Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖИРДӘШЛӘРЕМ


Гибралтар бугазында
Гибралтарга килеп, гыйбрәт ал син! — Шаян рифма менә табылды.
...Урта диңгез җиле, күпер эзләп, ташлы ярга килеп кагылды. —
Кул сузымы җитә Африкага, комлы таулар калка ерактан. Шушы төштән килеп маврлар бит испан ярларына ук аткан.
Җир әйләнә. Халыклар да шулай бөек күчеш ясап алганнар.
Көрәш тынган тыныч араларда мәрмәр поэмалар салганнар.
Зур халыклар моны таный белә, тарих бите тормый гел каннан. Заманалар гел яулардан торса, каян килер иде дастаннар?!
Егерменче гасыр күпер көтә, бугаз аша кирәк тоташу.
Европа соң югалтканмы әллә шәрык биргән фәлсәфә ташын?..
Үз чыгышын эзли һәммә халык, таралса да бер үк тамырдан.
Күңелләрне кирәк тоташтыру! — Континентлар күптән аерылган.
Севилья
Севильяда әфлисуннар пешкән, кояш нуры яна эчләрендә.
Ак болыттай күгәрченнәр төшкән кипарислы мәйдан өсләренә.
Машиналар шавын читкә кагып ишетелә тояк тавышлары. Затлы фаэтоннар, ыспай атлар, тик нигәдер моңсу карашлары.
Җилләр телен белгән Лорка узе килеп чыгар кебек борылыштан. Гитараның күкрәгенә кулын куел, башлар җырын яңабаштан.
Баш очында зәңгәр касә кебек тын күк йөзе ята онытылып.
Шагыйрь күңеле очып йөридер кү.ч шушы киңлекләрдә бер кош булып.
Ә мәйданда кошлар иңгә куна, бала-чага, шау-гөр — мең тамаша. Кошлар телен белгән шагыйрь тавышын гүя эзли мәйдан еллар аша.
Севильяның күге шундый аяз, шагыйрь җаны көйри үз җирендә. Гвадалквивирга мин акча ташлыйм,— тагын килим... Лорка шигырендә!
Көзге юл чатында
Олы юлдан чыгып киткәннәрнең көзге яфрак кебек язмышлары.
Кай тарафка сибелмиләр җилдә.. Ә һавада торна тавышлары.
Көлдә пешкән бәрәңгеләр тәмен алып килә төтен ызаннардан Каз мамыгы шыткан болыннарда ак шәүләләр йөри узганнардан.
Ни авылда түгел, ни шәһәрдә — уртаклыкта торган бу җаныңны
«...Агыла да болыт агыла туган-үскән илләр ягына».
Андалузиянең күкләре бер болытсыз аяз чагында, ник соң шушы шигырь юллары сагындырып куйды тагын да?
Туфанлы иде бит май ае...
Аның бик аз калган гомерен
җилләр әллә хәбәр иттеме, сизеп ак чәчәкле күңелен?
Туган илгә кайтып килгәндә калын болытларга күмелеп. Сулкылдашып куйды йолдызлар, белгән сыман аның үлемен.
һаман шул җыр мине уята, кагыла да хәтер ярына. Агыла да болыт агыла, Туфан үскән җирләр ягына. .
калыргамы, китәргәме өнди тузанымы юлның, томанымы?..
Көтә мине, көтә китәр юлым.
Озатканда һаман бер сүз әйтеп, карт әтием бирә каты кулын:
— Бүтән күрә алмам, күңлем сизә, соңгы тапкыр күрешәбездер, улым...
Ә Һавада торна тавышлары, ишетелә канат кагышлары; кошларда да кеше язмышлары, еракларга китеп барышлары...
Без яшь әле...
Җәй хәтерен коя көзге урман, талгын гына яфрак сибәли.
Юлга чыккан фикердәшләр, туктап, тезелгәнбез учак тирәли.
йөзләр көләч учак яктысында, чыртлап китә кызган күмерләр. Без яшь әле. Мәңге яшәрбез күк, кабатланмас безнең гомерләр.
Төбәлгәнбез учак йөрәгенә, ялкын белән ялкын берләшә, һәммәбезнең артта күләгәсе, алар аерым нидер сөйләшә.
Киләчәктә кемнең кем буласын күләгәбез әллә беләме?!
Безгә кадәр дә бит шулай булган — берләштерми учак кемнәрне...
Төнге урман. Агач башларына тиеп-тиеп китә йолдызлар.
Алар өчен еллар, Вакыт ни ул? — Ә җирдәге гомер тиз узар.
Күккә тамыр җибәргәндәй тора мең тармаклы юеш имәннәр. Авыр тамчы тамган ботакларны сулы карлар җиргә игәннәр.
Төнге урман аша күккә карыйм; бу дөньяның Олы серенә төшенмәкче әллә нәни акыл?— Йолдызларга кадәр үрелә.
Ә йолдызлар сине үртәгәндәй күз кысышып яна, талпына. Нәрсәнедер күптән белгән кебек дәү наратлар тора якында.
Бу дөньяның бакыйлыгын тоям. Төнге урман. Җиһан. Тамчылар... Биеклеккә • гләр өчен баскан агачлар де гүя юлчылар.
Баш очында киек казлар юлы... кайчандыр бер әллә шуннан җәяү төшелгән?.. Әле ачылмаган Олы сергә мин бүген дә ахры төшенмәм.
Аерылганны аю ашар диләр, аюлар юк икән урманда, аның урынын башка җәнлек алыр, чигенер... без бердәм булганда.
Бердәм тостлар, уртак шатлык бүген, һәммәбез дә бөек фикерле.
Дәртсез кайтавазлы көзге урман моңсу гына көлгән шикелле.
Сүнеп бара учак, йокымсырап... Соңгы тост та тәкъдим ителгән: — Еллар үткәч, тагын бергә килеп җылы алырбызмы бу төннән?!
Ә күзләрне ник соң яшерәбез? — Әллә инде әче төтеннән...
Ак кәгазь каршында
Разилгз
Яшәү — мизгел генә
Төн юрганын тарттың күкрәгеңә — күмелде ай болыт арасына..
Тып-тын бүлмә. Күзләр генә сөйли, чәч яңгыры төшкән карашыңа.
Түшәмнәрдә урам уты аша бәргәләнә тополь шәүләләре Табигатьнең сүзсез алкышы бу, япмыйк әле калын пәрдәләрне.
Язмышлардан эзләп бер-беребезне, җир йөзендә менә табышканбыз. Җиләс кенә тымызык бер төндә «мәңге» дими генә кавышканбыз.
Бүтән булмас кебек. .. Соңгы җырың Табигатьнең күз карашын тоеп, тәмамланмый утка ягылган.
Ак кәгазьнең керсез яктысыннан күзләр арган. Күңел ябылган.
Канатсыз кош кебек сүлпәнәеп чыгып китәсең дә юлларга, син йөрисең, әмма син түгел бу... Тәрәзәдән төшкән утларга төннең кара бәрхет итәгенә теккән ямау итеп карыйсың.
Бөтен нәрсә матурлыгын җуйган, син шулардан тәмам арыйсың.
ярдәм сорагандай килгәндә, соңгы җырга нокта куелды бит, бүтән мәңге булмас дигәндә, кинәт кенә күңел упкыныннан саркый башлый серле чишмәләр — күкнең биек катларыннан гүя тышауланган уйны чишәләр.
Сиңа кайта тагын яшәү көче, сине үз артыннан ияртә. Йөгәнләнә Вакыт сүзләр белән... һәм син инде тагын иярдә!
Мәңге түгел, яшәү — мизгел генә, диеп моңсуланмыйк. Кабатланыр! Безнең хисләр бездән соң да калыр, иң матур төс булып канатланыр.
Күбәләккә әйләнеп бу җаннар болын чәчәгенә кайтып кунар. Яратамы, яратмыймы, диеп, таҗын өзми генә тагын юрар.
Ә хәзергә алда — яшәү яме, мәңгелеккә нигә табынырга? Син юраган чәчәк таҗларына төн карасы кыймый кагылырга...
Син каршыла
Озатырга килмә, дисәм дә мин, сине эзлим һаман перроннан. Син килеп тә әгәр күрми китсәм, поезд чыгар кебек юлыннан.
Төнге җилләр генә хушлашамы айлы рельсларга сарылып. Шәһәр инде күмеләдер дисәм, Сөембикә карый каерылып.
Чакрымнарны саный тәгәрмәчләр, күңел белән күңел арасын. Икәү йөргән урам-мәйданнарга хуҗа булып бер син каласың.
Шундый әмер бир син. ачсын барсы тәрәзәсен, катлы пәрдәсен.
Сандугачлы шәһәр тынлыгыннан үз-үзенә кайтсын һәммәсе.
Син йокласаң, бөтен шәһәр йоклар, вакытында сүндер утларын.
Канат бир син кешеләргә төштә — калдырсыннар биек йортларын.
Кук кабызган айлы шәмгә карап төнге парлар торсын уйланып. Ак түбәле, көмеш чыклы шәһәр елмайсын бу таңда уянып.
Ә мин юлда. Тукталышым ерак . Күңел кайтыр якка ашкына.
Миллионлы шәһәр синдә калды, шәһәр булып чык син каршыма.