Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨЧЕНЧЕ ВАГОН


айчандыр, кемдер әйткән иде Алсуга: тимер юлда аварияләр булганда өченче вагон һәрчак исән кала. Ни өчен нәкъ менә өченче вагон — Алсу белми иде. Әмма шул турыда ишеткәннән бирле гел өченче вагонга утырырга тырышты. Бу хәл үзеннән-үзе килеп чыкты: йөгереп, пыяла бинага керде, Казан- Васильево электричкасына автомат кассадан билет алды һәм өченче вагонга юнәлде. Шунысы гаҗәп, өченче вагонда һәр көнне диярлек Пугачевныкы кебек сакаллы, саргылт йөзле бер кеше дә кайта иде. Башта Алсу аңа игътибар итмәде, әмма «Пугачев сакал» һәр көн күзенә ча
лына башлагач, үзалдына көлемсерәп куйды. Әллә соң бу сакалбай да аварияләрдә өченче вагонның исән калуын беләме? Янә сәере шул иде: сакалбай һәрчак эскәмия аша аңа каршы утыра. Әй, утырмагае! Күргәне юктыр шул каратут йөзле, зур кара күзле, кыйгачланып килгән, карлыгач канатыдай җилпенергә торган кашлы яшь хатыннарны. Бер сабакташ егет аңа: «Алсу, синең кашларың кош канатыдай җилпенергә генә торалар»,—ди торган иде. Ә инде сул битендәге миңе турында сөйли башласа, оялтып бетерер иде: «Бу миң сиңа, Алсу, мәхәббәт алласы тарафыннан бирелгәндер, юкса үзеңә бу хәтле килешеп тормас иде. Мин синең урыныңда булсам, әллә кайчан Голливудтагы чибәрләр конкурсына барган булыр идем»,— дип, кәефе китеп йөргән чакларда, кызга тәмам канат үстереп җибәрер иде.
Әйе, әле кайчан гына унынчы класста укып йөри иде Алсу, һәм кайда диген? Башкортстанның Күгәрчен районында. Бүген исә Алсу— КАИ студенткасы Башта ул Казан авиация институтына керергә теләмәгән иде — ир-егетләр институты диделәр. Казанга килгәч, ишетеп белде: стюардессалар да хәзерлиләр икән анда. Әлбәттә, стюардесса бутам дин кермәде югары уку йортына Алсу, радист булу иде теләге, һәм булыр да! Мәктәптә әйбәт укыды, керү имтиханнарын да начар бирмәде, укуын да начар укымый. Кайдадыр дөнья читендә югалып калган Күгәрчен районында туып-үскән кызга, Казан кадәр Казанга килеп, зур уку йортларының берсенә укырга керү үзе бер җиңү иде. Кисм мәсьәләсенә килгәндә, Алсу беркайчан да күзгә бәрелердәй артык ялтыравыклы киемнәр кимәде. Яхшы укыган өчен, аннары үскәч кирәге чыгар дип. әтисе аңа сигезенче,класста ук тегү машинасы алып биргән иде. Буйга җиткәч, ярап куйды — Казанга ук алып килде- үзе тегә киемнәрне Алсу, ничек тели, шулай тегә, һәм начар да текми. Ялтыравык киенмәсә дә, курсташ егетләрнең күзләре гел аңарда. Сизә-
тоя бит ул егетләрнең карашын Бер тапкыр ана укытучылары Светлана Михайловна да игътибар итте. Яшьлеге, чибәрлеге белән башка укытучылардан аерылып торган Светлана Михайловна аны коридорда туктатты да, бер читкә дәшеп алды.
— Муртазина, жәен стюардесса булып эшләргә телисеңме? Вакытлыча. Мин үзем шуннан да әйбәт ялны күз алдыма да китерә алмыйм ♦
— Светлана Михайловна,— дип гаҗәпләнде Алсу. Гаҗәпләнмәс- х
лектә түгел: чибәр, яшь укытучыны һәрчак ыспай, купшы киенгән шә- 2 һәр кызлары уратып алган булыр. Светлана Михайловна үзе дә гади = булса да зәвыклы киенә иде. £
— Туктатуыма гаҗәпләнмә. Гүзәл кыз син, Алсу.
Алсу колакларына кадәр кызарып чыкты
— Ну-ну, гаҗәп матур килеп чыга синең бу елмаюын Сокланырлык ” Ә бит, дускаем, безнең күбебезгә әнә шул сихри елмаю, хатын-кызга * гына хас, ир-атны магнит кебек тартып тора торган серле елмаю җит- = ми Аннары йөрү дә — Светлана Михайловна ирләрчә атлап узган сту- j: дентканы карашы белән озатып калды,— Ирләрчә киенәбез, ирләрчә е; селкенеп йөрибез. Нәфислек югала бара кебек безнең затта Ә бит, * дускаем, хатын-кыз — гүзәлләрнең дә гүзәле. Мин быел җәен бер авыл- = га бәрәңге алырга бардым. Шунда бер яшь киленнең көянтә-чиләк -3 белән чишмәдән кайтканын күрдем Күрдем дә таңга калдым Мин •« үземне матур йөрим дип белә идем. Сизәм-күрәм, ир-ат теге киленгә н әйләнеп карый. Монда, дускаем, мин дә югалып калдым Мин аны су- Е дан кайтканда гына шулай матур йөри дип торам, бер тапкыр тегенең ® урамнан үткәнен күрдем Беләсең килсә, көнләшүемнән үлепләр китә п яздым Матур йөри дию генә аз булыр, аккоштай йөзә менә, йөрми, £ гүя йөрүе белән бер укыганда ятлардай шигырь яза. Бөтен гәүдәсе- z сыны, килеш-килбәте елмая-көлә. Синдә дә. Муртазина, шул килендәге хәрәкәтләр бар. Беләсеңме, кил әле син безнең тулай торакка Без анда «Гүзәллек» дигән түгәрәк оештырып ятабыз Килерсеңме?
«Рәссаммы әллә бу кеше, әллә мине ясыймы?»—дип. Алсу тагын эскәмия аша утырган сакалбайга карап алды Ул да карын нкән бит. әллә Алсудан күзен дә алмый инде? Алсуның битләренә гүя гөлләр кунды, йөзенең алсуланып китүен сизде ул — бер мәлгә генә аларнын күзләре очрашты. Алсу оялудан түбән карады, ә ул алмый карашын, һаман карап бара «Белә микән бу сакаллы адәм минем кияүдә икә- кемне?. Белсә соң! Ә ул миңа гашыйк булган булса? һи н. җүләр дә соң үзем »
Алсу өченче курста укыганда ук кияүгә чыкты Менә бер ел инде ул Насыйр белән яши. Хәзер инде Насыйр — Алсуның ире Ире ире дә. әллә нигә ияләшеп кенә китә алмын Алсу үзенә Бер караса ярата кебек, бер караса, ят кебек. Шулай ияләшәләрдер инде Кияүгә укып бс тергәч чыгарга кирәк булган да бит. Әллә нигә ашыга төште шул Ыспай, оялчан табигатьле Насыйрны күрде дә, егет көннән көн күңеленә якыная барды, ә инде әйләнәм дигәч, ияк кагудан ары китә алмады Начармы, яхшымы, Насыйрның өе бар. әнисе белән генә тора Тулай торакта да яшәп туйган иде инде. Танышулары Идел буенда булды Атна саен Алсулар Идел буена коенырга киләләр иде, шунда танышты ул Насыйр белән
Насыйр Алсуны күтәреп кенә йөртмәде Хәер, күтәреп тә йөртте һәр көн вокзалга кадәр озата килде, кнч белән кайтканда каршы алды Озата нде дә, үзе тизрәк эшенә чаба иде Насыйрның эше әйбәт, пыяла өрүче булып эшли ул Яхшы хезмәт хакы ала Бер тапкыр элек трнчка тимер юллан чыкты, тимер юлчылар өч сәгатькә якын поездны юлга төшерә алмый җәфаландылар Насыйр аны көтеп торган икән Электричка килеп туктауга, мәйданда Насыйрны күргәч, Алсу аны кызганудан гаҗизләнеп калды
— Жүләрем, шулай ярыймы инде. Ашамагансындыр да әле үзең.
— Син дә ашамаган бит,—дигән иде Насыйр, Алсуның болай да нечкәреп киткән күңелен тәмам җилкендереп.
Кыскасы, Насыйр әйбәт ир иде Кияүгә чыккан кызларның барысына да шундый ир тисә, тоташ тату гаиләләр генә яшәр иде бу дөньяда. Ә бүгенгә йөз гаиләдән алтмышы аерылыша. Статистика! Алсу ' белән Насыйр яшәрләр. Насыйр аңа хезмәт хакын тиененә кадәр кайтарып бирә. Дөрес, ул акча көне-сәгате белән Насыйрның әнисенә күчә, ләкин эш андамыни, иң мөһиме, ул аны башта хатынына кайтарып бирә
Әйе, канәгать иде Алсу иреннән Канәгать иде — кичәге көнгә чаклы. Кичә әнә шул түгәрәк сакал блокнотын онытып калдырды. Ул бик ашыгып чыгып китте. Шунда бер ир-ат онытылып калган блокнотны күреп алды да, ачып карады һәм Алсуга таба борылып.
— Сез бит бу. Танышыгызмы әллә? Мәгез, үзенә бирерсез,—дип, җавап көтмәстән, блокнотны аңа сузды
Беренче биттә үк ул үзенең рәсемен күрде. Рәссам аны шул хәтле охшатып ясаган иде, үз сурәтен күрүгә, кып-кызыл булды Алсу.
Электричкадан чыккач, ул гадәттәгечә бер читтәрәк басып, халык үткәнне көтеп торды. Бары тик мәйдан бушап калгач кына фонарь ас- тынарак килде, блокнотны ачып карады — аның йөрәге дөп-дөп тибә башлады.
Күр әле моны, икенче биттә дә, өченчесендә дә Алсу, һәм төрле күренештә, төрле кыяфәттә, гөрле киемдә. Менә ул көзге кара пальтодан, бәрхет кепкадан. Менә ул елмая, көлә, моңсуланып утыра. Менә ул электричкадан төшә, менә ул китап укый, журнал актара, каерылып, ишектән кереп килүче берәүгә карый..
Алсу блокнотны күкрәгенә кысты Шушы минуттан салам чәчле, түгәрәк сакаллы, сары йөзле рәссам аның күз алдыннан китмәде.
Өйгә ул гаепле кеше сыман кайтып керде. Насыйр аны ишек төбендә каршы алды:
— Кайттыңмы? — Гадәти хәл буларак, ул җавап көтмәде, борылып китәргә итте, әмма ниндидер бер мәлдә ирнең карашы хатынының күзләренә тукталды.— Сиңа ни булды?
— Берни дә булмады
— Күзләрең көлә, йөзең балкый. Бер-бер имтиханың алдан бирдеңме әллә?
— Әйе,— диде Алсу, гомерендә беренче тапкыр ирен алдап.
Алсу пальтосын салды, шкафка элде, ишек янындагы көзгегә күз төшереп алды. Барысы да тәртиптә кебек иде, тик менә күзләре генә чынлап та елтыр-елтыр килә шикелле.
Блокнотны Алсу дипломатына яшерде, иң аска, конспект дәфтәрләре астына салды.
Менә, күр, нәрсә ясадым,— дип килеп чыкты түр яктан Насыйр
— Ни бу? Ой! Әллә исәннәр инде?
Л.?К1,Н исән кебек. Балык та балык, алар да балык, копия.
— Аһа Чынлап та охшаганнар Карале, тач тере сыман йөзәләр.
Алсуга Насыйр ясаган әйбер ул хәтле ошамады, әмма юри исе киткән булып кыланды ул. Хикмәт шунда: аның мондый сувенирны базарда да күргәне бар иде. Графинга охшаган пыяла эчендә балыклар йөзә, алар төрле төстә һәм, җентекләбрәк карамасаң, гел тереләр сыман, рур^өста УРМ“? Базарда биш сум ™₽а Б,|Ш СУМ-диде Насыйр го
— Матур. Әни кайттымы?
— Юк. Мин аш салдым инде.
Хәзер нәрсә эшлисен белә иде Алсу. Әйе, хәзер ул бәрәнге әрчеп салыр, ит пешкәч, бәрәнге белән итне алыр да токмач өстәр, суган турар.
кипкән укроп сибәр һәм аш әзер. Бүләсе дә ишегалдында нидер эшләп йөрүче Насыйрны чакырасы гына кала Аш өлгерде, тик Алсуның Насыйрны чакырасы килмәде. Ул дипломатын ачты, дәфтәрләр астыннан блокнотны тартып чыгарды.
Әгәр дә мәгәр Алсу үзен шушы рәсемнәрдә күрмәсә. кичәле-бүгенле үлеп киткән булса, никадәр чибәр, соклангыч сылу булганын белми ♦ үлгән булыр иде. Тикмәгә генә аны рәссам күреп алмагандыр шул. Ул = чынлап та матур икән бит Күр әле моны, баскычтан төшеп килүен, jj ничек оста тотып алган. a
Аяк тавышлары ишетелде, Алсу тиз генә блокнотны дипломатына = яшерде һәм аш бүлә башлады Насыйр керде, фуфайкасын салып, ку- - лын юды, өстәл янына килеп утырды. 5
— У-у, исе син пешергән ашның! Телең йотмалы .
— Аша Әни нигә кайтмый икән инде?
— Икенче сменага калды ул. “
Ни сәбәпледер, кыен иде Алсуга Насыйр белән икәүдән-икәү генә ч калуы. Риясыз жан Насыйр моны аңламый иде Бүген Алсуның биг- п рәк тә берүзе каласы килде Ни өчен? Белми Ичмасам әнисе дә юк Ул £ булганда, килен белән каенана нинди дә булса гыйбрәтле хәл турында = сөйләшәләр. Насыйр телендә эш тә аш. £
— Тавыклар кетәгенең сәндерәсе җимерелеп төшкән икән Ясап * куйдым әле. Теге чуар тавык әтәчне сихерләгәндер, билләһи, яныннан ь да китми, юньсез. Кайберләрен суярга да вакыттыр инде, тавык = симерсә, күкәй салмый башлый, диләр бит.
Алсу дәшми, ашавын белә Насыйрның әңгәмәсен куәтләп сүз әйт- « теңме, соңыннан һич туктатам димә, качып котылып булмый башлый. ® лекцияләреңне кабатларга бирми йөдәтә. s
— Иртәгә якшәмбе, бездә яшьләр кичәсе була, барабызмы?
Алсу, башын күтәреп, иренә карый, аны ни өчендер таныш булмаган рәссам белән чагыштыра Рәссамга кимендә утыз, утыз биш яшь булыр, ә Насыйрга нибарысы егерме биш, Алсуга егерме ике яшь тулды.
Исендә, Насыйр үзләренә бик чакыргач, барырга риза булды Алар- ны Насыйрның әнисе каршы алды Әтиләре ике ел элек үпкә рагыннан үлеп киткән икән. •
— Мәрфуга атлы мин, элек Латыйп Мәрфугасы идем, хәзер әнә Мәрфуга булып кына калдым,—диде ул, Алсуны күзәтә-күзәтә. Насыйр болай да кыз янында бөтерчектәй бөтерелә иде, шуңа карамастан, әнисе аңа
— Я, нигә катып торасың, түр өйгә алып кер кунагыңны, күрсәт бүлмәңне,— диде
Анасы хуплагач. Насыйр кыз янында тагын да өтәләнә башлады Әле Алсуга чүәк китерде, әле китап, әле журналлар — чәй өлгергәнче караштыра тор, янәсе
Ана белән ул шул хәтле тату, бср-берсен аңлап яшиләр кебек күренде аңа, хәтта көнләшеп куйды кыз. Дөресрәге, үзе дә сизмәстән, егеткә булачак ир итеп карады Алты почмаклы өй. кош-корт «Ява» мотоциклы, алтын куллы Насыйр. Ул арада Насыйр пыяладан үзе ясаган хикмәтле «сәнгать әсәрләрен» күрсәтә башлаган иде' инде Менә Шүрәле, менә су йнасы, ә менә бусы — Пушкин әкиятендәге Балда
Кара чәчле, уртача буйлы, көрәктәй зур куллы, күк күзле, төз борынлы, чылгыйланып торган мыеклы эшче егет үз өендә тагын да якынрак булып киткән иде Алсуга. Хәер, үз әнкәсе әйтмешли, нигә ул ир-атка матурлык та сиртмә буй, иң мөһиме — сине хөрмәт итсен, яратсын, итагатьле, тыйнак, тыңлаучыл булсын, тагын шуңа өстәп — эчмәсә, тартмаса Ә бит Насыйр - тәмәке дә тартмый, артыгын эчми дә торган егет Кыскасы. Насыйр кебек ир турында хыялланмаган кызлар бик
аздыр, булса да, бик аздыр Насыйр исә аны бүген үк өрмәгән җиргә генә утыртмый.
Табын янына утырышкач, чәй көйли-көйли, Мәрфуга апа сорап куйды:
— Атаң-анаң кай якларда яшиләр инде, балакай?
— Башкортстанда, Күгәрчен районында. \з көннәрен болай үзләре көтәләр инде шунда
— Семьягыз ишлеме соң?
— Мин—дүртенче бала. Миннән башка тагын ике сеңелем бар. Бер анам Уфада, университетта укыта.
— Атаң кайда эшли?
— Гади эшче ул. РТСта трактор, комбайннар ремонтлый.
— Мал-туарыгыз да бармы?
— Район үзәге саналса де, зур авыл кебек ул безнең Күгәрчен. Сыер, сарык-кәҗә асрыйлар. Кәҗә мамыгыннан инәки шәл бәйли.
— Шул кәҗә мамыгыннан бәйләгән шәлне ничә тапкыр алам-алам дндем, гомер үтә, алып булмый да булмый. Латыйп мәрхүм дә алам дип йөргән булды, алалмады.
— Мин сиңа, әнием, үзем алып бирәм мамык шәлне,— диде моңа кадәр сүзгә кушылмый гына утырган Насыйр.
— Амин. Ярын, улым, шулай итәрсең,— Мәрфуга апа Алсуга текәлебрәк карады, аннары улына:—Әүвәл башлы-күзле бул, балакай,— диде.
Мәрфуга апа Алсуны күргәч тә якын итте, күргәч тә ошатты булачак киленне, моны Алсу аның «син» дип сөйләшә башлавыннан ук сизеп алды. Әнисе «башлы-күзле» бул дигәнгә тәмам оялып, кызарынып утырган Насыйр, үҗәтләнә төшеп, әнисенә үртәлеп карады, алай да аңлатмагач, тамак кырды: бу нишләвең инде, әни, күрмисеңмени улың оялып утыра янәсе.
— Ярар, ярар, колакларыңа хәтле кызарынып утырма. Үзең әйләнәм дә әйләнәм дип йөдәтә идең түгелме соң. Күп сайланма, менә сиңа кәләш. Алсу акыллым, чык әле шуңа кияүгә. Әйбәт ул үзе. кулыннан килмәгән эш юк. Бераз оялчанрак болай Анысы үтәр, баштарак атасы- мәрхүм дә шулайрак иде. Гел кулга өйрәтелгән мал иде инде, соңыннан, малакаем, ир ирлеген итте, яратты шундый итеп... һәй, аларны искә төшерсәңме. Пар күгәрченнәр кебек яшәгән идек... Күр әле моны, комачаулап торам ласа Түгелме? Бнк әйбәт. Сез дә шулай яшәрсез, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп. Укуың кайда инде, балакай? Насыйр укыйсың, дип сөйләгәнгә генә әйтүем...
— КАИда.
— Ир-ат һөнәре икән дә. Ярый, хәзер инде барысы да буталды. Хатын-кызлар ир-ат эшең башкара, ир-ат — хатын-кызларныкын дигәндәй Мин үзем дә әнә цехком булып торам Төп эшем исә — формалар ясау. Җиңел түгел эшем, авыр дип тә әйтәсем килми Ир-атның ниндие юк та, хатын-кызның — ннндие. Оялып утырмагыз сана, кайбер аналар кебек арагызга кысылып йөрмәм, менә әйтте диярсез. Ничек телисез, шулай яшәрсез Ничәнче курсны тәмамладың әле?
— Өченчедә укыйм.
— Укы Бер сүзем дә юк. Насыйр эшләгәч, шул бик җиткән. Я. ярый, оялттым да ахырысы үзегезне. Мин күршеләргә чыгам, утырыгыз, гөрләшегез, музыка тыйлагыз әнә...
— Син, Алсу, ачуланма тагын аңа,— диде Насыйр, әнисе чыгып киткәч, җиңелчә генә Алсуга кагылып.
Алсу кулын алмады, Насыйр аңа якыная төште.
— Алсу, син әнигә ачулана күрмә тагын, дим. Ул шундый инде, күзгә бәрә дә әйтә
Насыйр аны кочакларга да үрелә иде инде, кыз кисәк тайпылгач кына тыелып калды.
— Миңа китәргә вакыт инде, Насыйр Кызлар көтәләрдер.
— Кемнәр?
Чынлап та, кем көтсен аны? Беркем дә көтми. Барысы да күрде бит, үзе теләп китте Насыйр белән. Җитмәсә курсташы Маринка. «Насыйр, бер рәттән ЗАГСка да кереп чыгыгыз инде»,- дип, артларыннан кычкырып калды.
Кияүгә чыгуны бу хәтле җиңел булыр дип уйламаган иде Алсу. Әтиләренә ул озын итеп, тәфсилләп хат язды. Тегеләре ризалыкларын белдереп тормадылар, икәүләшеп килеп тә төштеләр Моны һич тә көтмәгән Алсу каушый калды
— Кияүгә чыгасың, өстеңә рәтле пәльтәң дә юк,— диде әтисе
Әтисе белән әнисе гостиницада торырга булдылар, Алсу көн дә алар янына чапты; лекцияләрдән соң туй өчен әйбер-кара алырга кирәк иде. Әтисе аңа:
— Син, кызыкай, оялма, нәрсә кирәк, әйт, әтиең тикмәгә генә бирегә
килмәде, кесәсендә мең ярым акча, әниең дә буш килмәде Ул үз акчасына апайларыңа кием-салым алыр, мин — сиңа Кем соң ул, буласы кияү диюем?
— Эшче.
— Эшче булса, әйбәт. Бик әйбәт. Дөнья тоткасы хәзер эшче кулында.
Алсу диванда утыра, әнисе белән әтисе—караватта Гостиницаны ата-ана ошатты. Казанга беренче килүләре иде, ашыкмадылар. Әнисе:
— Торыйк әле, карт, бераз, әллә яңадан килеп була бу Казанга, әллә юк,— дип сөйләнде.
— Иртәгә Насыйрларга барабыз. Сөйләшергә. Үзе чакырды,— диде Алсу.
— Казаннан чнттәрәк тора икән дә... Ярар, без әзер, алмага керерсең,—Әтисе кулына шөгыль таба алмыйча ншекле түрле йөренә баш лады. - Җәй танышалар, көз өйләнешәләр Өлгерер ндең әле институтны тәмамлагач та. Әнә Садрый Тәгъзимәсе
Әтисе тагын бик күп мисаллар китерде, ләкин Алсу, белә - ул бо- лай гына сукрана, кызының өченче курста ук кияүгә чыгуын бик үк хупламаса да, каршы түгел иде. Монда килгәч кенә түгел, өндә дә «Кыз бала ул чәчкә кебек, вакыты җиттеме — өзсеннәр Юкса корый, кибә, салкын тия башлый»,— дн торган иде.
Әтисе Уфада институтта укытучы булып эшләүче апалары Рита турында сөйләде Ритага утыз яшь инде, һаман кияүгә чыкмый, аспирантурага керде, аны бетерде, менә хәзер доктор булмакчы «Кияүгә чыксам,— ди торган нде апалары,— мин хыялыма ирешә алмаячакмын».
«Хатын-кызның хыялы — бала табу, әйбәт кияү табу. Ату хыял да хыял»,—дип тузынган иде әтисе шунда Әнә өченче кызы Алсу тотты Да кияүгә чыгарга булды. Кияү — эшче, төшеп калганнардан булмас, тулай торакта кефир эчеп гомер итми, үз йорты, үз хуҗалыгы, дигәндәй. Кыскасы, китте атаның кайгысы өченче кыздан Хәерле булсын
— Рита апаң да акча салам диде әле. Холодильник алырлар, ди Әнисе дә каршы түгел нде Алсуның кияүгә чыгуына Шулай булгач
го
Әнә шулай кияүгә чыкты да куйды Алсу. Хәзер менә дөнья көтәләр.
Алсу бәхетле иде. Насыйр аның өчен үләргә әзер, каенанасы Мәрфуга апа (ул аңа хәзер әни, ди) киленгә куанып бетә алмады Кырык яшендә ирдән ялгыз калган бу хатынга Алсудан битәр, аның ата-анасы, димәк ки, кода-кодагые ошаган иде. Эшчеләр, дөнья күргәннәр, әйбер кадерен беләләр. Килене дә әнисенә oxuiaca, бер дә ким-хур булмаслар һәрхәлдә алма агачыннан ерак төшми, диләр.
Тикмәгә генә ана күңеле сизгер була димиләр икән шул. Көннәрдән бер көнне ана кеше киленендә үзгәреш күрде. Артык чәчрәмичә генә, бәрелмң-сугыл.мый гына эш башкарган килен бер ноктага текәлә дә, үз-үзенә бикләнеп уйга кала. Насыйр, әлбәттә, берни дә белми, ә менә каенана киленендәге бу үзгәрешне шундук күреп алды Алай да сүз әйтергә базмады, ачуланышканнардыр, килешерләр, дип уйлады. Ләкин күрде-күзәтте дә улын, аңлады: ачуланышмаганнар Насыйр һични булмаган кебек яши бирә, әллә ниткән сувенирлар ясый, базарга чыкмаса да, янәшәдәге санаторийда ял итүчеләргә илтеп сата.
Ана улының бу шөгылен күрде дә күрмәде дә. Кеше буш вакытын кая булса да куярга тиештер бит инде. Ә менә киленгә ирнең бу шөгыле ошамады кебек, һәрхәлдә куанмады ул нр алып кайткан акчага. Насыйр хәзер көненә бишәр, ә кайчак егермешәр сум да алып кайтка- лый иде.
Акчасын алган саен Алсу аңа үртәлеп карый Хатыны күзләрендә хуплау күрмәгәч, Насыйр, аклангандай:
— Алалар бит. Ну, теләмисең икән, ясамыйм,— дигән булды.
Алсу дәшмәде.
Лекцияләрен кабатлап чыккач, ул Насыйр янына килеп ятты. Ире йоклый иде инде, Алсу аның тыныч кына мышнавын тыңлап ятты-ятты да, үзе дә сизмәстән көрсенеп куйды. Аның күз алдында салам чәчле, түгәрәк сакаллы рәссам хасил булды. Бүген дә шул ук өченче вагондагы үз эскәмиясендә, үз урынында утырып кайтты ул, үзе һаман рәсем ясый, «һаман мине ясый микән?»—дип уйлады Алсу.
Вагонга шул арада ике ревизор килеп керде. Рәссам аларны гүя күрмәде, ул бөтен барлыгы белән рәсем ясауга бирелгән иде.
— Гражданин, ваш билет?
Ул аларны ишетмәде.
— Гражданин, кемгә әйтәләр!—дип кабатлады ревизор. Ревизорның ишелеп төшкән корсагын хәтта формасы да яшерә алмый иде.
«Аның билеты бар,— дип уйлады Алсу - Бар. Ул хәзер аны табар».
Рәссам, ниһаять, башын күтәрде, кем әле сез дигәндәй, аптырап, ревизорга карады.
— Да, да, билет!— диде ревизор. Ул хәзер елмая, куанып елмая иде. Менә, ниһаять, билетсыз берәүне булса да эләктерде.
Рәссам кесәләрен актарды, әллә ниткән кәгазьләр тартып чыгарды, әмма билет чыкмады да чыкмады Ахырда ул сүзсез генә чалбар кесәсенә керде, бөтәрләнеп беткән өч-дүрт өчлек чыгарды, берсен ревизорга сузды.
— Надо же,— дигән булды ревизор.— Эзләп маташкан була тагын, күз буяп.
Рәссам аңа тагын өч сум акча сузды.
— Бусы нәрсәгә тагын?
— Күп сөйләшмәс өчен,— диде рәссам әкрен генә.
— Ну бу яшьләрне...
Ревизор рәссамның кәефен бозды, ул блокнотын япты да тәрәзәгә карап кайта башлады Яннан караганда аның йөзе ниндидер артистны хәтерләтә иде, бик якын, бик танылган артистны
Электричкадан алар бергә төштеләр
Алсу юри әкрен генә атлады Куып житссн иде дә, һич югы бер сүз әйтсен иде. Мәгәр ул аны куып та җитте, узып та китте, газета киоскы- ♦ сына туктап, газета алды, шунда аның кесәсеннән бер кәгазь кисәге х төште. .
' Рәссам киткәч, Алсу юри шул кәгазьне күтәрде Билет иде бу, бү- 2 генге билет. Димәк, ревизор аны бөтенләй юкка рәнҗетте. Алсу рәс- - самны куа китте, әмма аңа сүз катарга кодрәте җитмәде Алсу аңа һич х югы рәхмәт әйтергә тиеш Никадәр рәсем ясаган, әле һаман ясый Кан- ? да гына күрмәгән ул аны. Димәк, гел Алсуны күзәтеп йөргән Нигә соң үзе кача, артына әйләнеп бер сүз булса да әйтми? Ни өчен Алсуны кү- ♦ зәтеп йөргән? Нигә соң үзе кача, артына әйләнеп бер сүз булса да әйт- х ми? Ни өчен Алсуны котыртып йөри?
— Мин сезне күрәм. Күрәм,— диде рәссам, әйләнмичә генә. Рәс- ч сам Алсу белән тигезләште, дөресрәге, аны көтеп алды — Мин сезне * төшемдә дә, өнемдә дә күрәм Әгәр бу дөньяда гүзәллек идеалы бар х икән, ул — сез. Зинһар, дәшмәгез. Каршы әйтә күрмәгез Минем сездәй •сылу, гүзәл хатын-кызны беренче тапкыр күрүем Сез
Ул ниндидер сүз эзләде, тапмады, төсләр белән эш итә торган кеше _ бәлки әйтер сүзләрен әүвәл төсләрдә күрәдер Ул Алсуга текәлеп ка- к рады.
— Сез минем мастерскойга килерсезме? Мин сездән ерак тормыйм. £ Мин сезне көн дә көтәрмен. Ишетәсезме, көн дә,— ул башын түбән иде, « бер мәл аяк астына карап торды.— Сезнең арттан йөри-йөри. менә s өченче пар туфли туздырам инде, тагын ннчәне туздырасын хода \зе белсен.
Аннан үз-үзенә елмайды. Алсуны култыгыннан алды. Алсу китеп тә бара ала иде, кая инде ул ят кешедән култыклату, янәшә атлау да оят иде ана. Берәр танышы күрсә, ни күзе белән әнисенә, Насыйрга күренер. Ләкин үзе белән һични кыла алмады, ул аны гүя сихерләде, гипнозлады, аны өйдә көтсәләр дә, баруын белде Ярый әле Насыйр соңгы вакытта каршы алырга килми башлаган иде
— !^өз, төсләр ае,— диде рәссам.— Яратам көзге көннәрне, табигатьнең төрле төсләргә керә-керә чишенүен яратам. Әнә чаган, җәйләрен к^згә.дә чагылмый, көз җиттеме, гүя чәчкә ата. күз алмалы түгел үзеннән Керәбезме? Мин 'сезнең портретыгызны ясар идем Бик тә, бик тә ясарга телим мин сезнең портретыгызны
Нигә гафу үтенә инде, бара бит Алсу, тәүге куркуы да каядыр китеп югалды, әйтерсең, ул ире белән атлый иде. Әйе, ул аның бик якын кешесе икән бит. Ул аны моңа кадәр күрми генә йөргән, ә менә хәзер, хәзер ул аны үзе эзләп тапты.
Ишегалды аша уздылар, рәссам кебек үк сары чәчле кыз тәрәзәдән карады, ул да түгел, мастерской ягыннан ак муенлы эт килеп чыкты Алсу дерт итеп китте.
— Рекс, бар урыныңа. Ишетәсеңме, ни әйттем, Реке! — диде рәссам.
Хуҗасы катгый төстә боерык бирсә дә, эт этлеген итте, килеп, Алсуны иснәде һәм әкрен генә, күптәнге таныш икән дигәндәй, китеп барды
— Мин сезнең исемегезне дә беләм Элек сезне ирегез исемегез белән дәшеп каршы ала иде. Алсу бит сез?..
— Алсу. - диде яшь хатын, беренче тапкыр телгә килеп
— Әйдәгез, узыгыз менә монда.
Ишегалдының аргы башында сарай сыман зур гына нәрсә бар иде. шунда узды Алсу. Ишекне Алсу артыннан рәссам үзе япты
Тыштан артык зур күренмәгән сарайның сарай булмавы, бүрәнәдән буралган зур гына өй икәне беленде. Өйнең уртасында ук диярлек зур мич, мич башында ятак.
— Кыш көннәрендә бик туңсам, шунда менеп җылынам,—диде ул, аклангандай, җыймаган урынын калын юрган белән каплады,—Салыгыз өстегезне, рәхим итеп, өйдәгечә хис итегез үзегезне. Зинһар, оялмагыз Телисезме, мин сезнең алдыгызга тезләнәм. Мин сезнең гүзәллегегезгә әсир, һәм мин сезнең сурәтегезне ясарга телим. Аннан үлсәм дә үкенмәс идем.
— Кирәкми. Мин күрәм бит, сез — талант. Сез — зур талант. Әнә теге картинагыз, Идел буе... Бусы кем? Су буендагы нәни кыз...
Алсу, шиңә башлаган чәчкәгә су сипкәндәй, ачылып терелеп китте, һәр картина янына туктап, соклануын яшермичә рәссамны мактады.
— Мин сезне беләм, сезнең картиналарыгызны күргәзмәдә күргәнем бар...
Рәссам гүзәл хатынның бу сүзләренә каршы тыенкы гына елмайды, һәр талантка хас булган кебек, аның да бу хатынга сер булып каласы килде. Яшь чакта кеше юк кына әйберен дә зур итеп күрсәтәсе килә, ә инде халык тарафыннан таныла башлагач, талант иясе көндәлек шау-шудан, ыгы-зыгыдан читтәрәк калырга тели. Нурмөхәммәттә бу хатын әллә ниткән, моңа кадәр үзе дә аңлап бетермәгән хисләр уятты; иң гаҗәбе — бу гүзәл аны болай ук яхшы беләдер дип, күз алдына да китермәгән иде ул.
Алсуның рәсемен ясау өч сәгатькә сузылды. Алсу белә иде: аны Насыйр көтә, борчыла, үз-үзенә урын тапмый, капка янына чыгып, зарыгып көтеп тора. Ләкин шулай булуын белсә дә, ул ашыкмады. Рәссамның салмак хәрәкәтләренә карап торуы рәхәт иде аңа. Ул, үз-үзен онытып, сурәт ясый, күзләре Алсуда, ә пумала тоткан кулы
— Бүгенгә җитеп торыр,— диде рәссам, ниһаять, башын күтәреп,— Киенегез. Туңмадыгызмы?. Киләсе килүегездә мичне кызурак ягып куярмын. Тышта яңгыр, зонтыгыз бармы?
— Бар.
— Рәхмәт сезгә, сүз тыңлап килүегез өчен рәхмәт.
Ул, якын килеп, Алсуны кулыннан алды, туры итеп күзләренә карады Алсу курка калды, бу күзләрдә ниндидер көч бар иде, ул үзе дә сизмәстән аңа тартылды, туктый, үзе белән һични кыла алмады Моны һич тә көтмәгән Нурмөхәммәт каушый калды, ләкин икенче мәлдә ул инде йомшак кына итеп Алсуның битеннән үбеп алды -
— Хуш, иртәгә кадәр...
— Хушыгыз... Өченче вагонда...
һәм алар икесе берьюлы елмаештылар
Иң мөһиме — Насыйр алдында каушамау иде. Ни әйтер ул аңа? Ни дип ялганласа да, Насыйрның белүе бар: деканатка шалтыратыр, станциягә. Ул шундый. Әллә курсташ кызның туган көнен уздырырга тулай торакка кереп чыктым дияргәме?..
Алсу, йөгерә-атлый, үз урамнарына борылды, очраган бер кеше аннан: «Нишләп болай соңга калып йөрисең, чибәркәй, беләбез кемдә булганыңны!»—дияр сыман иде.
Капканы сак кына ачты, Насыйр аны кече капка артында посып көтеп тора икән, ул: «һайт!»—диюгә, тәмам өнсез калды. Куркуы, шомлануы, шикләнүе — барысы бергә җыелган иде, үзе үк ир кочагына сеңде. 1 г
— Ай, Насыйр, нишләвең инде бу, котымны ала яздың бит.
«Юк, ул миңа бер дә ят түгел, тоелган гына Насыйр минем иремә.
...Бер көн соңга калып кайту — бер хәл, ә менә бу хәл көн дә кабатлана башласа, нишләр микән ир?
Алсу еш кына ике-өч сәгатькә соңга калып кайта башлады Башта хатынының бу кыланышын уенга, яисә изге ялганга кайтарып калды- ♦ рырга теләде Насыйр — дәшмәде, күрмәгәнгә салышты, ә инде бу хәл = һәр көнне кабатлана башлагач (күрәсең, каравыллап торгандыр), Алсу ° Нурмөхәммәт капкасыннан чыгуга, аның терсәгеннән эләктереп алды ' =
— Привет!— диде ир. исе китмәгәнгә сабышып
— Сәлам,—дигән булды Алсу.
Алсу терсәген ычкындырды да тиз-тиз атлап китеп барды.
— Тукта, Алсу! .
— Кайтсаң, әйдә,— диде Алсу борылмый гына.
Насыйр аны куып җитте, янә терсәгеннән кысып тотты
— Син нишләп монда? R
— Рәсемемне ясый ул минем.
— Әһә, рәсемең ясый, димәк... һәм күптән ясый башладымы ул сине? « Алсу жилкәсен җыерды, кабат терсәген тартып алмакчы итте, әмма -
терсәкне Насыйр нык тоткан иде
— Зато мин бсләм,— диде Насыйр теш арасыннан.— Уникенче ок- х
тябрь көнне ясый башлады ул ь
Әйе, чынлап та шулап бит әле, ул көнне яфраклар коела иде, д көзге манзара. Нурмөхәммәт табигатьнең әнә шул көзге бизәкләренә ь. игьтибар итте. Шул көнне ул аның беренче тапкыр битеннән үпте, кы- £ яр-кыймас кына, Алсуның күңелен рәнҗетүдән сагаеп кына
— Беләсеңме синдәй күпме чибәрләр булганын бу мастерскойда? *
— Ничек мнндәйләр?
— Беләсеңме күпме узганын аның кулыннан синдәйләр дим
—, Белмим, белергә дә теләмим. Минем бары тик рәсемемне генә ясый ул
— Әлбәттә, ник ясамаска?!
Ирнең «беләсеңме күпме узганын аның кулыннан синдәй чибәрләрнең» дигән сүзе Алсуны тетрәндереп җибәрде, ирнең һәр сүзе йөрәгенә ук булып кадалды Чынлап та, аңа кимендә утыз-утыз биш яшьләр булыр, шул елларда кемнәрнең генә сурәтләрен ясамагандыр бу рәссам. һәммәсен үбеп озаткандыр, күзләреннән үбеп каршы алгандыр, һәммәсенә дә, бер аңа гына әйткәндәй, матур-матур сүзләр әйткәндер. Ә мин аңа ышана калдым.
«Әйе, әйткәндер»,— диясе килде Алсуның, әмма әллә нигә теле әйләнмәде. Кисәк кенә бу аңа чыннан да шулай булгандыр кебек тоела башлады. Ләкин бит ул аны үзе дә яшермәде. «Ялган сөйлисең. Насыйр. Аның миннән башка беркеме дә юк Ул ялгыз Ул бәхетсез Мин кирәк Нурмөхәммәткә, мин — Алсу. »
Алсу сүз таба алмады Нншли алыр иде ул аның өчен? Бернәрсәне яхшы белә иде Алсу: аның янында үзен аңлый торган, һәр даим хәленә кереп, йөрәк тибешенә кадәр тоеп яшәүче яраткан кешесе булырга тиеш. Ул — ялгыз. Бәлкем, Алсу — аның бердәбер куанычы, юанычыдыр. Ул аны гүзәлләрнең гүзәле итеп күрә, аннан илһам ала. иҗатына дәрт таба Көтмәгәндә тормышына килеп кергән Алсу — аңа алла да. алиһә дә, иң гүзәл хатын-кыз да Алсудан соң ул берәүне дә ул хәтле камил һәм гүзәл итеп ясый алмас Алсу аның янына илһам бирер өчен килде, чөнки чын талантка ялган гүзәллек кирәкми. Нурмөхәммәтнең нинди талантка ия булуын аңласа, бер Алсу гына аңлыйдыр Рәссам беркөнне аңа «Картиналарыма игътибар итсеннәр, талантымны таны сыннар өчен, миңа үлеп карарга кирәк»,— диде Әйе. әллә шаяртып.
әллә уенын-чынын бергә кушып, «үлеп карарга кирәк»,—диде «Юк- юк, син яшәргә тиеш, кадерлем Нурмөхәммәт абый, яшәргә! Синең яныңда мин дә үземне кеше итеп сизә башладым. Ихтимал, мин ялгышамдыр, ләкин сизәм, тоям, миндә үзем дә аңлап бетермәгән үзгәреш булды, мин үз-үземне» таптым. Моңарчы мин үз дөньяма бикләнеп яшәгәнмен, сукыр булганмын. Ә хәзер әйләнә-тирәмә — бөтен дөньяга башка күзлектән карый башладым. Искиткеч гүзәл икән бу дөнья! һәм син ачтың минем өчен бу гүзәллекне, син, Нурмөхәммәт абый».
Хыялында ул мәһабәт күргәзмә залында йөри, төркем-төркем кеше бер картина яныннан икенчесенә күчә, сокланып, картиналардагы төсләр уенын чнткәрәк китеп карап, күзәтеп тора. Алсу да, халык агымына ияреп, бер секциядән икенчесенә күчә, күңелгә шул тиклем якын булган бу таныш картиналарда моңа кадәр күрелмәгән яңа бизәкләр таба. Күргәзмәнең түрендә рәссамның соңгы иҗат җимеше — Алсуның сурәте, һәммәсен — олысын-кечесен магниттай үзенә тартып торган күз карашы, сихри елмаюы. Таң кала халык. Сүз кирәкми, төсләр, буяулар гына аңлата ала аның гүзәллеген. Ул да түгел, портрет каршына рәссам үзе килеп баса, тынып калган күргәзмә залы кисәк көчле алкышка күмелә «Искиткеч уңыш!»—диешәләр чал чәчле агайлар. «Талант!»— дип көнләшәләр яшь рәссамнар Нурмөхәммәт тыенкы гына елмая, шатлыгын уртаклашучыларның кулларын кыса, ә күзләре Алсу-ны эзли...
— Ник дәшмисең, һич югы бер сүз әйт.
Алсу сискәнеп китте, иренең җимерек кашларына, чаткылар уйнап торган күзләренә, аның беләген шатырдатып тоткан кулына карап куйды.
— Ни дисәм дә, син мине аңламассың, Насыйр.
— Кая инде безгә — каткан тезгә,—диде Насыйр, көлемсерәп, әмма күз карашында тетрәндергеч утлар биешә иде.
Алсуның Насыйрга Нурмөхәммәттәге талант турында сөйлисе килде, әмма ирнең мыскыллы елмаюы аны бу уеннан тыеп калды
— Синең каршыңда минем һичнинди гаебем юк, Насыйр. Карама миңа шул тиклем ачулы күзләрең белән, һичнинди гаебем юк, Насыйр- каем.
— Ярый-ярый, әйдә, сөйләп кара, намус, әдәп турында да онытма. Ниһаять, Насыйр кулын ычкындырды, янәшә атлап киттеләр
— Нигә телең йоттың?—диде Насыйр
— Мин сиңа бүтән бер сүз дә әйтмим, Насыйр. Мин синең белән бер дә ачуланышырга теләмим Рәнҗим мин синең бу кыланышыңа.
Ирнең кәефе юклыгын, юл буе сөмсере коелып кайтуын күреп. Алсу аңлашуны артык дип тапты —ул барыбер ышанмас
— Насыйр! Ишетәсеңме, Насыйр дим!— кайтып җитәрәк Алсу тук-талып калды, үрелеп, ирнең борчулы күзләренә карады.— Карале, Насыйр. бу турыда әнигә әйтмә, яме?
— Ни турында?
— Минем рәссам янында булуым турында.
Моны ничек аңламак кирәк? Ир тәмам аптырап калды. Әйтерсең, алар арасында берни дә булмаган, әйтерсең, ир аны ят кеше яныннан табып алып кайтып та килми.
Насыйр да туктады, Алсуны үзенәрәк тартып, хатынының күзләренә карады. г
— Ул сине яратамы?
— Җүләр. Менә җүләр дисәң дә җүләр инде.
— Әйе, мин җүләр,— дип килеште ир.— Тиле мин, тиле. Көн-төн эшләп, мин аны укытам, ә ул художник белән кети-кети уйный. Әйе, мин җүләр!
— Тимә аңа, Насыйр Ул болай да бәхетсез кеше
— һәм син ул бәхетсез кешене бәхетле итәргә булдыңмы?!
— Насыйр,— дип ялварды Алсу.— Ж.нтте бу турыда Әйдә, кайтыйк,
әни көтәдер... е
Алсуның күңелен үкенечле сагыш талкый иде Рәссам ана тагын азрак утырырга кушты, әллә шаярып, әллә чынлап бөтенләй кал дип ♦ тә ялварды. Алсу якын да килмәде, имеш, ире бар, көтәдер, борчыла- х дыр. Аңлардай кешеме Насыйр Алсуның уен-теләген, хыялын5' Юк. £ Нурмөхәммәт аны аңлар иде. а
— Әйе, ул талант,—дип, һаман тынычлана алмады Насыйр —Ә си- “ нең ирең бездарь, чүп-чәләмә, шулаймы5
— Мин сиңа алай дип әйтмәдем. J
Алсуның Насыйр белән талашасы килми иде. Гомумән, ул бүген бәхетле иде. Ә менә Насыйр моны күрми, белми, аңламый. *
— Ул миңа акча да түләргә вәгъдә итте, рәсемгә төшкәнем өчен, £ натурщица булганым өчен Минем сурәтемне Мәскәүгә күргәзмәгә жи- ч бәрергә исәбе, тиздән аның башкалада күргәзмәсе ачылачак.
Менә күр инде хәзер синең хатының нинди кеше дигәндәй, Алсу us ияген чөя төшеп, иренә карады Ире аны һәр көнне күрә, Алсу — Алсу “ инде, һичнинди үзгәреш юк. Шул ук чөенке борын, шул ук кара күз- п ләр, дугаланып киткән кыйгач кашлар, чак кына күперебрәк торган х нәни баланыкыдай нәфис иреннәр £
— Иә-йә. алай бик кәпрәймә. Подумаешь, красавица 3
Әйе, красавица, беләсең килсә. Насыйркаем, син генә күрергә телә- £ мисең Ләкин шулай дип уйласа да, үз-үзендә ят кыланыш күрел. Алсу и кечерәеп калгандай булды, баягы тәкәбберлегенең, ваемсызлыгыныц ® әсәре дә калмады. Насыйр аңа мыскыл катыш елмаю белән карап ’ тора иде.
— Бүгеннән ул йортка аяк та басмыйсың, ишеттеңме'— диде ир. кече капканы ачып, хатынны алдан жибәрде — Картинасы тәмам- ланмаса, күңеленнән ясап бетерер Талантлы булгач, фантазиягә байдыр әле
Алар болдырдан күтәреләләр иде инде Әниләре каршы чыкты
— Кая болан югалдыгыз? Ашым күптән суынып бетте
— һавада йөрдек,—диде Насыйр, әнисенең күзләренә карамаска тырышып. Алсуны алдан уздырып, ишекне япты
Өчеңне вагон, өченче эскәмия, тәрәзә янындагы урын Нурмөхәммәт үз урынында иде. Алсу килеп утыруга, алар күзгә-күз карашып алдылар Алсу теләр-теләмәс кенә елмайды Ләкин елмаюы бик сәер килеп чыкты, Нурмөхәммәт нидер сизеп, аның янына күчеп утырды Күчеп утырды да Алсуның кулыннан алды
— Ул-бу булдымы әллә, нигә болай боексын?
Нурмөхәммәт бу көнне бик сүзчән иде, Алсуга ул гомер ишетмәгән матур матур сүзләр сөйләде Алсу андый сүзләргә өйрәнеп килә иде инде, юл буе дәшмәде, аңа татлы сүзләрне тыңлавы рәхәт иде
Әле электричка туктамас борын ук, Алсу мәйданда аны көтеп торучы Насыйрны күрде. Күрде дә. йөрәге дерт итеп китте. «Нишләргә тиеш ул, нишләргә? »
Нурмөхәммәт тә Насыйрны күрде һәм Алсуга иелә төшеп
— Алсу, кадерлем, курыкма, кыю бул. Мин синең кыю булуыңны телим,— диде
129
Күңелен юл буена ныгытып кайтса да, электричка ишегеннән чыгуга, Алсуның аяклары Насыйрга таба атладылар, гүя аны кемдер култыклап алып бара иде. Ул чамалады: ирнең бөтен кеше алдында рәссамга бәйләнеп җәнҗал чыгаруы бар иде. Алсу моны теләми, аның күңелендә рәссамның изге кеше булып калуын тели ул.
— һаман шуның белән бер вагонда кайтасың икән әле,—диде аңа Насыйр, янына килеп туктауга,—Тагын бер күрсәм, беләсеңме, ниш- ләтәм мин аны?
— Син аны берни дә эшләтә алмыйсың, Насыйр. Ул көчле кеше, их-тыяры көчле аның, сиңа гына бирешерлек түгел. Әйдә кайтабыз. Җитте сиңа, кеше көлдереп йөрмә.
Алсу ирен култыклап алды, һәм алар баскычка юнәлделәр. Шул хәтле әйләнеп карыйсы килде Алсуның артына, шул хәтле күрәсе килде Нурмөхәммәтне тагын бер тапкыр Аның артыннан карап тора микән? Әмма кодрәте җитмәде.
Өйгә кайткач, Алсу үз-үзенә урын табалмый йөдәде. Насыйрның да кулы эшкә бармый, диванга утырган да каш астыннан гына хатынның һәр хәрәкәтен күзәтә, гүя ни турында уйлаганын белергә тели иде. Ирнең авыр күз карашы Алсуны чарасыз итә, ул үзен пыяла сувенир эчендәге балык кебек хис итә башлый: әле бер эшкә, әле икенчесенә тотына, әмма ни эшләргә генә керешмәсен, ирнең стенадай каты күз карашына барып төртелә.
Салмак кына, һич ни булмаган гамьсез бер кыяфәттә Алсу киштәдәге сувенирларны урыныннан күчерә-күчерә тузаннарын сөртә. Алар барысы да — бер фасонда, бер формада эшләнгән пыяла сувенир-уенчык- лар Кайчандыр Алсу исе китеп карый иде пыяла савыт эчендәге су дөньясына. «Балыкларын, балыкларын кара, Насыйр, тере диярсең, чын әгәр!»—ди торган иде Тора-бара мондый сувенирларга күнегә башлады, аларның күбесе, игезәк балалар сыман, бер-берсен кабатлыйлар «Копия, штамп»,— дия башлады Алсу эченнән генә. Ә инде Нурмөхәммәт ачкан дөньяның гүзәллегенә инангач, бу пыяла әйберләргә Алсу тыныч кына карый алмый башлады. Рәссам ясаган картиналарда җанны кузгатырлык сәнгатьчә дөреслек, чынлык күрсә, аның рәсемнәрен караган саен карыйсы килеп торса һәм күргән саен, бәхет кошы тоткандай, йөрәгең уйнавын тойсаң,— Насыйр ясаган әйберләр алар янында югалып, уңып калалар, күзгә бәрелеп торган фальшь, зәгыйфьлек күңелне биздерә иде.
Сувенирларны урыныннан күчергәндә, аларның берсе кулыннан төшеп китеп челпәрәмә килүен сизми дә калды Алсу. Хатынның һәр хәрәкәтен күреп-күзәтеп торган Насыйр бер сүз дә әйтмәде. Алай да эченнән генә: «Их, син, җебегән, әрәм иттең әйберне»,—дигән кебек Алсуга карап алды Шулай да сиздермәскә тырышты, берни булмагандай утыра бирде. Ә Алсу? Юк, ул курыкмады, жәлләмәде дә. Фальшь әйберне ватудан аның кәефе бозылмады Ул битараф бер рәвештә салмак кына хәрәкәтләр белән идәндәге пыяла ватыкларын җыеп алды, чүп чиләгенә илтеп түкте.
Ватык графин эченнән чыккан балык — тере жан түгел шул, ә Алсу жан иясе. Ул да шулай гомергә графин эчендәге балык кебек яшәр микәнни? Юк инде, хәзер дөнья аңа бөтенләй башка яктан ачылды.
«Нигә ул бүген юк, кайда ул?» Алсу вагонга кергән бер кешене күзеннән кичерә торды Ике якка эшерелеп ачыла торган ишектән бер-
туктаусыз кешеләр керәләр. Ә Нурмөхәммәт юк та юк. «Хөрмәтлем Нурмөхәммәт абый, кайда сез, кайларда йөрисез’ Мин сезне көтәм Сезгә бүген бер сүз әйтергә булдым Яратам мин сезне, яратам»
Ишекләр ачылды да ябылды, ә Нурмөхәммәт кермәде дә, күренмәде дә М$нә вагон дерт итеп китте, шулвакыт Алсуның да йөрәге кысылып куйды Вагон кузгалды, пассажирлар утырыштылар Алсу ♦ бөтенләй өметен өзде. Кинәт анын зиһене ачылып киткәндәй булды х Ул соңга калгандыр да арттагы вагоннарның берсенә утыргандыр, 2 утыргандыр да, вагоннан күчә-күчә, Алсу янына киләдер Белә бит ул S Алсуның өченче вагонда икәнен . ы
Шулай бер тукталышны үтте электричка, икенчесендә тукталды, ә х Нурмөхәммәт күренмәде дә күренмәде. т
Алсуның йөрәген үкенү, үртәлү тойгысы биләп аЛды Нигә, нигә ул теге вакытта аңа ияреп китмәде! Ә бит киткән булса, болан ук үкен- * мәс, үртәлмәс, өзгәләнмәс иде. Алсуның гәүдәсе кечерәйгәннән-кечерәя х барды, гүя ул утырган урындыгына сеңәргә тели иде Ул беркемне дә “ күрмәде, беркемгә дә күтәрелеп карамады Дөнья аңа караигы-караңгы ч булып киткән шикелле тоелды. Әле бит кайчан гына күңеле канатла- * нып оча торган иде Янәшәсендә Нурмөхәммәт кайта, Алсуның кулын 2 учына алган, күзләре белән генә нидер сөйли, нидер аңлата
Васильево тукталышы Электричка туктар-туктамас, халык, дәррәү х кубып, ишеккә юнәлде. Нурмөхәммәт белән кайтканда, Алсуның күне- ь ле рәхәттә тирбәлә иде, гүя язгы көннәрнең берендә зәңгәр күктән, к чылтыр-чылтыр килеп, әллә ниткән сихри аһәңнәр, тыңлап туймастай 2 моңнар агыла Рәссам янәшәсендә булганда, Алсу үзе дә. кош булып. л күккә ашар сыман, канатлы, күтәренке иде күңеле
Юк инде, вагоннардан төшкән кешеләр арасында да күренми ул. s Инде нишләргә? Мәйдан бушады, бар халык таралып бетте. Ичмасам. Насыйр да каршы алырга килмәгән.
Алсу әкрен генә баскычка таба атлады Шунда баскыч янында басып торган ике хатын әңгәмәсенә колак салды
— И и, ходаем, мескенкәй, өлгерермен дип уйлады микәнни
— Өлгерә алмаган шул. Япь-яшь кеше... баланы коткарган әнә, ә үзе ..
Алсу алар яныннан үтеп китте Кинәт аның йөрәге кысылып куйды «Кемгә ни булган?»— дигән шомлы уй зиһенен телеп узды, кире борылып, сорыйсы килде, әмма җөрьәт итмәде.
Алай да Насыйр каршы алырга килгән икән Вокзал бинасы янында Алсуны көтеп тора Хатыны килеп җитүгә, ул аны култыклап алды
— Нигә инде мәшәкатьләнеп йөрисең?—дип куйды Алсу «Күрәсең, бүген юк ул, тынычлан Берүзем кайтуыма үлеп шат инде син».— дип өстисе килгән иде. тыелып калды
Ләкин шатлык күрми Алсу ирнең йөзендә, чырае агарынып киткән, никтер күзләрен яшерә Авырып китмәгәе
«Нурмөхәммәт абый, кадерлем, кая булдыгыз сез, нигә Алсуыгыз белән кайтмадыгыз? Ә мин сезне зарыгып көттем керфек какмый, ишеккә карап бардым .»
Насыйр аңардан нидер сорады кебек, ләкин Алсу аны ишетмәде, аның күңеле Нурмөхәмәттә иде «Ярый. Нурмөхәммәт абый, бүген сезнең эшегез булгандыр Иртәгә без янә бергә, бер вагонда кайта баш ларбыз Мин сезгә иртәгә бер сүз әйтермен. Мин аны сезгә бик күптән әйтергә җыенып йөрим... Аны әле минем беркемгә дә әйткәнем булма ды. хәтта Насыйрга да »
...Ләкин икенче көнне дә, өченче, дүртенче көнне дә Нурмөхәммәт күренмәде. Алсу йокыдан калды, ул гел аның турында уйлады, хәтта төшләрендә күреп, уянып-уянып киткәләде Өйдә лә күп сөйләшмәде.
кушсалар — эшләде, кушмасалар, китап ачты да, укыган булып, уйланып утырды
Юк инде, бүтән болай яши алмый Бүген ул аларга үзе барачак, Насыйр сагалап торса торыр Ул аңардан курыкмый, Нурмөхәммәт абыйсы аны көтәдер . Мөгаен, ул чирләгәндер, урында ятадыр һәм өзелеп Алсуны көтәдер...
Очрашу теләге, Нурмөхәммәт белән күрешү теләге күңелен шул дә-рәҗәдә ашкындырды Алсуның, ул кайту юлында ук аңа кереп чыгарга булды Вагоннан төшүгә, бөтенләй икенче якка китте. Насыйрның каршы алуы бар иде. Бүген ул, ниһаять, тәвәккәлләде. Насыйр түгел, каенанасы үзе килсә дә, барачак иде ул Нурмөхәммәт абыйсы янына
Алсу йөгерә-атлый алар урамына ашыкты. Менә аларның кече кап-калары ачык. Бигрәк әйбәт, келә шалтыратып торасы юк. Батыраеп, ишегалдына кереп китте, туп-туры мастерскойга юнәлде. Мастерской янәшәсендәге бакчада таралып миләш үсеп утыра: тәлгәшләре ихата аша үрелгән. Миләш моңсуланып калган кебек тоелды Алсуга. Әллә соң чынлап та бер-бер хәл булдымы Нурмөхәммәт абыйга? Тизрәк атла, Алсу! Баскыч астыннан Реке килеп чыкты, Алсуны иснәде дә, күзләренә карап, койрыгын селкеп куйды һәм мастерской ягына башын борды да, еламсырап, шыңшып алды.
«Бу ни бу, ни булды сиңа. Реке? Хуҗаң чынлап та авырып ятамы әллә? Керәм. керәм, кадерлем. Әйе. әйе. ул мине көтәдер».
Мастерской ишеген ачуга, Алсуның йөзенә дымсу салкынча һава килеп бәрелде, һәрвакыт күлмәкчән йөрерлек мастерскойда нык ук салкын иде. Алсуның йөрәге жу-у ' итеп китте Мастерскойның җан өшеткеч салкын булуы, әллә ниткән ят исләр белән тулуы Алсу күңеленә әллә ниткән шом салды Нигәдер пәрдәләр тартылган, мич башындагы ятак әйберләре дә юк. Алсу сак кына түр якка узды, марля япкан картинаны ачты. Бу — Алсуның сурәте Ясап бетерә язган. «Нурмөхәммәт абый, кадерлем, мин менә килдем. Синең каршыңда мин сәгатьләр буена утырырга да ризг). Күр әле, никадәр гүзәл икән бит Алсуың! Күзләрен, күзләрен генә күрче, пичекләр охшаткан, ничекләр килештергән! Ә серле итеп елмаюын ничек итеп тотып алган. Бу елмаюда моңсулык та, мөлаемлек тә, серлелек тә бар...»
Нурмөхәммәт кагылган һәр нәрсәгә бармаклары белән тиеп-тиеп алды Алсу. Шунда карашы мич янындагы өстәлгә куелган кара тасмалы фоторәсемгә төште
Кинәт Алсуның тез буыннары бушап китте, аяк астындагы идән убылды Кара тасма үрелгән фотодан Нурмөхәммәт абыйсы карап тора иде. Бөтен тәне буйлап тетрәнү узды.
Мөмкин хәлме? Алсу бер мәлгә өнсез-телсез калды. Күкрәк түрендәге ташны ярып, күзләренә яшь бәреп чыкты
Юк, юк, бу мөмкин түгел!
Ишегалдында Реке шыңшый, ул ишекне тырный, ачмакчы була Шунда гына Алсу исенә килде Ишекне ачты Ишегалдында рәссамның кара шәл бөркәнгән әнисе басып тора иде, аны күрүгә, бөтенләй өмете өзелде.
— Әминә апа! —бары тик шулай гына дия алды, ул барысын да аңлады, барысына да төшенде. Ана иңенә төшкән кайгы-хәсрәт аның кайгысыннан күп тапкыр авыррак, хәвефлерәк иде
— Әми-и-нә ап-па!..
Алсу тотлыга, әйтер сүзен әйтә алмый, үксүдән, иңнәре калтыраудан чарасыз калып, ананың күкрәгенә капланды. Газиз башына ишелеп төшкән хәсрәттән ананың гәүдәсе тагы да кечерәеп калган кебек иде. Ана калтыранган бармаклары белән Алсуның чәчләреннән сыйпый, кайгысын уртаклашырга килгән яшь хатынның ике битеннән ала, күз
ләренә карый Карый да, чарасыздан, әлегә кадәр үзенә ят булган яшь хатынның башын күкрәгенә кыса
— Нәрсә булды, Әминә апа?
— Поезд астында калды ул, балакай. Бер баланы коткарган, ә үзе...
Өченче вагон Алсу өчен истәлекле иде. Ул элеккечә һәркөн өченче вагонда кайтты Вагонга керүгә, гадәттә, рәссам утырып кайта торган эскәмиягә күз ташлый, урын я буш була, я анда кем дә булса утырып тора Ир-ат, җитмәсә Нурмөхәммәткә охшаганрак ир кеше утырса. Алсуның йөрәге жу-у итеп китә
Ул юк инде. Ул һичкайчан әйләнеп кайтмас Ләкин аның картина лары яши.
Бүген ул вагонга кереп утыруга, киосктан алган газеталарны караштыра башлады Кисәк аның «Идел буе рәссамнары күргәзмәсе» дигән белдерүгә күзе төште Ул анда барыр, үзе белән Насыйрны да алып барыр. Картиналарны бергәләп карарлар
Насыйр аны электричка туктаган мәйданда көтеп тора иде һәм нәкъ өченче вагон туктый торган төштә
«Насыйр, Насыйр,— дидр Алсу үзалдына — Насыйр, җүләрем, яхшы кеше бит син ».
Ишектән чыгуга, Насыйр аңа кулын сузды, Алсу үзе дә иренә бик теләп тагылды
— Килеп яхшы иткәнсең, Насыйр
- Беләсеңме, Алсу, мин теге пыяла әйберләрне бүтән ясамыйм инде.
Алсу сул кулы белән ирнең ышанычлы һәм нык беләген кысты, елмаеп күзләренә карады Насыйр да. күңеле булып, хатынына ныграк елышты
Казач Васильево
1982 ел