Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛТМЫШ АРБА БОДАЙ БИР...»


оңгы елларда халкыбызның поэтик иҗатын өйрәнү һәм оны бастырып чыгару эшендә зур җанлылык сизелә. Фольклор буенча хезмәтләрнең тел өлеше Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтының халык иҗаты секторында, Казан дәүләт университетының татар әдәбия/ы кафедрасында һәм Алабуга педагогия инс-титутында башкарыла. Шуның өстене соңгы елларда бу юнәлештә Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе ка-федрасында да нәтиҗәле эш алып барыла башлады. Менә егерме еллап инде әлеге кафедра тарафыннан Башкортстанда яшәү-че татарларның поэтик иҗатын җыю буенча студентларның фольклор экспедицияләре оештырылып килә. Җыелган материаллар кафедра каршындагы фольклор фондына тапшырыла, һәм бу фонд, әйтергә кирәк, хәзер татар фольклоры тупланмаларының иң байларыннан санала. Татар халык иҗатының 12 томлык җыелмасына да әлеге фондтан алынган материаллар байтак кертелә Кыскасы, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе кафедрасы халык иҗатын туплау һәм өйрәнү буенча мөһим үзәкләрнең берсе булып танылды.
Шунысы куанычлы, кафедрада соңгы елларда татар фольклорына багышланган фәнни тикшеренүләр дә языла башлады Шулар арасында филолэгия фәннәре кан-дидаты Риф Мехәммәтҗановның хезмәт-ләрен аерып күрсәтергә мөмкин. Аның 1977 елда «Башкортстан Ык буе татарларының йола иҗаты (туй поэзиясе)» дигән хезмәте донья күргән иде. ’982 елда исе, шул хезмәтнең дәвамы төсендә. календарь йола поэзиясенә багышланган китап басылып чыктыXII. Р Мәхәммәтҗаноеның бу хезмәте
XII Махаммэтжаиоя Р Вашкортстан Ы» в>е та тарларының Апла иҗаты (календарь поэзия) Уфа. 1962
татар фольклористикасында аз өйрәнелгән өлкәгә багышланган, һәм аны, тулаем алганда, йола фольклоры буенча беренче момографнстик хезмәт дип бәяләргә була.
Билгеле булганча, халыкның борын-бо- рыннан формалашып килгән фәлсәфи һем эстетик карашлары. милли психологиясе йола фольклорында аеруча ачык чагылыш таба. Йола «үзендәге һәр ритуалны төгәл һәм үзгәрешсез үтәүне таләп иткәнгә» күрә. алардагы поэтик иҗат өлгеләре дә заманалар дәвамында аз үзгәргәннәр, һәм шунлыктан халкыбызның борын-боры инан килгән традицияләрен без йола иҗатыннан ачыграк күз алдына китерә алабыз. Йола поэзиясен тикшерүнең фәнни-теоре- тик әһәмияте шуның белен аңлатыла.
Шунысын да билгеләп узыйк, хәзерге чорда этнографлар һәм фольклорчылар алдында территориаль яктан бик күп төбәкләргә сибелгән, этмик яктан бик күп төркемнәр тәшкил иткән татар халкының барлык йолаларын, йола фольклорын туплап, бер системага салу бурычы тора. Бу гомумиләштерүне, әлбәттә, күп тикшере-нүчеләрнең күмәк тырышлыгы белән төрле регионнардагы йола ритуалларын һем йола иҗатын мамкин кадәр тулырак өйрәнгәннән соң гына ясап булачак.
Бу җәһәттән караганда, Р. Мехәмметҗа- нов хезмәтенең тагын бер әһәмиятле ягы ачыла. Анда әле фольклорчылар һәм этнографлар тарафыннан тикшерелмәгән тулы бер регион — Ык буемда яшәүче татарларның йолалары һәм йола фольклоры турында сүз бара.
С
Хезмәтенең кереш өлешендә «йола» һәм «гадәт» терминнарына аңлатма биреп, автор татар йола һәм йола поэзиясен экрану тарихына туктала һәм бу регионда әувәлге чорда гамәлдә йергән календарьлар турында мәгълүмат бирә. Ел фасыллары белән бәйләнешле һәм халыкның практик хезмәт тәҗрибәсе нигезендә туган мәкаль, әйтемнәргә, сыналышларга анализ ясый.
Китапның теп өлеше Ык буе регионында яшәүче татарларның календарь йолаларын һәм шул йолалар вакытында кулла-нылышка кергән поэтик иҗат әсәрләрен тикшерүгә багышлана Анда «Нардуган», «Нәүрүз», «Сөрән», «Кышны озату», «Җим- чәчәк», «Карга туе», «Яңгыр боткасы», «Җар салулар», «Сабантуй», «Җыен», «Ке- ләүләр» кебек бу төбәккә хас йолаларга күзәтү ясала, аларның тулы картинасы тасвир ителә.
Хезмәттә анализланган йола поэзиясе үрнәкләренең байтагы әлегәчә татар фольклорчылары тарафыннан өйрәнелмә-гән иде. Әйтик, «Нәүрүз» йоласы (Яңа елны каршы алу, мартның 21 енә туры килә) вакытында өйдән-өйгә кереп, хуҗаларны котлап йөрүче яшьләр тарафыннан әйтелә торган поэтик әсәр шундыйлардан санала:
Нәүрүз кипә яшәреп. Яшәреп тә теш ярып, Сөләйман абзый котәмсең, Табак-савыт бнрәмсең.
Нәүрүзгә табак кирәк. Табакка кабак кирәк. Май, күкәй, калак кирәк. Сиңа яшь кортка кирәк: Тамагыңны туйдырыр. Күп балалар тудырыр. Иген-икмәк уңдырыр. Күмәчең дә кызганма.
Озак яшә, сызланма, Нәүрүз, Нәүрүз!
Шулай ук уракны тәмамлагач, хагтыи- кыэлариың җирдә аунап:
«Җир, җир, кечем бир.
Ябага тайның көчен бир.
Алтын алма төсен бир, Алты атыма куәт бир.
Алтмыш арба арыш бир. Алтмыш арба борай бир. Алтмыш арба бодай бир...»
дип келәү әйтү йоласын да беренче тапкыр Р. Мәхәммәтҗанов язып алган. Китапта йола фольклорына караган башка күп кенә яңа материаллар һәм күзәтүләр бар.
Автор бу тикшеренүендә шулай ук «Каз өмәсе», «Тула өмәсе», «Орчык өмәсе» кебек көзге-кышкы айларда үтә торган йо-лаларның да тасвирламаларын бирә.
Билгеле, конкрет анализ һәм гомуми-ләштерүләр җәһәтеннән хезмәт кайбер кимчелекләрдән азат түгел әле. Ләкин аның аша Ык буе татарларының йола һәм йола поэзиясе шактый тулы булып күз алдына килеп баса.
Автор 6v хезмәтен югары уку йортларында татар фольклорын өйрәнү буенча уку әсбабы итеп әзерләгән. Аның татар халык йолаларын өйрәнүче галимнәр өчен дә. киң катлам укучылар өчен дә кызыклы китап булуын билгеләп узасы килә. Куп кенә йолаларның, әйтик, «Каз өмәсе», «Тула өмәсе». «Карга боткасы» кебек йола бәйрәмнәренең тасвирламасын җыр-бию ансамбльләренең, фольклор коллективла-рының репертуарын төзегәндә дә файда-ланырга мөмкин