Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ШАГЫЙРЬ


аганың җавабы кыска булды: бу фотоны егерменче елларның ахырында аңа Һади Такташның хатыны Гөлчәһрә ханым Хәмзина биргән булган. Икс шагыйрь кайчан, кайда төшкәннәр — ул кадәресен Әхәт ага әйтә алмады. Фотоның артында да бернинди дата-маэар юк, кызганычка каршы... Билгеле, моның кебек бердәнбео кыйммәтле фотоны сорап булмый иде, шул сәбәпле Әхәт агадан күчермәсен төшертеп миңа җибәрүен үтендем. Ул бер сүзсез риза булды, вәгъдәсендә торды, җибәрде — моның өчен аңа, әлбәттә, бик зур рәхмәт!
Әмма фотоның тарихын ничек тә беләсе иде бит, бу — бик мөһим, чөнки Сүнчәләй белән Такташны бер фотода күрү ул, әйткәнемчә, көтелмәгәнрәк бер хәл. Иң элек алар бер үк шәһәрдә озак вакыт бергә яшәп, якыннан аралашкан кешеләр түгел — Сәгыйт Сүнчәләй гел диярлек Уфада торды, ә Такташ — Казанда. Шулай ук яшь ягыннан да аерма шактый зур, Сүнчәләй — Тукай замандашы, Такташ исә яңа заман шагыйре. Аннары әдәбиятта тоткан урыннары белән дә нык аерылалар: Сүнчәләй инде онытылып бара, ә Такташның иң популяр чагы. Кыскасы, болай өстән караганда, бер-берсеннән шактый ерак торган кешеләр... Ләкин бит чит-ят кешеләр бергә фотога төшмиләр, моның өчен бер-береңне яхшы ук белү кирәк, бер-
Бу фоторәсемдв ике шагыйрь— Сәгыйт Сүнчәләй белән Һади Такташ... Көтелмәгән табыш!.. Мондый фотоның барлыгын минем, мәсәлән, ишеткәнем дә юк иде.
Иң элек кайдан табылуы турында берничә сүз. Ленинградта яшәүче тау инженеры Әхәт ага Усманов күп еллардан бирле фоторәсемнәр җыю белән шөгыльләнә. Иске Казан, иске Уфа, хәтта Дәүләкән күренешләре төшерелгән йөзләрчә почта открытка-лары җыйган ул. Шулай ук тарихи шәхесләр — язучылар, артистлар, музыкантларның да фоторәсемнәре бар аның коллекциясендә. Үткән көз мин Әхәт аганың әнә шул гаять бай һәм бик кызыклы коллекциясе белән махсус танышыр өчен Ленинградка бардым. Инде йөзләрчә открытка-ларны карап утырганда Сәгыйт Сүнчәләй белән Һади Такташның фоторәсеме килеп чыкмасынмы?.. Әлбәттә, мин бу фотога шунда ук игътибар иттем һәм төпченеп сораша да башладым. Ләкин Әхәт
береңә ниндидер якынлык хисе тою, һич югы, хәрмәт саклау кирәк, шул чагында гына менә болай икәудән-икәү генә рәсемгә тешен була торгандыр Сез аларга игътибар белән җентекләбрәк карагыз әле, нәрсә күрәсез, нинди уйлар уята алар сездә?.- Әйе. алар икесе ике дәвер кешеләре, моны үзләре дә белеп торалар, җитди уйчаннар, әмма шул ук вакытта алар бер-берсенә чит-ят түгелләр, киресенчә, аларның җаннарында ниндидер якынлык, шигъриятләрендә күпмедер охшашлык бар кебек — менә шулай күрәм мин аларны, дикъкатъ белән карагач
Ләкин шулай да алар кайчан, кайда болай фотога тештеләр икән соң?. Мәгълүм ки, 1927—28 елларда Сәгыйт Сүнчәләй Казанда бер ел чамасы торып эшләп китте. (Татар мәдәнияте йортының гыйльми секретаре булып торды бугай). Мин үзем дә Сәгыйт абзыйны 1928 елның җәендә Казанда күргән идем. Димәк, Такташ белән очрашуы, аралашуы һәм фотога тешүе бары шул чакта, ягъни 1927—28 елларда гына булырга мемкин. Аннары фотодагы уйчан-моңсу йезе дә аның шул еллардагы кыяфәтенә һәм рухи хәленә бик туры килә, минемчә...
..Фоторәсемдә ике шагыйрь — караган саен уйландыра безне ул- .