Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРШЫЛЫКЛЫ ЕЛЛАР АВАЗЫ


еренче рус революциясе белән рухланып әдәбиятка килгән шагыйрьләр арасында Нәҗип Думави исеме күренекле урын биләп тора. Габдрах- ман Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, ул «Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рә- миевләрдән кала, бу дәвернең көчле шагыйрьләренең берсе»1 була. Әдәбиятның төрле жанрларында эшләп, Думави бай иҗат мирасы калдыра. Ул шулай ук иҗти- магый-политик темаларга, укыту-тәрбия мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләр яза, тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә.
Нәҗип Думави (Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев) 1883 елның 19 маенда Чис- тай өязе (хәзерге Аксубай районы) Яңа Дума авылында дөньяга килә. Дүрт ел дәвамында әтисе мәктәбендә башлангыч белем алгач, аннары бер кышны Кизләү мәдрәсәсендә уздыргач, Нәҗип Казанга килә һәм Печән базарында яңа ачылган Габдулла Апанаевлар мәдрәсәсендә 19 яшенә кадәр укый. Җиткән егет хәлендә ул татар балалары өчен ачылган рус мәктәбенә йөри, бик кыска гына вакыт эчендә русча укырга-язарга өйрәнә.
Казанда яшәгән елларда Думави күп укый. Аеруча философия буенча язылган хезмәтләр белән кызыксына. Ул үзенең фикри үсешенә мәгърифәтче Шәмсетдин Көлтәси әсәрләренең тәэсире зур булганлыгын ассызыклый2. Белемгә сусаган шәкерт көнчыгыш телләрендәге газеталарны алып укый, Галиәсгар Камалның яңа ачылган китап магазинындагы китаплар белән танышып бара. Укыту, тәрбия һәм методика буенча язылган хезмәтләр аның күңеленә бик тә хуш килә.
1902 елда мәдрәсәне тәмамлагач та, Думави Учительская школага кереп уку турында хыяллана. Ләкин матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмый. Бераз акча эшләп кайту максаты белән ул Астрахань һәм Гурьевкадагы балык промыселларына китә, аннан казах далаларына юнәлә һәм ике ел буе шунда балалар укытып кала.
Әйтергә кирәк, Думави гомеренең байтак өлешен (30 елга якын) педагогик хезмәткә багышлый: туган авылында. Буби мәдрәсәсендә. Уралдагы күмер шахталарында (Кизелдә), Рязань губернасындагы Вәрәки авылында, Чистайда, Үзбәкстанда укытучы булып эшли.
Демократия һәм прогресс тарафдары буларак, Думави патша самодержавиесе тарафыннан эзәрлекләнә, Буби мәдрәсәсе вакыйгалары уңае белән 9 ай ярым төрмәдә утырып чыга. Рус-япон сугышы һәм беренче империалистик сугыш кебек афәтләрнең җәфаларын да үз җилкәсендә татый. Шактый катлаулы һәм каршылыклы иҗат юлы үтеп, социалистик революциягә хезмәт итү бәхетенә ирешә.
Нәҗип Думави поэзиягә Беренче рус революциясе алдыннан килә. Казах далаларында укытучы булып эшләгән елларда ул иҗат эше белән танышу, күренекле
' Габдрахман Сәгъди Татар әдәбияты тарихы. Казан, Татарстан дәүләт нәшрияты, 1926. 238 бит
1 Тәрҗемәи хәл урынында. Кулъязма (СССР Фәннәр Академиясенең Г Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият-тарих институты фәнни архивында саклана). 8 бит
Б
акыннар белен аралашу Думавида иҗат дәрте уята. Аның беренче адымнарыннан ук мәгърифәтче шагыйрь Акмулла йогынтысын тоярга мөмкин
Думавиның башлангыч чор иҗатындагы әдәби тәэсирләрнең икенче эур чыганагы— рус әдәбияты Шагыйрь рус телен һәм әдәбиятын яхшы белгән. «Тәрҗемәи хәлнендә ул «рус классикларын укып чыктым» дип, искәртеп утә (10 бит) Аны рус мәгърифәтчелек реализмының танылган вәкиле И А. Крылов аеруча җәлеп итә ♦ Думави еш кына Крылов мәсәлләренең сурәтләр дөньясына, художество принцип- 2 ларына мөрәҗәгать итә.
Беренче рус революциясен Думави шатланып каршы ала. «Хөррият кояшы туды,— дип яза ул «Безләр нишлибез?» исемле мәкаләсендә.— Русия эче әүвәлге а. хәлен бөтенләй үзгәртел, боз диңгезе кебек туңып, бөрешеп яткан халык менә ~ кузгала, менә тавышлана башлады» XI Илдә барган революцион үзгәрешләр белән 5 рухланган Думави җаны-тәне белән иҗат эшенә бирелә 1906 елда ул аеруча күп з яза. «Азат», «Әл-гасрел-җәдид», «Казан мөхбире», «Фикер», «Йолдыз», «Өлфәт» 2 һ. б газеталарда ул бер-бер артлы үзенең күл санлы шигырь һәм публицистик мә- S келәләрен бастыра. 3
Шагыйрьнең башлангыч чор иҗаты мәгърифәтчелек идеяләре белән өртелгән ? Думави революциянең халыкка гаделлек, ирек һәм бәхет алып киләчәгенә нык 2 ышаныч белдерә, мең ел дәвамында татарларны тәдәнни (регресс) арбасына җик- көн иске дөньяны, феодаль торгынлыкны кире кага («Эш вакытына карап», «Китәчәк иске дөньяга яңа дөньяның сүзләре»). щ
Думавиның идеалы — «калыккан Чулпан» — революция ярдәмендә татар тор- ы мышын яңарту, Европа цивилизациясе дәрәҗәсенә күтәрү. Башка татар язучылары Z кебек, ул да «чиләк-чиләк кан түгеп яуланган» революция милли һәм социаль азат- < лык, прогресс идеяләренең чәчәк атуына китерер, изелгән милләтләр үз хакларын 1_ алыр, илнең иҗтимагый-политик һавасында «салкын җил исүдән туктар» дигән < омег белән яши («Буш вакыт», «Картлар агызыннан яшьләргә хитаб»)
Күрәбез, Думавиның башлангыч чор иҗатында (1905—1906) мәгърифәтчелек ” реализмы принциплары өстенлек итә. Шул сәбәпле шагыйрь иҗатында озак гасыр- & лар дәвамында татарларда хөкем сөргән феодаль торгынлыкны, милли-колониаль изүне тәнкыйтьләүгә зур урын бирелә. Үз чоры җәмгыятен ул Крылов мәсәлендәге кысла, аккош, балык кебек төрлесе герле якка тарткан, ләкин һич тә кузгала алмаган тәдәнни арбасы белән чагыштыра («Рак, аккош, балык», «Бер күренеш» «Вәхшәт-мәдәният», «Көтүчеләр», «Татар»). Әмма шул ук вакытта Думави әсәрл» рендә мәгърифәтчелек эстетикасына хас үгет-нәсихәт, дидактизм да байтак әле
Думави иҗатындагы мәгърифәтчелек инде XIX йөз татар мәгърифәтче язучыларын кабатлау түгел. Аның шигырьләрендә Беренче рус революциясе тәэсире, яңа заманның революцион рухы ярылып ята, халык тормышы белән бәйләнеш үзәккә куела Революцион-демократик тенденцияләр белән үрелгән мәгърифәтчелек карашларын «Безләр нишлибез?» (1906) исемле публицистик мәкаләдә дә сиземләргә мөмкин Ул анда иске тәртипләрне юн итү, гаделлек урнаштыру эчен «сугыш», «тартыш» кирәклеге турында сөйли- «Байлар җире» (1906) исемле шигырьдә дә Думави:
Җир кирәк безнең өчен сулу саен,
Түгел берничә елга яки аен;
Эчмәсен бояр гына аның маен. Тырышып, кулга алыйк җирне, дуслар!
— дип өнди Ләкин әлеге кереш идеясе гакыл белән уйлап зш итүгә («уйлеек, гакыл бар бит башыбызда»), ягъни мәгърифәтчелек концепциясенә корылган.
Мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләре Думавиның реакция һем унынчы елларда язылган әсәрләрендә дә юкка чыкмый Реализм һәм романтизм эстетикасының каршылыклы* мөнәсәбәтен гәүдәләндергән әсәрләрдә мәгърифәтчелек идеоло
XI Әл гасрел-жәдил. 1906. .4 12. 596 бит
'Думави Н Шигырьләр һәм поэмалар Казан, Татарстан китап изшринты. 1«ю 12 б«т (Мисаллар шул басма буепча китерелә)
гиясе әле шактый кечле һәм ул күбрәк җәмгыятьтәге әхлакый бозыклыкларны тәнкыйтьләүгә хезмәт итә (мәсәлән, «Кем гаепле» повесте, 1912).
Шул ук вакытта Думави капитализм шартларында мәгърифәтчелек чаралары ярдәмендә җәмгыятьне һәм кеше табигатен яхшы якка үзгәртү мөмкин түгеллегенә дә ышана башлый. Мәсәлән, «Яңадан тугдырыңыз!» һәм «Карт мөгаллимнәр» (1914) хикәяләрендә язучы татар әдәбиятында шактый таралган мәгърифәтле кызлар, аналар һәм мөгаллимнәр концепциясе белән бәхәскә керә. Әле күптән түгел генә укы-мышлы «бер мөгаллим ничә мең кешегә каршы тора ала», татар тормышының якты киләчәге безнең кулда дип уйлаган милләт каһарманнары үзләрен «һавасыз бушлыкта очучы канатсыз кошлар» икәнлекләрен аңлыйлар һәм мөгаллимлекләрен ташлап, кайсы — шәлче, кайсы — лимон-апельсин сатучы, кайсы иске-москы җыйнап көн күрүче-чүпрәкче булып китәләр.
Беренче рус революциясе елларындагы кебек, мәгърифәтчелек романтикасы белән мавыгуның яңа тарихи ситуациядә чикләнгән булуын Думави «Ашыкмаска кирәк» (1914) исемле публицистик мәкаләсендә дә искәртеп үтә.
Мәгърифәтчелек идеалларыннан күңеле кайту Думавиның прогресс турындагы өметләрен кисә, капитал дөньясының «салкын акылына», фәненә, әдәбиятына, фәлсәфәсенә һәм башка якларына тәнкыйди карашын тирәнәйтә. Үз нәүбәтендә бу хәл аның иҗатында критик реализм принципларының тамыр җәюе, ныгуы өчен уңайлы җирлек була.
1906 елда ук язган «Эч поша, күңел болгана», «Җәй үтеп кышның башы җиткән иде», «Үтте, үтә» кебек шигырьләрендә XX йөз башы татар тормышы өчен бик тә әһәмиятле булган социаль мәсьәләләр яктыртыла. Алар шигъри ассоциация чылбырының тыгыз бирелүе, сурәтләр һәм дөньяга карашның үтә субъектив асылы белән бик үзенчәлекле.
Менә, мәсәлән, «Революция заманы» (1906) исемле шигырь. Шагыйрь давыллы океан, ачы җилләр, һәлакәт алдында торган кораб сурәтләре ярдәмендә иҗтимагый тетрәүләр кичергән Россия чынбарлыгын гәүдәләндерә.
Бәхетсез язмышка юлыккан шәхеснең рухи фаҗигасен гәүдәләндерүче традицион кораб образы Көнбатыш һәм Көнчыгыш әдәбиятларында бик борынгыдан кулланылып килә XX йөз башы татар әдипләре иҗатында да бу образ еш күзгә чалына Кораб-көймә сурәтенә мөрәҗәгать итеп, уңышлы әсәр тудыручыларның күренеклесе— Дәрдмәнд. Аның «Кораблы (1908)— революцион тетрәүләр чорындагы ил, халык, милләт һәм тарихи барыш, иҗтимагый үзгәрешләр турындагы фәлсәфи уйларны белдерүче күп мәгънәле романтик символ. Думави корабы исә — реалистик эчтәлекле образ, һәм ул бер анык мәгънәгә ия. Аның океанда чайкалучы мәмләкәт корабы—революция тәэсирендә тарих сәхнәсеннән китү мәҗбүрияте алдына куелган самодержавие символы. Шул ук вакытта бу реалистик символ экспрессионистик образлылык белән дә үрелгән. Мәсәлән, корабның хәвефле һәм киеренке хәрәкәте, ул көткән фаҗига күп санлы экспрессионистик детальләр, ассоциацияләр ярдәмендә ассызыклана. Нәтиҗәдә, шагыйрьнең кораб образы — иске дәүләт машинасы символы тагы да реальләшә төшә: аның яга торган мазуты беткән. компасы бозылган, ямаулы җилкәннәре тетелгән, шнурларын көя ашаган, арканнары өзелгән, пар казаны да кителгән. Корабка утырган пассажирлар төрлесе төрле якка йөз тотканнар, командир һәм боцманнар, кесәләре алтын белән тулган байлар абына-сөртенә рульгә таба йөгерәләр, тиргә батып, корабны афәттән коткарырга маташалар, әмма аларның тырышулары юкка гына. Чөнки революция дулкыннары корбаны «төбеннән ук куптармыйча, аны батырмыйча» туктамаячак.
Думави шигырьләренең эстетик идеал структурасында социаль момент гаять зур урын алып тора Ләкин, экспрессионистик язучыларга хас булганча, ул әле бу социаль каршылыкларның асыл мәгънәсен, алардан котылу ысулын таба алмый, бу турыда язсаң да, сөйләсәң дә файда юк дип саный:
Язарсың да, сөйләрсең дә,— һәнүз бер мәнфәгать чыкмас,
Булып торгач бу дөньяның Капитал — мөхтәрәм ханы!..
Еш кына экспрессионистлар, романтиклар кебек, капитал хакимлеген ахыр заман, котылгысыз афәт белән чагыштыралар Сыйнфый гаделсезлекләрне кешеләр ихтыярына бәйсез шайтан коткысы, кыямәт алдыннан дөньяны бутаган алдакчы “ Дәҗҗал эше дип бәяләү Думавида да бар. 2
«Эч поша, күңел болгана» шигырендә шәхесне физик һәм рухи изгән буржуаз < җәмгыять сыкраулы, сызланулы пафос белән кире кагыла, гадәттән тыш киеренке < кичерешләр фонында бирелә. Моннан соң язылган әсәрләрдә экспрессионистик су- ; рәтлелек тагы да арта тешә, үзенең башка тесмерләре. башка хасиятләре белән 5 калкып чыга. Капитал дөньясын экспрессионистларча тәнкыйтьләү — Думали критик - реализмындагы гуманистик яңгырашка ия булган үзәк мотивларның берсе һәр чак 3 диярлек бу мотив куе. караңгы тестәге күп санлы гиперболик сурәтләр ярдәмендә §§§ **** ассызыклаиа, күңелсез һәм куркыныч кичерешләр белән сугарыла, укучы күз алды- е; на кино тасмасындагы кебек тиз алмашынып торган, эре план белән бирелгән со- 5 циаль изү картиналары килеп баса. “
Думави критик реализмының мондый экспрессиониситк яңгырашка ия булуы * социаль җирлек белән дә бәйләнгән. Мәгълүм булганча, XX гасыр башында капита- ф лизм үзенең югары үсеш баскычына, тагын да ерткычрак һәм рәхимсезрәк этабы- < на — империализмга аяк баса. Капитализм дәверендә хезмәт ияләрен изү. газаплау, ш җәзалау иге-чиге булмаган фаҗигале яшәешне хәтерләтсә, кискен сикерешләр, ка- _ тастрофалар конфликтларга мул империализм чорында исә, бу социаль изү котыл- х гысыз фаҗига белән очланучы күренеш төсен ала.
Буржуаз җәмгыятьнең халык бәхетенә дошманлыгын, хезмәт белән капитал арасындагы үтеп чыга алмаслык каршылыкларны гәүдәләндергән «Җир күмере казучылар» (1907) исемле шигыре — шагыйрь иҗатындагы социаль лириканың матур ш үрнәкләреннән берсе. Думави поэзиясенең халык тормышы белән «нык тоташкан- м лыгынаи. образ-суретләр дөньясының байлыгына басым ясап, шагыйрь Снбгат Хе- о- ким: « Нәҗип Думавиның һәр сүзе ташкүмер шикелле тыгыз, салмак.— дип язды.— «Җир күмере казучылары»на гына күз салсагыз да. шуны күрерсез. Кайда ул бакчалар. гөлләр, былбыллар белән мавыгу Ул вакытларда нык таралган шартлы-рито- рик көнчыгыш поэзиясенең трафарет образлары.. Нәҗип Думавины чынбарлыктай, ачы хакыйкатьтән читкә генә алып китәләр» '.
Караңгы реакция елларында да Думави үзенең демократик идеалларына тугрылыклы булып кала. Ул чын мәгънәсендә «халык кайгысын җырлаучы» ; шагыйрь булып таныла Думави авылда крестьяннарның җирсезлек, фәкыйрьлек. ачлыктан интегүләрен күрә, тормышның материаль кысынкылыкларын, рухи изүен үз җилкәсендә татый. Укыта торган мәкаләсендә «туенып торырлык доход булмау» ’ сәбәпле һәм өстәвенә кадимче муллаларның «мәсҗедтә митинг ясый»1 дип, бертуктаусыз донос язуларыннан туеп, ул туган авылыннан Уралга күчеп китә һәм Кизел заводы каршындагы мәктәптә мөгаллимлек итә Думави Киэелгә әле 1906 елда ук килеп, «меңләгән татар эшчеләренең заводның иң пычрак вә кара эшләрен башкаруын» үз күзләре белен күреп киткән була. Ул чакта ук «зверьден дә катырак завод мулласы» Думави турында «муллаларының бәтен ризыкларын һәм абруйларын йотачак аждаһа»' дигән коткы таратып, аны мәктәпкә кабул иттерми Кизелгә икенче мәртәбә килүендә дә. шагыйрь кадимче муллалар белән конфликтка кере уку елын тәмамламас борын мөгаллимлектән китәргә мәҗбүр була. Беркадәр вакыт ул шахтерлар белән күмер чаба, эшчеләрнең авыр хезмәте, начар яшәү шартлары белән якыннан таныша, аларның рәхимсез эксплуатацияләнүләрен күзә
Буби мәдрәсәсендә укыткан елларда да Думави царизм ялчылары. реакция
• Снбгат Хәяим Уз тавышың бслан К
• Вакыт. IWW. 3 I . М III
• ә»б.>|> РЮЯ. о И М 23
• йчбэр. IW*. I IV . M «
**** Әл-гасрел җәдид. I®6. M II. 586 бит
IJ. «К У • M 6
177
тарафдарлары эзәрлекләвеннән котыла алмый Сарапул төрмәсенең политик тоткыннар камерасында ятып чыга. Төрмәдә утырганда Думави марксизм нигезләре белән таныша, «зур даһи... Марксның икътисади (экономик) заруриятләрен», Плеханов хезмәтләрен өйрәнә. Шул вакыттан башлап ул полиция күзәтүе астында тора. «Кайда барсам да,— дип яза Думави тәрҗемәи хәлендә,—обыскалар кыйла иделәр. Артымнан полиция күзәтеп йөри иде».
Иҗтимагый-политик каршылыклар, социаль сугышлар белән тулы Россия чынбарлыгы, ачы тормыш тәҗрибәсе шагыйрьнең иҗатына да тәэсир ясамый калмый, билгеле. Зур бер төркем булып, аның поэзиясенә реакция символлары—золмәт, төн, җан кыеп йөрүче ябалаклар, кан коючы вәхши палачлар, төрмә сакчысы, казаклар, елан-чаянлы дөнья, юлсыз-маяксыз хәят образлары килеп керә.
XX йөз башы татар поэзиясендә мәхбүс (тоткын) темасы күбрәк романтик эчтәлектә яктыртыла. Демократик язучыларның байтагында ул ирек, азатлык турындагы якты өметләр, көрәш идеяләре белән бергә үреп бирелә (Г. Тукай, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй). Аерым язучылар иҗатында мәхбүс Темасын реалистик җирлеккә күчерү очраклары да бар (Г. Камал). Әмма замандашларыннан аермалы буларак, Думави «хәбес— мәхбүс» («төрмә — тоткын») мотивын экспрессионистик стиль чаралары ярдәмендә һәм реалистик, һәм романтик ысул белән эшкәртә, «бәхетсезләр абзары» булган төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгына һәм авырлыгына басым ясый. Думави мәхбүсләре тоткынлыктан котылу юлын бары тик язмыш җибәргән әҗәлдә генә күрәләр, агу эчеп булса да, аны якынайту турында уйлыйлар, элекке ирекле тормышны, туган җир, туган табигатьне сагынып сулкылдап елыйлар, канлы күз яшьләре түгәләр («Мәхбүс», «Мәңгелек мәхбүс», «Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...", «Себер төрмәсендә тәрәзә рәшәткәсенә кунган кошны күреп, бер карт әйтә», «Мәхбүс дустыма»). Күренә ки, Думави шигырьләренең байтагында традицион романтик шартлылык һәм контрастлар системасы әле саклана.
Ә менә «Себер» (1907) шигырендә тоткын темасы реалистик эчтәлек алган. Ул 1907 елның 3 июнь переворотыннан соң илдә карагруһчылар оештырган террорга турыдан-туры ризасызлык белдерү рәвешендә язылган. Думави сурәтләгән мәхбүсләр дөньясы — ул «револьверлы кагаулар» (тилгәннәр) белән тулган Себер. Монда һәр хөр фикер иясенә бәхетсезлек таҗы кидерелгән. Шагыйрь илдәге хәрби-поли- тик режим, реакция изүе турында критик реалистларча җанлы картина тудыра:
Давыл, кар. боз. суык-салкын һавасы,
Ябык, хур. кайгылы һәрбер баласы.
Хәбес, төрмә, богаулар һәм богаулар, Кылыч, мылтык, револьверлы кагаулар. Караңгы, һәр кеше монда бәхетсез. Бәхетсез малнк 1 монда тәхетсез!
Экспрессионистларча тыгыз сурәтлелеккә корылган бу өзектә патша самодержавиесенең мәрхәмәтсезлеген күрсәтү, аны фаш итү ярылып ята. Думавиның царизм чынбарлыгын төрмә белән чагыштырган шигырьләре шул чор иҗтимагый көрәшендә әһәмиятле роль уйный һәм татар демократик әдәбиятының казанышы була.
Капитал дөньясының котылгысыз юлдашы — сугыш турында язганда да. шагыйрь социаль контрастларга басым ясый, критик реалистларча эш итә. Мисалга «Сугыш» (1908) шигырен алыйк: далада канга батып, тилмереп, ир-егетләр үләләр; икенче якта өстен сыйныфлар җырын җырлаучы поп белән мулла, «Безнеке җиңсен!», «Илаһи, ярдәм!» дип, сугышка үзләренең фатихаларын бирәләр, генераллар алачак медальләр өчен сөенәләр. Бу шигырьдә дә шагыйрь реализмы экспрессионистик алымнар белән аралаша. Сугыш фаҗигасе, канлы буяулар, шомлы сурәтләр натуралистик төгәллек белән күз алдына китерелә. Думави гомумдемократик һәм пацифистик эчтәлекле шигыре белән, халыклар, дәүләтләр арасындагы мәгънәсез суешлар һәм корбан бирүләрнең кешелеккә дошман икәнлеген раслый. «Сугыш» шигыренә Габдулла Тукай да уңай бәя бирә. Сәгыйть Сүнчәләйгә язган хатларның
Мзлнк — хуҗа
берсендә ул бу әсәрне «мәгънәви ягы яхшы булганга күрә» «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле җыентыкка кертүе турында искәртеп үтә †††† ‡‡‡‡. «Сугыш» шигыренең үткен социаль эчтәлеге заманында патша цензорларының да эчен пошыра 1914 елның 29 августында граф Татищев язган хатта бу әсәрнең тенденциоз булуына игътибар ителә
Беренче империалистик сугыш елларында язылган «Ватан каһарманы, яки агач * аяк» (1916), «Сугыш тәэсираты» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя һәм шигырьләр- 3 нең дә төп темасы — хезмәт ияләренә сугыш алып килгән бәла-казалар.
«Сугыш тәэсираты» (1916) шигырендә Думави буржуаз җәмгыятьнең кешелек- < сеэлеген, ерткычлыгын, андагы әхлакый принципларның череклеген фаш итә. Лә- < кии, сугыш темасына язылган башка әсәрләрдән аермалы буларак, биредә капитал дөньясына карата әйтелгән гаепләү сүзләре һәм романтик, һәм экспрессионистик ~ сәнгать чаралары ярдәмендә тормышка ашырыла. Шигырьнең беренче өлешендә р шомлы тынлыкка күмелгән далада канга батып яткан, рухы сынган егет һәм аның на- * ныи эчәргә, канлы калҗасын чукырга килгән вәхши карга образы сурәтләнә. Мондый R романтик ситуация дөнья әдәбиятының бик күп әсәрләрендә очрый. Әсәрнең - икенче өлешендә сугыш корбаны булган егеткә ананың кинаяле киңәше тәкъдим - ителә. Кол булып яшәргә теләмәсәң, ди ул. хаклык-вөҗдан булмаган бу хәяттә * башкалар кебек «көчле булырга» — залимнәрчә юл кисәргә, урларга, таларга, баш- ф каларга кызганмыйча штык кадарга кирәк. Бары тик шул чакта гына заман халкы < «сиңа егет дияр»...
Уңай фикер рәвешендә әйтелгән һәм буржуаз җәмгыятьнең ялган морален _ тәнкыйтьләгән Думави ирониясе татар әдәби тәнкыйтендә каршылыклы фикерләр X тудырды. Берәүләр әлеге әсәрне сугышка өндәгән, кыргыйлыкны мактаган шигырь * дип кабул иттеләр (Гали Халит)1, икенче берәүләр Думави «туры мәгънәсе дә, ирониясе дә игелекле булган юллар язды», диделәр (Хатип Госман)*, өченче берәүләр шигырьдә декадентлык әдәбиятына барыл тоташкан «үтә зур кеше» культы ы булу ихтималын әйттеләр (Ибраһим Нуруллин)' Шигырьдәге ирониянең сугышка каршы юнәлдерелгән булуын раслаган караш та мәгълүм (Мөхәммәт Гайнуллин)', °- Думавиның «Сугыш тәэсираты» шигыре турында фикер төрлелеге, беренчедән, романтик ирониянең катлаулы эстетик табигате, аның күп мәгънәлелеккә юл куюы белән аңлатыла. Икенчедән,—бусы иң еһәмиятлесе — экспрессионизм белән мөнәсәбәткә керү, немец идеалистик философиясенең көчле йогынтысын кичерү (Шопенгауэр, Ницше). М. А. Бакунинның анархистик өйрәтмәләре белән таныш булу Думавиның деньяга карашларын чикли, аның ирониясенә чамадан тыш күпертелгән нигилистик эчтәлек сала. Шул сәбәпле шигырь залим заманадан бизгән, буржуаз тәртипләрдән гайрәте чиккән шәхеснең көчле индивидуаль бунты рәвешендә яңгырый.
Думавиның унынчы еллардагы иҗат эволюциясе сикәлтәле авыр юлны хәтерләтә. Бу елларда да ул деньяга карашларда да, сәнгатьчә фикерләүдә дә үтә кискен контрастлар белән эш итә. бер чиктән икенче чиккә ташлангалый. 1916 ел дәвамында гына да Думави анархистларча кискен рәвештә буржуаз эгоизмны тән-кыйтьләгән «Сугыш тәэсираты» шигыре белән беррәттән. мистик элементларга өлеш чыгарган «Тәңре» шигырен яза, кешенең донья котүен Дәрдмәнднең «Хәят» шигырендәгеме курчак уены белән тиңләштерә, язмыш фәлсәфәсен алга этәрә «Син — кеше!» шигырендә исә Думави шәхесне боек зат дип исәпли, хәтта аны Көнчыгыш пантеист шагыйрьләречә алла белән янәшә куя, җир улларының куәте кара көчләргә каршы юнәлдерелергә тиешлеген раслый:
Бирмә серне, бул гали! Типсен йөрәк зурлык белән... Снн беләмсең, синдә күпме коч барын, куәт барын!
1 Габдулла Тукай Әсәрләр. 4 той Казан. Татарстан ннтап нәшрияты 19Г7. 312 ват
* ЦГИАЛ. 776 фонд. 21 тасв 415 саклау берәмлеге. 1-2 биттап
* XX Пиз башы татар әдәбияты Очерклар Таткингоиэлат. Казан. I9M. 102 вит
* Уем a поп Хатип Беек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзия сс Казан университеты нәшрияты, 1МИ. 102 бит
‡‡‡‡ Нуруллин Ибраһим XX йөз башы татар әдвбияты Казан университеты нәшрияты. |Чы> 300 бит
* Гайнуллин М Татарская литература и публицистика начала XX века Казань. 1966 2Ы 265 битләр
Тип, очыр бу дөньяның барлык кара куәтләрен!
Син — беек!— Салган сиңа ходай күктән үз орлыгын!..1
Бу рәвешчә кешегә дан җырлау, аны кайгы-хәсрәтле, хурлыклы яшәештән котылу эчен рухи бөеклеккә, кара көчләргә буйсынмаска өндәү — Думави иҗатының көчле ягы. Әмма бу очракта да әле аның көчле, азат һәм батыр рухлы кеше турындагы идеалы «үтә зур кеше* культы тәэсиреннән, волюнтаристик төсмерләрдән азат түгел («Тип. очыр бу дөньяның барлык кара куәтләрен»),
Кеше темасы Думави иҗатында тулы бер эволюция кичерә. Әдәби эшчәнлегенең мәгърифәтчелек белән сугарылган беренче адымнарында ул мәдәниятле инсан образын иҗат итә, кайчандыр вәхшәт колы, табигать баласы булган кешенең авыллар, шәһәрләр, пайтәхетләр салучы, машиналар ясаучы, диңгездә йөзүче цивилизацияле кеше итеп тәрбияләүдә төп көч кыл, гыйлем дип чыга («Инсан», 1906)г.
Социалистик революциядән соң да кеше темасы Думавиның игътибарын били. А. М. Горькийга ияреп язган «Кеше» (1923) нәсерендә юлдагы киртәләрне аударып, алга, киләчәккә, иреккә, бәхеткә ыргылучы гайрәтле, куәтле, горур герой образы белән очрашабыз3. Бөек пролетар язучысының лирик-философик поэмасында төп образ — кешелек тарихын алга әйдәүче кеше акылы, аның фикер кояшы. Әмма Думави кеше темасын Дәрдмәнд романтизмы рухындарак эшкәртә, «тәкәббер, даһи улы» кешене Көнчыгыш фәлсәфәсендәгечә «тарихи мөсафир» рәвешендәрәк укучыга тәкъдим итә.
Реакция һәм унынчы еллардагы Нәҗип Думави эшчәнлеге гаять киң һәм күпкырлы. Ул поэзия, проза, публицистика, тәрҗемә һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә зур активлык күрсәтә, «сәнгать һәм нәфасәтнең бик сирәк табыла торган»4 төре — сатирада тырышып эшли. Аның сатирик әсәрләренең күпчелеге төрле псевдонимнар белән («Өй анасы, «Астыртын», «Әрлән», «Оэынколаков», «Философ» һ. б.) «Ялт-йолт» журналында басылганнар. Әдип бу журналда аеруча 1914 елда актив язышкан: Думави сатирик әсәрләренең барысы да диярлек реалистик яңгырашлы. Аларның байтагында Тукай сатирасы традицияләре белән аваздашлык та ачык сизелә. Төрле сатирик жанрларга һәм алымнарга (хикәя, мәкалә, фельетон, матбугат күзәтү, сүзлек, сорау-җавап, русчадан үзгәртү һәм тәрҗемәләр) мөрәҗәгать ител, ул һәртөрле искелек тарафдарларын, хатын-кыз азатлыгына каршы чыгучы кадимчеләрне, «изге» суфыйларны, мулла-мәзиннәрнең мәгънәсез низагларын, схоластик мәдрәсәләрне, үз мәнфәгатьләрен генә күзәтүче милләтчеләрне, сафсатачы клерикаль һәм буржуаз матбугат вәкилләрен, төрле юнәлештәге гаэета-журналлар арасындагы мәгънәсез талашларны камчылый.
Унынчы елларда Думави балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрә, балалар өчен шактый күп хикәяләр языл ташлый, педагогик һәм методик темаларга чыгышлар ясый, тел һәм имля (орфография) мәсьәләләре белән аеруча кызыксына, мәктәпләр өчен дәреслекләр төзи.
Думавиның 1907—1917 еллардагы матур әдәбият өлкәсендәге эшчән легенә килсәк, анда бер-берсенә капма-каршы булган идеологии күренешләр, эстетик фикерләр һәм әдәби тәэсирләр, өмет һәм өметсезлек мотивлары бергә килеп очраша, бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәткә, я булмаса бәрелешкә керә. Буржуаз җәмгыятьнең газаплы тормышы, реакция еллары, беренче бөтендөнья сугышы шагыйрьне тирән рухи газаплар, төрле шикләнү, аңламау һәм фикри эзләнүләр дәрьясына ташлый, яшәешкә, кеше һәм аның акылына ышанмаучылыкны, скепсисны арттыра («Аңламак мөмкин түгел бу дөньяда һич нәрсәне»). Шунлыктан Думавиның дөньяга бик садә һәм пакь булып туган, «хөр фикер әлифбасы» узган геройлары эолмәт һәм хәшәрәт белән тулган реакция елларын каргыйлар, кеше табигатенең бозыклыгыннан зарланалар, адаштырган, саташтырган, катлы-катлы шөбһә белән тулган алдакчы дөньяны яратмыйлар («Төн» — 1907, «Дөнья» —1908, «Бу да бер киңәш» 1912), ямьсез хәятне яңарту өчен «һәр адәм башлап үзен ислях итәргә тиеш» дигән толстойчылык карашларына да ышанып куялар («Дөнья кайчан ислях
' Ак. 1916. 11—12 саннар. 183 бит
’ Казан мөхбире. 1906, 24 апрель.
’Кеше (Горькийга ияреп> — Безнең юл. 1923. 12 сан. 21—23 битләр.
• Тәраккый иттек — Ялт йолт, 1974. 72 сан. 3 бит
улыныр?»—1912), вакыты-вакыты белән илаһияткә дә сыгыналар («Мәэюскә». «Коръән», «Үзгәртү» —1912, «Сәҗдә» —1914). Җанны борчыган сорауларга җавап табарга тырышып, Думави Көнбатыш һәм Көнчыгыш фәлсәфәсен өйрәнә, культура- тарих мәктәбе, руссоизм, романтизм, экспрессионизм кебек әдәби-эстетик юнәлешләрнең, лозитивистик философиянең уңай һәм тискәре тәэсирен кабул итә.
Реакция елларында Думави поэзиясенә үтеп кергән формализм күренешләре, ф шигърият өлкәсендәге кайбер зәгыйфьлекләр, чатаклыклар Габдулла Тукай һәм _ Галимҗан Ибраһимов кебек демократик язучылар тарафыннан тәнкыйть ителә. « Әдипнең унынчы елларда язылган кайбер әсәрләрендә азмы-күпме декадентлык ® чире билгеләре дә күренгәли, татар әдәбияты җирлегендә модернистик әдәбият адымнарын сынап карау очраклары да була. Әмма ничек кенә булмасын, Думави- с; ның бу чорда язылган әсәрләренең күбесе — экспрессионистик үткенлек белән бур- 5 жуаз җәмгыятьнең эксплуататор асылын, черек морален тәнкыйтьләгән әсәрләр. j
Унынчы еллар Думави иҗатында күзгә ташланган җитди үзгәрешләрнең берсе — J ул романтизмга таба юл тоту, романтик әдәбият һәм эстетика кануннарын актив үзләштерү. Бер-бер артлы әдипнең романтик эчтәлекле шигырь, поэма, хикәя һәм 2 повестьлары дөнья күрә («Болгар кызы Тойгы туташ» —1911, «Юкка үлде» —1912, ? «Алла тигезли» — 1912, «Гыйшык трагедиясе»—1916, «Шәрык даһие» — 1915). J
Бу чорда дөнья күргән бер төркем әсәрләрдә бәхет — хыялый өмет кенә. . тормышта җәфалану, интегү котылгысыз дигән универсаль иҗтимагый пессимизм өстенлек ала. Мәсәлән, «Алла тигезли» (1912) хикәясенең исеме ук яшәештәге бә- а хетсеэлек һәм явызлыкның чыганагын иррациональ көчләргә, язмыш фәлсәфәсенә ш таянып аңлау турында сөйли Мәзкүрә ханым ире тарафыннан никадәр генә рәнҗе- “ телмәсен — «тормыш шулайдыр» дип, барысына да түзә, каршы сүз әйтми. Аның < сукыр ихтыяр колы икәнлеге: «Ах фәләк, кешеләрнең башына ниләр китерми» — u дигән автор сүзләре белән дә раслана. <
Идея-эстетик яңгырашы белән бу хикәя Морис Метерлингның «үлем театры» принципларын искә төшерә. Бельгия драматургының бер пьесасын татарчага тәрҗемә итүе («Чакырылмаган кунак», 1916) Думави Метерлингның башка әсәрләре белән дә таныш булган дип уйларга урын калдыра. Татар әдибе дә, Метерлинг кебек, яшәеш, үлем, дөньяны танып белү, гаделлек, хакыйкать кебек сорауларга җавап эзли. Ялгызлыктан гаҗиз, үлем, язмыш каршында көчсез, явызлыкка каршы көрәшкә сәләтсез «мескинә» хатын образы мистик иррациональ фикер йөртүче Метерлинг геройлары белән күпмедер дәрәҗәдә аваздаш
Ә менә «Алла тигезли» белән бер үк елны язылган «Юкка үлде» хикәясендә Думави язмыш, үлем концепциясен кире кага, үлемне идеаллаштыручы консерватив романтиклар, модернист һәм декадент язучылар белән бәхәскә керә. Хикәядә яшь бер философ, дөньядан туеп, табигать шау чәчәккә күмелгән язгы бәйрәмнәрнең берсендә сазлыкка батып үләргә дип юл тота. Бетен табигать — чәчәкләр, карлыган, чияләр, чыпчык, тургай, күкеләр һәм якты кояш аның үлеменә каршы. Әмма философның бу матур табигатькә һич тә исе китми, чөнки ул һичкайда хакыйкать талмаган. Җәмгыять белән конфликтка кергән бу философның үлеме Ницше фәлсәфәсе рухында сурәтләнә. Рухы белән горур һәм көчле герой үзенә «ирекле үлем» сайлавы белән бик тә бәхетле. Әмма аның дөнья белән бу рәвешчә алыш-бирешне өзүен, тормыш матурлыгын, «олуг нигъмәтләрен» күрергә теләмәвен автор кабул итми, «Юкка үлде» дигән нәтиҗә ясый.
Шуны әйтергә кирәк, унынчы еллар Думави иҗатында романтик һәм руссо- истик эчтәлекле табигать һәм мәхәббәт культына шактый гына зур урын бирелә Мәсәлән, өч бүлекчәдән торган «Сихерле тамчылар» хикәясендә руссоистларча бер-бер артлы дөньяви фәннәр, философия һәм матур әдәбият инкяр ителә, мәдә-ният кеше бәхетенә дошман, бары тик шәхеснең табигый хисләре — мәхәббәт кенә яшәешкә мәгънә бирә дигән романтик нәтиҗә ясала.
Француз язучысы. Жан Жак Руссо тарафдары Бернарден де Сен-Пьерның «Индийская хижина» сатирик-философик повестена адаптация рәвешендә язылган «Хакыйкать артыннан» хикәясе дә шундый ук руссоистик һәм романтик концепциягә корылган.
Хикәядә төрле мәнфәгатьләр белән пычратылган цивилизация дөньясы кеше-
лэр арасындагы чын табигый мөнәсәбәтләргә каршы куела. Ул чын рухани, мәгънәви һәм бәхетле тормыш бары тик табигатьтә генә, үзенең гадел хезмәте, саф мәхәббәте белән табигать кочагында көн күрүче гади кешедә генә дигән фикерне куәтли Әйтергә кирәк, менә шундый караш Думави эстетик эзләнүләренең үзәгендә ята. Бу караш татар демократик әдәбиятының күпчелек вәкилләренә хас. Кеше хәсрәт чиксә генә бәхеткә ирешә ала дигән концепция, гомумән, татар әдәбиятында борынгыдан ук яшәп килә (мәсәлән, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» дастаны). Рус әдәбиятында мондый руссоистик караш аеруча Ф Достоевскийга хас. «Инсаннарны фәлякәт иршад итәр», ягъни бәла-каза туры юлга күндерер кебек руссоистик мотив Бернарден де Сен-Пьер повесте аша Думави иҗатына да үтеп керә.
Шул рәвешчә, Думави иҗатындагы һәм эстетикасындагы руссоистик тенденцияләр төрле эчтәлектә бирелә. Акылны хискә, җәмгыятьне табигатькә, социаль мөнәсәбәтләрне табигый мөнәсәбәтләргә каршы кую, фән, философия һәм матур әдәбиятның иҗтимагый тормыштагы ролен танымау, табигать белән мәхәббәтне генә хакыйкать һәм матурлык чыганагы дип игълан итү — болар асылда буржуаз җәмгыятьтәге тәртипләрне кире кагу юлын эзләгәндә туган идеологик күренеш һәм романтик эстетиканың каршылыклы гәүдәләнеше
Унынчы елларда Думави әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеген җанландырып җибәрә һәм ул нигездә ике юнәлештә бара. Мәкаләләрнең бер төркемендә ул романтик эстетика принципларын алга этәрә, ә икенче берләрендә реалистик эстетика тарафдары буларак чыгыш ясый. Бу соңгысына мисал итеп 1911 елда, А М. Горький редакцияләгән «Современник» журналында басылган «Пробуждение русских татар и их литература» исемле мәкаләсен атарга мөмкин. Бу мәкалә әдәби хәрәкәтне Россия һәм татар тормышындагы иҗтимагый-политик, социаль-экономик һәм идеологик күренешләр белән тыгыз мөнәсәбәттә яктыртуы, объектив эчтәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Думави татар әдәбиятының чишмә башын Болгар җирлеге, болгар чоры белән бәйли, аның үсеш этаплары — урта гасырлар, XIX йөз, XX гасыр башы турында фикер йөртә, феодализм һәм капитализм чорындагы әдәби багланышларның чыганаклары һәм үзенчәлекләренә күз сала, мәгърифәтчелек чоры иҗтимагый фикеренә, әдәби процесска анализ ясый. Ш. Мәрҗани, К, Насыйри, 3. Бигиев, Р. Фәхретдинов, Ф. Кәрими кебек мәгърифәтче галим, публицист һәм язучылар эшчәнлегенә бәя бирә. Әзлеге мәкаләдә Думави Беренче рус революциясе чорындагы иҗтимагый политик агымнар, идеологик көрәш белән таныштыра, революциянең татарларны рус культурасы белән якынлаштыруда искиткеч роль уйнавы турында әйтә, Тукайның халык шагыйре икәнлеген ассыэыклый, аның халык рухы белән сугарылган шигырь, поэма, әкиятләр язуы, күп санлы Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе турында сөйли. Шул чор әдәби тәнкыйтендәге бәхәсләр тәэсирендә булса кирәк, Думави «Сәгыйть Рәмиев поэзиясен Тукай белән чагыштырганда тирәнрәк», аның «теле нәфис һәм баерак» дигән ялгыш нәтиҗә дә ясый. Беркадәр соңрак Тукай турындагы мондый караштан ул баш тарта, аны «татарларның бердәнбер бөек шагыйре» итеп таный («Яңа стильдә тәнбиһ!» §§§§—«Ялт-йолт», 1914, 81 саи).
Думавиның Октябрь революциясеннән соң язылган «Шәрык даһиларыннан Рабиндранат Тагор» исемле мәкаләсен дә («Кызыл Шәрык», 1920, 2 сан) реалистик әдәбият белеме казанышы дип әйтергә мөмкин. Шагыйрь Тагор иҗатын һинд халкының инглизләргә каршы милли азатлык хәрәкәте белән бәйләп карый, аны социаль изүгә каршы көрәшкә өндәүче, халык хәсрәтен җырлаучы каһарман шагыйрь дип бәяли.
Унынчы еллар Думави эстетикасындагы чуарлык, капма-каршылык өлешчә аның төрле философик тәгълиматларга мөрәҗәгать итүе белән дә аңлатыла. Мәсәлән, «Сихерле тамчылар» исемле хикәясендә ул Платон, Аристотель, Сократ, Бэкон, Локк, Декарт, Дарвин, Руссо, Кант, Шопенгауэр кебек борынгы һәм яңа заман философлары хезмәтләрен һәм «пессимистлык, оптимистлык, индивидуалистлыктан гый
§§§§ Тәнбиһ — кисап-, искәртү
барәт булып кала торган бу фәлсәфәләрянең аның аңында фикер сугышы кузгатуы турында әйтеп үтә. Моннан тыш Думави Европа рус һәм төрек әдәбият белеме, андагы төрле мәктәпләр, юнәлешләр, идея көрәшләре белән яхшы таныш була. XIX гасыр һәм XX йөз башы Европа, рус һәм төрек әдәбияты белемендә киң таралган культура-тарих мәктәбе принциплары Нәҗип Думавиның романтик эстетикасына аеруча зур тәэсир ясый.
Күреп үтелгәнчә, Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты бик катлаулы. Ул яшәгән чор — иҗтимагый формацияләр алмашынган, татар җәмгыятендә сыйнфый каршылыклар кискенләшкән, милли азатлык һәм халык революцион хәрәкәтләре тирәнәйгән бер чор. Бу вакыйгалардан, заманнан, халык тормышыннан Думави да читтә калмый. Әмма ул иҗтимагый тетрәүләр заруриятен томанлы күзаллый, тарихи дөреслекне аңлауга икеләнүләр, ялгышулар аша килә. Бу исә аның әдәби- эстетик карашларын да каршылыклы итә, гуманистик эчтәлекле, демократик юнәлештәге иҗатында вакыты-вакыты белән консерватив тенденцияләргә дә урын бирелә.
1917—21 елларда Думави Чистайда яши, андагы мәктәпләрдә, укытучылар хәзерләү курсларында укытучы һәм өяз мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. «Берлек» газетасында үзенең әсәрләрен бастыра. Идел буендагы каты ачлык елларында ачларга ярдәм комитетлары оештыру, тукландыру пунктларын ачу буенча зур тырышлык күрсәтә, Фәтхи Бурнаш тарафыннан тезелгән «Әдәби ярдәм мәҗ- мугасе»ндә (1922) катнашып, аның гонорарын тулысы белән ачларга ярдәм фондына тапшыра. Думавиның ачлык фаҗигасе турындагы шигырьләре «Берлек», «Татарстан хәбәрләре» газеталарында да дөнья күрә.
1921—25 елларда туган авылында мулла булып исәпләнсә дә. Думави күбрәк җәмәгать һәм иҗат эшләре белән мәшгуль була, еш кына Чистайга, Казанга бара, авылда ликбезлар, төрле курслар оештыра, аларның укыту эшләрен җайга сала, үзе дә төрле фәннәрдән дөрес бирә, сәләтле яшьләрне рабфакларга һәм партия мәктәпләренә укырга әзерли.
Гомер буе дини фанатиклар белән конфликтта яшәгән, ә иҗатында алардан көлгән Думави 1925 елда рәсми рәвештә руханилык вазифасыннан баш тарта. Озак та үтми ул Дагстан педагогия техникумына укытучы булып китә. Ә аннан Сәмәр- кандка күчеп килә. Педагогия институтында лекцияләр укый, тәрҗемәче булып эшли.
1927—1933 елларда Думави Үзбәкстандагы культура-агарту оешмаларында хезмәт ияләрен материалистик рухта тәрбияләү буенча зур эш башкара, фәнни- популяр темаларга күп санлы чыгышлар ясый.
Сугыш утларын кичкән, зур рухи сынаулар аша үткән, ару-талуны белми халыкка хезмәт итәргә омтылган шагыйрьнең сәламәтлеге шәптән булмый Үпкә авыруы һәм ревматизмнан җәфа чиккән Думави 1933 елның 5 маенда Самаркандтан ерак түгел Булунгур шифаханәсендә дөнья куя.