Логотип Казан Утлары
Очерк

ЧАБАК-ТАУ


ичо инеше — Зой елгасының бер тармагы. Инешнең башланган жирен нэн үк диярлек мәһабәт Чабак-Тау күтәрело. Урман белән капланган тауның башына менеп карасаң, бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренә. Вистебашы авылы артында — карурман. Ашыт белән Шыкмай болын нарында мал утлап йөри. Колхоз үзәге Бншапылы аяк очында гына кебек. Тукай исемендәге колхоз җирләре болар.
1962 елның җәе... Чабак-Тау түбәсендә ике кеше басып тора. Аларның олы яшьтәгесе — күпне күргән, дөньяның ачысын төчесен татыган язучы Соббух ага Рафиков. Икенчесе, яшьрәге — әле күптән түгел генә шушы колхозга җитәкче итеп куелган Исмәгыйл Сәгытдинов.
Зәй каласында яшәүче Сөббух ага шушы төбәкнең баш агрономы Исмәгыйл Сәгытдинов белән тиз арада дуслашып, якынаеп киткән. Егетне яңа эшкә, Тукай исемендәге колхозга күчергәч тә, Сөббух ага болай дигән иде:
— Әйдә, Исмәгыйл энекәш, күрсәт әле колхозыңны!
— Мактанырлык эшләр юк бит әле. Сөббух абый! - диде Исмәгыйл шул чакта.
Чыннан да, урманы-суы, болыны басуы белән алты мең гектар җире булса да. ул елларда колхозның эшләре күкләргә чөярлекләрдән түгел иде.
— Шулай да. Сөббух абый, мин сезне Чабак Тауга алып менә алам! диде Исмәгыйл.
Чабак-Тау Кавказ-Кырым таулары кебек данлыклы түгел түголен. шулай да түбәсенә менеп баскач, тирә-якның матурлыгын күреп, кеше я тынып кала, я соклануын яшерә алмый.
Өлкән язучы белән яшь председатель «ай вай«сыз гына тынып калды Алар дәшмичә озак басып тордылар тау башында. Ул вакытта аларның нәрсә уйлага нын тәгаен генә әйтеп бирү кыен, ләкин шушы як кешеләренең язмышы турында кайгыртулары шиксез. Киләчәктә язучы Сөббух Рафнковның мәкаләләрендә, әсәрләрендә шушы Зәй төбәгендә яшәүче фидакарь, эшчән, көр күңелле хезмәт- чониор лаек урын алыр. Ихтимал. Сөббух ага язылачак каһарманнары турында уйлангандыр. Артта калган бу хуҗалыкның киләчәге ничек булыр, яшь дусты бу авыр эшне тарта алырмы, дип борчылгандыр.
Колхозның яңа председателе Исмәгыйл Сәгытднновны тынгысыз, читен хезмәт көтә. Хуҗалыкны урталар, алдынгылар рәтенә ничек итеп күтәрергә? Мең ләгән кешеләр белән ничек уртак тел табарга?
Барысы да ал да гөл булмас күңелең дә төшәр, табышлар, уңышлар да очрар. ялгышмый да калмассың... Ни генә булса да, Тукай исемендәге колхоз ал дынгы хуҗалыклар рәтенә басарга тиеш! Ләкин моның өчен чирек гасыр вакыт кирәк булган икән.
З
— Ул елларны искә төшергәндә, хәзер дә авыр сулап куям! — дип сөйли Ис- мәгыйл Сәгытдинов.— 1958 елның декабренда Зәй райкомы утырышыннан чыккач та аптырап калдым: гаилә дә корып өлгермәгән егет идем әле мин ул чакта. Экономик яктан йомшак дүрт авылны берләштергән зур колхоз белән җитәкчелек итү өчен шактый кыюлык, тәвәккәллек кирәк булгандыр инде. Терлекчелек артта, маллар ябык, биналар читәннән дә киртәдән, саман кирпеченнән салынган. Колхозчыларга түләү аз, кешеләр, тормыш алып бару өчен, мунчаладан кап сугу кәсебенә керешкәннәр, ир-атлар, чит якларга чыгып, балта эшендә йөри. Авылда юллар юк, радио юк, электр юк, клублар иске.
Эш торышы белән танышканнан соң тиз арада яшь председатель колхоз активын, коммунистлар һәм идарә членнарын җыеп, озак кына киңәшмә уздырырга булды. Киңәшкәннән соң карар кабул ителде.
Беренче: терлек биналары төзүне алга сөрергә, маллар санын арттырырга, иген уңышы өчен көрәш башларга.
Икенче: колхозчылар белән мәсьәләне уртага салып сөйләшергә, түләүне арттырырга.
Ләкин һаман авылдан китә торалар. Ни өчен? Сәбәп нәрсәдә? Туган җиреннән нигә кача кеше? Авылыннан нигә бизә кеше?..
Ул көннәрдән соң егерме биш еллап вакыт узган. Тукай исемендәге колхоз — районда алдынгыларның берс£. Байтак сулар аккан, күпме тир түгелгән. Гаять олы эшләр башкарылган. Колхозның дүрт авылы арасында юллар күтәртелгән, кышын да, җәен дә өзлексез машиналар йөреп тора. Электр инде күптән даими рәвештә колхозчыларга хезмәт итә. Куыклы керосин лампалары, сукыр лампалар мәктәп музейларында гына саклана. Һәр йортта радио, һәр авылның үз клубы бар, колхоз үзәгендә — культура йорты. Телефон кертелгән өйләр дә шактый. Үткән ел бөртекле культураларның бөтен тармакларыннан да район хуҗалыклары арасында бу колхоз җиңүче булып чыкты һәм «Алтын башак, вымпелын яулап алды. Ашлык тапшыру планы йөз егерме биш процентка үтәлгән. Шикәр чөгендере сатып, колхоз акча янчыгын шактый тулыландырды.
Ләкин кешеләр авылдан һаман китә тора. Элек яшьләр киткән булса, хәзер дә бик теләп калмыйлар шикелле. Ни өчен?
Председатель: Башта әйттеләр, авылларда культура хезмәте юк дәрәҗәсендә, шуңа күрә кеше шәһәргә омтыла, диделәр.
Сорау: Күп колхозларда — шул исәптән сезнең колхозда да — клублар, культура йортлары бар. Һәр кешедә телевизор, көн саен кино күрсәтелә. Яшьләр барыбер шәһәргә карый. Димәк, сәбәп культурада гына түгел?
Председатель: Шуннан соң уйлаштык. Юллар начар, шәһәргә барсаң, кайтып булмый, кирәк-ярак өчен авылдан чыгып булмый, шуңа күрә халык бизә, диде кайберәүләр.
Зәй ягында юллар начар түгел хәзер. Асфальт та бетон. Ун минутта — Зәйгә. ярты сәгатьтә Түбән Камага, Брежнев шәһәренә барып җитәсең, көнендә әйләнеп кайтасың.
Сорау: Димәк, сәбәп юлларда гына микән? Ни өчен унынчыны бетергәннәр генә түгел, хәтта байтак гомерен колхозда эшләп уздырган олы яшьтәгеләр дә нигезеннән китәргә күп сорамый?
Председатель: Хикмәт, бәлки, яшәү шартларындадыр? Мал-туар карау, утын әзерләү, су китерү кебек эшләр шактый вакытны ала. Су, газ. кайнар су кебек мөһим нәрсәләрнең кул астында булуы кирәк. Болары әле хыялда гына. Шулай да без, белгечләр, яшьләр өчен махсус йортлар төзүне планлаштырдык. Бөтен уңайлыклары булган шул йортларда, бәлки, яшьләр озаграк тоткарланыр?!
Һич шик юк ки, алда санаганнар — әлбәттә, җитди сәбәпләр. Рухи азык, культура, юллар, торак шартлар — һәммәсе дә бик кирәк. Минемчә, сәбәпләрнең берсе колхозчының буш вакыты булмаудыр. Әйтик, колхоз тракторчысы, вакы- ты-вакыты белән тәүлегенә уналтышар, егермешәр сәгать эшли. Шәһәр тракторчысы сигез сәгать эшли дә ял итә, яраткан шөгыле белән мавыга: балыкка китә, футбол-хоккейга йөри, бала-чагасы белән уйный, театрга бара. Яшерен-батырын
түгел, авыл шартларында андый иркенлекне механизатор күрә алмый. Китүенә аклану эзләгән кешегә бусы да — сәбәп.
Ләкин колхозның төп терәге — үз эшен югары сыйфатлы итеп, матур итеп, җиренә җиткереп, яратып башкара торган кешеләр. Алар сигез сәгатьлек эшкә, атнага ике тапкыр ялга гына кызыгып, җирне ташлый торганнардан түгел. Яшиләр бит Шыкмай авылында Хәниф Биккинин. Хәниф Хисмәтуллнн. Амур Йома- ф голов. Бистебашыкда — Әлмөхәммәт Гыйльметдинов. Гандәлиф Гайнуллина... Бишавылында — Мөнәвир Вәлиуллин. Мәкчем Кузнецов... Алар умырып эшли. 2 матур яши белә. Мондыйлар белән теләсә нинди авыр эшкә алынырга була. Бо- ~ лар сине дә. җирне дә ташлый торганнардан түгел. 5
Сорау: Эшче куллар мәсьәләсендә колхозның эшләре өметсез түгел, алайса? ?
Председатель: Шөкер хәзергә! Алда санаганнар янында тагын бик күп тер- ♦ лекчеләр. игенчеләр бар. шундыйларга таяна колхоз, алар — колхозның төп ху- < җалары. • ч
Сорау: Сез — җитәкче, сез — колхоздан үз теләгегез белән китә торганнардан түгел. Сез шушы кешеләр белән туганлашып беткән. Әйтик, менә яхшы гына т- механизатор авылдан калага китүе турында гариза тотып сезнең янга керде, ди. * Сез ничек кабул итәсез андыйларны? Ачуланасызмы, үгетлисезме, нәфрәт белән карыйсызмы, дигәндәй... а.
Председатель: Әлбәттә, син җитәкли торган колхоздан кеше кача икән, бу— “ матур күренеш түгел. Мин андый кешеләрне кочак җәеп каршы алмыйм. Ком- о мунист булса, аның белән иң беренче партия комитеты вәкиле сөйләшә. Инде а токате калмаган икән, нигә кешене ирексезләп тотарга? Китсен. Шәһәргә дә эшче көч кирәк бит. Юк! Минем андыйларга үпкәм юк. Шәһәргә китүчеләргә ачу да сакламыйм. Артист буласың килә икән, сәләтең бар икән — рәхим ит, сәхнә Йолдызы бул. Мәсәлән, Бишавылы мәктәбен тәмамлаган егетебез. Татарстанның халык артисты Наил Дунаев белән без горурланабыз. Әгәр шагыйрь икәнсең, шигырь яз, алла хакы өчен укы. кеше бул! Мәсәлән. Бистебашы егете, безнең колхоздан чыккан шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов — безнең мактанычыбыз. Ләкин бит шәһәргә киткән һәр кеше бәхетле түгел. Хәтта кунар урын таба алмаганнары да булгалый. Азмыни калага китеп, матур гаилә кора алмаганнар? Әгәр дә ул колхозда калса, ихтимал, кеше булыр иде. илгә файда китерер иде. Димәк, калада эш пешерә алмаган кеше җирдән китеп ялгышкан, авылын ташлап, үзенә үк хыянәт иткән. Шуңа күрә аның эше дә. ашы да юк. Ул һәрвакыт зарланып йорүчон бер бичарага әверелә. Андыйлар турында халыкта җыр да бар:
Чия пеште, чия өздең.
Алмасын озәлмадың: Авылыңны ташлап киттең. Калага җитәлмадың.
Уңганнар калада да, авылда да югалмый. Бар шундыйлар, шәһәргә китсә дә. умырып эшләгән булырлар иде. Ләкин алар авылда калды. Һәм ким-хур булмадылар. Әйтик, тимергә кулы тисә, тимер җырлый, агачка тотынса, агач җырлый торган алтын куллы механизатор Нәҗип Низамов шәһәрдә тамак туйдыра алмас идемени? Ул авылны ташламады, туган җирендә калды...
Күп андый кешеләр... Колхозның беренче шоферы мәрхүм Хәсән абый Мәүләвиеннан улы Нурзаһит та атасы һөнәренә хыянәт итмәде. Ул — колхозның ышанычлы шоферы. Гаиләсе дә шәп. Хатыны Нурдидә белән өй тутырып балалар үстерә. Биш баладан төпчек малай:
— Мин Дә үскәч, әти кебек шүфнр булам,— ди.
— Төпчек түгел әле ул! — днп көлә Нурдидә ханым, ирен» карап.
Ире Нурзаһит тә аны хуплагандай, елмая:
— Төпчек түгел, тагын бер-икәу планлаштырылган...
Рәхәт шундыйларга карап тору. Сокланасың аларны күреп, хәтта көнләшеп тә куясың. Димәк. Хәсән абыйның гадәтләрен улы Нурзаһит дәвам итә. Нурзаһит гән рульне аның улы алыр.
...Зәкия апа Гыйлфанова йортына кайгы иңде: үлем кәгазе. Ләкия күрше хатын-кызлар бу турыда Зәкия апага әйтмәскә булдылар. Ярамый! Әле яңа гына ул баладан котылды. Малай тапты ул. Зәкия апа савыккач кына әйтергә булдылар: ирең батырларча һәлак булган, диделәр. Зәкия апа күңеленә юшкын урнашса да, тамагына әче таш килеп тыгылса да. ачыргаланмады, һич ни белми, кул-аякларын бутап яткан улына карады. Туганда ук ятим булырга язган икән кечкенә Мәсгутка, бичарага. Ата кеше вафат, улы үсәр. Ялгышмады Зәкия апа. Мәсгут ятим калса да, ким-хур булмады. Яхшы укыды, эшкә өйрәнде һәм туган авылында калды. Атасы исән булса, улы белән мактана алыр иде: Мәсгут Гыйл- фаиов — ике тапкыр Дан ордены кавалеры, атаклы механизатор, бөтен Татарстанга даны таралган чөгендер игүче кеше. Ул бригадир да, парторг та булды, ул механизатор да, ул игенче дә, ул артист та. Мәсгут җырлаганда, бөтен якташлар, эш туктатып, аның моңын тыңлыйлар. Бәхетле, бик бәхетле Гыйлфанов- лар гаиләсе, бала-чага, матур-тигез ата-аҮга, әбиләре Зәкия апа да сау-сәламәт.
— Уч төбендә генә йөртерлек кешеләр алар! — ди председатель андыйлар турында.
Ерак басу ягыннан тузан өермәсе куптарып, трактор идарә ягына таба килә. By — техникага гашыйк Хәйрулла Ярмөхәммәтов. Уттай эш өстендә тракторга атланып ни эшләп йөри ул? дип уйлады председатель.
Трактор килеп җитте. Хәйрулла сикереп төште дә агрономга кычкыра:
— Ашлама бетте, тәк торам, тизрәк ашлама китерегез! — ди.
Председатель, эчендә кабынган ачуын тыярга тырышып, агрономга әйтте:
— Кочаклап үп Хәйрулланы! Вашка бер кеше булса, ашлама бетте, дип кайтып китәр иде дә мунча керер иде. я булмаса. күләгәгә кереп йоклар иде. Синең эшне эшләп йөри кеше. Рәхмәт әйт тә Хәйруллага, тиз генә ашлама чыгар!
Иртәнге сәгать биш тулып килә. Идарәгә звено башлыклары җыела. Алар арасында мәктәп директоры Лев Ермолаев та бар. Иртән таңнан торып, нишләп йөри, дисәң, ул да «нәрәт.кә төшкән икән. Бу колхоз чөгендер белән дан тота. Ә ул чөгендерне тулысы белән диярлек мәктәп коллективы эшкәртә, һәр елны гаять мул уңыш ала.
Тукай колхозы якын шәһәрләр белән чиктәш: Зәй, Түбән Кама, Брежнев, Мин- зәлә, Әлмәт... Шәһәрләр күбәя, шәһәр авылдагы яшь кадрларны гына түгел, хәтта төпләнеп өлгергән урта яшьтәге кешеләрне дә үзенә суырып ала. Бу табигый хәл, әлбәттә. Ләкин бу җитәкчеләрне борчымый калмый.
— Шәһәрләр арта, дип, кул кушырып утырып булмый,— ди Сәгытдинов.— Кадрларны әзерләргә кирәк. Колхозда күпчелек үзебезнең урта мәктәпне тәмамлаган кешеләр эшли. Киләчәктә дә үзебезнең кадрларга өмет багланган. Аларны саклау өчен колхозчыларның эш шартларын яхшыртырга, хезмәтне җиңеләйтү чараларын күрергә кирәк. Әйтик, тиздән колхозга К 700 тракторы кайтартыла- чак. Бу машина механизаторның эшен шактый җиңеләйтә. Сменага 20—25 гектар җир сөрергә була. Элек савымчы башына 15—20 сыер тия иде. механизмнар ны көйләгәндә, бер кеше 80 баш сыерны тәрбияли ала, 300 баш дуңгыз симер тергә мөмкинлек бирә. Шикәр чөгендере монда 420 гектарда игелә һәм тотрыклы уңыш китерә. Мәгълүм ки. чөгендер эше — кул көче таләп итә торган катлаулы процесс. Бигрәк тә хатын-кызларның авыр хезмәтен җиңеләйтү кирәк. Бу про-цессны механикалаштыру, комбайннар белән тәэмин итү, кул көчен киметү — менә нәрсә борчый колхозны бүгенге көндә.
Теге елны Чабак-Таудан төшкәч, Сөббух ага Рафиков председатель Исмәгыйл Сәгытдиновка «Беренче яз. исемле романын бүләк иткән иде. Китапның беренче битенә:
• Кадерле Исмәгыйл һәм Рәмзия ханым Сәгытдиновларга, иң яхшы теләкләр теләп. Сөббух Рафиков, 8 май. 1962 ел»,— дип, истәлекле имзасын куйган.
Сөббух аганың теләкләре изге сәгатьтә әйтелгән. Үзе исән булса, менә кемнәр. менә нәрсәләр турында сөйләгән булыр иде аңа Сәгытдинов. Аны тагын Чабак-Тауга чакырыр иде: язучы кукуруз басуларын, чөгендер плантацияләрен, терлек йөри торган көтүлекләрне, яңа мәктәп һәм культура йорты биналарын күреп сөенер иде. Тукай исемендәге колхоз председателе. Татарстанның атказанган
агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия Исмәгыйл Сәгытдняов коллективның еллык планны барлык күрсәткечләрдә дә арттырып үтәгәнен сөйләр иде.
Алар —бу җиргә кендекләре белән береккән кешеләр: берсе — колхоз председателе Исмәгыйл Сәгытдинов, икенчесе — мәктәп директоры Лев Ермолаев. Профессияләре аерым булса да, аларның хезмәте бер үк ноктага җыела. Кадрлар әзерләү, җир ечен, Ватан өчен ышанычлы алмаш үстерү.
Мәктәп директоры да эшләгән эше белән горур. Колхозның мактаулы эшләрендә аның да өлеше зур һәм мактауга лаек. Шушы мәктәпне тәмамлаган шагыйрьләр Мөдәррис Әгьләмов һәм Хәйдәр Гайнетдинов, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, Олимпия уеннары чемпионы, атаклы спортчы Федор Симашов, математика фәннәре кандидаты доцент Гамбир Закиров һәм авылның бүгенге таянычлары, атаклы терлекчеләр, механизаторлар бар да шушы мәктәптән чыккан. Алар Азык-төлек программасын үтәүгә зур өлеш кертә.
Сәгать иртәнге биш.
Чабак-Тау артыннан кояш күтәрелә. Яңа хезмәт көне туып килә. Звено башлыклары идарәгә җыела...
Ззй районы
1982 ел