ШИГЪРИЯТТӘ ҮЗ ЙӨЗЕ БАР
атар балалар әдәбияты елдан-ел яңара, байый бара Татарстан китап нәшриятында басылган күп санлы китапларда. «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» газетасында урнаштырылган төрле жанрдагы әдәби әсәрләрдә бүгенге балалар әдәбиятының тематик офыклары киңәюен, сәнгатьчә нигезенең ныгый төшүен, сабыйлар дөньясының җанлырак, кызыйлырак итеп, балаларга үтемле рәвештә тасвирлануын, заман сулышының да ныграк чагылуын күрергә мөмкин. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр.. Алар белән без даими очрашып торабыз. Яңа исемнәрнең язмышлары исә терпечә. Күпчелеге, балалар өчен бер-ике китап чыгару белән, бу өлкәдә иҗат итүдән туктап кала: алар өчен балалар әдәбияты зурлар әдәбиятына күчер алдыннан бер тәҗрибә мәктәбе ролен генә үти. Бик сирәкләре генә үзләренең иҗатларын һәм язмышларын балалар әдәбияты белән ныклап, гомерлек итеп, аерыла алмаслык итеп бәйлиләр Роберт Миңнуллиннь! мин менә шундый шагыйрьләрнең берсе — балалар дөньясын үз иткән, аларга үз күңеленең бетен байлыгын, җылысын биргән, нәниләр өчен иҗат итүне бик тө җаваплы эш итеп хисаплап, шушы өлкәдә дәвамлы һәм нәтиҗәле эшләп килүче дип саныйм.
Соңгы елларда Роберт Миңнуллниның исеме балалар дөньясында популяр булып китте. Аны белмәгән, әсәрләрен ишетмәгән укучы сирәктер Моңа бигрәк тә телевидениедә балалар өчен ■Шигъри тәлгәшләр» дигән тапшыру алып баруы ярдәм итте булса кирәк. 1976 елдан башлап бүгенгәчә даими рәвештә ул нәни укучылары белән телевидение аше очрашып тора, алар белән җанлы әңгәмә алып бара.
Р Миңнуллин балалар поэзиясе өлкәсендә җитмешенче елларның икенче яртысыннан башлап эшли. Шул вакыт эчендә ул кече яшьтәге балалар өчен күп шигырьләр язарга, өч җыентык чыгарырга өлгерде «Акбай цирк карый»— 1978, «Җиде абый тай җигә» — 1980. «Айга очтык!» '. Ә бу китапларга хәтле аның зурлар өчен язылган шигырьләре, җырлары бар иде. «Әнкәй», «Килен тешә» кебек җырлары халык арасында киң яңгыраш алды — ул җырларны һәркайда яратып җырлыйлар. «Бәхетле булыгыз» (1976). «Сөенсеннәр әле каеннар» (1979) исемле җыентыклары тормыш турында җитди уйланучы. үзенчәлекле шигъри моңга, аһәңгә ия булган шагыйрь тууы турында сөйләделәр Шулай — зурлар поэзиясендә үзен танытканнан, шигърияттә билгеле бер тәҗрибә туплаганнан соң балалар поэзиясенә килүе шагыйрьнең шушы өлкәдә тиз үсүенә, сәләте тиз ачылуына һем нениләр өчен яңа сүэ әйтүене сәбәпче ныклы нигез булды Дөрес. әүвәлгерәк шигырьләрендә аның бәлаләр әдәбиятында үзенә остаз итеп ал- ' Микнуллин Роберт А*га очтых Шигырьләр Казан. Татарстан китап нәшрияты. I9W
Т
ган Б. Рәхмәт. Ә. Фәйзи, Ш. Галиев кебек шагыйрьләрнең тәэсире турыдан-ту- рырак та чагылгалады Әмма һәр шагыйрь өчен табигый булган өйрәнү чорын ул чагыштырмача тиз үтте, балалар шигъриятендә үз сукмагын тиз тапты, үз тавышы, аһәңен тиз ишеттерде. Хәзер инде аның үз йөзе, үз стиле бар һәм ул стиль аерымланганнан-аерымлана, үзенчәлекле төсмерләре ачыкланганнан-ачык- лана бара. Бу стильнең төп хасиятләре итеп: җитдилек белән уенның — әкиятнең— хыялның, зурлар дөньясына омтылу белән баланың үз дөньясында яшәү стихиясенең Р. Миңнуллинча үзгә рәвештә бер-бере белән тоташуын, кушылуын, «каршылыклар бердәмлеге» төзүен санарга мөмкин. Бу «кушылулар», әлбәттә, төрле шигырьдә төрлечә: кайсысында җитдилек һәм чынлык алгы планга чыга, кайсысында шуклык-мәзәклек, наян көлү өскә күтәрелә, кайсында хыял уены җиңә... Шушындый «каршылыклар бердәмлеген» ачуга нигезләнгән сурәтле фикерләү рәвеше шагыйрьгә балалар поэ-зиясенең яңа шигърият чирәмнәрен күтәрергә, үтемсез коры вәгазьдән һәм образсыз информациядән котылырга ярдәм итә, балалар шигърияте поэтикасын төрләндерергә һәм баетырга киң мөмкинлекләр ача.
Хәзер инде татар балалар поэзиясен Р. Миңнуллин шигырьләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Р. Миңнуллинның нәни геройлары да шагыйрь шигырендәге сүзләр кебек — тереләр, хәрәкәтчән- нәр Шагыйрь балаларның дөньяга һәм кешеләргә сокланып һәм гаҗәпләнеп карау тойгысын матур итеп, ышандырырлык итеп сурәтли. Шигырьләрдәге балалар— Алмаз, Әнвәр, Фәһим, Гелнар, Санияләр табигатьнең һәм хайваннар дөньясының һәр төрле күренешләренә — мөгезле болытларга да, җәяүле бураннарга да, диңгездәге дельфин Һәм акулаларга да, цирктагы филләргә дә. йорттагы тавык һәм кәҗәләргә дә, Акбай, Актүш, Актыр- нак исемле этләргә дә күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карыйлар. Алар әти- әниләренең, әби-бабайларының, апа- абыйларының. дусларының, үзләренең тормышларын, кыланышларын игътибар белән күзәтәләр һәм гыйбрәт алырлык нәрсәләр эзлиләр, табалар...
Геройлар арасыннан Алмаз исемлесе үзенең активлыгы һәм үткенлеге белән аерылып тора. Ул — китаптагы күп шигырьләрнең уртак герое, ул Ш. Галиев- нең Шәвәлие кебек бер шигырьдән икен-чесенә күчә. Без аны балалар бакчасында да, беренче-икенче классларда укып йөрүен дә күрәбез. Ул да кызык- сынучан һәм күзәтүчән, бераз гына хәй-ләкәр. бераз гына наян, һәртөрле шуклыклар да уйлап чыгара. Кыскасы, исеме белән генә түгел, үзенчәлекле кыланышлары белән дә истә кала. Ул үз- үзенә дә, кайвакытта олыларга да тәнкыйть күзе белән карап куя, Дус-ишлә- ре дә күп, әмма аны әти-әнисенә үзенең бер генә бала булуы нык борчый:
Бергәләшеп уйнарга Бер иптәш кирәк миңа. Берәү генә булса да, Ямьсез генә булса да, Елак кына булса да Энекәш кирәк миңа!
Баланың өнә шундый борчуы аша шагыйрь олылар күңелен дә, зурлар дөньясын да гел борчып торган мәсьәлә күтәрә, бүгенге тормыштагы социаль проб-лемага игътибар итә. «Нәни поши» шигырендә дә олы тормышның драматик бер күренеше чагыла:
Ул поши баласын әти Карурманнан тапкан бит. Әнисен... усал абыйлар — Браконьерлар аткан бит.
Р. Миңнуллин матурлыкка, өхлаклылык- ка өйрәтүне зурлар тормышындагы уңай мисаллар аша алып бара. Бу, гомумән, балалар әдәбиятында кабул ителгән, ныклы традициясе булган юнәлеш. Әмма шушы язылмаган кагыйдә еш кына әдәбиятта әдәби канун рәвешен алып куя, шуның нәтиҗәсендә, бала күңелен тормыштагы ямьсез күренешләр белән рәнҗетмәскә теләү балалар әдәбиятын чикләүгә китерә. Р. Миңнуллин исә «Энекәш кирәк миңа!», «Нәни поши», «Дөнья балаларының кешелеккә әйтер сүзе» кебек шигырьләрендә яшәешнең гомуми мәсьәләләрен күтәреп, әлеге чикләнгәнлектән сикереп чыгу юлында уңышлы тәҗрибә ясады. Шагыйрьнең кешелекне борчыган нокталарга алып чыккан шигырьләре хәзергә аз булса да. алар гаять тә тәэсирле, шигъриятле һәм актуаль яңгырыйлар.
Ләкин әле җиребездән
Кан һәм яшь исе килә.
Юк, үләргә теләмибез — Безнең яшисе килә! Я-ши-се ки-лә!!!
Дөнья балалары җирнең язмышы емен әнә шундый борчу белән яшиләр. Татар шагыйре Р. Миңнуллин нәниләрдән ишеткән әлеге борчулы сүзне татарча әйтсә дә, ул борчылу кешелек өчен уртак.
Балалар язучысы булу өчен дөньяга балалар күзе белән карый белү, балаларча уйлый, хыяллана алу зарури Бала ясалмалылыкны, сабый булып кыланыр-га тырышуны тиз сизеп ала — фальшьны ул яратмый, кабул итми. Р Миңнуллин шигырьләренең балаларга бик тә якын булулары авторның дөньяны бала булып кабул итү хасиятен саклый алуы белән бәйле. Шагыйрь сабыйларның үзләренчә уйлап һәм уйнап яшәүләрен, шул уеннары белән чынбарлыкны үзлә-ренчә танып-белүләрен табигый итеп сурәтли, шигъриятле юлларда ача.
Бала өчен хыял беләк чынбарлык арасы бик тә якын. Р. Миңнуллин да шигырьләрендә шушы чикне җиңел генә үтә ала, уеннан чынга, чыннан уенга тиз күчә ала. Бу хасиятләр «Айга очтык», «Йолдыз буласым килә». «Ми-8А» шигырьләрендә бигрәк тә ачык күзгә ташлана.
Р. Миңнуллин шигырьләрендә балалар уйнарга яраталар. Әмма шагыйрьнең осталыгы бала уенын тасвирлауда гына түгел, ә аның яшәешен, дөньяны кабул итүен уенга бәйләп ачуында, бала уенын дөньяны танып-бөлү чарасы буларак күрсәтүендә. Шагыйрь нәниләрнең шушы хасиятләрен — уен аша тормыш тәҗрибәсе туплауларын гаять нечкә тотып ала. Шушы нигездә шигырьдә сәер әверелешләр. гаҗәеп хәлләр туа, сурәтле фикерләү үзенчәлекле рәвеш ала Биредә гади генә әйберләр дә тылсымлыга әверелә, җансыз предметлар җанлана, җан- лылары — җансыз кала «ДТ-75» тракторының улына җырлаган бишек җырыонда трактор телгә килеп, улына болай дип көйли:
Йокла, улым, матурым.
Ят. ял итсен моторың. Бәләкәч тракторым!
Тыр-тыр-пытыр-тыр-тырым.
Пытыр-пытыр-тыр-тырым, Йокла инде, күз нурым!
Тыр-р-рр-р.р-р-р-р„ Тыр-р-р-р-р-р-р-р_.
Бу өзектә шагыйрьнең сүз һәм аваздашлар яңгырашына, телгә нык игътибар итүе дә ачык күренә. Аның теле төзек, аһәңле, һәртөрле чагыштыру-сурәтләргә бай.
Әйе, Роберт Миңнуллин иҗаты хәзерге балалар поэзиясен үстерүдә, баетуда актив катнашса, телевидениедәге «.Шигъри тәлгәшләр» тапшыру аша балалар әдәбиятын, сәнгатен пропагандалау буенча зур эш алып бара Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты булуы исә аның шушы өлкәдәге тырыш эшчәнлеген лаеклы бәяләү буларак кабул ителде. Бу факт шул ук вакытта республикабыз җәмәгатьчелегенең балалар әдәбиятына булган җитди игъти- баоы һәм кайгыртучанлыгы турында да свили.