән үс- а мер егетләрнең дә күңеле көр иде.
га
Сугыштан соңгы еллар *
Сугыш чоры барлык хәсрәтләре, авырлыклары белән артта калды. Хәзер сугыштан сонгы илне аякка бастыру чоры башланды. Бу чарның да үз авырлыклары безнең Түбән Шашы авылы — «Чулпан» колхозы алдына килеп басты. Колхоз эшләрен алып бару белән бер рәттән, Украина, Белоруссия, Балтик буе, Кавказ, Ро. иянең көнбатыш өлкәләрендә бик зур төзелеш эшләре башланды. Иң элек йорт-сыз-жир- сез калганнарны түбә астына алып бетерү кирәк иде. Эвакуациядән кайткан кешеләрне туган-үскән җирләрендә кабул итү, аларны урнаштыру, сугыш вакытында Уралга, Идел буена, Себергә күчерелгән заводлар урынына яңаларын төзү, армиядән кайткан солдатларны эш белән тәэмин итү иң беренче бурыч булып тора иде. Материаль байлыклар шул районнарга киткәнлектән, безгә күбрәк үзебезнең мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә туры килде. Шуның өстенә, сугыш җимергән колхозларга без ярдәм оештырырга да тиеш булдык. Белоруссия колхозларына сыерлар җибәрдек. Дәүләткә икмәк тапшырган чакта, шул районнарда чәчәргә дип, яхшылап чистартып, сортлы орлыкларны озаттык. Үз колхозыбызда да көзге чәчү, урак уру. ындырда сугу, терлекләрне тәрбияләү эшләрен вакытында башкарып чыга алдык Илне аякка бастыру чорында без иң әүвәл чәчелми калган җирләрне чәчеп бетерүне бурыч итеп кундык. Бу эш ансат кына бармады. Безнең колхозыбызга МТС хезмәт күрсәтми иде. Атлар аз, үгезләр белән сука тарттырып булмый, алар тырма тырмалауга гына файдаланылдылар. Әрем баскан җирләрне бу елны көздән бераз сукалап калдыра алдык. Бу эшне башкару өчен атлар кирок иде. Атлар сугыш елларында байтак кына кырылдылар. Менә хәзер ат үрчетү бурычы алга килеп басты. Байтал атларга бик нык игътибар итәргә кирәк иде. Моның өчен район буенча аерым чара үткәрдек. Буаз бияләрне соңгы көннәренә кадәр җиккәнлектән, колын төшерү очраклары күп иде. Шуны булдырмау өчен бу тирәдәге дүрт колхозның байтал атларын җыеп, Күшәр авылы болынында аерым көтүләр оештырылды Атларны һәр авыл көтүчеләре чиратлап көтә торган булдылар. Безнең колхоздан Мөхәммәтгали абый йөрде.
1946—47—48 елларны колхозларда тайлар саны арта төште. Атларның нәселен яхшыртуга да игътибар иттек. Шул максаттан чыгып, нәсел фермасы булган Иске Мәңгәр авылыннан бер айгыр-тай сатып алдык. Ул айгыр бик яхшы булып үсте. Ул айгырга башка авыллардан да байталларны алып киләләр иде.
Атлар тәрбияләү колхоз идарәсенең төп эшләренең берсе булып калды. Атларны ашату тәртипкә салынды, алар көрәйделәр, матурландылар. Яхшы дирбиялар, чаналар алдык. Тимерчелектә агач арбаларны азлап-азлап тимер күчәрлегә алыштыра башладык. Бу әйберләрне булдыру өчен әлеге дә баягы урманнан алып кайткан утынны, акча кирәк саен, Әтнә базарына чыгарып сата идек. Байтал атларның колынлавы колхозда зур вакыйга була иде.
Колхоз эшен алып баруга инде төшенә башладым бугай, дип йөргәндә, миңа таныш булмаган эшләр килеп чыга торды. Халыкның тормышы әле һаман да авыр, яңа уңыш җитәр-житмәстә ашарга бетү, ачлыктан иза чигеп, берсенең берсе әйберенә тигәлиләр. Бу очракларны булдырмау, халыкка тәрбия бирү эшләре дә минем өстә иде. Чөнки авыл советы безнең авылда түгел иде. Көннәрдән бер көнне Галимҗа- иова Афтап апай, кәҗәм югалды, дип килде. Нишләргә, каян табарга, дип аптырап торганда, бер иптәш безгә әйтә, менә Ганиев Кави үзен бик шикле тота, анда түгелме икән, ди. Кави — минем яшьлек дустым, үзем аннан шикләнмим дә, шулай да күңелдә уй бар: бу малай үткен, әллә ялгышты микән, дим. Шуннан соң, Кави белән сөйләшеп, өйләренә барып кәҗәне эзләдек. Берни дә чыкмады. Гафу үтендек. Менә шундый законга каршы килгән ялгышлыклар да ясалгалады. Ахырдан үземне Кави алдында гел уңайсыз сизеп йөрдем. Ул аңа берничек тә үпкәләмәде. Бәлки үпкәләгәндер, миңа гына сиздермәгәндер. Авылдашыма, дустыма карата шулай 'ялгышлык кылу, киләчәктә кешеләр белән сак эш итәргә кирәклеге хакында зур сабак булып калды.
Кәҗә икенче кешедән табылды...
һәр чорның үз яңалыклары, үз авырлыклары була. Алар вакытлар узганнан соң гаҗәп тә тоелыр. Ул чакта исә, җитәкчеләр кисәтә бар- маса, шактый зур күңелсезлекләр чыгарырдай хәлләр дә туарга мөмкин иде. Мин белом: безнең күрше Яңа Шашы авылында революциягә кадәр бер кешенең сарыгы югала. Авыл халкы бер гаиләдән шикләнә, ире белән хатынын тереләй җиргә күмеп үтерәләр. Өч көннән сон, сарык, ике бәтиен ияртеп, кайтып килә, баксаң-күрсәң, сарык, качып китеп, елга буенда яткан икән. Ә теге гаилә, ирле-хатынлы, үлгән, аларны казып алып булмый. Яңадан икенчеләре, теге үлгән кешеләрнең туганнары, яла яккан өчен, сарык хуҗасын җиргә күмәргә, дип ярсыналар. Ярый әле, авылда бер акыллы кеш.е була: җәмәгать, бер ялгышлык ясадык, икенчесен ясамыйк инде, ди. Ут чыгарган кешеләрне утка салып яндыру очраклары да элек аз булмаган.
Авылыбызга сугыш афәте китергән авырлыклар гел туып торды. Аталарыннан калган балалар гел үсә баралар. 10 яшендә калучылар хәзер—15—16 да, 5 яшендәгеләр—10—11 дә, туып кына өлгергәннәренә дә 5—6 яшь тулып килә. Әнә шул балаларны тәрбияләргә ата кулы җитмәгәнлеге сизелә башлады. Бу очракта җитәкчеләрнең дә, аналарның да кимчелеге булды. Чөнки без сугыш авырлыгы тудырган көндәлек мәшәкатьләр белән аларның эчке дөньясын онытканбыз, аларга якын килергә вакыт та булмаган. Менә шул хәл хәзер беленеп өскә чыга башлады. Балаларның әниләрен тыңламау очраклары, тавык оясыннан йомырка урлап эчү кебек күңелсезлекләр ешайды. Тукта, нигә болан булды соң әле, дип, уйга калдым.
Беренче сәбәп. Балаларның әтисезлеге аналарда балаларга карата мәрхәмәтлелекне тагын да арттырды. Иренә бирергә өлгермәгән ягым-лылыгын әни кеше баласына күчерә. Минем ятимем, балам-җанашым.
дип, үзләре эштән кайтканда урамда алар каршына йөгереп килгән балаларын күтәреп алып сөя торган булдылар Тигез гаиләләрдәге педагогик такт бозылды. г
Икенче сәбәп. Бөтен хуҗалыкны әни кеше бер үзе алып баргач, бала тәрбиясе белән махсус шөгыльләнергә вакытлары калмады, көне- төне эшләделәр. Алар чыгып киткәндә, балалар йоклап калды, алар ж эштән кайтканда, кечерәкләре йоклап киткән була, зурраклары гына әниләрен каршы ала иде Шул балаларның күп йөри торган вакытла- = рында — көндез — ана күзе тимәде.
Өченче сәбәп. Җитәкче буларак, мин ачтан интеккән балаларны кү- т pen кызгандым. Башта арыш, аннан борчак, аннары бодай басуларын- ж да икмәк уып ашаганнарына күз йомып карадым Алар анда үзләре » туена, ахырдан кесәләренә тутырып, сеңелләренә, энеләренә алып кай- * тып ашата торган булдылар Урлашу гадәте нормага керә башлады. s
Менә бу сугыш вакытының яшь буынны үстерүгә тискәре йогынтысы ♦ иде. Мин әнә шул кимчелекләргә бәйле төрле мисаллар, хәтта фаҗигале ® хәлләрне дә китерә алыр идем. Әлеге өч сәбәпне бетерү өчен, без, кол- “ хоз идарәсе членнары, комсомоллар, әвеннәрдә, кыр станнарында ул ң темага сөйләшүләр үткәрә башладык. Гомумән, аналарга кулдан кил- < гәнчә ярдәм иттек. Колхоз идарәсе исә мәктәпкә таянды Укытучылар u дан Фатиха апа, Мәймүнә апа. Бибинур белән бу хакта бик озак сөй- ® ләшү булды. Алар бик зур тырышлык куйдылар. Менә минем хәтерем- с дә—Василов Ильяс, Габдрахманов Габделхак. Габдрахманов Гани™ белән әңгәмә үткәрдек. Мәктәптә, урамда культурасыз җырлар җырлаганнары, үзләреннән кече балаларны, кызларны рәнҗеткәннәре, тәмәке тартканнары, хәтта үзләреннән кечкенәләрне, алып кереп, үз йортларында, сәкегә ятып, тәмәке тартырга өйрәткәннәре өчен, озак итеп, ныгытып сөйләштек. Авылның комсомол оешмасы, аның секретаре Шәмсетдинова Бибинур, укытучылар, колхоз идарәсе бу эш белән берничә ел рәттән шөгыльләнде.
Юк кына акчалардан мәктәп ишегалдына уен мәйданчыгы ясадык. Турник уены әйберләрен төзәттек. Үсмерләрне теләсә кайда, әйтик, кичләрен мунчаларда җыелып, карта уйнау шикелле «һөнәрләреннән» биздердек. Моның өчен иске мәчет бинасын комсомоллар көче белән ремонтларга кирәк иде. Миңа прораб булырга да туры килде. 1945 елның көзендә бу бинаның бер ягындагы тәрәзәләрен, арасына вак печән тутырып, томаладык. Ул яктагы пыялаларны алып, урам ягы тәрәзәләрен рәтләдек. Такталар табып, идәнен җәйдердек. Шулай итеп, анда кич саен уеннар оештырылды Салкынайткач, мичсез булганлыктан, яшьләр килми башлады Акча юнәтеп. Ташчишмә авылыннан кирпеч сатып алып. Фаяз абый Газизовтан мич чыгарып бирүен үтендек Фаяз абый, лампаны биеккә куеп, мич чыгара, яшьләр уйныйлар, җырлый лар, бииләр. Фаяз абый ал арга мәзәк сүзләр әйтә, кайсысына, ялтыш- кан булып, балчыклы су чәчрәтеп җнбәргәли. Бер көнне Фаяз абыйның балчыгын, комын таптап бетергәннәр, яшьләрнең чабаталары, кызларның an ак оекбашлары кызыл балчыкка буялган Караңгы булганлыктан, аяк асты күренми, бердәнбер лампа Фаяз абый янында, мич буенда иде. Хәзерге яп-якты, иркен клубларга карыйм да шуларны сагынып искә алам Нинди ихлас заманнар иде! Икенче елны яңадан бер мич чыгардык. Аннан соң атна саен бер мәртәбә кино куела башлады. Киноны безнең авылның Сибгат Сөнгатенең малае Гарифулла куя иде. Бераздан авыл яшьләре театр уйный башлады. Бик күп спектакльләр куйдык «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Беренче театр». «Ак калфак». «Хафи- залам иркәм». «Ташкыннар». Шулар арасыннан Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасын авылыбыз халкы аеруча яратып карый торган иде. Без аны 1945—46—47—48 елларны ел саен куйдык һәр куйганы бызда клуб туп-тулы була. Халык елый-елый карый Спектакльнең
һәрберсендә дә төп рольләрне мин һәм комсомол секретаре Бибинур уйный идек. Фатиха апай — Галимәбану, Юсупов Самат—Бәдри карт, сугыштан яраланып кайткан Галимулла Хәйруллин — Исмәгыйль, мнн Хәлил булып уйныйм. Беренче куйган вакытта клубта халык бик күп, залда эссе, ишекләр ачык, коридорга да халык тулган. Хатын-кызлар балаларын да алып килгәннәр иде. Исмәгыйль, пистолетны күтәреп, Хәлилгә төбәүгә, Кави, сәхнә артына кереп, ау мылтыгыннан атып җибәрде, зал Хәлилне кызганып елый башлады. Шулар арасыннан берсе бик кычкырып елый. Галиябану, Хәлил өстенә ятып, җырлап бетергәнче, ул елау ишетелеп торды. Бу минем кече энем Рубис тавышы иде. Ул мине, абыйсын, чыннан да атып үтерделәр дип елаган икән. Без, «артистлар», торып баскач, залда җанлану туды, Рубис та, авызын ерып, миңа карап, көлеп тора. Аның янында — энем Фирдәвес, тик ул, зуррак булгангамы, еламаган иде. Бу спектакль белән Күнгәр. Югары Шашы, Күшәр һәм башка авылларга барып йөрдек. Аулак өйләрдәге яшьләр клубка күчте.
Уку йорты мөдире Абдуллина Гөлзадә, яңа китаплар сатып алып кайтып, кычкырып укулар оештырды. Әле дә хәтеремдә, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» китабын бик яратып укыдык, бу безнең заман кешеләренең тормышы булганлыктан, бик яхшы кабул ителде.
Суфлер булып утыручы Җәләлиева Һәдия һәм без үзебез куйган спектакльләргә кешеләрдән асылмалы лампа, өс-баш киемнәре, чаршаулар җыя торган идек. Утызлы лампаны Фатиха апай Шакировадан алып тора идек. Җиңсез кәзәкине — Фатиха апайның атасы Лотфулла абыйдан, киң төпле ыштаннарны да, Бәдри карт өчен, Лотфулла абыйдан алдык, чаршауларны Бибинур, Фатиха апайлар алып килә иде. Халыкны клубка йөрергә өйрәттек. Спектакльләр, концертлар беткәч, авыл халкы өенә кайтмыйча, залда утыручыларны берәм-берәм уртага чыгарып җырлата иде. Аннан соң, яшьләргә кичә игълан итеп, яңадан җырлап, биеп туйгач, таралыша торганнар иде. Яшьләр, төркем-төркем кызларны озатып, төрле урамнарга тарала иде. Сугыш вакыты малайлары үскәне бер туган колхозларында эшкә кала тордылар. Елдан-ел эшче көчләре арта барды. Мин үзем дә, өйләнмәгән булганлыктан, гел яшьләр арасында идем. Кичен клубта, уку йортларында, эш вакытында да һаман бергә, уй-тойгыларны уртаклашып яшәдек.
Шулай бер вакыт, язгы чәчү башланган көннәрне, ат абзарына ат алырга төшкән егетләр, шыпырт кына сөйләшәләр .. «Нишләп чыкмыйсыз инде?» —дип сораган идем, Равилне көтәбез әле, диделәр. Ул арада Шагалиева Фатыймалар турысында бер кыз тавышы ишетелә. Үсмер егетләр бер-берсенә карап елмаешырга тотындылар. Тавыш ишетелгән якка мин дә карап тора башладым. «Равил җаным, зинһар үтермә, кызган»,— дигән кыз тавышы ишетелә. Нәрсә бу, дип сорагач, сөйләп бирделәр. Равил Кәүсәрия белән дуслашып, яратышып йөри иде Кәүсәрия белән Кадрия янына Күшәр авылы егетләре менгән икән. Егетләрне кызлар озата барган, инеш аркылы, басма салып, чыгарып җибәргәннәр. Равил шуларны күргән дә тиз генә йөгереп барып, кызларны суга төртеп төшергән, басманы да алып киткән. Кадриясе, талга ябышып чыккан, ә Кәүсәриясе талга тотынган саен, егет аның кулын ычкындыра икән. Мин егетләрне шунда җибәрдем. Шуннан соң ике кыз, манма су булып, өйләренә кайтып киттеләр. Бу иртәнге сәгать өчләр тирәсендә иде. Яшьләр, авылны чыгу белән, җырлап киттеләр, алар арасында Әхәт Шәрипов бик матур җырлый торган иде. Иртәнге тынлыкта бу хәл мине күп уйларга салды. Егетләрнең кызларга булган мондый рәхимсезлеге миңа ошамады. Бу вакытта җиткән кызлар күп булганлыктан, балигъ яшүсмерләрдә ялгыш караш туган. Кайберләре
үзләре танышкан кызлар турында ямьсез сүзләр сөйләп йөриләр, алар* да хатын-кызны кимсетү гадәтләре сизелә башлаган иде.
Үсмерләр белән бу хакта да тәрбия эше алып барырга туры килде.
Менә 1946 ел да җитте. Бу елны сугыштан сон беренче мәртәбә татар халкының милли бәйрәме сабан туе көне билгеләнде.. Бу ва- > кытка авылыбыз кешеләреннән әсир төшкән кешеләр дә кайтып бетте. Үл®п калганнар да ачыкланды. Әмма тол калган хатын-кызлар, аерата, 3 хәбәрсез югалган, дигән хәбәрне алучылар әле һаман ирләрен көтәләр з иде. Кайдадыр, ерак бер авылда, үлгән хәбәре килгән кеше кайткан 5 икән, дигән сүзләр ишетелеп торды. Мондый сүзләр тол калган хатын- * нарнын көтү хисләрен кабат калкытып чыгарды. Исән калганнар, кай- 2 Тасылар кайтып бетте. Сафиуллин Гарифҗан, Хәйруллин Сәхибулла,! Хәйруллин I алимулла, Галиев Кави инвалид булып кайттылар. Минем5 дә сул кулым һаман күтәрелми иде әле Үзем өченче группа инвалид ♦ булып тордым, алты ай саен комиссия үтә идем. Сугыштан кайткан » кешеләрнең гаиләләре дә, өйләнмәгәннәре дә бар Кайта алмаучылар “ хакында истәлекләр сөйләргә генә калды..
Күңелсез вакыйгалар да булгалады. Көннәрдән бер көнне Сабиров * Салих кайтып төште. Ул армиягә киткәндә бер бала белән калган хатыны Галия апай Сабирова, иренең үлгән хәбәрен алгач, Галнмҗановп Миңлехәй абыйга кияүгә чыгып куйган иде. Авыл халкы Салихны бик к кызганды. Өстәвенә, аның торыр урыны да юк иде, Гарифә апайга £ өйдәш булып керде. Бераздан Салих абый авылдан китәргә уйлаган. Ул гармунчы иде. Таң алдыннан, гармунын алган да, җырлап урам әйләнгән. Авылның барлык тол хатыннары капка төбенә чыгып, хәтта картлар, карчыклар да, елап, озатып калдылар. Галия апай яшәгән йорт яныннан берничә мәртәбә җырлап, уйнап киткән, ул турыдан үткәндә, хәтта елаган да иде, күзләрендә яшьләре бар иде, дип сөйләделәр. Күрәсең, Галия апайны бик яраткандыр, яратмаса, алай йөрмәс иде. Салих абый авылыбыз халкына сугыш салган яраны янә дә яңартып китте.
Ул елның сабан эшләрен уңышлы гына бетердек. «Чулпан» колхозы район җыелышларында уңай яктан телгә алына башлады. Ул елны районда беренче мәртәбә алдынгылар слеты үткәрелде. Районның кырчылык һәм терлекчелек алдынгыларын чакырганнар иде. Слетта рай онның 54 колхозыннан унлап колхоз председателе катнашты. Шулар арасында мин дә бар идем. Бу елны безнең колхоздан иң яхшы чәчүче булып Ганиев Габдерәкыйп саналганлыктан, минем белән ул да барды Җыелыш миндә дә, Габдерәкыйптә дә бик зур тәэсир калдырды. Чөнки минем дә, Габдерәкыйпнең дә мондый тантанада беренче катнашуы иде. Соңыннан үзешчәннәр көче белән концерт куелды. Концерттан соң алдынгыларны кунакка чакырдылар. Ашханәдә райком бюросы членнары, район җитәкчеләре бар иде.
Райком секретаре Сабир абый Шакиров барыбызны да тәбрикләде. Аннан башка да сөйләүчеләр булды. Тамак ялгап алгач, ашханәнең өстәлләрен җыйнап, бер почмакка этеп куйдылар да. әйлән-бәйлән уйнадылар Башта бер әйләнгәнче барлык кешеләр дә, хәтта райком секретаре да түгәрәккә кушылды. Соңыннан алар читкә чыгып карап тордылар. Шунда бер кызыклы вакыйга күңелгә сеңеп калган Чине колхоз председателе итеп сайлаткан райфо мөдире Галнәхмәтов Габд рахман абыйны уртага алып җырлаттылар. Ул: «Их, колхоз мунчасы, көн дә шулай булсачы!» — дип җырлап бетерде дә биеп китте Биегән чакта, өстендәге кожанга охшаган плаш кесәсеннән берничә кабартма, кешеләр кул чәбәкләп җырлап торган арада, ндәнгә чәчелеп китте Халык шаулап көлә башлады. Шул хәтле ихластан көлделәр, безнең көлүгә райком секретаре да кушылды. Бу көнне ашханәдә өстәлгә күп
итеп кабартма пешереп куйганнар иде. Габдрахман абый: «Балаларга күчтәнәч дип алган идем, хур булдым лабаса!> — дип, үзе дә көлде. Соңыннан ул үзе дә колхоз председателе булып эшләде.
Иртәгесен безне Каенсарга район сабан туена чакырдылар. Сабан туен ачып җибәргәч, миңа сүз бирделәр. Мин шушы мәйдан алдында үзебезнең авылдашларыбызның яхшы эшләүләрен әйттем, исемнәрен санап чыктым. Аларга бүләк итеп өчәр килограмм тары ярмасы бирелү хакында игълан иттек. Тарыны читтән кайтарткан идек. Ул бик кадерле, кыйммәтле ризык санала иде. Алдынгыларны шушындый тантанада игълан итү кешеләрне тырышып эшләргә рухландырды.
Сабан туйларын матур итеп үткәреп, печәнгә төштек. Ашыт елгасында су коенып, рәхәтләнеп яшел үлән өстендә тәгәрәп йөрдек. Якадан сугышка кадәрге гадәтне, аталарының гадәтен малайлары кабатлап, гармуннар белән җырлап йөри башладылар. Бу елның көзге эшләрен дә уңышлы башкардык. Барлык эш беткәч, кыш көне республика күләмендә алдынгылар җыелышы узды. Районнан җиде кеше идек. Җыелыш Татар академия театрында булды. Безгә, анда катнашучыларга, бүләкләр бирделәр. Тантана ике көн барды. Шунда беренче мәртәбә партиянең өлкә комитеты беренче секретаре Муратовны, ТАССР Министрлар Советы Председателе Шәрәфиевне, Авыл хуҗалыгы министры Ганиевне күрдем. Концерт булды, буфетлар бар иде, өнгә бүләкләр алып кайттык. Без районның баш агрономы Ибәтуллин белән утырдык. Ул мине таныштырып торды. Менә шулай итеп, авылдашларымның хезмәте яңадан республика күләмендә бәяләнде, дип исәпләп, аларның хезмәте өчен горурландым. Кайткач, иптәшләргә күргәннәрем- ие сөйләдем.
Сугыштан соңгы елларны халык бик тырышып эшләде. 1947 елның язгы көне бик матур булды, уҗымнар бик яхшы тишелеп чыкты. Язгы культуралар да әйбәт кенә үсте. Атларның да саны артты, әмма үгез җигү дәвам итә иде әле. Уңышны җыеп алу элекке елларга караганда кыенрак булачак. Беренчедән, колхозның буш яткан җирләре барысы да чәчелеп бетте дип әйтерлек. Икенчедән, иген каерылып уңган иде. Кул белән бик яхшы уручы Фатыйма, Файзә апалар, Фәсәхәт, Шәрифә, Мәгъмүрә, Гайшәләр дә 15—16 сотыйдан артык ура алмадылар. Башта алар 10—12 сотый гына урдылар. Урак башыннан ук шундый авырлык килеп басты. Лобогрейка урдыручы яшьләргә, хатын-кызлардан Хәерниса апай Сәлимовага, Газизова Асия, Газимова Әминә, Ганиев Рәкыйп, Шәрипов Әхәт, Хаҗиев Равилгә бик авырга туры килде. Платформадан төшереп йөрүчеләр итеп икешәр кеше куйдык. Әхәтләр, басудан кайтмыйча, куышта яшәп урдылар. Равил, Әхәт, Кәүсәрия, Асия ерак басуда бик озак эшләделәр. Уракка бик күп кешеләрнең кулы тиде. Ирләрнең дә кул белән ура белгәннәре чыкты. Сафиуллин Хафиз абый бер төркем ирләр белән кулдан уруда катнашты.
Шулай итеп, бу елның кыр эшләрен тәмамладык. Иген уңышы әйбәт булды. Дәүләткә планнан артык икмәк тапшырдык. Ниһаять, сугыштан соң беренче мәртәбә хезмәт көненә кило ярым ашлык бирдек. Колхозчыларыбыз бик сөенделәр. Фураж да күп калды. Шул елны ук хайваннарның баш санын сугышка кадәргедән арттырып җибәрдек. Ферма торакларына ремонт ясарга керештек. Җимерекләрне төзәттек. Колхозда такта яра башладык. Беренче такта яручылар булып сугыш елы малайларыннан Газизов Абдулла, Шагалиев Зөлкәрнәй булдылар. Аларны Гыйлемханов Закир абын өйрәтте. Закир абый, Кэтдусов Каш- шафлар, хезмәт армиясенә алынып, Казандагы хәрби заводларда эшләгәннәр иде. Менә бу тәҗрибәле кешеләр безнең яшьләргә үрнәк булды. Закир абый агач мастерскоеның хуҗасы иде, ул арба, чаналарны төзәтеп торды. Егетләр күп итеп такта ярып бирделәр. Шул такталар белән ферма каралтыларына сайгаклар җәелде. Аннан пекар
ня янындагы элеккеге тайлар торагы дип йөртелгән бинаны ремонтлап, хәзерләп бетердек. Ат абзары янына үгезләргә урын әзерләдек..
Дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктларын ел саен күбрәк сату колхоз кассасына акча керүне дә арттырды Хәзер көндәлек кирәк өчен үзебезнең акчабыз бар. Инде ссуда алмыйбыз, элеккеләрен түләп бетерү чарасына керештек. ♦
Колхозчының тормышы да яхщыра башлады тамагы туйды, өсте 3 бөтәйде. Казанның^Сорочи базарында резинадан койган аяк киемнәре Э сатыла. Халык җәйге эш вакытында гына чабата кия, а авылда йөр-1 гәндә, шундый резина аяк киеме, ирләр шахта резинасы дигән резина S аяк киеме кияләр иде. Аннан соң кирза итекләр киң таралды. Авылда х ботинка һәм сандаллар, ялтыравыклы резина аяк киемнәре дә күрен- 1 гәли башлады. Сабан туйларына чабата киеп чыккан кешеләр сирәк = иде инде. Ниһаять, мин дә яз көннәре кирза итек, җәй көннәрне бре- ф зент туфли киям, чабатаны салдым.
Авыл кешеләре сугыш вакытында зур өйләрен бүлеп алып, ярты- “ сында гына, кайберләре хәтта мунчада гына тора башлаганнар иде. = Хәзер барысы да зур өйләренә күченделәр. Бу елны салам күп булгач * лыктан, хуҗалыкка салам бирелде. Башта саламны лапасларына са- «_ лып, сарыкларына чүпләтәләр иде, соңыннан көлтә итеп бәйләп өйгә = кертеп ягалар иде. Саламның җылысы бик мамыклы, днп, сөенеп яши- « ләр иде. Менә шулай тормышлары рәтләнгәч, сугыштан ирләрнең кайту ышанычы беткәненә инанып, хатын-кызларның кайберләре буйдак ир- ө ләр, хәтта хатынлы ирләр белән дә чуала башлады. Авылда ирләр бик аз, кая барсаң да хатын-кыз иде.
Безнең авылда авыл советы да булмаганлыктан, ирләре чит хатын- кызлар янына барып йөреп, семья бозылу хәлләренә килеп җиткәч, минем ярдәмем кирәк иде. Минем өчен монысы бигрәк тә авыр. Үзең— өйләнмәгән егет, башкага акыл өйрәтергә ничек кыюлык итәсең?! Баш тартсаң да яхшы түгел, ул, җитәкче итеп, синнән ярдәм өмет итеп, семьяны саклап калыйк, дип, киңәшкә килгән. Менә шундый хәлдән соң, бик ипләп кенә бер яшь хатынга, эш урынында, киңәш бирергә тотынган идем, син кеше тормышына тыкшынма, бозма аларның тор-мышын, дигән идем, ул шаркылдап көлде ген ». «Әй, Фәйзи, диде - Сиңа нәрсә, син ир кеше, менә минем ирем дә. балам да юк, миңа нишләргә соң? Ул минем янга килә, нишләп мин аны куалыйм, килсен, миңа аның семьясы кирәкми, семьясы да яшәсен, ул миңа үзе генә кирәк. Син менә, хатынлы кешене яныңа китермә, дисең, андыен каян алыйм? Алар бит юк, аларның кайда калганын үзең беләсең бит Менә син хатынсыз, буш кеше, мин сине бик чакырыр идем дә. син килмисең ич, әле дә чакырам, кил алайса! Менә шулай, дус. башка хәсрәтең бул маса, кысыр хәсрәт белән башыңны катырып йөрмә». - диде дә. минем башка әкрен генә сугып китте дә барды.
1948 .елның эшен башлап җибәрдек. Минем инде дүрт еллык пред седательлек тәҗрибәм бар. Белем аз — шул борчый Таләп арта. Авыл халкы да үзгәрә, аның таләпләре дә арта. Бу елда элекке елга кара ганда иген уңышы түбәнрәк булды. Ә колхозның хәле элекке елга ка раганда күп тапкыр яхшырды. Җитәкчелек итү кыенлаша төште Чин еш кына белемемне арттыру хакында уйлый башладым Ул чорда колхоз председательләренең белем яклары гомумән дә түбән иде. Чөн ки крестьян эшен белүчеләр, армиягә китеп, күбесе үлеп калды Ә кол хозларга председательләр, бригадирлар санлап алу, алариы өйрәтү өчен вакыт та юк иде. Колхоз председательләрен алмаштырып торуга юл куелды Берәр эшне вакытында башкарып чыга алмадымы яки нинди дә булса өстән кушылган чараларны хәл итә алмадымы i.iap ны шундук алмаштыралар иде. Бу хм исә гомумән дә председательгә ышануны бетерде. Бу постка теләп баручылар калмады Райо.гдагы
председательләр составына карасаң, күбесе — Ватан сугышыннан инвалид булып кайтучылар. Кайберләре картлар, чукраклар, хатын-кызлар да бар иде. Хәзер, ул вакыттагы колхозлар белемсез, талчыккан кешеләр белән ничек эш алып барды икән, дип гаҗәпләнәсең. Райондагы җыелышларда аякларын, кулларын, башларын уып утыручылар еш очрый торган иде. Колхоз председательләре арасында иң яше мин идем. Норма дигән авылдан бер председатель килеп йөри, эшләпә кигән, карт. Шәкәнәч авылыннан Гатият абый килә, зур гына төрепкәсен тартып, сирәк сакалын ышкып утыра. Мин Дусым авылыннан Шәфикъ Нигьмәтуллин, Җилгендедән Муллагали абый Муллахмәтов белән утыра торган идем. Аларның колхозлары барлык эшләрне дә иңберен- челәрдән бетерә, мин күп чакта алар белән киңәшеп тора идем. Ул вакытларда колхоз председательләренең эш ысуллары барысыныкы да бер төсле, наряд бирү юлы белән башкарылды. Мөстәкыйль эш итә алырлык тармак җитәкчеләренең булмавы колхоз председательләренең эш стилен шул юнәлешкә керткәндер. Икенчедән, колхозлар кечкенә иде. Бу хәл колхоз председательләренә барлык тармаклар белән дә идарә итәргә тулы мөмкинлек бирә. Колхозчыларга тегермәнгә, урманга барып кайтуга, салам китерүгә атларны да председатель үзе бүлеп утыра иде. Аның транспорты да санаулы гына. Мин ул вакыттагы атларның, үгезләрнең төсләрен, башлары, мөгезләре нинди, алар күпме йөк тарта алалар, чабышканда кайсысы уза ала — барысын белә идем. Шуннан чыгып, кайсы юлга кайсы атны, кемне җибәрергә кирәклеген дә, күз йомып, әйтеп бирә идем.
Председательләрне ел саен алмаштыруны мин ул чорның иң зур хатасы дип саныйм. Безнең Түбән Шашы авылында 1930 елда колхоз төзелгән. Колхозда 1944 елның 20 июненә мин сайланганчыга кадәр председатель булып 14 кеше эшләгән: беренче председатель Валиев Гани абый, аннары Мөхәммәтгалиев Вәли, Галиев Фатих, Гайнуллин Әүхәт, Әхтәмов Сәлим, Габдрахманов Шәрнп, Гыйлемханов Закир, яңадан Әхмәтов Сәлим, Халиков Вәли, Галиев Җаббар, Газизов Фаяз, һадиев Бари, Котдусов Нуриаздан. Ел саен бер председатель. Ә менә сугыш вакытында, Сәлим абый 1942 ел башында киткәннән соң, 1944 елның 20 июненә, ягъни мин эшли башлаганчы, ике ел эчендә алты председатель алмашкан, бер елга өчәр туры килә! Мин алтынчы председатель!
1944—48 елларда без үзебезнең авыл тормышын ике чорга бүлеп, бурычлар куеп эшләдек. Беренчесе—Бөек Ватан сугышы чоры, икенчесе— сугыштан соңгы чор.
Авылыбыз кешеләре белән кулга кул тотынып, бик тату аклашып эш иткән бер вакытта, райком секретаре Җәләлетдинов Гыйләҗ абый мине Әтнәгә чакырып, укырга китәргә тәкъдим итте. Мин шатландым. Дөрес, минем шәхси хуҗалыгым да авыр иде. Ике энем әле яшь, әни авыр эшләрдә эшли алмый иде инде. Шулай да риза булдым. Ул вакытта Казанда колхоз председательләре хәзерләү буенча ике еллык мәктәп ачылган иде. Мин бит — әле өйләнмәгән 23 яшьлек егет. Башка яшьләрнеке шикелле минем дә таныш кызым бар. Кичен караңгы төшкәч, Күнгәр авылына киттем. Ул вакытта Күнгәрнең тулы булмаган урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәпнең укыту бүлеге мөдире булып эшләүче Биктаһирова Сарага бардым. Аны квартирыннан чакырып чыгардым. Без мәктәпкә укытучылар бүлмәсенә кереп бик озак сөйләшеп утырдык. Укырга баруымны Сара яклады. Сүз арасында шаяртып та алды укып, кеше булгач, син мине онытырсың инде, диде... Мине укырга җыелыш җыеп озаттылар, юлга бүләк итеп 200 сум акча бирергә карар чыгардылар. Минем урынга Шәрип абый Габдрахманов- ны сайладылар. Шәрип абый турында башта әйтеп киткән идем инде. Ул минем әти белән бер елгы, 1898 елда туган кеше. Аңа ул вакытта
50 яшь иде. Армиядән кайткач та ул колхозда агротехник булып эшли башлаган иде. Бу иптәшне райкомда үзем тәкъдим иттем. Шәрип абый миңа ошый иде, гадел, эшчән, һәрвакыт шат күңелле. Аннан соң авылыбызга сугыштан партиягә кереп, партия члены булып кайтучы бердәнбер кеше иде. Менә шул кеше бер көнне:
— Энем, хәзер син инде зур эштә эшлисең, син партиягә кер, мин ♦ сиңа рекомендация бирермен, тагын берсен комсомолдан бирерләр, 3 өченчесен Күнгәр мәктәбендә директор булып эшләүче Гали абыең 3 Мөхәммәдиевтән сорарбыз. Синең атаң мине партиягә керергә кыста- | ган иде, сугыш башлану сәбәпле мин авылда керә алмадым, әтиең 3 сүзен тыңлап, фронтта, окопта партиягә кердем. Менә мин, окоп ком- ж мунисты, сине шуңа өндим. Синең атаңның бөтен теләге авылда пар- ж тия оешмасы булдыру иде. Алар Сәлим белән икәү генә коммунист х иде, өченчесенә мине чакырдылар, ә ул эш өзелеп калган иде. Әйдә, ф энем, тагын бер кешене партиягә алабыз да, өч кеше булгач, үзебездә партия группасы булыр иде,—дип, мине күндерде һәм рекомендация £ язып бирде. s
.. Авылдан китү көне бик моңсу булды. Дүрт ел, дүрт авыр ел мине авылым кешеләре белән туганлаштырган икән. u
Сара мине Әтнәгә кадәр озата барды. Атлы олау күздән югалганчы, = ул Әтнә авылының хәзерге пекарнясы яныннан, Шәкәнәчтән Комургу-"» җага китә торган Чыпчык юлына карап, кул болгап торды Мин аның * үзем өчен кадерле кеше булуын аңладым. ♦
Казанга барып төшкәч, туп-туры Авыл хуҗалыгы министрлыгының кадрлар бүлеге дип язылган бүлмәсенә кереп, тамгаланып чыктым. Анда миңа мәктәпнең адресын биреп, юлын өйрәтеп җибәрделәр. Ул «ферма № 2» дигән җирдә, аның өйрәнү-тәжрибә хуҗалыгында булып чыкты. Иң элек дүртенче трамвай белән Суконный бистәсен узып, аның ахыргы тукталышына кадәр бардык та, шуннан җәяү киттек. Тимер юлы дамбасы астыннан чыккач, сул якта питомник җире—агачлар үсеп утыра Ә хәрби танк училищесына кадәр бер бина да юк иде Шуннан узуга, сул якта — «Архиерей дачасы», дип йөртелгән селекция станциясе, уң якта — Кабан күле. Фермага җиткәнче су буеннан барлык. Столбище юлыннан менеп, чирәм баскан ташландык җирләрдән үтеп, билгеләнгән урынга килеп җиттем. Бу 1948 елның октябрь башы иде. Кабул итү комиссиясенә документларымны тапшырып чыкканнан соң, имтихан вакытын билгеләделәр. Инде укучыларның күбесе килгән иде. Бездән имтихан алдылар Татар телендә иде — алай читен булма ды. Мин үзем — 23 кенә яшьтә. Ватан сугышы инвалиды, дүрт еллык председательлек стажым бар Комиссия председателе, мәктәпнең директоры Габдуллин мина күтәрелеп бер карап куйды. Ягымлы иде
карашы...
Дүрт катлы институт бинасының аскы катына, тулай торакка, егермеләп караватлы бер бүлмәгә кереп урыннар алдык Бүлмәләр салкын. Укырга килүчеләрнең 90 проценты сугыштан кайткан солдатлар иде. Бик тырышып укыдылар Бу мәктәпнең укытучылары да бик әйбәт иде Без биредә авыл хуҗалыгы фәненең нигезләрен үзләштердек >30 без кызыксынган аерым темалар буенча укытучылардан үтенеп, дәрес ләрдән соң кичләрен дә лекцияләр тыңлый торган идек
Каникулга кайткач белдем, мине озатып калган Биктаһирова Сара Күнгәр авылыннан киткән. Аны бездән шактый ерактагы Ары авылына, жндселлык мәктәпнең даручы итеп жнбәргәннар. Ул вакытта семья* |а бәйле булмаган укытучыларны авылдан авылга, кнрак урынга күчереп йөртә торганнар яде. Сагынган идем Сараны, танышым аркылы Әтнә базарына чакырдым Очраштык Ларекларны чабата базарын карап йөрдек. Базар янында күп итеп өеп куелган бүрәнәләр бар иде Кеше йөрми торга I якка чыгып, озак кына сөйләшеп утырдык Чянем
дә аерылып китәсем килми, ул да, кайтам, дигән сүзне әйтми. Минем бу вакытта инде өйләнү хакындагы фикерем өлгергән иде, әниләр белән дә сөйләшеп куйган идем. Ничек итеп сүз кушарга белмичә, ике ләнеп кенә йөри идем. Шунда төрле сүзләр сөйләшеп утырган булып, мин уены-чыны белән: «Әгәр мин, сиңа әйләнәм, дип әйтсәм, син нәрсә дияр идең?» — дип сорадым. Ул көлеп җибәрде дә «Мин риза, дип әйтер идем», — диде.
Шуннан безнең телләр ачылды.
Иртәгесен Гарифҗан абый Сафиуллинны яучы итеп җибәрдем. Ул өченче октябрьгә кызны алмага килергә, көндезге сәгать 12 гә, дип сөйләшеп, вакытын билгеләп, хәл итеп кайтты.
Ниһаять, өченче октябрь көнне колхоз председателе җигеп йөри торган кара айгырны тарантаска җигеп, тәңкә-чуклар белән бизәп, мин — кияү, Юсупов Самат — ат тотучы, Садриев Рафаэль — гармунчы егет, өчебез, кыз алмага чыгып киттек.
Саралар йортына якынлашканда, капкадан бер төркем хатын-кыз килеп чыкты. Өйдә безне татар халкының гореф-гадәтләре буенча мендәр салып каршы алдылар. Хатын-кызлар Сараның бармакларын онга тыгыл, төрле йолалар үтәп маташтылар. Аннары без кайтып киттек. Ул көнне минем туганнар, якын кешеләр белән киленне каршы алу тантанасы ясадык. Кыскача гына әйткәндә, мин менә шулай өйләндем һәм хатынлы кеше булдым.
Өч көннән соң мин — укырга, Сара, караңгыдан торып. Ары авылына эшкә китте. Туйны Октябрь бәйрәмендә ясарга булдык.
Туйдан соңгы тормыш
Туй булачак көн шундый матур, шундый аяз иде. Мин Казаннан кайтып төштем. Аягына яңа чабаталар киеп, аллы-артлы туй кирәк- яракларын асып, Сара килде. Октябрь бәйрәменә кадәр ике көн бар иде әле... «Аякка җиңел булсын дип әйттем»,— дип, Сара, чабатасына карап, көлә-көлә сөйләнде.
Бәйрәмдә туй ясадык.
Сараның әти-әнисе килгән иде. Якын туганнарыбыз җыелды. Бәйрәм табынында сугышка кадәрге рәхәт тыныч заманнарны, бәйрәм-са- бантуйларын искә төшердек.
Менә шулай итеп, минем семья тормышым башланды. Тормышны алып бару, мин укыган вакытта Сара өстенә калды. Ул Арыдан Күн- гәргә күчеп кайтты. Бер төрле ыңгырашусыз, зарланусыз эшләп йөрде Сара. Ул вакытларда барлык кешеләр дә хуҗалык бакчасын, көрәк белән казып, кул тырмасы белән тырмалап, бәрәңгене кул белән утырталар иде. Ул эшләрнең һәммәсе дә аңа калды. Минем укучы энеләремә күз-колак булу да аның өстендә иде. Мин кайткалап йөрдем. 1950 елның беренче январена Сара Казанга килгән иде. Аның белән күп җирләрдә булдык. Спектакльләр карадык, музейларга кердек. Аннары мин аны озаттым. Бик салкын көн иде, аны тимер юл вокзалына төшереп, поезд киткәнче, көтеп тордым. Ул Чыпчык станциясеннән авылга кадәр җәяү кайтырга тиеш иде. Биштәре дә шактый ук авыр иде. Мин аны кызганып карап калдым
1950 елның сентябрь аенда безнең уку бетте. Мин үзем өчен кирәк ле бик күп мәгълүмат алдым дип исәплим. Миңа таныш булмаган әйберләрне белдем. Укудан кайткач, төннәрен, бик күп әдәби, фәнни китаплар белән танышу мөмкинлеге дә тиде. Бу елны мин ВКП(б) членлыгына кабул ителдем. Казанның Свердлов райкомы бюросында расландым. Мәктәпне «Отлично»га бетерде дигән диплом алдым. Август
аенда олы улым Фаил туды, мин әти кеше булдым Болар гади бер авыл малае өчен бик зур вакыйгалар иде.
Райкомда мина колхозларның отчет-сайлау җыелышларына кадәр район жир бүлегендә агроном булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Анда 1951 елның 4 январена кадәр эшләдем, көн саен алты чакрым җәяү ф барып, җәяү кайтып йөрдем. Бу миңа районның башка колхозларының хәлен белергә мөмкинлек бирде. Җир бүлеге мөдире Хәйруллин Хәллә g абый иде Ул колхозда — бригадир, зур бер колхозда председатель бу- | лып эшләгән, райбашкармага шуннан күтәрелгән. Колхозларның хәлен g яхн/ы белә. Холкы да әйбәт тиз аралашучан. шат күңелле. Без аның * белән бер бүлмәдә утырып эшләдек, район жир бүлегендә башка бүл 2 мә юк иде. Мина авылларда авыл хуҗалыгы буенча укулар алып ба f руны йөкләделәр. Казанда алган белемемне ныгытырга, үзлегемнән өйрәнергә жай чыкты. Ләкин миңа бу эштә озак калырга туры килмә- * де. Көннәрдән бер көнне райкомга чакырып «Хәзер колхозларны эре- « ләндсрү политикасы бара. Син председатель булып эшләгән «Чулпан» £ колхозын. Күнгәр авылындагы — «Удар», Югары Шашы авылында ч гы — «Марс» колхозы белән берләштерүне планлаштырып, председа- * тельлеккә сине тәкътим итәргә уйлыйбыз, бюроның фикере шундый».— s диделәр. Миңа ризалык бирүдән башка чара калмады Мине шуңа мач „ сус укыттылар. с
Бу урында, яңадан ничек колхоз председателе булып китүемне яза ® башлаганчы, икенче бер мәсьәләгә тукталып узыйм Казанда мин укыган мәктәп 1951 елны өч еллык итеп үзгәртелде һәм агроном дипломы бирел чыгара торган булды Миндә бу мәктәпнең төгәл курсын тәмамлау теләге туды. Мин 1952 елның көзендә председатель булып эшли башлаган җиремнән, укып бетереп кайтырга рөхсәт алдым да. яңадан Казанга китеп бардым. Мине мәктәпнең өченче курсына бик теләп кабул иттеләр. Янә бер ел укып, урта белемле агроном дипломы алып кайттым Безнең районның бу мәктәпне минем белән бергә Әтнә авы лыннан Җиһаншин Усман Шаһиевич, Бәрәскә авылыннан Акбиров Гыйльметдин бетереп кайттылар. Мин турЫдан-туры үз урыныма кайттым Җиһаншин «Коммунизм таңы» колхозына председатель булды Бакчаты Яна Бәрәскә дигән авыл белән берләшкән иде. Гыйльметдинне шуңа председатель итеп куйдылар. Шул рәвешле, колхоз председательлегенә белемле кешеләр килә башлады. Ул елларны партия Үзәк Комитетының колхозларга 30 мең кешене җитәкче итеп җибәрү хакындагы карары чыкты
1951 елның 10 январь көнне мин авылга кайтып төштем. Өч авылда да берләштерү җыелышлары булырга тиеш иде. Икенче көнне II январьда. мин билгеләнгән вакытта, Күнгәр авылына җыелышка килдем Берләштерелгән яңа колхозның идарәсен сайладылар Аның председателе итеп минем кандидатура күрсәтелгәч. Түбән Шашы кешеләре кул чапты, миңа күңелле булды, мине яклаучы авылдашларым бар дип уйладым. Авырлык килсә, аларга таянырга була
Берләштерелгән зур колхозга «Удар» исеме бирелде. Иртәгесен бригадирлар барысы да килгәннәр, өч авылга тугыз бригадир Тугызы белән дә озаклап сөйләштек. Түбән Шашы белән Югары Шашыда иген сугылып беткән, Күннәрдә сугасы иген күп иде әле.
Иртәгесен Күнгәр авылына юл тоттым. Бу электән үк зур авыл булып. безнең өч авылның авыл Созеты да шушында урнашкан иде Башка авылларда — клуб, уку йортлары юк чакта ла. аларда — бул- ты Үзешчән театр, концертлар да беренче шушы авылда оешкан иде Анда тулы булмаган урта мәктәп бар. анда күп кенә укытучылар эшли Югары һәм Түбән Шашыга МТС хезмәт күрсәтми, бу авылга ЧТС хез мәт күрсәтә иде. Сугыш башлану белән армиягә китәргә повесткаларны да безгә шушы авыл Советыннан китерделәр. Сугыш елында Күнгәр
бик күп авырлык кичерде. Хәлсезләнде. Карап торырга ул бик ярлы. Кешеләрнең киемнәре начар, каралтылары да бик тузган иде. Сугыш вакытындагы тормыш авырлыгыннан туеп, арып-алҗып беткән кешеләр читкә китеп бардылар. Сугышка кадәр бу авылда 240 хуҗалык яшәгән, ә мин колхозны кабул иткәндә, нибарысы 97 хуҗалык торып калган иде. Югары Шашы авылында сугышка кадәр 105 хуҗалык булан. мин кабул иткәндә, 67 хуҗалык иде. Түбән Шашыда, ягъни минем туган авылымда да кимү бар, шулай да сугышка кадәр бу авылда 170 хуҗалык булып, сугыш беткәндә 110 хуҗалык калган иде әле. Иң мөһиме — Түбән Шашыда үсеп килә торган яшь буын бар, ә менә Күн- гәрдә яшьләр аз, эшкә яраклылары авылдан китә торган. Шул сәбәпле булса 4<ирәк, бу авылның бер елны да үз вакытында эше бетә алмады. Мин кечкенә колхозда эшләгәндә дә, социалистик ярдәм, дип, катып калган бәрәңгеләрне алу өчен, ломнар күтәреп килә идек. Барыбер алынып бетмичә кала иде.
Менә шушындый хәлдәге колхозны сөйрәргә тиеш идек без. Өстәвенә бит әле берләштерелгән колхозның исеме дә шушы колхоз исеме ■белән «Удар» булып калды. Иң элек мин үземә кадәр председатель булып эшләгән Абдулла абый белән атлар хәлен карарга бардым. Атларның хәле бик начар иде. Бездә инде атлар ярсып, кешнәп тора, бо- ларда әле күтәрәмгә калганнары да бар. Нык куллы булырга кирәк иде. Төннәрен атлар янына дежур куйдык. Бер ай эчендә атларны аякка бастырдык.
Ләкин әле шуңа кадәрге бер вакыйганы сөйләп бирми хәлем юк. Без ат абзарларына кергәндә, анда Нәҗип абый Гарипов —ат караучы — бар иде. «Нигә атлар бу хәлгә төште?» —дип соравым булды, ат караучы ярсый-ярсый элекке председательгә ташланды:
— Син инде аны, энем, менә бу бозык адәмнән сора! Атта кайгысы булдымыни аның?! Хатын-кыз артыннан чапты бит ул, җир бит, Мөрәвәтсез, мир үгезе!
Мин инде ник сорау биргәнемә үкенә үк башлаган идем, әмма элекке председатель Абдулланың берни булмагандай, авызын ерып елмаеп торуы мине уйга калдырды, һәм мин Күнгәр халкының йөрәк бәгырендә утырган Абдулла-председательнең биредәге тормыш-көнкүрешен өйрәнеп чыктым.
Ул Мамадыш ягыннан икән. Авыл халкы бу кешене бер дә җитәкче итеп танымаган. Хатын-кызга азгын карашы аркасында аңа: «Үлеп калган солдатларның намусын таптаучы син!» — дип күзенә карап әйтә торган булганнар. Ә Нәҗип абыйның кызып китүен мин аңладым. Ул атларны бик яратучы кеше булып чыкты. Крестьян бит элек атка туйдыручысы итеп караган! Ул шуңа күрә бик әрнеп кычкырган икән.
Бәр рәттән мин фермада да булдым. Анда Хәтәм абый Саммасов мөдир иде. Җайлап кына сөйләшә. Ферма хәлләрендә ипләп кенә аңлатып бирде. Фермада сыерлар да, сарыклар да, дуңгызлар да әллә ии мактанырлык түгел. Шулай да, фермадагы шартларга караганда, тәртип канәгатьләнерлек иде. Тәрәзәләрдән җил өрми, ватык тәрәзәләр иске такталар белән пөхтә итеп кадакланган иде. Торакларда, караңгырак булса да, тәртип бар. Без килгәндә Хәтәм абый иске кадаклар турайтып утыра иде. Күзлеген кигән, сакалы җиткән, башта мин аның хакында бик таркау ахрысы дип уйлаган идем. Ә торакларга кереп карап чыккач һәм үзенең сөйләвен тыңлагач, ул фикерләремнән кире кайттым. Ул бик тәртипле, итәгатьле, гадел кеше булып чыкты. Соңыннан Күнгәр авылындагы хәлләрне Хәтәм абый аркылы белеп тора торган булдым. Ул һәркайчан гадел итеп эчкерсез сөйләп бирә иде. Нинди дә булса карар кабул итәргә туры килгәндә, аның фикеренә таяну дө-рескә чыга иде. Сыер савучылардан Мөкәррәмә Гарипова, Фазылова Разия апалар Хәтәм абыйны бик ихтирам итәләр, сүзен тыңлыйлар
иде. Ә менә элеккеге председатель Абдулла белән кергәндә, хатын- кызлар да, Хәтәм абый да аңа күтәрелеп тә карамадылар. Әйтерсең, биредә ул бөтенләй дә юк. Соңыннан Хәтәм абый белән без озак-озак сөйләшеп утыра торган булдык. Минем өчен Күнгәр авылы халкының үткәнен һәм хәзергесен белү бик мөһим иде. Кешеләрне аңламый торып, аңа нинди эш кушарга икәнен дә белмисең. Җитәкченең ялгышы ♦ менә шуннан —барлык кеше дә бер чыбыктан днп уйлаудан башлана, з Хәзерлексез кешегә тапшыру аркасында, күп кенә җаваплы эшләрнең | җимерелүен мин аңлаган идем инде. Ә бу өлкәдә миңа Хәтәм абый бик £ зур ярдәм итте. Шулай бер көнне сөйләшеп утырганда «
— Хәтәм абый, син теге вакытта, мин беренче килгәндә, элекке £ председателегез Абдулла абыйга бүрегә караган кебек карадың, нишләп алай эшләдең? Аның сәбәбе нәрсәдә? — дип сорадым. х
— Энем, сәбәбе күп инде,— диде ферма мөдире. — Менә безнең ф хәлебезне күрәсең бит, терлекләребез начар, продукция юк. ул аның в белән кызыксынмый Авылда кеше калмады, яшьләр качып бетте,— ул ш аларның тормышы белән дә кызыксынмый Анысына да исем китмәс s иде, сугышта үлеп калган кешеләрнең хатыннарына үрелә. Безнең ара- < да акыллылыгы белән аерылып торган, әти-әнинең иң яраткан улы и булган Искәндәр энемнең хатынын да юлдан яздырды. Хәзер менә шул х киленне күргән саен йөрәгем әрни. Ул да миңа очрамаска тырыша, мин £ үткәндә, урамда булса, бер сәбәпсез икенче кеше капкасына кереп, ге качып кала. Энем Искәндәрнең инде кайтмаячагын да белам. 30 яше * дә тулмаган баласыз хатынның сугышта үлгән кешене көтеп торырга тиеш түгел икәнлеген дә, икенче берәү белән тормышын башлап җибә-рергә хаклы икәнен дә беләм, әмма бу азгын белән буталуын күтәрә алмыйм. Ул бнт семьясын, балаларын ташлаган кеше, икенче семьясын да бер дә чирканмыйча ташлавы мөмкин. Киленебез әйбәт иде, шунысы кызганыч...
Шул беренче көнне без дуңгызларга бәрәңге пешерә торган җиргә кердек. Анда Бәдриева Әнвәр апаны очраттым. Шулкадәр фәкыйрьлек булса да булыр икән, киемнәре кырык ямаулы, хәтта башындагы яулы гына кадәр ямаулы иде Кечкенә генә мунча бинасы, анда төтен чыккан, пар күтәрелгән, кеше күренми. Әнвәр апаны чакырып алып кына хәлләрен сорап киттек. Соңыннан, бәйрәм көннЪрендә, матур, чиста киенгән вакытларын күргән саен, Әнвәр апаның фермадагы кыяфәте күз алдыма килеп йөдәтте. Беренче тапкыр чнета киемнәр киеп йөри башлагач, урамда күреп, нинди чибәр хатын икән, теге вакытта кот чыгарлык хәлдә иде бит, дип уйладым
Менә шушы хәлләрне карап чыкканнан соң, элеккеге председатель Абдулла абыйны, сез мина бүтән кирәкмисез, калганын бригадирлар белән карап бетерермен дип кайтарып җибәрдем Ул озак та тормады, яңа хатынын алып, каядыр читкә чыгып китте Дөрес эшләде, аңа бу авылда яшәү бик авыр булыр иде.
Күнгәрдә минем өчен икенче мөһим эш — сугыласы ашлыкны сугып бетерү иде. Әвенгә менсәм, ни күрим, сәгать бер тулган, әле сугу машинасы тик тора Бу эшләр белән әвен бригадиры җитәкчелек итәргә тиеш булса да, ындырчылар белән эшләү фактта двигательче Вәлнеч Рәхимгә йөкләнгән Аны авыл халкы тыңлый, чөнки ул Ватан сугышында яраланып кайтканнан соң, ватылып яткан двигательне көйләп, шуның көче белән сугу машинасын әйләндереп, азыл халкының хезмә тен җиңеләйткән булган. Председатель килде — ындырчылар юк Нинди зур авыл, бер сугу машинасын эшләтерлек кеше җыйнап китерә алмыйлар! Өч бригадир, бер берсенә салынып, бу эшне таркалу хәленә җиткергәннәр Өстәвеңә ашлык сугу, җилгәрү, салам селкетүдә катна шучылар, өйләренә киткәндә, көндез һәм кич салам алып кайталар икән. Дөресен әйткәндә, алар, ашлык сугудан бигрәк, салам алып кан-
тырга киләләр. Ферма янында салам юк, әвен янында да салам эскерт- ләре күренми. Эчем «жуу» итеп китте. Хәзер сугасы ашлык та бик аз ә салам бер дә юк. Колхоз терлекләренә нәрсә бирербез? Ә бит Күн- гәрдә тайлары белән 45 ат, 80 ләп сыер (аның 30—40 башы савым сыерлары), 100 гә якын сарык, 25 дуңгыз бар, нишләргә? Чарасына керешергә кирәк. Рәхим абый белән шул хакта сөйләштек, безнең сүзне бригадирлар да тыңлап торды. Сәгать икенчедә генә Рәхим абыйның малае Рүзәл кечкенә генә бер кара ат белән беренче чүмәлә саламны әвен алдыннан тарттырып чыгып китә алды. Барабанда ашлык суктыручы Хәдичә апа Хәсәнова да бу хәлдән бер дә риза түгеллеген сөйләп торды. Икенче көнне үк тәртип урнаштырырга керештек. Мин үзем башка эшләрне ташлап булса да, бер атнага якын әвеннән чыкмый яттым. Иң элек бригададагы барлык хатын-кызның исәбен алдык, ындыр сугуны ун көнне — бер бригада, икенче ун көнне — икенче, өченче ун көнне өченче бригада башкара торган итеп көйләдек. Башта кеше җитмәс дигән шикләнүләр булган иде. Бригадир Вәлиев Габдрах- ман; мин башлап карыйм, алайса, диде.
Беренче ун көндә үк бик күп ашлык сугылды. Әвен янына эскерт салына башлады, ферма янына, яз өчен, дип, салам китерергә тотындык. Ындыр сугучыларның өйгә салам ташуларын туктаттык. Төннәрен, саламны саклау өчен, каравылчы куйдык. Икенче ун көнлектә Мәҗит бригадасы эшне бик әйбәп башлап җибәрде. Безнең кулга кергән саннарга караганда, сугу эше инде бетәргә тиеш иде. Фактта әле сугыласы ашлык күп булып чыкты. Басудагы кибәннәрне барлап, гектарын чамалап кердек. Идарәгә ялгыш мәгълүмат бирелгән. Сугасы ашлык чынбарлыкта, дүрт-биш мәртәбә күбрәк булып чыкты. Бу үз чиратында салам кайгысын алып ташлады. Озын-озын дүрт эскертне әвен янына салып куйдык. Басудан кайтасы, сугыласы ашлык саламыннан хуҗалыкларга бирү өчен өлеш чыгару мөмкинлеге туды. Көздән бирле хуҗалыкка салам өләшенмәгән икән. Иген суккан җирдән урлап ташып, хайван ашатканнар, калганы белән өйләрен җылытып яшәгәннәр. Хәзер исәпсез ташуны туктаткач, кешеләр борчуга төшкән иде. Аларга, эшләгәннәренә карап, хезмәт көненә исәпләп, атларга төяп, олаулы саламнар өләшә башладык. Кешеләр күңеленә тынычлык керде. Эшкә тәртип салынды. Хезмәт көне белән исәпләшмичә йөргән, төрле сәбәпләр табып, ындыр сугудан качканнар үкенә башлады. Алар арасында иң явызы Галиева Мәргубә иде. Дөресен генә әйткәндә, бо- лай кеше өстендә яшәргә, урлашырга ярамаганны аңа кат-кат әйткәннәр, тыңламаган. Бәрәңге алганда, бәрәңгене казып чыгармыйча, сабагын көрәк белән генә чабып өзеп, аягы белән таптап кына барганлыгы билгеле булды. Шулай ук Шириязданова Шәкәр, Вәлиуллина Мәрьямнәр эшкә бик салкын карадылар. Аларны гел басым ясап кына эшләтергә туры килде. Боларның тискәре мисалы гадел эшләүче башка кешеләрнең ачуын чыгара торган иде. Яхшы эшләүче кешеләр- «Менә шуларга бер җитәкче дә йогынты ясый алмады, колхозга кертегез әле шул сөрхәнтәйләрне!» — дип әйтә торганнар нде. Ләкин аларга д*а чара табылды. Галиева Мәргубә бер төнне сәгать берләрдә әвенгә салам урларга менеп, бауга төяп күтәреп алып чыккан да авылга төшә башлаган. Бу елларда без, авыл Советы активлары, төнге дежурлыкны көчәйткән идек. Менә бу көнне авыл Советы секретаре Мөбарәкшин I осман, Мәргубәне сагалап тора да, артыннан барып җитеп, саламына сизмәстән генә ут төртә. Бара торгач, кинәттән салам гөлт итеп кабынып китә, Мәргубә апа бу хәлдән коты чыгып, саламны ташлап, авылга чаба...
Дәүләт заданиесе үтәлү белән, кешеләргә икмәк бирдек. Әле бу вакытка кадәр аванс тәртибендә генә бүленгән булган. Бөртекләр бозлы булса да, тырышып эшләгән кешеләр бик сөенде.
Хәзер .мин үзе.м генә түгел идем инде. Колхозыбызда партия оешмасы, авыл Советы, комсомол оешмасы булды Күп әйберләрне алар белән киңәшеп алып бардык. Күрәсең, булсынга йөрүче тырыш җитәкчегә алар да мохтаҗ. Минем үтенечемне бер вакытта да кире какмадылар. Колхоздагы агитация эше, газета чыгару, кешеләргә газета уку шикелле эшләр «Чулпан* колхозында чакта минем өстә иде. Партоеш- ф ма секретаре I али абый бу эшләрне үзенә алды. «Син, энем, произвол- ство белән шөгыльлән, без анда бик кереп йөри алмабыз, бездәч ярдәм □ кирәксә, тартынма, сора»,— дип әйтә торган иде. Гали абый укытучым з да, мине партиягә керергә рекомендация бирүче дә булганга, ана их- * тирамым зур иде. Ләкин ул кеше миннән алдарак председатель итеп “ сайланып куелган, ул эшне тарта алмаганлыктан, дисциплина йомшар- 2 ган, ул эштән бушатылгач, дәрәҗәсе бераз кимегән иде. Алан булуга * да карамастан, аны бик тә үз иттем
Авыл Советы председателе Абдулла абын Гатауллин ерак урман- * нарга агач кисәргә баручыларны оештыруда ярдәм итә иде. Ул вакытта “ ерак урманда эшләү, электр станцияләренә торф хәзерләргә кеше табу = бик авыр иде. Бер мәртәбә барып кайтканнарның барасылары килми, ч бала-чаганы урманга җибәреп булмый. Ерак урманнарга егермешәр * атлы кеше, утызар җәяүлене оештырып чыгара торган идек. Мнн элек _ эшләгән колхозда хәл җиңелрәк иде Бергә аунап үскән кеше булган- « гадыр, алар мине тыңлыйлар. .Чин үзем дә алар янына урманнарга £ барып, хәлләрен белеп, ашарларына илтеп йөри торган идем Алар е еракта мари урманында, Арча ягында Гөберчәк, Сикергән, Күл тас дигән авылларда эшләп ятсалар да, үз авылы, үз колхозы җылысын тоеп яшиләр иде. Менә бу өч авылның кешеләрен оештырганда да, Түбән Шашы кешеләренә таянып «Егетләр, сез хәзерләнеп чыгыгыз инде, сез кузгалгач, теге авыллар да китми булдыра- алмый»,— дип, алар үрнә гендә ике авылның икесен дә оештырып җибәрә торган идек. Яна председательне белеп җиткермиләр, колхоз җитәкчесенә карата ышанычлары беткән, чөнки аларны вәгъдә биреп тә алдап калдырганнар. Менә шушы факторлар ерак урманнарга кеше җибәргән вакытта, бик тискәре йогынты ясый иде. Күшәр авылыннан ерак урманга кеше җибәрү өчен Рәхмәтуллин Равилне иртәдән кичкә кадәр үгетләп утырдык Бер якка да килми, әйбәтләп әйтеп карадык, тиргәп-ачуланып карадык, бул малы,—ахырдан, идарә утырышы җыйнап, мәҗбүри генә җибәрә алдык. Әхмәтов Булат, Галәвнев Равил, Дәүләтшнн Ихсаннар чыгып китте, ә бу уйлап та бирми. Ике көн сокта калын кына кузгалды Шулай да андый тискәре кешеләрне үз кирелекләре белән ярты юлда калдыруга ирек куймадык. Мин башлаган эшемне азагына илтеп җиткерергә өйрәнгән идем инде.
Юл уңаенда мәктәпкә кереп чыгарга булдык. Мәктәпнең бинасы искергән, без укыган класслар тәбәнәкләнеп калган кебек тоелды Шушы мәктәптә мин 1937-38 елларда укыдым. Беренче укытучым Күлле Киме авылыннан килеп эшләгән Әхмәдуллина Мәйсәрә апа искә төште. Ул вакытта үзебезнең авылда мулла йортында укыталар иде. (.оныннан ул йортны сүтеп, мәктәп ясадылар. Икенче, өченче, дүртенче класслы мнн Югары Шашы авылында укыган идем. Менә бу ике авылның балалары ул вакытта бер классны — бер авылда, икенчесен икенче авы - да укыйлар иде. Югары Шашыда безнең классны Чымбулат авылындп Фазылҗанов Рәхим абый укытты. Соңыннан ул Күнгәр .мәктәбенә ди ректор булды. Шул Рәхим абый бервакыт. Кызыл Хрмия көненә, без нең Түбән Шашы авылына җыелыш үткәрергә килде. Мәктәп бина сында җыелыш бара, без сәхнәгә ошатыбрак ясалган җирдә, президиум өстәле янында утыра идек. Сәхнәнең алгы өлешендә балалар, яшь кызлар утыралар Шунда Гыйль.метдинова Фәридә дигән кыз җәелебрәк утыра, бик шаян бер малай. Садриев Ильяс, шул кызга чыбык белән
төртеп тора. Шуңа эче пошкан Рәхим абый үрелеп Ильясның башына төртмәкче иде, президиум өстәлеитәге кызыл тукыма җыерылып, ияреп килде дә, өстәл өстендәге лампа авып китте, керосин түгелеп, сәхнәгә ут капты, сәхнә ярыгыннан идән астына түгелгән керосин дөрләп, янгын куркынычын тудырды. Кешеләр ишеккә тыгылдылар. Рәхим абый аптырап калмады, иңбашына салган яшел шинелен утка каплады да ут шуның белән тынды. Кешеләр яңадан керделәр, докладтан соң балалар концертын рәхәтләнеп карадылар. Иске мәктәп бинасын карап йөргәндә, әнә шул истәлекләрем яңарды. Моңсу да, рәхәт тә булып китте. Рәхәт — күңелдә балачак яңарды, моңсу — мәктәп бинасын яңаны салырга кирәк...
Колхоз белән тулысынча танышып чыккач, берләштерелгән зур колхозның беренче идарә утырышын җыйдык. Көн тәртибенә тармак җитәкчеләрен раслау куелган иде. Ферма мөдирләре, бригадирлар, амбарчылар, колхозның агрономы, ветеринария фельдшерлары — санитарлары, бухгалтеры билгеләнде. Ферма .мөдирлегенә, ат карауга кешеләрне аеруча җентекләп тикшереп куйдык. Бригадалар санын кыскарттык. Алда язгы чәчүгә нык итеп әзерләнү бурычы тора иде. Тәртипсезлекне бетерү хакында күп сөйләштек.
Аннары эшкә чумдык. Элек мин үзем кушып, үзем оештырам, үзем контроль ясый идем, хәзер бу эшләрнең барысына да өлгерү мөмкин түгеллеге сизелә башлады. Иң элек контрольгә кереп бетми торган эшләр күзгә чалынды. Атлар Күнгәрдә һәм Югары Шашыда ат җигүчеләрнең ишегалдында тугарыла, ат абзарына буш атны гына китерә торган булганнар. Без Түбән Шашыда атны колхоз абзары янында тугара идек. Контрольлек итү өчен уңай иде ул. Менә бу авылларда да шул тәртипне кертә башладык. Аны оештыру җиңел булмады. Иң элек җитәкчеләр, өлкән ат караучылар, атлар кайтып беткәнче көтү, дир бияларын төзәтеп тору бурычын йөкләгәч, уңайсызланып, өстәмә хезмәт хакы турында фикер йөртә башладылар. Аларны ышандырырга, хәтта мәҗбүр итәргә туры килде. Ә ат җигүчеләр һич тә риза булмадылар. Без бу эшне Түбән Шашыда бик ансат кына эшләгән идек. Бер көнне әйттек, икенче көнне барлык егетләр белән җыйналдык та беттек. Ә монда авыр иде, аркалык-түшлекне, камыт бауларын кисеп китү, чананың тәртә бауларын чабып өзү, җәй көне арбаларның кеше утырып йөри торган урыннарына дегет сылап калдыру кебек хәлләр булгала- ды. Ә ат җигүчеләр., моны сәбәп итеп, арбаларны, чаналарны өйләренә алып кайтуны, элеккечә эшләүне таләп иттеләр Монда төп сәбәп — һәр көнне өйгә кайтканда, чана, арба төбенә печән, салам, бәрәңге, хәтта икмәк тә салып кайта алу. Гомумән, колхозда кешеләргә гарантияләнгән хезмәт хакы бирелмәгәнлектән, урлау гадәте таралган иде. Менә шуңа күрә безнең яңа тәртипне авыр кабул иттеләр. Шул уңайдан ат җигүне ташлаучылар да булды. Әмма безнең тәртипне Күнгәрнең алдынгы кешеләре, коммунистлары якладылар. Алар арасында Сәләхи абый Шиһапов та бар иде. Аны колхоз идарәсендә ашлык амбарына мөдир итеп куярга тәкъдим иттеләр. Чөнки ул гаделлек белән авылда дан казанган кеше икән. Тик Сәләхи абыйның үзен чакырып сөйләшә башлагач, ризалашмады. Сәбәбен әйтмәде, миннән булмый ул эш, дип кенә куйды. Шул вакытта Күәм МТСының директоры Ибраһим Ишния- зов килеп чыкты, тракторларны эштә ничек файдалану хакында минем белән киңәшергә килгән. Ул Сәләхи абый белән сөйләшкәнне тыңлап утырды: «Энем, бик дөрес эшләгәнсез, мин белгәннәрдән бу авылда моннан да гадел кеше юк. Сәләхи, син элекке үпкәләреңне оныт, яшь җитәкчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм ит», — диде. Азактан ул миңа Сәләхи абыйның нигә үпкәләвен дә сөйләп бирде. Бу кеше шундый гадел, элек амбарда мөдир булып эшләгән, өенә кайтканда, чабатасына кергән ашлык бөртеген дә амбарда кагып калдыра икән. Ревизия ва-
МТС директоры Ишниязовның ярдәме белән Сәләхи абый орлык амбары мөдирлегенә риза булды. Алар МТС директоры белән Әтнә МТСында бергә эшләгәннәр икән. Сәләхи абый, рабфак бетереп кайткач-, МТСта партоешма секретаре булган. Гомумән, аның тәҗрибәсе зур, яше ягыннан да, ул минем әти кебек, безгә, яшьләргә, мөнәсәбәте белән дә, әти булырлык кеше иде. Колхоз аңардан бик күп игелек күрде.
Менә мин, берләштерелгән зур колхозда хезмәт дисциплинасын ур-наштыруыбызны язган чакта, партия Үзәк Комитетының 1982 елгы ноябрь Пленумы карарларын уйлап утырам. Игенче өчен дә, эшче өчен дә бик кадерле бу карарларда илдә тәртип булдыру, хезмәт дисциплинасын ныгыту мәсьәләсе алгы планга чыгарып куелган. Без, игенчеләр, колхоз җитәкчеләре, моны хуплыйбыз, чөнки без өч дистә ел буена хезмәт дисциплинасы өчен җан аямый эшләвебезнең әрәмгә китмәвен, кайбер җилкуар бәндәләр тарафыннан юкка чыгарылмавын телибез
Зур колхозны җитәкләгәндә, механизаторлар булмауның уңайсызлыгы нык сизелде. Үзебезнең кадрларның осталыклары шәптән түгел иде. Яхшы тракторчылар үз авылларыннан читкә чыкмыйлар. Көн тәртибенә механизаторлар әзерләү килеп басты. Үз авылыбыз кешеләрен нән Набиуллин Ярулла, Мөбарәкшин Абдулла. Гыйлемханов Гаяз «НАТИ> тракторын өйрәнделәр. Тракторлар, комбайннар күбәйгән саен, бу яна өш кадрларны күбрәк таләп итте.
МТС белән ике араны дустанә тоту шактый авыр иде Трактор бригадалары үзләренә җайлы җирләрне генә сукалап, уңайсыз җир ләрне ат белән эшләргә калдыралар иде. Шулай бер көнне Югары Шашы басуында чәчү бетмәс борын, күлнең теге ягында чиста пар җирендә яңа тракторның җир сөреп йөргәнен күрдем Эңгер иңеп килә Атны борып шунда кердем. Тракторчы Галимулла Хәйруллинны каби насыннан чыгардым. Безнең арада менә мондый сөйләшү булды
— Нишләп әле син иртә культуралар чәчә горган борчак җирен ташлап, чиста пар җирен сукалыйсың? Кем кушты?
— Трактор бригадасы бригадиры Гыйлемханов Нури кушты
— Борчак җирен иртә өлгертергә кирәк, хәзер \к шунда күч'
— Юк. мин бригадирдан башка бер кая да күчмим, ул мине бик
кытында аның күпмедер тарысы җитмәгән, әрәм-шәрәм иткән, дип эшеннән чыгарганнар, идарәгә куеп, судка бирәбез, дип куркытканнар. Шуңа бик нык хәтере калган.
...Көннәр язга авыша башлады. МТСтан чаналарга төяп тагылма я машиналарны алып кайтырга керештеләр. Зур-зур агрегатлар күрү « минем өчен бик сөенечле булды. Ул вакытта чәчү машиналары да ® анкерлы сошниклар белән иде. Тракторларның күбесе — көпчәкле ө «СТЗ>лар, арада бер генә «НАТИ» бар иде. Аннан, язга чыкканда гына Дусым авылы кешесе Фазылҗанов Йосыф «ДТ-54> тракторын алып килде. Трактор өр-яңа иде, МТСка дүрт кенә трактор кайтуына карамастан, Ишннязов аларның берсен безнең колхозга бирде Күрәсең, сүзендә торган: мин сезгә ярдәм итәрмен, дигән иде бит! Телефоннан шалтыратып та әйтте. МТСның иң яхшы тракторчысын җибәрдем, аңа булдыклы берәр алмашчы куегыз, диде. Сүзен тыңлап, Пә- сыфка алмашка армиядән кайткан, трактор йөртергә укыган Галимулла Хәйруллинны билгеләдек.
каты кисәтте.
Ул арада, трактор туктаганны ишетеп, икенче тракторны да сабан җиреннән пар җиренә күчерергә дип барган трактор бригадиры Гыи лемханов Нури абый килеп чыкты. Мин аңа әнүем
— Нури абый, бу җиргә керергә кем кушты?
— Мин куштым,-дип Нури абый горур гына җавап бирде
— Нишләп, минем белән киңәшмичә, сабан эшен бетермичә торып, пар сукаларга тотындың?
— Калган җирләрегезне ат белән бетерерсез, анда тракторга уңайсыз, мин монда эшләтүне яхшы санадым, монда алар күбрәк сукалый алалар.
— Язгы чәчүнең вакыты бик кыока бит, атларга калса, яңадан бер атналык эш туа, әгәр тракторлар эшләсә, ике көндә чәчүне бетерергә мөмкин.
Нури абый кул гына селекте:
— Синең белән файдасызга көн үткәреп торырга вакыт юк минем, энекәш,— диде. Гөрләп торган тракторга. — Әйдә, сукалый башла!— дип боерык бирде. Тракторчы, газга басып, әкрен генә кузгалып китте. Ләкин мин бирешергә теләмәдем, тиз генә атны бордым да, буразнага аркылы куйдым. Тракторчы, атка җиткәч, тагын туктады. Шуннан Нури абый, йөгереп килеп, атны йөгәненнән тарта башлады, мин икенче якка тарттым. Тартыша торгач, мин аны этеп җибәрдем, ул чалкан әйләнеп төште. Шуннан ул тракторчыга әйтте, тракторны сүндер дә кайтып кит, диде. Миңа бик каты янады. «Кара аны, малай, җавабын үзең бирерсең, иртәгә мин МТС директорын чакырам»,— диде. Шулай итеп, ул көнне трактор эшләмәде. Иртәгесен МТС директоры Ишниязов килде. Без аның белән трактор янына таба машинага утырып конторадан чыгып киттек, Нури абыйны басуда очраттык. Ул колхоздан җигеп йөрергә алган атының аркалыгын ычкындырган, йөгән балдагын дугадан җибәргән, тимер хут арбасының бау белән мичәләгән араларыннан ая гын асылындырып утырган, дилбегә урынына әллә нинди иске баулар тагып куйган иде. Шушы кыяфәте белән МТС директорыннан үзен кызгандырырга уйлады булса кирәк. Без килеп җитү белән, хәлсезләнгән булып, читкә барып утырды.
— Мин бу колхозда эшли алмыйм, миңа ирек юк, миңа начар дирбияләр белән начар ат бирә председатель. Кичә мине төртеп екты, менә кул башым әле дә авырта.— дип зарлана башлады. Ишниязов аны сабыр гына тыңлап торды. Аннары миннән сөйләтте, соңыннан болай диде:
— Шушы хәлгә төшүгә син үзең гаепле. Ни өчен син, «Удар» колхозында язгы чәчү бетмәс борын, үз белдегең белән, тракторларны башка басуга күчердең? Ни өчен татулыкны боздың? Хәзер үк тракторны сабан җиренә күчерт! — диде
Трактор шундук кузгалып китте. ,
Трактор бригадиры, колхоздан колхозга күчеп, ни теләсә шуны эшләп йөрергә өйрәнгән. Бездә аңа юл куелмауны, гомумән, горурлыгына кимчелек килүне бик авыр кичерде. Әле идарәгә кайткач та директор аңа гел бер сүзне тукыды «Тату эшләргә кирәк. Сез элекке председательләрне җиңеп өйрәнгәнсез. Хәзер колхозга укыган кешеләр килде. Алар безгә басуда хулиганланырга ирек бирмәсләр»,— дип шелтәләде.
Үзенең турыдан-туры җитәкчесеннән яклау тапмагач, Нури абый, уф йөрәгем дип, идарә бинасыннан чыгып китеп, ишегалдындагы чирәмгә ятты, су сорап алды. Шул вакытта идарәгә килгән Таҗиева Гөләндәм апа аңа стакан белән су чыгарып бирде. Бригадир, шуннан сон тынычланып киттем, дигән булып, торып утырды. Соңыннан МТС директоры, ул шундый спектакльләр куя белә, җитте, шамакайланма, әйдә, эшкә кнт, диде. •
Нури абый анда да үз дигәнен итәргә тырышты. «Мин бу хәлдән соң трактор бригадиры булып эшли алмам инде, мине эштән бушатыгыз»,— дип ишекне каты ябып чыгып китте.
Бер җирдә ике хуҗа булуның уңайсызлыгын беренче мәртәбә мин үз җилкәмдә татыдым.
Илленче елларны безнең колхозыбыз район күләмендә яхшы колхозлар рәтенә керде. Элек гектардан 4—6 центнер гына икмәк үстергән колхоз хәзер 8 II центнер ала башлады. Колхозчыларның ышанычы артты. 1954 елларда өлкәннәргә алмашка өр-яңа буын килде Яшьләр аталарыннан калган йортларны үзгәртеп, яңа йортлар сала башлады лар Бу безне бик сөендерде. Чөнки авылда калырга теләге булган ф кеше генә мондый зур эшләр кузгатырга уйлый Шуны айлап, колхоз _ идарәсе мөмкин булган ярдәмнән бер семьяны да ташламады. Трак- э торлар, машиналар арткач, МТСлардан сорап, иң элек механизатор- 3 ларның йорт салу өчен булган бүрәнәләрен кайтартуны, колхозда яхшы g эшләгән башка кешеләргә дә транспорт бирүне гадәткә керттек. Бу үз х чиратында, әгәр әйбәт эшләсән, безнең колхоз ярдәм итүдән бер вакыт g та да баш тартмый, дигән яхшы фикергә китерде.
1955 елны безнең колхоз зур уңыш үстергән өчен СССР авыл хуҗа- ф лыгы күргәзмәсенә катнашу хокукы алды, диплом һәм бронза медаль в белән бүләкләнде. Шул исәптән мине дә бронза медаль белән бү-ләл- “ ләделәр Шул ук елны мине партиянең өлкә конференциясенә делегат “ итеп сайладылар. Колхозның исеме район күләменнән республика кү- < ләменә килеп чыкты. Финанс якларыбыз да җайлана төште Терлек u продуктларын җитештерү һәм сату шактый артты Колхозда яңа аб х зарлар, әвеннәр, амбарлар төзелә башлады Шәһәр белән район ара £ сында автобуслар йөри, яшьләр юк-юк та шәһәр ягына күз салгалый » лар. Әле бу вакытларда без колхозда иртәнге сәгать өчтән кичке ту- * гыз-унмарга хәтле эш таләп итә идек. Ә шәһәрләргә сугыш вакытындагы торгынлыктан күтәрелү чоры килде, төзелеш киң җәелеп китте. Шә һәргә эшче куллар бик кирәк булып чыкты Кешеләрне Волгоград, Са ратов, Донбасс, Кузбасс, Сахалин кебек җирләргә өндәп йөрүче вәкил ләр дә күбәйде. Авыл кешеләре үзләренең искергән, җимерек йортларын сипләүгә караганда, вербовщиклар белән китеп, әзер торакларда яшәүне кулайрак күрделәр, «ничегрәк булыр икән?»—дип, минем яныма киңәшкә килделәр. Минем хәтеремдә калган кешеләрдән Галиева Кәри мә биш баласы белән, Җәләлнева Бәрня өч баласы белән Каракалпак ка күчеп киттеләр. Югары Шашы, Күнгәр авылларыннан да берничә семьяның тәвәккәлләве хәтеремдә калган Без колхоз идарәсендә, күченеп йөрүчеләрне булдырмас өчен, ипләп кенә, ыгы-зыгы тудырмыйча гына эш итә башладык. Шушы елларны өч авылга да радио керттек. Аны халык бик сөенеп каршы алды. Радио авыл өйләренә җырчыларыбыз исемен ишеттерде. Шуның өстенә ул вакытта республика күчмә театры белән безнең ара яхшыланып китте, без аларнын кабат килү ләрен бик үтенеп сорап кала торган идек. Алар безнең сүзебезне бер вакытта да читкә какмадылар. «Тормыш җыры», «Изге амәиәт», «Шәм секамәр» кебек бик яхшы эчтәлекле, халыкның элекке һәм хәзерге тор мышын күрсәткән спектакльләрне елаша-елаша карый торган идек.
Материаль яктан да файдалы эшләр эшләнде Сугышта ирләре үлеп калган киленнәр арасында кайнаналарын карауны авырыксынучылар да табылды. Шуны исәпкә алып, колхоз картларының киләчәген бәхетсез итмәү өчен, колхоз хисабына Картлар йорты ачтык, тәрбиячеләр билгеләдек. Авыл халкы бу эшне дә бик хуплады. Читтән караганда, гади генә эш булса да, ул колхозга карата кешеләрдә җылы фикер уятырга ярдәм итте. Шул елларда ук авылда медицина пункты ачып җибәрдек. Алар авыл халкының сәламәтлеген күзәтеп торып, зур эш башкардылар
Ул чорда авыл халкы өчен кибеткә промышленность товарлары бик аз кайта торган иде. Тора-бара бу товарлар күбәйде Кибеткә кайткач товарларга урын җитми башлады Өч авылда да кибетләргә ремонт үт кәрдск Өч авылның уртасына, басуга промтовар кибете саллык Төзү
материалы табу ансат түгел иде. Биектау районындагы ташландык таш келәтне сүттек. Шулай итеп, авыл уртасында бердәнбер мәһабәт таш бина барлыкка килде. Өч авылга да уңай булсын дип, басуга колхоз идарәсе бинасы ясаттык. Яна бина бик матур иде. Шуның янына 16 гектар җирдә алма, кара карлыган бакчасы утыртып җибәрдек. Аны рәшәткәләр белән әйләндереп алдык. Әйләнәсенә агачлар утыртыл чыктык. Басуда яңа урам барлыкка килде. Күнгәр авылындагы мәчетне, шул ук колхоз идарәсе каршына китертеп, клуб итеп салдык. Соңыннан ул бинага өстәп, агачтан фойе һәм артистлар бүлмәләре эшләттек. Авылга тавышсыз кино килә иде инде, шул уңайдан тазышлы кино өчен шартлар булдыру кирәклеге сизелә иде. Безнең колхозчылар җылы бинада тавышлы кино карый башладылар. Ул чорда Бөек Ватан сугышы батырлары турындагы фильмнар күп чыга иде. Суык клубларда, киноаппаратын хәрәкәткә китерү өчен эчке ягулы двигательләр белән азапланып эшләүләр артта калды.
Бу елларны идарә колхозчыларның шәхси йортларын ремонтлау һәм яңаларын салуны җәелдереп җибәрде. Бер елга егерме-утыз йорт салган чаклар була иде. 1954 елда миңа да яна йорт салырга чират җитте. Төзелеш башланган илленче елларда үземә йорт сала башлау уңайсыз иде. Иң алдан землянкаларда, аварияле йортларда яшәүчеләрне чыгарырга кирәк иде. Ахырдан колхозчылар да, минем белән ачыктан-ачык сөйләшеп йөри торган дусларым «Фәйзи, сиңа да йортыңны сала башларга вакыт җиткәндер, өең, җимерелеп, өстеңә ауганны көтмәссең бит инде,— дип әйтә башладылар. — Үзеңнең вакытың булмаса, без ярдәм итәрбез»,— диделәр Ганиев Кави белән Хәйруллин Галимулла. Дөрестән дә, алар мин җитешә алмаган вакытта, миңа материал табып, алып кайтып биреп, зур ярдәм иттеләр. Әзер бураны Мари АССРның Комургуҗа авылыннан сатып алдым. Тактаны Кенәр артеленең такта яру заводы сатып бирде. Райбашкармада колхозчыларга бирелә торган агач фондыннан сорап алырга уңайсызландым. Чөнки бу вакытта йортлары минекеннән дә начаррак кешеләр бар иде әле. Шуннан чыгып, кыйммәтрәк булса да, документлы әзер бураны сатып алуны кулай күрдем. Бу хәл минем хакта колхозчыларда, эшкә гадел карый, дигән әйбәт фикер тудырды. Башка чакта да үземнең шәхси хуҗалыгымны кешенекеннән артык итмәскә тырыштым.
Безгә, колхоз җитәкчеләренә, игенченең ышанычын казану бик кыйммәт иде.
Менә колхоз идарәсе, партия оешмасы, авыл советы тарафыннан үткәрелгән югарыда санап киткән чаралар, кешеләрнең алга баруына, үсүенә йогынты ясады Ул чорда җитәкчеләрнең үзләренә дә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк иде. Авылга кайткан яңа машиналар — трактор, комбайн, автомашина механизатор кадрларын булдыруны таләп итте. Авылга иң беренче «ГАЗ-51» машинасы 1951 елда кайткан иде, аны колхозда ак май ясап, май талонына алдык. Ул машинану йөртерлек кеше безнең авылда юк иде. Кызыл Юл районы Ташчишмә авылы кешесе Закиров Шәйдулланы яллап куярга туры килде. Шуннан соң, колхозга бер «ЗИС» машинасы, яңадан бер «ГАЗ-51» машинасы кайтты, болар барысы да дәүләткә ак май сату хисабына бирелделәр. Алар- ны йөртергә Галиев Җаббар. Газизов Абдуллалар өйрәнде. Үзебездә кадрлар булу белән, ялланган шоферны җибәрдек. Аның машинасына Мөбарәкшин Камил күчте. Хәзергесе көндә безнең колхозда 45 автомобиле булган машина паркы бар икән, ул һәрвакыт шулай түгел иде бит. Паркның беренче көннәре бик аздан башланды. Әмма шул аз гына машиналар да, көне-төне эшләп, колхозга һәм хуҗалыкларга бик күп агач материалы ташыдылар. Шоферларына да, машиналарына да рәхмәт әйтәм мин аларның.
Уйлап эшләгән әйбәт
Колхозларга куәтле тракторлар кайта башлагач, тирән сөрү ысулы килеп чыкты. Иген уңышын күтәрү өчен бик файдалы, дип. кызыктыргач, югарыдан да кәгазьләр килгәч. МТС җитәкчеләре бу эшне ♦ авылларда үткәрергә гаять зур дәрт белән тотынды. Чыннан да ул з вакытта Үзәк Комитетның бер Пленумында тирән сөрү хакында күр- =| сәтмә булды Ә бу эш безнең район җитәкчеләренең төп бурычына әй- г ләнде. Кесәләренә сантиметрлы линейкалар тыгып, басуга барган 3 саен, сукалаган җирнең 22 сантиметр булхын таләп итеп йөрделәр, * МТСтан барлык тракторлар да шулай сөрергә тиеш дип, бик каты s кисәтү җибәрелде. Ә без, авылдагы элекке җитәкчеләр, агротехник х Садыйков Абдулла. Габдрахманов Шәрип, Шиһапов Сәләхи. гомере ф буена җир сөргән тракторчы Нәбиуллин Ярулла, яшьләрдән Абдуллин и Харис, Ганиев Габдерәкыйп, Вәлиев Габдрахманнар белән сөйләшеп. и җир өстенә кызыл балчыкны чыгармаска, әрлән балчыгы күренер- s күренмәс кенә тирәнлектә сөрергә кирәк дип фикер йөрттек. Сай сөрү- < не бигрәк тә Садыйков Абдулла белән мин якладым Шул фикерне u трактор бригадасы алдында, механизаторлар җыелышында күтәрдек, х Алар, без бер нәрсә дә белмибез, безгә 22 сантиметр тирәнлектә сө- £ рергә куштылар, без шулай эшлибез, әгәр без шулай эшләмәсәк. без- о не бүләктән мәхрүм итәчәкләр, дип, безгә каршы төштеләр Озак сөй- е ләштек, төпле бер фикергә килдек сөрү катламы тирәнлегендә генә сөрергә. Ә бездә сөрү катламы II сантиметрдан 18 сантиметрга кадәр генә иде. Тракторчылар бригадиры Хәкимҗанов Гадел дә, механизаторлар да риза булдылар, шулай эшләдек тә
Әмма чәчү бетәр алдыннан бер көнне МТСтан һәм районнан вәкилләр килеп төште. «Сез 12 сантиметр тирәнлектә генә сөрәсез икән, шуны тикшереп, сезне райком бюросына әзерләргә килдек»,— диделәр
Болар Кышлау авылы янындагы 50 гектарлы җирдә Мөбарәкшин Абдулланың борчак чәчү өчен сукалаган җиренә баруны таләп иттеләр. МТС ма,шинасына утырып, шунда киттек Ул вакытта баш агроном Ситдыйков дигән иптәш иде. Барсак, Абдулла сукалап ята, үлчәделәр — 13 сантиметр тирәнлектә Мин тыныч идем Әрлән балчыгы зәңгәрсу булып күренеп тора. Участокны карадылар, кайтып акт яздылар Миңа кичен райком бюросына килергә куштылар Райкомнан килгән вәкил Гафнуллин Гариф абый иде. Ул үзенең төгәллеге, күргән вакыйгаларны түкми-чәчми алып кайтып җиткерә алуы белән безгә, колхоз председательләренә, билгеле иде Мнн. өйгә кайтып тамак ялгап алдым да, ат Ангеп, Әтнәгә киттем Барып коридорда йөрим. Мин тәрәзә буена сөялеп торганда, райкомның беренче секретаре Шакир Садыйков килде «Исәнмесез!» — дип дәштем, җавап ишетмәдем. Бик караңгы чырай белән, миңа дәшмичә дә, кабинетка кереп китте. Бераздан мине чакырдылар Бюро членнары өстәлнең ике ягына тезелеп утырганнар, барысы да түбән караганнар Ишектән кереп бастым, аягүрә торам. Секретарь әйтте
— Я, сөйлә, ничек итеп син агротехника кагыйдәләрен боздың? Үзәк Комитетның тирән сөрү турындагы карары белән исәпләшмичә, ни өчен үз белдегең белән эшләдең? — диде
— Үзәк Комитет безнең өчен генә карар чыгармый бит, бәлки ул Украина, Кубань җирләренә карата булгандыр, безнең җир 22 сантиметр тирәнлекне күтәрә алмый бит Бездә сөрү катламы сай. өскә кызыл балчык чыгарсак, җир бик тиз ката, йөзәр ел буена кргстьянның авыр кул хезмәте белән булдырылган кара туфракны кызыл балчык белән бутап бетерә алмыйбыз бит инде,—дип. юл буе уйлап килгән
сүзләремне әйтә генә башлаган идем, райком секретаре Шакир Садыйков шалт иттереп кулы белән өстәлгә сукты да: «Җитте!—днп кычкырды. — Синең хәлең обкомга барып җитте. миңа ул эшең өчен жавап бирергә кирәк булачак. Ә син, мальчишка, акыл сатып, безне өйрәтеп торасың, элек борыныңны сөртергә өйрән, аннары безне өйрәтерсең!» — дип кызып китте. Миңа шелтә белдерделәр, 22 сантиметр тирәнлектә сөрергә дигән күрсәтмә биреп, кайтарып жибәрделәр.
Мин бик хурландым, гарьләндем,* күң?лем бик төште. Ләкин, кайткач, бу хәлне берәүгә дә әйтмәдем. Гомумән, үземә килгән авырлыкны кешегә бервакытта да күчерми торган идем мин.
Райкомның бу секретаре колхоз председательләре белән бик дорфа эш итә иде. Бу хәл Казанга барып җитеп, анда тикшерелеп, Са- дыйков кадрлар белән эшләүдәге кимчелекләре өчен, эшеннән бушатылды. Ләкин ул безгә кыйбатка төште. Шул елны барлык колхоз председательләре дә куркып яшәүчән булдылар, минем башым сызлый башлады, кан басымым күтәрелде, баш сызлау өянәге биш ел буена сузылды.
Садыйков эшеннән алынганнан соң, нәкъ шул чорда республикада зур бер киңәшмә булды. Анда партия Үзәк Комитетының тирән сөрү хакындагы карарын дөрес аңламыйча, сөрү катламы сай булган урыннарда гасырлар буена булдырылган уңышлы катламны әрлән балчык белән бутау аркасында, җирнең структурасы бозылуын сөйләделәр. Ялгышлыкны төзәтү юллары билгеләнде Зур күләмнәрдә органик ашлама кертмичә торып, әлеге ялгышны төзәтеп булмаячак, дигән фикергә киленде. Әле менә утыз елдан соң да шул ялгышлыкның зыяны авыл хуҗалыгында сизелеп тора. Менә шул киңәшмәдә миңа да катнашырга туры килде. Үч иткәндәй, Садыйков та килгән иде, ул МТСта эшли иде. Ике арадагы булган хәлне онытмаган икән. «Кара әле, ул вакытта син бит дөрес эшләгәнсең, ә без ялгышканбыз»,— дип әйтергә ихтыяр көче җитте.
Бу хәлләрне колхозыбызның тарихына кертүемнең сәбәбе шул: колхоз җитәкчеләренең чын җитәкче булып өлгерүендә, формалашуында югары оешмаларның да рольләре зур. Алар җитәкчегә илһам, канат биреп җибәрергә мөмкин, алар аның канатын сындырып, эшкә булган инициативасын бетерергә, гади йомыш үтәүче генә итеп калдырырга да мөмкин.
Илленче-алтмышынчы елларны колхоз идарәсе үзенең төп эше итеп җирдән дөрес файдалануны алгы планга куйды Шуннан чыгып җирне саклау, аның мөмкинлекләрен өйрәнү, кайсы басуда нинди культура ничегрәк үсә, шуларны өйрәнә барып, табигатьнең көйсез- лекләренә җайлашып, алдан чамалап, уңай якка үзгәртү буенча чаралар күрә башладык. Без иң әүвәл сугыш вакытында тегеннән-моннан кайтып калган ашлыктан җыйналган орлык фондын яңартырга тиеш идек. Шул нигездә әкренләп яңа чыккан сортларның үзебезгә охшаганнарын сайлап алдык. Бәрәңгенең дә Алат спирт заводына кайдандыр читтән кайткан «лорх» сортын утырта башладык. Күп еллардан бирле җыелып килгән тиресне кырга чыгардык. Торф белән ашлауны практикага керттек.
Терлекчелек өлкәсендә дә элеккеге крестьян сыерын бетереп, аны Холмогор токымына алмаштыру өчен Архангельск өлкәсенең Холмогор районыннан таналар., үгезләр алып кайттык. Сыерларны Түбән Шашы авылына тупладык. Савымчылар 10 кешедән 16 кешегә җитте. савым сыерлар саны да 200 гә якынайды. Дуңгызларны, сарыкларны Күнгәр авылына китердек. Мөгезле эре терлекләрнең яшьләрен Югары Шашы авылында калдырдык Атларны да бергә җыйнап, өч авыл уртасына ат абзары салдык. Түбән Шашы, Югары Шашы авылындагы вак амбарларны җыйнап, зур амбарлар җитештердек, түбә-
ләрен калай белән яптырдык. Ул чорда безнең колхозыбызда калай түбәләр кибеттә дә, шушы амбарларда гына булып торды. Алар авылыбызның йөзен үзгәртеп, матурландырып җибәрделәр. Терлекчеләрнең төзек бер шәһәрчеге барлыкка килде Мал-туарга су эчертү, сыерларның тиресен чистартуга асылмалы юллар куя башладык Т\бән Шашыда сыерлар өчен агачтан ике абзар салдык. Күнгәрдә сарык ♦ тораклары булдырдык. ,
Колхоз белән идарә итүдә элекке алымнарның искергәнлеге сизелә 3 башлады Нәрәт биреп утыру, колхозчыларга атны председатель рөх- | сәте белән генә бирү бик күп вакытны ала иде, бу эшләр бригадир- S ларга йөкләнде Бригадирлар да үзләренә йөкләнгән эшкә җаваплы * карарлык булып өлгерделәр.
Колхозчыларның хезмәтенә акчалата гарантияле түләү мөмкннле- х ге туды. Аннан икмәкләтә, печәнләтә, саламлата бнруне колхозга авыррак булган елларны да эшләми калмадык Ә бу үз нәүбәтендә * колхоз җитәкчеләренә ышанычны ныгытты Аерата урак ура башла- ® гач, дәүләт заданиеләрен үтәгән көнне, колхоз идарәсе ишегалдына = авыл халкын җыйнап, күпме икмәк биреләчәген, аның тантаналы кө- 4 нен билгеләп, колхозчыларны өметләндерә идек.
Аннан мин, колхозлар берләшкәч, ике арада дошманлык чыгуга _ сәбәп калмаса ярар иде, дип курка идем Аерата Түбән Шашы кеше- ч ләреннән сүз булмагае, хәзер без азрак уңыш алабыз, дигән сүзләр * чыкмагае, дип шикләнә идем Чөнки һәр авылның үз гадәте, үз ка- $ рашы, әйләнә-тирәсенә йогынты ясый белә торган кешеләре бар. алар нинди якка таба борып җибәрәләр бит әле. Менә шушы үзенчәлекләрне истә тотып, Түбән Шашы халкы белән аерым сөйләшергә туры килде. Алар мине аңладылар, колхозның авыр эшләрен күбесенчә үз өсләренә алдылар. Рәхмәт аларга! Әмма бер көнне басуга баргач, яз гы чәчү вакытында тракторга ягулык салырга тиешле кеше Нигъмәт- җанов Газизнең килмәгәне билгеле булды Мин тракторчылар белән сөйләшеп тора идем. Муллагали абый Кәбиров Күнгәр авылыннан бер кешегә әйтте, кем икәнен хәзер хәтерләмим, «әсәнәй» тагын килмәгән ич әле, диде. Мин моңа игътибар итмәдем, тик ул сүзне якадан ншеткәләргә туры килде, һәм ул, халык арасында таралып. Тубән Шашы халкына карата кимсетү сүзе урынына кулланыла башлады «Әсәнәй» дигән кеше (чын исеме Посыф) Түбән Шашыга Әтнә авылыннан килеп тора башлаган. Бик ярлы булганлыктан, кешедән хәер җыйнап яшәгән. Менә шул кешенең исеме Түбән Шашыларга кимсетү итеп әйтелә булып чыкты бит әле Янә дә колхозлар зураеп, Күшәр авылы белән кушылгач, бу исем, бу өч авылга да тагылып, аннан Ташчишмә авылы белән кушылгач, дүртенче авылга да тагылып, барысы да «әсәнәйләр» булып киттеләр Аны туктату өчен күп көч куярга туры килде
Ахырдан бу өч авыл бер-берсенә ияләштеләр Бер авыл кешеләре кебек ищи башладылар, авыллар арасында ызгыш-мазар чыкмады Җәмәгать биналарын, кибет, янгын сарае, колхоз идарәсе, клуб, китапханәләрне өч авылның берсендә дә калдырмыйча, тигез итеп, метр белән үлчәп, арадагы басуга салу да уңай нәтиҗә бирде
Колхозларның эреләнүен үзләштереп, әйбәт кенә эшләп йөргәндә 1957 елның көзендә миңа бу колхоздан китәргә туры килде.
Көз көне район партия оешмасының конференциясендә мине рай ком члены, ә пленумда райкомның авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручы секретарь итеп сайлап куйдылар Аннан элекке көнне мине обкомга Харитонов дигән иптәш янына чакырганнар иде Ахыр тан. килмәсен, конференция үткәрергә Әтнә райкомына Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ннзамов иптәш бара, аның белән сөйләшерләр, дигәннәр Шул көнне безнең колхозга Ни
замов иптәш килеп, минем белән сөйләшеп китте, ни өчен сөйләшкәнен аңламый калдым. Конференция вакытында гына эшнең нидә икәнен аңлап, уңайсызланып утырдым, күңелемнән риза булмасам да, чынбарлыкта каршы килә алмадым.
Сайланып эш беткәч, колхозчылар алдында җыелыш үткәреп, председатель сайлатырга райкомның беренче секретаре Әхмәтов Хаммат килде. Җыелыш кичкә кадәр азапланды, мине бушатырга дип кул күтәрүче булмады. Җыелышны ачык калдырып таралыштык. Иртәгесен тагын дәвам ителде, бу юлы кешеләр бик аз килгән иде. Авылга активлар таратып, кешеләрне җыйдык. Янадан бушатырга кул күтәрүче булмады, тагын ачык калдырып таралыштык. Өченче көнне коммунистларны җыеп, авыл советы депутатларын чакырып, авылларга бүленеп, кешеләрне җыелышка хәзерләргә, ә коммунистларга чыгышлар ясарга задание биреп, яңадан җыелдык. Бик озак аңлату алып барганнан соң, тавышка куйдылар. Мине председательлектән бушатырга коммунистлар, авыл активы кул күтәрде, каршылар булмады. Каршы булмагач, Галиев председательлектән бушатылды, дип игълан ителде. Колхоз председателе итеп, колхозга КПСС Үзәк Комитетының колхозларны җитәкче кадрлар белән ныгытырга дигән карары нигезендә, колхоз председателенең ярдәмчесе булып кайткан, Күнгәр кешесе, элек Әтнә банкында управляющий булган Дәүләтшин Шәүкәт абый сайланды. Бу кандидатураны мин үзем тәкъдим иткән идем. Ул иренмичә, кулыннан килгәнчә тырышучы кеше иде.
Шулай итеп, мин райком секретаре булдым. Миңа, иртә таңнан ккчке караңгыга кадәр колхозчылар арасында йөрергә өйрәнгән кешегә, монда бйк тын булып тоелды. Докладлар, карар проектлары, партия оешмаларына төрле хатлар язу миңа йөкләнде. Бу эштән бик аерылганмын икән инде, минем өчен алар бик читен шөгыльләр булып чыкты. Төрле оешмаларга, җыелышларга йөрергә туры килде. Башта гел кабинетта утырып, көн үтми йөдәтте, эш белән күмелгәч, көн җитми башлады. Колхозларга вәкил булып барырга туры килә иде. Менә монысын яратып башкара идем. Башка кешеләрнең эшләрен күреп, үзем председатель булган дәвер белән чагыштыру мөмкинлеге туды.
1958 елны колхозларга техниканы сатып бирү буенча мин дәүләт комиссиясе члены булып, Күәм МТСы тракторларын колхозларга озатуда булыштым. Шул эш беткәч, Ибраһим абый Ишниязов Күәм авылына председатель итеп куелды. Элек эшләгән Җамалиев китте. Ибраһим абый характеры белән кырысрак кеше булса да, мин аны бик хөрмәт итә идем, ул да мине ихтирам итте. Язгы чәчүдә мин колхоз председателе булып эшләгәндәге ысулларны аның колхозында кулландык. Урак өстендә дә күбрәк мин шул колхозда булдым. Колхоз ул елны иген уңышы буенча районда беренче урыннарның берсен яулады, яңа эшли башлаган председательнең ул бик зур казанышы иде. Ул үзен хәзер МТС директоры итеп түгел, колхоз председателе итеп сизә башлады. Ул елны аеры уру бик нык пропагандаланды, без аеры уруның вакытын билгеләп, игеннәр өлгереп җитүгә, уракка төштек, ашлыкны югалтусыз җыеп алдык, дәүләткә икмәк тапшыруны да үз вакытында бетердек...
Ул вакытта безнең райкомга беренче секретарь булып Ибраһимов Мөнәвнр Гәрәевич сайланган иде. Көннәрдән бер көнне )л миңа обком секретаре белән сөйләшергә кушты. Ул вакытта Семен Денисович Игнатьев иде. Ул бер хат алганлыгы хакында әйтте. Авыл халкы имза җыйнаган, колхозга синең яңадан кайтуыңны сорыйлар, диде. Аңарчы да бер хат булды. Райком секретаре авылга барып, әңгәмә үткәреп, кешеләрне тынычландырып кайткан иде. Бу юлы ул: «Син ничек карыйсың? Сине бер районга райбашкарма председателе итеп җибәрергә ният бар»,—диде. Мин, күчеп йөрмим, шушында гына эш-
лим инде, дип калдым. Ул, ярый алайса, диде, шуның белән сүз бетте. Ә менә бу соңгы хатта имзалар бик күп булган, алар минем кабаттан колхоз председателе булып кайтуымны сораганнар.
Мөнәвир Гәрәевич, син әгәр райбашкарма председателе булып башка районга китмәсәң дә, бер исемлеккә кергәч, сине борчу дәвам итәр инде, ярый, әйдә, менә бу колхозны тагын эреләндерү планлаш- ♦ тырыла. Шул үзең эшләгән колхозыңа председатель бул, диде. Мин з бик теләп ризалаштым.
1959 елның февраль аенда мин Югары Шашы, Күнгәр, Түбән Ша- 3 шы. Күшәр, Мөндеш авылларыннан торган зур колхозның председа- 3 теле итеп сайландым. Гомуми җыелыш «Удар* колхозы клубында * булды Зал шыгрым тулы иде. Күп кешеләр арасыннан үземнең авыл- ? дашларымны шәйләп алдым, аларның күңеле шат, көләч Үзебезнекен s иттек бит, кабаттан кире кайтардык бит, дип әйтүләре сизелеп тора, ф Җыелыш озакка бармады, идарә членнары 11 кешедән 13 кешегә җиткерелде Колхоз председательлегенә мине тәкъдим итү белән өч ® авыл халкы, аягүрә басып, кул чаба башлады. Ә Күшәр авылы кеше- = ләре мине ишетү буенча гына беләләр иде. Алар да, залга кушылып, * алкышладылар. «_
Күшәр авылы кешеләре җыелышка ат җигеп килгәннәр иде Кием- s нәре чиста, матур. Күбесенең туганнары бар икән, кунак булып, кич ”> кенә кайтып киттеләр. Аларны өч авыл халкы, җыелыштан чыгып, ® җыйналып, матур итеп озатып калдылар Беренче очрашу миндә ка- е нәгатьләнү хисе уятты.
Тагын мәшәкатьле, борчулы эшләр — ашлыкны һәм терлекләрне, амбар һәм келәтләрне, җәмәгать каралтыларын карау-барлау баш ланды
Иң беренче эш итеп миңа Күшәр авылы кешеләре алдында җыелышта чыгыш ясарга туры килде. Көз көне колхозчыларга ашлык өләшү ведомосте төзелгән булган. Аны сугылачак ашлык бәрабәренә чыгарганнар Фактта ул ашлык көтелгән күләмдә җыйналмаган Нәтиҗә ясап әйткәндә, юк ашлыкка ведомость төзелгән Бу хәл берничә ел кабатланып килеп, колхозның колхозчыларга бирәсе әҗәте җыел-ган иде. Боларның барысын списать итүне колхозчылар алдына куйдым Бик озак аңлаштык. Күп аңлата торгач, риза булдылар Шул рәвешле кенәгәләрдәге алачак-бирәчәкләрне чистарттык.
Төп эшебез язгы чәчүгә әзерлеккә әйләнеп калды Начар әзерләнмәдек, кыр эшләрен әйбәт үткәрдек. Тик биредә күңелгә ошамый торган бер нәрсә килеп чыкты. Бу колхоз элек барлык эшләрне дә бик иртә бетерергә гадәтләнгән икән Язгы чәчүгә дә ашыгыбрак чыгу кешеләрнең гадәтенә әйләнгән. Шулай бер көнне иртүк басуга бар сам, трактор бригадиры Ибраһимов Гариф басуда Шәрипов Габдрах- манны сүгеп ята. Егетебез күл буенда эшләгән җиргә бара алмаган, тракторы белән иңкүлеккә баткан, су эчендә утыра Бу минем өчен бик зур сабак иде, басуга, өлгерүен бик җентекләп карагач кына, чыга торган булдык.
Ләкин мәшәкать бетмәгән иде әле Озак та узмый, безгә Ташчишмэ белән Мокшы авыллары кушылды. Җиде авыл булдык Хәзер колхоз җирләренең буе — 24, иңе 15 километрга җитте
Ниһаять, колхозның бүген йөртә торган нсеме «Искра»га килеп җиттек.
Ике колхоз берләшкәнгә әле бер ел да үтмәгән вакытта өченче колхозны берләштереп кую минем өчен бик авыр йөк булды Кешелә рен әлерәк кенә белә башлаган Күшәр. Мөндеш авылларын бер читкә куеп торып, Ташчишмэ, Мокшы авылын өйрәнергә тотындым Иртәгесен Ташчишмэ авылына бардым. Үзем белән идарәне дә алып килдем Иске мәчеттән кормаштырган клуб бинасына халык җыйналган иде
Бер генә таныш кеше дә юк дип әйтер идем, Түбән Шашы авылында ялланып эшләгән шофер Шәйдулла абый Закировның хатыны Маһирә апа залда утыра икән Аның белән ияк кагып кына исәнләшеп алдык. Ул да күңелгә җылы булып китте.
— Иптәшләр, җыелыш председателе сайлап тормыйбыз, колхоз идарәсенең җитәкчеләре белән сезне таныштырырга дип килдек. Идарәгә барган вакытларыгызда, кирәге чыгар, аларны танып калсыннар, дибез. Аннары — сезнең колхоз эшенә һәм үзегезнең тормышыгызга кагылышлы нинди үтенеч-сорауларыгыз бар, шуларны белеп китү дә бик мөһим. Иң элек үзем әйтим 1925 елда туганмын. 1944 елдан бирле колхоз председателе булып эшләдем 15 еллык председательлек стажым бар. Шушы колхозның Түбән Шашы авылында туып-үстем. Ватан сугышында катнаштым, яраланып кайттым, өч балам бар, әнием минем белән тора, хатыным тулы булмаган урта мәктәптә укыта,— дип кыскача гына сөйләп бирдем.
Башта тыныч кына тыңладылар Аннары яннарында утырган иптәшләре белән пышылдашып сөйләшеп алдылар Аннан авыл советы председателе Фәттиев Фәйзи абый белән таныштырдым. Мин таныштырганда, ул басып торды. Без сәхнәгә менеп, озын өстәл янына тезелеп утырган идек. Шуннан ревкомиссия председателе Камалов Сабир абый, колхозның председатель ярдәмчесе — баш зоотехник Дәү- ләтшин Шәүкәт, баш хисапчы Җәләлиева Һәдия, аннан колхозның баш механигы Насретдинов Гарифҗан, баш агроном Фирдәвес Галиев белән таныштырып чыктым. Аннары. «Безгә сорауларыгыз бармы?»— дип сорадык та, колхозның идарә утырышы карары буенча Ташчишмә авылына бригадир итеп Гарипов Шамилне, элек шул ук эшне башкарган иптәшне билгеләп, үтенечләрегез булса, үзегез кол-хоз идарәсенә килеп тә тормастан, шул иптәш аша хәл итә аласыз,— дип аңлатып чыктык.
Җыелыш бетүгә, элек колхозда икенче хисапчы булып эшләгән Зәйтүнә безне чәй эчәргә чакырды. Аларга кереп, бәрәңге ашап, кайнар чәй эчеп чыктык. Шуннан рәхмәт әйтеп, ике атка төялеп, Мокшы авылына барып, алар белән дә таныштык. Бу авыл Ташчишмә бригадасының бер звеносы булачак инде Аның җитәкчесе итеп Гарипов Шамилнең ярдәмчесе Сираҗиев Фаяз билгеләнде. Ике авыл да үз теләкләре белән кушылганга күрә, үзләрен тыенкы тоттылар. Шулай да ахырдан Ташчишмә тегермәненә он тарттырырга барган кешеләргә Ташчишмә авылыныкы бер хатын: «?Бер төркем кеше сәхнәгә менеп утырды, алар арасында безнең авылдан бер Шамил гына бөрешеп утыра, кызганып куйдык үзен»,— дип әйтеп җибәрде Күрәсең, бригадир, барлык җитәкчеләр дә башка авылныкы булганлыктан, үзен уңайсызрак тоткандыр Алга таба да ул бик батыраеп китмәде. Беренче елларда бик сак булды, кыю сүз әйтергә шикләнеп йөрде. Бәлки, безгә карата, боларга ышанырга ярыймы, нинди кеше болар? — дигән уй да аны борчыгандыр Авылның җитәкчеләрен алмаштырып бетерү дә Шамилнең характерына йогынты ясамый калмагандыр. Соңыннан ул, әлбәттә, кыюлана төште.
Бер ел эшләгәннән соң, 1960 елның исәп-хисап җыелышын җыйдык. Үзәк клубка Ташчишмә авылыннан бик әзерләнеп килгәннәр иде. •
— Без еракта яшибез, безне кимсетәсез, безнең хуҗалыкларга яңа машиналарны, яңа тракторларны бирмисез.— дип бик кинәт һөҗүмгә күчтеләр Бу җыелышта Абдуллин Тимери, Әхмәтгалиев Мөбарәкша, Сәгдуллин Гарифлар берничә мәртәбә чәчрәп чыгып сөйләделәр. «Сигез аяклы сарык буламы?» — дип, әллә ниткән сораулар бирделәр. Мин тыныч кына аңлатырга тырыштым, ләкин алар барыбер аңламадылар Шуннан соң Күшәр һәм Күнгәр авылыннан килгән кешеләр
дә шул сүзне кабатлагач, торып: «Сез. егетләр, тыңлап-тыңлап тора быз да. һаман шул сигез аяклы сарык хакында сөйлисез, башка сүзе геч булмаса. житте сезгә!» — дип әйтсәк тә, кул күтәртеп, сөйләүләрне туктаттык, җыелышның карарын укып ябып та куйдык Ташчишмә авылыннан килгән иптәшләр зур колхоз җыелышында теләсә нәрсәне көчләп тагу политнкасг үтмәгәнлегенә инанып кайтып киттеләр ф Башка бер вакытта да андый авантюрага бармадылар Җитәкчеләргә _ карата яла ягуны кабатламадылар. Ә җыелышта: «Сигез аяклы са- = рык буламы’» — дип биргән сорауларның мәгънәсе шул: механиза- з чорларга гомуми туклану өчен сарыклар суйган идек. Ташчишмә авы- - лына җибәргән сарык итендә сарыкның бот ягы күбрәк булган, итен я башка бригадалар ашап, безгә сыйрак кына җибәрәсез, дип үпкәләп з әйтүләре булган икән Чыннан да шулай булгандырмы, завхоз, алан ж түгел, тигез бүләргә тырыштык, дип акланды. Әмма бу идарә өчен х сабак булып калды. Шуннан сон бригадаларга бирелә торган әйбер- ♦ ләрне күздән үткәрү гамәлгә керде, машиналар жибәргәндә дә. эш = күләменнән чыгып бүләргә тырыштык. Ә бу җыелыштан соң Ташчиш- i мә авылыннан килгән кешеләрне «Сигез аяклар килде'» —дип үртәп ц сөйли торган булдылар. «Әсәнәй» урынына яна кушамат тагылды * Төрле-төрле холыктагы җиде авылны үзләренә генә хас кире гадәт- и ләреннән арындыру, гомуми гадәткә ияләндерү өчен, бик күп көч тү- ~ гәргә кирәк иде. с
Ташчишмә авылы кешеләре соңга таба үзләрен бик яхшы тотты- £ лар, эштә дә, җыелышларда да әдәп саклап, уйлап кына сөйли торган булдылар
Җиде авылны бер колхозга берләштерү ашыгыбрак, уйланылмый- чарак эшләнгән булып чыкты Шуның аркасында колхозның партия оешмасына, идарәсенә көтелмәгән мәшәкатьләр өстәлде
Тәртипләрне санга сукмау Күшәр авылында аеруча сизелде. Бу авылның үз тәртипләре, күрәсең, аларга ошаган, аны үзгәртү аларга килешмәде. Алар юк ашлыкка төзелгән ведомостьны, җыелыш карары нигезендә, юкка чыгаруны да яратмадылар Икенчесе — бу авыл территориясендә 200 гектарлы куаклык булган, шуның чыбыгын, ел да саен бүлеп, бүлмәгәне, теләгәнчә, теләсә кайсы вакытта ташыган, чөнки колхоз аты һәркемнең ишегалдында тугарылган Без куак кисеп ташуны туктаттык. Өченчесе — атларны колхоз ихатасына туплап, нык контроль астына алдык Дүртенчедән, бу авылда җир. болынлык, елгалар күп булганлыктан, аның печәнен колхоз чабып, җыйнап бетерә алмаган. Шуннан файдаланып, каян теләсә, шуннан җәй буена печән әзерләгән кешеләр күп итеп хайван асрап, башка авылларга печән сатып яшәргә көйләнгәннәр. Гомумән, колхоз буен ча тәртнп керткәч, елга буйлары, чабылып бетмәгән җирләр чабылып бетә башлагач, печән хезмәт хакы бәрабәренә бирелә башлагач, эш лэмичә йөрергә өйрәнгән кешеләрнең эче пошты Атларның исәбе булгач, теләсә кая. теләсә кайсы вакытта чыгып та китә атмадылар Бишенчедән, колхозда дисциплина бозып, үзенә тапшырганны начар башкаручы, шуңа бик нык ияләшеп, аннан усал ният белән файдаланучылар эшләреннән бушатылды, алар урынына булдыклы, сәләтле, намуслы кешеләр сайлап алынды. Болар барысы яңа председательгә карата ризасызлыкны көчәйттеләр. Ә колхозда тырышып эшләүче кешеләр механизаторлар, терлекчеләр бу яңалыкны бик яратып, теләп кабул иттеләр Шул рәвешле Күшәр авылында, колхоз җитәкче ләренә карата ике фикерле ике төркем барлыкка килде
Бу эшләрне тәртипкә кертүдә конкрет чаралар күрдек. Колхоз берләшкәннән соң. берничә көннән мин төннәрен атларны барлый торган булдым Саныйм, бер ат юк Аны бригадир Корбанов Сабир ЖИгел урманга киткән Гомуми җыелыш җыеп тикшердек Рөхсәтсез.
» «К У
65
үз белдеге белән ат алып киткәне өчен ул эшеннән бушатылды, ат хакы түләтелде.
Ферма мөдире Кәбиров Идрис февраль аенда, кыш буена җитәрлек печәнне терлекләргә ашатып, әрәм-шәрәм итеп бетергән булып чыкты. Хәтта яңа туган бозауларга ашатырлык та печән калмаган иде. Ферма атын җигеп, теләсә кая барганы, эшкә салкын караганы өчен, бу иптәш урынына да икенче кешене куярга туры килде. Кәбиров Идрис, колхоз идарәсенең карарыннан риза булмыйча, югарыда санап киткәннәрне тискәре якка күпертеп, элек милициядә эшләү аркасында законны күп белеп, остарып йөри башлады. Авыл хуҗалыгы артеле Уставы буенча колхозчылар таләп иткән теләсә нинди мәсьәлә, алар теләгән вакытта гомуми җыелышка куела ала дигән дәгъва белән, үзенә берничә кеше ияртеп. Ташчишмәгә килә. Отчет- сайлау җыелышын Күшәр авылында үткәрик, ди. Ташчишмә белән Мокшы авылы кешеләре бу авантюраны аңлап, аларның таләбенә каршы чыгалар Ә тегеләрнең план гади: җыелышны Күшәрдә үткәрсәләр, анда Күшәрнең бөтен халкы катнаша ала, янәсе, каршылар күпчелек тавыш ала, шулай итеп, мине председательлектән тәгәрәтәләр булып чыга... Бу эшне сизгән Ташчишмә һәм Мокшы авылы кешеләре. барасы юлларын үзгәртеп. Күшәр авылы аша килмичә, туп- туры болын аркылы гына үзәк клубка бик күп булып килеп төштеләр. Ә Күшәр авылыннан колхоз җитәкчеләре һәм ревизия комиссиясе председателе Камалов Сабир абый, Мөндеш авылы вәкилләре, үзәк клубка җыелгач, мәкерле планны безгә җиткерделәр. Күпчелек халык килү белән җыелышны башладык. Көн тәртибе буенча отчет докладының яртысына җиткәндә. Күшәр авылының вәкилләре дә җыелышка килеп керделәр. Алар арасында да ике фикер туган: колхозда намус белән эшләүчеләр, без җыелышка барабыз, дип кузгалып китә башлагач, калганнары да кушылганнар. Менә бу очракта да Ташчишмә, Мокшы, Мөндеш авылы кешеләренең акыллы гамәлләре мине сөендерде. Алар шушындый кыска вакытта колхоз идарәсенең тоткан юлын танып, аның белән килешеп, аны яклаучы булып әверелгәннәр иде.
Ә Күшәр авылыннан менгән Кәбиров Идрисләр колхоз идарәсенең «кимчелекләренә» киң тукталдылар, безнең авыл кешеләренә карата идарә каты кул белән эш итә. гөнаһсыз кешеләрне эштән ала, дип сөйләделәр. Ләкин бик каты отпор алдылар.
Колхозның баш зоотехнигы Дәүләтшин Шәүкәт болай диде: «Идрис, үзен эштән бушаткан өчен, колхоз җитәкчеләрен гаепләде. Синен каныңда үч алу теләге ята бит, Идрис. Слушай, колхоз идарәсе, малларга ел буена ашатасы печәнне февраль аенда ашатып бетергәнең өчен, рәхмәт әйтеп, март аенда саламны да бетергәнеңне көтеп ятсынмыни?! Хайваннарның үлеп бетүенә шаһит булып торсынмыни?! Исән-сау котылганыңа колхоз председателенә рәхмәт әйт әле. ул сине бәладән коткарды. Син котылдың, менә мин тотылдым. Хәзер икенче ферма мөдирләренең саклап тоткан эконом печәннәреннән, саламнарыннан өзеп алып. Күшәр фермасындагы малларны туйдырабыз. Бу чыгышың белән син бик зур оятсызлык эшләдең!» — диде. Кәбировка ияреп йөргән башкаларга да усал сүзләр әйтелде.
Бу җыелыш минем өчен дә. колхоз идарәсенең башка членнары өчен дә зур сабак булды. Киләчәктә җыелышларны үткәрүгә алдан ук әзерләнергә, колхозчыларның фикерен алдан ук белеп эш итәргә кирәклеге күңелемә бик нык сеңеп калды Бу җыелышта безнең кимчелекләребез дә әйтелде. Аларын намуслы колхозчылар әйтте. Колхозчыларның шушындый авыр оешу чорында безнең эшебезне үзлә- ренекедәй кабул итүләре, булышчыларыбызга әйләнүләре киләчәктә эшебезне дәвам иттерү эчен этәргеч булды.
Күшәрдәге язмышлар
«Язмышлар» дигән сүзем иң әүвәл председательләргә кагыла Әйтик, 1930 елдан алып 1959 елга кадәр, егерме ел вакыт эчендә. Күшәр авылында 22 кеше председатель булып торган. Шуларның алты ♦ сы судка биредеп. төрмәгә утыртылган. Бу кешеләрнең мондый яз- з мышка дучар булуында алар үзләре генә гаепле түгел днп исәплим = Сүз дә юк, гаеплеләре дә булгандыр, ләкин һәммәсе дә алай булмас г Сүзем бушка чыкмасын өчен беренче председательләре Мөслнхов 5 Сәләхине алам. Ул — 1930 елларда, кулаклар котырынган дәвердә. * кыска мылтыклар хутка киткән чагында, бик авыр заманда эшләгән. ? Авыл аны яраткан, әмма аерым кешеләрнең башбаштаклыгына киртә z куймаган Мөслиховны, болында яңгыр астында печән бозылган өчен жалоба язып, авыл халкы исеменнән куллар куйдыртып, хөкемгә тарттырганнар. Камалов Галәүнең дә, Камаев Бакыйның да язмышы “ шулай бетә. =
Бу ни хәл бу? Димәк, авылда кемнәрдер атаманлык итә, башкала- * ры бөтен авылы белән, алардан куркып, өркеп, алар кубызына биеп «яши Ямьсез күренеш. Социалистик демократияне тупас рәвештә боза = торган хәл. Мин яшь идем, сугыш давылын узган идем. Күшәрне тәрбияли алачагыма нык ышанып тотындым
Тотынуын тотындым, ләкин бик авыр көннәр кичерергә туры килде. «* Мин председатель булганнан башлап, биш ел эчендә, барлык эш-га- мәлемне кәгазьгә теркәп, аны бозып, күпертеп, жалоба тәртибендә югары оешмаларга, хәтта «Правда» газетасына кадәр язып тордылар Нәкъ менә Күшәр авылыннан яздылар, калган алты авылдан бер генә жалоба да булмады Ахырдан Күшәр авылының мәсьәләне дөресрәк аңлаган кешеләре, мәсәлән. Әскәров Малик абый «Җитәр инде, егетләр, кешене нахакка күпме азапларга була инде, монысыннан да язмакчы буласызмыни? — дип жыелышта әрнеп чыгыш ясады. — Ул мәгънәсез хатларның күбесе расланмады бит, эшләгән кешедә кимчелек булмый калмый, кимчелекләре дә булыр, бергәләп төзәтик, дуслыкка-татулыкка ни җитә соң?!» — диде
Миңа, колхоз председателе булып эшлн башлагач, шул авылда яшәгән, абыйсы ике мәртәбә колхоз председателе, энесе авыл советы председателе булган бертуган Галиев Хәким. Галиев Әхмәтләр бик зур ярдәм күрсәттеләр Әхмәт бригадир иде Бик игътибарлы, тырыш, җиренә җиткереп эшләүче булды Мнн ул авыл кешеләрен белми идем, кадрларны сайлауда да алар миңа ярдәм иттеләр Кырларга, элекке агротехник тәртипләрне бөтенләй сүтеп, яңасын керттек һәр культураны кырда сынап карап, кешеләрне ышандыру юлы белән зур эш башкардык. Фермада нәселле эре терлекләр булдыруда, терлек азыгын вакытында әзерләүдә дә бу иптәшләр бик тырышып эшләделәр.
Күшәрдәге тәртипсезлекләрне гел алгы планга чыгарып кую. җыелыш саен аларны тикшерү күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген мнн сизенә идем инде.
Конфликт чыганагы булган 200 гектарлы урманны — колхоз урманын хуҗалыкларга бүлмәскә булдык, аннан алына торган төзү материалын да киметтек Шуның белән төрле низагларга ннгез булган бу участокны да тынычландырдык Анда яшь хайваннарны көтә башладык
Киләчәктә авыл кешесен бер тирәдәрәк йөртә торган чаралар да күрдек Шуннан чыгып, иң элек авылларны бергә тоташтыра торган участок сайлап, машина паркы төзүне планлаштырдык Терлек ком плекслары берләштерүне планлаштырдык Каралтыларның үзәктә, урталыкта булуы бик мөһим иде
Менә шушы таләпләрне һәм зур колхозның ихтыяҗларын күздә
тотып, колхозда бик киң мәйданда төзелеш -алып бару планлаштырыл- ды. Колхозчыларның шәхси тормышларын яхшырту йөзеннән ин беренче чиратта торак йортлар төзү кирәк булды Колхозның дәүләткә бирергә тиешле элекке бурычларын алтмышынчы елларда тулы- сынча түләп бетердек. Төзү эшен алып бару мөмкинлеге туды. I960— 70 елларда хуҗалыклар элекке йортларының 90 процентын алыштырып бетерделәр. Хәзер аларда торак янына кухня ясау модага кереп китте. Аннан соң авылларда капка-койма һәм ак мунча салу, базларын таштан иңдерү киң күләмдә алып барылды. Гомумән, авылның сугышка кадәрге йөзе бөтенләй үзгәрде. Такта түбәләрнең бик күбесе калай түбәгә әйләнде. Элек барлык хуҗалыкта да лапаслар салам түбәле булса, хәзер алар шифер, калай, такта белән ябыла башлады. Карап йөргәндә дә авыллар бик матур. Ташчишмә ягыннан кайтканда Күшәр авылы саламга күмелгән бер авыл булып тора иде. Хәзер гел дә шәһәр төсле: калай да шифер!
Колхозда бик күп төзелеш эшләре эшләнде Күшәр авылында иске хуҗалык амбарларын җыеп, таш фундаментка куеп, калай түбәләр белән 50X11 метр зурлыгында ике амбар салынды Бәрәңге өчен ике базны таштан иңдердек, җир стеналы элекке иске базлардан чыгып беттек. Дуңгызларга — кирпечтән 14X55 метрлы өч абзар төзелде. Сыерларга — кирпечтән 18X80 метрлы дүрт абзар, бозауларга 80X9 метрлы абзар салынды. Элеккеләренә капитал ремонт ясалды Терлекчеләр йорты кирпечтән 11X8 метрлы итеп төзелде. Ике кое- скважина казылды. Колонкалар куеп, дүрт километр озынлыгында суүткәргечләр ясадык. Авыл халкына культура хезмәте күрсәтү өчен яңа клуб салынды, үзәктән җылыту системасын яңарттык. Киң экранлы киноаппарат алдык. Медпункт, китапханә бинасы салдык. Авыл уртасында, үзәк бригада үрнәгендә, кирпечтән промтовар кибете, азык-төлек кибете калкып чыкты. Авыл балалары өчен 8 еллык типовой мәктәп төзелде. Ел буена эшли торган балалар бакчасы (25 урынлы) ачылды. Гомумән, берләшкән авылларда, үзәк усадьба үрнәгендә. төзелеш эшләре киңәйтелде, тормыш өчен кирәкле булган биналар гамәлгә керде...
Ташчишмә авылында мең баш мөгезле эре терлек өчен абзарларны күчереп, яңадан эшләтеп чыктык. Терлек азыгы әзерләү цехы һәм мал караучылар өчен яңа кирпеч йорт салынды. Тракторларны кыш саклау өчен Күшәр авылында да, Ташчишмәдә дә биналар төзелде. Ташчишмәдә гараж, тимерче алачыгы һәм агач мастерское салынды. Ат абзары, икенче урынга күчерелеп, терлекчелек шәһәре итеп төзелде. Хәзер Ташчишмә авылының таркау каралтылары: тимерчелеге, мастерское, ат абзарлары, ашлык чистарту сарае, трактор паркы бер урынга тупланып, рәшәткә һәм койма белән әйләндереп алынды Халык ихтыяҗын истә тотып, бу авылда да 25 урынлы балалар бакчасы, кирпечтән 120 урынлы башлангыч мәктәп салынды. Иске клубны сүтеп, капиталь ремонт ясап, фойелар өстәп, киң экранлы кино күрсәтелә торган итеп төзедек. Китапханәгә, промтовар һәм азык-төлек кибетләренә дә ремонт ясаттык. Шуның өстенә, район юл төзү идарәсе белән бергәләп, Әтнә—Ташкнчү юлының 14 километрын безнең колхоз эшләде. Колхоз күләмендә агачтан 8 күпер салынды. Бу күперләрнең 20—30 метрлылары да булды.
Үзәк усадьбада төзү эшләре киң җәелдерелде. 1950—60 нчы елларда 18X80 метрлы дүрт рәтле бер торак, 18X72 метрлы бер бетон торак, терлекчеләр йорты төзелде. Аның өстенә 50X9 метрлы 4 агач торак эшләнде. Бу елларда үзәктә 400 урынлы, ике катлы типовой урта мәктәп төзелде. Аңа терәп спортзал кордык, үзәктән җылыту системасы керттек. Күнгәр авылында 1500 башлык сарык абзарына капиталь ремонт үткәрелде. Өч авылда да кибетләр ремонтланды
Авыл халкы өчен 35 койкалык больница төзелде. Мәктәпне һәм боль-ницаларны, алдан планлаштырып, бик тантаналы итеп ачтык
Яна берләшкән авыллардагы ятим картларны Картлар йортына урнаштырдык. Шушы чорда Ташчишмә, Күшәр, Түбән Шашы, Югары Шашы авылларында барлыгы 11 километр озынлыгында суүткәргеч уздырылды. ’ ♦
1962 ел бик истәлекле булды. Авылыбыз мәңгелек караңгылыктан 3 чыкты, йортларга Ильич утлары керде. 1965 елда авыл халкы өчен s утыз урынлы автомат телефон станциясе төзелде, радиоузел эшли = башлады. Өйләргә телевизор килде. Иң элек телевизорны авыл клуб- 3 ларына куйдык. Халык бик ихласланып телевизор карый башлады * Шул ук елларны Күнгәрдән Әтнәгә кадәр 11 километр озынлыгында s таш юл эшләнде. х
1966 елда авылларга газ керттек. Бу эш тә җиңел генә булмады. « Авыл халкына 600 данә газ мичләре белән плитәләр, 1900 данә бал- а лоннар сатып алдык. Барлык авылларда да газны кешеләр кабул ш итеп алдылар, ә Күшәр авылына дигән 200 данә баллон тик ята. алу- = чы юк. Ахырдан ачыкланды: аларда, газ баллоннары шартлый, ке- < шене үтерә, дигән хәбәр таралган, авыл халкы шуңа күрә баллоннарны алмый тора икән. х
Күшәр авылында, әле әнә абруйлы кешеләр Камалов Сабир, ме- с ханик Насретдинов Гарифҗаннар да алмый, алар белми эшләми- п ләрдер, дигән хәбәр ишеттек. Шуннан, ул иптәшләрне идарәгә ча- * кырттык та: «Иртәгә үк алып, өйләрегезгә газ куегыз Кирәкмәсә кире алырбыз, колхоз хисабыннан булыр>,— дип катгый рәвештә кисәтеп куйгач, икесе дә шаркылдап көлделәр дә, менә халык шулай инде, үзенең куркуын кешегә сылтый, иртәгә үк алып куябыз, дип кайтып киттеләр Ике көннән ике йөзгә якын газ лл итәсе таралып бетте.
Шушы чорда төзүчеләр әзерләү бурычы алга килеп басты Агач эшенә элекке балта осталарыннан яшьләребез бик тиз өйрәнделәр Ә менә таш, кирпеч салу, бетон ясау шикелле эшләргә өйрәтүче та бып булмады Белгечне читтән ялларга туры килде Шулардан белемле егетләр кирпеч салу, бетон ясау, калайдан түбә ябу кебек эшләргә өйрәнделәр Аннан шәһәрдән ГПТУда укыган егет-кызларыбыз кайтты. Алар безгә төзү культурасы алып кайттылар
Менә шушы чорда бик яхшы төзүчеләребез үсеп чыкты Госманов Равил бригадасында Гарифуллин Хафнз, Әхмәтшин Ахун, Гарипов Шамил, Хәбибуллин Шәрифулла, соңыннан аларга кушылучылардан — Шага лиев Динияр, Шәмсетдинов Шамил, Мәгъсүмов Мөнир кебек иптәшләр колхозыбызда зур төзелешләрнең нигезен салучылар булып торалар Аерата Госманов Равилнең хезмәте күп керде Ә агач эшләрендә Фәзуллин Гыйбадулла, Галиев Һади, Гыйлем ханов Закир. Җиһаншин Шәйхелислам. Камалиев Хәйретдиннәр яшьләрне өйрәтүдә нык ярдәм иттеләр
Ә Күшәр авылын яңабаштан төзеп чыгуда, колхоз һәм авыл төзелешен бергә алып баруда яшьләр белән җитәкчелек иткән Галиев Хәкимҗан һәм звено җитәкчесе Әюпов Рафаэльнең хезмәте зур булды. Бу иптәшләр тәрәзә рамнары ясый, пыяла куя, калайдан т\б-> яба. асфальт сала, бетон идән җәя. таш һәм кирпеч түши белә иде. Күшәр авылында элек-электән йортларны гел марилар килеп эшли торганнар иде Әюпов Рафаэльләр буыны үсеп җиткәч, төп эшне алар башкарды, яшьләр салган йортлар матур-пөхтәлекләре белән аеры лып тордылар.
Яшьләрнең югары уку йортларында укуына нык игътибар иттек Бу елларда колхозның унлап егете чнттән торып институтларда укы
дылар. Алар колхоз производствосына кайтып керә башладылар. Шулай итеп, терлекчелекне дә югары продуктлылык дәрәҗәсенә күтәрү өчен шартлар әзерләнде.
Авыл хуҗалыгында КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы март Пленумы карарлары безнең тормышыбызга уңай йогынты ясады. Авылга техника күп кайтты. Җитәкче кадрларның, колхозчыларның хезмәт хаклары гарантияләнде. Колхозыбызда акчалата түләүгә күчтек. Кешеләрнең сатып алу мөмкинлеге дә артты. Кооперация халык өчен кирәкле бик күп эш башкарды.
Колхозыбыз бу чорда республика күләменә чыкты. 1967 елда безнең колхозыбыз ирешкән уңышлары өчен бер колхозчыбыз Татарстан АССР Верховный Советына депутатлыкка сайланды. Ул ышаныч мина күрсәтелде.
Колхозыбыз 1966 елны Татарстан АССР Верховный Советы Пре-зидиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Аннары без, 1966— 1969 елларда югары күрсәткечләргә ирешкәнебез өчен, СССР авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашучылар дипломы алдык. Төрле елларда КПСС райкомы һәм район советы башкарма комитетының Почет грамотасы белән алты мәртәбә бүләкләндек. .
Октябрь социалистик революциясенең 50 еллык бәйрәмендә колхоз КПСС райкомы һәм район советы башкарма комитетының истәлек байрагы белән бүләкләнде. Бу елларда колхозчылар исеменнән мин— өч мәртәбә, колхоз агрономы бер мәртәбә республика агрономнары конференциясендә чыгыш ясадык. Безнең кешеләребез хакында республика радиосы, газеталары, район газеталары еш яза башладылар.
Җаваплылык хисе
1961 ел. Урак өсте. Партия өлкә комитетының беренче секретаре иптәш Табеев килде. Бу безнең колхозчылар өчен дә зур дәрәҗә иде. Ул халык белән бик әйбәтләп сөйләште, аларны тыңлады. Шул вакытта минем өчен бик күңелсез бер вакыйга булды. Без, колхоз идарәсендә әңгәмә корып алганнан соң, колхозның алма бакчасын карарга киттек. Фикрәт Әхмәтҗанович «золотая китайка» дигән алма турысына туктап, бер алма алып ашады да: «Алмасы бик тәмле икән, ләкин бакчасы ташландык икән»,— дип нәтиҗә ясады. Бакчада чүп үскән иде. Миңа бик уңайсыз булды.
Юлның икенче ягында азык чөгендере бар иде. Аның уңышы ул елны күп иде, яфраклары көр, карап торуы ук күңелле иде. Иптәш Табеев чөгендерне ошатты. «Гектарыннан күпме чыгар, Тимерхан?— дип райком секретарена карады. «600—700 центнер чыгар»,— диде Борһанов.
Авыл янында гына кукуруз басуы бар иде. Кукуруз биек булып үскән, озын буйлы Фикрәт Әхмәтҗановичтан да бер ярты метрга биегрәк иде. «Чүбе дә юк, уңышы мул булыр»,— диде иптәш Табеев. Шундук аргы яктагы тавышка игътибар итте, анда комбайннар борчак суга иде, инде бетерергә тиешләр иде. «Әйдә, шуны карап килик әле»,— диде обком секретаре.
Кукуруз басуын үтеп, Түбән Шашының борчак басуына килдек. Тау башында бер комбайн торып калган. Янына барып туктасак, бер гектар чамасы җир бар, җир өсте — ап-ак борчак. Өстәвенә, машиналар килеп җитә алмау сәбәпле, биш урынга бункердан борчак бушатканнар. Шулар чүмәлә-чүмәлә булып агарып тора. «Бу нәрсә?» — диде Фикрәт Әхмәтҗанович. Мин кып-кызыл булдым. Әлеге комбайн суккан җирдә бер колхозчы үзенә бүлеп бирелгән участокны вакы-
тында чабып бетерә алмаган, кибеп өлгергән борчак, чалгы кагылуга шаулап коела икән Читкәрәк китеп карадык, җирдә борчак юк Райком секретаре Борһанов: «Бу егетне нишләтәбез инде, иртәгә радиодан перекличка вакытында тәнкыйтьләрсез»,—диде. Мин: «Бу безнең колхозга хас нәрсә түгел, моңа артык басым ясамавыгызны сорар идем»,— дип кенә әйтә алдым ♦
1967 елда колхозыбызда Октябрь революциясенең илле еллыгын з зур бәйрәм итеп үткәрдек, һәр авылда җыелышлар уздырдык Ул В җыелышларда Октябрь революциясе яктылыгында колхозыбызның S үсеш юллары хакында доклад ясап чыктык Моңарчы колхоз төзе- « лешендә яхшы эшләгән кешеләрне өч дәрәҗә мактау кәгазе белән g бүләкләдек, кыйммәтле бүләкләр тапшырдык. 'Бер мең биш йөз кеше * бүләк алды Утыз мең сум акча тоттык Иртәгесен Күшәр авылы ур- 5 манының бик матур бер аланлыгына җыелып, ял бәйрәме үткәрдек, ф Анда Казан опера театрының бер төркем артистларын чакырып, кон- я церт куйдырдык. Халыкны аланга машиналар ташып торды Кичкә w кадәр халык ял итте Төрле уеннар уйнады, кибетләрдән тәм-том ал- = ды Үзебезнең үзешчәннәр авыл клубларында куйган концертларын < кабатлап чыктылар. Кич белән генә таралыштык. Халык колхозның u 37 ел яшәве тарихында булып үткән көннәрне янә дә бер мәртәбә х исенә төшерде... £
Шулай итеп, колхозыбыз берләшүгә ун ел тулганда, безнең инде « телгә алып сөйләрлек уңышларыбыз бар иде Иң мөһиме — киләсе * елларга нигез салдык. Колхозчыларыбыз күтәренке күңел белән тугызынчы бишьеллыкны башладылар .
«Җаваплылык хисе» дигән төшенчәгә тагын бер мәртәбә әйләнеп картам. Алтмышынчы еллар башында район структурасында зур үзгәрешләр булып торды Колхоз җитәкчеләре өчен бу чор бик уңайсыз булды. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре алты районга йөреп, бушап җитә алмадылар, колхозлар белән элемтә өзелде Әле яңа гына үзгәреш булган район җитәкчеләренең җитәкчелек итүдәге бурычлары да, безгә, колхозларга, кемнең нинди тармакны җитәкләве дә аңлашылмый иде. Өзлексез үзгәреп торган хәлләр вакытында район хезмәткәрләре яңа тәртип белән танышып та өлгерә алмыйлар, ул арада икенче үзгәрешләр башлана. Алты райондагы авыл хуҗалыгы идарәләре яңадан өчкә бүленде. Без, Балтач-Арча-Әтнә районнары, бер авыл хуҗалыгы идарәсенә әйләндек. Шуннан озак та тормады, яңадан Балтач районы үзе мөстәкыйль район булып аерылып чыгып китте. Арча һәм Әтнә районнары бер район булып калдылар.
Илленче-алтмышынчы еллар арасында колхозларга көчләп тагылган тирән сөрү кагыйдәләре шикелле, күпьеллык үләннәрне сөреп бетереп, бөртекле ашлык мәйданын арттыру башланды Бу елларда кукуруз игү, аның квадратын булдыру, бәрәңгене квадратлап утырту, аеры уруны кирәк булган-булмаган очракларында файдалану алтмышынчы елдан алтмыш бишенче елга кадәр дәвам итте Без. колхоз җитәкчеләре, бу эшләр буенча бер төрле дә фикер әйтә алмадык.
Безнең колхозда үлән җирләрен сукалау буенча бирелгән планны без үтәп бетерә алмадык, зур тәнкыйтькә эләктек. Шулай да берьеллык үлән исәбендә йөртеп, бер йөз гектар күпьеллык үләннәребезне саклап кала алдык. Күпьеллык үлән басуларын бетерү табигый болыннары булмаган колхозларга аерата авыр тәэсир итте. Язга таба бер көнне Камил Якуб исемендәге колхоз председателе Фәхретдннов килгән «Фәйзи, зинһар, бер генә ат олавы печән бирә күр. сарык бәтиләренең эче китә, врачлар печән чәе эчерергә кушалар Ълә торган бәтиләрне кызганып булса да. буш җибәрмә безне»,*— дип үтенеп, биш центнер печән алып китте Шул вакытта ул. үлән басуларыбызны, районнан килеп, сөрдереп бетерделәр, дип, бик әрнеп сөйләде
Алтмыш бишенче елдан соң, бу ялгышлыклар төзәтелде. Производство планнарын да ачыктан-ачык күрсәтеп, күпьеллык үлән чәчә башладык.
1965 елларда район аппаратында да җитәкчеләр яңадан үзгәрде- .ләр. Райкомның беренче секретаре итеп Усман Жиһаншин сайланды. Икенче секретарь булып Зәйнуллин Харис эшли башлады. Райбашкарма председательлегенә Тимерхан Борһанов килде. Бу җитәкчеләр райком бюросын җыеп, авыл хуҗалыгы производствосында моңарчы яшәгән кимчелекләрне бетерү буенча зур сөйләшү үткәрделәр. Безнең, председательләрнең күңеленә җылы иңде. «Бу көннәрне дә күрәсебез бар икән!» — дип җиңел сулап куйдык.
Усман Шаһиевич Жиһаншин Арча районында туып үскән. Шуның өстенә, шушы район колхоз бригадиры, колхоз председателе, МТС директоры, авыл хуҗалыгы инспекциясе начальнигы, райкомның икенче секретаре булып эшләгән. Зур идарәләр оешкан чорда көньяк районда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләгән, бик күп тәҗрибә туплаган кеше булып чыкты Бу районның кадрларын белүе аңа партия дисциплинасын күтәрергә ярдәм итте. Ул кадрларга ышана. сөйләгән чакта фактларга таяна, тыңлаучыларны ышандыру сәләте дә зур иде. Иптәш Жиһаншин үзалдына билгеле бер максат куя, максатын безгә ачыктан-ачык әйтә торган иде.
Колхозлар эреләнде, без үз алдыбызга яңа бурычлар куеп эшләдек:
элекке авылларны, халыктагы тәҗрибәне өйрәнеп чыгу, шул юл белән сәләтле кадрларны сайлап алу;
МТСлар бетеп, колхозларга техниканы сатып алу уңае белән ма-шиналарны лаеклы кешеләргә тапшыру, техника белән идарә итү ысулларын булдыру;
колхозда механизатор кадрлары үстерү. Берләштерелгән зур колхозда нәрәт бирү тәртибен бетерү, тармак җитәкчеләрен үз участокларында мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
колхозчыларга төзелә башлаган йортларын, каралтыларын эшләп бетерүдә төрле ярдәмне күрсәтү;
авыл кешеләрен аралаштыру юлы белән аларда бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияләү. Колхозда басу эшкәртүнең бердәм агротехникасын булдыру, һәр культурага карата аерым караш тудыру;
һәр авылда да культура учаклары булдыру, сәүдәне киңәйтү, кол-хозчыларны көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү.
КПСС Үзәк Комитетының 1965 елгы тарихи карарын тормышка ашыру чорында шушындый җитәкчелек булуы безгә, колхоз председательләренә. бик зур җиңеллек тудырды. Бу чаралар үз чиратында колхозларның продукция җитештерүенә дә уңай йогынты ясады.
Кешеләргә әйбәт мөнәсәбәт белән бергә техникага да игътибар заманы килде. Иң элек, барлык авыллардан да йөреп эшләргә уңай булсын өчен, тигез урталыкка машина-трактор паркы урнаштыруны күздә тотып, бик кыска гына вакыт эчендә ягулык-май склады, машина-тракторлар ремонтлау мастерское, техникага ярдәм күрсәтү пункты, автомобильләр өчен 80X11 метрлы ике җылы гараж салдык. Комбайннар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын саклау өчен каплау- лу лапас-сарай ясап, барлык комбайннарны түбә астына куйдык. Шунда ук механизаторлар өчен, ике катлы бер бина салып, өске катында — гостиница, аскы катында ашханә ачтык. Механизаторлар бу эштән канәгать калдылар. Кышның нинди суык көне булуга карамастан. машиналарның суын агызмыйча калдыра башладылар. Иртән 15—20 минутта 30—40 машина юлга чыгып китә ала торган булды. Безнең машиналар, бәрәңге заданиесе тапшырган вакытта. Казанга ике мәртәбә барып кайтуга иреште, ә Арчага иртән сәгать дүрткә үк
барып житәләр иде Озак еллар машина йөртеп, бик яхшы эш үрнәкләренә ирешкән шоферларыбыз күбәйде. Колхоздагы 35 йөк машина сына һәм махсус машиналарга сиксәннән артык шоферыбыз булды
Бу өлкәдә озак еллар колхозда автомобильләр буенча механик бу лып эшләүче Бариев Давыт бик күп хезмәт куйды.'Машинаны яхшы белүе, яшь шоферларга ярдәм итүе аркасында коллективта хөрмәт казанлы Ул машина паркының төзек булуын да кайгыртып торды
Язгы кыр эшләрендә — тракторчыларыбыз, үстерелгән игеннәрне = жыеп алуда комбайнчыларыбызның зур бер отряды үсеп чыкты.
•Урып-җыюда безнең үз тәртипләребез бар. Эшне вакытында баш- М карып чыгу өчен кул көчләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде ’ Колхозчылар безне аңлыйлар. Соңгы елларда яңгырлар күп булу с.» з бәплс. күп кенә кыен хәлләр алдында калгаладык. Андый чакта бор- ж чакны чалгы белән чабарга, саламны сәнәк белән эскертләргә туры “ килде Шундый чакларда колхозчылар, аларның мәктәпләрдә укучы ♦ балалары, авыл интеллигенциясе ярдәм итте е
Терлекчелектә дә зур .үзгәрешләр булды Иң элек терлек караучы “ лар. укып чыгын, промышленностьтагы кебек, мастерлар дигән за- ч ныклык алдылар. Аларның белемле булулары терлекләрне белеп тар- * бияләүгә юл ачты Терлекчелектә кыш айларында өч йөзгә якын кеше “ эшләп килде. Эш беткәч, ел азагында, аларга бүләк бирү, эшкә ном = гак ясау матур гадәткә әйләнде Соңгы елларда колхозыбызда тер- с лекчелек өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә яңа гадәтләр ур- ® наша башлады. Колхоз идарәсе аларны һәрвакыт яклап килде Т<- кымлы терлек үстерүгә игътибар артканнаң артты Соңгы еллар и- мөгезле эре терлекләрнең барысы да чиста канлы холмогор нәселле сыерларга әйләндерелде Үзебезнең колхозны тәэмин иткәннән соң. ел саен 200 баш нәсел таналарын башка колхозларга сату мөмкинлеге туды Сөтнең сыйфаты буенча да бу елларда күп кенә чаралар уз дырдык. Хәзер дәүләткә сатылган сөтнең 90 95 процентлабы беренче сортлы.
Хезмәткә түләү, колхоз байлыгыннан файдалану өч төрле юл бе лән алып барыла Эшне үз вакытында башкару, аның сыйфаты, күләме исәпкә керә Бәрәңге алу вакытында иртәнге караңгыдан кичке караңгыга кадәр эшләделәр. 1976—78—80 еллардагы бәрәңге алу мәңгегә истә калды. Гел яңгыр астында эшләргә туры килде, шулай да бер бәрәңге дә җирдә калмады. Безнең «Искра» колхозы тугы зыичы. унынчы бишьеллыкларда авыл хуҗалыгы продуктлары тап-шыру буенча уңышка ирешкән икән, алар барысы да колхозчылары бызнын фидакарь хезмәте нәтиҗәсе булып торалар
Колхозыбызда кешеләр өчен тудырылган уңайлыкларны бер зур закон итеп, идарәдә раслап, аның белән барлык кешене таныштыр дык, бу тәртип буенча менә нинди эшләр каралды колхоздан хезмәт хакына бирелгән авыл хуҗалыгы продуктларын икмәк, салам, печән, бәрәңгене алып кайту, тегермәнгә бару өчен трактор, автомашина, ат түләүсез бирелә.
бакча сукалау, автовокзалдан һәм шәһәрдән кешеләр алып кайту, илтеп кую. кунак алып кайту, илтү өчен, ягулыкка күмер, утын ки тертү, төзү материаллары ташу өчен трактор, машина, ат тү ләүле тәртиптә бирелә;
больницага, нинди ераклыкта булуына карамастан, трактор машина, ат түләүсез бирелә.
яшьләр өйләнешкәндә туй өчен кирәкле машина яки ат түләүсо бирелә;
колхоз квартираларында тора башлаган, башка чыккан колхог членнары беренче елны квартир хакы түләмиләр, икенче елыннан гы на түли башлыйлар
колхоздан хезмәт хакына бирелә торган акчалардан бер төрле дә налог тотып калынмый. Колхозчыларның эшләгән акчаларыннан 70 процент күләмендәгесе ай азагында бирелә, ә 30 проценты ел ахырына кадәр сакланып, натуралата бирелгән әйберләр: икмәк, бал. сөт, салам, печән өчен, машина, трактор, аттан, газдан файдаланган өчен тотып калына. Андый чыгымнардан артканы колхозчыга кайтарып бирелә...
Колхоз җыелышында расланган кагыйдәләрнең тагын 18 пункты бар Колхозчы семьяларга, аларның гаризалары нигезендә, колхозда эшләү, түләү мөмкинлекләре булса, йорт салу, сыер алу өчен чикләнмәгән күләмдә ссуда акчасы биреп торыла.
Электр энергиясеннән, газ баллоннарыннан файдаланганда хәвеф-сезлек кагыйдәләре нык сакланырга тиеш.
Кагыйдәләр пенсия бирүне, өстәмә түләүне, ялга чыгуны кайгырта Колхозда бер урында 30 елдан артык бик яхшы итеп эшләгән, үз-үзен тотуы үрнәк булган, яшь буынны дөрес тәрбияләүдә күп көч салган колхозчыларга, пенсия вакыты җиткәч, әгәр дә аның «Атказанган колхозчы» исеме булса РСФСР һәм ТАССР Верховный Советы Президиумының Почет грамотасы белән, орден-медальләр белән бүләкләнгән булса, дәүләттән алган пенсиянең 50 проценты күләмендә өстәмә билгеләнә.
Бәла-казага тару, сыеры үлү, яшен сугу яки янгын чыгу очраклары аерым карала, санаторийләргә путевка бирү, юл чыгымнарын колхоз исәбенә түләү, үрнәк төстә эшләгән егетләрне, Совет Армиясенә китәргә әзерләнгәндә, бүләк биреп озату, Совет Армиясеннән колхозга эшкә кайткан егетләргә түләүсез 150 килограмм икмәк бирү. Бөек Ватан сугышы инвалидларына семьясында яккан алты баллон газның 50 процентын колхоз хисабына түләү һ. б. һ. б. уңайлыклар кертелде
Хезмәт һәм хөрмәт
Ил күләмендәге социалистик ярышта яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен, 1972 елны безнең «Искра» колхозы РСФСР Верховный Советы Президиумы, РСФСР Министрлар Советы, ВЦСПСның юбилей Почет грамотасы белән бүләкләнде.
1974 елда колхоз КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнде.
1977 елда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы работниклары профсоюзы Үзәк Комитетының Кызыл Байрагына лаек булдык.
1978 елда КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы. ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән икенче мәртәбә бүләкләндек.
1976, 1977. 1978 елларда, югары уңыш алган өчен, Татарстан АССР авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә диплом белән бүләкләндек. Шушылар- ның барысы өстенә «Искра» колхозы КПССның Арча райкомы, райбашкарманың күчмә Кызыл Байраклары белән унөч мәртәбә бүләкләнде, аңа өч ел рәттән «Югары культура колхозы» дигән исем бирелде.
1979 елның март аенда безнең колхозчыларыбызның хезмәте илебез күләмеидә бик югары дәрәҗәгә лаек булды. Шушы колхозда 35 ел буе колхоз председателе булып эшләгән Галиев Фәйзи СССР Верховный Советына депутат итеп сайланды. Бу безнең колхозчыларыбызның хезмәтен бик зурлау иде. Шуның белән бергә бу дәрәҗәне
саклау һәм аны аклау безнең коллектив алдына бик зур бурычлар кую да иде.
1979 елның 5 январь көнендә КПССның Арча райкомының оештыру бүлеге мөдире Хафизов, бездә гомуми җыелыш җыйнап. СССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат күрсәтү кирәк булуы хакында әйтеп, шул җыелышны хәзерләргә килде Халык бик күп җыйналган иде. Җыелышка КПСС райкомының беренче секретаре Харис Зәйнуллин килгән иде. Ул җыелышны ачып, көн тәртибен игълан иткәч, беренче сүз колхозның партком секретаре Хөснетдиновка бирелде. Ул СССР Верховный Советына депутатлыкка КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы члены. Үзәк Комитет секретаре К У. Черненко кандидатурасын күрсәтте. Көчле алкышлар белән каршыладык Икенче итеп колхозның баш зоотехнигы Сабировка сүз бирелде. Ул К. У. Черненко кандидатурасын яклап, үзебезнең колхоз председателе Галиев Фәйзине күрсәтәм. дип әйтүгә, зал тагын кул чабарга кереште. Халыкның минем кандидатурамны шулай туплавы минем өчен иң зур бүләк булды
...Мине җиде авылдан җыелып килгән халыкның пөхтә-матур киемнәренә, якты чырайларына карап, алар белән бергә узган утыз биш елымны, бик авыр чакларны искә төшердем Әнә шул көнне мин «Игенче язмалары»н язарга ният кылдым Менә җылы кулдан ул язмаларны мин укучы карамагына тапшырам Кешеләрдә безнең эшебезгә карата ихтирам уята алса, мин максатыма ирештем дип уйлар идем
Бер сорауг