Логотип Казан Утлары
Очерк

ҖЫЛЫ ЮЛЛАР

оңгы вакытта Гыйльметдинов егетләре шәһәрдән пионер лагерена юл сузалар иле- Лагерь елганың дугайланып, ярымутрау хасил иткән матур бер урынына салына. Яр буйлары — тоташ урман. Башлары күккә тигән кояз наратлар, нәфис юкәләр, колач җитмәслек юан имәннәр үзара аралашып үскәннәр. Куаклык, аланлыклар мәһабәт урманның нәкъ кирәкле тешен сайлап утырганнар. Табигать, әйтерсең, бу урынны, кешеләргә ял итәр ечеи, махсус ясап куйган. Төзүчеләр лагерьның торак биналарын, клубын өлгертеп киләләр. Юл салучыларның да эшләре әйбәт кенә бара. Күп булса, ун-унбиш көннән эшләр төгәлләнәчәк, бала-чага чыр-чуы яңгырап торачак иде. Минсәгыйр Та- липович, шуларны уйлап, ирексездән елмаеп куйды. Тезүче өчен үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү — күңелле хәл, әлбәттә. Ләкин... Их, шлагбаум киртәсе кебек, юлыңа аркылы төшүче шул «ләкин»нәр булмаса! Кичке киңәшмә беткәндә генә, идарә начальнигы Гыйльметдиновка карап калды.
— Пионер лагерена юл салуны туктатыгыз, иптәш Гыйльметдинов! Иртәгәдән этиленга күчәсез. Аңладыгызмы?
Менә сиңа, мә! Лагерь юлын төгәллибез, дип торганда гына... Минсәгыйр Талипоаич калкынып куйды.
— Биш километрын салдык, биш йөз метрына калгач, туктыйкмы? — диде ул сабыр гына.— Верочтан бетереп куярга иде инде аны!
— Бүгенгесе көндә безнең өчен этилен цехлары мөһимрәк. Юллар булмаса, •ларны бернинди комиссия дә кабул итмәячәк. Аңлыйсызмы, иптәш Гыйльметдинов? Кичә штабта да. Кәрим Хәмидуллович. тематикадан артта каласыз, дип, мине кыздырды. Иртәгәдән кешеләрең анда булсын! Әгәр дә, башбаштакланып, монда да мөгез чыгарсагыз, үзегезгә үпкәләгез!
Гыйльметдиновның бер башлаган эшне ничек тә төгәллисе килә иде. Хәзер •но яз җитте. Лагерь юлы барыбер кирәк булачак. Ә бер калдымы, кала инде УЛ. Тизрәк эшләнәсе эшләр, тагын да мөһимрәк объектлар табылып кына тора чаи. Борынгылар юкка гына, калган өшкә кар ява. димәгәннәр инде.
— Җир асты коммуникацияләрен салып бетергәннәрме соң әле анда? — диде ул аптырагач.— Соңыннан безнең юлны ватып, траншея казымаслармы?
— Бетергәннәр, иптәш Гыйльметдинов, бетергәннәр! — диде идарә нвчальнн гы, аның ии ойтәсен алдай ук сизеп.— Бетермәсәләр. безгә әйтмәсләр иде
Участок начальнигы тәмләп кенә пылау ашаганда теш арасына таш эләккән кеше сымаи йөзләрен чытты. Дерес. тематикадан артта калырга ярамый — аиы
Озакламый бу төбәктә
сы аңлашыла. Шулай да. ни өчен нәкъ менә аның участогы барырга тиеш соң әле анда? Идарәдә тагын дүрт участок бар лабаса...
Минсәгыйр ай ярым элек кенә, идарә начальнигы белән хәйран чәкәләшкән иде. Яңарак кына өйләнгән Василий торак мәсьәләсендә ярдәм итүләрен сорап, начальник катына барган икән, аңа:
— Тиз генә хәл итеп булмас! — дигәннәр. Башын түбән игән, бөтенләй борыны салынган егетнең.
— Китәргә туры килер инде, абый...— ди.
Участок начальнигы бер карусыз эшләп йөргән бу егетне кызганып куйды. Әле яңарак кына килүенә карамастан, ут уйната. Кайбер бушбугазлар кебек, бер тиенлек эшләп, ун тиен даулый торганнардан түгел. Яшь кәләше белән торырга куышы, һич югы, баракның бер почмагы булса, эшләячәк, бер урыннан икенче урынга чабып йөрмәячәк. Дөрес, башыннан сыйпап юатырга ул инде сабый түгел. Шулай да, кеше күңеле — пыяла, кайчагында җиткән егетләргә дә акыллы киңәш бирүче кирәк.
— Василий энем, борчылма. Бәлки берәр җае табылыр. Иртәгә профком председателе белән үзем сөйләшеп карармын.
Профком председателе белән генә сөйләшеп калмый Минсәгыйр, идарә начальнигына ук барып җитә.
— Бер ел эшләмәгән кеше өчен приемга йөргәнче, әнә, участогыңны монда күчер! — ди аңа идарә начальнигы.
— Участок?! Анда торса ни дә, монда булса ни. Аннан берни дә үзгәрми. Менә Василийга ярдәм итәсе иде. Михаил Алексеевич. Тырыш егет бит ул безнең. Эш өчен җанын аямый торган егет.
— Юк. син ишеттеңме мин әйткәнне? — дип узсүзләнә идарә начальнигы Василий хакындагы сүзне беткәнгә санап.— Ничу участогыңны анда, бетон заводы янында тотарга. Җыелышка дисәң, артыңнан курьер йөгертергә туры килә. Җитте сиңа! Утырма анда, үзеңә бер автономия ясап.
Участокны төзелеш базасы янында тотуның үзенә күрә уңайлыклары да бар шул. Ара якын булгач, төзү материаллары ташыганда, эш икеләтә тизрәк бара. Куштылар дип кенә тик торганда, участокны кузгатып булмый, файдасыз шөгыль.
— Юк. Михаил Алексеевич, хәзергә аңа тотынмыйм, көн җылыта башлагач, төзү материалларын объектларга ташыйбыз. Менә шунда бәлки, участокны’ да...
Идарә начальнигы өстәл сугып кычкыра:
— Участогың иртәгә үк диспетчерлык каршында булсын! — Ул чагында начальник әйткәнчә эшләмәде Минсәгыйр. Тактасын түгел, шырпысын да күчермәде. Тора-бара әле бөтенләй киресенчә килеп чыкты. Бер ай үттеме, юкмы, диспетчерлык пункты утырган урынга йортлар сала башладылар. Шул сәбәпле калган участоклар да Минсәгыйр тирәсенә елышты. Василийның торак мәсьәләсен дә. күмәкләшеп, бик тиз хәл иттеләр алар. Пропилен заводы булачак урында киселгән агачларны яздырып алдылар да йорт бурап бирделәр... Ә хәзерге мәсьәлә катлаулырак. Мәскәү контрольлегендә торган объект белән шаярырга ярамый. Сызымнар белән танышканнан соң, участок начальнигы, прорабларны алып, яңа сЛъектны карарга китә. Цехлар арасында да, резервуарлар тирәсендә дә торба салучылар күренми. Траншеяларның эзе генә калган. Күрәсең, алар, чыннан да. үз эшләрен төгәлләгәннәр иде. Ә юл полотносында!.. Кырмыска оясына таяк тыкканнармыни! Бер якта куәтле скреперлар тырыша-тырыша балчык, ком-таш ташыйлар. Тагылмалы катоклар өелгән балчыкны тыгызлап йөри. Икенче якта автогрейдерлар эшли. Егетләр мастерны күреп сөйләшәләр.
— Кайчан әзер булыр икән? — ди Минсәгыйр, балчык өеменә ишарәләп.
— Берәр атнадан төгәлләрбез, дип уйлыйм.
Атна сүзен ишеткәч. Гыйльметдиновның борчулы йөзе яктырып китә.
— һа, егетләр, болай булгач, пионерларга да байтак нәрсә майтарырга өлгерәбез әле!
— Хуҗа тагын тузынмасмы соң? — ди Әхмәтшин шикләнеп.
Ахунҗанов яшьләргә хас кайнарлык белән аның сүзләрен эләктереп ала.
— Ул идарәгә хуҗа булса, участокка беа хуҗа'
— Шулай да бригадирлар белән сөйләшик эле.
Анысына барысы да ризалаша.
Менә ничә сәгать инде аларның сүзе һаман шул бер мәсьәлә тирәсендә әйләнә. Кемдер берсүзсез күчәргә тәкъдим итә. икенчесе аңа каршы төшеп кенә калмый, кызып ук китә. Стена буенда утырган Андреевның да борчуы йөзен» ♦ чыккан. Башкорт егете Миннәхмәт тә. карашын бер ноктага төбәп, уйланып уты- а. ра. Тәҗрибәле Георгий да бүген аптырап калган. Аны да шул ук сорау борчый. п
— Нишләргә соң инде хәзер безгә, нишләргә?
— Аптыраган инде! — ди. Әхмәтшин җилкәләрен җыерып куя — Күчмәсәң дә _ яхшы түгел, күчсәң дә әллә ничек... җитмәсә, кызларыма да. лагерь юлын салып ~ бетерәбез, дигән идем. Аларга хәзер нәрсә диярмен?.
Индус Әхмәтшинның сүзләре Минсәгыйрнең дә үзәгенә төште. Аның да өч кызы бар ич. Хәер, монда утырган һәркемнең баласы үсеп кнлә.
Прораб бүлмәсендә авыр тынлык урнашты. Ачык тәрәзә аша. кайдадыр, ерак- = та гүләгән машиналар тавышы, трамвайлар чыңгылдыгы ишетелә. Аларга уча сток тирәли утырткан имәннәр шавы килеп кушыла. Бүлмә эчендә тын булса да. г деньяда хәрәкәт тукталмаганын исбатлап, язгы яфраклар шыбырдаша.
Тынлыкны беренче булып Ахунҗанов Хәлим бозды. х
— Болай булмый, егетләр!
Моңарчы башкаларны тыңлап утырган Минсэгыйр күңелендә төпле бер фикер * туган иде. '
— Әйдәгез, болай итәбез! — диде ул.— Тәвәккәлләп, участокны икегә бүлә- д без! Вакытлыча.— Минсэгыйр Талипович, иң ахырдан, уенын-чынын бергә кушып * дигәндәй, бүлмәдәгеләргә карап, бармак селкеп куйды.— Колагыгызга киртләп - куегыз, егетләр, бу турыда беркем белергә тиеш түгел!..
Бер бригада яңа урында хәстәрлек эшләрен карый торды, шул ук вакытта икенче бригада лагерь юлына бетон түшәүне дәвам иттерде. Начальник сизмәсен очен, бетонга да яңа объект хаҗәтенә сорап, заказ бирделәр. Прораб Ахунҗанов исә көн саен, иртән заводка килеп, аларны кирәкле юнәлешкә җибәрә торды. Диспетчерларның «ялгышын төзәтә» янәсе.
Тегендә дә, монда да эшләр көйләнеп кенә барганда. Василий ут капкандай йөгереп, Минсэгыйр янына килеп керде. Гыйльметдинов шикләнә калды — тагын ни кирәк икән бу егеткә?
— Минсэгыйр Талипович, бригадирыбыз авырый. больницага озатырга кирәк!
— Шайтан алгыры! — дип куйды Гыйльметдинов үзалдына,— Шундый чакта кирәк бит!
Андреевның кан басымы югарылыгын ул белә иде. Аңа беренче кварталда ук путевка бирергә тиешләр иде дэ бит. нишләптер, һаман суздылар да суздылар. Иртәгә профком председателе янына кереп чыкмый булмас, ахры. Ул тиз генә куен дәфтәрен тартып чыгарды да. нидер гызгалап. Василийга сузды.
— Мә. бу кәгазьне Индус абыеңа бир. Беренче килгән машинаны туктатыгыз да. авыруны врачка илтегез. Ә син - Андреев савыкканчы — бригадир.
Василий ни әйтергә белми икеләнеп калды. Ничек инде, шулай көтмәгәндә генә? Участокта аннан башка да. Кузнецов Алексей. Хәйруллин Шамил. Хамма тов Абдулла кебек унар-уибишәр ел эшләгән кешеләр бар ич
— Минсэгыйр абый, мин бит әле...
— Объектны бригадирсыз калдырып булмый бит инде. Үзең беләсең, эш тукталмаска тиеш.
Василийның әле һаман икеләнеп торуын күреп, ул тагын өстәде
— Ә син курыкма! Ярдәм итәрбез.
...Алар этилен цехларына илтүче юлларны вакытында өлгерттеләр. Шуңа күрә дә бүген төзүчеләрнең күңелләре күтәренке. Аларның шатлыклары йөзләренә, елмаюлы күзләренә үк күчкән иде.
Борылыштан җиңел машина килеп чыкты. ТКзүчеләр аны төсеннән үк таныдылар. Ул — юллар һәм җир асты коммуникацияләре салучы дүрт идарәие бер
ләштергән «Спецстрой» тресты начальнигы Кәрим Хәмидуллович Вәлиуллинны- кы. Җиңел машина төркем янына ук килеп терәлмәде, яңа салынган бетонга җитәрәк туктады. Чем-кара елгыр «?олга»дан Кәрим Хәмидуллович белән бергә партком секретаре һәм кулына байрак тоткан профком председателе дә чыктылар. Зур җиңүгә багышланган митинг ачык дип игълан ителгәч, Кәрим Хәмидуллович сүз алды. Ахырдан:
— Булдырдыгыз! — диде ул. Гыйльметдиновның кулын кысты.— Сынатмадыгыз! «Спецстрой» трестының күчмә Кызыл Байрагы бу юлы да сезгә тапшырыла!
Тирә-юнь алкыш тавышларына күмелде. Бу алкышлар Василийга язгы ташкын шавы кебек тоелды. Ел фасылы буенча, чыннан да, һәр тарафка яз исе таралган иде. Кая карама, табигатьнең уянуы сизелә. Цехларның аерым биналары арасындагы агачлар яфрак яра башлаган, җирдә үлән шытып килә, тугайларда беренче чәчәкләр, беренче кузгалаклар күренә башлаган.
Кәрим Хәмидуллович идарә начальнигы белән участок начальнигы арасындагы конфликтны белә иде. Митинг тәмамлангач, ул әйтә куйды.
— Иртәгәдән тегендә калган эшегезгә тотыныгыз. Анысы да — безнең җилкәдә.
Участок начальнигы белән бригадир янәшә басып торалар иде. Алар, бер- берсенә карашып, мәгънәле генә елмаештылар, икесе берьюлы:
— Ә без аны күптән төгәлләдек инде! — диделәр.
— Кайчан? Ничек?
— Анысы — хәрби сер.
Кәрим Хәмидуллович аларны ачуланырга да, ачуланмаска да белми аптырап калды: вәт шайтаннар! Кайчан өлгергәннәр диген! Тантана иткәндә, бу турыда төпченү килешми иде.
— Ух сезне, партизаннар!
Ул бу сүзләре белән шелтәләү белдерергә теләсә дә. чынлыкта алар мактау кебек яңгырады.
— Кәрим Хәмидуллович, яңа объектка кайчан күчәбез инде? — диде Василий түземсезләнеп. Аның тизрәк яңа урынга, тагын да зуррак объектка күчәсе килә иде.
«Спецстрой» начальнигы — Василийга текәлде, елмаеп бармак селкеде.
— Сез болай да күчкәнсездер инде.
— Без бит әле кая күчәргә икәнен дә белмибез.
— Әнә, участок начальнигыгыздан (сорагыз ннде,— диде ул, буйга уртача гына булса да. имәндәй нык гәүдәле Гыйльметдинов ягына ишарәләп.— Киләсе айда кайда эшлисен ул биш бармагы кебек яхшы белә. Төнлә уятып сорасагыз да, әйтеп бирер.
Бу минутта төзүчеләрнең яуда җиңүчеләр белән уртаклыгы бардыр сыман тоелды миңа. Алар да. бер крепостьны алып, икенчесен штурмларга юнәлгән сугышчылар сыман, бер объектны бетерәләр дә икенчесенә юнәләләр. Минсәгыйр Талипович Гыйльметдинов егетләре изопрен каучук, изопрен-мономер, ике стадияле дивинил, бутиллатекс объектлары, этилен һәм пропилен комплексларына юл салдылар.
Бүгенгесе көндә алар Түбән Кама — Чистай арасына юл сузалар. Көн матур. Мондый көндә эшлә дә эшлә генә. Куәтле «МАЗ»лар. «КамАЗ»лар бетонны опа лубка арасына китереп аударып торалар. Кызлар аны тиешле калынлыкта тигезләгәч, өстеннән вибратор үткәрәләр. Бетон астына комташ-түшәк. җәю белән генә чикләнмиләр, җәймә урынына су үткәрми торган кәгазь дә салалар. Өстен дә җылы юрган: 20—25 сантиметр калынлыкта пычкы чүбе белән җентекләп төрәләр. Яңа салынган бетонны, кавырсыны катканчы, 28 тәүлек буена әнә шулай яңа туган баланы тәрбияләгән кебек кадерләп, һәр даим күзәтеп торалар: җылылык җитәрлекме? Суы җитешлеме? Кибәрлек түгелме? Чиләкләп койган яңгырда да юл салырга ярамый. Чөнки ул аның башын — бетонның ныклыгын тәэмин итүче цемент «сөтен» юа. Корбанова Фәһимә, Карамова Даимә, Шәмснева Сабира, Шәйхетдинова Нурания, Хайруллина Әкълимә кебек унбишәр-уналтышар ел буе юл салган кешеләр моны яхшы белә. Әнә бит, икенче смена ннде күптән
килгән, алар әле һаман бетон тирәсендә кайнашалар. Әле виброрейка астыннан сыгылып чыккан бетонны кире опалубка арасына салалар, әле юкарак ябылган төшен табып пычкы чүбен естиләр. Кайбер кыбырсыграк яшь-җилкәнчек түзми, автобус ишегеннән башын тыгып кычкыра.
— Эш сәгате беткәч, нишләп торабыз? Әйдәгез, кайтыйк инде!
— Вахта машинасы кета. Тизрәк булыгыз!
— Хәзер, хәзер!
Бетон юллар! Бу сүзләрне әйткәч, күп кешеләрнең күз алдына өстеннән ма шиналар тыз-быз чабучы, таш кебек каты юл килеп баса торгандыр. Ә сезнең үз гомерегездә бер генә тапкыр булса да. шул юлларны кулыгыз белән тотып, капшап караганыгыз бармы? Карагыз әле; ул чакта, сез. һичшиксез, гомерләрен юл салуга багышлаган кешеләрнең йөрәк җылысын да тоярсыз.