ШИГЫРЬЛӘР
Муса дисәм
Муса дисәм, берәм-берәм чыгып, Көрәшчеләр баса сафларга.
Әзер алар дошман сипкән утны Күкрәкләре белән капларга.
Муса дисәм, кан калтырый төсле Күсе җанлы, шыпырт адәмнәр — Аларның бит җаны әвәләнгән Мәкер кушылмалы хәрамнан.
Муса дисәм, үткән буыннарның Батырлыгы килә аңыма.
Балкып кабына кызыл ромашкалар, Йолдыз арты йолдыз кабына.
Муса дисәм, нәсел-нәсәбемнең Киләчәген күрәм үрләрдә.
Олы җанлы ирләр бар чагында Төшмәс җиргә кара күләгә:
Үлем алдында да шаһбатырлар Үлемсезлек җырын җырлады. Бәла-казалардан, баскыннардан Саклап калыр өчен дөньяны.
Сыерчык бураннары
Шифалы дымнан кырларны һич мәхрүм итмәячәк.
...Юш килсен, дөрескә чыксын
Әбинең юраганы.
Бәхетле итсен кырларны Сыерчык бураннары.
Укучы сүзе
Дымга сусаган кырларга
Рәхәтләнеп яуган кебек
Җылы яңгыр шыбыр-шыбыр —
Языгыз әле, шагыйрьләр,
Дарулардан көчле шигырь: Шифа булсын йөрәкләргә, Көч өстәсен беләкләргә!.. Языгыз әле шигырьләр — Дарулардан көчле шигырь.
Урманнарга керсәм яңарам мин, Җаным, тәнем белән яңарам. Әйтерсең лә мин әйләнеп кайтам, Малай чакларыма яңадан.
Кошлар җыры, урман әкиятләре Сеңгән канга, кергән күңелгә. Алар мине ерак үткәннәргә Алып кереп китә бүген дә.
Әллә дөрес килә инде
Әбинең юраганы:
— Быел бит үзенә башка Сыерчык бураннары.
Күрерсең менә үзең дә, Кар гөжләп китмәячәк:
Сирәгәеп калган кошлар җыры, Аларда да сагыш, зар икон — Урманның да шатлык, кайгылары, Үз югалтулары бар икән.
«Бары безгә җитәр әле»,— диеп Яшәүчеләр дә бар, билгеле.
Кая инде андый бәндәләрнең Сергән кыры, чәчкән игене!..
Яратырга кирәк җир-суларны, Мирас бездән ярлы калмасын. Каралмасын оныкларның күге, Алар безне дөрес аңласын.
Исәннәргә чәчәк бирегез
Жир-әнкәбез үзенең балаларын • Тик мизгелгә гүя ярата.
Исәннәргә күбрәк әйтегез сез,— Яхшы сүзне! Бирегез чәчәкләр. Көеп барган үләннәрне дә бит Яңгыр тамчылары яшәрткән. Соңармагыз, Исәннәргә бирегез чәчәкләр...
• ’
Берәү килә, берәү китә, Буыннар алышына.
Нинди җилләр кагылмыйлар Кешеләр язмышына.
Кала ул кояш, йолдызлар Теләсә кемнән кала.
Берәүнең үзеннән соң да Йолдызы балкый ала.
Яна ул исәннәр өчен, Киләчәк өчен яна.
Яшәде — яшьнәмәде, дип Кем әйтер икән аңа!
Ай чыккан диңгез өстенә, Яктырыл, балкып тора. Дулкыннар нурга төренеп Ял итеп, ятып тора.
Ихтыяр көче җитәрлек, Дулкыннар тыйнак алар.
Дельфиннар әй яктысында Бәйрәмгә җыйналалар.
Чумалар, өскә чыгалар, Чөяләр борыннарын.
Шатланып хәбәр итәләр Диңгезнең җылынганын.
Кешеләрнец язмышында уйнамагыз
Кешеләрнең язмышында уйнамагыз, Рәнҗетүләр тотмый ул дип уйламагыз. Беләм, ачмыйм әллә нинди бер яңалык, «Ни чәчсәң, шуны урырсың»,— ди быт халык. Яманнан яман туасы көндәй ачык.— Гөнаһлардан беркайчан да булмый качып. Мәкерле җан хәтер йөртмәс, мәкер йөртер, Утларга да үзе кермәс — сине кертер. Рәнҗетүләр тотмый ул дип уйламагыз, Кеше язмышлары белән уйнамагыз.
Озаталар аны речьләр сөйләп, Табутына чәчәк салалар. Нинди генә яхшы сүзләр әйтмик, Күрешүләр юк инде яңадан.
Гомер кыска, гомер шундый кыска, Кич була да янә таң ата.
Бу дөньяда яратудан көчле Башка берәр бәхет бар микән. Җир бәхете, Ил бәхете өчен Мәхәббәт бит безне бар иткән.
КИЛ яныма
Күңелләрне ярып чыккан җырлар Хрусталь кебек зыңлый колакта. Яктылыгы йолдызларга җитә, Кайтавазы китә еракка.
Берәүләрнең җаны — зәңгәр чәчәк, Кызыл чәчәк аткан бакчада. Ә берәүләр гаме — хәрам малда, Булса — ярый... керле акча да.
Гуманлыкны башлык итеп куйсаң, Күмәр иде җирне ак чәчәккә Кара шәүлә йөрмәс иде янап Атом белән — бөек киләчәккә.
Гел хәвефтә яши әле дөнья, Гамьсезлеккә беркем хаклы түгел. Үз сүзеңне ярып әйтү кирәк, Якты булсын дисәң әгәр күгем.
Тыныч яшәү өчен көрәш бара Җирдә, күктә, океан төпләрендә.
Йөз ел күрмәгәндәй булдым, Сагындым тавышыңны. Төшләрдә күреп уянам Беренче танышуны.
Кырларда йөргән чакта да, Үрләргә менгәндә дә, Елмайганда, көлгәндә дә Ишетәм тавышыңны... Басалмыйм сагышымны.
Бар икән юләр, диярсең, Кешеләр көләр, диярсең,
Әллә ни сөйләр, диярсең,- Исең китмәсен аларга, Телләре кычытканнары Сөйләсен, әйдә сөйләсен.
Бар дөньяңны оныт та кил, Эшләреңне ташла да кил, Бу дөньяда кем бар тагын, Минем мәхәббәтемә тиң!.. Кил тизрәк, кил яныма, Минем кебек сине тагын Я әйт әле, кем сагына?
Кирәк безгә кешелеклелек фәнен Байрак ител биек күтәрергә.
Гафил булып калмыйк, вакыт безне Keren тормый, һаман ашыктыра. Җай чыкканын көтеп, явыз мәкер Күләгәдә посып басып тора
Мәңгелек бер нәрсә юк дөньяда, Матдәләрнең гомерләре чикле.. Хәзер менә Кызыл кенәгәгә Җирнең үзен кертер вакыт җитте!
Дуслар җыелган җирдә
Бер биеп аласы килә Дуслар җыелган җирдә Килешер микән соң бу эш, Алтмыштан үткән иргә? Имән идәннәрне сыгыл, Бии яшьләр уртада. Шайтаны да, гармуны да Йөрәгемә ут яга:
Сагындырып килде быелгы кыш, Сагындырып яуды карлары. Аңлашыла иде игенченең Борчылуы, аның аһ-зары
Басуларга озак кар ятмаса, Уҗымнарның хәле аяныч. Мондый чакта күзгә йокы керми, Мондый чакта кирәк таяныч.
Кайчак башка төрле уйлар килә: Нәрсә булды соң бу елларга?
Билдән яуган карны ера-ера, Бер йөрисе килә кырларда.
Явар, явар, бер яумыйча калмас, Киләчәктә безнең өмет бар.
Чаңгыларын тагып, бияләйдән, Кар яуганын көтә оныклар.
Явым-төшем җәен, кышын кирәк, Вакытында кирәк һәр нәрсә.
...Шатлыклары, борчулары да бит Безнең белән һаман янәшә!
Тирәкләр
Юл буенда тирәкләр, Кыш димиләр, җәй димиләр, Бабайлардан отыл алган Үз көйләрен көйлиләр.
Бер истәлек булсын диеп, Көч бар чакта кулларда, Утыртты безне бабайлар Тезел олы юлларга.
Бу якларның яме булып Ерактан күренәбез. Яктылыкны яратканга. Кояшка үреләбез.
Юл йөрүләр берни түгел. Сау-сәламәт кешегә. Юлаучылар бабайларны һаман искә төшерә.
Үзе китсә, төсе кала Изге җанлы кешенең. Беркайда да онытмыйлар Андыйларның исемен.
Көн арты — көн, ел арты — ел. Юл буенда без — сакта. Юлчыларга юл багабыз, Тирәк кенә булсак та.
Бер яшьлектә, бер картлыкта, Барыбер бер үләсе. Без курәсен көше күрмәс, Без үзебез күрәсе.
Тыпыр, тыпыр, тылыр, тыпыр Килә минем аяклар.
Әллә инде бер үземә Биш-<алты пар аяк бар.
Кул чабалар, көч бирәләр, Менә, диләр, молодец. Йөрәк димен махы бирсә, Минем эшләр харап ич.
Җан теләгән кеше, диләр, Елан ите ашаган.
Ничек итеп калыйм инде Кызыктан, тамашадан.
Алай-болай була калса, Дуслар гафу күрсеннәр, Чирләп түгел, ятып түгел, Биеп үлде дисеннәр.