БАЛАЛАР ХАКЫНА
лар — изге җан, генаһсыз, эчкерсез... Бәхетебез, шатлыгыбыз — балалар, якты киләчәгебез дә, ышанычлы дәвамыбыз да — алар.
Халкыбыз, дәүләтебез, балалар сау-сәламәт, белемле, хезмәт еею- чән, намуслы, гадел, кешелекле булып үссен ечен, бетен чараларны күрә Аларга барлык ишекләр ачык, юллар киң. Туган кененнән үк аларны тудыручы тәрбияләүче аналарга да уңай шартлар булдырыла. Балаларга — ясле, бакча, мәктәп, шифаханә. Нинди һенәр алырга теләсәләр, шуңа хәзерли торган урта һәм югары уку йортлары. Һич түләүсез.
Социалистик Ватаныбыз 65 елдан артык яшәү дәверендә бик авыр хәлләр кичерде. Гражданнар сугышы, дәһшәтле ачлык, тезү чоры белән бәйләнгән авырлыклар, аннан Боек Ватан сугышы...
Рәхим, шәфкать белмәгән гитлерчы фашистларга каршы сугыш аяусыз булды. Әмма иң авыр шартларда да партия һәм дәүләтебез балаларыбызның тормышын, аларның сәламәтлеген саклау өчен мөмкин кадәр чаралар күрде.
Фронтта сугыш алып барган солдатны, бер яктан, дошман уты сагалап торса, икенче яктан, аның йөрәген тылда калган хатыннар, аналар нәни балалар язмышы кисә иде.
— Балалар! — дип аһ орды совет солдаты.
Гитлерчы илбасарлар исә, үзләре басып алган җирдә: «Сез партизаннарга ярдәм итәсез»,— дип, картларны, хатын кызларны, яшүсмер балаларны да азап лап үтерделәр. Сугышның беренче елларыннан ук фронтка китеп. Берлинга кадәр барып җиткән сугышчы буларак, миңа дошманның мең төрле мәкер, ерткычлыкларын ишетергә туры килде.
Менә җимерелеп беткән Тернополь шәһәре читендәге каберлек. Буе — егерме, аркылысы өч метрлар чамасы. Монда — болар барысы да яһүдләр, дип. куып китерелеп, шул каберлекләр янына бастырып, атып үтерелгән меңәрләгән кеше, Тернополь кешеләре. Бу каберләрне тикшергәндә, без, фронт газетасы журналистлары да катнашабыз һәм тетрәнеп күзәтәбез... Күбесе — әниләре белән бергә атып үтерелгән балалар. Унлап алар, йөзләп! Боларны күрү коточкыч иде. Сугышта кичергән дәһшәтле хәлләрнең күбесе онытылды. Онытыла бара. Ләкин бу аналар һәм балалар кабере онытылмый, юк. онытылмый. Генаһсыз нәни балалар!..
Фронт юлында аңын яртылаш югалткан бер аиа очрады миңа. Гитлерчы фа шнстлар аның өендә тукталып, вчү мәҗлесе ясаганнар. Кәеф сафа корганнар. Шау-шуга, тәмәке төтененә түзә алмыйча, яшь ярымлык нәни бала елый да елый икән.
— Акыртма балаңны, туктат! — дип кычкырган исерек фашист офицеры. Ана баланы никадәр юатса да, бала тынычланмаган. Ул арада офицер алпаи -толпам атлап килә до. ана кулыннан тартып алып, баланы стенага бәрә... Фашистлар кылга и мондый вәхшилекләр күп очрады миңа сугыш юлында.
Сугыш аяуны белми! Шулай да совет солдаты, юлында нәни бала яки балалы ана очраса, үзе нинди генә авыр хәлдә булмасын, ярдәм күрсәтми узмады. Дош
А
ман тырнагыннан азат ителгән совет балаларының хәлләрен җиңеләйтүне үзенең изге бурычы итеп санады. Балалар генаһсыз. Хәтта аларның аталары безгә каршы сугыш алып бара торган булсалар да, кешелеклелек рухында тәрбияләнгән совет сугышчысы балага ярдәм күрсәтергә ашыкты.
Менә Берлин шәһәрен алу ечен барган урам сугышларында, үземнең катнашымда булган бер эпизод. 1945 ел. 26 апрель. Берлин совет гаскәрләре тарафыннан камалган. Безнең командованиенең ультиматумына карамыйча, гитлерчы фашистлар әле һаман каршылык күрсәтә, һәр урам, һәр өй. өйнең аерым катын яулап алу өчен каты сугышлар бара. Газетага хәбәрләр җыйнар өчен без, рус һәм татар редакциясеннән тугыз кеше, Берлинга килдек. Төрле частьләрдә йөрибез. Безнең төркемдә өч язучы-журналист: шагыйрь Илья Френкель, прозаик-очеркист Александр Шаров һәм мин. Автомашинабызны арттарак калдырдык та үзебез әкренләп алга, сугыш барган урамнарга якынрак килергә тырышабыз. Хәвеф- хәтәр зур. Атышлар, шартлаулар бер минутка да тынып тормый. Без сагаеп кына атлап һаман алга барабыз. Безне барысы да кызыксындыра. Тәрәзәләренә ак флаглар эленгән җимерек өйләр. Машиналар. Машиналарга төялеп узучы совет сугышчылары. Хәрби әсирләр...
Сугышлар бара торган урамга әле өч-дүрт квартал чамасы җир бар. Шулай да без сак. Билебездә — пистолет, кулыбызда — автоматлар. Бара торгач, без, алдагы юлга план кору өчен, беразга тукталып калдык. Игътибарыбыз урамның икенче ягыннан бала арбасы тартып баручы ике кызга юнәлде. Берсе алсу йөзле, сап- сары чәчле, икенчесе кара чәчле. Алга, сугыш бара торган кварталларга таба атлыйлар. Кемнәр алар? Шундый мәхшәрдә ут бураны уйнаган сәгатьләрдә кая баралар? Без. җавап эзләгәндәй, бер-беребезгә карашабыз. Безнең кызыксынуны аңлаган һәм безгә җавап бирергә теләгәндәй, кызлар, коляскаларын калдырып, кызу-кызу атлап каршыбызга килеп бастылар. Кара чәчлесе кыю гына сөйли дә башлады:
— Гафу итегез, иптәш офицерлар!.. Минем, дөресрәге безнең, сезгә бик зур үтенечебез бар.
— Сез кем буласыз соң? — диде аңа бик җитди караш ташлап майор Френ-
— Мин — рус кызы, дөресрәге, Украинадан куып китерелгән кыз, украинка. Исемем — Люба. Ә бу иптәш кызым, немец кызы — һерма... Биредән бер квартал ярым гына алда балалар шифаханәсе бар. Анда менә бу иптәш кызымның бер яшьлек баласы калган. Бер атна инде бара алганы юк. Сугыш чөнки. Ул йортка бомба төшкән дип тә сөйләделәр...
— Без ничек ярдәм итә алабыз соң сезгә? — дидем мин.
— Сез. бары тик сез генә ярдәм итә аласыз... Үтенеп сорыйм, иптәш майорлар! — диде Люба өзгәләнеп.
— Бомба төшеп, йорт җимерелгән икән...
— Бу әле кеше сүзе генә, бәлки, балалар исәндер...
Без бер-беребезгә карашып куйдык.
— Барыйк! — диде Шаров.
Мин дә инде шул фикергә килгән идем. Каты сугыш барган чагында, бала язмышы беләк бәйләнгән фаҗигале вакыйга, безнең газета өчен дә гыйбрәтле иде. Шуңа күрә артык уйланып тормастан:
— Әйдәгез, киттек,— дидем.
Ун-унбиш минут вакыт үттеме-юкмы, без инде Люба күрсәткән урам почмагына якынлашып килә идек. Берничә метр җир кала, Люба, коляска тартып килә торган иптәш кызын да, безне дә артта калдырып, алга ыргылды һәм почмакка җитү белән, башын уңга-сулга сузгалап алды да:
— Исән! Йорт исән! — дип кычкырып ук җибәрде.
Шуны ишетүгә, Һерма йөгереп барып, Любаны кочаклап, аркасыннан сөеп куйды. Берничә минуттан соң ук без бакча эченә салынган бер катлы гаҗәеп матур йортка, балалар шифаханәсенә якынлаштык. Алда, безнең килгәнне күреп ишегалдына чыккан ап-ак чәчле, сөйкемле генә карт доктор, өсләренә шулай ук ак халатлар кигән утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге ике сестра басып тора иде.
Агарган йөзләреннән сизәргә мөмкин: алар, безне күреп, гаҗәпләнеп, куркып калганнар. Курыкмыйча. Коточкыч сугыш бара, бетен шәһәр тетрәнә Кичә, якн бүген иртән сугыш шушы өйләр тирәсеннән узган булырга тиеш, һәм менә без... Люба да, һерма да аларга таныш, баланы алып китү нияте белән килгәннәрен дә беләләрдер, мөгаен... Люба. килеп җнтәр-җитмәс үк, безнең кемнәр икәнебезне әйтеп, курыкмагыз, дисә дә, алар бик ышанып бетмәделәр кебек. ф
Без йортка керергә рөхсәт белән бергә үк, анда кораллы фашист солдатлары юктыр бит, дигән сорау да куйдык. Әгәр була калсалар, хәл күңелсез төс алачак г дигән кисәтү ясауны да кирәк таптык. Сестраларның берсе йөгерә атлый барып, £ ишекне ачты. х
— Юк, юк! Рәхим итегез! — диде. а.
Без өй эченә юнәлдек. Шулай да автоматларыбызның һәр очракка әзер булу- ч ын тикшерергә дә онытмадык. Карт доктор бездән шикләнгән сыман кызу кызу ц атлап өйгә, балалпр янына узды. Ул өлкәнрәк яшьтәге балаларга мөрәҗәгать л итеп:
— Балалар, борчылмагыз, безгә кунаклар килде, алар сезгә тимәячәкләр! —
диде. Үз сүзләренә ышаныр-ышанмас безгә карады. Аның күзләре яна, иреннәре < калтырыйлар иде. Сәбәбе ачык: карт доктор гитлерчы фашист солдатларының “ аналар һәм балаларга да нинди рәхимсезлекләр кылганын яхшы белә. Докторның ? куркуы урынсыз икәнен аңлатырга теләгәндәй, Илья Френкель балаларга ачык 3 йөз белән немецчә мөрәҗәгать итте: =
— Хәерле көн, балалар! <
Балалар башларын күтәреп Френкельгә, Шаров беләк миңа карадылар. Мин J дә, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына ишарәләп, елмаеп, йомшак кына итеп: ь.
— Кояшлы кон белән котлыйм, балалар! — дип өстәдем.
— Рәхмәт сезгә, офицер әфәнделәр!—дип җавап кайтарды сестраларның берсе.
һерма да, койкадан койкага йөреп, кидер сөйли, балаларны юата, тынычлан дыра иде. Ә Люба?! Үрелеп, түр бүлмәгә карадым. Бер яшьлек баланы күтәргән дә кысып-кысып сөя, үбә, елый, көлә. Без инде күптән үк сизенгән идек: бала һерманыкы түгел, Любаның үз баласы. Тик ни өчен яшерә ул аны?!
Баланы алуга ярты сәгать чамасы вакыт үттеме юкмы — без инде бакчада, доктор һәм сестралар, аларга ияреп чыккан сигез-ун яшьтәге балалар белән күп тенге танышларча сөйләшеп тора идек. Доктор да, сестралар да балаларга карата безнең яхшы мөнәсәбәтебез өчен кат-кат рәхмәт белдерәләр, безгә бәхетле тор мыш телиләр. Сестраларның берсе
— Хөрмәтле офицерлар, балалар шифаханәсенә сезнең солдатлар кереп бор чымасын, балаларны шикләндермәсеннәр өчен, бу йорт тикшерелде инде, дигән язу бирә алмассызмы? — дип сорады.
Без бер-беребез белән сөйләшеп алдык.
Бу урам һәм якын-тирә урамнар — безнең гаскәрләр кулында. Андагы бала ларның тынычлыгын саклау да — безнең бурычыбыз, намусыбыз түгелмени? Шу лай уйлашып килештек тә: «Биредә балалар шифаханәсе, йортны без тикшереп чыктык, безнең адресыбыз — Полевая почта — 48828 — А«, дигән язу калдырдык.
Саубуллашып, киң юлдан урамга чыгып барабыз. Люба белән һерма коляс када яткан мөлаем Йөзле яшь баланы тартып, шат күңел белән алдан атлыйлар. Безне ике сестра озата бара. Сүзебез. Гитлер Германиясенең яшәү көннәре бетеп, яңа тормыш башланачагы, Гете, Гейне Германиясенең яңадан кайтачагы турында Сестраларның берсе, башкаларга сиздермәскә тырышып, минем арткарак калу ымны үтенде һәм әкрен генә:
— Әйтегез әле. сезнең иптәшләрегез яһүдиләрме? — дип сорады.
— ӘЙе,— мин әйтәм,— икесе дә яһүдиләр. Ләкин алар руслар, украинлылар, казах һәм башка милләтләр кебек үк чын совет кешеләре. Бездә барлык халык лар да үзара тату яшиләр Фашистлар гына, немецлар — югары раса, дип, совет халкын, аеруча яһүдиләрне кырып бетерү сәясәте алып бара.
Гитлер — әшәке расачы, немец халкы үзе дә яратмый Гитлериы.— Сестра
миңа ялт итеп карап алды да, бераз елмая тешеп:—Сез, мөгаен, рус кешесе дер? — диде.
__ Мин — совет кешесе,— дидем.— Ә милләтем — татар, татар кешесе мин.
Күрәм, сестрам бөтенләй өнсез калды. Монда «татар» сүзе дә хәтәр яңгырый икән.
Бераз вакыттан сестрам нормаль хәлгә килеп:
— Шулай шул, совет кешеләре — гаҗәеп кешеләр. Руслар, татарлар, яһүдиләр... үзара тату, дус яшиләр. Бик яхшы бу. Я, дас ис гут, зер гут!.. Балаларга да рәхәт! — диде.
Без җылы исәнләшеп, аерылыштык.
Люба турында, кыска гына әйткәндә, белгәнебез шул булды: балалар шифаханәсеннән без алышып биргән нәни бала чыннан да аныкы икән. Әтисе дә Мишель (Михайло) — украин егете икән. Алар Берлинга Советлар Союзыннан куып китерелеп, аерым хуҗаларга бирелгәннәр. Ярым кол хәлендә яшәгәндә, егет белән кызда кайнар мәхәббәт башлана. Мең газаплар эчендә дөньяга килгән баланы исә кыю һәм кешелекле немец дуслары үлемнән коткарып калган. Шушы хәлләргә төшкән нарасый...
Берлин өчен барган алдагы бәрелешләрнең берсендә мин каты яраландым. Госпиталь. Нечкә һәм катлаулы операция көтеп ятам. Үткәндә кичергәннәр арасыннан күңелне яктыртырдай, җанны тынычландырырдай хатирәләр эзлим. Табам. Ул да булса — балалар. Туган илдә безне, әтиләрен, абыйларын, Бөек Җиңүне зарыгып көтүче балаларыбыз һәм Совет Армиясе коткарып калган башка илләрнең мең-миллионнарча балалары...
Ул хис мине хәзер дә, шатландырып, канатландырып тора. Балалар — дөньяның киләчәге. Шунлыктан прогрессив кешелек барыннан да бигрәк балалар мәнфәгате. алда яшәячәк буын язмышы турында кайгырта. Дөнья шуңа күрә Тынычлык өчен өзлексез көрәш алып бара. Бу изге көрәшнең иң алгы сафында, әйдәүче булып, безнең ил атлый. Балалар хакына, киләчәк хакына... Җәйнең беренче аендагы иң беренче көн дә Халыкара балаларны яклау көне итеп аерып билгеләнә.