Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЛӘГӘЛӘР ЯКТЫДА ЮГАЛА...


розабызның язмышы өчен борчылып сугылган чаңның көчле авазы һәр- кайсыбызны да уйланырга мәҗбүр итте
Әйе, көнкүрешебез әйбәтләнә барган саен, рухи тормышыбыз да катлаулана төшә. Адәм баласының күңеле рухи хәзинә белән матди байлык арасындагы тартыш аренасына әйләнеп бара. Кызганычка каршы, еш кына очракта тартыш нәтиҗәсе бу ике дөньяның килешүе белән тәмамлана, һәм кайчандыр тормышта актив позицияле булган кеше «үз күлмәген тәненә якынайткан» берәүгә әверелә, актив җан тормышы белән яшәүдән туктый
«Үз кайгым үземә җиткән» принцибына ияләшеп, без үз кабыгыбызга ныграк бикләнә бармыйбызмы? Бу җитди сорауга җавапны әдәбияттан эзлибез. Аның киләчәген тәшкил итүче яшьләр иҗатыннан эзлибез. Җитмешенче-сиксәненче елларда әдәбиятка килгән яшь язучылар заман героеның нинди чалымнарын аерып алалар соң? Җәмгыятебез үсеше тудырган яңа сыйфатларның замандашыбызга йогынтысын ничек ачарга омтылалар алар? Яшьлек иҗат иткән әсәрләрдә замандашыбызның характеры, кылган гамәлләренең асылы нинди бизмәннәр белән үлчәнә?
Соңгы еллар яшьләр прозасындагы конкрет әсәрләргә әйтик. Разил Вәлиевнең «Яшисе килә» повестена игътибар итик.
Әсәрнең нигезендә реаль вакыйга ята. Хәрби өйрәнүләр барышында шартлаган гранатаны күкрәге белән каплап, яшь солдат Рифкать Миргаэизов иптәшләрен үлемнән коткара. Үз гомере бәрабәренә Суынып өлгермәгән вакыйгалар тәэсирендә язылган бу әсәр әдәбиятыбызның героик шәхесләр галереясын кыю солдат образы белән баетты.
Язучы Рифкать образын нәкъ менә шул яктан ачарга омтылган Кайда гына булмасын, нинди генә шартларга эләкмәсен, Рифкать үз иманына тузан кундырмый, намусын саф килеш саклый. Акрынлап тәне үлеп бара, ә көчле рухы, олы җаны исә тормыш эчендә кайный, «урам хулиганнары шикелле һич көтмәгән җирдә сагалап торып, якага килеп ябышкан үлем» белән ярсып керәшә. Үлем фәрештәсе баш очында канат кагып тора, ә ул армия хезмәтен тутырып кайткач укырга керү турында хыялланып ята... Йөрәкне тетрәтерлек, бәгырьне телерлек кичерешләр Кеше рухының ныклыгы сынала торган авыр минутлар
Ул сынмый да, сыгылмый да. Үзе шундый хәлдә була торып та. кешеләр язмышын кайгырта. Разил Вәлиев әсәренең көче, үзенчәлеге дә шунда: ул Рифкатьнең батырлыкны хәрби өйрәнүләрдән дә бигрәк, биредә —госпиталь койкасында янә бер тапкыр кабатлавын күрсәтә. Тәне белән түгел, ә рухы белән! Тормышка булган чиксез мәхәббәте һәм олы дөньяны сыйдыра алган кайнар йөрәге белән! Минут саен зур ихтыяр көче, көчле җегәр, корычтай сабырлык сорый торган даими батырлык! Бу — олы җанлы кешеләр генә эшли алган, зуррак, олырак батырлык — рухи батырлык!
Рифкатьнең бу батырлыгы очраклы гына эшләнгән күренеш түгел. Аның бер тамыры халык бәхете өчен кан түккән Солтаннарга, тереләй утта яндырылган Шап- базларга (Г Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр»), илебезнең нигез ташларын ныгыткан Ардуан батырларга (Г. Ахунов. «Ардуан батыр»). Ватаныбызның намусын яу кырында яклаган Газинурларга (Г. Әпсәләмоә «Газинур») барып тоташса, икенче тамыры исә җәмгыятебезнең таза һәм нык асылында, аның идеалының көчендә Бу әсәр — Разил Вәлиевнең уңышы! Язучы тормышның бер кисәген әсәргә фотокүчермә итеп салмый, ә сәнгать югарылыгына күтәрергә омтыла һәр адымда сентиментальлек са галап торса да. мина кырын хәвеф-хәтәрсез үтә алган тәҗрибәле сапер кебек, «сугышчан бурычын» әнә шулай намус белән башкарып чыга ул Тормыш агымына тәэсир итәрлек көчле рухлы егет образын тудыра
Разил Вәлиевнең «Иске сәгать дөрес йөри» дигән икенде повесте да замандаш
П
алдында торган җитди әхлак проблемаларын күтәрүе белән игътибарны җәлеп итә. Иманың ныкмы, яшьлек идеалларыңа турылыклымы син? Язучы бу сорауга җаоалны Искәндәр, Сөмбел, Хәмит, Фидан, Интизар. Рүдәл кебек яшьләрнең эш-гамәлләрен- нән эзли.
Әсәрнең үзәгендәге яшь музыкант Искәндәр образы шактый тулы ачыла. Ул яшәүнең олы мәгънәсен сәнгатьтән эзли, үлемсез көй иҗат итеп үзен расларга омтыла. Бу хыялына ирешү юлында аңа шактый зур киртәләр аша узарга туры килә. Иң элек хатыны Сөмбел ташлап китә, дус дип йөргән яшьтәшләре йөз чөерә. «Дөрес уйлап», дөрес яшәүче дуслары да. үзгн генә яратучы Сөмбел дә аны үз идеалына турылыклы булып калганы өчен гафу итә алмыйлар, тормышның һәр үзгәрешенә хамелеондай яраклашмавын күрәлмыйлар. Алар тормыштан майлы кзлҗа умырып алу өчен үз намуслары белән алыш-биреш ясарга да тартынмыйлар.
«. .Хәмитләр, Интизар, Альфред, Рүдәл, Фиданнар — барысы да үз өннәренә кереп качкан йомраннар. Алар, тышта кар эреп, дөнья җылынмыйча, шул эннәрэн- нән чыкмаслар, җыйган ризыкларын эшкәртеп ятарлар кебек. Ә ул аларның өнендә яши алмый, аның йомран өненә керәсе килми, аны анда кабул итәргә атлыгып тзру- чы да юк1!1»
Ике тормыш идеалы әнә шулай бәрелешә. Менә шундыйларның яшәү принципларын сынарга туры килә Искәндәргә. Замана Искәндәрне үз намусын «сейф-бүлмә» эченә бикләгән Фиданнар, җиргә бурычыбыз юк дип тынычланып калган Хәмитләр, иманын акчага әйләндергән шабашник Мотыйгуллаларның битараф карашы белән, Сөмбелләр белән сыный. Үз мәнфәгатьләре белән генә мәшгуль булган бу кешеләрнең шәҗәрәсе кайчандыр тамырлары көйгән мещанлыкка барып тоташа. Әйе, иҗги- магый тормышыбызга сизелерлек йогынты ясый алмасалар да, алар җәмгыятебезнең рухи тормышына күпмедер дәрәҗәдә тәэсир итәләр. Искәндәрдә заман героена хас кайбер чалымнарны сиземләргә мөмкин. Бик үк ачык булмасалар да, бу билгеләр заман героен табарга омтылган язучының дөрес юлдан баруы турында сөйлиләр.
Әдәбиятыбыз тарихы Фидан, Хәмит кебек гыйбрәтле геройларны шактый белә Гомәр Бәшировның «Намус» романында чулак Сәйфи, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында Яңгура белән Саматов, Әмирхан Еникинең «Рәшә» повестенда Зөфәр Сабитов, Гариф Ахуновның «Хәзинә» һәм «Хуҗалар» дилогиясендә Мөстәкыймов, Рафаэль Төхфәтуллинның «Йолдызым» повестенда Давыт, Аяз Гыйлә- җевның «Урталыкта» повестендагы Сәгыйть кебек кешеләр үз чорының гыйбрәтле якларын шактый чагылдырдылар. Мондый кешеләр бүгенге тормышта һәм яшьләр иҗатында да төрле кыяфәтләргә кереп яшәүләрен дәвам итәләр. Язучы Азат Ганиев- ның «Иман» хикәясен генә искә төшерик: «игелек» эшләргә яратучы мәктәп директоры Әкрам укытучы Сабир абыйны мәктәптән куу турында хыяллана. Шунда ук, икенче бер герой Мансурның акча мәсьәләсендә профан булуыннан файдаланыл, дәүләт кесәсен саварга да исәп тота... Марсель Галиевның «Кар абагалар» повестендагы Лениза, Нигъмәт, Әхәт Гаффарның «Кашан җыры» повестендагы циник Билал, Әсрар Галиевның «Йөрәгем хәзинәсе» повестендагы Зәбир. Камил Кәримовның «Бер арбада» хикәясендәге каты бәгырьле Эльза кебек персонажларны искә төшерик.
Нигә кирәк соң мондый геройлар? Тормышыбызның мондый күләгәле якларын яктырту ни бирә безгә? Аларның классик тибын Әмирхан ага Еники — «Саз чәчәге» повестенда Байгузиннар гаиләсе. Аяз Гыйләҗев «Урталыкта» повестенда Сәгыйть образы аша сурәтләп үз чорында чаң суктылар түгелме соң? Игътибар итик; яшь язучыларның әсәрләрендәге геройлар яңа шартларга яраклашкан. Әнә, Марсель Галиевның «Кар абагаларвындагы Фирзан фәлсәфәсе нинди: «... Мещанлыкны гаепләгән кешеләрнең берсе дә тау куышында тормый»,— ди ул. Үзенчә логикага нигезләнгән аның бу фәлсәфәсе. Сүз көрәштереп кара! Әйе. бүгенге көннең Сәгыйтьләре, Бай- гузиннары, Мостафиннары — башкарак кешеләр, аларның тышкы кабыгы да, эчке фәлсәфәсе дә яңа. Аларның ишеген ачарга үзгәрәк ачкычлар кирәктер. Ләкин әлегә яшь язучыларның бу өлкәдә үз ачышлары азрак Алар сыналган үрнәкләрне, классик әдәбиятыбыз традицияләрен кабатлап кына канәгатьләнмиләр микән?
Тормышыбызның уңай идеалларын чагылдырган геройлардан бүген бик зур фидакарьлек сорала. Ә чынбарлыкта мондый геройларның эчке җегәре нинди соң?
Бу сорауга җавап табу өчен, яшь геройларның күбесенә хас уртак сыйфатларны
эзлисең, һәм сәер генә күренеш ачыла. Чорыбызның уңай идеалларын чагылдыргач геройлар яшь авторларның күп кенә әсәрләрендә ни өчендер мескенрәк, кызганычрак кыяфәттә тасвирлана икән, тискәре типлар тормышка яраклашкан саен, бу намуслы затлар кыюсызлана гына бара Алар гормыш кыенлыкларының көчле басымына каршы тора алмыйлар.
Кайбер язучылар иҗатында сурәтләнгән уңай геройлар, заман билгеләрен чагылдырсалар да, алар еш кына заман таләбенә җавап бирерлек югарылыкта тормыйлар. Мәсәлән, Азат Ганиеаның Мансуры Әкрам кебек имансызларның әрсезлегенә актив тормыш позициясен каршы куя алмый. Марсель Галиевның Данияры да. принципсыз Нигъмәтләр белән бәрелештә җиңелеп, институтны ташларга мәҗбүр була Аның бунты бүрәнә артыннан торып бүре куркытуга гына кайтып кала. Нәбирә Гыйматди- нованың «Ата һәм бала» повестенда әйбәт күңелле Галләм агай белән аның ягымлы кызы Гөлүсә явызлык корбаннары булалар, үзләрендә оятсыз бәндәләргә каршы торырлык көч тә, җегәр дә таба алмыйлар. Бик тә кешелекле, бик тә мөлаем булган бу геройлар бездә кызганудан башка хис уятмый. Уңай герой шундый кызганыч, мескен булырга тиешмени соң?1
Актив позициядән, явызлыкка каршы актив көрәштән китү, тайпылу мотивларын берничек тә аклап булмый Язучы үзенең иҗаты белән заманыбызның якты идеалларын раслауга хезмәт итәргә тиеш Әнә шуңа күрә ул әдәбиятта тормыш агышы буенча гына түгел, ә аңа тиешле юнәлеш бирерлек геройлар да иҗат итәргә тиеш Чорыбызның намусын яклап көрәшү урынына, мескенлек, битарафлык күрсәтеп читкә тайпылган геройлар заманыбыз әдәбиятын яңарта алмыйлар
Геройның явызлыкны җиңүе дә зарури түгел. Аның шул алыш барышындагы абыну-сертенүләре, рухи тәҗрибәсе һәм иманының сыналуы кыйммәтрәк безгә Тик яткан таш астыннан су акмаган кебек, тормышның җитди сынауларына аркасы белән борылган, аны читтән генә күзәтеп акыллы нәтиҗәләр ясап утырган герой да заман укучысының күңеленә яңа рухи хәзинәләр өсти алмый.
Мондый геройлар кызганычка каршы бер яшьләрдә генә түгел. Ул урта буын язучылары иҗатында да күзәтелә. Әхсән Баянэвның «Яшьлегемне эзлим» повестендагы Әнис Бадигин, Мәдинә Маликованың «Казан каласы таш кала» повестендагы Шәүкәт образлары үзенчәлекле булулары белән аерылып торсалар да, алар — яшьләр иҗатында чагылган әлеге пассив геройларның рухи кардәшләре Олы тормышның зур басымына түзелмиләр алар Менә шуңа күрә дә без б/ геройларны заманыбызны яңартучы актив шәхесләр дип кистереп әйтә алмыйбыз Чөнки, рухи кыйблалары нык булган кешеләр генә тормышыбызны уңай якка үзгәртергә сәләтле
Хатын-кыз образларын иҗат итүдәге кайбер тискәре күренешләр дә күңелне борчый. Дискуссиядә чыгыш ясаган язучы Ләбибә Ихсанэва хаклы: соңгы вакытта әдәбиятыбызда, бигрәк тә урга буын һәм яшь язучылар иҗатында хатын-кыз образын, мәхәббәт хисләрен сурәтләгәндә гүзәллекнең ямен-тәмен җую. ялангач эротика белән мавыгу күренеше күзәтелә. Әлбәттә, биредә обыватель зәвыгына җайлашу, кино сәнгатенең дә тискәре йогынтысы юк түгелдер. Бу яңа сыйфат, заман билгесе дип әйтүчеләр дә булыр. Тик, безнең әдәбиятыбызны, ничәмә гасыр буена кеше күңеленең, тәненең пакьлеген саклап килгән тыйнак әдәбиятыбызны мондый ямьсез күренешләр баета алыр микән! Әгәр инде аңа күләгә төшерүче кайбер күренешләр тормышыбызда очраштыргалый икән, бу әле язучыга һәр «чүп»не әдәбиятка алып керергә, типиклаштырырга хокук бирми. Күңелне алдавыч арзан алымнар белән укучының игътибарын җәлеп итәргә омтылганда әдәбият, әдип дигән олы төшенчәләрнең асылын онытып җибәрмәскә иде
Әйе, әдәби геройның нинди булуы, беренче чиратта, язучының үзенә бәйле Әгәр ул үзе тормышны актив әйрәнмәсә җәмгыятебезнең үсү-яңару процессында хәләл көче Һәм бөтен күңеле белән катнашмаса, башка юл белән генә аңа зур уңышка ирешү кыендыр Ярда утырып кына йөзәргә өйрәнел булмаган кебек тормышыбызның тирән катламнарын актарырга иренгән, фикер «мускуллары» йомшак язучы да чорыбызның йөзен, заманыбызның рухын билгели торган көчле шәхесләр иҗат ите алмый Чын кеше, заман герое белән очрашу безне һәрвакыт баета, рухи дөньябызның офыкларын киңәйтел җибәрә
...Мәгълүм хакыйкать тагын бер кат иске төшерүдән үзенең көчен югалтмый.