Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ МАКСАТЛАРНЫ ОНЫТМЫЙК


алыклар арадашлыгы, әдәбият, сәнгать арадашлыгы нык үскән бүгенге көндә кешеләр теләсә кайсы милләтнең генә түгел, теләсә нинди илнен культурасы белән якыннан таныша алган бу морда үз әдәбиятыбызның иң югары биеклектә торуын күрәсе килү — табигый хәл.
Бәхәсне башлап җибәргән мәкаләләрендә бу мәсьәләгә икесе ике критерий* дан — берсе аму белен чаң сугып, икенчесе сабыррак тонда сүз йөртел булган уңышларны да барлау ягыннан килеп карасалар да, Аяз Гыйләҗее та Рафаэль Мос- тафин да шул биеклеккә омтылуны алга куялар
Әдәбиятыбыз артта кала дип. бар булганны күрми узу да дәрес түгел. Ел саен күпләп-күпләп күренмәсәләр дә, ун-унбиш елга сузылган ара эчендә тугандаш халыкларның теләсә кайсына уңайсызланмый тәкъдим итәрлек роман. повестьларыбыз булмады түгел бит, булды. Әгәр алар рус телендә җитәрлек яңгыраш талмаганнар икән, монда инде оештыру эшләренең кирәк кадәр булмавы комачаулагандыр дип уйларга да мөмкин. Бик әйбәт тәрҗемәчеләр кирәк булган кебек, әдәбиятыбызны белә, ярата, шуның белән яши, укучының игътибарын үз вакытында шуңа юнәлтә, аны аңларга ярдәм итә торган абруйлы тәнкыйтьчеләребез булу да кирәк дип уйлыйм.
Ә шулай да. ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә, тагын да югарырак биеклекләрне яуларга телибез икән, мин үзем Аязча ярсып чаң сугучыларны яклар идем. .
Бөтенсоюз мәйданына чыгуны, әсәрләребеэнең рус теленә тәрҗемә ителеп. Мөскәү нәшриятларында, үзәк гаэета-журналларда басылуын алабыз икән. Аязнын борчылуы урынлы кебек Чыннан да әдәби журналлар актарганда башка халыкларның әдипләре белән беррәттөн мең елга якын тарихы булган тетәр әдәбияты вәкилләренең дә әсәрләре күренмәү, я бик сирәк очрап куюлары аяныч А. Гыйләҗее та шуңа көенәдер, шуның өчен прозабызны иң зур биеклектән торып хөкем итәдер Аягына яңа гына баса башлаган әдәбият турында сүз барса, билгеле, кулын талдырып. вакыт уздырып язып та тормас иде Әгәр инде ул әдипләребезгә квты-кәты шелтәләр белдерә икән — аларның көченә, сәләтенә ышаныч белдерә, олы әдәбият белен бер сафта барырпыкларына ышанып ейте. Йөкне де бит тарткан атка гына күп салалар.
А Гыйлеҗевның әдәбиятыбызда иң югары казанышлар дип берничә исемне гене атавын да. минемчә, башка әдипләребезне кимсетеп карау дил аңламаска кирәктер Кайсы гына милләт прозасын алсак та, аның тау түбәседәй калкып торган берничә генә язучысы белен олы икәнен беләбез бит Белорус әдәбияты дигәндә без. мәсәлән, иң элек В Быковны һәм И. Шемякинны иске алабыз Ут күршебез Башкортстан- да кызыклы язучылар күп кенә булса да. бетенсоюз укучысы М- Кәримне белә Балтик буе әдәбиятларында, украин, кыргыз әдәбиятларында һем башка республикаларда да ул шулай. Тик менә шушы биек таулар янында авыр некие иңнәренә бүлешеп салган тебенек таулар барын да онытмыйк Тау түбәләре бит алар тигез җирдә калкынып, бер үзләре очлаеп тормыйлар, алар шушы тебенек таулар иңенә басып, шулар ныклыгына таянып торалар
Х
А. Гыйләҗев үзенең мәкаләсендә өч биек тауны атаган икән, моңа кем каршы килер? Барыбыз тарафыннан да хөрмәт ителгән талантлы, зур әдипләр. Ләкин бит әле барыбыз да йөз тоткан, әлеге дә баягы бөтенсоюз укучысы бар, күрерләрме алар безнең тауларны? Башка биеклекләрнең күләгәсе каплап китмәсме үзләрен?
Бүгенге бәхәстә прозабызда барган кайбер кызыклы күренешләрне искә алма- сак, тауларыбызны тау иткән сәбәпләр ачылмый калыр, булганны югалту, сыйфат үзгәрешләрен күрмәү булыр иде. Мисал өчен сатира-юморны гына алыйк. Без әлегә кадәр халкыбызга хас тыйнаклык һәм хәтер саклау хисе беләнрәк, мыек астыннан гына елмаеп язылган юмор әсәрләрен укып өйрәндек. Аның М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни, соңгы елларда Ф. Шәфигуллин кебек кабатланмас осталары бар иде. Бүгенге көн язучыларының бу өлкәдә кыюлыклары, тәвәккәллекләре җитәрлек булды ахры, сатира, хәтта сарказмга якын сатира белән язылган әсәрләр бер-бер артлы дөнья күрде. Хикәяләр генә түгел, күләмле-күләмле повестьлар да басылды.
Киң колачлы, масштаблы эпик әсәрләргә килсәк тә шулай. Чорлар алышынган, иҗтимагый системалар үзара бәрелешкән давыллы еллардагы кешеләр язмышын биргән Г. Ибраһимов, Ш. Камал, К. Нәҗми, И. Гази романнары кебек әсәрләр сагындыра башлаган иде инде. Ниһаять, без Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар», Г. Ахуновның «Идел кызы» романнарын, А. Расихның «Ямашеа» трилзгиясен укыдык.
Бөтенсоюз әдәбиятында бер яңалык бар. Реаль җирлектә язылган повесть һәм романнарга төрле-төрле формаларда фантастик элементлар килеп керә башлады. Әзербайҗан, грузин һәм кайбер башка халыкларда аның кызык кына үрнәкләрен күрәбез. Олы тәнкыйтьчеләр тарафыннан бу яңалык игътибарсыз калмады. Әдәбият белгечләренең кайберләре аны яклап, кайсылары исә, киресенчә, тәнкыйтьләп чыктылар. Әмма ничек кенә әйтсәләр дә, бу алымның аерым язучылар уйлап тапкан мавыгу гына булмавы, аның киләчәге барлыгы раслана. Ул бүгенге заман язучысының һәм укучысының фикер сөреше катлаулана баруын күрсәтә, төрле кызыклы форма, лар эзләү турында сөйли.
Уйлап карасаң, бу алым безнең үз прозабызда элегрәк тә күренә башлады түгелме соң? Моннан ун еллар элек Ә. Баянов үзенең «Ут һәм Су» романында Кама белән Камиләнең ярым фантастик образларын биргән иде инде. Шул юнәлештәге тәҗрибәләрен ул аннан соңгы повестьларында да дәвам итте. Әлбәттә, тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең күзенә чалынырга тиешле вакыйга иде бу. Аерым җыелышларда кайбер фикерләр әйтелгәләсә дә, әдәби тәнкыйть аны ни өчендер игътибарсыз уздырып җибәрде.
Инде, алдагы авторлар язып чыкканча, повестьларыбызның күләме кыска, ә фикергә баерак була баруларын да, шуның кебек башка кызыклы күренешләрне дә искә алсак — бөтен бәхәсле һәм каршылыклы яклары белән булса да — тауларыбызны тау иткән ныклы нигез ташлары болар дип әйтә алабыз.
Тагын шунысы да бар бит: Чыңгызы, Мостае, Нодары булу белән генә ул халыклар әдәбиятында да барлык проблемалар хәл ителеп беткән дип уйламыйбыз. Күтәрсәләр, ул әдәбиятлар да кызып бәхәсләшерлек, кылычка кылыч бәрелешерлек мәсьәләләр табарлар иде. Андый бәхәсләрне без «Литературная газета» битләрендә күрә дә киләбез. Уңышлар гына түгел, кимчелекләр дә уртак. Прозабызның артка калу сәбәпләрен бөтен ил әдәбияты яктылыгында каравыбыз да шуннан.
Нигә соң артка калабыз? Олы әдәбиятлар сафында татар әдипләренең исемнәре нигә күренми? Бу ссрау, билгеле, һәркайсыбызны борчый. Басылып чыккан һәр яңа әсәрне укып барырга тырышучы, аның өчен куанып һәм борчылып яшәүче буларак, мин дә уйланам ул турыда.
һәр нәрсәнең кыйммәте чагыштырып карауда беленә. Атаклы Эйнштейн теориясен татар халкы үзенчә бик гади генә итеп: түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер йөрт, дип әйтмәгәнмени?! Бүгенге көн укучысы бары тик татар әдәбиятын уку белән генә канәгатьләнми, аларның күбесе дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә танышып бара, һәм алар, югарыга карап фикер йөртсәләр дә. түбәнгә карап шөкер итәргә теләмиләр. Кайчагында без, укучы тарафыннан журналда укыр әйбер юк, дигән шелтә дә ишетәбез. Ә үзебез, ел йомгакларында булсын, иҗат мәсьәләләренә Ьагышланган башка төрле утырышларда булсын, фәлән хәтле повесть, фәлән роман басылып чыкты дип саный башлыйбыз. Ләкин алар югарырак зәвыклы укучы күзенә

Иң гыйбрәтле мисал булганы өчен түгел, әле генә укылганга күрә телгә алам: Ә Гаффарның «Бишек» исемле повестенда Сембел белән Аитның очрашулары гына да ни тора. Ул сүз уйнатулар, ул диалоглар! Тенге яңгыр вакытындагы ярым фантастик күренеш гаҗәп оста сурәтләнгән. Сүз дә юк, мавыгып укыйсың. Ләкин бу осталык — повестька уңыш китерми торган осталык. Кирәксез мәхәббәт уены шул хәтле озынга сузыла ки, повестьның символик рәвештә алынган «Бишек» исемен шәрехләргә авторның егәре дә. вакыты да җитми кала.
Прозабыздагы канатсызлык чиренең бер тәре интеллектуаль темага язылган әсәрләрдә дә күзгә чалына. Кайбер әсәрләргә аерым фрагментлар булып, фән, культура, сәнгать мәсьәләләренә бәйле күренешләр килеп керә башлады. Ләкин нәкь менә шул фрагментарлык әсәрнең уңышсызлыгы булып тора да. Әсәрнең бетен бер канвасына органик бәйләнмәгән, язучының үз каны, уз җанында яралмаган материаллар төрле энциклопедияләрдән чүпләнгән әзер белешмәләр икәнлеген нык сиздерәләр. Бүгенге көн әдәбиятында күренгән геройларның халыкара конференцияләрдә, фәнни симпозиумнарда катнашуы да, татар халкының чит ил туристлары белән күрешүләре дә табигый хәл. Ләкин алар сюжет сызыгынамы, фикер сөрешенәме нык бәйләнгән булсыннар. Юкса, андый гына белешмәләрне укучы, кирәк булса, йөз җирдән таба ала Ә бу көе укуы кызык түгел. Кирәксез җиргә кадалган арзанлы брошкага караган кебек, ирония белән генә карап үтә аны укучы.
Бу өлкәдә эзлекле рәвештә эшләүче, һәр әсәрендә яңа бер проблема күтәреп язучы А. Расих кебек әдипләр иҗатына кагылмый бу, әлбәттә. «Дустым Мансур», «Ике буйдак», «Сынау» һ. 6. роман, повестьларында ул татар интеллигенциясенең шактый гыйбрәтле тормыш картиналары белән таныштырды. Язучының үзенә бер язу алымы бар. Күпчелек әсәрләрендә ул укучының игътибарын бер яки ике персонажга юнәлтә дә әсәрнең башыннан ахырына кадәр шуларның мәшәкатьләре белән яшәтә. Ләкин шуны да әйтәсе килә: күп планлылыкны таләп иткән роман жанрын бу алым бераз тарайта. Гыйльми дөньяның гомуми панорамасын күрергә, фәнни атмосфераны бөтен тулылыгы белән тоярга комачаулый.
Ә бит рус әдәбиятын укыганда югары интеллектуаль тормыш белән яшәп калгандай буласың. Геройларның эрудициясенә, рухи байлыгына, интеллигентлыгына кызыгасың. Аннан соң хикмәт кешенең зур эшләр майтаруында, дәрәҗәле урыннарда эшләвендә, көн саен крахмалланган чиста күлмәк алыштыруында гына да түгел. Әнә бит Ч. Айтматов геройлары. Ул гомере буе гади кешеләр турында яза. Аның геройлары игенчеләр, мал көтүчеләр, шоферлар. Инде менә соңгы әсәрендә буш далада адашып калган ялгыз полустанокта яшәп ятучы тимер юл эшчеләре. Гап-гади кешеләр. Әмма ул кешеләрне язучы шундый бөеклеккә күтәргән, А. Гыйләҗев тәкъдим иткән биеклектән торып караганда да башыңнан бүркең төшеп китәрлек! Ә безнең кайбер әсәрләрне укыган укучыдан: мондыйны мин тормышта да күреп туйдым инде, дигән сүзне ишетергә туры килә.
Юк, хикмәт геройларның кем булуында түгел, ничек сурәтләнүендә, күрәсең. Әдипләребез тәвәккәл түгел, зур мәсьәләләр күтәргәндә артык кыюсыз, җирдән күтәрелеп китә алмыйлар, фикерләренә канат куя белмиләр кебек, һәр язганны бастырып чыгарырга тырышу да комачаулыйдыр инде. Фәндә бит төрле сынаулар, тәҗрибәләр яңа ачышка китерә. Әдәбият та — шул ук фән, кешелек дөньясының чирләрен дәвалый торган фәннәрнең берсе. Шулай булгач, нигә соң безнең әдипләребез үзләренең өстәл яннарында гына булса да кыю-кыю тәҗрибәләр ясап карамыйлар? Әлбәттә, тәҗрибәңнең уңышсыз чыгуы бик ихтимал, дөнья хәтле вакыт, коч сарыф ителде дип уйларга да мөмкин. Кемдер ачкан юлдан бару ышанычлырак бит, андый әсәрләр басылып тора, әйдә тагын берсе өстәлсен, дип тынычлана ахры кайберәүләр.
Язучылар авылда туа, шәһәрдә үлә дигән канатлы сүз бар. Татар язучыларының да 90 процентка якыны — авыл туфрагын таптап үскән егетләр Инде аларның авылдан аерылуларына 20—30 ел, тәмам шәһәрләшеп беткәннәр, Фәиэ Зөлкарнәев китергән мисалдан күренгәнчә, хәтта, балалары авыл өйләрен күз алдына да китерә алмыйлар. Шулай да язучыларыбызны кан авазы һаман авылга тарта, кул астына гел авыл материаль' килеп керә. Яшел чирәмле урамнары, аулак әйләре, каз бәбкәләре, кор базыннан менгән каймаклы чүлмәкләре белән күз алдында тора авыл. Ә бүген-

Инде тагын да ерактанрак алсак: километрлар белән түгел, дистә еллар, хәтта йөз еллар белән үлчәсәк, аянычлар зуррак булмасмы, оныкларыбыз безгә ни әйтер?
Шушы фикерләрне укучыга җиткерү ечен М. Юныс кызыклы форма талкан. Әсәрнең герое туган авылына кечкенә кызы белән кайта. Иҗатын балалар ечен китаплар язудан башлаган әдип, нәниләр күңелен, аларның психологиясен яхшы белә. Бу повестенда да ул кызыкайның бар нәрсәне дә белү, бетен әйбер белән кызыксыну сыйфатын шактый уңышлы файдалана Нәни башта мең төрле сорау, ул дөньяны аңларга тели, ә җавабын бары тик зурлар гына белә дип уйлый.
Бу дискуссиядә чыгыш ясаучылар прозабызда картлар образларының күбәеп китүен әйткәннәр иде. Картлар гына түгел, соңгы елларда балалар образлары да күренә башлады Начар түгелдер ул, уңай күренештер. Прозабызның күп планлы, катлаулана баруын гына сөйлидер Әсәрнең үзәгендә җигелеп эшләүче җегәрле яшьләр һәм урта буын торганда, вакыйгаларга аксакаллар һәм балалар килеп катнашу күп буынлы олы гаиләне генә хәтерләтә бит. Элегрәк елларда проза әсәрлә- ребездәге картлар көлке объекты булып кына алына иде. Аларга йөкләтелгән бөтен нагрузка шул — язганнарың эчпошыргычка әйләнеп, укучыны ялыктыра башласа, аны бераз ял иттереп, көлдереп алу.
Балалар образлары белән дә шулай ук. Бала тәрбиясе турындагы әсәрләрдә дә без баланың үзен күрмибез, кечкенә булса да, кеше буларак вакыйгаларга ул үзе катнашмый, ә без, укучы исә аның турында барган сүзләрне генә ишетә, аның язмышын зурлар аша гына белә торган идек. Өлкән буын әдипләребез балалар язучыларын да көнләштерерлек осталык белән нәни геройларның шактый сөйкемле образларын тудыра башладылар Күптән түгел генә без Г. Бәшировның "Бибек нигә елый?» дигән моңлы хикәясен укыдык. Гомәр ага үзе бу хикәясе турында: «Мин дә балаларга бер әйбер яздым әле»,— дип әйткән иде. Әйе, бу әсәрне балаларга уку бик файдалы булыр. Бер яктан табигать белемен бирсә, икенче яктан кешелек гыйлеменә өйрәтә торган, өстәвенә олы зәвык белән язылган әсәр ул. Шулай да проблемасы зурлар өчен дип уйлыйм. Каян килә ул Баламут кебек сөрхәнтәйләр? Җәмгыятебездә андый әшәкелекләр туардай шартлар да юк кебек. Мәктәп тәрбиясе күргән, пионер галстугы тагып йөргән балалар бит югыйсә. Тирә-юньнәрендә хикәянең башка геройлары кебек изге күңелле әйбәт кешеләр яши. Нигә шулай рәхимсез ул баламутлар? Тиешлесен мәктәп биреп җиткермиме, әллә гаепнең зурысы гаиләдәме? Әсәрне укыгач, шуның кебек бик күп төрле сораулар башка килә. Җавап эзлисең.
А. Расихның зур бәхәсләр кузгаткан «Сынау» романында да сөйкемле генә сабый бала образы бар. Оеклары сыдырылып төшкән, чәчләре тузгыган, ана җылысын күрмәгән бу кыз баланың йокысыннан уянып, бабасы бүлмәсенең ишек төбендә басып тору картинасы ук укучыны сискәндерә. Бу нәни образның романга юкка кермә- гәнлеген абайлыйсың, һәм ул шулай була да. Сабый бала һәм әхлаксызлык төшенчәсе — бер-берсе белән һич сыеша алмый торган ике нәрсә. Берсе — кешенең саф, кер кунмаган, гөнаһсыз вакыты булса, икенчесе иң авыр җәзага хөкем ителергә тиешле әшәке сыйфаты. Сабый бала аркылы автор Сафураны чыннан да әнә шундый җәзага дучар итә. Укучы нәфрәтеннән дә зуррак хөкемнең булуы мөмкинме соң? Баласына карата булган мөнәсәбәтеннән без шушы адәм образындагы әхлаксыэлыкка каршы чыгабыз. Шулай итеп, балалар образлары да өлкәннәр прозасында шактый лаеклы урын алып торалар, үзләренең нәни җилкәләренә зур гына фикер йөген күтәрәләр.
Әйе. әдипләребезнең җигелеп эшләрлек көчләрен раслый торган уңышларыбыз да бар прозабызда Артык күп дип әйтеп булмый, шулай да бар. Генераль план кебек олы максат куеп эшләүче әдипләребезне дә беләбез. Әдипләрнең күбесе иҗат планнары белән алай ачыктан-ачык бүлешергә яратмыйлар, егет кешенең күңелендә йөгәнле ат ята. диләр борынгылар. Шулай да басылып барган әдәби продукциянең күбесен күзәткәндә олы максат куеп эшләүчеләребез күп түгел сыман тоела. Көнем бушка үтмәсен, нәрсә булса да язарга кирәк дигән уй алданрак йөри кебек.
Бер көнлек максат белән эшләү, яңалыкны вакытында тотып алырга тырышмау, төрле-төрле формалар эзләмәү, халык авыз иҗатыннан җитәрлек файдаланмау, хисләрнең канатсыэлыгы... Әзмени сәбәпләр Шуның өчен бәхәс ачылды да бит Ә ха- кь йкать бәхәстә туа диләр.