Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШТАН ҺӘМ ТОРМЫШЧАН


айвакытта бер әсәр буенча шагыйрьнең бөтен тормышын, күңел байлыгын, иҗат юнәлашен абайларга мөмкин.
Хәтеремдә сугыш шулайрак калган. Әтине озата киткән абый кайтты һәм кычкырды шашып:
— Әни, атыбыз.
Болан сазлыгында атыбыз батты!
Бер караганда, гади генә булып тоелган күренештә шагыйрь иҗатының җирлеге, аны олы идеаллар белән тоташтырып торучы тамырлар ачыла Баткан атны ил белән коткарганда сабый күңеле сугыш ачы-сын сиземләгәндәй була, ул аны атның сагышлы күзләрениән күрә. Шагыйрь шушы халәтне табигый һәм катлаулы сурәт аркылы ача. шигъри гомумиләштерүләргә
К
Әлеге шигырь — Шамил Маннаповның «Кайту» исемле яңа җыентыгыннан Бу шагыйрьнең иҗаты турындагы фикерләремне инде күптән укучы белән уртаклашырга уйлап йөри идем. Ниятем шагыйрьнең яңа шигъри җыентыкларын укыганда тула-тулыша килде һәм, ниһаять, аның бу китабын укып чыккач, кулга каләм алдым. Югыйсә, чыннан да, без чордашларыбыз хакында әйтер сүзләребезне әйтергә базмыйча, тартыныпмы, тарсыныпмы — шактый гына уйланып йөрибез. Ә кайвакытларда, шулай уйланып йөри-йөри кичерелмәслек дәрәҗәдә соңга да калабыз.
Без кулга алган китапның җирлеге бүгенге көнгә тоташкан. Ул узганнарга, аерып әйткәндә, олы шагыйрьләребезне «язмыш гүя үзе саклап барган», утлы дугалардан исән-сау алып чыккан вакытларга сак кына кагылганда да, укучы күңелен кабат бүгенге көнгә кайтара.
Җыентыкта тормыш һәм шигърият бердәмлеге нык сизелә. Аны раслау өчен «Гомәр» дигән әсәрне искә алу да җитә. Ул тыныч тормышта батырларча һәлак булган яшь егеткә багышланган.
Кемдер әйтә:
— Тракторын Жәлләгәндер, җүләр. Якын дуслары өзелә: — Гомәр, Гомәр, Гомәр!
Шигырьнең бер строфасын уку белән колагыбызда һаман шул ук, бер үк исем— «гомер» сүзенә аһәңдәш исем — безнең күп, бик күп каһарманнарыбызның үлмәс батырлыгын дәвам иткән гомер кебек, моңлы бер җыр булып яңгырап тора. Фикер һәм кичерешләр берлегенә нигезләнгән шигырь әле көй язылганга кадәр үк тормыштан килгән бер җыр булып агыла сыман.
Автор шигырь сөючеләргә үзен әллә кайдан түгел, ә бәлки шигырьләреннән эзләргә куша:
«Сезнең заман нинди иде!» — диеп Киләчәктә берәү әгәр дә Сорый калса.
Замандашым сөйләр:
— Ул зур иде, башы — галәмдә...
һәрбер әдәби әсәр, димәк, язучы күңеле дә, килер көннәр белән тирән багланышта була, бәйләнгән була. Әнә шуны
' Маннапов Шамил КаЛту. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1981 ел. аңлап иҗат ителгән әсәрләр вакыт чикләрен узып, укучы тормышына кабат кайта-лар. Гомумән, бер карасаң, иҗат — ул кешеләр йөрәгенә кабат-кабат кайту, узган көннәр, бүгенге чор һәм киләчәк турында уйлану, шулар хакында сөйләшү кебек бит.
Мин кайтырга чыктым Шигыремдә һәм шигырьләр белән,—
ди шагыйрь.
Аның һәр китабы якташлары һәм тулаем алганда, барлык әдәбият сөючеләр янына кайту сыман. Әйе, ул бит шул ук укучылары арасында туган, шунда үскән... Шагыйрь буларак та шунда һәм шулардан: алар җырлаган җырулардан, алар сөйләгән гыйбрәтле вакыйгалардан. алар әйткән хикмәтле сүзләрдән, гыйбарәләрдән илһам җыеп барлыкка килгән. Халыкчанлык- ның үзе дә борынгы җырлардан яки әкиятләрдән, йолалардан, ырым-ышанулардан аерым-аерым гына килмидер ул. Аларның һәммәсе бу иҗатта тулы оркестр сыман бергә кушылган. Әнә шул аһәңнәр күп вакытта каләм иясе күңелендә, аңында шигырь юлларына әверелеп, аннары кәгазьгә күчеп, кат-кат эшкәртеләдер.
Соңгы елларда безнең тәнкыйтьтә «тыныч лирика» дигән төшенчә еш кулланыла башлады. Чыннан да, кайбер шагыйрь- ләребезнең язганнары артык сабыр кебек. Аларның лирик герое зур шатлык яки кайгы килгәндә дә тыныч-сабыр кала ала. Бәлки бу тышкы сабырлык кынадыр? Кеше эчтән яна-көядер? Шулай да, бу сабырлык тора-бара битарафлыкка әйләнмәсен иде, дип уйлап та куйгалыйсың. һәм сиздермичә генә килеп, шул артык «сабыр»ны чеметеп аласы иде, дисең. Яисә әкияттәгечә әфсен укып, тау елгасына әверелдерәсе... Аксын иде таштан ташка сикереп, ярсып-шашыл!.. Ш. Маннапов шигырьләрендә дә сабырлык бар. Ләкин аның юга-рыда әйтелгәне түгел, ә ир-егетләрчә сабырлык, җил-яңгырга, бураннарга көрәшчеләрчә түзә белгән сабырлык. Бу шигырьләрдән караңгылыкны җиңәргә омтылган эчке нур, җылылык бөркелеп тора. Бу сабырлыкның зур эчке җегәре бар.
Ш. Маннапов шигырьләренә язылган «Солдатта булган диләр...», «Керфегеңә тамармын мин...», «И казаным, кердең йөрәгемә» шикелле җырлар бар. Яңа китаптагы «Кичермәсләр» җыры да үзенчәлекле булуы белән, хисе белән җәлеп итә.
Монда чәчәк-гелләр дә, айлы кичләр дә, сею-хисләр дә җанлы сурәт булып гәүдәләнәләр Куңелдә алар белән серләшәсе, шатлык-кайгыларны уртаклашасы килү тойгысы уяна.
Иҗат иткәндә шагыйрь үз күңеленең байлыгына, аның рухи халәтләре башкаларга да кызыклы һәм файдалы булуына инанырга тиештер. Мөгаен, шул чакта гына ул шәхси кичерешләрен, уйлануларын кешеләргә тулысынча ышанып, бөтен килеш тапшыра аладыр Әнә шул хакыйкатькә ышанып җитмәгәндә, шагыйрь иҗатына •чит дулкыннардан» тотып алынган юллар керә башлый. Шамил Маниапэа иҗатын күзәтеп барган укучылар белә: шагыйрь үзенең үсеш юлында андый кимчелекләр-дән арына бара. Шул ук вакытта ул җиргә якыная, үзенең асылына кайта бара. ■Кайту» китабымнан күренгәнчә, ул чын ир-егетләрчә үзенә, күңел байлыгына, замандашларына ышана. Шагыйрь шигъри осталыгын һаман арттыра баруы белән үз иҗатына карата да ышаныч. яңадан-яңа өметләр уята. Бу китабы аның шигърияттә туктаусыз ээләиүен. табу һәм кайбер югалтуларын, үз иҗатында янә бер баскычка күтәрелүен ачык күрсәтә.