Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Язлар килер, сулар агар, эрер тәрәздәге абагалар. Тик онытылмас икәү каршылаган кышкы таңнар.
Йөрәк янар.
Ә кайдадыр абагалар шаулар. Сөялле куллар сука тотты, кылыч кысты һәм җиңүче булып чыкты. Сөялле куллар өчен Күтәрәм мин бу тостны. йолдыз кабынмас — булмаса сөялле куллар. Ишетәсезме, шома бармаклы, алтын балдаклы Алтын табылмас, сарай салынмас, гамьсез яшь кызлар, яшь уллар?..
Йөрәк әрнүемне сизгәнсең. Әйтәсең: «Ничек кенә түзгәнсең?..»
Яшим дисәң, чигенмим, җиңелмим дисәң, түзәсең икән.
Тормышның тугызынчы йөзәсең икән. дулкынында
Төнге чишмә белән сөйләшеп утырам, әйтерсең, ул — су кызы җаны. Юктыр да чишмәлә; чең саны, су кызлары — санлы...
Су кызлары җанлы!
һәм инде, түгел сурәттә — табигатьтә...
Өзмә абагаларны, мине сөйсәң, Бибигайшә. Күңел — абага, ул да үсә. Ләкин җил кисә...
Кар ява зират өстенө. һәммәбез — җир баласы, һәммәбезнең үз йолдызы, ләкин ничек табасы? Кар-буранлы һавасы, һәркемнең үз йолдызында бардыр серле тамгасы.
Ничек кенә табасы?..
Бер мизгел гомерле таң була, бер мизгел гомерле җан була. Берсе галәмдә, көмеш болытлар артында, берсе җирдә, язмыш канатында. Ә без, бәхетлеләр, яши бирәбез, яшәү ямен күрәбез.
Таңнар, җаннар, зинһар, сүнмәгез!
Тормыш — диңгез, гел айкала, гел чайкала... Алып чыгар минем җилкәнне ул кая гына? Бәрмәс микән тормыш кыясына?
Айкалсын, чайкалсын дөньясы, хыянәт итмәм күңелем кыйбласына!