Логотип Казан Утлары
Очерк

ШӨГЕР—ГОМЕР СУКМАГЫ


тлас Кыямович Гыймаевның кәефе күтәренке, күңеле кер иде. Иртәнге утырышта хәтта кайбер эшләрен төгәлләргә өлгермәгәннәрне дә уен-көлке белән генә кызартты. Ида- рәдәгеләр дә аңлый, бик аңлый председатель хәлен — дымга сусаган кырларны сугарып, бөтен тереклек дөньясын кинәндереп, төне буе шифалы яңгыр яуды. Киләсе елда амбарларга тук бөртекләр булып кайтасы яңгыр. Кара туфракта беленер-беленмәс утырган уҗым кыяклары туенып, көрәеп, көч-гайрәт ташып торган яшел нурлар булып, күккә үрелде. Хәвеф-хәтәрсез генә кышласалар, арыш киләсе елга да каерылып уңачак дигән сүз. Димәк,
тырып үтәлә.
Гамәлләрне күздән кичереп, мөһимнәрен куен дәфтәренә теркәп утырган арада, ике сәгатьләп вакыт үтеп тә китте. Кәгазьләрен өстәлнең бер тартмасына бикләп, председатель урамга чыкты. Җир инде ярыйсы ук җилләгән иде. «Нива» руле артына үзе утырып, туңга сөрүчеләр янына юл тотты ул. Тракторларның гөрләтеп эшләвен күргәч, тукталып тормаска булды, егетләрнең алтындай вакытларын әрәм итәсе килмәде аның.
Атлас Кыямович машинадан урман буендагы чишмә янында төште. Бала чактан ук ярата иде ул Зобай чишмәсен. Әтисе мәрхүм дә, җае чыкканда, чишмә янында хәл алырга ярата: шуның суын эчсәм, көч-гайрәт артканын тоям, ди торган иде. Атлас Кыямовичның кечкенәдән үк су кодрәтенә ышанасы килә иде. Әкиятләрдә сөйләнә торган тереклек суы хыялларда юкка гына тумагандыр ул!
дәүләткә сатарга да, орлыкка салырга да, терлекчелек өчен дә ашлык булачак.
Халык таралып, бүлмә бушап калуга, Атлас Кыямович телефонга карады — гадәттә бу вакытларда үзәктән шалтыратып, хуҗалыктагы хәлләрнең торышы белән кызыксына торганнар иде.
Председатель яңа гына тутырылган сводкага текәлде. Графаларга төшерелгән саннар, композитор каршында яткан нота билгеләредәй, бер-бер артлы телгә килеп, җанлана, хуҗалыкның төрле тармакларындагы хәлнең торышы турында сөйли. Ләкин ул матур симфония булудан ерак иде. Саннарның берләре күңелләрне назлый торган нәфис моң булып яңгыраса, икенчеләре көйләнмәгән скрипка тавышы шикеллерәк: сөт һаман артмаган. Мөмкинлекләр дә бар бит, югыйсә. Менә сарык караучыларга тел-теш тидерерлек түгел, ичмасам! Йон планы арт „АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ КОНКУРСЫ
Элек-электән үк халык каһарманнарына тугая туфрак, саф сулы чишмәләр көч иңдергән. Боек Ватан сугышы елларында дошманнарга каршы арысланнарча көрәшкән авылдашларына. Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек булган оч баһадирга да Туган җир, Туган туфрак, аларны сугарган инеш-елгалар гаярьлек биргәндер...
Атлас үзе дә малай чактан ук туган авылына, туган кырларына гашыйк. Беләкләрендә көч тоя башлауга, җәй башыннан алып, көз урталарына кадәр, кыр- ~ дан кайтып кермәде: комбайнчы ярдәмчесе, сабанчы булып эшләде. Әвернәләр S әйләнеп, игеннәр теземнәргә ятканда, күңелен шатлык тутыра иде аның. Шушы * кон пәрдә үк инде үзенең чын мәгънәсендә җир кешесенә, ата-бабаларның игелек u лелек һөнәренә тугрылыклы игенчег. әверелүен малай үзе аңлап та җиткермә- i гәндер, бәлки.
Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, ул, шоферлар курсын бетереп, кол- 7 хозда эшли башлады. Машина моторының тигез .өрелтесе һәрвакыт алга, каядыр а. еракка ашкындыра иде. Солдат шинеле кигәч тә егет техника янында булды, х Армиядән кайткач, шофер һөнәре аны Глазово совхозына алып килде.
Руль тотып барганда ул һәрчак: ж
«...Юллар, юллар, авыр булса булсын.
Тик соңгысы гына булмасын...» —
дип җырларга ярата иде. Егет күңеленә башка уйлар да килә башлады.
классташларының берничәсе югары уку йортларына керде. Институт тәмамласа. 7 ул да совхозга зуррак файда китерер нде бит, югыйсә, һәм егет моны үзенә « максат итеп куйды: ветеринария институтының зоотехника факультетына читтән
Көннәрнең берендә Гыймаезны ашыгыч рәвештә КПСС райкомына чакырдылар. Шул ук сәгатьтә килеп җитәргә кушылганлыктан, ул, өс-башын да алыштырып тормыйча, мотоциклына утырып, Лениногорскнга китте. Барган арада башына әллә ничә төрле уй килеп узды аның, тик үзеннән нәрсә таләп ителәчәген ул һич кенә дә тәгаенли алмады.
Райком секретареның беренче соравы де шактый серле кнлеп чыкты.
— Эшләрегез ничегрәк бара, Атлас Кыямовнч?
Әмма тел төбеннән үк сизелеп тора — райком секретарен бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра иде. Шуңа күрә җавап та гомуммрәк булды.
— Элеккечә, алга барабыз шикелле...
— Артка тәгәрәсәгез, сүзе дә башкачарак булыр иде,— диде секретарь.
— Әгәр дә сезне колхоз председателе итеп куйсалар, башкарып чыга алыр идегезме?
Дөресен генә әйткәндә, Атласның күңелен борчып, кулларын кычыттырып торган мәсьәләләр байтак нде колхозда. Тик бу хакта турыдан-туры ярып салырга батырчылык итмәде.
Тагын берничә көннән колхозчыларның гомуми җыелышында авыл халкы бер- тавыштан өлкән зоотехник, коммунист Атлас Гыймаевны хуҗалыкның председателе итеп сайлады.
Председатель камытын кигән беренче көннәрдән үк абайлады Атлас — бер ялгызың гына тарта торган йок түгел бу. Күмәк акыл, күмәк көч кирәк монда. Яшь «хуҗа», иң башлап, колхозның уставын җентекләп өйрәнде. Уставны белми торып, хезмәт дисциплинасын бозучыларга да тиешле чараны дөрес куллана ал мыйсың. Средстволардан да дерсс файдалана белмисең, дигән сүз.
Белгечләр белән эшләүне дә акрынлап кына тамырыннан үзгәртте Атлас.
торып укырга керде. Тора-бара аны туган авылы, басу-кырлары сагындыра баш лады. Колхозларында белгечләр дә җитешми икән. Үз авылында әти-әиисенең нык нигезе була торып, нәрсә дип чит хуҗалыкларда тамыр җәяргә азаплана соң әле ул? Һәм Атлас үзләренең «Шушма» колхозына икенче зоотехник булып кайтты. Кыска гына вакыт эчендә байтак эшләрне җайга салырга өлгергәч, аны
өлкән зоотехник итеп билгеләделәр.
Элегрәк барысы өчен дә нәрәт вакытында бер председатель уйласа, хәзер һәркем үз өлкәсендәге мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итеп, председательне эшнең барышы белән таныштыра. Аеруча кирәк вакытта гына ярдәм сорый торган булып киттеләр. Бу исә, бердән, колхозчылар каршында белгечләрнең дәрәҗәсен үстерсә, икенчедән, белгечләр каршында да председатель авторитетын бермә-бер күтәрде.
Терлекчелекне күздән ычкындырмаган хәлдә. механизаторларның хезмәт шартларын яхшыртуны колхоз идарәсе алга изге максат итеп куйды. Заманча мастерской җитештерә башладылар. Аны аякка бастыруның кыенлыгын председатель үзе белә дә, идарә членнары белә. Төзим дип, нәрсәгә тотынсаң, анысы юк: я тиешле станокларын табып булмый, табылганының да чыкмаган җаны гына бар. Әмма нинди генә кыенлыклар булмасын, мастерской, котельный сафка басты. Техника җылы бинада ремонтлана башлады. Бу корылмалар — перспективадагы зур комплексның әлегә бер өлеше генә. Җылы гараж, складлар, ашханә, шунда ук кызыл почмак — болар инде якын елларда тормышка ашачак чынбарлык.
Алтмышынчы елларда салынган терлекчелек биналары соңгы елларда шулай ук зур мәшәкать тудыра башлады. Төзәтү эшләрен реконструкцияләү белән янәшә алып баруны хуп күрделәр. Нәтиҗәдә, терлек абзарлары җылытылды, яңа идәннәр түшәлде, автоэчергечләр куелды, кайнар су кертелде. Кичләрен ферма тәрәзәләреннән неон яктысы бөркелә башлады. Әнә шулай хуҗалык көннән-кен төзекләнә, ныгый барды.
Идарәне кадрлар проблемасы борчый иде. Шөгер нефте табылганнан соң, заман шаукымына бирелеп, күп кенә колхозчылар нефтьчеләр армиясенә кушылды. Заманында бу хупланды, вакытында бу кирәк иде. Әмма шушы кирәклек тудырган проблема хәзер дә катлаулана бара. Ниндидер көч бүген дә яшьләрне авылдан шәһәргә яки поселокларга тарта, эшче көч дефицитын елдан-ел арттыра.
Кадрларны авылда ныгытып калдыруда культура хезмәте күрсәтүнең дә әһәмиятле урын тотуын яхшы аңлап, колхозда ике катлы культура йорты салдылар. Циркачлар чыгыш ясарлык олы сәхнә, заманча җиһазланган зур тамаша залы, киң экранлы кино, бай китапханә, кече зал, бию мәйданчыгы, бильярд бүлмәсе — барысы да яшьләр карамагына бирелде. Шушы культура йорты яшьләрнең авылга карашын үзгәртте, дисәк тә, арттыру булмас шикелле. Кич җиттеме, механизаторы да, терлекчесе дә шунда ашыга. Яшьрәк гаиләләр генә түгел, өлкәнрәкләре дә өйдә утырмый, чөнки культура йортында колхозчылар күңеленә хуш килердәй чаралар оештырыла. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре гөрләп эшли. Әле кайчан гына Иске Шөгер халкы, сәнгатькә булган сусынын кандырыр өчен, чакрымнар үтеп, район үзәгенә йөрсә, хәзер үз культура йортларына килә. Җырга сәләтең бармы, тумыштан колагыңа аю басмаганмы, җыр ансамбленә рәхим ит! Буш ва кытларыңда музыка белән шөгыльләнәсең килә икән, оркестр бар. Рәхәтләнеп уйна, тик бер шарт белән — репетицияләр сәбәпсез калдырылмаска тиеш. Оркестр белән Рафаэль Әхмәтов җитәкчелек итә. Аның өлгерлегенә сокланып туялмый Атлас Кыямович. Менә егет дисәң дә егет ичмасам — үзе дә тынгы белми, башкаларга да тынгы юк. Мең төрле әмәлен табар, әмма оркестрга йөри башлаган кешене музыка белән тәмам сихерләмичә туктамас. Егетләр вокаль ансамбле үзе ни тора! Чыгышларын тыңлаганда, аларның көне буе майга батып сабан сөргән, ашлык урган егетләр икәнлегенә ышануы кыенлаша хәтта.
Менә Фәрит Гайнанов. Ул, армиядән кайтып, рәссам булып эшли башлаганнан бирле, колхоз идарәсе дә, башлангыч партия оешмасы һәм профсоюз комитеты да, комсомол оешмасы да кинәнде — теләсә нинди күргәзмә әсбапны, теләсә нинди рәсем яки плакатны коеп кына куя егетең. Аның тылсымлы пумаласы ярдәмендә культура һәм терлекчеләр йортының эчке бизәлеше дә. колхозның мактау тактасы да, ферма һәм кыр станнарының тышкы кәяфәте дә танымаслык үзгәрде.
Яшьләрне армиягә озату, каршы алу, кызыл туйлар, бәби туйлары, өлкәннәрне лаеклы ялга озатулар — болариың барысын да инде Иске Шөгер халкы гадәт итте, яңа йолалар алар тормышының күркәм бизәгенә әверелде.
Корал эшләр, егет мактаныр, дигәннәр халыкта. Бу мәкаль Атлас Кыямовнч-
ка яшьләр яратырлык тагын бер ачкыч бирде сыман. Ул яшь чакта техниканың иң начары, иң өметсезе яшь-җилкенчәккә бирелә иде. Имеш, әйдә, эшлиселәре килсә, башта тезәтсп карасыннар. Бу караш та яшьләрнең колхоз эшеннән күңелләре кайтуга аз йогынты ясамагандыр, мөгаен. Юк, бу хатаны кабатламаска тырыша председатель. Хәзерге иң куәтле машиналар — яшьләр кулында.
Председательнең яңа чаралары тылсымлы ишекне ачкандай итте. Җитмеш ♦ сигезенче елларда ук инде армиядән кайткан Фазыл Сәләхов, Рәшит Гайнанов, з Роберт Хәйретдинов, Әсгать Хөббәтуллин, Нәфис Гыймаев, Илсөяр һәм Илгизәр < Гәрәевләр кебек уннарча егетләр авылда төпләнеп калды. Тынгысыз көннәр i һәм йокысыз төннәр тәүге җимешләрен бирә башлады. Роберт Хәйретдинов — u районда иң яхшы кукуруз үстерүче буларак танылды. Аның звеносында шул ук ь яшьләр — Хөббәтуллиннар. Гайнановлар. Гааизовлар... Әсгать Юнысов, Касыйм ? Хәмндуллин, Барый Миңнеәхмәтов, Сәгыйть Шнһапов, Сәгыйть Фэтхетдинов. Рә- «ис Гыймаев кебек өлкән механизаторлар, остаз буларак, шулай ук яшьләргә аталарча кайгыртучанлык күрсәтеп эшли.
Яшьләр дигәннән... Атлас Кыямовичның авыл хуҗалыгы машиналарын ре- £ монтлау мәсьәләсе белән баш ватып йөргән көннәре иде. Кышын һәр механизатор үз өлешенә тигән машиналарны намус белән төзәтеп көйләп куя кебек. Үч ♦ иткәндәй, эшнең иң кызган чагында, механизмнар сафтан чыга. Кирәкле часть- и ләрен, детальләрен тапканчы, кайчакларда икешәр, өчәр көн әрәм була. £
Председатель янына баш инженер Сәгыйть Ганиев килде. <
— Бер киңәш бар иде. Атлас абый,— ди ул.— Бу ремонт эшләрен баштанаяк 5 аерым звенога тапшырсак, ничек булыр икән? — һәм ул үз фикерен дәлилли баш п лады. Атласның йөрәге кысылып куйды хәтта! Менә бит, акыллы кешедән акыл °- лы сүз чыга. Бу хакта председатель дә борчыла иде, ныклы карарга гына кклә алмый йөрде. Бер караганда, дүрт механизаторны ел әйләнәсенә техникадан аеру дөрес тә түгел кебек. Әмма махсус ремонт звеносы даими эшли икән, машиналар- п ның сафтан чыгуы сирәкләнәчәк. Запас частьлар булдыру, һәр агрегатны тагыл 4 ма машиналар белән тәэмин итү өчен җаваплы коллектив туачак. Ватылган тех л> ника шунда ук төзеге белән алыштырыла, эштә өзеклеккә юл куелмый.
Идарә утырышында да бу тәкъдимне хупладылар. Звеновод итеп Гамир Га- лимовны билгеләделәр. Салих Хәлнмов та звенода эшләргә бик теләп риза булды. Әхәт Каюмов белән Мөгътәсим Гыйльмаиовны шулай ук озак үгетләргә туры килмәде,— алар урынын техникага утырырга җан атып торган яшьләр алды. Звенога махсус бер трактор бирделәр — әйдә, рәхәтләнеп эшләсеннәр! Тагылма машиналарны кырга илтү, ватылганнарын мастерскойга алып кайту өчен дә уңай. Ремонт проблемасы гүя бөтенләй булмаган — шул чордан башлап, бүгенге көнгә кадәр колхозда тагылма машиналар турында сүз чыкканы юк. Оешкан нан соң бер ел да үтмәде, бу звено белән районның башка хуҗалыклары кызык сына башлады, яларның да кайберләрендә шундый ук звенолар оештырдылар.
Атлас Кыямович өчен иң авыры, мөгаен, авылдашлары күңеленә үтеп керү булгандыр. Арада эленке салынкы эшләүчеләр дә. акча артыннан куып «ил ги зеп» йөрүчеләр до, аз эшләп, күбрәк алырга теләүчеләр дә бар иде Ничегрәк якын килергә үзләренә, ничегрәк сөйләшергә, ничегрәк аңлатырга? Берсе белән, малай чакта, йөкче булып йөрелгән, икенчесе белән — сабанчы, өченчесендә ярдәмче булып эшләнгән. Кайберләре — туган, башкасы — туганнан туганнар. Дус лар да күп. һәрберсенең холык фигылен биш бармагы кебек белә председатель. Эмма бу якынлыкның уңайсыз яклары да килеп чыкты. Малайсытып карарга теләүчеләр до булмады түгел, һәрберсенә ярап та бетеп булмый Берсенә әйткән сүзең ошый, икенчесенә ошамый. Ошамаганы шулай ук йөрәктә ниндидер эз кал дырып китә. Беркадәр уйланып, өйрәнеп, иыклы бер карарга килде Атлас Кыя мович: иң беренче нәүбәткә эш, колхоз мәнфәгатьләре куелырга тиеш, аннан соң инде теләсә нинди мәсьәлә белән килсеннәр, ул аларга — туган да. дус та. авылдаш та—
Өлкән яшьтәгелоргә председатель тагын да зуррак ихтирам белән карый. Ан лый ул: алар — иң авыр елларда колхозны саклап калган, күмәк хуҗалык өчен вакытын да. сәламәтлеген дә аямаган кешеләр. Икенче яктан, алар — тәрбия чы
ганагы. Өлкәннәргә никадәр хөрмәт-нлтифат күрсәтелсә, ихтыяҗлары никадәр тизрәк канәгатьләндерелсә, алар колхоз белән тыгыз элемтәдә яшәсә, бу — яшь колхозчылар өчен күргәзмә дәрес кебек. Шуңа күрә өлкән буын — председательнең дә, идарәнең дә игътибар үзәгендә.
Туган як, туган авыл, туган колхоз... Үзләренең туган авылларында председатель булып эшләүчеләр сирәк очрый. Нилектән шулай? Бәлки урындагы кадрларны әзерләүгә игътибар җитмидер. Ә бәлки бу андый җитәкчеләрнең кайбер өстәмә кыенлыклардан азат булмавы белән аңлатыладыр. Атлас Кыямович моңа кистереп кенә җавап бирә алмый, әмма үз авылында эшләгән председательнең колхозчыларга зуррак файда китерүенә иманы камил аның. Һәрхәлдә, бу очракта бары тик план күрсәткечләре генә игътибар үзәгендә тормый. Андый председательне колхоз мәнфәгатьләре дә, авылның төзеклеге дә, урамнарның яшеллеге дә, колхозчыларның хезмәт-көнкүреш шартлары да бердәй кызыксындыра.
Зобай чишмәсе ага да ага. Тизрәк Шушмага кушылырга, аның гайрәтен арттырырга, куәтен ишәйтергә ашыга. Шушма — Камага, Кама — Иделгә. Идел — диңгезгә... Гади хезмәт кешесе шушы саф чишмә сыман. Куәтле дәрья үзенең көчен шундый чишмәләрдән алган кебек, хуҗалыкның куәте дә халыкның уртак тырышлыгыннан туплана, һәм ул тырышлыкны, партиянең 1982 ел ноябрь Пленумында әйтелгәнчә, тагын да арттырасы, тагын да зуррак эшләргә юнәлтәсе бар. Шунлыктан бу мәсьәлә идарәнең оештыру эшчәнлегенең үзәгендә тора.
Хәл итәсе мәсьәләләр шактый әле: терлек азыгы базасын ныгытуны эзгә саласы бар. Берничә еллар элек 270 гектарлы мәйданда болын сазлыгын киптереп, культуралы көтүлек булдырганнар иде. Хәзер аның сугару җайланмаларын алыштырырга, көтүлектән өченче уңыш алуга ирешергә кирәк, бик кирәк, чөнки хуҗалык терлек симертү буенча специальләшә. Торак төзелешеннән дә канәгатьләнергә ярамый әле. Монысы үзе бер аерым мәсьәлә...
Машина кузгалып, кабат авыл ягына юл алды. Каршыда, сөекле баласын көткән ана сыман, колачын җәйгән Иске Шөгер күренә. Елдан-ел яңарып, яшәреп, киләчәккә кыю адымнар белән бара авыл. Һәм председатель, еллар үтү белән, туган авылының тагын да матураячагына, тормышының мулрак булачагына нык ышана.