Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЙӨЗЕК КАШЫНА НИ ЯЗЫЛГАН?» ДИГӘН МӘКАЛӘГӘ КАРАТА


Язу проблемасы — ул, иң әүвәле, культура традицияләре проблемасы. Идел болгарларында язу системасының формалашуын, шулай ук аны куллану үзенчәлекләрен ачыкламый торып, аларның матди һәм рухи культуралары турындагы белемебез тулы дип әйтеп булмый.
Болгар дәүләтенә гарәп язуы кинәт кенә килеп кермәгән. Төрки халыклар сөйләмен якынча гына бирергә сәләтле бу язуны куллана башлау, билгеле, ислам динен кабул итү белән бәйле. Галимнәрнең тикшеренүләре күрсәткәнчә, Идел-Чул- ман буйларына күчкәнче, болгар кабиләләре борынгы төрки рун язуын кулланганнар. Төньяк Кавказдагы борынгы болгар язма истәлекләренең рун алфавиты нигезендә язылуы, Дон, Сыр-Дәрья буйларындагы, Надь-Сен-Миклоштагы (Венгрия), Урта Азиядәге печенегларныкы дип исәпләнгән язулар да шулай ук башкарылу моны раслый кебек.
Татарстанның төрле төбәкләрендә казу эшләре алып барганда археолог Е. Казаков тапкан язулы әйберләр бик кыйммәтле истәлекләрдән саналырга хаклы. Дөрес, савытлардагы аерым билгеләр останың шәхси кләймәсе яки савыт хуҗасының тамгасы булуы да мөмкин. Ләкин нәрсә генә булмасын, без аларны борынгы болгарларда кулланылган рун хәрефләре белән чагыштыра да, аларга тиңли дә алабыж Мәсәлән, рәсемдәге 6 нчы билге төрки руникасындагы «м» авазын белдерүче билгегә охшаган. 8 нчесе Урхун язмаларындагы «зоны хәтерләтә. Йөзектәге билгеләрне (рәсемдә — 3) ниндидер язу дип карарга тулы нигез бар, чөнки әлеге билгеләр тышкы кыяфәтләре белән төрки руннарны хәтерләтәләр, алар бер яссылыкта һәм бер сызыкта урнашканнар һ. б. Әмма аларга нинди мәгънә салынган? Хәзергә әйтүе кыен. Гадәттә, йөзектә кеше исеме яисә тәкъва язу була. Биредәге хәреф-бил- геләрне «н», «л» яки иш» һәм «с»ны белдерүче рун хәрефләре белән тәңгәлләш- терергә мөмкин. Шулай да, алардан сүз чыгару әлегә иртәрәк, чөнки бу йөзекнең мөһерме-түгелме икәнлеген беләсе, язуның юнәлешен ачыклыйсы бар. Хәзергә мондый язулы әйберләрне күбрәк туплау турында уйларга кирәк.
Мәгълүм ки, Идел болгарлары ислам динен рәсми рәвештә 922 нче елда кабул итәләр, әмма инде аның нигезләре һәм гарәп язуы белән алар алданрак таныш булалар. Гарәп телендәге язулы әйберләрнең әүвәлге болгар чоры катламында ук табылуы — шуны раслаучы мөһим күренешләрнең берсе. Язуларның эчтәлегеннән дә бигрәк (сүз уңаенда шуны да әйтер идем: ахак кашлы йөзектәге язуның укылышы белән генә килешеп булмый), аларның каллиграфиясе игътибарны җәлеп итә. Хәрефләрнең төз вертикаль сызыклары нык һәм төгәл басым белән уелган, куфи язуының барлык элементлары арасындагы нисбәт тә сакланган. Ул үзенең гүзәллеге һәм нәфислеге белән сокландырырлык. Көнкүреш әсбапларында да шундый осталык һәм камиллек үрнәкләре саклангач, монументаль яки декоратив әйберләрнең торышы, күрке турында фараз итәргә генә кала.