Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА АВЫЛ ҖЫРЧЫСЫ


Татар совет әдәбияты үсешенә шактый өлеш керткән, әсәрләре укучылар тарафыннан бүген дә яратып укыла торган язучылар арасында прозаик һәм журналист Гариф Галиев тә бар. 20 нче елларда ук матбугатка килгән бу язучының иҗаты нигездә авыл, крестьян тормышы белән бәйләнгән. Авыл тормышыннан башка Г. Галиев иҗатын күз алдына да китерү мөмкин түгел. Татар авылының үзенчәлеген, халык рухын, табигатен якыннан хис итүче, аңлаучы язучыларыбыэның берсе ул.
Язучының иҗади эшчәнлеге, гадәттә, аның тормыш юлыннан аерылгысыз була. Бу Гариф Галиев өчен дә характерлы. Бер әсәрендә: «Мин гомеремне Татарстан районнарында, колхоз басуларында үткәрдем»,— дип юкка гына әйтмәген күрәсең ул_. Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда Азнакай районы Урманай авылында туган. Ул Бәй- рәкә мәдрәсәсендә укый, аннары Бөгелмә шәһәрендә семинария тәмамлап, үзе дә укытучы булып китә. Яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, халык иҗатына игътибар бирә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, авыл тормышындагы яңалыклар турында газеталарга хәбәрләр язып тора. «1923 елның көзеннән мин «Крестьян газетасы»на языша башладым һәм бу хәбәрчелек эшемне 1925 елның җәенә кадәр дәвам иттердем»,— ди ул үзенең истәлекләрендә. Әйе, гади авыл хәбәрчесеннән сәләтле язучы һәм журналист үсеп чыга. Башта ул Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасында эшли. 1930 нчы елдан инде ул — республикабызның «Колхоз газетасы» редакциясендә җаваплы секретарь, аннары — «Колхоз брига-диры» журналында җаваплы секретарь. Күрәсез, Г Галиевнең бөтен эшчәнлеге авыл хуҗалыгыннан^ аерылгысыз, һәм бу аның иҗатына да уңай йогынты ясый Авыл хуҗалыгына караган басмаларда булсын, «Социалистик ТатарстаниныН махсус хәбәрчесе булып эшләгән вакытларында булсын, Г. Галиевнең колхоз авылы үзгәрүен, яңа кешеләр үсүен чагылдырган хикәяләре һәм әдәби очерклары дөньяга чыгып торды. Без инде ул чакта ук аның бу активлыгын, саф халык теле белән язылган матур парчаларын күреп соклана торган идек. Г. Галиевне Язучылар союзы 1939 елны үз сафына кабул итә. Союзга член булып керергә аңа Муса Җәлил рекомендация бирә. «Ул җанлы тормышны күрә белә, шуннан иң кирәклесен, халык тормышының сулышын якыннан тоеп тасвирлый белә».— дип бәя биргән Муса Җәлил үзенең язма рекомеидаци ясендә.
Боек Ватан сугышы елларында Гариф Галиев — солдат, фронт газетасы эшчесе. Башта ул Мәскәүдә чыга торган «Кызыл сугышчы» исемле татар газетасында хезмәт итә, аннары 1 Белоруссия фронтында чыга торган «Кызыл Армия» газетасына җаваплы секретарь итеп җибәрелә. Бу газетада ул И. Гази, Г Кутуй кебек күренекле әдипләр белен бергә эшли, күпләгән очерк һәм хикәяләрендә совет кешеләренең батырлыгын, явыз дошманны җиңәчәгебезгә ышану хисләрен дулкынланып сурәтли Г. Галиев боек җиңү коннәрен фронтовик язучы буларак каршы алды. ВКП(б) сафына да ул СУГЫШ елларында кабул ителде Фронттагы батыр хезмәтләре эчен ул Кызыл
Йолдыз ордены һәм «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «1941 — 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнде. Совет әдәбияты өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен «Почет билгесе» орденына лаек булды.
Хөрмәтле язучы һәм журналистыбыз Гариф Галиевкә хәзер инде сиксән яшь тулды, шушы гомернең илле җиде елы әдәбият мәйданында, мәшәкатьле журналист юлларында үткән. Ләкин язучы хәзер дә безнең сафта, аның каләме кулыннан төшми. ул яңа хикәяләр белән укучыларны шатландырып тора. Үткән ел басылып чыккан «Истә, һаман да истә» дигән хикәясен генә алыйк. («Казан утлары», № 12, 1982 ел). Монда Г. Галиевкә хас табигый тасвир, күңел сафлыгы, олы җанлы авыл кешеләренең образлары, үзенчәлекле характерлар. Ак күңелле, чибәр кыз Гөлсем— чын мәгънәсендә шигъри образ. Гомумән, Г. Галиев хикәяләре гади авыл карчыклары, олы җанлы хатын-кыз образларына бик бай.
1980 елда Г Галиевнең «Җир турында җыр» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Китапның исеме үк уйга калдыра һәм авторның нинди җырчы икәнлегенә бик мәгънәле итеп ишарә ясый. Җир турында җырлый, уйлана, изге җиребезнең кадерен, кыйммәтен онытмаска өнди автор Менә шушы җыентыгы кебек Г Галиевнең злекке елларда дөнья күргән китаплары да асылда бер тойгы, бер теләк белән сугарылганнар караңгылык, фәкыйрьлек эчендә газапланып яшәгән крестьяннар, җир кешеләре Бөек Октябрь кояшының якты нурлары астында яңадан тудылар, ирекле, бәхетле тормыш төзүгә ирештеләр. Колхозлашкан яңа авылда яңа кешеләр, социализм байрагын югары күтәргән яңа буыннар җитлекте, һәм алар да олы юлдан баралар
Г Галиевнең басылып чыккан 42 китабына тупланган хикәя Һәм очерклары язучының иҗади активлыгын бик ачык күз алдына китерәләр. Аларда 212 хикәя, 320 очерк, балалар өчен йөздән артык кыска хикәя тупланган. Әле тагын, колхоз- совхоз сәхнәләрендә уннан артык кечкенә пьесалары уйналган. «Хаттан башланды» пьесасы Мәскәүдә русча басылган һәм 1956 елда немец теленә тәрҗемә ителгән.
Г Галиев иҗаты турында язган иптәшләр аны: яңа авыл, колхоз тормышы җырчысы, аның әсәрләре — колхозлашу тарихының бер көзгесе, дип атыйлар. Чынлап та шулай Бу гомуми бәя аның 20—40 нчы еллардагы хикәяләренә дә. сугыштан соңгы бик күп очерк һәм хикәяләренә дә туры килә.
Шушы уңайдан бер искәрмә дә ясап үтәсе килә. Очерк һәм публицистика өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган Г Галиев кебек язучыларның стилендә еш кына публицистик алым, хәл-әхвәлләрне сөйләп бирү белән мавыгу сизелгәли. Ә бу исә кайчак образларның психологик тирәнлеген ачуга тискәре йогынты ясый. Г. Галиевнең кайбер хикәяләре дә моннан азат түгел. Бу бигрәк тә элегрәк язылган әсәрләрдә сизелә Әмма тел байлыгы, халыкчан сурәт, тәгъбирләр, сәнгатьчә гадилек кебек уңай сыйфатлары әлеге йомшаклыкны еш кына «күмеп тә» китәләр.
Гомумән, Г Галиев безнең әдәбиятта хикәя һәм очерк остасы булып танылды Ф Әмирхан. Г Ибраһимов, Ш. Камал. К. Нәҗми, И. Гази, Г Баширов, Ф. Хөсни кебек хикәя осталарының матур традициясенә Г. Галиев исеме дә бик табигый рәвештә килеп тоташа.
Г Галиев мәктәп балалары, пионерлар өчен бик матур, гаять эчтәлекле, киң мәгънәле, мавыктыргыч әсәрләр иҗат итте. Аның 1982 елда дөнья күргән китабы да балаларга адресланган һәм «Без авылныкылар» дип атала. Язучы балалар дөньясын, алар яшәгән тирәлекне үткен күз белән күрә белә, бала психологиясенең, үсмерләрнең матур омтылышларын тирәнтен аңлап сурәтли.
Аның бу җыентыгына кергән «Штурвал безнең кулда», «Курайлы елга», «Борчаклар борчылалар» «Аю агачлар белән сөйләшә», «Кошлар җыелышы». «Безйёң Сафуаныбыз». «Почтальон кызы», «Сине эзлим», «Чын хуҗа» хикәяләре, минемчё; балалар әдәбияты хәзинәсенә керәчәкләр
Сиксән яшь тулган көннәрендә язучының хисләр белән януы, каләменең көче кимемәве безне сокландыра! Совет әдәбияты һәм сәнгате аһдында яңа бурычлар торганда, барыбыз да яңа үсеш дәрте белән янып яшәгәндә без Гариф Галиевкә иҗади уңышлар телибез!