Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАРС ШАБАЕВКА 50 ЯШЬ


лык. тирәнлек таләп итә
Табигатькә кешелекле мөнәсәбәтне һәм кешенең гүзәл табигатен яклап язган әсәрләрендә М Шабаев беренчел нигезләргә, уз буынының сугыш утында көйгән балачагына кайта
'Җирән Конрад* 'Татар хатыны». 'Сине эзлим». * Артист». 'Әби-ana» Бу поэмалардагы конкрет обризлылыкка, психологик чынлыкка, шигъри буяулар җетелегенә омтылуның нигезендә шагыйрьнең үз биографиясе, язмышы, шәхси тетрәнүләре Тормышчан рухы, ихлас кичерешләре, ил тарихын тудырышкан кешеләр хакында җырлавы белән әлеге әсәрләр бер-берсен дәвам итеп, тулыландырып та киләләр шикелле Ләкин аларның һәркайсы үз агышы, ритм-интонацияләре, үз аһәңе белән аерылып тора Шушы әсәрләре белән, М Шабаев бүгенге татар поэмалары үсешенә үзенчәлекле өлеш кертте
М Шабаев иҗаты жанрлар төрлелеге, эзләнүләр тыйгысызлыгы җәһәтеннән дә игътибарга лаек Аның Ык буйлары турындагы шигъри әсәрләре белән аваздаш 'Салда сәяхәт» повестен, балалар өчен язылган 'Мич башында биш мәче» исемле китабын укучылар яратып кабул иттеләр Бөек демократ шагыйрь Уолт Уитмен әсәрләрен тәрҗемә итүе М Шабаевның кызыклы эзләнүләренә һәм иҗади үсеш мөмкинлекләренә янә бер дәлил булды
1976 елда 'Җикән камыш», 'Онытма» һәм 'Сине эзлим» дигән җыентыклары өчен Марс Шабаев Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде Бу — шагыйрьнең халыкка хезмәт итүен тану, шул хезмәтенең югары бәяләнүе иде Ул үзе дә. тормыш һәм иҗат максатын билгеләп, бер шигырендә болаЛ дип язды
Җирем үзе җырлый!
Җир булмаса.
Халкым да юк минем, җыр да юк
Ык суларыннан көч-илһам алган шагыйрьнең иҗат чишмәсе бүген яңа көч белән чылтырый, аның җыры поэзиябезнең уртак Иделенә кушыла
Марс Шабаев иҗатын иңләп узган тип об- раз-мотивларның берсе — аның туган ягындагы Ык елгасы Ул — шагыйрьнең илһам чыганагы, туган җирне сөю тойгысы, ул — аның тормыш учагы Шагыйрьнең гражданлык хисләре әнә шул конкрет учактан ут ала, аның кешелек язмышы һәм кешелеклелек турындагы фәлсәфи уйлары әнә шул уттан үрләп китә
М Шабаев әсәрләрендә туган як елгасы — табигать һәм Ватан-ана алдындагы изге җа-ваплылык тойгысын, шагыйрь язмышының ил, халык, дөнья язмышына кушылуын гәүдәләндерә 'Озаттың син мине Чулман аша, үрләп кара. диеп. Иделдән * Җаваплылык һәм бурыч тойгысы әдипне бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә, замандашларыбызны сөендергән һәм борчыган күренешләргә алып чыга, аңардан фикердә, хистә олылык, кыю
Марс Шабаев
ШИГЫРЬ УТЫМ АЛГА ДӘШӘ МИНЕ
Килдем
Кайдан килдегез сез безгә Батмаенча диңгезгә?
Минзәләдән килдем.
Минзәләдә
Ак күбеккә баткан чияләр, Ботакларын җиргә кадәр иеп: «Бер кайтырсың, танымабыз...» — диеп, Шаулап калды...
Кыэлар-гүзәлләр дә Танымаслар, борын чөярләр!
Ык буеннан килдем.
Ык буенда
Калды мин чуммаган чоңгыллар... Калды төнбоеклар, бер төш булыл... Калды мин яраткан сары комлык: «Нәрсә икән, бала, һай, уеңда?...— Дигән төсле, моңга чумды да.
Урманнардан килдем. Урманнарда
Мин эзләгән зелпе тамыры, Мин кисәсе чабаталык юкә,— Азга түгел, гомерлеккә, күпкә!— Эреде дә зәңгәр томаннарда, Балачакны җуел калдырды.
Болыннардан килдем.
Болыннарда
Мин өзәсе юа-балтырган.
Мин кабасы сусып алсу җиләк, Мин иснисе чәчәк, нидер көйләп, Хыял-теләкләрне күл елларга Чит күзләрдән саклап калдырган.
Мин таңнардан килдем.
Шул таңнарда Каеннардан төшкән аклыклар...
Калды мин эчәсе каен суы, Калды талчыбыктай таң сылуы, Үбелмичә калды...— Үкенечкә!— Кичерелмичә калды шатлыклар...
Мин кичләрдән килдем. Кичләрендә
Салкын сулы сиртмә коега Кызлар су алырга киләләр дә, Егет куенына керәләр дә, Эреп бетә... Сөю җилләрендә Шул коега йолдыз коела...
Килдем Минзәләдән, Ык буеннан, Урманнардан, яшел болыннан...
Ал таңнардан килдем, тын кичләрдән... Авылдагы олы-кечеләрдән, Күрше-күлән, кардәш-ырудан Хәер-фатихаләр алып килдем...
Ярты җаным шунда калды минем! Шунда калды...
Тагын сезгә нәрсә әйтим инде?!
1981
Авыр...
Авыр —
Егылганны күтәрүе. Авыр —
Чөелгәнне төшерүе,
Авыр —
Канатсызга канат кую...
Җиңелрәктер таулар күчерүе.
Авыр —
Өстен булу ваклыклардан,
Авыр —
Олуг эшләр калдыруы,
Авыр —
Күтәрергә шөһрәт һәм дан... Җиңелрәктер диңгез яндыруы.
1981
Авыр :—
Яхшы гына булып яшәү,
Авыр —
һәрчак уйнап-көлеп йөрү,
Авыр —
һәркемне дә тигез күрү...
Җиңелрәктер кояшны сүндерү.
Авыр,
Авыр —
Үз-үзеңне җиңү,
Авыр —
Табу сүз җилемен-җимен...
Кул кушырып, берни эшләмичә, «Авыр» диеп сөйләү генә җиңел!
Алсу таңда, шәһәр урамыңда...
Әллә инде илаһилык иңә?
Әллә кайдан, мәңгелектән гүя, Өнме, моңмы — Сүзсез бер җыр килә...
Адымымны көйләп шул җырга, Кушылмакчы булам... Чыкмый барып! Таш диварлар көлә кубарылып, Чыңлый гүя еллар-зынҗырлар!
Кара инде: бу нинди тамашаИ— Әллә мең ел, әллә йөз ел аша Ташлар җырлый икән, ташлар ласа —
Телен бел дә, тыңлый бел генә. Тыгыз итеп терәп иңне-иңгә Тигез сафта таш урамнар килә, Җырлап килә гүя ил белән!
Ул моң-җырда — Сөембикә сылу, Ул моң-җырда — Кабан-Болак суы, Ул моң-җырда — халык уч-ярсуы, Ерак калган чорлар авазы. Унҗиденең Октябре анда Яна һаман, яна алсу таңда — Кандай кызыл Казан һавасы.
Атлар чаба,
Чак-чок чакма чага:
Тояк асларыннан чаткы чыга!
Казан шулай чаба...
Килер чорга
Ашкыналар урам ташлары. Даһиларың һәйкәлләрдән карый, һәрбер ташың, Казан, моңлы тарих — Тыңласыннар заман яшьләре.
Мин һәйкәлләр өмет итмим, шәһәр! Дан-шөһрәт көтмим һич ул кадәр... Сәгать суккач, мөмкин булса әгәр, Тик бер ташың булыр идем, дим. Төннәрендә ташлар җырлаганда, Урыным белеп кенә, мин һаман да Өн-моң булып торыр идем, дим—
1981
Карап торам да мин...
Карал торам да мин урамдагы Хәрәкәткә, ыгы-зыгыга, Бер нәтиҗә ясыйм: Казан да бит Идел кебек җанлы, зур елга.
Ага...
ага...
ага...
Халык ага —
Эшләпәләр ага, яулыклар...
Халык төрле: тик бер генә мөһер Сугыл куеп булмый халыкка.
Тышкы кием-салым, елмаюлар.
Ресторанда акча түгүләр, Машиналы һәм дачалы булу — Юк, берсе дә артык түгел лә!
t
Артык түгел адәм баласына Сөю-сөелү, кайгы-шатлыклар...
Җанның тынычлыгы, ихлас көлү Толкучкада булмый сатлыкка.
Беркемнең дә хакы юк дөньяда
Кеше хыялларын ватарга, һәрберебез — Илнең гражданины. Бурычлы без уртак Ватанга.
Кирәк түгел эшләгәнне сынау, Кемнәрнеңдер җырын тыюлар, Гашыйклардан төнне кызганулар, Ай-кояшны каплап куюлар.
Бардыр, бардыр — меңнән берәүдерме? — Әшәкеләр бардыр әле дә.
Тик ул хакта түгел минем сүзем — Керә белик кеше хәленә.
Уртак максатларга бергә-бергә Нинди мавыктыргыч атлавы! Өмет белән яши кеше җирдә, Бер карасаң — бәхет катлаулы, Бер карасаң — гади генә кебек: Яшә,
эшлә,
гомер итә бел.
Бу мәңгелек тормыш елгасының Тере тамчылары икән без...
1982
Шагыйрь монологы
Күңелем пакь.
Кулым, буялса да, Язу карасына буяла. Максатларым ачык: хакны сөйләү... Хаклык аша карыйм дөньяга.
Пегастырмы — канатлы аттырмы Шагыйрьләрнең илһам юлдашы?— Укып беләм, ләкин күргәнем юк... Мин шигырьдә үзем — Эш аты.
Өмет итмим һич тә үлемсезлек, Булдыралган кадәр җырлыймын. Кырыс шагыйрь дигән исем алдым — Җырладым бит кырыс чорны мин.
һәр чорның да үзенең шагыйрьләре — Яңа җимеш шигъри агачта. Башкалардан аерылып тора Затлылары, өзеп алгач та.
Минем эш сәгатем чикләнмәгән, График төзеп булмый хисләргә Кешелекнең кайгы-шатлыкларын Мөмкин түгел аны чикләргә
Кайчак дәшми күңел. Ул бикләнә, Ят күзләрдән кача эчкәрәк.
Ә ят күзләр, симез һәм тук йөзләр Тормый алар бер дә нечкәләп.
Асыл шагыйрь һәрчак бер бөтен ул Сүзе, үзе — барысы бергәдер.
Сүз бәһасе шигырьләрдә арта — Сез түләгез аңа бермә-бер!
Юк, артыгын һич тә сорамыйм мин — Бары күңелемә тимәгез.
Мин шигырьдә — эшче.
Эш хакымны
Тияренчә генә түләгез.
1982
Гомер утым алга дәшә мине...
Әткәм-әнкәм кабызып китеп барган Яктысында гомер утымның Тормыш китабының мин әлегә Илле битен генә укыдым.
Бүген күңелемдә — хәтерләүләр. Хәтерләүләр гомерем юлларын
Шулай, дуслар...
Шулай, дуслар, Тормыш — матур бер җыр. һәм без аны матур җырладык. Тын җитмәгән чакта сынатмадык, Дан-мактаулар көтэп тормадык
Ә кемнәрдер безне алкышлады. Ә кемнәрдер безгә табынды. Тур башында булдык без һәрвакыт Тормыш дигән ямьле табында.
Хәзер инде яшьлек юлларыннан Җилеп узган бәхет тулпары Бер сызгыру белән чабып килми.. Шатлык сараеның утлары
1982
Тоныграк яна, сүрәнрәк...
Кадерлерәк безгә алкышлар... Башкаларны күбрәк ымсындыра Офыктагы алсу балкышлар.
Хәзер инде безнең җырга иңә Югалтулар моңы, сагышлар... Борчылулар анда, шомланулар...
Сирәгрәк безнең табышлар.
Ә шулай да, дуслар, тормыш җырын
Җырлап бетерергә ашыкмыйк. Якты кояш белән ант итик без: Тормышка без үлеп гашыйк бит!
Хәтер-кинокадр, ни өчендер Тәртипләрен бозып елларның, Сүтә...
сүтә...
сүтә...
Иң кирәкле,
Әйтелергә тиеш уйларның Күплегеннән гаҗиз булгангадыр — Бер еракка китә, бер кайта.
«Үткән еллар — аккан сулар...» — диеп, Җырлата да, аннан моңайта.
Онытылып кабат актарсам да Хәтер дәфтәрләрен мин бүген — Күңелдәге кичереш-табышларның Еллар юып киткән бик күбен... Сокланып та, кайчак шукланып та Йөрелгәндер: чөнки яшь идем. Киткәннәрнең ачы тәҗрибәсен Мирас итеп хәзер яшимен. Мин бурычлы якты дөньяларга, Мин бурычлы Айга-Кояшка.
Мин бурычлы сезгә, аксакаллар,— Нинди байлык булса бу башта, Мин аларны сездән үзләштергән, Сезнең газапларны күрмичә. Юк, хйкым юк, миннән соңгыларга Бу әҗәтне кире бирмичә, Еллар тузанына күмелергә!
Мин бурычлы очкан кошларга — Гомерем күкләрендә талпынганда, Мин тырыштым кошка охшарга. Бу тормышта барысы бер тамырда: Кайгы-шатлык, яхшы-яманы. Кешелекнең парадоксларда Кайнап яши торган заманы. Илле елым миңа набат кага!
Мим ишетәм шушы набатта: Без яшибез икән кешелекнең Үткән сабакларын кабатлап. Буын арты буын килә-китә — Кире какмыйм, еллар, мин сезне. Буын алмашында, яңарышта Кешелекнең үлемсезлеге.
Тормыш китабымның соңгы бите Язылмаган... Безнең дәвамнар Оныкларда булыр...
Ә хәзергә —
Көнем якты, зәңгәр һавалар!
Гомер китабымның илле битен Тапшырам да сезнең кулларга, Алга атлыйм — иң кызыгы алда. Кичерелмәгән әле,
■ Юлларда...
Гомер утым алга дәшә мине!