Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ КУЙГАН СОРАУЛАР...


урдан кубу булса булыр, әмма ләкин сүземне Эрнесг Хемингуэй белән Альберт Эйнштейннан башлыйм әле.
Язучы һәм физик. Беренче карашка, аларны янәшә куярга ярамый да шикелле. Ләкин, миңа калса. «Карт һәм диңгез» әсәре белән чагыштырмалык теориясе арасында шактый гына охшашлык та бар. һәр икесе иң кыска формада бәян ителгән, һәр икесе Нобель премиясенә паек булган. Һәм. ниһаять, һәр икесе бөтендөнья әдәбияты, фәне үсешенә ифрат зур йогынты ясаган.
Әдәбияттагы һәм фәндәге бу ике гигантка тукталуым тикмәгә генә түгел иде. әлбәттә. Аңлашыла булса кирәк, биредә сүз аларга тиңләшү турында бармый. Бөекләрнең гомер юлы, иҗаты, аларның тормыш ваклыгыннан һәм, ахыр килеп, үлемнән өстен кала белүләре — һәркәйсыбыз өчен зур сабак һәм гыйбрәт.
Бу җәһәттән, дискуссиядә еш ишетелә башлаган «бөтенсоюз, бөтендөнья әдәбияты югарылыгында язу» дигән тезис минем үземә беркадәр аңлашылып та җитми. Әйтергә кирәк, соңгы еллар әдәби тәнкыйтендә дә бу фикер белән күп очрашырга туры килә. Таләп куела, ләкин бәяләү критерийларына килгәндә, күп нәрсә билгесез, аңлаешсыз кала.
Журналның 3 сандагы мәкаләсеннән аңлашылганча, Рафаэль Мостафин башка телләргә тәрҗемә ителеп, киң катлау укучыларга барып ирешкән һәм популярлык казанган байтак кына повесть-романнарны зур таләпләр югарылыгында язылган әсәрләргә кертү ягында тора. Ләкин һәр популяр әсәр халыкчан була алмаган шикелле, һәр халыкчан әсәр дә. популярлык казана алмаска мөмкин бит. Моның кайбер мисалларын татар әдәбиятыннан да китерергә була. Әллә кая ерак китәсе юк: Хәсән Туфан һәм Әмирхан Еники иҗатын гына алыйк. Күз алдыбызда ич: бүгенге көнгә тикле аларның һәр икесенең Союз күләмендә көчле яңгырый алганнары юк. Алай булгач. Туфан һәм Еники иҗаты, бүген бөтен илгә яхшы мәгълүм Рәсүл Гамзатов һәм Мостай Кәрим, Юван Шесталов һәм Эдуардас Межелайтис, Кайсын Кулиез һәм Әнвәр Әлимҗанов иҗатларыннан кайтышмыни?! һич юк, әлбәттә!
һәр халыкта әдәбиятның йөзен билгеләүче әдипләр була. Югарыда исемнәре телгә алынган авар һәм башкорт, манси һәм литва, балкар һәм казах әдәбияты әһелләре дә нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә Әлеге халыклар әдәбиятының бүгенге торышы, үсеш дәрәҗәсе турында без алар иҗатына карап фикер йөртәбез. Димәк, тәрҗемә бездә дә кемнәрнеңдер хосусый шөгыле итеп түгел, ә дәүләткүләм әһәмиятле эш итеп каралырга тиеш.
Әлбәттә, бу өлкәдә татар әдәбиятының җитди генә уңышларына күз йому да
З
дөреслеккә хилафлык китерү булыр иде Мәсәлән. соңгы елларда Мөхәммәт Мәһдие». Равил Файзуллин, Ренат Харисларның русча китаплары. Туфан Миңнуллннның драма әсәрләре киң катлау укучылар, тамашачылар һәм әдәби җәмәгатьчеле-. эрасында эур кызыксыну уятты. Бу әдипләр иҗаты турында үзәк матбугатта да әледән- әле мәкаләләр күренеп тора. Күп очракта бәяләр күңелдә шатлык катыш горурлык тойгысы уята.
Бүгенге татар әдәбияты, аерым алганда, проза турында сөйләгәндә, соңгы елларда телдә гаять актив кулланыла башлаган «производство һәм авыл темасына язылган әсәрләр»гә тукталмый һич мөмкин түгел. Мондый кискен бүленеш белән һич тә килешәсе килми.
Минемчә, тема, беренче чиратта, язучыга тирән социаль-психологик анализ ясау эчен форма булып хезмәт итә. Бары кәсепче кулында гына тема «эур кодрәткә» әверелергә мөмкин. Кызганычка каршы, «актуаль тема» артына яшеренү бүген дә үзен нык сиздерә әле
Бүгенге татар прозасының иң уңышлы әсәрләре белән без, нигездә. «Казан утлары» журналы буенча танышып барабыз. Зур булмаган мәкаләдә аларның һәммәсе турында тәфсилләп сөйләү мөмкин булмаганлыктан. мин үземне аеруча нык дулкынландырган бер әсәргә, дөресрәге бер образга тукталу белән чикләнергә телим
«Казан утлары» журналының 1982 елгы сигезенче санында Мөхәммәт Мәһдиев- нең «Исәнме, Кәшфи абый!» дигән яңа повесте басылып чыкты
Иң әүвәле шунысын искәртү урынлы булыр: М. Мәһдие» элегрәк язган әсәрләрендә тышкы эффект тудыру белән аеруча нык мавыга иде Әсәр дәвамында, укучыны бераз ял иттерим дигәндәй, кызыклы вакыйга-анекдотлар да сөйләп алгалый иде. Соңгы повестенда исә язучы болардан шактый арына төшкән
Беренче карашка, әсәр механизатор Кәшфи гаиләсе мисалында авылның тарихи үсеш процессын, бүгенге хәлен тасвирлый шикелле. Авылның киләчәге мәсьәләсе дә всәрдә бөтен кискенлеге белән куелган .. Менә мин төннәр буе авыл урамындагы йортларны санап ятам: әһә, бу йорт бер-ике елдан бетә. Әһә, бу йортның гомере — күп булса ун ел. Чөнки малай чыгып китте дә шәһәргә урнашты, йортта пенсионер әти-әни генә калды. Монда өченче буын көтелми. Бетәсе хуҗалык нинди? Өченче буын көтелмәгән хуҗалык...»
Ләкин язучы шушы урында гына тукталып калса, көн кадагына сугып алудан •ллә ни ерак китмәгән булыр иде Ә чынлыкта повестьның фәлсәфәсе тирәндәрәк ята. Әсәрдә ул тирәнлек Тавис образы белән билгеләнә Кәшфи абыйның улы — Тавис әсәргә очраклы килеп кермәгән. Аның реаль җирлеге, мәгънәсе бар Карагыз, нинди парадокс гомере буе илгә. Ватанга игелекле хезмәт иткән орденлы тракторчының улы җәмгыять өчен куркыныч тип булып формалашкан Тавис — табигатькә, кешеләргә һәм хәтта үз ата-анасына кизәнергә җөрьәт итә! Ул Вөҗдан һәм Хәтердән мәхрүм ителгән Чыңгыз Айтматовның соңгы романын укыганда да без шушыңа охшаш тип белән очрашкан идек түгелме соңП Ч. Айтматов әсәрендә ул риваять формасында тасвир ителсә. М Мәһдие» повестенда исә Тавис безнең мохитта, безнең арада яшәүче буларак гәүдәләнә. Әмма һәр икәвенең язмышлары бер. алар коточкыч авыруга — хәтерсезлек авыруына дучар ителгәннәр Ләкин укучыда ирексездөн сорау туа ничек итепГ
Югыйсә. Тависнең башына Ч Айтматов әсәрендәге риваятьтәгечә, дев т и ресен • нвн тегелгән башлык та киертелмәгән бит Әти-әнисе дә — кешелекле кешеләр Бертуган аласы да әйбәт юлда: югары уку йорты тәмамлаган, зшли
Тависне тарихтан, бүгенге дөнья хәлләреннән бөтенләй хәбәрдар түгел дип тә Әйтеп булмый Ул бүгенге кендә «милитаристларга, бактериологистларга. путчистлар- са, экстремистларга каршы көрәш» баруын да факт буларак яхшы белә Ләкин шунысы бар: ул юк-бар сүз сөйләүдән, лыгырдап йөрүдән ары китә алмый
Ни өчен!
М Мөһдиев повестенда бу сорауга ачык кына җавап юк.
Ә җавап, һичшиксез, табылырга тиеш Бүгенге татар прозасының максатын тормыш куйган әнә шундый үткен сорауларга ышанычлы җаваплар зэләүдә күрәм мнн