Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИРНЕ ҖЫР БИЗИ

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның җырлавын, аның исемен республикабызда ишетмәгән кеше юктыр. Ул сәхнәдә 20 ел буе чыгышлар ясаган чор музыка җәмәгатьчелеге ечен гаять әһәмиятле вакыйгалар белән бәйле. Җырчының осталыгына илебезнең ерак төбәкләрендә, чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендә яшәүче тамашачылар да сокланалар. Ә менә аның тормыш һәм иҗат юлына алып килгән сукмак кайдан башлана соң? Э. Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Самарканд шәһәрендә туа. Тормышында аның җырчы юлын сайлавында нинди дә булса очраклылык хәлиткеч урын тотмый. Музыкант булу күптән билгеләнгән, һәм аңа шушы олы максаттан читкә тайпылмаска гына кирәк була. Әйе, кечкенә малайдагы музыкаль сәләт бик иртө беленә. Хәзер дә җырчы бала чагын музыкадан, көй-моңнан башка күз алдына китерә алмый. Аларның гаиләсендә еш кына татар һәм рус җырларын җырлыйлар, абыйсы көн саен диярлек скрипкада уйный. Әтисенең бертуган Галия апасы Э. Җәлэлетдиновның хәтерендә аеруча җылы бер истәлек булып кал
ган Чөнки ул татарча җырларны бик яратып җырлаган. Гаилә вәкилләре фәкать рус телендә генә сөйләшкәнлектән. бары шушы җырлар гына Эмильгә туган теленең искиткеч байлыгын һем шигърилеген күңеле белән тоярга, аңларга ярдәм иткәндер, шәт «Кара урман». «Әллүки», «Иртә дә кил, кич тә кил» кебек җырлар булачак җырчының иң яраткан көйләре булып китәләр. Өйдә уйнаган, шаярган вакытларында балалар һәрбер уенны җыр белән башлап җибәрәләр. Эмиль апасы Рина белән кич саен җырлый торган булалар. Аннары, көтмәгәндә күреп алган бер патефон малайның бөтен игътибарын җәлеп итеп ала. һәм күлкә-озакка үзенең патефонын булдыру турындагы хыял аның барлык башка уй-теләкләрен каплап тора. Бу хыял тормышка ашканнан соң, өйдә репродуктор да барлыкка килгәч, болай да Эмильнең күңелен алгысытып торган музыканың йогынтысы тагын да артып китә. Шул вакыттагы Энрико Карузо. Сергей Лемешев, Оксана Петрусенко шикелле беренче кумирларның Э. Җә- ләлетдинов иҗат юлына матур бер тәэсире булмый калмагандыр, мөгаен. Тора-бара музыка белән кызыксыну аны күрше йортта яшәүче кешеләр белән дуслаштыра. Аларның берсендә радио белгече яши, димәк, аның радиоалгычы буенча төрле' көй-ләрне теләгән хәтле тыңлап була. Әмма Эмильне иң нык таң калдырганы: икенче бер күршеләрдә хәтта пианино, чып-чын пианино булу! Менә шушыларның һәммәсе белән бергә ундүрт яшь тулганда мәктәпләрнең сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясау яшүсмер чак
хатирәләрен аерата яктыртып тора.
Җиденче классны тәмамлаганнан соң, Эмиль Сәмәрканд музыка училищесына килә. Ләкин үзенең яшь
тавышы әле ныгып-ачылып җитмәгәнлектән, күптәнге теләгенә ирешүне, чынлап торып моң серләренә
вйрәнүне соңгарак калдырып торырга мәҗ- бүр була. Музыкага булган мәхәббәт егетне һамаи-һаман музыкаль
белем тирәнлегенә чакырып тора. 1950 елда ул бала чагыннан бирле күңелен җилкеткән хыялын тор- гт мышка
ашыра, әлеге музыка училищесының вокаль һәм хор белән дирижерлык итү S бүлекләрендә укый башлый.
Әкрен-әкрен ноталарны укырга, җырлау культурасына ь һәм хор белән дирижерлык итү осталыгына ейрәнгән
саен, Э. Җәләлетдинов үзенең 2 дөрес иҗат юлын сайлавына тагын да ныграк ышана бара. u
Училищедан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә ул полк һәвәскәр- £ ләре җитәкчесе була,
солдатларга җырлар өйрәтә, үзе дә җырлый, алар белән бер- £ гәләп зур бәйрәм концертларында,
конкурсларда катнаша.
Армия хезмәтеннән соң Э. Җәләлетдинов Ташкент дәүләт консерваториясенә укырга керә һәм, озак та
үтми, инде күптән күңелендә йөргән Казанга күчеп килә Казан = дәүләт консерваториясендәге В А. Воронов
классында укый башлый. Татарстанның — атказанган сәнгать эшлеклесе В А. Воронов, җырчының ул вакытта
артык зур булма- гаи тавышында Н. Җиһановның киләчәк мөмкинлекләрне күрүе һәм яшь студентның >, үз
классына тәкъдим ителүе турында сөйли. ь
Консерваториядә уку җырчыга опера спектакльләре эше белән дә якыннан та- нышырга мөмкинлек бирә.
Дөнья классикасына кергән опералардагы арияләр белән х беррәттән Э. Җәләлетдинов татар, үзбәк
операларында да җырлый Ул. әйтик. Муса в Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җ. Фәйзинең
«Тапшырылмаган хат- ~ лар»ында — студент. С. Сәйдәшев белән А. Ключаревның «Наемщик» операсында >,
Батырҗан партияләрен башкара Бу эш аның репертуарын тагын да баета, иҗади = үсешенә булыша Мондый
спектакльләрдә катнашу һәрвакытта зур профессиональ осталык мәктәбе була, әсәрдәге характерларны төгәл
һәм образлы итеп тамашачыга җиткерергә омтылу, һәр сүзнең, хәрәкәтнең тәэсир итү көчен тирәнтен тою кебек
җырчы өчен зарури булган сыйфатларны тәрбияли.
Музыкаль спектакльләрдә эшләү белән бергә. Э Җәләлетдинов концертларда бик еш чыгыш ясый.
Мөстәкыйль иҗат эшчәнлеген дә ул 1962 елда Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филарфониясе солисты
буларак башлап җибәрде Аңа баштан ук эзләнү хас иде: үз репертуарын эзләү, аны һаман яңартып тору яңа
җыоны башкару алымын эзләү Ул соңгы елларда, тирән кичерешләргә бай романсларга йоэ т отып, игътибарын
күбрәк камера вокаль лирикасына таба юнәлтте. Инде артист татар музыкасында туган әсәрләрнең байтагын
халыкка җиткерүче, бик күп яңа романсларны. җырларны иң беренче башкаручы булып танылды.
Җырчының композиторлар белән дуслыгы аның иҗат юлын аерата бизәп тора. Бу дуслык студент
елларында ук башлана Ул чакта язмышның бәхетле бер мизгеле аны Н. Җиһанов, М Моэаффароа, А.
Ключарев. Җ. Фәйзи кебек күренекле композиторларыбыз белән таныштыра Э. Җәләлетдинов аларның
иҗатына тугры калды, җырларын һәрвакыт яратып башкара Аның концертлары программаларында вокаль
музыка язган һәм язучы барлык компоэиторларыбызның да әсәрләре урын алган. Шу лар остенә ул — СССР,
РСФСР, ТАССР Композиторлар союзлары оештырган чараларда иң актив катнашучыларның берсе Чынлап та.
съезд яки пленумнарда юбилей яисә зур иҗат кичәләрендә ул ихлас күңелдән теләп чыгышлар ясый 1978 елда
аның исеменә СССР Композиторлар союзыннан хат килүе дә очраклы хәл түгел Анда СССР Композиторлар
союзының беренче секретаре СССР халык артисты Т. Н. Хренников композиторларның VI Бөтенсоюз съезды
концертында катнашуы өчен секретариат исеменнән җырчыга рәхмәт белдерә һәм аның биредә чыгыш яса вы
съезд делегатларына, күп санлы кунакларга, андагы барлык совет музыкасын сөючеләргә нык ошавын
билгеләп үтә. Теркмәнстанда. Казахстанда. Каракаллакстан- да. Украинада, илебезнең башка бик күп
төбәкләрендә, шәһәрләрендә уздырылган һем гомерлеккә хәтердә кала торган шундый кичәләрдәге
чыгышларын Э Җәләлет- диноа илһамланып искә тешәрә.
Соңгы елларда җырчының композитор Ростом Яхин белен иҗади дуслыгы ны- гыганнан-ныгый бара.
Танылган композиторның әсәрләре Э. Җәләлетдинов репертуарында аерым әһәмияткә ия. Җырчы
РСФСРның халык артисты Р. Яхинның күп кенә әсәрләрен беренче булып яңгыратты, һәм ул җырлар
музыка сөючеләр күңеленә нәкъ ул башкарганча сеңеп калды. Бу сүзләрне раслау эчен «Син кал, иркәм,
бездә», «Күңел йолдызы», «Унике батыр турында баллада», «Бик күрәсем килә», «Яшә, Самарканд!» һәм
башка җырларны искә тешерү дә җитә. «Рәстәм Хаҗиевич белән, гаҗәеп сәләтле, эшчән һәм таләпчән
кеше белән, бергәләп эшләгән кызыклы сәгатьләр һичберкайчан онытылмас.— ди Э. Җәләлетдинов.—
Аның көйләрендәге иң әүвәл моң байлыгы белән аерылмаслык булып үрелгән классик җитдилек,
фразаларның гаҗәп дәрәҗәдә эшкәртелгәнлеге һәм эчке киң күңеллелеге сине һәрвакыт бик тиз биләп
ала».
Тамашачыларның хәтерендәдер; 1975 елда Татарстан композиторлар союзының XIV Пленумы
концертында Э. Җәләлетдинов башкаруында «Тукай ритмнарында» дип исемләнгән яңа вокаль -
симфоник поэма яңгырады. Композитор А. Мэнасыйпов иҗат иткән әлеге әсәр буенча эшләү җырчының
иҗат юлында үзе бер этап рәвешен алды. Бу яңа хезмәт татар музыкасы өчен һич тә гадәти түгел,
бөтенләй яңа күренеш иде. Менә шушы кыю. бирелеше буенча искиткеч яңа һәм бүгенге поэмага б ер дә
көт- мәгәндә-уйламаганда борынгы заман сулышы килеп керә. Җырчы, вокаль-симфоник поэманы
җырларга әзерләнгәндә, композитор белән бик күп көч сарыф итәргә туры килүен әйтә. «Башта әле чиста
техник яктан байтак көч түктек. Баштарак авыр һәм күп нәрсә аңлашылмый иде,— ди Э. Җәләлетдинов
ачыктан-ачык.— Рөстәм Яхинның җыр лирикасындагы моң һәм матурлык сурәте эчке дөньяңны шунда ук
үзенеке итә дә куя. Алмаз Монасыйпов әсәрләре исә озаклап, тырышып эшләгәнне таләп итә. һәм бары
тик шуннан соң гына, бер чама образга күнеккәч кенә, әлеге әсәрләрне бәяләү мизгеле якынлаша
башлый...»
Э. Җәләлетдинов кешеләр белән ифрат та дусларча мөгамәләдә, оптимистик рухлы, киң күңелле
әңгәмәдәш. Ул безнең кайбер сорауларыбызга җавап бирергә рәхәтләнеп риза булды.
— Сезне җыр, сәхнә һәм гомумән актерлык сәнгате аерата кайсы ягы белән үзе. нә тарта?
— Актер, аерым алганда җырчы тормышы — бик тә тынгысыз тормыш. Бу тынгысызлык һәр даим
бер шәһәрдән икенче шәһәргә, авылдан авылга күченеп йөрүдән генә гыйбарәт түгел әле. Артист
профессиясе һәрвакыт эш халәтендә, формада булуны, үзеңне иҗади киеренкелектә тотуны, ару-талуны
белмичә эшләүне таләп итә. Иҗат кешесе әнә шулай эшләгәндә генә тамашачы күңеленә ру хи ләззәт
китерә һәм чын-чынлап бәхетле була ала. Сәнгать дөньясы ул бөек максат-хыяллар, игелекле ашкынулар
дөньясы. Чиксез ерак тоелган иң гүзәл хыял белән нәкъ менә сәхнә очраштыра. Әгәр дә талантыңның,
сәләтеңнең җегәре җитеп шушы хыялый дөньяга тыңлаучыларыңны да ияртеп керә алсаң, бу инде
артистның профессиональ уңышы, профессиональ бәхете дип атала.
— Яшь җырчыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
— Иң әүвәл уз эшеңне яратырга, армый-талмый өйрәнергә һәм өйрәнергә кирәк. Профессионал
җырчы, һичшиксез, халык моңнарының, дөнья классикасы көйләренең иң камил үрнәкләрен белергә
тиеш, дип уйлыйм, һәм үзең җырлау гына түгел, җыр сәнгатендә танылган осталарның язмаларын даими
тыңлауны да үзеңә кагыйдә итеп алу зарури. Аннары, үз заманыңны тоя белергә, шул хисне югалтмыйча
сакларга, бүгенге музыкаль әсәрләрнең иң әйбәт дигәннәрен сайлап алырга күнегергә дә кирәк. Үзеңдә
музыкаль зәвык тәрбияләү, һәр даим музыкаль белемеңне үстереп торуы да бик мөһим. Болар һәммәсе
дә — җырларга өйрәнү эшендә зур ярдәмчеләр.
— Яңа җыр өйрәнгәндә Сез үзегез, гадәттә, нинди эштән башлыйсыз?
— Бу эшне күп вакытта көй язылган шигырь белән танышудан башлыйм. Башта сүзләр, аннары көй
аркылы әсәрнең төп мәгънәсен, фикерен аңларга тырышам. Бу фикернең минем дөньяга булган
карашыма тәңгәл килүе дә бик әһәмиятле, билгеле. Әгәр дә җырның авторлары миңа якыннан таныш
булмасалар, мин аларның иҗатын, образлар һәм хис-кичерешләр дөньясын әйрәнем. Әнә шул рәвешчә
җыр. әйтерсең лә. күңелдә яңабаштан туа. Чыннан да, әсәрне халык алдында беренче мәртәбә
башкаручыны җырның еченче авторы дип юкка гына әйтмиләрдер шул._ Вакыт узган саен, җыр
камилләшә бара. Җырны ейрәнгәидә, аның авторлары белән аралашу, киңәшү һәм бергәләшеп фикер
йертүнең дә ярдәме зур.
— Алдагы бер әңгәмәбездә Сез тавыш гигиенасына, ашау-эчү режимына бик игътибарлы булуыгыз,
һәркен иртән физзарядка ясавыгыз турында әйткән идегез. Болар, минемчә, хезмәтегез буенча да зарур
күренешләр. Ә менә башка буш вакытларыгызны Сез ничек уздырасызГ
— Буш вакытым булмый диярлек. Ләкин шулай да кайвакытта фотография белән шегыльләнәм.
велосипедта йөрим Йорт эшләрен яратып башкарам. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйм: тәмле итеп пылау да
пешерә беләм! Аннары, ТАССР художниклар союзындагы һәм Татарстан сынлы сәнгать музеендагы
күргәзмәләрнең берсен дә калдырмыйча карап барырга тырышам.
— Иҗат планнарыгыз белән уртаклашсагыз иде.
— Татар композиторларының әсәрләреннән ике концертлык цикл әзерләргә хыял ланам. Аларның
берсендә — арияләр, романслар, халкыбызның борынгы җырлары, икенчесендә Н. Җиһанов, Л. Любовский, А.
Монасыйпов, Б. Мулюкоа, Р Яхинның вокаль цикллары урын алачак. Мин хәзер шушы концертларның
программалары буенча эш алып барам. Шулай ук көнбатыш романтикларының әсәрләреннән төзелгән аерым
концерт белән чыгыш ясыйсым килә. Аннары тулы бер кичәне рус классик романсына багышларга уйлыйм.
Планнар зур, эшләгән саен эшлисе килә. Чөнки җыр тамашачы күңелен яктырта, рухи яктан баета һәм, гомумән,
бөтен җир йөзен бизи...
Э. Җәләлетдинов репертуарында хәзер совет һәм шулай ук чит ил композиторларының төрле чорларда
иҗат ителгән 750 гә якын ария, романс һәм җырлары бар. Ул халкыбыз җырларын да яратып башкара. «Халык
җыры куңелле-шаянмы. әллә сагышмы, ул барыбер акыллы һәм тирән хисләрне белдерә,— ди җырчы.— Аның
һәрвакыт яңа, моңа кадәр ачылмаган якларын табасың»
Җырчы үзенең тавышын теге яки бу жанр таләпләренә шактый җиң ел буйсындыра. Аның тавышын үзенә
бертөрле бәрхет сыман йомшак тембрыннан бик тиз танып була. Артистның югары профессиональлеге һәм
җырлау культурасы эчкерсез күңел җылылыгына туры килеп тора. Аның зур мөмкинлекләрен, талантын бала
чактан бер максатка юнәлдерелгән хезмәте, эш сөючәнлеге ныгыта. Боларның барысын да сәнгатькә
бирелгәнлек, олы мәхәббәт бизи.белән бергә ундүрт яшь тулганда мәктәпләрнең сәхнәсендә беренче мәртәбә чыгыш ясау яшүсмер чак

бирелгәнлек, олы мәхәббәт бизи.