СЕБЕР БЕЛӘН ПАРИЖ АРАСЫ
КПССның XX VI съездында «1981—1985 елларга һәм 1990 елга кадәрге чорга СССРның экономик һәм социаль үсешенең тап юнәлешләре» расланды. Анда әйтелгәнчә, унберенче бишьеллыкта газ чыгаруны тизләтү иң мөһим бурычлардан санала Билгеле булганча. РСФСРдагы газ чыганакларының иң әһәмиятлесе — Көнбатыш Себердәге ятмалар
Шул байлыкны, җир астыннан чыгарып, халык хуҗалыгын үстерүгә бирү унберенче һәм уникенче бишьеллыкларның төп бурычларыннан берсенә әверелде. Моның өчен югары дәрәҗәдәге автоматлаштырылган һәм файдалану өчен ышанычлы булган куәтле магистраль газүткәргечләр төзелә.
Уренгой — Помары — Ужгород экспорт газүткәргече төзелеше шундыйларның берсе. Ул Көнбатыш Себердән Европага кадәр сузылачак. Көнбатыш. Европа илләре Советлар Союзы белән ике арада төзелгән •I аз—торбалар» контракты нигезендә Уренгой газын 1984 елда алачаклар. Түбәндә урнаштырылган очерк шушы магистраль экспорт газүткәргечен салуда катнашучы Татарстан төзүчеләре турында
Илсур егетләре
ичәдә кузгалабыз? — дип сораулы караш ташлады шофер егет, ишектән керә-керүгә.— Тышта тагын яңгыр...
Илсур Шәйхетдинов дәшмәде, өстәл өстендәге блокнотларының берсен алып, аның соңгы битләренә нидер язып куйды да урыныннан кузгалды, чөйдәге фуражкасына үрелде.
— Путевканы — Казангамы? — Шофер кабатлап сорады.
— Кирәкми. Мине станциягә генә илтеп куярсың. Поезд белән китәм.
• Мондый чакта юньле хужа этен дә урамга чыгармыйдыр».— дип, мыгырданырга яратса да. үзенең начальни
-н
гын — технологик агым җитәкчесе Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гарәфневич Шәйхетдиновны тәүлекнең теләсә кайсы минутында теләсә кая илтеп җиткерергә риза. Әгәр «әйдә» дисә, бүген дә карышмас иде. Исең киткән Арча — Казан, ике-өч сәгатьлек юл. Әмма начальнигы: «Вокзалга!» — диде.
Була бит кешенең ялгыз гына калырга теләгән минутлары. була .. Ул бушрак күренгән вагонга кереп утырды. Аның гаиләсе: яраткан хатыны, үсеп җиткән балалары — Марат белән Гөлчәчәге Казанда яши. Кайткан саен сагынып кайта сың.
Кызык бу дөнья: тормыш юлыннан алга барып кына була, кире кайту юк. Үткәннәрне искә төшерергә генә мөмкин. ♦
...Илсур армиядән кайткач, аны «Татнефтепроводстрой* трестының 3 нче төзү- , монтаж идарәсенә чүкечче итеп алганнар иде. Кадрлар бүлегендә саклана торган u бланкка аның тормыш юлы турындагы саран гына мәгълүматлар теркәлде: Биек- тау районының Мүлмә авылында 1936 елда туган, аннары Арча районындагы Орнашка күчкәннәр; сигез балалы гаиләнең башлыгы — укытучы. Илсур — иң = олы бала. Арча педучилищесын тәмамлаган. Механизатор һөнәренә һәвәслеге бар- < лыгын белеп, бераздан тракторга утырттылар. Махсус курска да җибәреп кайтар- с дылар. Шуннан соң ул торба салу колоннасының бригадиры булды. Бу хәл мои- z нан егерме өч еллар элек иде.
Ул чакта Илсур бу хезмәтнең нинди авыр сынаулар алып киләчәген уйламаган “ иде. Аңа дан китерәчәге исә башына да кереп чыкмады. Дан өчен эшләми бит кеше.
Торба салучының хезмәт юлы бик гади ысул белән, чакрым санына карап ° үлчәнә. Чакрымнары исә тигез җирдән генә үтми, биек-биек таулар, төпсез саз- ♦ л ы к лар. киң елгалар, калын урманнар, тирән чокырлар да очрый аңа. Өстәвенә, а җнр астыннан үтә торган бу торбаларны геометрия китабындагы сызыклар кебек ° турыга гына да салып булмый. Аларны сыек тал чыбыгы кебек теләсә кайсы якка бөгә дә алмыйсың. Шуңа күрә нокталар барлыкка килә. Берсеннән икенчесенә ту- " рыга, иң иң кыска юлдан үтәргә кирәк. Аннан тагын борылыш. Тагын яңа нокта. п Торба салучының хезмәт юлы да энә шундый нокталардан җыела сыман.
Себер нефтен һәм газын үзләштерүчеләрнең меңләгән армиясе сафына ул үзе 3 теләп кушылды. Бу вакытта инде ул чорнап җир куенына торба салу эшенең неч- j кәлекләренә тәмам төшенгән колонна башлыгы иде. Себер нәкъ шундый кыюлар- ® ны, романтик рухлыларны таләп итте. Чөнки илебезнең бу районнарында әлегәчо файдаланылмый яткан җир асты байлыкларын, бигрәк тә нефтьне һәм газны күп “ ләп чыгара башлау вакыты җитте. Атаклы нефтьчеләр, төзүчеләр, бораулаучылар х һәм газ чыгару осталары Себер киңлекләре куеныннан алып биргән байлыкны Z арзанлы ысул белән озату өчен куәтле нефть һәм газүткәргечләр корырга, җыю -у һәм компрессор станцияләре, эшкәртү заводлары төзергә тиеш иде. Мондагы газ чыганаклары чит илләрне дә кызыксындыра башлагач, бу хезмәтнең әһәмияте тагын да арта төште.
Себердәге «кара алтын* һәм зәңгәр ягулык өчен барган хәлиткеч көрәшнең елъязмасына Татарстан егетләренең дә. шул исәптән Илсур Шойхетдиновның да исеме теркәлеп бара. Газета-журнал битләреннән аның тулы көләч йөзе балкый. Алар колоннасы сузган торбалар башта Әлмәт белән Горький шәһәрен тоташтырган ндс. Хәзер инде Шәим Томәи-Әлмәт трассасында дч ничә еллардан бирле шаулап нефть ага. Миңлебай - Казан арасындагы этан үткәргеч торба республикабызның зур химиясен алга җибәрүдә нык этәргеч булды. Түбән Кама һәм Брежнев шәһәрләре, андагы куәтле нефть химиясе комбинаты. «КамАЗ* автогиганты, Зәй ГРЭСы -- һәммәсенә нефть һәм газ кирәк иде. һәм алар кыйммәтле чимал белән вакытында тәэмин ителде.
Зур бүләкнең беренчесен - Ленин орденын Илсур Шәйхетдииов Шәим Тем-м* нефть үткәргечен нормада каралган вакытны ике тапкыр кыскартып сафка бас тырганы өчен алган иде. һәм менә тагын яңа Указ: «Төмән өлкәсенең төньяк районнарында Урал Идел буе Үзәк газүткәргечен төзү вакытында ирешкән уңыш лары өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1976 ел. 20 февраль Указы нигезендә «Татнефтепроиодстрой* трестының механикалаштырылган колонна бригадиры Илсур Гарәфи улы ШөЙхетдинөнка Социалистик Хезмәт Герое дигән исем бирелә, яңа Ленин ордены. «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырыла...*
Указ чыккан көнне Илсур Татарстаннан еракта иде. Ял иткән җиреннән кош тай очып Казанга кайтып төште. Хатыны, бала чагалары әтилореи сый әзерләп
көтег торганнар. Икенче көнне иртән үк Илсур колоннасына, коллективына ашыкты. Аның егетләре бу көннәрдә Төмән өлкәсендә Нижневартовск — Курган — Куйбышев трассасын салалар иде. Бу юлы алар 66 километрны үтәргә тиешләр. Шуның иң авыр өлешен — 26 километрын май аенда. Себер язының актарыла башлаган вакытына кадәр төгәлләргә кирәк. Ничек икән хәлләре? Илсурның уенда — шул гына.
Илсур самолетта Көнбатыш Себер тайгасы өстеннән оча. Күзләре — җир өстен күзәтә. Әнә шундагы бер төбәккә кайчандыр алар вертолетка төянеп күчеп килделәр. Яннарында яшь балалары да бар. Вертолет җиргә төшеп утыру белән, ашыгып төзү материаллары бушата башладылар. Аяктан егардай көчле җил исә. Хатыны юрганга төрелгән яшь баласын кар өстенә куя да. йорт әйберләрен алу өчен вертолетка кире менә. Баскычтан борылып караса, җил кар өстендәге баланы тәгәрәтеп алып китеп бара.
— Илсу-у-у-р!
Илсур бала артыннан чаба, җилне куып җитеп, төргәкне күтәреп ала. Үзе көлә: «Шулай чыныксын Себер табигатенә!» — дип, Даниясен үрти. Хатыны килеп аны битәрли башлый: «Синең арттан йөреп, баланы харап итә яздым инде!» —ди.
Соңгы елларда гына Илсур Шәйхетдинов гаиләсе Казанга төпләнде, аларга бөтен уңайлыклары булган зур квартира бирделәр. Дания шунда эшкә дә урнашты. Карда тәгәрәгән Марат — хәзер төзелеш инженерлары институтында, Гөлчәчәк техникумда укый.
Аталары Илсур — үз юлында, үзе хәтәр, үзе мавыктыргыч юлда ул. Берчак шулай сазлыкка килеп төртелделәр. Киңлеге биш йөз метрлап бар. Торбаларны шуның аша сузарга кирәк иде.
— Торбаларны коры җирдә ябыштырып, чорнарга, сазлыкка шудырып кертергә уйладык,— дип сөйли Илсур. Агач киртәләр тезеп, сазлыкка өслек ясадык. Төнлә коеп яңгыр яуды. Иртән карасак, өслек бүрәнәләребез йөзеп йөриләр. Нишләргә? Киртәләрне җыю өчен муеннан суга керергә кирәк. Моңарчы бернинди кыенлык алдында да югалып калмаган егетләрнең дә каушар чагы бар икән! Мин «суга кереп эшләргә кирәк булыр», дигәч, шикләнә калдылар. Сазлык бәлки, ул төпсездер, төбе булса да, суырадыр. Карашлары: «Башта үзең кереп күрсәт» дип әйтәдер кебек. Башлап үземә эшләп күрсәтергә туры килде шул. Киртәләрне яңадан бастырдык, яңадан тездек. Бу участокта да торбалар салу тоткарланмады. Безнең эш шундый инде: урын уңайсыз, дип, уратып үтеп булмый. Торбаларны гел турыга сузарга кирәк.
Илсурның үз тормыш юлы да әнә шул торбалар кебек, читкә тайпылмыйча, гел турыдан, гел алга бара.
Менә тагын яңа магистраль. Чакрымнарга сузылган лычкылдап торган сазлык. Ялгыш атладыңмы, чумасың. Трасса үз юлында Обь һәм Иртыш елгаларын да аркылы кичеп үтә. Әлегә кадәр кырыс Себернең төрле җирен — тайгасын да, күл- ләрен-елгаларын да, сазлык-баткагын да күрделәр. Тик мондыйны...
Илсур Гарәфиевич егетләрне яңа трасса үтәчәк урынга алып чыкты. Җитәкче аһ-зар ишетергә әзерләнеп торган иде дә. егетләрнең әллә ни исе китмәде. Үз көчләренә ышану идеме бу, әллә алдагы бурычның бөтен катлаулылыгын тоеп җиткермәү булдымы — әйтүе кыен. Шулай да яңа имтиханның җиңел түгеллеген һәр- кайсы төшенде. Егетләрнең мондый чакта һәрнәрсәне уен-көлкегә бора торган гадәтләре барлыгын белә иде начальник. Алай*җиңелрәк.
Барлык трассаны унике айда файдалануга тапшырырга! Норма буенча 36 ай каралган. Елның өченче кварталында өлгертү өчен, һәр колоннадан, һәр торбачыдан эш темпын өчләтә арттыру таләп ителә. Ә ничек итеп? Бусын инде үзең уйла, үзең тап. Технологик агым начальнигы буларак, Илсурга аеруча җитди эз-ләнергә туры килә. Элек торбаларны траншея төбенә ныгытканда тимер-бетон батырмадан файдаланалар иде. Бу бик кыйммәткә төшә. Ә хәзер тиз дә, арзан да кирәк. Унынчы бишьеллык бурычлары торба салучылардан эчке резервлар табуны таләп итә. Себер газы Көнбатыш Европа илләренә дә — Франция, ГФРга кадәр барып җитәргә тиеш, дигән сүзләр дә йөри...
Егетләргә социалистик ярыш ярдәмгә килде. Шәйхетднновныкылар ярыша беләләр инде! Алар газүткәргеч салуда катнашучы барлык арадаш оешмаларны • Эшче эстафетасы» дигән комплекслы ярышка кушылырга чакырдылар. Мөрәҗәгатьне һәркайда күтәреп алдылар.
Илсурныкылар, эшне вакытында үтәп чыгу өчен, ике сменага бүленделәр, кайчак өченче сменада эшләүдән дә баш тартмадылар. Субподрядчылар да моны хуп ♦ күрде. Тәүлек дәвамында башкарылган эш күләме сизелерлек артты: торба тоташ- 3 тыручылар бригадасы да нормадагы 500—600 метр урынына 1000 метр ялгый < башладылар. Җир казучыларның да, чорнап торба салучыларның да темпы үсә < барды. s
Илсур егетләре эштәге алымнарны гел яңартып, камилләштереп торалар. Соң- - гы вакытта алар торба салганда тимер-бетон батырмалардан баш тартырга уйла- < дылар. «Алмашка нәрсә тәкъдим итәсез?»—дип сорадылар алардан. «Анкерлар _ кулланырга, ягъни бастырыклау ысулыннан файдаланырга кирәк».— диделәр. Бу. 5 әлбәттә, бөтенләй яңа эш иде. Тиз генә өйрәнеп тә. күнегеп тә китә алмадылар. 5 Көнгә нибары 15—20 анкер бораулап керттеләр. Мондый акрын темп белән эшләгәндә. барлык сроклар чәлпәрәмә киләчәк иде. Өйрәнеп җиткәч, югалган вакыт Z ны куып үтәрбез, дип чын күңелдән ышанды Илсур һәм хезмәтне төгәл оешты- ы рырга тырышты.
Ул ялгышмады. Яңалыкны үзләштерү оешкан төстә барды. Бастырыклау про- “ цессы өч этапка бүленә. Анкерларны җыю һәм трассага китерү белән Хезмәт Кы- ® зыл Байрагы ордены кавалеры Г. Весчастнов җитәкчелек итте. Ул, пенсия яшендә 1 булуына карамастан, тагын корыч магистральләр коруны ташлый алмый иде әле. ге Бу бригада составында Илсурның Совет Армиясе сафыннан кайткан иң кече энесе Азат та бар иде. Шулай итеп Шәйхетдиновлар трассада абыйлыэнеле дүртәү бул- -5 дылар.
Икенче һәм өченче этапларда, анкерны җиргә бораулап кертеп торбаларны Z бастырыклап куюда Илсурның тагын бер энесе — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены <_> кавалеры Зөфәр хезмәттәшләре Р. Гыйсмаев. Шамил һәм Әбүзәр Җамалисвлар ® белән аеруча дәртләнеп эшләделәр. Бастырыклар 10—11 тонна авырлыгындагы торбаларны, өскә калкып чыкмаслык итеп, траншея төбенә беркетеп торырга тиеш. п ■Татарстанның торба салу осталары уйлап тапкан камил эш алымнары һәр * трассада файдаланыла.
Пермь — Казан — Горький газүткәргечендә Илсур Шәйхетдинов җитәкләгән ? агым коллективы 116 километр торба сузды. Аннан Томан газы илебезнең үзәк районнарына килә башлады. Шул елдагы «Молння»ләрнең берсендә шундый юллар бар: «Технологик агым коллективлары арасында беренче урынны И. Шәйхетди нов җитәкчелегендәге комплекслы технологик агым коллективы яулады. Алар Илеть елгасы култыгында үткәргеч торбаларны салуда яңа технология — шлюз аша йөздерү алымы кулландылар...»
Торбаларны сазлык төбендә тотып торучы, кыйммәтле тимер-бетон батырмалардай баш тартып, анкерлар белән бастырыклау ысулына күчү хезмәт чыгымна рын 2.7 тапкыр киметергә мөмкинлек биоде.
Хәер, бер Шәйхетдннопныкылар гына түгел, торба салучыларның һәр коллек типы хезмәткә иҗади мөнәсәбәттә тора, мөгаен, шуңадыр — аларның һәр чакры мын уңыш бизи бара.
Уренгой урамы
Тугандаш Мари республикасының Звенигово шәһәренә килгәч, »Су астында эшләүчеләр кайда яши?» — дип кемнән генә сорасаң да. төгәл юнәлеп' күрсәтерләр. Иделгә таба ишарә ясарлар. «Шәһәрчек» бер катлы такта йортлардан тора. Төгәл тәртип белән төзелгән бердәнбер урам. Кырый йортка «Уренгой урамы» дип язып куелган. Беренче йорт — кафе. Каршыда — контора. Безне су асты техник ашләр идарәсе начальнигы Владимир Пелипенко каршылады.
— Тиздән Уренгой — Помары — Ужгород экспорт газүткәргеченең шушы тө
латырга тырыша.
— Траншея казып, торба салу җир өстендә дә катлаулы эшләрдән санала. Шулай да монда ялгыш җибәрсәң, үз күзең белән күреп торасың, тиз арада төзәтергә була. Әлеге юан торбаларны су астына төшерүнең ни дәрәҗәдә четерекле икәнен аңлатып та булмый. Монда ялгышырга һич ярамый, бик зур төгәллек кирәк. Су төбендәге траншеяга урнаштырганда, торба салучыдан аеруча ипләп эш итү сорала. Без шул имтихан алдында торабыз. Өч көннән траншеялар әзер булачак. Елга төбеннән 700 мең кубометрлап балчык алынды...
Владимир Георгиевич сөйләвеннән туктады да елга төбен күрсәткән картага
килеп төртелдек. Бу кыска гына араны үтү өчен тагын да куәтлерәк икенче земснарядны да шунда юнәлтергә туры килде. Су төбендәге траншеяның тирәнлеге урыны белән 4—12 метрга җиткереп казыла. Ә биредә суның тирәнлеге дә 20 метр
Елга кичү ничек кенә катлаулы булмасын, 4 нче су асты техник эшләр идарәсе коллективы аны уңышлы башкарып чыгачагына алдан ук ышанган иде. Чөнки, елга төбенә торба төшерүнең бөтен технологиясе җентекләп өйрәнелгән. Бу җаваплы бурыч иң оста егетләргә йөкләнгән. Шулай да эшкә турыдан-туры катна
мәтләре төсмерләргә була. Коллектив Иделне рекордлы срокта үтәргә җыена. Аның аша салыначак торбалар (су төбенә салына торган торбаларны дюкер дип йөртәләр) озын итеп әзерләнгәннәр. Ком өстенә аларны суга таба тартырга уңай итеп җайлап урнаштырганнар. Югарыдан караганда, алар пенал эчендәге карандашларны хәтерләтәләр. Һәр бәйләмдәге торба такта белән тышланган, аларга берничә метр саен чуен кыршау кидерелгән. Шунсыз ул елга төбендә ятмаячак,
ның эше аеруча җаваплы булган. Торба ятачак траншеяның тирәнлеге, турылыгы, ныклыгы алар осталыгына бәйле. Водолазлар станциясе старшинасы Фәргать Шайдуллин да, торба салу механизмы машинисты, дюкерны яр буенда суга төшерү ечен әзерләүчеләр бригадиры В. Чернявский да, бульдозерчы-машинист А. Сорокин да, торбаларны эретеп ябыштыручы аталы-уллы Богуновлар да — иң катлаулы операцияне ышанып тапшырырдай белгечләр.
бәгендә бик катлаулы эш башланачак,— дип сөйләп китте ул.— СССРның Европа өлешендәге иң зур су юлы — Идел елгасы төбенә зур диаметрлы газүткәргеч торбалар салыначак. Бу эшне суднолар йөрешенә комачаулык китермичә, 9—10 көн эчендә башкарырга кирәк...
План буенча бу эш биш-алты ай соңрак вакытка билгеләнгән иде. Әмма аны 1982 елның октябрь аенда, СССРның 60 еллыгына бүләк төсендә, алдан башкарырга уйладылар. «Востокподводтрубопроводстрой» трестының Казандагы 4 нче идарәсе начальнигы Владимир Георгиевич Пелнпенко үз эшләренең хикмәтен аң
карады.
— Менә шушы төштә,— диде ул бер ноктага тукталып,— каты үзле балчыкка
лап бар. Иделнең аръягында — текә кыя.
шучы, аның өчен барыннан да элек җаваплы кешеләрнең йөзеннән борчылу галә
өскә калкып чыгачак. Бәйләмнәрне Казанда ук әзерләгәннәр, рентген нурлары белән тикшереп. 100 атмосфера басымы астында сынаганнан соң гына Идел буй
лап су юлы белән Звениговога китергәннәр.
Командирлары А. Хәсәнов һәм В. Искәндәров булган земснаряд экипажлары
Уренгой урамы әллә ни киң түгел, әмма озынлыгы... Конбатыш Себердән Европа үзәгенә кадәр сузыла. Ул — хезмәттәшлек урамы. Иң мөһиме һәм кадер- лесе — тыныч хезмәт урамы. Ул илебезнең күп кенә республикалары һәм өлкәләре аша үтә. Ул Социалистик дуслык илләренә барып җитә. Европадагы ГФР, Франция, Италия, Австрия кебек капиталистик илләр дә Уренгой «урамы* аша сузылган торбалардан Себер газын алачаклар. Экспорт газ- ▼ үткәргеченең беренче мең километры 1982 елның октябрь аенда сафка басты, з Уренгой урамы айдаи-айга, елдан-елга озыная барачак. <
Ә биредә — Идел буенда водолазлар көн саен су төбенә төшәләр. Траншеяның <
Кырыгынчы имтихан » Е и
Барысы да әзер, һәммәсе «башларга» дип күккә чөеләчәк яшел ракетаны көтәләр. Әмма 4 иче су асты техник эшләр идарәсенең Идел төбеннән газүткәргеч торбалар сузарга алынган кешеләре ашыкмыйлар. Аларга һавалану хас түгел. “ Бригадир В. Чернявскийның В. Воронцов. П. Сапожников кебек монтажчылары су = төбенә беренче төшәчәк 200 метрлы бәйләмне тагын бер тапкыр тикшереп-күзәтеп чыктылар. Сварщиклар Николай һәм Александр Богуновлар махсус киемнәрен кигәннәр. Водолазлар суга чумарга әзер. Торба салучы алты машина бәйләм — тор- п ба буенча тигез ара калдырып тезелгәннәр. Кабина ишекләреннән машинистлар- * ның җитди йөзләре күренә.
Аръяктагы лебедка хуҗалары белән рация аша элемтә өзелеп тормый. Белгеч v ләр, әзерлекне тикшерү өчен, катерга утырып ул якка чыгып та керделәр. ®
Яр тулы кеше, һөнәрнең төп ияләреннән тыш, Татарстан, Мари, Чуваш автономияле республикаларының матбугат, радио, телевидение хезмәткәрләре. Мәскәү л> хәбәрчеләре, операторлар, режиссерлар, кинохроникачылар да җыелган — санап * бетергесез. Һәммәбез көтәбез. Көндезге сәгать өч. Юан корыч аркан акрын гына s тартыла башлады. Менә ул скрипка кылы кебек киерелде, нечкәрә төшкәндәй бул- X ды. Башланды!
Без катлаулы операцияне башкарудагы җаваплы кешеләрнең кайберләрениән
тирәнлеген, киңлеген үлчәп торалар, торышын тикшерәләр. Уренгой — Помары — Ужгород газүткәргечен салганда, күп урында су киртәсе үтеләчәк. Бөтенесен бер- = гә җыйсаң, су төбе траншеяларына салыначак торбалар озынлыгы 40 километрга җитә. Идел — шуларның берсе һәм шактый катлаулысы. Идарәнең су асты хезмәте батырларын ул бу юлы кырыгынчы тапкыр сыный.
ш
аяк өсте генә интервью алдык.
Иван Яковлевич Захаров. «Востокподводтрубопроводстрой» трестының баш инженеры:
— Бу минутларда тросны урнаштыру төгәлләнеп килә. Уңъяк ярдагы лебедка дюкер бәйләмнәрен тартачак, һәр бәйләм — 400 тонна Су төбенә төшкәндә, җиңеләйтү өчен понтоннар куела. Алар торба белән бергә су төбендәге траншеяга ка дәр төшә. Аннан соң водолазлар аны ычкындыралар, понтон өскә калкып чыга.
Елга төбе траншеясыннан чыккан балчык, дюкерны траншеяга салгач, үз урынына тутырыла...
Владимир Грызунов, электросварщик. «Почет билгесе». Хезмәт Кызыл Байра гы ордены кавалеры, СССР Нефть һәм газ промышленносте төзелеше министрлыгы отличнигы:
— Мин бу системада егерме ике ел эшлим инде. Кама аша — 10. Идел аша 20 тапкыр торба сузуда катнаштым. Менә тагын — Идел. Безнең өчен бу гадәти эшкә әйләнде. Торба салу процессы бөтен ваклыкларына кадәр төгәл исәпләнгән
Николай Исайков, торба салу машинисты
— Идел безне: «Тагын килдегезме?!»—дип сәламли төсле. Эшне вакытыннан алда башладык. Шулай кирәк иде. Бөтен ил күзәтә. Бөтен дөнья игътибары шушы магистральдә хәзер...
...Моторлы көймә уцъяк ярга кабат томырылды. Аннан, бирге якка чыгып, хә зерлек барышын үз кулына алган идарә начальнигы Владимир Пепипекко суга
беренче булып төшәчәк торба бәйләме янындагы икенче звено өстенә менеп басты. Кулында — ак һәм кызыл төстәге ике флаг. Бәйләмнең теге башында да шундый ук сигналчы баскан. Владимир Георгиевич муенына эленгән рация аша һәр ике яктагы эш барышы белән командалык итә. Диспетчерлык пунктында — берләшмә начальнигы урынбасары В. Мальцев. Сәгать кичке биш. Караңгылана башлаган күк йөзен яшел ракета яктылыгы кисеп үтә. 18 торбаны бергә тоташтырып ясалган 200 метрлы бәйләм җирдән акрын гына күтәрелә. Уңъяк ярдагы лебедка аны үзенә таба тарта башлый...
Идел аша торба сузучылар өчен кырыгынчы имтихан булган бу эш 9—10 көн дәвам итте. Иделдән зур-зур теплоходлар, җитез метеорлар узып тора, йөк төягән баржалар үтә. Эш башланган көнне елгачылар Звенигово шәһәре каршында Идел төбенә юан диаметрлы газүткәргеч торба салына башлануын белмиләр иде әле. Алар арасында иң тәҗрибәле водолазлардан саналган якташыбыз старшина Фәргать Шәйдуллин да бар.
Безне яңа очрашулар көтә иде.
Уңъяк ярда
Идел аша торбалар суза башлауның җиденче көне. Текә ярны уеп ясалган тигез мәйданда мәһабәт лебедка тора. Аннан тартылган трос Идел төбенә юнәлгән. Фәргать яр башындагы такта шалашта рация аша сөйләшә. Водолазлар телендә. Торбалар бәйләменең җиденчесен төп линиягә ябыштырганнар икән.
Сигнал! Лебедка хәрәкәткә килде. Трос тартыла башлады. Аны берләшмәнең үзәк лабораториясе начальнигы урынбасары Михаил Алексеевич Клименко бик игътибар белән күзәтеп тора. Бу лебедканы алар баш конструктор Н. Уваров белән бергә иҗат иткәннәр. Әлеге эштә лебедка беренче сынавын үтә.
— Бу — уникаль лебедка,— дип аңлатты Михаил Алексеевич.— Бөтен ил күләмендә нибары унике генә данә ясалды.
Трос хәрәкәтләнүеннән тукталды. Теге якта чираттагы понтонны беркетәләр икән. Тәнәфестән файдаланып, без водолазлар белән танышабыз. Фәргать биографиясеннән кыска гына юллар: 28 яшьтә. Армиягә хәтле ун класс бетергән. ДОСААФта водолазлыкка өйрәнгән. Менә сигез ел инде шушы идарәдә эшли. Су төбендә барлыгы 3 мең 500 сәгать булган. Тәүлеккә әйләндерсәң. 146 га җыела. Фәргать үз һөнәре турында болай ди:
— Беренче тапкыр су төбенә Казанка елгасында төштем. Тирәнлек дүрт метр иде. Куркыныч. Тын кысылган кебек. Нибары 20 минут булдым, әллә никадәр вакыт үткән кебек. Әмма иң мөһиме — курку хисен җиңәргә кирәк, шунсыз водолаз була алмыйсың...
Траншея казыганда да. дюкерларны төшерә башлагач та водолазлар су астында була, эшне тикшереп торалар. Алар куллар белән капшап кына тикшерәләр, чөнки 20 метр тирәнлектә дөм караңгы.
Биредә мондый романтик һөнәр ияләре алтау иде: Александр Симбиров. Ка сыйм Сәгьдиев, Әнәс Хәйруллин, Анатолий Простак, Александр Воропаев һәм старшина Фәргать үзе.
Сулъяк ярда безне водолаз Касыйм Сәгьдиев каршылады. Әнә ул суга шуыша торган торба өстенә баскан да әкрен генә атлап килә. Чөнки ул интервью бирә ә без бер урында басып торабыз.
— Алты ай водолазлар мәктәбендә укыдым. Балтик диңгезендә десантчылар сафында хезмәт иттем. Минем бүтән һөнәрләрем дә бар. Төзүче дә мин. кино-'' механиклыкка да укыган идем. Бусы — ошый. Менә унбер ел инде — водолаз. Утызынчы дюкерны сузуым. Күңелемә ятмаган булса, китәр идем. Беркем дә тотып тормый. Трассада семьям белән җиде ел буе күчеп йөрдем. Улым да шунда үсте, чыныкты. Гомумән, водолазлыктан китүчеләр сирәк. Беренче тапкыр су төбенә төшкәндә, миңа унтугыз яшь иде. Биш кенә минут торасы иде. Ә мин шул кадәр мавыкканмын, тарталар, чыкмыйм икән. Унбиш минут үткән. Чыктым. Инструк-тор әрли. Шелтә эләкте үземә. Гафу итегез...
Аны каядыр чакырып алдылар.
Диспетчер тагын ак флаг болгады. Һәм дюкер, комлыкта тирән эз калдырып. Идел эченә керү юлын дәвам иттерде. Монтажчылар чираттагы бәйләмне әзерлиләр. Сигезенчесен...
1982 елның 19 октябрена каршы твндә водолазлар уникаль операция башкарганнар. Алар теилә. су төбенә төшеп, дюкер башындагы блокка тагын бер трос ялгаганнар. Эш темпын киметмәс өчен алар моны көндез эшләмәгән. Икенче трос 3 лебедканың тарту көчен икеләтә арттырган. Дюкер ике мәртәбә тизрәк шуыша < башлаган. Ун көнгә сузылырга тиешле эш сигез көндә тәмамланган. Бу җиңү < СССРның 60 еллык юбилеена багыхчлангаи. Су асты хезмәте кешеләре кырыгын- £ чы имтиханны уңышлы үттеләр.
Алда дюкерны гидравлик сынаулар көтә иде. Ул 103 атмосфера басымы ас- с тында үткәреләчәк. Монда, барыннан да элек, сварщиклар эше сынала. х
5 id to
«Утлы көлтә» бәйләүчеләр S S Q
Биредә бер генә эш тә икенче дәрәҗәдәге дип каралмый, һәркем үз урынын- ф да мөһим вазифа башкара. Исемлекне болай дәвам итәргә булыр иде: торба та а шучы шофер, траншея казучы, изоляцияләүче, электр һәм газ белән эретеп ябыш о тыручы, торба салучы машинист, монтажчылар, су асты хезмәте кешеләре... ~ Ф Күргәнегезчә, сварщиклар — иң үзәктә. Уренгой — Помары — Ужгород экспорт ц газүткәргече төзелешендә юан дюкерларны елга аша сузу башланган иде инде. Кыска гына тәнәфескә туктаган арада, экскурсиягә килгән j Балык Бистәсе районының яшь укытучылары трассачыларга тантаналы шартлар- S да ипи-тоз тоттырдылар. Кабарып пешкән бодай күмәчен ике яшь егет — электро- “ сварщик Александр Богунов һәм водолаз Касыйм Сәгьдиев кабул итте. Кыска гына ® әйтелгән: «Армый эшләгез!», «Зур рәхмәт!» сүзләре озын речьләрдән көчлерәк * тәэсир ясады. Мәскәү кинооператорлары бу матур күренешне кинотасмага алып е- калырга ашыктылар. х
Бодай күмәчен кабул итүчеләрнең берсе сварщик Александр Богунов булуы * һич тә очраклы түгел иде. Ул юан-юан торбаларны Идел аша сузуга әзерләүдә төп % эшне башкара. Якыннанрак танышабыз: әтисе Николай Богунов 22 ел инде торбаларны эретеп ябыштыручы булып эшли. Соңгы дүрт елы Александр белән бергә узган.
Александр бала вакытыннан ук әтисенең эшенә соклана. Әти кеше 8 классны тәмамлаган улына остаз булды. Егет 19 яшендә инде 5 иче разрядлы сварщик иде. 200 метрлы торба бәйләмен дюкер башына китереп терәр алдыннан ул торба эченә кереп кала. Тыштан әтисе. Владимир Грызунов яки Сергей Стенин тоташ тырылачак ике торбаны бергә каптырып тиз генә берничә урыннан эләктереп куялар. Бусы — ныклык өчен. Аннан төп сварка башлана. Иң соңыннан жөйне рентген нурларын үткәрә торган махсус прибор белән тикшерәләр. Аннан соң торба-ларны су астында 100—103 атмосфера басымы белән кабат сыныйлар. Ә магист раль эшли башлагач. Себер газы аннан 75 атмосфера басымы белән генә куылачак...
...Кичке кояш Мари урманнары өстенә кунып бара. Трасса бушап калды. Су асты хезмәте кешеләре поселокка кайта. Александр Богунов та — алар арасында. Ул кулына көндез күчтәнәч итеп бирелгән бодай күмәчен тоткан. Иөзе дә шул күмәчтәй балкып тора. Димәк, бүген дә эшләре уңышлы барып чыккай. Каршы- сына очраган яшь кызлар: «Саша, әллә туйга әзерләнәсеңме?» — дип. шаяртып үтәләр. Ул, уенын чынын бергә кушып. «Туй бара бит инде».— дип, мәгънәле җавап кайтара.
Өйе, трассада туй. Хезмәт туе. Берничә көннән ул, 2 километрдан артык юл үтеп, Иделнең аръягында төгәлләнде.
Тагын Шәйхетдиновлар янында
Көнбатыш Себердә эшләгәндә, ул Казанга сирәк кайта иде. Кайткан саен без аның белән очрашмый калмыйбыз. Һәр очрашуда ул Себер якларының кырыслыгы, кышкы салкыннары, язгы, көзге баткаклыгы, җәйге ннтектергеч чебен-черки болытлары турында түгел, андагы хезмәт кешеләренең фидакарь эшләре, батырлыгы турында кайнарланып сөйли.
Соңгы очрашу вакытында мин аннан: «Сез салган торбалар ничә километр булды икән?» —дип сораган идем. Ул, уйлап та тормыйча:
— 1500 километр чамасы,— диде.— Әле тагын күпме саласы...
Илсур Гарәфиевич хаклы. Унберенче бишьеллык ахырына һәм уникенче бишьеллыкта Көнбатыш Себердән. аерым алганда, Төмән өлкәсеннән — Уралга, Идел буена, Үзәккә һәм илебезнең көнбатыш чикләренә гигант газүткәргеч торбалар сузылачак. Помары станциясе быел файдалануга тапшырыла. Шуңа күрә дә Уренгой — Ужгород дип әйткәндә уртага бүтән бер исем дә түгел, нәкъ менә «Помары» дигән Мари авылы исеме өстәлә: Уренгой — Помары — Ужгород. Помары станциясе — трассаның нәкъ уртасында. Аны да безнең Татарстан төзүчеләре сала. Җиһазларны Италия фирмалары җибәргән. Бу төзелештә Япония машиналарын, Франция, ГФР маркасы сугылган юан корыч торбаларны еш очратасың. Себер газы, задвижканы ачканнан соң, 3—4 сәгать эчендә Парижга барып җитәчәк.
Бу вакыйганың политик һәм экономик яктан тирән эчтәлеге бар. Беренчедән, Уренгой газы — ул тынычлык ялкыны, илләр арасындагы ышанычлы дуслык, хезмәттәшлек хәбәрчесе. Икенчедән, «Газ — торбалар» дип даны чыккан гасыр контрактына кушылган һәр ил өчен аның экономик файдасы зур. Шуңа күрә дә ул илләрнең күбесе АКШ президенты санкцияләрен хупламады. Газүткәргеч магистраль кору өчен кирәк булган машина, җиһаз, зур диаметрлы торбаларны үз вакытында җибәрә торды. Тормыш АКШ президенты Рейганны уз санкцияләрен үзенә үк кире алырга мәҗбүр итте. Чөнки совет кешеләре экспорт газүткәргече, бернинди каршылыкларга карамастан, үз вакытында сафка басар, дип катгый рәвештә белдерделәр.
«Татнефтепроводстрой» тресты коллективы газүткәргечләр сузуда иң актив предприятиеләрдән санала. Куәтле трансконтиненталь магистраль РСФСР. Украина, Белоруссия республикаларының 27 өлкәсе һәм автономияле республикалары аша узачак. Көнбатыш чиккә кадар сузылачак Уренгой — Помары — Ужгород трассасының 216 километрын безнең »Татнефтепроводстрой» һәм «Татнефтестрой» тресты коллективлары башкара. Трассага кирәкле заводта ук изоляцияләнгән торсалар Франция һәм Германия Федератив Республикасыннан алына. Торбалар мәсьәләсендә әлегә тоткарлык булганы юк.
• 1981—1985 елларга һәм 1990 елга кадәрге чорга СССРның экономик һәм социаль үсешенең төп юнәлешләре»ндә табигать шартлары катлаулы районнарда үткәргеч торбаларны ел буена салу технологиясен булдыру бурычы куелган иде. Аны тормышка ашыруда «Татнефтепроводстрой» трестының күп кенә коллективлары, аларның Илсур Шәйхетдинов кебек тәҗрибәле җитәкчеләре төп таяныч булып тора. Уренгой — Помары — Ужгород экспорт газүткәргеченең Вятка- дан алып Иделгә кадәр булган участогындагы эш — алар карамагында. Арча һәм Шәмәрдән янында трассачыларның вагоннардан корылган шәһәрчекләре бар.
— Эш темпын тагын да арттыру өчен без соңгы вакытта торба салу хезмәтен башкача оештырдык.— диде трестның произвәдство-техник бүлеге начальнигы Анатолий Михайлович Калинин. Генподрядчы да. субподрядчы да, башка иярчен подразделениелар дә бетерелде. Барысына да бер кеше — комплекслы агым начальнигы җавап бирә. Бу яңалыкны да һәрвакыттагыча, Шәйхетдинов һәм Сабитов җитәкләгән коллективларда сынап карадык.
Кыенлыкның берсе — күчеп йөрү иде. Унике айның дүртесе юлда югала килде. Бер коллективның җиһазларын, техникасын башка урынга күчерү өчен генә дә йөздән артык вагон кирәк. Бу бишьеллыкта күчеп йөрүләрне бик нык киметергә
1983 елда да
ламагаи бурычлар шул хакта сөйли.
Коллективта Арчадан килеп эшләүчеләр дә бар. Әмма лар шәһәрчегендә яшәүне хуп күрәләр. Монда вакыт бик типы үзенә төшкән бурычны алдан үтәргә өйрәнгән. Себер бервакытта да әйткән сүзләрен үтәми калмадылар, бу яна трассада сынатырга бигрәк тә ярамый.
• Уренгой — Помары — Ужгород» сүзләре хәзер телдән төшми. Еллар үтәр, ма гистраль торбалар җир куенында булыр. Алар кеше күзенә күренмиләр. Әмма горба салучы каһарманнар, тарихка кереп калачак Уренгой — Помары — Ужгород экспорт газүткәргече турында Сүз чыкканда, җир куенына безнец йөрәк җылыбыз да салынган, дип. урынлы горурлык хисләре кичерерләр.
...Кич > Казанга алып кайткан электричка бүген аны яңадан Арчага алып бара. Бер атна яуган яңгырдан соң ялындырып кына чыккан кояш «әле мин дә бар бит» дигән сыман сүрән көзге нурлары белән тимер юлы буйлап сузылган урмандагы шәрәләнгән агач ботакларын сыйпап үтә. Коелмый калган миләшләр уттай җемел ди. Илсур иртүк хатыны Дания белән балалар уянмасын дип пышылдап кына сөйләшүләрен искә төшереп елмаеп куйды. Хатыны аны кайткан саен битәрли.
— Үзең турында да уйла! Оч елдан бирле ял алганың да юк. Себере ерак иде. хәзер Казан якында гына бит инде: кон саен кайтып йөрергә була. Балалар сагынып беттеләр үзеңне.
— Түз инде, әнкәсе, түз. Менә бетерик тә...
Илсур хатынын юатыр өчен генә әйтә. Эшнең бетәсе юк аның. Хәер, бетә күрмәсен! Газүткәргеч трассалардагы бөтен җаныңны биләп торган эштән башка ии- чек яшәр идең!?
Тау башында Арча күренде. Әнә болынлык уртасында олы »П» хәрефенә охшатып вагоннар тезелгән. Анда трассачылар яши. Шәһәрчектә медпункт та. кибет тә. берьюлы ике йөз кешене тукландырырлык «Березника» исемле ашханә дә бар. Ерак түгел Зур Бнрәзэ авылы урнашкан, ашханә исемен шуннан алганнар.
һәвәскәр рәссам шәһәрчекне бизәргә һич иренмәгән. Үзәк бер урында Уренгой Помары — Ужгород экспорт газүткәргеченең карта схемасы эленеп тора. Аңа эш барышы турындагы күрсәткечләр дә теркәлгән: Бөек Октябрьның 65 ел- лыгыиа трассаның илле километрында 1420 миллиметрлы юан торбалар җир куенына төшерелгән. Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдинов җитәкчелеген дәге коллектив СССР төзелүгә алтмыш ел тулу хөрмәтенә алган социалистик йек- төшерергә уй-
тырышабыз. .Мәсәлән, Шәйхетдиновныкылар бу якларга биш-алты ел эшләргә дип урнаштылар. Чөнки Татарстан аша 6