Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХТИРАМ


хтирам . Бу язманы нәкъ менә шундый баш астында һәм шундый сүздән башлыйсым килде. Тән-кыйтьтә әйтергә теләгән уй-фикерне шулай башта ук чекерәйтеп алга кую бигүк урынлы саналмаса да — башкача булдыра алмадым. Чәнки рус тәнкыйтьчесе—яшь-тәшем Вадим Дементьевнең «Шигърият ялкыны" ■ дип исемләнгән әдәби тәнкыйть китабын укып чыккач та күңелгә килгән иң беренче сүз иде ул Мәскәүнең «Яшь гвардия» нәшриятында дөнья күргән, кү-ләме белән артык зур булмаган юка тышлы бу китап кай яклары белән уятты икән соң ул хисне?
Бүгенге совет әдәбиятының иң зур ка-занышы, әлбәттә, аның күп милләтле һәм күп бизәкле булуында, һәм шул хәлендә аерылгысыз бөтенне, бердәм процессны тәшкил итүендә. Бу һәркемгә мәгълүм һәм закончалыклы күренеш. Ләкин, шуңа да карамастан, тугандаш әдәбиятларның үзара мөнәсәбәтендәге һәм аралашу процес-сындагы үзенчәлекләр җитди игътибар үзә-гендә торырга, даими рәвештә өйрәнелергә тиешле актуаль проблема. Чәнки ул туктаусыз хәрәкәттә булган жанлы процесс. Әдәбият үсә барган саен, аның яңа. тагы да кызыклырак булган яклары ачылганнан ачыла гына бара. Вадим Дементьев китабы, барыннан да элек, нәкъ менә шушы гаять киң колачлы, катлаулы һәм җитди өлкәгә багышланган булуы белән җәлеп итә.
Китап танылган совет шагыйре Рәсул Гамзатовның, күләме белән кыска, әмма тирән мәгънәле, күл сыйдырышлы кереш сүзе белән ачыла. Ул да җаваплы һәм үтә әһәмиятле юнәлештәге бу эзләнүләрне яшь тәнкыйтьченең иҗади кыюлыгы дип билгели. Сүз дә юк, берьюлы бөтен совет поэзиясен күз алдында тотып, төрле ха-
• Дементьев Вадим Пламя потзки М . «Мо-лодая гвардия». 1982 лык вәкилләренең иҗатын анализлау, алай гына да түгел, аерым шагыйрьләр иҗаты нигезендә, бүгенге әдәби процессның гомум үсеш тенденцияләрен билгеләү — әйтеп бетергесез зур кыюлык һәм җаваплылык сорый торган катлаулы бурыч. Ләкин китапның «Без синең таянычың, Ватан...» дип исемләнгән беренче бүлеге белән танышкач та, ирексеэдән, автор өчен куанып куясың. Чөнки алдында куелган җитди принципиаль мәсьәләләрдә аның һәм теоретик, һәм практик яктан зур әзер-лекле. киң карашлы тәнкыйтьче булуы шундук күзгә ташланып өлгерә. Гомум- теоретик мәсьәләләрдә генә түгел, аерым милли әдәбиятларда барган эзләнү һәм үсеш процессларының характерлы үзен-чәлекләрен тоемлауда да аның шактый ук тирән мәгълүматлы булуы игътибарны җә-леп итә.
Төрле әдәбият вәкилләренең шигъри иҗатын, нигездә, бары тәрҗемәләре аша гына өйрәнгән тәнкыйтьче ышандыру кө-ченә, анализдагы тирәнлеккә ничек ирешә соң? Аның фикерләре инде әдәби тәнкыйть практикасында күп талкырлар кабатланып, шаблонга әверелә барган гомуми сөйләшүләргә генә кайтып калмыймы? — Кемнеңдер күңелендә шундый шик- сораулар да туарга мөмкин, әлбәттә. Әмма китап сәхифәләрен ачкач та алар шундук юкка чыга, һәм әлеге шик-шөбһәләр- нең шулай тиз генә юкка чыгуына сәбәпче — ул, иң элек, ихтирам хисе.
Әйе, ихтирам хисе... Вадим Дементьев китабында унике шагыйрьнең иҗат порт-реты урын алган. Дөрес, жанр күзлегеннән аларның һәммәсен дә иҗат портреты дип исемләү бигүк төгәл дә булмас. Хәер, ул хактагы сүзне кичектереп торыйк. Унике шагыйрь дигәнебез — ун милләт вәкилләре: рус, украин, белорус, таҗик, ногай. удмурт, бурят, алтай, адыгей һәм татар шагыйрьләре. Ун милләт вәкиле дип. әй-тергә генә җиңел! һәр милли поэзиянең
И
уз нигезе, уз чыганаклары, традицияләре бар. Шуның «стене Һәр шагыйрь үзе бер индивидуаль двнья Әгәр бу факторларның берсен генә искә алып җиткермәсәң дә ялгыш нәтиҗә һәм хата фикерләргә юлы-гудан котылырмын димә, һәм нәкъ менә шушы урында киң күңелле, бай рухлы тәнкыйтьчегә аның күңелендә булган зур байлык — ихтирам хисе кул суза, ярдәмгә иилә. Гомумән, шигърияткә генә түгел, аерым милли әдәбиятларга, аларның җир-легенә. нигез ташларына һәм бүгенге ха-ләтләренә ихтирам хисе бу. Төрле милләт вәкилләре арасындагы тугандаш мвиәсә- бетләргә нигезләнгән ихтирам. Чын ин-тернациональ рух белән өртелгән ихтирам хисе!
В Дементьев тәнкыйтенең бу матур үзенчәлеге, аерым алганда, адыгей ша-гыйре Налъбий, алтай шагыйре Бронтой Бедюров һәм ногай шагыйрәсе Кадрия иҗатларына багышланган бүлекләрдә биг-рәк тә тулы ачыла. Ул әлеге оч шагыйрь иҗатын, үзенең замандашлары һәм бүгенге совет поззиясе вәкилләре буларак, чиксез бәй традицияле рус әдәбиятында кабул ителгән критерийлардан чыгып кына ана-лизласа, үзе телиме-юкмы, кайбер хата-лануларга юлыккан булыр иде. Ә тәм- кыйтьче бердәнбер дорес юлны сайлый Ул һәр шагыйрь иҗатына шул халыкның язма әдәбияты һәм фольклор традицияләре аша килергә омтыла һәм шушы юнәлештә берсеннән-берсе кызыйлырак һәм гыйбрәтлерәк булган иҗат портретлар»! тудыруга ирешә. Адыгей, алтай һәм ногай халыкларының тарихын күздән уздырып, шул халыкларның фольклор үзенчә-лекләренә нигезләнеп иҗат иткән тән-кыйтьче милли әдәбиятларның үз белгеч-ләре эчен дә яңалык булырлык күзәтүләр ясый. Ул халыкларның сан ягыннан күпме булуы, язма әдәбият традицияләренең ни дәрәҗәдә зурлыгы аның эчен артык әһә-миятле түгел, һәр халыкның бай тарихы, бетмәс-токенмөс рухи байлыкларга мул авыз иҗаты һәм тугандаш совет әдәбият-лары гаиләсендә тоткан кабатланмас үзен-чәлеге, үз бизәкләре бар Тәнкыйтьче Вадим Дементьевның адыгейлы Нальбий. ал-тайлы Бронтой Бедюров һем ногай шагый-рәсе Кадриягә булган ихлас менәсәбете эне шундый принципиаль хакыйкатьне ни-гезләнгән Әмма шул урында тагы бер тапкыр автор күңелендәге милли әдәбият-ларга булган ихтирам хисен бер соклану белен искә алмый момкнн түгел. Чәнки шул ихтирам хисе белән язылган иҗат портретлары өч милли әдәбиятның талант-лы яшь вәкилләрен бөтенсоюз укучысына лаеклы рәвештә тәкъдим итә
Милли фольклор, әдәбият һәм культура традицияләренә ихтирам күзгә бәрелеп торган тышкы күрсәткеч кенә түгел, ул хис В Дементьев тәнкыйтенең һәм идея, һәм эстетик күзлекләрдән тирәнлеген, практик әһәмиятен билгели. Әйтик, халыкларның рухи чыганакларына битарафлык күрсәткән тәкъдирдә аерым шагыйрьләрнең эстетик идеалы хткында фикер йортеп булыр идеме! Юк, әлбәттә. Эстетик идеал, матурлыкны тану тойгысы иҗади шәхес формалашкан шартлардан аерылгысыз. Әлбәттә, бишек җыры булып сабый чектан ук күңелгә кергән халык авыз иҗаты әсәр-ләре монда гаять әһәмиятле роль уйныйлар Эстетик идеал формалашуга шагыйрьнең туган-үскән җире, тугай як табигате һәм хәтта андагы һава шартларының да актив тәэсир итүен оныту ярамас. Тәнкыйтьченең еледән-әле илебезнең теге яисә бу тәбәгена барыл чыгуы, сәяхәтләр һәм күңеленә сеңел калган очрашулар турында искә алуы, үзенең истәлекләре белән уртаклашуы бер дә юкка гына түгел. Әлеге сәяхәтләрдә тәнкыйтьче шагыйрьне иҗатка рухландьргаи чынбарлык белем күэге-күз очраша һем. нетиҗаде. аның белен фикер алышу, бәхәсләшү хокукын яулый. Бу күзлектен аның Таулы Алтайда булуы турындагы язмалары һәм Бронтой Бедюров шигъриятенең нигез чыганаклары хакында уйланулары аеруча гыйбрәтле. Бу шагыйрь иҗаты хакындагы аерым фикер-ләрен тәнкыйтьче аның туган җире буйлап сәяхәттә, аны иҗатка илһамлаидырган та-бигать белән очрашуларыңда шәхсән ки-черә, яңабаштан үз күңеленнән уздыра. Нәтиҗәдә. талантлы алтай шагыйренең иҗат казанышлары белән бер очтан, аның кайбер җмтошсеэлеклере хакында да ике-ләнмичә фикер йәртә. Калемдашебез Вадим Дементьевның әлеге иҗат тәҗрибәсе күп кенә тәнкыйтьчеләр эчен бер үрнәк буларак тәкъдим итүгә лаек Чәнки. яше- рен-батырын түгел ич, без тәнкыйть мә-каләләрендә чамадан тыш дил әйтерлек әдәби текстка ябышып ятарга күнәкмен. Ә ул строфа артында, ул юллар артында нинди иҗади шәхес һәм нинди тормыш материалы тора — анысы, кагыйдә буларак, игътибардан читта кала Шагыйрьне шәхес буларак формалаштырган чынбарлык, аңа иҗат канатлары биргән, аның матурлыкка
соклану һәм матурлыкны танып белү той-гыларын уяткан урман-кырлар, тау һәм су буйлары ич, Әдәби-нәфис әсәрләр хакында фикер йөрткәндә боларны ничек искә алмаска кирәк, гүзәллекнең беренчел чы-ганакларына битарафлык күрсәткән тән-кыйть— тәнкыйть буламы икән?..
Рус тәнкыйтьчесе Вадим Дементьевның «Шигърият ялкыны» дип исемләнгән кита-бын укыганда күңелдә әледән-әле шундый сорау-уйлар рефрен булып кабатланып торды. Чынлап та. илебезнең төрле төбәк-ләрендә яшәгән шагыйрьләрнең иҗаты ха-кындагы сөйләшү, һәр очракта дип әйтер-лек, аерым милли әдәбиятларның кабат-ланмас үзенчәлекләре һәм үсеш законча-лыклары хакындагы җитди сэйләшүгә әве-релгән. Таҗик шагыйрәсе Гәлрухсор Са- фиеза бай шигъри традицияләре булган Көнчыгыш поэзиясенең талантлы бер вә-киле буларак күз алдына килеп басса, бурят кызы Галина Раднаева җитди иҗади эзләнүләре, бурят шигъриятенә алып кил-гән яңа бизәкләре белән игътибарны җәлеп итә. Себердә туып үскән рус шагыйрәсе Татьяна Реброва исә шулай ук кызыклы эзләнүләр чорын кичерә. Әмма әле аны үз иҗат индивидуальлеген тулысымча ачкан дип тә әйтеп булмый, әлегә Татьяна ихлас тойгылар белән өртелгән мәхәббәт лирикасында кызыклырак. Белорус шагыйре Владимир Некляев гражданлык тойгылары һәм БАМ төзүче яшьтәшләре тормышын чагылдырган колачлы поэмасы белән аерылып тора. Украин егете Михайло Шевченко иҗаты да тирән гражданлык рухына нигезләнгән. Әмма аның лирикасы җир. игенче язмышы турындагы уйлану-лардан гыйбарәт. Тәнкыйтьче, шул рәвеш-ле, рус шагыйре Николай Дмитриев,' удмурт шагыйре Владимир Романов һәм җитди эзләнүләр чорын кичергән белорус шагыйре Петр Кошель кебек яшь талант-ларның да иҗат үзенчәлекләрен, күпмил-ләтле совет поэзиясенә алып килгән яңа-лыкларын билгели.
Гомумән. Вадим Дементьев китабында бүгенге совет шигъриятендә торган саен исемнәре ешрак һәм ышанычлырак яңгы-рый барган, киләчәкләре тагы да зуррак булган байтак яшь шагыйрьләр иҗатына киң урын бирелгән, һәм шулар арасында якташыбыз, татар шагыйре Равил Фәйэул- линга да махсус бүлек багышланган булуы безнең өчен исә икеләтә куанычлы. Тәнкыйтьче татар шагыйренең фәлсәфи лирикасына югары бәя бирә. Равил Фәй- эуллинның тынгысыз эзләнүләре соңгы ел-лар татар поэзиясендә генә түгел, бөтен-союз күләмендәге шигъри хәрәкәттә дә игътибарга лаек урын алып тора, диелә китапта, һәм шунда ук бүгенге татар поэ-зиясендә аның бер ялгызы булмавы ис- кәртелә. Автор Гәрәй Рәхим һәм башка татар шагыйрьләре иҗаты хакындагы аерым фикерләре белән уртаклаша. Гому-мән, бүгенге татар шигърияте хакында В. Дементьев һәрчак югары фикердә булды. шуңа күрә әлеге хезмәтендә дә ул бай традицияле поэзиябезне аерым бер ихтирам белән даими рәвештә күз уңында тота. Татарстанның гүзәл табигатен, андагы якын дусларын һәм истәлекле очрашулар-ны һәрчак күңелендә йөрткән тәнкыйтьчегә күңелдә шулай ук ихтирам хисе уяна. Татар шигырен ул нәкъ безнең кебегүк яратып, үз итеп оригиналдан укып өйрәнгән диярсең — фикерләре оригиналь, күзәтүләре гыйбрәтле.
«Шигърият ялкыны» хакында сөйләшеп тә, тәнкыйтьче В. Дементьевның язу үзен-чәлеге һәм профессиональ осталыгына игътибар юнәлтми калу мөмкин түгел. Чөнки әлеге китапта урын алган һәр иҗат портреты форма җәһәтеннән дә бер ори-гинальлеге белән игътибарны җәлеп итә, Әйтик, адыгей шагыйре Нальбий иҗатына багышланган бүлектә шагыйрьнең үз хат-лары тәнкыйть мәкаләсенә фикри динамика һәм композицион бөтенлек альт килсә, бурят шагыйрәсе Г. Раднаеаага адресланган ачык хат шигърият хакындагы сөйләшүгә эчкерсезлек, ихласлык һәм күңел җылылыгы өсти. Ногай шагыйрәсе Кадрия иҗатына багышланган сәхифәләргә дә шундый ук ихласлык һәм эчкерсезлек хас. Тәнкыйтьче бу очракта шагыйрьнең үзе белән түгел, ә күңелендә сакланып калган якты образы белән серләшә сыман. Кадрия лирикасына аеруча хас булган үзенчәлек — ихласлыкка мөрәҗәгать итеп, Вадим бу очракта да укучы күңеленә юлны җиңел таба Кадриянең әйтергә теләп тә әйтергә өлгермәгән җылы, ягымлы сүзләрен җиткерергә тели ул безгә. Рус шагыйре Николай Дмитриев иҗаты хакындагы бүлек тә форма оригинальлеге күзлегеннән аерым игътибарга лаек. Бу очракта тәнкыйтьче яшь шагыйрьне аның остазы, танылган шагыйрь Николай Старшинов бе-лән янәшә куеп өйрәнә. Ул, әйтерсең лә. яшь шагыйрьне үзенең остазы белән бәхәскә чакыра. Буыннар арасындагы бәйләнеш хакында уйлануларны эченә алган
бу мәкалә— әлеге форма үзенчәлеге бә-рабәренә— зур поэзия хакындагы җитди сөйләшүгә үскән. Китапта юлъязма һәм сәяхәт формасында, әңгәмә. фикер алышу һәм уйлану характерында язылган бүлек-ләр, үзара аралашып килеп, гаять кызыклы бер бөтен ансамбльне тәшкил итәләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә «Шигърият ялкыны» турында — мәкаләләр җыентыгы дип түгел, ә китап дип әйтү кулай күренде.
Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы дибез. Рус тәнкыйтьчесе Вадим Дементь-евның Мәскәүнең «Яшь гвардия» нәшрия-тында чыккан яңа әдәби тәнкыйть китабын укыганнан соң тагы бер кат күңелне Ватаныбыз һәм аның кырларында чәчәк атучы күпмилләтле совет әдәби с -, белән горурлану хисләре били. Шуңа күрә дә милли әдәбиятларга бер дәрәҗәдә олы ихтирам белән мөрәҗәгать иткән тәнкыйть че яшьтәшемне, иҗади уңышы белән кот-лап, аның кулын кысасы килде. Әлеге ре цензия ихтирам билгесе булсын.