ГОМЕР УРТАСЫННАН ХАТЛАР
Цикл-*поэма
Багышлау
март 1983
Яшьтәшләрем, сезгә бу җырларым — бу багышлау, мөрәҗәгатьләрем сезгә, илдәшләремә!
Сезгә иде минем һәр китабым (һәр китабым — ихлас бер хисабым!)— хистәшләремә, фикердәшләремә, сезгә — минем егерме ел янып, җан атканым — шигырьләрем, һаман дәвам иткән бу хатларым'
Сезгә, туган төбәк малайлары! Сезгә, безнең мәктәп принцессалары авылда бер булган горур кызлар — еллар аша сезгә барсын элек әйтелмәгән сүзләр Бу хатларым — сиңа, минем буын!— Сезгә: соңгы тапкыр, бәлки, яланаяк урам чирәмендә үскәннәргә, әтилеләр, әтисезләргә, катык тәмен онытмаганнарга. авыр елларда да
гел шат булганнарга, чабата үрә белгәннәргә.
шуны киеп, кичке уенда биеп, җырлап, иң дәртле җан булып йөргәннәргә! Сезгә, яшьтәшләрем авыл ас, йолдызлары тулы якты хыял белән чынбарлыкка горур килгәннәргә. Күкрәк ачып, тормыш давына кергән пакь, беркатлы, сабый күңелләргә! һаман оптимист кыз. егетләргә'
Инде күптән дөнья йөген тарткан сафташларыма.
сабырлана барган хезмәттәшләремә.
кыр батырларына, райком секретарьларына, гади эшчеләргә —
барлык яшьтәшләремә!
Инде чал чәчлеләр. яки пеләшләргә, карьера өчен түгел.
идеал өчен көрәшүчеләргә — ахыргача бергә!— дигән теләк белән янган фикердәшләремә...
Сезгә, сезгә минем мәхәббәтем!—
Бәлки.
күңелегездә туган сүзләр әйләнгәндер минем сүзгә?! Минем хисләр әйләнсә иде сезнең хискә!
Шуңа —
алып кайтсын сезне
шигъри мөрәҗәгатем
туган елыбызга
(Дуңгыз елымы у л. эт елымы?
Әллә елан елы булды?) Кырык бергә!
Бу җырларым — еллар буе язган, әле ахыры юк бу хатларым — сезгә, кырык беренче елгылар! Яшьтәшләрем, сезгә!
Егерме яшьтә бер уй-хат
март 196!
Мин туганда дөнья тын булган.
Башта —
давыл булган, буран-кар торган.
Аннан тынган.
Мартта
аязган да көннәр — мин туганмын...
Әнкәй раслый ала
мин туганда дөнья тын булганын.
Мин туганда дөнья тын булган.
Ләкин күрдем мин дә давылны да. салкын, карын да — барын да!
Тудым — кырык бердә.
Үстем — ак чәүкәләр булып кара хәбәр — сугыш хатлары очкан авылда, димәк, давылда..
Мин давылның ни икәнен беләм. ахры шуңа аяз көннәрне сөя минем җаным!
Җырларым да — аяз көннәр, кояш бүләге — тыныч таңнар,
сөю гөлләре!
Әйе, аяз күңел чәчәкләре!
Ахыргача — ышанам — минем җырлар аязлыгын яклар көннәрнең.
Ә давылның ни икәнен беләм...
Мәхәббәт турында баллада
апрель 196'1
Яшьлегемә хат
ноябрь 1964
Мин күрергә телим сине —
мине
аңламаганнарның беренчесен — аңламаганын да яшермичә, алдамаганнарның беренчесен!
Ә ни өчен?
Җанда яра булып калгансыңмы? Сызлап, һаман сагындырасыңмы? Күңел моңнарымны тик син сабый йокысыннан
уяталгангамы?
Әллә
үзең шул моңнарда калгангамы?
Минем ялгышларны, кыен язмышымны әллә каян,
алдан күрә алгангамы?
Шуңа, качып, юл башында калгангамы?
Мин күрергә телим — мине, ахры, аңлый алганнарның беренчесен.
Урманда кыргый алмагач Ялгызы үсте.
Язын чәчәк койды, көзен Алмасы пеште.
Яратып ачы алмасын,
Аның янына
Килеп йөрде бер малай, кыз — Якын авылдан.
Җыр суздылар алма өзгән,
Бүлгән чагында...
Үсеп җиткәч аерылдылар — Чор юлларында
Яңгырый җырлары Ватанның Төрле ягында...
Кыз беркөнне туган җирен Төшендә күрде.
Гүя ул иң газиз моңын
Югалткан иде
Гафу сорап, алмагачы
Янына килде:
Искә төште якын көйләр!— Шатланды, көлде...
...Шушы ук төш шул ук төндә Егеткә керде
Тыныч бәхетеңә кагылмыйча, сиңа рәхмәт әйтеп бары, кире китү өчен,— мин күрергә телим сине...
Бәхет турында хат
август 1969
Ахры, кызыгасың булыр: — «Янып үтә һәрбер көнең, нинди бәхетле син!» — дисең, дустым минем.
Әй, ул бәхетем — пәрдә япкан тәрәзәле серле күңел йортым минем! Беләсеңме, шул бәхетне — җанны баскан уйлар, мәшәкатьләр йөген, бәгырь өзеп туган җырның үзен — кызыгам кайчак!— кемгәдер мин бирер идем. Иңенә салыр идем берәрсенең, качар идем — әкияттәге кебек, «Хәзер алма алып киләм, көт»,— дип китеп;
әй торса иде, тирләп, арып, сабыры бетеп.
Мөмкин түгел бу эш! Өлешемә тигән көмеш — булса да авыр, зарланмый, мин күтәрергә тиеш!
Бары да монда: шатлык, газап, көлү, яшем — белми тудым, инде барысын күреп яшим. Әмма кайчак уйлап куям: бәхетемне мин көнләүчегә тик беразга, күтәреп карарга гына бирер идем.
Ә югыйсә, гомер әлегә матур уза: мин язмыштан, бәхетемнән — исән чакта үзем куйган, үз җиремә үзем үк утырткан көмеш баганамнан риза...
Марс авылы малайларына
октябрь 1975
Сагынам сезне, Марс малайлары, яшьтәшләрем, димен, үстек тә без таралдыкмы — төрле тарафына илнең?
Авыл — сабыр, каргамый ул үзен ташлап киткәннәрне.
Тик, каены төштә — кара, моңсу... үпкәләгәнгәме?
Ә имәннәр? Безнең «ахирәтләр» алар исәннәрме?
Шаулап үсәләрме?
Балачакның авыр истәлеге: давыл узган төштә, яу ирләре кебек, нык имәннәр егылганы истә...
Гаҗәпләндек: шул урында азак яшь имәннәр үсте!
Орлыктанмы алар? — үсентеләр тамырданмы китте?!
Яңа урман үсте!
Яшь имәннәрне мин искә алам сагынганда сезне;
әтиләргә алмашка без үстек!— Тамыр — җирдән безнең!
Күптән ирләр булдык... «Ахирәт»ләр — имәннәр дә — ирдәй!
Яңа буын — җиргә!
Урман — ныклы терәк, ышык безгә, ә без терәк — илгә!
Шушы чагыштыру (яңа димим!) егерме ел инде уйда минем: күңелемә килә...
Ул, үзенә бер поэма сорап, шакый күңелемә...
Яшь имәннәр тамыр җибәргәндәй, җырлар туа килә...
Алар үсәр... Каты салкында тик нык имән дә үлә!
Имән кебек нык дусларым минем! инде арада юк яшьтәшләр бар... Ә яшәрбез, димен!
Төрле тарафларда үтибез без вазифасын илнең!
Нинди уйлар, нинди гамьнәр сездә? Я, сөйлә әле, Рәис, сөйлә, Илфир?
Сез соң— Илмар, Вилмир?! (Сагынуым, бу исемнәргә син үзең шигърилек бир!) Хыялларны, куркып кына, яшьтән сезгә ача идем...
Сез һәрвакыт хупладыгыз мине, яшьтәшләрем минем!
Бер көн, кайтып Марс урамына, җырлап йөрсәк имәннәр янында чал чәчле биш егет — яшьтәшләрем, акларсызмы мине? Аңларсызмы бу хат-шигыремне?
Тик сезгә баш иеп, бары сезнең сүзгә, хак тәнкыйтькә ышанырмын кебек...
Сагынам сезне, Марс малайлары...
Яшьтәшләремә—татар шагыйрьләренә
март 1981
Кырыкберенчеләр, әй яшьтәшләр! Күрегез: җиттек ләса кырык яшькә; Ераклаша елга башланган җир, Ярлар бер-берсеннән ераклаша.
Ашмый йолдызларга — Җыр да
Җиргә төшкән инде — гадиләшә.
Кырыкберенчеләр, без дә кырык яшьтә!
Сержант улы
17 март 1983
Кайта-кайта өйрәнсәм дә утыз икедә өзелгән бик кыска гомер юлың, яуда ятып калган әткәм, (иңемдә һаман кулың) кырык яшемдә белдем тик: сержант булгансың икән бит!— Мин, димәк, сержант улы...
Солдаттан маршалларгача сынады сугыш юлы ирләрне — сайлап тормады, юл иде ялкын тулы...
Атакага иң-иң алдан барганын беләм сержантның, мин — шундый сержант улы!
Фронтовик гаиләсе дип, әткәй, әнкәйне, өч улыңны юккамы кайгыртты Ватан? Сыйпады баштан, кулын йөрәктә тойдык: җылы...
Нигә генерал булмасын яуда үлгән ир баласы — солдат, я сержант улы? Батырлар тыныч йокласын,
шикләнмәсен: балалары ата юлына тугры!— барсы да — Ватан улы!
Без дә үстек, ирләр булдык, юл, максат — ачык, туры... Өчебезнең дә улы бар, улларның горур җыры:
— Бабай батыр сержант булган, әтиләр — сержант улы...
Хәрби киемнәнме, юкмы, без — илнең терәк-кулы, Шәһәрдә, авыл, походта — һәр җирдә кирәк кулы. Әткәйләр үрнәге — изге, без — мәңге сержант улы! ...Мин илнең шагыйрь солдаты, юл — бөек Ватан юлы.
Илледә, йөздә дә яшәр горур хис — күкрәк тулы; безнең дә яшәү — атака! Әйтермен гомер буе:
— Бул, җырым — солдат җыры! Минем әткәй сержант булган — һөҗүмгә барганда үлгән...
Мин, дуслар, сержант улы!
Ә бит
Әле дә сискәнәләр кебек кешеләр:
— Без — кырык беренче елгы,— дисәк,— кырыкберенчеләр...
Үсеп җитә инде безнең уллар, Шундый матур алар туган еллар, Моңсулыкны белмәс Алар язган җырлар!
Ә без кешелек хәтере өчен һаман тере яра төслеләр. Түгел ләкин бәхетсезләр: Тормыш шундый матур ләса, яшьтәшләрем! Улларыбыз — әтилеләр, Кырык яшьтә без дә, кырыкберенчеләр!
Атлар турында уйлану-хат
февраль 1982
Яшьтәшләрем! Кайда икән безнең балачакта менгән очкын-атлар? Болыннардан эзлим, кайтсам, күренмиләр. Кайда алар?
Адреслары бармы, язсам хатлар?
Әй, кайда сез, «Сандугачлар», «Буян», «Красавец»лар?1
Кай тарафта аерылдык без сездән, атлар? Котылгысыз: сез китәсез,
юк, бетәсез... Кемнәр яклар?
Безнең буынгамы кала
«Гамьсез» дигән яманатлар?
Ә бит әле бездә исән — яши атка мәхәббәтләр!
Улларыбыз менә нишләр? —
Атсыз нинди ир булыр соң, нинди батыр булыр Салаватлар?
Ир канаты булган тугры юлдаш — атлар!— Шигърияткә дә бит алып килде безне шул «канатлар»! — Әкияткә әллә күчеп бетәрсезме? Без канатсыз гомер итәрбезме?
«Соңгы мамонт» урынына — бәлки хәзер «соңгы атлар»?!
Сезне алып киткән көчләр
суймасмы соң Пегасны да?!
Аны роботлардан кемнәр яклар?
Шигырьдә дә сирәк образ хәзер атлар — әйе, азлар...
Корыч атлар анда — МАЗ, КамАЗлар...
Кичер мине, балачакның тугры аты, ир канаты, тагын бер кат!
II
Мин хат язам бүген тагын...— сиңа түгел инде ансы:
— КамАЗга хат!
КамАЗга мөрәҗәгать-хат
февраль 1982
Безнең буын гомерендә син — бөек сынау, КамАЗ!
Бездә — синең чакыру, оран, аваз,
КамАЗ!
Әйт син: шефлыкка алса сине җырыбыз, иң зур сәнгать күгенәчә без чөйдекме әле чорга тиң шатлыкны?
Күрсәттекме, тиңсез сурәт итеп,
Татарстан, синең горурлыкны?!
Шигырь юлы аша — йөрәк аша —
үткәрдекме аны, күтәрдекме синең авыр колонналар — «КамАЗиларны?!
Син уяттың күпме шагыйрь, җырны!
Тик, әйт: булдыкмы без шигъри сүзнең, Мавликовтай, илгә данлы бригадиры?!
Каләмдәшләр — камаздашлар, әйтегез:
җырыбыз
«КамАЗ ударнигы» саналырмы?!
Яза алдыкмы аңа лаек поэманы?!
Чын гражданлык белән сугардыкмы
интим лириканы?!
КамАЗ! Магниткалар,
Маяковскийлар җыры — җанда, исән...
Әтиләрнең, өлкәннәрнең сүзе — истә...
Заман, ышан: кырыкберенчеләр шигыре түгел синнән читтә.
Ул —көрәштә, эштә!
Ахыргача, КамАЗ, син — зур сорау безгә,
Олы оран, наказ.
Ахры, үзең
син шефлыкка алдың бу яшьлекне!—
Әйдә, чакыр безне, юнәлт чорга җырны, сугышчан ит, КамАЗ!
Уңышлар да булыр, син әйт һаман:
— Бу — аз...
КамАЗчылар кебек эшлә, тулы көчкә!
Шагыйрь!
Чорга лаек җыр яз!
Игенчеләр иленә хат
.чарт 1982
Кичерегез мине,
яшьлегемдә калган яшьтәшләрем!— Мәктәп белән саубуллашкан көнне, елап, миңа олы юл теләгән классташларым! Сез күрергә теләгәнчә,
яңа Такташ—бунтарь Гаташ була алмадым. Кичерегез, юл башында озатып калган
якты күзле кызлар — сүнмәс йолдызларым! Ахры, ул чактагы садәлекне
бүгенгәчә сакламадым.
Гафу итегез,
миңа зур өметләр баглаганнар!
Сезнең ышанычның күбесен, беләм, акламадым.
Мин — җырымда Мәҗнүн тарафдары — тулы көчкә мәхәббәтне бәлки якламадым?!
Дөньяны да — башта вәгъдә биргәнемчә — тәмам камил, матур итә алмамын.
Кичерегез, авылымдагы аксакаллар!— «Үз авылымның акыллысы» булалмадым, сез уйлаганча, «зур кеше» булып та тиз кайталмамын.
Бөек гаебем сезнең алда, якташларым: мин әлегә авылым Марс данын Кырлай, Сыркыдылар, Кармәт, Күлле Кимеләр, Келәш, Минештеләр
биеклегенә илтә алмадым!
Ләкин, ышаныгыз, яшьтәшләрем!— Марс — сугыш алласына баш июче булмадым мин.
Кешелеккә каршы коралга
дан җырламадым!
Зевсның һәр әмеренә буйсынып, юк, намус мин җуймадым.
Яңа Геростратларга кушылмадым — мин һәлакәт теләмәдем җиремә. Прометейга табындым мин һәрчак! Кешелексез фикер —
юк шигыремдә!
Әнкәй чәчкән,
ил фатихасы белән үскән яхшылык булды күңелемдә! Кояш исе, тир, тоз тәме
җырда — икмәгемдә!
Әле язылмаган иң шәп җырым — ул, авылдашларым, сезгә!
Әле әйтелмәгән матур мәдхияләр якташларым, сезгә!
Сезгә, игенчеләр, аңлашылсын бар иҗатым...
Игенчеләр иленә—ватаныма булсун соңгы шигырем минем — соңгы хатым!
Җирдәшләремә мөрәҗәгать
март 1982
Туганнан бирле мин сезгә дәштем, гел киңәштем, сезнең белән яшәдем мин, яшьтәшләрем! Сезне чакырдым ярдәмгә һәр эшемдә, илдәшләрем, җирдәшләрем!
Тугры булды җырым сезгә мәхәббәттә!
Бүген дә шигырем — сезнең хакта.
Сезнең хакта уйладым мин
Уфа, Казанымда, Иделемдә.
Парижда, Лондонда
сезнең белән гапләштем — уйларымда: Чит җирләрдән уздым
Ватан тулы күңелем белән — булдым анда да, димәк, сезнең белән. Бүген дә уйларым — сезнең турыда: дөньядагы барлык яшьтәшләрем берләшә алырмы җырымда?!
Ни аңлата соң аларга без туган ел — мең тугыз йөз кырык бер — ул?! Яшьтәшләремнән, күрсеннәр, Җирдә күпме президентлар инде, Министрлар...
Ә күпме атаклы шагыйрьләр?
Ниләр уйлый әле
Җирнең барлык кырыкберенчеләре?
Тарих сабакларын ничек аңлый алар?
Алар өчен,
дөнья өчен кирәк бүген нинди җырлар?
Сөйләшә алырбызмы гомумкешелек телендә без, дуслар? Аңлаша алырмы халыкара хистә безнең йөрәк?
Их, кешеләр,
бүген
уртак Җирнең иминлеге — булсын безнең бөек уртак теләк!
Эпилог
март 1983
Ишетәсезме безне, әй, лириклар — бездән элгәреләр — ерак тарихлардан бүгенгегә дәшкән йөрәкләр — бөекләр!
Бездә бүген — сезнең мирасыгыз, гасырлардан хатлар, ялкыннардан чыккан утлы китаплар, «пәйгамбәр сүзедәй» хак хитаплар
Беләбез, сез
тиңсез ораторлар, Такташ кебекләр.
Ишетелде безгә сезнең сүзләр!
Яд ителә җанда сезнең хатлар, сезнең мөрәҗәгатьләр — түгел анонимнар, донос, шикаятьләр!— сездән килде бөек әманәтләр!
Безгә иреште сезнең антлар, мәхәббәтләр!
Сүзләрегез — тарих кайтавазы,
алар — бездә!
«Син кайтавазыңда яшисең!»— бездә сез яшисез кабатланып, дәвамыгыз — бүгенгедә!
Сезне дәвам итсен минем хатлар, сезгә булсын — безнең буыннан җавап, киләчәккә — яңа мөрәҗәгатьләр!
Үз чорыбыз — үз җырыбыз, сөйләсеннәр алар:
кырык елга якын тынычта без, шундый бәхет бирде илебез!—
Килер буыннарга
илтсен алар безнең горурлыкны — тәҗрибәләр сүзен илтсен хатлар!
Барсын хатларымда — яуда үлгәннәрдән ядкярь. исәннәргә бездән хөрмәт һәм дан, партиягә рәхмәтләр!
Омтылышлар, безнең мәхәббәтләр...
Егерменче гасыр ахырыннан яңа йөзгә Җирнең имин баруына ышаныч, антлар! Алар — бары безнең заман яза алган хатлар! Шул ук адрес:
йөрәкләргә йөрәк сүзе барсын, юлда югалмасын! Дошман угы алмасын!
Хәере белән, өмет тулы җырлар,— төш җиткәндә
аяз күккә без очырган кошлар!
Ышанам кешеләргә кирәк сүзегез бар, ак юл сезгә, гомер уртасыннан хатлар!