Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫЛЫШ


(Материализм һәм диалектикага йөз беләк)
ормыштагы социаль-экономик шартлар үзгәрү сәбәпле, XX йөз башында татар халкының иҗтимагый аңы үсешендә дә тирән үзгәрешләр барлыкка килә. Әле XIX йөздә үк башланган һәм Г. Ибраһимов тарафыннан урта йөзләрнең схоластикасыннан тәҗрибәгә, тикшерүгә күчү, «тәкълиддән иҗтиһадка, нәкыльдән акылга, алладан бәндәгә, күктән җиргә, хыялдан тормышка, диннән гыйлемгә, ахирәттән дөньяга» 1 күчү процессы дип бәяләнгән хәрәкәт тагын да көчәя һәм активлаша төшә. Дөрес, дөньяга дини-клерикаль караш тарафдарлары да үз позицияләрен бирергә теләмиләр. Ишми ишан кебек мәгълүм дин әһелләре, ислам диненең сафлыгын саклау пәрдәсенә төренеп, тормыштагы һәр төрле яңалыкка һәм яңарышка каршы каты көрәш алып баралар, бөтен көчләрен куеп, халыкны урта гасырлардан калган дини карашлар тәэсирендә тотарга тырышалар.
Шулай да XX йөз башында, унтугызынчы гасырның икенче яртысы белән чагыштырганда, татарлар арасында хәлләр нык үзгәрә. Мәгърифәтчеләрнең күпьеллык эшчәнлеге нәитҗәсендә халык арасында рационализм идеяләре ныклы тамыр җәя фәнни карашлар юл ала. ахыр килеп, болар һәммәсе дөньяга саф дини-идеалистик карашның позицияләрен какшатуга китерә. Төбәкнең социаль-экономик үсеше, то- вар-акча мөнәсәбәтләренең киңәюе һәм, шуның бер нәтиҗәсе буларак, татарларның төрле регионнарда яшәүче башка халыклар белән күпьяклы бәйләнешләргә керүләре дә әлеге процессны көчәйтүгә хезмәт ите. Социаль каршылыкларның көчәюе һәм революцион-аэатлык хәрәкәтенең торган саен киңрәк колач ала баруы идея тормышының куәтле этәргеченә әйләнә
XX йөз башында фәнни белемнәрне пропагандалау эше тагын да активлаша тешә, дөньяны фәнни күзалларга омтылыш көчәя, халыкның төрле катлаулары, бигрәк тө яшьләр әлеге тәэсир йогынтысына эләгә. Әнә шундый шартларда иҗтимагый аңга акрынлап, әмма эзлекле төстә, материалистик һәм диалектик карашлар үтел керә Марксистик-ленинчыл идеяләрнең массалар аңына үтеп керүен татар халкының XX йөз башындагы рухи тормышына хас үзенчәлекләрнең берсе, дип санарга кирәк. 1909 елда В. И. Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» дигән китабы басылып чыга һәм ул Казан большевикларының реакцион һәм реформистик идеологиягә каршы көрәшләрендә идея коралына әйләнә Марксизм тәгълиматын баетуга зур өлеш керткән бу әсәр татар теленә Октябрь революциясеннән соң гына тәрҗемә ителә. Әмма аның русчасы безнең төбәктә киң тарала, тиз арада Казан марксистларының сугышчан коралына әйләнә, интеллигенциянең алдынгы карашлы
■ Г Ибраһимов Каюм НасыПрилариыц тарихи урыннары «Каюм НасыАри мәжмүгасе» Казак. IM3 ел. 6 бит
Т
вәкилләренә, шул исәптән татарларга да зур йогынты ясый. Татар зыялыларының иң яхшы вәкилләре, тырышып һәм җентекләп, Ленин хезмәтен өйрәнә башлый.
Фәнни белемнәр, материалистик һәм диалектик карашлар киң таралган мондый шартларда дини-клерикаль идеология тарафдарларының позицияләре дә, дини идеалистик карашларны пропагандалау формалары да шактый узгәрә. Массалар аңына дөньянь фәнни нигездә аңлаткан карашлар кереп барган бер чорда дин әһелләре уз тәгълиматларының реакцион асылын ныклап яшерергә, дини тәгълиматка кайбер тозәтмәләр кертергә мәҗбүр булалар. Бу яктан мәгълүм дин галиме Җ. Абиз- гильдинның «Рух хакында фәлсәфәи җәдидә вә исламияткә бер нәзар» исемле китабы аеруча характерлы. Әлеге китабында ул, дөньяви фәннәрнең туктаусыз үсүе турында ачынып яза да, шушы хәлдән файдаланып, ислам диненең позицияләрен ныгытып калырга чакыра. «Моңа кадәр күп фәнүн вә голумнән гафләт итдекебез кеби,— дип яза Җ Абизгильдин.— моннан соң да заман хазирның хикмәт, фәлсәфә вә голүм көнияләрендән гафләт идәр исәк вә шәргъ шәриф илә араларында улан мөнәсәбәтләрне белмәс вә белдермәс исәк, фән илә шәригать бик аз гына вә эаһири мөхаләфәт булган урыннарда кагыйдәи фәнияне тәкэиб итсәк, югарыдагы тарикъ илән ике арасыны татбийкъ вә тәүфыйкь итеп исляхә чалыштырмасак, әһел фән илә әһел шәргъ арасында бетмәс-төкәнмәс низагъ вә мөҗадәләрнең дәвамына, һәм дә әһел фән тарафдарларыннан башка күп диннәр тәкзиб ителдеге кеби гайн хакыйкать, гайн хикмәт улан дин мөбәйян исламны тәкзиб вә тәхкыйрь иттерергә сәоәә сулырьыз вә заманыоызның хөкәмаэ голәмасы гыйндында шәргъ шәрифнең кыйммәт вә мәзиятен изһәр итмәгән булырбыз».1
Әлеге өзектән күренгәнчә, дин галиме шәригатьне фән белән, фәнни ачышларны дин белән яраклаштырырга, бер сүз белән әйткәндә, фәнне дини тәгълиматның хезмәтчесенә әйләндерергә өнди.
Табигать фәннәре өлкәсендәге иң яңа ачышлар, әйтик, атомнарның таркалышы, радиоактивлык, электроннар һәм рентген нурлары кебек ачышлар да дин галимнәре игътибарыннан читтә калмый «Материализм һәм эмпириокритицизм» исемле хезмәтендә В. И, Ленин әлеге ачышларның диалектик материализм карашларын раслаучы тагын бер дәлил һәм диалектик материализмның алга таба үсүе өчен фәнни нигез булып торуын аңлатып биргән иде инде. Шулай да материянең төзелеше турындагы элекке, иске карашларның юкка чыгуы табигать фәннәре тирәсендә төрле идеалистик карашлар активлашуга бер этәргеч була. Табигать фәннәре өлкәсендә туган әлеге хәлне В И. Ленин физиканың кризисы, дип бәяли. Материя юкка чыкты.— дип язды ул,— әлеге кризисны тудырган кыен хәлне кыскача гына әнә шулай аңлатырга мөмкин.’ Шушы ситуациядән файдаланып, «энергетизм» дигән идеалистик концепция барлыкка килә, һәм ул яшәешнең асылын мәңге хәрәкәттә һәм үзгәрештә булган материя түгел, ә бәлки энергия тәшкил итә һәм ул материяне кысырыклап чыгара, дип расларга азаплана. Модада булган шушы идеалистик концепцияне дин галиме әл-Кадыйри да күтәреп ала. Үзенең 1910 елларда басылып чыккан «Кәлям буенча дәресләр , «Куәт вә рух» кебек хезмәтләрендә, энергетизм карашларына таянып, ул материализм һәм атеизмны «юкка чыгарырга» алына. Тойгылар ярдәмендә кабул ителә торган бөтен нәрсә, ди әл-Кадыйри, материядән һәм куәттән гыйбарәт. «Бу куәт вөҗүдне мәйданга чыгарыр Моның (куәтнең —Я. А.) җәелгән кыйсемнәре бер-беренә тәэсир итеп маддәнең җәүһәрләрен, маддә җәүһәрләре гонсырларны, гонсырлар (элемент, өлешләр) бөтен җисемнәрне, йолдызларны, хәтта адәм вә хайванны барлык мәйданына чыгарыр»э. Моннан күренгәнчә, әл-Кадыйри материяне матдәгә, әйбергә кайтарып калдыра, ә соңгысын исә куәтнең (энергиянең) материядән аерым яши торган ниндидер укмашмасы хәлендә күз алдына китерә. Шул хәтлесен истән чыгармаска кирәк, куәтне материядән аеру дин галименә алланың яшәвен дәлилләү өчен кирәк. Куәт, ди ул, табигатьтән өстен вә матди булмаган көчнең ярдәменә мохтаҗ, чөнки мөстәкыйль яшәештән мәхрүм булганлыктан, ул, матдә кебек үк, зарурият була алмый, ә бәлки табигатьтән өстен көчнең ярдәменә мохтаҗ булган бер нәрсә хәлендә кала.
Ж Абиэгильдии Рух хакында фәлсәфәи җәдидә ... Уфа. 1909. 1—5 битләр
1 I! I! Ленин Әсәрләренең тулы җыелмасы 18 том. 273 бит
’ Әл-Кадыйри Куәт вә рух Казан. 1910 ел. U бнт.

иып-белүдә акыл да, хисләр дә ярдәм итә алмый, чөнки хисләр «безне алдый, ә акылыбыз дисәк — ботенләй шаштыра. Чөнки гакыл һәр кемдә башка. Дөресен генә әйтсәк, һәр кемнең үзенә файдалы якны гакылы хакыйкать дип күрсәтә. Менә шуның өчен дә мәмләкәтләр, милләтләр бер-берсе илә дошман булып беткәннәр... Хәтта ике адәм шул гакыллары аркасында төзек тора алмыйлар» *. Шулай итеп, Н. Ду- мааи кешенең танып-белү мөмкинлекләрен интуитив төстә генә аңлата торган ирра- ционалзим юлына килеп чыга. Н. Думави фикеренчә, хакыйкатьне танып-белугә кешене ниндидер аңнан тыш көчләр, аның саф эчке дөньясы, хыял көче һәм сиземләве илтә. «Минемчә,— ди әсәр герое,— хакыйкатьне хәвас илә дә түгел, гакыл илә дә түгел, бәлки сәламәт кальб илә эзләргә тиешле»2. Интуитизмны, хакыйкатькә бары аңнан тыш көчләрнең ярдәме белән, бары күңел һәм хыял көче белән генә ирешүне Н. Думави шулай ук ..Уйланулар» («Йолдыз», 1915, 14 октябрь) һәм «Шәрекьтән гарепка уңае белән» («Аң». 1916, 9 сан) исемле мәкаләләрендә дә яклап чыга.
Шулай да дөньяга караш мәсьәләләре үсешендәге төп тенденция материализмга һәм фәнгә юнәлтелгән иде. Татар иҗтимагый фикеренең X. Ямашев һәм Г. Коләх- метов кебек марксистик юнәлеш вәкилләре ныклы материалистик позицияләрдә тордылар 1909—1910 елларда Г. Коләхметовның «Тарих сәхифәләреннән» дигән өч кисәктән торган әсәре басылып чыга, анда ул тарихи процессны материалистик позицияләрдән чыгып аңлатып бирә. Бу хезмәттә иҗтимагый тормышның һәм анда барган процессларның закончалыклы характерда булуына басым ясала. «Халыкның тормышы,— дип яза Г Коләхметов,— үзгәрә, халык тәрәкъкый итә. Әгәр без сигез яки ун мең ел әүвәл булган заманга әйләнеп караса идек, ул вакыттагы халыкның безнең кебек тормаганын ап-ачык күрер идек» Өстәвенә, кешелек җәмгыятенең кыргыйлык хәленнән югарырак баскычларга булган үсешен, кешеләрнең социаль бүленешен, гаиләнең, дәүләтнең, диннәрнең килеп чыгышын автор материаль һәм экономик факторларга, төрле социаль группаларның сыйнфый мәнфәгатьләренә бәйләп аңлата. Иҗтимагый тормышның бөтен яклары үсешендә, дип басым ясый ул, җитештерү көчләренең һәм кешеләр материаль байлыклар җитештергәндә керә торган җитештерү мөнәсәбәтләренең үсеше мөһим роль уйный. Тәмамланмыйча калуына һәм өзек-езек характерда булуына да карамастан, бу хезмәт Г. Коләхметовның марксистик социологияне кешелек җәмгыяте үсешен аңлатуда оста куллаиа алуына менә дигән мисал була ала. «Тарих сәхифәләре»нә җентекле анализ ясаганда бу әсәрнең авторы Ф Энгельсның «Гаиләнең, хосусый милекчелек һәм дәүләтнең килеп чыгышы» исемле хезмәтен яхшы белгән һәм үз хезмәтен язганда андагы фикерләргә таянган, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Антропологик эзләнүләр аша материалистик тенденцияләр татар иҗтимагый фикерендәге революцион-демократик юнәлешнең Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм М. Гафури кебек күренекле вәкилләре иҗатына да үтеп керә. Аңның яшәешкә һәм рухның табигатькә мөнәсәбәте турындагы мәсьәләне алар материалистларча, табигатьнең, реаль әйберләр дөньясының беренчел, аңның икенчел булуы файдасына хәл итәләр. «Хәят безнең теләвебез белән йөрми,— ди Г. Ибраһимов,— Аерым бер груһның фикер вә хезмәте һичбер вакыт хәят агышын туктата алмыйдыр» ’.
Демократик татар интеллигенциясенең башка вәкилләренең философик эзләнүләре дә материализмга юнәлтелгән иде. Әйтик, «Аң» журналының 1916 елгы берничә санында күренекле әдәбият белгече Җ. Вәлидинең «Шәрекьтән гарелкә» исемле зур күләмле хезмәте басыла, анда ул Н. Думавиның татар халкы бары Шәрыкъкә геиә карый, татарлар өчен Көнбагышның фәнни-философик идеяләре ят, дигән концепциясен нык тәнкыйть итеп итеп чыга. Шуның белән бергә, Җ. Вәлиди Шәрык
1 «Шура» журналы. 1911 ел. 2 еаи, 40 бнт.
1 Шунда ук. 41 бит
" Г Коләхметов Тарнх г.лхифәләреннәи Казан. 1910 ел. 3- I битләр
• Г Ибраһимов Те тл.ре башка булса да күңелләре бер «Аң» журналы 1916 ел. 5 сан. 89 бнт
халыклары, шул исәптән татарлар арасында да материалистик философиянең котылгысыз тестә таралачагына басым ясый. Аның фикеренчә, заманның агышы шундый. Кешеләр, дип яза ул, пространство һәм вакыт эчендә яшиләр, шуңа күрә үзләрен чолгап алган чынбарлыкның йогынтысына бирелергә мәҗбүрләр. Ә чынбарлык үзгә- рүчән Гомум Россия чынбарлыгының тәэсирендә татар халкының тормыш шартлары да үзгәрә. Ә тормыш шартларының үзгәрүе кешеләрнең рухи дөньясына йогынты ф ясамый кала алмый '
Татар иҗтимагый фикеренең дөньяга караш аспектлары дөньяның бердәмлеге 3 турындагы фәнни карашның таралуында да ачык чагыла. «Матдә вә аның серләре» 4 исемле мәкаләдә («Шура» журналы, 1908 ел, 8 сан) органик булмаган табигать үсем- j лекләр һәм хайваннар дөньясы турында фәнни-табигыи мәгълүматлар бәян кылына, 13 алай гына да түгел, җитди генә үзенчәлекләре булуга да карамастан, аларның бер ♦ берләреннән аерылмаган, ә меңнәрчә җепләр белән бер-берләренә бәйләнгән бу- — луыиа басым ясала. Әлеге һәр ике дөньяның әйбер һәм күренешләре иң вак кисәк- 5 чәлөрдөн — атомнардан тора, менә шушы хәл мөстәкыйль ике дөнья бердәмлегенең чагылышы булып тора. Мәкалә авторы материаль дөньяның бердәмлеге хакында >» турыдан-туры әйтми Әмма шул ук вакытта ул бу бердәмлекне илаһи башлангыч белән дә бәйләп карамый. Аның фикеренчә, дөньяның барлык әйбер һәм күренешләре материянең бер үк иң вак кисәкчәләреннән тора, дөнья әнә шуңа күрә бердәм. Шул ук «Шура» журналында басылган «Табигатьтә хәят» исемле икенче бер мәкаләдә (1909, 3 сан) табигать күренешләре генә түгел, ә иҗтимагый тормыш күренешләре дә бердәмлектә яши. дигән идея уздырыла. Җанлы табигать җансыз табигатьнең үсеш нәтиҗәсе булган кебек үк, кешелек җәмгыяте дә хайваннар дөньясының үсеш нәтиҗәсе булып тора, «Хәят табигать, хәят хайвани, хәят иисаии арасында катгый бер фасыйлә юктыр,— ди мәкалә авторы.— Ягъни бу хәятлар аерым-аерым хәятлар түгел, бәлки бер-береннән дәһа алга барган, фәкать әсаста бер хәяттан гыйбарәттер» («Шура», 73 бит) Шулай итеп, мәкалә авторы фикеренчә, кешеләр ыруын да үз эчемә алган материаль дөнья бер бөтенне хасыйль итә. ә материаль чынбарлык законнары гомум характерга ия булып чыга.
XX йәз башындагы алдынгы карашлы фикер ияләренең философик эзләнүләрендә сәбәплелек проблемасы ныклы урын алып тора. Әйтик, Г Тукай: «... бу дөнья йортында бер-бер нәрсә вакыйгъ булса, ул нәрсә һичшиксез икенче бер нәрсә эчен яки бер нәрсә сәбәпле вакыйгъ буладыр Бу галәм галәм әсбабтыр»-',— дип яза. Бу өзектән күренгәнчә, фикер иясе булган шагыйрь сәбәл-нәтиҗә бәйләнешләренең объектив характерда булуларын гына таныл калмый, аларның гомум характерга ия булуларына, берсенең икенчесенә күчә алуына да басым ясый. Объектив сәбәплелекне һәм закончалыкны тану теге яки бу формада, теге яки бу дәрәҗәдә алдынгы карашлы башка культура әһелләренә дә хас.
Материалистик тенденцияләр татар фикер ияләренең дөньяны танып-белүгә карата булган карашларында да сизелә Иҗтимагый аң өлкәсендә дөнья күренешләрен танып-белергә мөмкин дигән караш ныклы тамыр җәя Аллага ышануны иң югары рухи байлык дип санаган дин галимнәреннән аермалы буларак, татар мәдәниятенең алдынгы вәкилләре кешенең фикер йөртергә һәм актив иҗади эшмәнлеккә сәләтле булуын беренче планга күтәреп чыгалар, фән ярдәмендә кеше табигать серләрен торган саен тирәнрәк үзләштерәчәк һәм алармы үзенә хезмәт иттерәчәк дигән ышаныч белдерәләр «Фәкать голум табнгыя мәгълүм бер мәртәбәгә ирешеп булмадыгы сәбәбеннән,— диелә «Шура» журналында басылган бер мәкаләдә.— һәмишә терекъ- кый итәчәге мөмкин улдыгыннан дәхи бик күп мәҗһүл шәйләр ачылачагын эан итәләр» Җ Вәлиди кеше акылын, фәнне, белемне турыдан-туры илаһи акылга һәм дини догматикага каршы куя «Без хәзер.— ди ул.— дөньяга иман китердек Дини куәттән тыш. бер гыйлем вә фән куәте барлыгына вә шуның үэемезгә кирәклегенә ышандык» * Бу куәт кешеләргә табигать серләрен ача һәм ул серләрне кешеләр мәнфәгате өчен файдаланырга мөмкинлек бире
3 Хемидинең «Шура» журналының 1912 елгы саннарында басылган «Фәлсәфәм
■ /К Ц.1НД11 111 >рскт.т >н lapeima «Ак» журпиты. 1''1А ел. < сан. 6*» Ант
' Г |укаА Ә. i|nip III том Киен 1976 ел ЗМ Ант
• журналы. 1У0Н <1. сан. ЛЯ» бит
• Ж. II тндн Шзрякътлн гарепка «Ан» журналы. 1916 ел. 3 сан. 4 бит
гакылиядән гыйльме рух» исемле хезмәте танып-белү проблемаларына мөнәсәбәттә туган тенденцияләрнең бер ачык чагылышы булып тора. Әлеге күләмле хезмәтнең авторы дөньяны танып-белергә мөмкин дигән принциптан чыгып эш итә, алан гына да түгел, агностицизмның ачык дошманы буларак чыгыш ясый. 3. Хәмиди фикеремчә, табигать күренешләрен танып-белү — үзеннән-үзе аңлашыла торган нәрсә, әмма чынбарлыкның кеше психикасы кебек катлаулы күренешләрен танып-белү мөмкин-легенә дә бары агностиклар (мөнкирләр) гына шик белдерәләр.
Рухи характердагы күренешләрне танып-белү мөмкин түгел дип раслаганда, дип яза 3. Хәмиди. агностиклар (мөнкирләр) аерым кешеләрнең үз-үзләрен тотышында һәм тирә-якта барган вакыйгаларны бәяләүдә булган субъектив тайпылышларга таяналар. Чыннан да, кешеләрдә субъектив тенденцияләр һәм, шуңа бәйле рәвештә, күренешләргә бәя бирүдә берьяклылык, үз ялгышын аңлый алмау очраклары күзәтелә. Тик психик күренеш проблемасы — ул аерым бер шәхескә карый торган проблема гына түгел, ә гомум кешелек проблемасы. Шуңа күрә, психик күренешнең асылын ачыклау өчен, үз-үзеңә анализ ясау яки аерым бер шәхеснең рухи дөньясын өйрәнү белән генә чикләнеп калырга ярамый, ә бәлки бик күп кешеләрнең психик халәтен һәм рухи эшчәнлеген өйрәнергә кирәк ’.
3. Хәмиди танып-белүнең табигате турындагы мәсьәләгә материалистик чагылыш теориясе позициясеннән чыгып якын килә. Аның фикеренчә, объектив дөньядагы әйбер һәм күренешләр кешедән бәйсез рәвештә яшиләр, безнең белемнәребез шулерның безгә ясаган тәэсиренең нәтиҗәсе булып тора.
3. Хәмиди кешенең танып-белү мөмкинлекләрен җентекләп анализлый, шунын белән бергә, фикерләү эшчәнлегенә аеруча нык басым ясый. Әмма танып-белү процессының башлангыч чыганагын ул тойгылар һәм сизү органнарында күрә. Тойгылар ярдәмендә без әйберләрнең индивидуаль сыйфатларын, тышкы чагылышларын беләбез. Аларның эчке табигатен, алар арасындагы закончалыклы бәйләнешләрне һәм мөнәсәбәтләрне исә без бары акыл ярдәмендә, фикерләү процессында гына белә алабыз. «Хис хариҗи — бәдәнебездән тыштагы нәрсәләрне сизү — үзебезгә якын гына тыштагы нәрсәләрне белүгә тәгъриб итдеги кеби,— ди 3. Хәмиди,— куәи гакылиябезне дә уятадыр*2. Акыл исә тойгылар ярдәмендә тупланган мәгълү-матларны аңлатып һәм тәртипкә салып бирә, әйбер һәм күренешләрнең күзгә күренми торган эчке якларын, алар арасындагы бәйләнеш һәм мөнәсәбәтләрне ачып күрсәтә. Акыл ярдәмендә без гомуми хакыйкатькә ирешәбез. «Гакылның хезмәте безнең өчен олугдыр. Хисләрнең биргән мәгълүматыны эаһири садәлекләреннән чын хакыйкать хәленә куйган нәрсә гакылдыр... Гакылның хөкеме дөрес, шуның өчен гакыл һәрвакыт таяныч вә киңәшчемездер. Хатаны дөрестән тәмиэ иткән, инсанның һәр эшеннән мәсьүл улып низам вә канун тәхтендә яшәдекене белдергән, адәм өчен күп җиңеллекләр, кыйммәтле нәрсәләр кәшеф кылган нәрсә шул гакылдыр»
Танып-белү процессында кеше акылы,— ди 3. Хәмиди, беренчел мәгълүматларга таяна, аларның аеруча мөһимнәре түбәндәгеләр: а) яши торган нәрсә белән яшәве мөмкин булган нәрсәне тану; б) өзлексез үзгәреп торган күренешләрнең даими һәм мәңгелек нигезен, материяне тану; в) дөньядагы бер генә күренешнең дә мәгълүм бер сәбәптән башка барлыкка килә алмавын күрсәткән сәбәблелекне тану; г) чиксеэлекне тану; д) вакыт һәм пространствоны тану. Үзләреннән-үэләре күренеп торганлыктан, әлеге принциплар хөкем йөртү, нәтиҗә чыгару һәм танып-белүгә бәйле башка эшләрнең нигезендә ята, акылны хакыйкать юлына илтүче маяк булып торалар Алар безгә күргән һәм тойган нәрсәләребезне бер төенгә бәйләргә, күренешләр арасындагы закончалыкны мөнәсәбәтләрне ачыкларга мөмкинлек бирәләр.
Әлеге башлангыч принциплар ничек барлыкка килә соңТ 3. Хәмиди фикеренчә. бу сорауга дөрес җавап табу дөньяга караш һәм методология ягыннан мөһим әһәмияткә ия. Бу мәсьәлә буенча философлар тудырган буталчыклык ислам дөньясындагы китапларда ныклы урын алган, ди 3. Хәмиди. «Бу мәсьәлә озак заман хөкәма- ның саф фикерләрене чобалтдыгы кеби, безнең ислам китапларына да кереп гакыллы башларыбызның дүрт йөз еллар мөддәтендә эшсез калуына сәбәп булмаштыр» ‘.
1 3 Хәмиди Фәлсәфәм гакылиядән гыйльме рух «Шура» журналы. 1912, 10 сап. 298—299 битләр.
3 Шунда ук. 336 бит
’ Шунда ук. 14 сан. 428 бит
* Шунда ук. 14 сан, 429 бит
Бу принциплар тәҗрибәгә хәтле үк, ягъни кешелек җәмгыяте барлыкка килгән моменттан ук булган, дигән фикер яши. Икенче берәүләр әлеге принциплар кешеләрнең индивидуаль тәҗрибәсе вакытында булдырылган, дип саный. 3. Хәмиди беренче карашны да, икенчесен дә кире кага. Ул ганып-белүнең беренчел принциплары тәҗрибә нигезендә барлыкка килгән, ләкин изоляцияләнгән бер шәхеснең тәҗрибәсе нәтиҗәсендә түгел, ә бәлки бөтен кешелекнең тарихи тәҗрибәсе нәтиҗәсендә бар- ф лыкка килгән, дип саиый.
Шуның өстенә, әлеге тәҗрибәнең нигезендә кешеләрнең предметлы чынбарлык 3 белән эш итүе ята, бу соңгысында исә кешенең хисләре дә, акылы да катнаша. Шул 5 рәвешчә, кешелек җәмгыяте туплаган барлык белем запасының чыганагы булып X тышкы денья тора, танып-белү процессы үзе дә шул тышкы дөньяның закончалык- 18 ларын белүгә нигезләнә. ф
Татар иҗтимагый фикерендә философик карашларның үсеш тенденциясе аның к алдынгы вәкилләренең фәлсәфи мираска булган мөнәсәбәтләрендә дә ачык чагыла. я XX йөз башында татарлар арасында үткән чорларның аеруча күренекле фикер иялә- л рен пропагандалау сизелерлек көчәя. Вакытлы матбугат битләрендә антик чорның *** Аристотель, Демокрит, Сократ, Платон кебек философларының тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр басыла. Шәрыкның әл-Фараби, Әбугалисина, Ибн-Решд. әл-Кинди, әл-Мөгари, Ибн-Туфсйль кебек күренекле фикер ияләренең идея-теоретик мирасын пропагандалау буенча XIX йөз мәгърифәтчеләре башлаган эш дәвам нттерелә
Үткән чорларның философик мирасын пропагандалау эшендәге бер мөһим үзенчәлек Көнбатыш Европа философларының мирасына йөз белән борылудан гыйбарәт «Шура», «Аң» һәм башка вакытлы матбугат органнарында басылган материаллар аша татар укучылары Көнбатыш Европаның Ф. Бэкон, Р. Декарт, Руссо, Лейбниц кебек яңа дәвер фикер ияләренең философик идеяләре белән танышу мөмкинлеге алалар. Ул мәкаләләрдә. XVII—XVIII йөзләрдәге Көнбатыш Европа философиясен урта гасырлар философиясеннән аерган бер үзенчәлек төсендә, аның схоластикага каршы булуы, дини кысалардан котылырга омтылуы билгеләп үтелә. Әйтик, «Шура» журналының 1915 елгы 16 санында басылган «Бэкон» исемле мәкаләдә XVII йәздә яшәгән әлеге инглиз философы кеше акылын үткәннең ялгышларыннан һәм хорафатларыннан коткарган, беренче тапкыр, башка фәннәр кебек үк. философиянең до нигезен тәҗрибә тәшкил итә дип күрсәткән һәм фикерләүнең индуктив методын тәкъдим иткән фикер иясе, дип атала. Фикерләүнең схоластик методын кискен тәнкыйть ител, дип яза мәкалә авторы, Ф. Бэкон фәннең үсешенә көчле этәргеч биргән кеше.
Алдынгы татар иҗтимагый фикеренең күренекле вәкиле Г. Ибраһимов «Ауропа фөйләсофы Декарт вә аның фикере» дигән хезмәт языл бастыра, анда ул француз философының «Метод хакында фикер» исемле трактатының эчтәлеген бәян кыла. Р, Мөхәммәтшин бик дөрес язганча, Г. Ибраһимовиың француз фикер иясе Р Де- картка һәм аның философиясенә мөрәҗәгать итүе татар галименең «кешелек җәмгыяте серләрен тирәнрәк ачарга омтылуы, барыннан да бигрәк, тарихи барышның нигезләрен ачарга, кешеләр эшчәнлегеиең чыганак һәм сәбәпләрен танып-белергә омтылуы белән аңлатыла. . Декарт тәгълиматы һәр төрле традиция — схоластик традиция белән дә. дини традиция белән дә — ачыктан-ачык каршылыкта була, һәм бу мөстәкыйль фикер йәртергә. дини авторитетларны кире кагарга теләгән буынны һичшиксез үзенә җәлеп ите».1
Татар авторлары язган мәкаләләрдә материалистик философларның мирасы лаеклы урын алып тора. 1915 елда «Шура» журналында Б. Спиноза хакында бер мәкалә басыла Тулаем алганда, мәкаләдә күренекле философ тәгълиматының эчтәлеге дерес бәяләнә, аның әсәрләренең материалистик характерда булуына басым ясала. «Барлыгы үзеннән генә аңлашыла торган, Һичбер нәрсәдән яратылмаган мәң-
*** Р Мухаметшин Начальный »тяп ■ становлении мировоззрения Галимажяня |1бра1имояа •Из истории титярсхой обшсстпенноП мысли» дпгәм жыеитык Каза». 1979 ел. 133 бит
гелек, чиксез вә ялгыз субстанция бардыр ки,— диелә мәкаләдә,— һәммә нәрсә шуннан садыр булып, шуңа кире кайтмактадыр. Рух белән матдә һәр икесе шул бер затның барлык формаларыдыр, димәк, матдә берлә куәтнең асылы бердер. Җан хәрәкәте — тән хәрәкәтедер. Моңа дәлил итеп, тән хәрәкәтеннән башка, җан үзенең барлыгын белдерергә һичбер куәте юклыгын күрсәтә. Тәннән аерым җан — аңлашылмый» I.
«Аң» журналының 1913—1914 елларда чыккан берничә санында М. Хәнәфинең «Хәят вә фәлсәфә» исемле мәкаләсе басыла, анда борынгы дәвердән алып хәзерге заманга хәтле булган фәлсәфи фикергә бигрәк тә антик философиягә тепле бәя бирелә. Шуның белән бергә, автор төрле фәлсәфи мәктәпләргә ярыйсы ук тирән анализ ясый, философик идеализмның асылын ачып бирә һәм милетчыларның мате-риалистик мәктәпләрен, Гераклитны, Левкипп һәм Демокрит фикерләрен җентекләп тикшерә. Бу хезмәтнең иң мөһим ягы — философик идеализмны тәнкыйть итү, материалистик философиянең, идеалистик философия белән чагыштырганда, өстенлекләрен ачып күрсәтү.
М. Хәнәфи карашынча, философик идеализм кеше фикерен реаль чынбарлыктан аеру нәтиҗәсендә барлыкка килгән булса, материализм исә дөнья ничек бар, аны шулай аңлауга нигезләнгән. Материалистик философия дөньяның һәм аның күренешләренең беренчел нигезе төсендә материяне ала һәм аның вәкилләре, идеалист философлардан аермалы буларак, фәннилек ноктасыннан карап эш итәләр. Антик Грециядә бу философик юнәлешнең беренче вәкилләре булып Фалес, Анаксимандр һәм Анаксимен торган. Аның аеруча күренекле вәкиле — Демокрит. Соңгысын М. Хәнәфи «атаклы шәхес һәм бөек философ» дип бәяли. Демокрит күтәргән «фикерләрнең фән өчен булган әһәмияте турында әйтми булмый... Демокритның фикерләре тирән мәгънәле, әхлакый җәһәттән ышанычлы, фәлсәфи җәһәттән гаҗәеп тә дәрәҗәдә төпле»
Күргәнегезчә, XX йөз башында татар иҗтимагый фикеренең алдынгы вәкилләре шул чорда кешеләр аңында өстенлек иткән дини-идеалистик караш белән мөнәсәбәтне өзү юлына ныклап аяк басалар. Алар материаль дөньяның объектив характерда булуын таныйлар, үзләрен чорнап алган чынбарлыктагы әйбер һәм күренешләрнең кешегә бәйсез рәвештә яшәвен, ә анда барган процессларның объектив нигезе булуын аңлыйлар. Аларның дөньяга карашындагы материалистик тенденцияләр шулай ук сәбәплелек категориясенә якын килүдә, танып белү һәм фәлсәфи мирас мәсьәләләрен яктыртуда ачык күренә. Шул ук вакытта бер нәрсәне билгеләп үтми булмый: ул чорда яшәгән күпчелек татар зыялыларының материализмы эзлекле характерда булмый. Күп кенә очракларда дөньяга караш мәсьәләләрен ярым-йорты һәм каршылыклы характерда хәл итү белән бәйле стихияле материализм була. Мондый эзлексезлек һәм каршылык татар иҗтимагый фикеренең хәтта революцион-демокра- тик идеология позицияләрендә торган иң күренекле вәкилләренә дә хас була. Үзенең фикер сөрешендә Ф. Әмирхан, мәсәлән, тышкы дөньяның күренеш һәм закончалыкларыннан этелеп китсә дә, аларны тудырган илаһи көчнең булуын таный. Бу уңайдан аның астрономиягә караган «һәйәт... аллаһның шулкадәр зур хикмәт вә кодрәтләрен белдереп, адәмне тәгаҗҗеп вә хәйрәткә сала торган фәндер» дигән сүзләрен искә төшерү дә җитә. М. Гафури үз кардәшләрен бәхетне алла кодрәте белән барлыкка килгән җирдән эзләргә чакыра:
Шуны әйтмәк булам: тәңре җир өстен безгә биргән.
Бәхетне ошбу җирдән эзләсеннәр инде һәр бәндә '.
3. Хәмиди кеше психикасы һәм танып-белү хакында бик тә анык материалистик фикерләр әйткән кеше. Шул ук вакытта кеше табигатенең бу сыйфатын ул аллага
1 «Шура> журналы. 1915 ел 24 сан. 737 бит
: М Хәнәфн Хәят вә фәлсәфә «Ац» журналы. 1914 ел. 2 сан. 38 бнт
' Ф Әмирхан Сайланма әсәрләр. 2 том Казан. 1958 ел, 136 бит
* М Гафури Сайланма әсәрләр I том. Казан. 1954 ел, 96 бнт.
кайтарып калдыра: «гыйлем рух аллаһы тәгаләнең бездә яраткан нигъмәтләренең иң кадерлеге улгаи җаннан бәхәс итдеке» ', дип яза.
Татар халкының фикер ияләре яшәгән һәм иҗат иткән мөселман дөньясында илаһи көч турындагы теория ифрат популяр була. Шушы мәсьәләгә тукталып, К. Маркс; «...творение является таким представлением, которое весьма трудно вытеснить из народного самосознания Народному сознанию непонятно чрез себя— ♦ бытие природы и человека, потому что чрез себя — бытие противоречит всем созна- g тельным фактам практической жизни» ’, дип язды Фән белән танышу һәм XX йөз - башындагы давыллы вакыйгаларда катнашу татар халкының алдынгы карашлы фикер 3 ияләрен дини-идеалистик күзаллауларның деоеслегенә шикләнеп карарга мәҗбүр 6 итте, тик татар халкы тормышының специфик шартлары һәм иске традицяләрнең кече аларга, дини-идеалистик караш белән мөнәсәбәтне тәмам өзеп, эзлекле мате- ♦ риалистик позицияләргә басарга комачаулый иде. X
XX йөз башындагы алдынгы карашлы фикер ияләренең дөньяга карашындагы “ эзлексезлек деистик характерда иде Алар алланы кире какмыйлар, әмма аңа алга с; таба үзенең табигый законнары буенча үсәчәк дөньяга тормыш биргән беренче > этәргеч көч ролен генә калдыралар. Алар алланы танысалар да, алариың алласы дөньяда барган вакыйгалардан читтә тора, ул җан ияләре барлыкка килүнең беренче < актында гына катнаша, соңыннан чынбарлыкта барган вакыйгаларда аның роле к күренми. 1°
Бу җәһәттән Г. Тукайның сәбәплелек категориясен аңлавы кызыклы. Ф Әмир- к хан белән М. Гафури кебек үк, ул алланы таный. Тик аның алласы сәбәплелек законына буйсынган реаль вакыйгалардан читтәрәк тора Реаль тормышта, дип фикер йөртә Г. Тукай, аллаһы тәгалә һичкемгә бернинди миһербанлык күрсәтмидер. «Алла- һы тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм-галәмел әсбабтыр һәм дә ялган сөйләмәси мөхаль вә мәмнүн мөхбире Садыйкъ өфәидемез дә; «Кеше тырышса, табар»,— боермышлардыр» ’. Моннан күренгәнчә, XX йөз башында яшәгән алдынгы карашлы башка фикер ияләре кебек үк, Г. Тукай да, дөньяны яраткан алланы таныса да, дөнья белән идарә итүче алланы инкарь итә Кеше яшәгән бу дөньяда сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләре генә хакимлек итә, кеше тормышта бары уңганлыгы аркасында гына уңыш казана ала, дип уйлый. Аерым бер мәсьәлә буенча Г. Тукайның тоткан юлына кыскача гына анализ ясау да. фикерендә каршылыклар булуга да карамастан, аның күз карашы дөньяны материалистик аңлауга юнәлгән булуын раслый. Каршылыклы раслаулар һәм күп кенә мәсьәләләрне эзлексез хәл итүләр аша дөньяга материалистик караш Ф Әмирхан. М Гафури һәм татар мәдәниятенең башка вәкилләре аңына үтел керә.
Эзлексез характерда һәм каршылыклы булуларына карамастан, XX йөз башында яшәгән алдынгы фикер ияләренең дөньяга карашына хас материалистик тенденцияләр халык алдында торган мөһим мәсьәләләргә бәя биргәндә һәм ул мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләгәндә җитди методологик таяныч хезмәтен үти. Әйтик, җәмәгатьчелек фикере алдында торган шундый үткен мәсьәләләрнең берсе милләт язмышы, милли тел һем әдәбият мәсьәләсе була. Бу мәсьәләләр әле XIX йөз мәгърифәтчеләре алдында ук торган, һәм алар аны мөселман дине, дөньяга дини караш салган катламнардан тазартуда сизелерлек өлеш кертәләр Шуңа да карамастан, бу мәсьәләләр XX йөз башында да үткенлекләрен югалтмыйлар Әйтик, тел мәсьәләсендә Г Ибраһимоа казакъларга чит, ят тел нормаларын көчләп тагарга тырышучыларга каршы чыга, «һичбер халыкның,— дип яза ул.— авызына һичбер вакытта, аның табигый телен тартып алып, үзе теләгән яңа бер тел куяр хәл юк Әдәби тел һичбер вакыт ясалмый Ул халыкның үз рухындагы мәгънәне нинди тел белен әйтергә теләвеннән килеп чыга»' Кайчандыр ерак үткәндә, тормышның объектив шартлары тәэсирендә терки халыклар бердәм әдәби тел йогынтысына эләккән. Тик соңыннан тарихи, географик, экономик, политик һәм мәдәни-идеологик факторлар ул халыкларның бүленүенә, аерымлануына китергән. Шундый шартларда госманлы-ларның. әзербәйҗаннарның. үзбәкләрнең һәм татарларның үз мөстәкыйль әдәби телләре барлыкка килгән. Бәс, шулай икән, ул халыкларны кабат бердәм тел традицияләренә буйсындырырга тырышу яки казакъларга шуларның кайсының булса да телен көчләп тагарга азаплану тормышны һәм заманның агышын белмәүдән баш-ка нәрсә түгел. Тик «хәят безнең теләсебез буенча йөрми. Аерым бер груһның фикер вә хезмәте һичбер вакыт хәят агымын туктата алмый. Хәят агымына каршы бару диңгез агымын ишкәк белән туктатырга тырышу кабиленнән бер эштер* *. Әлеге мәсьәләдә Җ. Вәлиди дә шундый ук позицияне яклый, бу мәсьәләгә карата булган дини-идеалистик мөнәсәбәтне кире кагып, милләт ул — буш хыял гына түгел, абстракт хисләрнең һәм фәнни доктринаның җимеше түгел, ә тормышта реаль әһәмияте булган иҗтимагый күренеш, ди. Әгәр шулай икән, төрки халыкларның бүленүе дә «реаль зарурият» 2.
XX йөз башында яшәгән фикер ияләренең дөньяга карашларында, материалистик идеяләр белән бергә, диалектик фикерләр дә күзгә ташлана. Моның шулай икәнлеген дөньяның бердәмлеге, күренешләрнең үзара бәйләнеше, дөньяда барган процессларның характеры, сәбәпнең нәтиҗәгә күчүе турында алда китерелгән мисаллар да ачык күрсәтә.
Диалектик проблемаларның матбугат битләрендә, фәнни һәм матур әдәбият әсәрләрендә аеруча киң тикшерелгәне үсеш турындагы идея булган дисәк, әллә ни арттыру булмас кебек. Хәрәкәтне, үзгәреш белән үсешне татарның алдынгы карашлы фикер ияләре чынбарлыкның гомуми бер сыйфаты дип саныйлар. Шуның өстен» үзгәреш һәм үсешне алар гомер-гомергә булган яки барлыкка китерелгән, тудырылган элементларның гади бер күбәюе дип кенә түгел, ә яңарыш, яшәү рәвешләренең катлаулана баруы, яңа, тагын да камилрәк сыйфатларның барлыкка килүе, дип саныйлар Органик булмаган табигатьтә, дип яза Н. Агаев, акрынлап, әмма даими төстә үсеш һәм үзгәреш процессы бара, бу процесс башта үсемлекләр, аннан хайваннар дөньясын барлыкка китерә Җанлы табигатьтә дә даими үсеш процессы бара, шул кешелек ыруын барлыкка китерә Үсеш-үзгәреш канунына кешелек җәмгыяте дә буйсына3. М. Хәнәфи антик чор философы Гераклитның диалектик фикерләренә югары бәя бирә. Аның өчен, ди ул, «барча нәрсә ага... Дөньяда хәрәкәттән башка нәрсә юк, хәрәкәт барга гына дөнья бар,. Барча нәрсә ага. бер елга суында ике мәртәбә коенырга мөмкин түгел» '
Шунысы мөһим, татарның алдынгы карашлы фикер ияләре үсеш-үзгәрешне үткәнне кабатлау төсендә дә, өзлексез әйләнеп тору рәвешендә дә түгел, ә бәлки искенең җимерелүе, яңаның тууы төсендә аңлыйлар. «Татар шагыйрьләре» дигән хезмәтендә Г. Ибраһимов. мәсәлән, «дөньяга киләләр, яшиләр, соңра фәна килә. • әүвәл хәят, гыймарәт. соңра хәрабәлек»3, дип яза. «Мәдрәсәи Галия вакыйгасы илә» дигән икенче бер хезмәтендә ул әлеге мәсьәләгә кабат әйләнеп кайта һәм болай ди: «Адәм хыялы вә хәяте туктаусыз тәрәкъкый юлында. Тәрәкъкый димәк хәятнең иске рәвешләрен җимереп, яңа ихтыяҗларга җавап бирерлек яңа шәкелләр тудыр- мак димәктер Искене җимерү белән мәйдан бушый, хәят эченнән бәреп чыгачак яңа куәтләргә юл ачылган була» 6.
Алдынгы карашлы фикер ияләренең күзаллавынча, үсеш-үзгәреш — кеше ихтыярына бәйләнмәгән объектив проиесс. Аның нигезендә аллаһы тәгаләнең ихтыяры гүгел, ә тышкы дөньяның зарурияте ята
' Шунда ук
- Ж Вәлиди Милләт вэ миллнят «Вакыт» газетасы 1014. 33—36 битләр «Шура» журналы. 1009 ел, 3 сан, 72—74 битләр.
• М Хәнәфи. Хәят вә фалсәфа «Аң». 1913 ел. 23 сан, 435 бит.
' Г Ибраһимов Татар шагыйрьләре. 42 бит.
* «Аң» журналы. 1915 ел, 20 сан, 359 бит
Фикер ияләре алга саргән үсеш идеясенең кыйммәте фәнни әһәмияткә ия булуы белән генә чикләнми, ул сәяси һәм идеологии әһәмияткә дә ия була, ул — үзенең үткен очы белән татар тормышындагы бетен иске, катып калган нәрсәләргә каршы юиәлтелгән идея, иҗтимагый үзгәрешләрнең котылгысыз һәм зарури булуын алга серу белән бәйләнгән идея.
XX йәз башындагы татар иҗтимагый фикерендә диалектиканың капма-каршы- ♦ лыклариың бердәмлеге һәм көрәше кебек мөһим законы да ныклы тамыр җибәрә. = Г. Ибраһимоа фикеренчә, «табигатьтә гүзәллек белән ямьсезлек һәрвакыт үзара 2 янәшә яшәп килгән». Җылылык белән салкынлык, искелек белән яңалык, шатлык бе- 3 ләи кайгы — шул капма-каршылыкның мисаллары Капма-каршылыкларның үзенчә- Q лекле көрәше һәм бердәмлеге тормышның нигезен тәшкил итә Шул көрәш тук- “ тауга, тормыш та туктый, үлем килә». «Тормышта кояш һәм кара болыт, шатлык һәм ♦ канлы күз яшьләре китергән кайгы бергә яши» дип язганда Г. Тукай да тирә-юнь- — дөге күренешләрнең капма-каршы характерда булуыннан чыгып фикер йөртә = Татарның алдынгы карашлы фикер ияләре иҗтимагый тормыш күренешләренә якын килгәндә һәм аларга бәя биргәндә дә капма-каршылыклар принцибына таянып >, эш итәләр. Бу Г. Ибраһимовның, «Аң» журналының 1915 елгы саннарында басылган, XIX йөзнең күренекле мәгърифәтчесе Ш Мәрҗани эшчәнлегеи тикшерүгә багыш- < ланган «Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре» исемле хезмәтендә аеруча ачык к күренә. Ул — Г. Ибраһимов карашынча, бик тә каршылыклы шәхес. Тышкы рәвеше, фикер әйтү алымы ягыннан ул әле мөселман галиме булып кала бирә. Тик иҗаты- * ның һәм эшчәнлегенең эчтәлеге ягыннан Мәрҗани саф мөселманлык рамкаларыннан нык ук читкә чыга. Искече тәрбия алган руханилардан аермалы буларак, ул үткәнгә, аның традицияләренә һәм авторитетларга да ниндидер изге нәрсә итеп карамый Аның карашы киләчәккә төбәлгән, әнә шул киләчәк хакына ул искелеккә, схоластик агуга кискен каршы чыга, кеше акылының мөстәкыйль рәвештә хакыйкать эзләргә хакы булуын яклый. Мәрҗанинең шушы капма-каршылыгы аның әсәрләрендә дә чагыла.
Шул рәвешчә. XX йәз башындагы алдынгы карашлы вәкилләр арасында үсеш- үзгәреш, үзара бәйләнеш һәм капма-каршылыклар турындагы диалектик фикерләр ныклы тамыр җибәрә. Дөрес, бу фикерләр стихияле төстә була һәм өйрәнә торган предмет һәм күренешләрнең диалектик чагылышы рәвешендә барлыкка киләләр. Ә диалектика үзе турыдан-туры өйрәнү предметына өйләнми. Шуңа күрә әлеге диалектик фикерләр арасында бәйләнеш булмый, алар төзек, уйланган концепцияне тәшкил итми. Шул кадәресенә аеруча басым ясарга кирәк, үсеш идеясе белен капма-каршылыклар идеясе дә бердәм концепциягә тоташтырылмый, капма-каршылык хәрәкәтнең универсаль чыганагы итеп каралмый Ләкин бер нәрсә бәхәссез, татар иҗтимагый фикерендә чынбарлыкны диалектик аңлау процессы урнаша һәм тирәнәя бара. Хәер, аның беренче яралгылары XIX йөздә яшәгән мәгърифәтчеләр иҗатында ук күзгә ташлана иде инде Бу процесс дөньяга дини-идеалистик карашның характерлы бер үзенчәлеге булган метафизиканы кысырыклау юнәлешендә бара. Шуңа күрә XX йөз башының алдынгы фикер ияләре тарафыннан якланган диалектик фикерләр татар иҗтимагый фикеренең үсешендә мөһим этап булып тора, дип әйтә алабыз
Шулай итеп, XX йөз башында татар иҗтимагыи фикерендә фәлсәфи идеяләрнең үсешә дөньяга дини-идеалистик караш хөкеменнән котылу, материалистик философия карашларын һәм фән казанышларын үзләштерү юнәлешендә яңа. кыю адым ясый Материалистик карашлар белән рәттән, тирә-юньдә барган процессларны диалектик аңлау ныклы позицияләр яулый, бу исә үз чиратында моңа хәтле хакимлек иткән метафизиканы кысырыклау белен янәшә бара Иҗтимагый аңга марксистик философиянең үтеп керүе, татар халкының алдынгы вәкилләрен Ленин идеяләренә тарту, әларны В. И. Ленинның «Материализм һәм эмпириокритицизм» кебек иҗади маркс-
измның күренекле әсәрләре белән таныштыру заманның характерлы күренешенә әйләнә.
В И. Ленин Россиянең философик фикер тарихында бай гына материалистик традицияләр булуын әйткән иде. XX йөз башы татар иҗтимагый фикерендә дә башлангычын мәгърифәтчеләр үк салган шул традицияләр белән баю процессы бара. Татар халкы тормышындагы конкрет шартларга бәйле рәвештә, карашларында кайбер чикләнгән моментлар да булуга карамастан, татарның XX йөз башындагы алдынгы фикер ияләре дөньяны фәнни аңлау юлында җитди генә уңышларга ирешәләр, халыкның алга таба рухи үсешен билгеләрлек нәтиҗәле идеяләрне алга сөрәләр. Бу — татар халкын акырынлап заманның алдынгы идеологиясенә — марксизм-ленинизм га һәм диалектик-материалистик философиягә алып киләчәк юнәлеш иде.